

Кызыл туры аткаем-ла,
Башын чайкый малкаем.
Халык җыры.
Беренче кисәк
1
Шәһәр өйләренә беренче таң нурлары зур тәрәзә пәрдәләренең ябылып ук бетми калган тар ярыклары аша үтеп керә. Әле тып-тын. Шушы саф тынлыкны кинәт ертып, беренче автобус үкереп уза. Беренче җәяүленең шак-шак атлавы ишетелеп китә. Тагын тынлык. «Хәзергә без хуҗа бу тынлыкка» дигәндәй, өлгер песнәкләр, ашыкмый гына, моң гына, бөтенләй сандугачка охшатып, чутылдаша-сайраша башлый. Аларга түземсез чыпчыклар кушыла: «Чырык-чырык, сайрашып калыйк». Каргалар горур гына җавап бирә: «Карр! Бу дөньяда без дә барр».
Болар һәр бирелеш таңында кабатлана торган шәһәр иртәсе авазлары. Бүген исә… Башта мин, әллә ишетелә генәме, дип торам… Юк икән ич, чыннан да, ат тояклары тавышы! Башта ишетелер-ишетелмәс кенә иде… Ачыктан-ачыграк була бара… Ялгыз ат бу, бире якынлаша… Тәрәзәм турысында ук… Һай, бик сагынылган, бигрәк тансык тавыш!..
Түзмәдем, юрганымны бер якка очырып, пәрдәне баш артына чөеп, тәрәзәгә капландым. Әнә бит, җанашкаем, килә! Таш урамга берүзе хуҗа булып, үз кадерен белеп кенә, асфальтка җай гына шак-шак басып килә. Кызыл туры! Ял-койрыгы ефәк-кара кызыл-җирән аргамак. Маңгаенда, ясап куйгандай, кечтеки генә кашкасы да бар. Нәкъ инде малай чакта үлепләр дә гашыйк булган минем кызыл турым!
Мин инде малай чакларыма кире кайттым да, кызыл турының ефәк ялларыннан тарый-сыйпый, маңгаендагы йолдыз-кашканы, акыллы күзләрен шашып-шашып үбә башладым.
Кызыл туры тәрәзә яныннан үтеп киткәч кенә, җигелгән арбасына, арбаның балачагым арбасына һич охшамаган шин көпчәкләренә, киң такта үрәчәсенә күзем төште. Аннары гына дилбегә тоткан агайга игътибар иттем. Игътибарны, иң беренче, шунысы белән җәлеп итә иде агай: нинди төстә икәнлеген ачык кына әйтеп тә булмастай яньчек эшләпәсе астыннан күренеп торган шактый җитү чәчләре ап-ак иде моның; алар беренче кояш нурларында җем-җем килә иде. Арбада гәүдәсен төп-төз тотып, ышанычлы нык утыруына караганда, алай һич тә бетәшкән карт та түгел әле үзе. Ә чәчләре ап-ак…
Шин көпчәкле арбада нык гәүдәле, ап-ак чәчле агай, ташкаланың асфальт юлыннан шак-шак атлаучы кызыл туры ат… Агайның ак чәчләре дә, кызыл турының чем-кара яллары да иртәнге кояшта җылык-җылык ялтырый.
Күңелне әйтеп-аңлатып булмастай сызлаулы моңсулык басты.
Ә малай чакның иярсез кызыл туры тае, кара ефәк ялларын җилфердәтеп, элдертепме-элдертә. Тояк тавышлары, ташкаладагыча, шак-шак килеп түгел, дөп-дөп яңгырый. Басу, болын юллары буйлап – дөп-дөп, дөп-дөп…
2
Шул җәйне миңа шифаханәгә кереп ятарга туры килде.
Шифаханәнең иркен ишегалды тоташ бакча-парктан тора. Иртәләрен, әлеге шәһәр шау-гөре бирегә үтеп кермәгән, шифаханәнең үз ыгы-зыгысы да кузгалып өлгермәгән чакларда, бакча ишегалды кошлар сайрашуыннан бигрәк тә ягымлы яңгырап тора. Ләкин мондый оҗмах авазлары озакка бармый. Урамда машиналар үкереп үтүе ешайганнан-ешая, менә коридорда бик ашыгулы лап-лоп атлап үттеләр. Тиздән тәрәзә төбенә үк бер-бер артлы машиналар килеп туктавы, кискен-кискен сөйләшүләр, авырулар торып йөрүе кошлар сайрашуын бөтенләй ишетелмәс итә.
Хәлем бераз арулануга, иртәләрен мин тизрәк ишегалдына чыгып китә торган булдым. Әле бу вакытта авыруларга тышка чыгып йөрергә рөхсәт юк, алдагы зур ишек бикле. Аның каравы, арт ишек ачык – кизүгә килгән сестра-санитаркалар, кухня халкы үтеп тора аннан. Әнә шул арткы ишектән чыгып шылам да, берәр шелтә сүзе әйтеп, иртәнге кәефеңне кыра күрмәгәйләре дип, ак халатлар күзенә чагылмаска тырышып кына тизрәк агачлар арасындагы яшел сукмагыма кереп чумам…
Бер иртәне, ишектән чыгуга, тукталып калдым. Янәшәдә генә кухняга үтә торган тагын бер ишек бар, әнә шунда минем мондагы тәрәзәдән генә карап кала торган йолдыз кашкалы кызыл туры атым килеп туктаган. Шин көпчәкле, киң такта үрәчәле арбасы белән. Ак чәчле агай да шунда, арбадан кухняга капчык, әрҗәләр, сөт бидоннары бушатып йөри.
– Аллаһ куәт бирсен! Исәнмесез.
– Исән бул! – диде агай, күтәрелеп карамыйча гына.
Эш белән мәшгуль кешегә синең күңелеңдәге мең сорауның нигә кирәге бар? Тизрәк куаклар арасындагы яшел сукмагыма юнәлдем. Иң мөһиме, күңелемне кузгаткан кызыл туры, ак чәчле агай менә янәшәдә генә. Врачларның миңа бирер дәвалары әле тиз генә бетәр кебек күренми – янә очрашырбыз, танышырбыз, иркенләп бер сөйләшербез…
Мондый форсат бер дә озак көттермәде. Төш авышкач, балконга чыксам, күзем төште: ак чәчле агай бакча аланлыгында печән чабып йөри. Чалгы селтәүләре янә дә күңелемне кузгатырга җитә калды, тизрәк шунда ашыктым. Мин чыкканда, агай чалгысын куак төбенә куйган да тырма белән элгәрерәк чапкан печәнен кабартып йөри иде.
– Рөхсәт булса, бер селтәнимче? – дидем мин, башымны куак төбендәге чалгыга селкәп.
– Авыру кешегә ярармы соң?
– Менә дигән лечебный физкультура ул…
Агай, кара халаты кесәсеннән сүзсез генә агач саплы янагычын алып, аяк турына ыргытты. Үсмер чагымнан ук гадәткә сеңгәнчә, башта чалгы йөзен буеннан-буена баш бармак бите белән капшап чыктым – үткенлеге ни чама? Аннары аллы-артлы янарга тотындым. Бөтен шартын китереп.
Ярар, илаһи аваз салынды, инде учларыңа төкереп ал да чаба башла. Тукта, чалгының үзеңә генә яраклы ибен-җаен тикшереп карамадым бит әле. Үтә мөһим бу шарт онытылып та бара икән ләса. Менә болай, чалгыны янәшәңә бастырасың да тиз генә чамалап аласың: сапның бөгәлҗәсе нәкъ синең кендегең турысында булсын. Шарт, агай белән буйдашлар кебек чамалаган идем шул, бөгәлҗә минем өчен дә нәкъ үз урынында. Чалгы үткеле синең колачыңа ярыймы, җир өстеннән тигез генә йөриме? Чабылган урыннан салмак кына селтәнеп карыйм. Үткел өскә-аска аз гына да авышмый, чалгы очы да төртелми. Булды бу. Агайның эш коралын тәртипле тотуга үтә игътибарлы икәнлеге сизелеп тора, инде үзең сынатма. Хәерле сәгатьтә! Бисмилләһиир-рахмәниир-рахим…
Аяклар, җиргә береккәндәй, нык итеп, чамасын белеп кенә аеры баса, уңы алдарак, сулы арттарак. Бар көчең кулларга булыша, уңга таба ул көч әле үзен сиздерми генә селтәнә дә сулга таба: «ЫЫх-х!» – бар куәтең чалгыга күчә, күз иярми дә кала, бер сәнәклек печән пакуста ятып та кала, күз иярерлек вакыт бармыни, тагын, тагын, учма-учма печәннең теземдә тип-тигез күпереп ятып каласы бар.
Баштарак күпме еллар кулга тотмаган бу эштән сулышлар кысылып калган иде, сизелмәде дә, ни арада икенче сулыш уянды. Сулыш та үзенчә, куллар да үзенчә эш-хәрәкәттә. Куллар аз гына бушаныбрак алган мәлдә аяклар, шуышып кына, алга атлый. Аяк-куллар гына түгел, гәүдәнең бар көч җепселләре, шулай алмаш-тилмәш, үз вакытын белеп кенә, гел эш-хәрәкәттә. Әйдәле чалгы, ата-бабаларыбызның, аларның ата-бабаларының тугрылыклы булышчысы, бу бәндәңә дә бар көч-куәт җепселләре уянып китсенгә ярдәм ит!
Көч-куәт җепселләре гел хәрәкәттә, шул ук вакытта күз-колак та гаять үткен. Күтәрелеп карамасам да, агайның игътибары миңа юнәлгәнен, аннары акрын гына атлап, пакус башына килеп басканын шәйләп алдым. Эшемне ошатуымы бу, әллә берәр искәртер-шелтәләр сүзе бармы? Моны тою эшемә үҗәтлегемне тагы да көчәйтә бара. Күңелдә әллә кайчангы хатирәләр уянып ала.
Үсмер чаклар. Үтә дә җитди-кырыс чырайлы бригадирыбыз кулымнан чалгыны ала да сап очы белән чапкан теземне актарып-актарып карый: тезем астында үлән чабылып беткәнме, кистереп чыгармыйча ятып кына калдырмаганмынмы? Бер сүз дәшмәсә дә, күзләре әйтә: «Син, энем, күз бәйләп сукыр тәкә уйный күрмә, эшең эш булсын!»
Мин пакус башына җитәрәк, агай җайлап кына йомшак үләнгә кырын ятты. Үтә саран сүзләре дә шелтәле-ачулы яңгыраган бригадирыбыз шулай пакус башына кырын ятса, белеп торабыз – сүз бик тә ямьле-ягымлы була торган иде, сиңа канатлар үстереп җибәргәндәй итә иде: «Во, чын егетләрчә эш бу! Аллам сакласын, күз тия күрмәсен кулларыңа».
– Ничек лечебный физкультура? – диде агай, мин аның каршында ук соңгы тапкыр селтәнеп, килеп туктауга.
– Чалгың бик килә. Корал эшләр, кул мактаныр, ди бит.
– Коралны эшләтердәй кулы булганда… Мактана бирсен кул… Кай яклардан үзең?
Мин әйттем һәм шул ук сорауны агайның үзенә дә бирдем.
– Мин менә шушыннан, – диде агай. Аяк баскан җиренә бармагы белән төртеп күрсәтте. Аннары кулын тирә-якка айкап алды. – Заманында без җир сөргән, иген иккән җирләр бу.
Әлмәт каласында әнә шулай биредә үк җир сөреп, иген игеп үскән ир-ат халкын сирәк очратасың. Андыйлар ташкалада түгел, Бигәш очында үзләренең инде искереп беткән тәбәнәк агач өйләрендә яшәп яталар. Ташкалада исә Татарстанның һәр районыннан, илнең һәр почмагыннан килгәннәр белән күбрәк очрашасың. Шуңадыр Әлмәттә төп әлмәтлеләр белән очрашу, Америка җирендә индеецлар белән очрашкандай, һәрвакыт сәер-гаҗәбрәк тәэсир калдыра.
– Ә-ә… инде менә анда-монда печән кырыккалап йөрергә калдымы? – дидем мин, тавышымда әлеге сәерсенү-гаҗәпләнүне һичничек яшерә алмыйча.
– Калдымы дип… – ул, тырма сабына ике кулын куеп, кулларына ияген терәп, бераз сүзсез торды. – Төптән уйласаң, калдыручысы да үзебез инде аның. Ул бульдозерында, ул тракторында үзем үк күпме җир актармадым да, аннары, машинага утырып, күпме тимер-томыр, күпме таш-кирпеч ташымадым. Исәпли китсәң, Чупай тавын бирегә ташкала итеп күчереп куюда минем өлешкә дә хәтсез тия.
– Уйлый китсәң, чыннан да кызык кына килеп чыга, әй. Шушында иген игеп үскән адәм баласы туган басу-болынына ташкала салып куя да картлык көнендә анда-санда гына калган болынчыкта печән кыркып йөри. Уйланырлык бар бит, әй?
– И туга-ан… безнең гомердә уйланырлык нәрсәләр күп инде ул. Тик менә, картлык көнендә дип, миңа әле яшәмәгәнен дә өстисең шикелле. Чәч агаргач та, теге…
– Чәч агарту яшькә генә бәйле түгел инде ул. Кайсы елгы үзең?
– Сугыш тагын аз гына дәвам итсә, утка керергә безгә терәлеп калды. Шуннан чамала. Сез эләккәнсездер дип беләм.
– Эләкте-ем… – Карачы, сөйләшер сүзләр күп икән ич безнең.
– Әле бүген-иртәгә чыгармыйлардыр бит? Хәлеңчә, сугылгалап йөр. Мин булмасам, чалгы ә-әнә теге чүмәләгә кадап куелган булыр. Юана торырга, диюем. Очрашмый калмабыз, шәт. Э-э… Исемең ничек әле? Мин Габделнур булам. Минһаҗев Габделнур.
3
…Башта бөтен тәнемә-җаныма чын ал-ял бирә торган ифрат гүзәл-рәхәт төш иде бу. Су буе. Яшел яр буйлап, бил тиңентен яшел үлән ерып барам, ул арада чәчәкле яшеллек эченә башым белән үк кереп чумдым. Аякларны атлыйсы да юк, чалкан төшкәндәге кебек, аз-аз, җиңел-җиңел генә йөзәм – әллә ни ара йөзеп, юк, очып кына барам да барам. Яшеллек эчендә, юк, монысы яшеллек кенә түгел, аллы-гөлле нурлы киңлектә очам да очам. Колак төбемдә шундый да ягымлы зыңлы-чыңлы көй тын гына яңгырый… Кинәт каршыма ясмык кадәре генә бер кара чукмарбаш, җептәй нечкә койрыгын дер-дер селкетә-бөтерә, җитез генә йөзеп килеп чыкты. Җеп койрыклы кара чукмарбашлар ишәйгәннән-ишәя, зурайганнан-зурая баралар. Бармак башыдай, йодрыктай… Юк, гөнаһсыз чукмарбашлар гына түгел болар. Уктай атылып йөзеп киләләр дә тәнемә кадалалар… Селтәнә-сыпырына боларыннан арынырга өлгермим, янә бер өер, аның артыннан ук тагын, тагын өер-яу… Ягымлы-моңсу зың-чың да әллә нинди ямьсез үкерүгә әверелде. Аллы-гөлле гүзәл яшеллек болганчыклана, карала бара. Ух, сулышларны буа. Тизрәк кенә чыгасы, котыласы иде бу болганчык, тынчу, үкерүле, кадау-чәнчүле дөньядан! Бу дөнья тоташ шәфкатьсезлек-миһербансызлыктан гына тормый, аваз сала алсам, берәрсе ишетми калмас иде, ярдәм кулы сузучысы да очрамый булмас иде… Ничек тә аваз салырга тырыш! Тырышам, актык көчләремне җыеп тырышам. Әнә, аз гына тавышым да чыга башлады түгелме? Чукмарбашлар кыяфәтендәге кара яу-өер исә аның саен явызлана-зәһәрләнә генә бара. Гүя актык көчләремне җыеп чыгарган өн-авазымны да кадалып-тешләп, умырып-өзгәләп ташлый баралар.
– Рафаил туган! Уян әле син, әйләнеп ят. Рафаил дим, ай Аллаһ!..
Менә ул, ниһаять, көтелгән өн-аваз! Өстемнән тау-ташлар төшә, иркенләп сулап җибәрәм. Башыма уяу уй, якты уй, җанлы уй йөгерә. Исәнме, тормыш, газиз тормыш, гүзәл тормыш! Мин яшим, мин синдә калам…
– Син бастырылгансыңмы дим?
– Уф… Шулайрак бугай. Әллә ниләр керә төшкә… Син ничек монда?
– Менә көттем-көттем дә… Бу вакытта инде торып чыга иде, мин әйтәм, нигә күренми икән? Кереп чыгасы иттем.
– Рәхмәт, Габделнур. Нәкъ кирәк чакта.
– Әллә сугыш керәме төшкә?
– Юк ла… Сугыш төшләрем инде баштан чыгып бетәргә вакыт. Ми күзәнәкләрен бүтән кара кичерешләр кимерә, күрәсең.
– Алай… Безнең гомердә җитәрлек инде алар… Кара хатирәләр, эчтән сызулар, дим… Әйдә, чыгабызмы?
* * *
Аланчыгыбыз әле уянып та җитмәгән. Кояш чыгыш яктагы куе яфраклы озын-озын усаклар аланны тоташ күләгәләп алган. Иртәнге салкынча һавада печән исе инде мул булып, сулышларны тутырып аңкый. Ай, бигрәк вакытында алып чыккансың мине, Габделнур! Кичке эңгердә чабылган, төне буе бар хуш исен үзендә генә саклап, йомшак таң җилендә бөтен сафлыгы белән һавага бөркелгән печән исе!.. Табигатьнең мәңге яшәешен шулай моңсу итеп әйтеп-җырлап бирә торган хуш ис! Моннан да тәмлерәк, моннан да шифалырак ис бармы икән дөньяда! Тәмле һәм… моңсу. Исләрнең дә үз моңы бар шул…
Габделнур теземнән кочагына тиз-тиз печән җыеп, челтәрләнеп кояш төшкән урынга китереп салды.
– Әйдә, бер хозурланып утырыйк әле. Туйганчы печән сулап, – диде ул һәм сузылып ята-ятышка кулына бер учма печән алды, аннары учмадан оеш-йомры чәчәкле тукранбаш сабагы аралап, авызына капты.
– Беләсеңме, туган… Сиңа да шулай микән, ничектер, яшьлегебездән хәбәр сыман миңа бу печән исе…
Куаклар артында ат пошкырганы ишетелде, шунда үк шөлдерләр чыңлап китте – башын чайкады бугай малкай.
– Нәкъ шулай дияргә була. Әйе. Яшьлегебез исе, өстәвенә, әнә, яшьлегебез авазы да яңгырап китте инде. Кызыл турыны әйтәм. Яшьлегебез исе…
Яшьлегебез авазы. Язын, җәен шаулап үскән үләннәр инде моңсу һәм хуш исле печәнгә әверелгәннәр. Карт кызыл туры муенында моңсу гына шөлдерләр чыңлый… Безнең гәп-әңгәмәгә бик тә тәңгәл киләләр иде болар.
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.com