Чәчмә әсәр
5 Июня , 16:31

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (2)

Ләкин мин никадәр тырышсам да, ул көнне әнинең йөзе яктырмады. Яктырса, аның бит җыерчыклары язылып китә дә, әйткәнемчә, әвернәгә тип-тигез чорналган җеп кебек, зиһене тәртипкә килә аның. Алай булганын хәтерләмим. Әнинең: «И Ходаем, үзең саклый күр!» – яисә: «Әй, дөньялар!» – дип әйтеп куйганнары гына хәтердә.

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (2)Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (2)
Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (2)

4

 

– Синең ничектер, син өлкәнрәк бит, минем иң беренче балачак хатирәм нәкъ менә атлар белән бәйле.

Инде дә ямьле кояшлы җәйге көн. Лапас тирәсе. Әллә үзебезнең ишегалды, әллә күршегә кергәнменме, анысын әйтә алмыйм, тик шунысы хәтергә үтә дә сеңеп калган: тирә-якка салам чәчелгән иде. Сап-сары салам кояшта шулкадәр дә матур ялтырый, хәтта күзләремне ала алмыйм. Ихтимал, алтын-тәңкәләр, энҗе-мәрҗәннәр сипсәләр дә, бу кадәр сокланмас идем. Идем, дим, чөнки ул чакта әле чын алтынның, энҗе-мәрҗәннәрнең нинди төстә икәнен күргән-белгәнем дә булмагандыр. Әлбәттә, юк. Үскәч тә, кайчан күргәнмендер әле, хәтерләмим дә. Бер дә ис-хуш китмәгән инде аларга, шуңа хәтердә дә калмаган. Ә менә салам, дөньяда иң матур төс-җисем булып, аң-хәтергә сеңеп калган. Әйе. Шулай, без алтын-салам сибелгән ишегалдында ат-ат уйныйбыз. Әй, «иһаһай»лап, инде дә чын бахбайга охшатып кешнәп җибәрәбез дә, таяк атыбызны «тпр»аулап тыя-тыя туктатабыз, вәкарь белән генә «иярдән» төшәбез. Инде «атлар»ны «абзар»га кертеп ябарга кирәк бит. Күрше малае Әхтәм әйтә:

– Әйдә, колхоз атлары, ди бу. Кәнүшнигә ябабыз. – Үзе шундук лапас тирәсендәге чыбыклардан араталар ясый башлый.

Безнең уенны икенче як күрше малае Рамазан карап тора иде. Рамазан бездән ничәдер яшькә олырак, шуңадыр ул безнең уенга катнашмый, эре генә кыяфәттә читтәнрәк күзәтә. Әле дә күз алдында, юантык кына малай иде Рамазан, күк киндер күлмәген, безнең күзләрне яндырып, киң солдат каешы белән буып куйган (әтисенекедер инде). Соңрак олылар сөйләшүеннән белдем, әтисе герман сугышыннан полный георгиевский кавалер булып, дүрт көмеш тәре тагып кайткан аның. Революциядән соң шуларны торгсинга тапшырган да акчасына бик яхшы нәселле ат алып кайткан. Абыйсы да гел авылдашлар телендә иде. Анысы – Заһидулла абый – гражданнар сугышыннан, биштәр тутырып, бик яхшы сортлы бодай алып кайткан, имеш, шуңа Шәймәрдәннекеләр басуында бодай елдан-ел уңа, шуңа нәселләре белән баеп беткәннәр инде…

Рамазанның безнең янда болай тиккә генә басып торуын беренче күрүебез. Моңарчы без аның кызыл туры ат өстендә чаптырып үткәнен яисә тешләрен өскә кайтарып салган тырмадыр, казыкка җайлап утыртылган сабандыр сөйрәткән хәлдә кызыл турыны үз көенә генә атлатып үтеп киткәнен авызларыбызны ачып карап кала идек.

Менә ул безнең «колхоз атлары бу» дип, «кәнүшни» ясап мәш килүебезне тәкәббер генә карап торды да, борын яфракларына алмаш-тилмәш бармагын куеп, нәкъ зурларча итеп, ике сеңерүдә борынын чистартып алды, аннары тавышын да зурларча калын-турсаналы чыгарып, әйтеп салды:

– К…ма кирәге бар иде сезнең ул колхозыгыз! Җыен ялкаулар, җыен кызыл авызлар өере…

Шулай диде дә Рамазаныбыз, эре-эре атлап китеп тә барды.

Соңрак, үсә төшкәч, Рамазанның бу сүзләре бик еш хәтергә төшә дә, шунда ук икенче бер күренеш күз алдына килә дә баса иде минем.

Монысы болытлы, сары-шыксыз көн булып истә калган. Без авыл артындагы ындырда уйнап йөрибез. Ындыр табагы тулы салам шәбеннәре нигәдер эскерткә куелмаган. Безгә качышлы уйнау өчен мондый эреле-ваклы өемнәр бигрәк тә шәп. Так калсаң, качучыларны тиз генә табам димә. Шулай ничәнчедер тапкыр салам казып бик тырышып качып беткәч, так калган Әхтәм гаять тә шомлы итеп, бөтенләй үзенекенә охшамаган тавышы белән кычкырып җибәрде:

– Малайлар! Әнә авылга яу килә! Я-ау!

Без салам астыннан атылышып килеп чыгуыбызны сизми дә калдык. Әхтәмнең өрән салуы һич тә уен-муен гына түгеллегенә аз гына да ышанмыйча кала алмый идек.

«Яу» дигәнне шунда ук күреп алдык. Авыл артындагы Көек-тау итәге юлы буйлап кара болыттай тузан өермәсе күтәрелгән. Шул кара өермә эчендә бик күп, бик күп атлылар чаптырып килгәнен дә шәйләп була иде. Әхтәмнең теленә «яу» сүзе кайдан кергәндер, әйтә алмыйм, без бу сүзнең мәгънәсен шунда ук төшенеп алдык: әнә шулай кара өермәдәй чаптырып килүче бик күп, бик күп атлылар икән инде ул яу дигәннәре. Бу хәл авылга һич тә яхшылык түгел, коточкыч афәт алып килә торгандыр…

Шар ачылган күзләребез бер-беребезгә текәлде:

– Әти-әниләр дә күрә микән бу яуны?

– Әйдә, малай, тизрәк кайтып әйтәбез.

Каештай нәни үкчәләребез ялтыр сукмакның тигән җиренә тиде, тимәгәненә юк. Мышкылдашып кайтып җиттек, – кая ул олылар күрмәсен! – капка төбе саен төркем-төркем халык.

– Күәм ягында сәнәкчеләр күтәрелгән, ди бит, шулар киләдер.

– Качыйк тизрәк! Җүнлегә түгел бу.

– Солтанов коммуннарны җыеп китте инде. Безгә, бәлки, тимәсләр.

– Бәласеннән башаяк! Авыз ачып тормагыз, җәмәгать. Яхшы чакта – выжт!

Капка төпләре сыегаеп калса да, барысы да выжт итәргә өлгермәде, ул арада урам башында тояк тавышлары яңгырады. Күрәбез: яу дигәне хәзер инде һич тә алай кара өермә кубарып чапмый, атларын җай гына атлатып киләләр, барыннан да гаҗәбрәге шунда әле: зурлар юраганча, һич тә сәнәкчеләр түгел ич болар! Юк, сәнәк күтәрмәгәннәр, мылтык аскан, кылыч таккан кызылармеецлар ич, зурлар әйткәнчә, кызыл кавалеристлар! Очлы шлемнарында кызыл йолдызлар балкый. Моңарчы без рәсемнәрдә, «томанлы картиналарда» гына күргән шанлы кызыл гаскәр килгән ич авылыбызга! Әй, атлары ла атлары соң! Зурларның ничектер, без малайларның күзләрен, барысыннан да бигрәк, әнә шунысы яндырды. Мондый атларның берсенә атланып алсаң, авылдагы бар атларны, шул исәптән Әхтәмнең бабасы алып кайткан кызыл турыны да әллә кайда артта калдырасың көн кебек ачык. Кавалерист абыйларның ат тояклары тавышы тынып, капка төпләре бушап калгач та без әле озак шул турыда әсәрләнеп, хыялыбызда шундый атларда оча-оча озак гәпләшеп-бәхәсләшеп утырдык.

Тәрәзәләрдә бер-бер артлы бишле, җиделе лампаларның кызгылт утлары кабына башлагач кына өйгә кайтып керсәк, тагын һич көтелмәгән тамаша: өебездә, сәке түрендә бер кавалерист абый утыра. Чөйдә аның сары шинеле, кылычы асылынып тора. Абый гимнастерка якасын чишеп җибәргән, гап-гади кунакка килгән кешедәй, әни белән гап-гади сөйләшеп утыра иде. Мин ишектән атылып килеп керүгә, кавалерист абыйның йөзе тагы да яктырып китте.

– Менә егет тә кайтты. Эше бик тыгыз, ахры, хуҗа егетнең, кунак белән күрешергә вакыты да юк. Соң булса да, сүз булсын,  әйдә күрешик. Аббас абыең булам, – диде ул, миңа кулын сузып. Кыяр-кыймас кына янына килүемә, күрешергә дип сузган кулымнан эләктереп алды да мине үзенең тезләре өстенә мендереп тә утыртты, аркамнан сөеп куйды.

– Минем дә улым шулай дәү үскәндер инде, – диде ул, әнигә карап. – Мин киткәндә, мүкәли генә башлаган иде, инде шулай йөгереп йөридер. Әй, дөнья!.. Дүртенче ел инде өйдән чыгып киткәнгә. Быел менә кайтаралар, менә кайтаралар дип кенә йөргәндә… Монысы килеп чыкты…

– Сезнең ул Тамбуф ягында тыныч-имин микән соң? Ай Аллам!.. Бу НЭП дигәненә ияләшеп тә беткән идек лә канә. Тормышлар тәмам эзенә төшә кебек иде. Белмим, ни җитми бу адәм баласына?

– Барысы да әйбәткә булыр, җиңги. Бер болганмый су да тонмый, дигән бит бабайлар. Иеме, улым, – диде кавалерист абый, тагын минем аркамнан сөеп куйды. – Себереп түгәбез әле без ул кулакларны, җыен контрларны, ятмасыннар монда крәстиян канын эчеп, халыкны котыртып. Шулай бит, улым?

Мин, аның белән килешкәндәй, баш кагып куйдым, ә үземнең эчтә нидер бик авырттырып кузгалып куйды. Күз алдымнан шунда ук көндезен Көек тау итәгендә күтәрелгән кара өермә үтте. Ягымлы кавалерист абый әйткәнчә, кулакларны, контрларны себереп түккәндә – ой! – тагын әнә шундый кара өермә күтәреләчәктер инде ул…

…Иртән күзләремне ачуга, ишек катындагы чөйгә карап алдым. Чөйдә кавалерист абыйның шинеле дә, кылычы да юк иде инде. Әни каядыр чыгып киткән. Мин тизрәк сикереп тордым. Йоклап ятып, бик кирәк нәрсәне күрми калганмындыр кебек иде. Ишегалдына чыктым. Күзем төшәрдәй бернинди үзгәреш сизелми, шунда ук абзарга йөгердем. Абзар ишеген ачып керүгә, борыныма тәмле ат тире исе, тагы да тәмлерәк булып, аның алма-алма тиресе исе килеп бәрелде. Борын тишекләремне киереп, бу исләрне иснәве бик тә рәхәт иде миңа, шул ук вакытта күңелем ачы бер нәүмизлек белән дә тула бара иде. И-их, Аббас абый иртән мине үзенең әйбәт атына атландырып йөрергә әйткән иде бит. «Күрербез, иярдә нык утырсаң, ындыр арты буйлап бер чаптырып килергә дә полный рөхсәт», – дип тә әйткән иде бит ул. Утырмыйммы соң шундый әйбәт, шундый матур иярдә! Андый иярдә генә түгел, бөтенләй иярсез яисә ияр урынына ат сыртына сыек кына печән тутырылган капчык асылган атта да махы биргән юк. Тик менә атка атланулар гына бик еш эләкми миңа. Мин бишектә чакта ук әле әти, бик озак чирләп ятып, бу дөньяны куйган. Әти үлгәчме, әллә чирләп яткандамы, атыбызны сатканбыз. Әни әйтә: «Бигрәк акыллы, бигрәк җегәрле ат иде», – ди. Инде менә Шәймәрдән абзый әйтә: «Кызыл турының колыны үсеп кенә җитсен – сезгә! – ди. – Аңынча, Габделнур улым, үзең дә ныгып китәрсең», – ди. Бабамның болай әйтүен Әхтәм генә бер дә яратмый. «Һе! Бирәм ди! Үземә ул», – ди, авыз-борынын турсайтып. Шулчак Шәймәрдән абзый зур куллары белән икебезнең дә аркаларыбыздан эләктереп ала да корсакларыбыз, маңгайларыбыз, борыннарыбыз бергә-бер береккәнче китереп кыса. «Күршеләр бит сез, шуны онытмагыз, оланнар. Күрше хакы – Алла хакы. Өстәвенә әле, нәсел-нәсәп агачы тамырлары буйлап китсәк, кан кардәшләр дә сез. Монсын да истән чыгармагыз. Сезнең, Әхтәм улым,тиздән үзегезнең дә колыныгыз булачак. Ә кызыл турының колыны – Габделнурларга. Барыгыз, бәхәсләшкәнче, бияләрне сугарып кайтыгыз, инештә коендырып та чыгарыгыз. Бергә–бергә, дус булып, чөкердәшеп кенә – марш!» – ди һәм безне, борыннарыбыздан аерып, абзарга таба этеп җибәрә. Әй, күңелле дә соң инеш тыкрыгы буйлап икебез ике биядә юыртып узулары! (Юыртабыз гына, чабышмыйбыз; чабышырга Шәймәрдән абзый кушмый, колыннарыгыз тай булып җиткәч, шуларга атланып узыштан чабышырсыз, ди). Их, йоклап калганмын лабаса, кавалерист абыйның күк атында рәхәтләнеп бер чаптырып әйләнәсе кеше идем бит мин. Бөтен малайларның күзе ут булыр иде.

Капка тавышы уйларымны бүлде. Абзардан йөгереп чыктым. Әллә кавалерист абый кайттымы?

Юк, әни кайткан икән. Кулына коштабак тоткан. Йөгереп килүгә, күреп алдым. Коштабакны чүмәкәй итеп кызгылт-көрән салат оны күтәргән әни. Минем авыздан сулар килде. Яхшы беләм, бик тә тәмле паштеттыр, сумсадыр, хәтта прәннек тә пешәчәк бу салат оныннан. Хәзерге малайлар нәрсә икәнен дә белми торгандыр әле ул салат оны дигәннең. Син, әлбәттә, хәтерлисеңдер. Аз гына чылатып бүрттерелгән, шыттырылган арышны кул тегермәнендә тарталар. Шул була салат оны. Арыш, шытканда, бик тәмле баллана икән. Бабаларыбыз арышның шушы искитмәле хасиятен белгәннәр. Моны һәркем булдыра алмый, авылда салат оны ясаучы осталар санаулы гына була. Безнең авылда шундый осталарның да иң остасы Шәймәрдән абзый иде. Әнинең дә моңа осталыгы чамалы булгандыр, күрәсең, кунак-бәйрәм ризыклары өчен салат онына ул һәрчак күрше Шәймәрдән абзыйларга керә иде. Шуннан чыгып килүе әнинең.

– Нәрсә пешерәбез, әни? – дидем мин, авыз суларымны йотып.

– Белмим әле, улым. Камырым уңса, паштет куярмынмы дигән идем…

– Кавалерист абый кайтуга, имә?

– Службадагы кешене белеп буламыни, кайтырмы-юкмы әле.

– Нигә, әни?

– Йөдәтмәле, улым. Болай да зиһеннәрем чуалып тора… Ай Аллам!..

Сизеп алдым, мондый чакта әнине тел очына килгән мең төрле сорау белән йөдәткәнче, иң яхшысы шул – әни мактардай берәр эшкә тотын, бөтен көчеңне җигеп тырыш, шунда гына әнинең ул чуалган зиһене, әвернәгә тип-тигез чорналган киндер җеп кебек, тәртипкә киләчәк тә, яктырып елмаеп җибәрәчәк ул.

Ләкин мин никадәр тырышсам да, ул көнне әнинең йөзе яктырмады. Яктырса, аның бит җыерчыклары язылып китә дә, әйткәнемчә, әвернәгә тип-тигез чорналган җеп кебек, зиһене тәртипкә килә аның. Алай булганын хәтерләмим. Әнинең: «И Ходаем, үзең саклый күр!» – яисә: «Әй, дөньялар!» – дип әйтеп куйганнары гына хәтердә. Аннары шул истә калган: янә дә ни эшләргә икәнен белмичә аптыраганлыктан, Әхтәмнәргә сугылдым, әмма күршеләрнең кече капкаларын ачып булмады – әллә эчтән бастырыклап куйганнар, әллә бик тыгыз ябылганмы шунда…

Кич җитеп, әрни башлаган чебиле аякларымны җылымса юл тузанына күмеп утыра идем, урамның Көек очыннан кавалерист абыйлар кайтып килгәнен күреп калдым. Шундук җылымса тузанлы көпчәк эченнән тизрәк салкынча чирәмгә чыгып бастым. Менә кавалерист абыйлар, тезелешеп, янымнан үтәләр, дагалы тояклар тавышы урам тутырып яңгырый. Кичке эңгердә күз бәйләнә башлаган чак булса да, мин араларында Аббас абыйны бик тиз танып алдым. Куанычым эчемә сыймыйча аңа дәшәргә дип ачылган авызым кинәт өнсез калды. Араларында җәяү генә атлаучы абзыйлар да бар ич боларның, һәм… ачылган авызымны өнсез калдырганы шунда әле аның: абзыйлар арасында, кулларын артка куеп, Шәймәрдән абзый да атлый ич. Хәзер инде Аббас абыйга түгел, Шәймәрдән абзыйга дәшәргә теләп, артларыннан йөгердем. Дәшәргә өлгерә алмый калдым, кавалерист абыйлар һәм араларындагы җәяүле абзыйлар, шул исәптән Шәймәрдән абзый да, волость капкасыннан кереп киттеләр. Борын төбемдә үк, бик ачы шыгырдап, капка ябылды.

Ул кичне җиделе лампа сүнәр-сүнмәс кенә янды.

Шәймәрдән абыйлардан алып чыккан салат оныннан нидер пештеме-юкмы? Аббас абый белән әни нидер сөйләштеләрме ул кичне? Болар аз гына да хәтердә калмаган. Тик шунысы бик истә: минем колак төбендә нигәдер Рамазанның «К…ма кирәге бар иде ул колхозларының. Җыен ялкаулар, җыен кызыл авызлар өере» дигән сүзләре яңгырап китә дә, Шәймәрдән абзыйның кавалерист абыйлар арасында, кулларын артка куеп, нык-нык басып атлап баруы күз алдымнан кичә иде. Бу ике күренеш арасында ниндидер эчке багланыш сизә иде сабый күңеле. Аннары тагын… Монысы инде эчке багланыш кына түгел, монысы инде булдымы-булды. Иртәгесенме, берәр көн үткәч микән, бөтен авыл шау итте: Рамазан Ашыт суына батып үлгән, диделәр. Дөнья малы әрәм китмәсен дигәндер инде бичаракай. Яр буенда күлмәк-ыштанын, бәйрәмнәргә кия торган кәзәкиен бик пөхтәләп төреп калдырган, чигүле кәләпүше эченә язу да язып тыккан: «Бәхил булыгыз барчагыз. Яман итеп телгә алмагыз».

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас