

(Дәвамы.)
Бригадада бүтән эш тә бетмәс әле, сәнәк-көрәк тота беләм, дип уйлаган Фәйзуллага кара көннәр башланды. Мәҗит абзасы аңа бүтән эшкә әйтмәде. Үзе сорап барган иде:
– Курыкма, энем, эш табылыр. Әлегә әзрәк түз инде, – дип тынычландырган булды. Фәйзулла эшсез ятарга күнекмәгән. Тагын эш сорап барды.
– Туган, дөресен әйтергә кирәк, колхоз рәисе әйткәч, мин нәрсә эшлим инде? – дип җаваплады бригадир. Эчкече Хәмит белән Әхәткә эш бар, ә Фәйзуллага – юк. Ничәнче көн барып та колхоз рәисен туры китерә алмады. Беркөнне контора алдында рәис үзе туктап:
– Нишләп эштә түгелсең, ничәнче көн инде шушында буталасың? – дигәч:
– Мин ни, шул эш сорап килгән идем дә ул, – диде. Рәис аңа каршы:
– Нинди эш кирәк соң сиңа? Бригадагызда болай да кеше җитешми. Әнә, иртәгәдән бригадир ферма улакларын ремонтларга кушар, кайт та шунда ярдәм ит. Әзрәк акчасы да, фуражы да булыр. Төшемле эш, – дип китеп барды.
Юк, Мәҗит абзасы икенче, өченче көнне дә дәшмәгәч, Фәйзулла бригадирның өенә барды. Беркатлы иде шул Фәйзулла, барысын да белеп бетермәде.
Мәҗит абзасы өендә булырга тиеш вакытка чамалабрак барган иде дә. Өйдә булмады. Ә Мәҗит абзасы Фәйзулланың аларга кереп килгәнен күреп, түр якка кереп, мич артына ук барып посты. Сабира түти казан янында йөри. Фәйзулланың сәлам биреп керүенә дә игътибар итмәде. Аның ни йомыш белән йөрүен белгәч, хатын-кыз бит, түзмәде, әйтте дә салды:
– Нигә яшь кәләшеңнең әтиләре ярдәм итми? Ә? Зәкия атасының аягына егылырга ризасыңмы? Зәкия кемнән ким иде? Бүген-иртәгә югары белемле укытучы булырга тора. Ә син, юньсез, минем кызны ни буе, ни төсе булмаган пумалага алыштырдың. Җир бит, нәселегез корып бетеп бара бит, хәерче. Ябагасын койган ат кебек басып торасың син минем бусагада. Яхшы белән яманны аера белмәдең. Нигә кызыбызны алдап йөрттең? – дип тезде дә тезде. Фәйзулланың өстенә пычрак су сиптеләрмени! Тәүдә, нишләргә, дип аптырап калды. Аннан гына, бу өйдән исән-имин чакта чыгып китәргә кирәклеген аңлап, аклы-күкле булып, ничек чыгып шылганын да сизмәде. Әйтәм, бу очта Сабира түтине “кырлы Сабира” дип йөртәләр, юкка түгел икән.
Менә эш нәрсәдә икән... Шуны аңлады Фәйзулла. Бу Зәкиянең үче иде. Әйе, бик каты, бик каты үч алдылар. Уйларга уелып, Фәйзулла ике көн өеннән дә чыкмый ятты. Төннәрен йоклый алмады. Зәкия, усал елмаеп, күз алдына килеп җәфалады. Кышны ничек чыгар? Бригадир ат-техника бирмәү сәбәпле, печән дә чамалы. Утын белән салам бөтенләй юк. Мәҗит абза-сына ышанып йөри торгач, әнә нинди көнгә калды.
Каравылчы кирәклеген белгәч, сыер фермасы мөдиренә барган иде, ул ап-ачык итеп әйтеп бирде:
– Туган, сине ала алмыйм, бригадир сине алмаска кушты. Теләсә кемне эшкә ал, тик Рәхмәй малаен гына ала күрмә, матри. Үзеңне эштән бушаттырыр, – диде. – Шулай булгач, Фәйзулла туганым, үзең аңла. Минем дә бит әле дүрт бала укытып үстерәсем бар. Шул Мәҗитнең юлына нәрсә белән аркылы төштең? Ачуы бетмичә, син бу бригадада эш таба алмассың, энем. Ә аның ачуы, үзен бригадирлыктан төшермичә – бетми. Ничәнче колхоз рәисе алышына, ә ул – юк. Чөнки яңа рәискә дә тиз ярый белә, район хуҗалары өчен дә ул күптән инде “хөрмәтле авыл хуҗалыгы эшчәне”. Бу сүз икебезнең генә арада калсын инде, туган. Авырып кына торган җиңгәң, дүрт бала, минем дә бик сәламәтлек әллә ни түгел, үзең аңла инде, Фәйзулла, – дигәч, барысы да ачыкланды.
V
Берничә көннән Фәйзулла сыерын сатты, бозавын Җиһан әбисенә кертеп бирде. Алты сарыгына да, кош-кортларына да ия табылды. Бер кесә акча белән Зиләсе янына килеп керде. Эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп бирде. Ярый, Зилә төпле акыл белән эш итте.
– Ярар. Җан биргәнгә юнь бирер, дигәндәй, бик кайгырма. Бер җае чыгар әле, – дип тынычландырды.
Стәрлетамакта эш эзләп, пропискага кереп, торырга урын тапканчы, сыер акчасы бөтенләй юк булды. Эл дә бабасы әз-мәз ярдәм иткәләп торды. Фәйзулла, хатыны укып беткәнче, Стәрлетамакта урам себерде. Урам себергәнгә акчаны аз бирәләр, әмма торырга бер бәләкәй генә бүлмә бүлделәр. Бер-берсен яраткан кешеләргә күп кирәкмени? Бу аларга оҗмахның бер почмагы булды. Зилә укып бетерүгә әнисенең Урта Азиядә яшәүче бертуган агасы аларны үгетләп, Дүшәмбе шәһәренә алып китте. Эш тә, торырга урын да тиз табылды. Монда тормыш күпкә җиңел. Көттермичә бер-бер артлы балалар туды. Ике кыз, бер малай. Шуннан соң гына, ничектер, җаен туры китереп, Зиләсе сорап куйды:
– Фәйзулла, кыен булмаса, әйт әле, – диде дә тотлыгып калды. – Мин бер сорау бирәм, син җавап бирсәң дә, бирмәсәң дә була.
– Соң эш нәрсәдә, нигә сузасың, йә, әйт соравыңны, – диде.
– Нигә туйда бик боек һәм кара көеп утырдың? Мин тәү күргән Фәйзулла түгел идең. Нәрсә булган иде ул чакта? – дип, иренең күзләренә карады. Фәйзулла көлеп җибәрде.
Әйе, хатын-кыздан уйларың белән дә качып котыла алмыйсың. Берәр нәрсә булганын белдермәс өчен, ирләргә тәүдә кара күзлек белән битлек кияргә кирәк, – дип шаркылдап көлде. Шуннан соң гына Зәкиянең аларның өйләренә килүен, нәрсәләр дип сөйләгәнен, Зиләсен рәнҗетмәс өчен әзрәк йомшартып, шомартып сөйләп бирде. Шулай да, Зилә үпкәләп алды:
– Нигә шул вакытта үземә әйтмәдең? Ул Зәкияне эссе табага бастыра идем. Аның бит үзенең әллә ничә егете бар иде. Әнә, үткән җәй курсташны очратып сораштым, авылга кайткан булган, – дип сөйләп алып китте.
– Әйе, сине партизан итәргә була. Ничә ел сакладың йөрәгеңдә нахак сүзне? – дип, Зилә Фәйзулласын яратып кына шелтәләп алды.
Анысы да бирешмәде:
– Үзеңне бел, нинди сорауны ничәмә елга суздың. Эстәрледә үк сораган булсаң, йә туйдан соң ук. Шунда ук әйтеп бирә идем, үзең гаепле, – дип, Зиләсен кочаклап алды.
Шулай тату гына яшәп яткан көннәре. Балалар бераз үсә төште, акча да матур гына. Берәр машина алып, туган якка яшәргә кайтырбыз дип хыялланып йөри торгач, егерме еллап вакыт та үтеп киткән. Аннан инде бөтен илне дер селкетеп, тамырыннан какшаткан үзгәрешләр башланды. Тиздән һәм көтмәгәндә Таҗикстанда гражданнар сугышы башланды. Кайту турында уйлау түгел, тамакны ничек туйдырырга да, ничек бер якка да кысылмыйча, исән-имин калырга, дигән теләк кенә иде күңелдә.
Ничәмә ел тиенләп җыйган мөлкәт тамак туйдырырга китте. Бөтен агач өй җиһазларын “буржуйка” дигән тимер мич ашап, төтенгә әйләндерде. Бәла ялгыз йөрми, диләр. Кибеткә икмәк алыр өчен, алты-җиде сәгать чиратта басып торган әнисен алыштырырга китеп барганда уллары вафат булды. Юлбасарлар төркеме үзара алышканда ике ут арасында калган. Баланың үлеме бөтен хыялларны челпәрәмә китерде.
Нәрсәдер өзелде Фәйзулланың күкрәгендә, үзе дә яртылаш үлде. Күп вакытларда нигә үзем генә үлмәдем икән, улымның ни гаебе бар, дип, төннәр буе үксеп чыкты. Бетеренде Фәйзулла, бөтенләй бетеренде, тик шәүләсе генә калды. Ярый әле ике кызы вакытында туган якка кайтып, исән-сау урнаша алдылар. Шушы тетрәнүдән айный алмый, Фәйзулла бөтенләй егылды. Ашамый-эчми, айдан артык диярлек тик түшәмгә генә карап ятты. Белмәгән кеше “үлгән бу” дип уйларга ихтимал иде хәтта. Аның тере икәнен күкрәге бер калкып, бер төшеп, тын алуыннан гына чамаларга мөмкин иде. Беркем белән сөйләшмәс булды. Элек тә кеше белән бик сөйләшеп бармаган Фәйзулла бөтенләй тынды.
VI
Таҗикстанга да кыш килде. Мәктәпләрдә бөтенләй укытмыйлар. Кемдә корал – шул көчле. Шулай да Зилә көн дә диярлек үзе эшләгән мәктәпкә барып кайткалады. Икмәккә чират торды. Улыкаен югалтуга ана күңеле ни хәлләр итеп түзгәндер? Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Мондагы кыш бездәге октябрь-ноябрь айлары кебек кенә булса да, кыш кыш инде. Үзенекен итә: йә суык җил, йә булмаса, суык кар катыш яңгыр ява. Беркөнне шулай, гадәте буенча, мәктәпкә барып танышларын күрергә, хәл-әхвәл сорашып, кайсы кибеткә икмәк китерәселәрен белергә дип, урамнан китеп барганда, кичә генә әле исән булган, бүген исә бөтенләй җимерелеп төшкән өйләр янына килеп җитте. Бу биш катлы ике өйне төнлә шартлатканнар икән. Монда безнең як кешеләре хәтсез генә яши иде, дип, Зиләнең йөрәге әрнеп-сыкранып куйды. Халык мыж килә. Елашалар, кычкырышалар. Кем нәрсә эшләгәнен дә белерлек түгел. Зилә бөтенләй тетрәнеп, бу коточкыч һәлакәт урыныннан тизрәк китәргә ашыкты. Тик нәрсәдер аны тоткарлады, һәм күзе әллә нишләп өйдән читтәрәк үскән зур, юан чинар агачына төште. Агач төбендә сигез-тугыз яшьләр чамасы бер ир бала утыра. Ипләбрәк караса, малайның йөзе таныш төсле тоелды. Әллә үзенең җитеп беткән улын югалтканга, әллә күптәннән балалар арасында эшләү галәмәте, Зилә бала-чага күрсә, аны энә күзеннән үткәреп тикшерә иде. Бу бала кырыннан да тыныч кына үтә алмады. Монда да шулай булды. Чөнки малай, ничектер, дөньядан ваз кичкән кеше кебек, карашын еракка, әллә каплардагы бер ноктага төбәгән. Үзе бер аягын, ничектер, уңайсыз бөкләп, өстенә утырган. Ә икенче аягының тезен бөкләп, ике кулын шул тезе өстенә өстәл өстенә куйган кебегрәк итеп салган. Ияген куллары өстенә куйган. Уң кулының бармакларын бертуктаусыз гармун телләренә баскан кебек итеп биетә. Зилә, якын килеп, балага иелде дә:
– Нишләп утырасың, бачам, – дип таҗикча сорады. Малайга бу сорау берничек тә тәэсир итмәде. Ничек утырган, шулай утыра бирә. Әйтерсең дә, бу дөньяда беркем юк. Кырда гына кайгы-хәсрәт белән беркем дә елашмый. Ул, Зиләне ишетү генә түгел, күрмәде дә ахры. Зилә, аптырап, соравын урысча кабатлады. Һаман шул ук хәл. Зилә бөтенләй аптырап, малайның алдына ук чүгәләп, күрәсең, бу берәр үзбәк баласыдыр инде дип, татарча ипләп кенә сорады. Үзбәк теле безнең телгә бик якын бит.
– Улым, нишләп монда утырасың? – диде ул һәм малайның ялангач башыннан сыйпап алды. Шунда гына теге малай, ничектер, калтырап китте. Бармакларын биетүдән туктатып, нәрсәдер ишеткән кеше кебек, башын бер якка бора биреп, тын калды. Гүя ул тавыш яңадан кабатланмасмы икән дип тыңлый, көтә иде. Бу баланың нәрсәдер исенә төште сыман, әллә башына берәр уй килдеме? Зилә үз малаеның бәләкәй чагына охшатты бу баланы. Елап җибәрмәс өчен, тамагына төелгән яшьләрен бертуктаусыз йота-йота:
– Исемең ничек, улым? – дип әкрен генә сорый алды. Хәзер инде Зилә бөтенләй малайга терәлеп үк дигәндәй утырды. Кулы белән малайның башыннан сыйпап, баланың күзләренә карады. Малайга да әзрәк җан керде, шикелле. Карашын әллә кайлардан алып, җиргә карады. Бармакларын биеткән кулын тез башыннан төшереп, җирдәге бер үләнне өзеп алды да, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән, тәүдә фамилиясен, аннан исемен әйтте. Күзләреннән мөлдерәп яшьләре тама да башлады.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.