

(Дәвамы.)
Зилә үзе дә еламсырап:
– Әйдә, улым, тор. Көн суык, өшеп беткәнсең, – дип, малайны кулларыннан алды. Баланың куллары, чынлап та, боз кебек суык, өстендә дә юка гына бер свитер. Ә күзләреннән һаман яшь ага. Тавышсыз гына елый да елый. Торырга омтылып карады. Шуннан Зиләнең кулына тартылып, торырга чамалады, тора алмады, егыла язды. Зилә тотып өлгерде үзен. Бала яшь аралаш:
– Апай, мин тора алмадым, – дип пышылдады. Зилә малайны кулларыннан тотып күтәрмәкче булды. Юк, барып чыкмады. Шуннан баланың биленнән кочаклап тотып торгызды. “Озак утырудан аягы оеган, күрәсең”, – дип уйлады Зилә.
Малай бер кулы белән чинар агачына сөялде, икенчесе белән Зиләнең җәйге пальтосының җиңенә тотынып баскан иде дә, гөрселдәп егылып китте. Зилә баланы, күтәреп, ипләп кенә кире чинар төбенә утыртты. Эчтән генә, бу бала гарип, ахры, дип уйлады һәм, башындагы мамык шәлен салып, бала өстенә япты. Хатын,әрнеп:
– Бачам, балам... Улым, кем сине монда калдырып китте? Әтиең белән әниең кайда? – дип сорады. Малай таҗикча да, урысча да түгел, башкортча әкрен гына:
– Монда үзем килеп утырдым. Атайлар, абзыйларым белән өйдә калдылар, әнә, – дип, теге шартлатылган йортларның берсенә башы белән ымлап күрсәтте. Зилә, ирексездән, шунда борылып карады. Бу җимерекне өй дип атарлык та түгел. Бетон, кирпеч өеме тирәли кешеләр йөгерешә. Алар техника белән шушы хәрабәләрне актаралар. Елашкан, кычкырышкан тавышлар ишетелә. Малай, тын гына сүзен дәвам итеп:
– Әсәй теге йортта калды, – дип, икенче хәрабәгә күрсәтте. Бу баланың әнисе башкорттыр, мөгаен, сөйләшүе шуңа охшаган, дип уйлады Зилә. Чынлап та, төнлә террористлар шартлаткан йортта безнең якташлар байтак яши иде шул.
Тәртип бетте дөньяда. Кемнең нәрсә эшләгәнен дә белер әмәл юк. Ахырзаман якынлашуы шушы буладыр, күрәсең. Иртән торып урамга чыгарга куркыныч. Таң тудымы – яман хәлләр һәм хәбәрләр сине көтеп кенә тора. Әй, дөнья, кайда барасың? Кайсы упкынга тәгәрисең? Зилә шулай уйлый-уйлый, баланы күтәреп алды да, малайга кушылып елый-елый, акрын гына өйләренә юл алды. Белмим, нәрсә кушкандыр Зиләгә алай эшләргә, нәрсә этәргәндер – үзе дә аңламады. Аяклары булып та йөри алмаган гарип бу баланы өйләренә күтәреп кайтып кергәндә Фәйзулла һаман иртән түшәмгә ничек карап ятып калган булса, әле дә шул килеш ята бирә иде. Зилә үзалдына сөйләнә-сөйләнә, Фәйзулла яткан карават читенә баланы утыртты да:
– Менә хәзер өйне җылытам. Чәй эчеп җибәрербез, – дия-дия, өйнең иң түрендә утырган һәм төтен морҗасы тәрәзәгә көйләп куелган буржуйкага ягып җибәрде. Идәндәге утыргыч һәм шифоньерны ватка- лап ясаган утын өемен әйбәтләп куйган булды. Өч литрлы олы чәйнүккә су өстәп, буржуйка өстенә утыртты. Өйгә сизелерлек булып җылы таралды.
Көннәр буе шулай хәрәкәтсез яткан Фәйзулланы, Зилә бер олы яшьтәге урыс врачына да күрсәткән иде, ул аңлаешлы бер нәрсә дә тәкъдим итмәде.
– Вакыты җиткәч, торуы ихтимал, калганы – үзеңнән, – дип кенә куйды. Аптырагач, төрле им-том белән шөгыльләнгән Абдулла муллага алып барды. Анысы өшкергән булды, төкергән булды да:
– Кызым, кайгырма, ирең терелә, вакыты җитмәгән. Олы хәсрәтегез әзрәк җуела төшсен, – дип, Зиләне тынычландырган булды.
Бала хәсрәте җуеламы соң? Нәрсә генә эшләсәләр дә, нәрсә генә уйласалар да, Илдарлары күз алларыннан китмәде. Ашарга утырса, улы да өстәл артында утырып, аның белән бергә ашаган төсле тоелды. Кайда гына бармасын, нәрсә генә эшләмәсен, улы аны озатып йөргән кебек иде. Күпме төннәрне йокысыз, күз яшьләре белән үткәрде Зилә. Тәүдә Фәйзуллага ачуланып йөрде. Юньләп сөйләшми дә бит, ичмасам. Икәү бергә елашсалар да, кайгылары бераз җиңеләер кебек иде. Юк, Фәйзулла эченә бикләнде дә куйды. Улларын югалту кайгысының иренә ничек тәэсир иткәнен Зилә атна-ун көн үткәч кенә аңлады. Беркөнне иртән торса, исе китте: иренең башы ап-ак булган. Үзен сакал-мыек баскан, аларына да бөтенләй бәс йөгергән. Ай дигәндә Фәйзулла бөтенләй бабайга әйләнде. Ашамас, эчмәс булды, ябыкты. Зилә көн дә иртән Фәйзулланы юындырды, сакалларын кырды, бала-чаганы ашаткан кебек ашатты. Сакаллы бер сабыйга әйләнде ире.
Менә ничәнче ай инде Фәйзулла шушы хәлдән чыга алмый. Ире турында хәстәрлек кенә көндезләрен Зиләнең улы турындагы хәсрәтен әзрәк тарата. Ә төннәрен ул үткәннәрен уйлап, улын сагынып, яшь түгә, сыкрана. Менә бүген дә ире иртән түшәмгә карап ничек ятып калган булса, әле дә шулай ята бирә. Зиләсе аңа бар ни дә, юк ни, барыбер. Зилә шулай уйлана-уйлана, буржуйкада чәй кайнатты, үзе күтәреп алып кайткан малайга шикәрле куе чәй белән кичә урамда сатып алган түгәрәк таҗик икмәге бирде. Эссе чәйдән соң малай да рәтлерәк сөйләшә башлады. Таҗикча да, урысча да яхшы гына аңлый һәм сөйләшә. Хәер, шәһәр балалары белән бергә уйнап үскәч, бер дә гаҗәп түгел. Исем-шәрифләрен, әти-әнисенең исемнәрен сорашып, бер кәгазьгә язып алды Зилә. Кайда эшләгәннәрен дә белде. Малайның исеме Илнур икән. Илдар улыбызның исеменә бигрәк якын икән, дип уйлады хатын.
Бераздан киенеп, теге төнлә шартлаган өйләр янына кабат килде. Йорт тирәли иртәнге кебек халык кайнашмаса да, солдатлар белән берлектә халык җимерек өйнең хәрабәләрен актара. Бер як читтә мәетләрне тезеп салып, өсләренә ак җәймә япканнар. Күбесенең янында елашып утыручылар да бар, туганнарыдыр, ахры. Бу күренеш Зиләдә авыр тәэсир калдырды. Шулай да, малай әйткән исем-фамилияне кычкырып-кычкырып эзләсә дә, дәшүче булмады. Арып-талып кире өенә караңгы төшәр алдыннан гына кайтты ул. Икенче көн дә, өченчесе дә Илнурның әти-әниләрен, йә берәр танышларын эзләп үтте. Милиция бүлегендә дә бу йортларда кемнәрнең кайдан килеп яшәгәннәрен анык кына әйтә алмадылар. Чөнки йортлар шартлаган төннең алдагысында гына, милиция бүлеген талап, дежур торган милиционерларны үтереп, бар булган коралны алып киткәннәр. Чыгып китәр алдыннан бөтен булган кәгазь-документларга ут төрткәннәр. Яңа килгән милиционерлар:
– Сезгә берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, – дип кенә куйдылар.
Бөтен Дүшәмбе шәһәрендә (шәһәрдә генә микән?) башбаштаклык, кайгы-хәсрәт һәм ачлык хөкем сөрде ул вакытта.
Бу йортларда хәрбиләр дә күпләп яшәгәнгә, хәрби частьларга барып эзләп йөреп тә карады. Тик бер файдасы да булмады.
Зиләгә икеләтә авыр шул. Эш юк. Исемлек буенча гына бирелә торган икмәккә күпме яшәргә була? Сатыласы әйберләр сатылды, дөге, бәрәңге дә табарга кирәк. Озакламый җылыта да бит, тик аңа кадәр дә бер егерме көнләп түзәсе бар. Аптырагач, кызларына дип әллә кайчан алып куйган алтын йөзекләрне бер чиләк онга алыштыды. Әле менә шул оннан буржуйка өстендә кабартма пешереп булаша Зилә.
Улларының исеме бу гарип бала исеменә бик якын булганга, Зилә хәзер аны улының исеме белән – Илдар дип йөртә. Тәүдәрәк бала “мин – Илнур” дип карышса да, хәзер күнекте. Болай Зиләгә күпкә җиңел, күңеленә рәхәт иде.
Кинәт Илнур кычкырып елап җибәрде. Егылып төште, ахры. Камыр баскан җиреннән Зилә чыгып өлгерә алмады. Ә менә ничә айлар селкенми дә яткан Фәйзулла җәһәт кенә сикереп тормасынмы! Әллә кинәт торудан, әллә бүтән сәбәп белән, үзе дә егылып китте. Шулай да, мүкәләп барып, Илнурны егылган җиреннән ипләп кенә торгызды. Зилә, дулкынлануы бераз басыла төшкәч, җай гына алар янына чыкты һәм ягымлы итеп:
– Менә хәзер тәмләп чәй эчәрбез, – дип, Илдарны юаткан ире янәшәсенә чүгәләде. Үзе дулкынлануын, шатлыгын баса алмый, кычкырып елап җибәрде. Зиләнең елаганын күргәч, Илдар да аңа кушылды.
Фәйзулла аптырап, әле берсен, әле икенчесен тынычландырырга тырышты, тик булдыра алмады, чарасызлыктан үзе дә елап җибәрде.
Бу олы бабай белән апаның идәндә елап утырганнарын күреп, Илдар яшь агызудан шып туктады. Шуннан, көтмәгәндә:
– Бәбәй булганнар, бәбәй, бәбәйләр, – дип, кызыкка күреп көлеп җибәрде. Малайның шаркылдап, бармагы белән боларга төртә-төртә көлгәненә, Фәйзулла белән Зилә дә туктап, бер-берсенә карап көлеп җибәрделәр. Өчәүләшеп, әй, рәхәтләнделәр көлеп.
Фәйзулла да шуннан соң, әйтерсең, йокысыннан уянды. Җайлап савыга башлады. Яз җитү галәмәте дә ярдәм итте, күрәсең. Ул аркынлап йөрештерә башлады. Зилә белән генә түгел, күрше-күлән белән дә сөйләшә. Көн дә, Илдарны күтәреп, саф һавага алып чыга. Аның белән озак-озак сөйләшә. Тик Илдар гына аякка баса алмый. Утырып кына тора.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.