

Җәйге кич. Табигатьнең иң күркәм мәле. Көне буе эссе нурларын сибеп арыган кояш акрын гына шәфәкъкә үрмәли. Кошларның күбесе тынып калган. Рыс елгасы табигатьнең көченә буйсынып кичке салкында тыныч кына ага да ага.
Сутлы яшел үлән, куе таллар үскән Рыс елгасының уң як ярында илаһи ямьгә, яшеллеккә күмелеп Урыссу авылы утыра.
Кич җиткәнен көчкә көтеп алган яшь кызлар Рыс елгасы ярына, кичке уенга ашыгалар. Озак та үтми гармун уйнап, җырлап, авыл егетләре дә килеп җитә. Китә уен, китә көлке-шаярулар…
Кызлар белән бергә кичке уенга Мөэминә дә барырга җыена. Белә ул: кичке уенга аның яратып йөрегән егете – Әксән дә киләчәк. Шул татлы уйлардан гына, Мөэминәнең мәхәббәт белән туп-тулы йөрәге, кысылып-сулкылдап куя.
Уен-көлке, биешүләр беткәч, яшьләр парлашып, таралыша башлыйлар. Мөэминә белән Әксән дә кайтыр юлга чыгалар. Капка төбендә бераз сөйләшеп торгач, Әксән сөйгәненең сусылдап торган иреннәреннән суырып үбә дә: “Сылу, чык син миңа кияүгә, синнән башка бер көн дә торыр хәлем калмады!” – дип Мөэминәгә йөрәген ачып сала.
Алтын көзләр җитүгә Мөэминә Әксән йортына килен булып төшә. Сукыр каенанасы Мөэминәне шатланып, бик җылы каршылый. Яшьләр пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп тормыш көтә башлыйлар. Ә инде икенче көзгә кызлары Роза дөньяга килә. Яшьләр аның тууына шатланып туя алмыйлар.
Мөэминәне нигәдер яратып, өнәп бетермәгән Әксәннең кыз туганы Әминә абыена сүзләр куша башлый, җиңгәсен тиргәп-яманлап алырга да күп сорамый. Ә Әксәннең сукыр әнисе, берни эшли алмый, киресенчә, үзен бәби урынына тәрбияләргә кирәк. Яшь киленгә бәйләнчек каен сеңел, сукыр каенана, яшь бала, йорт-курадагы бөтен эш, эштән ачыгып кайткан ире – болар бар да бик авырга төшә. Ә җитмәсә, яшь килен икенчегә балага узган була. Ир белән хатын арасында ыгы-зыгы куба. Берничә тапкыр Мөэминә әнисенә кайтып китә. Ә Әксәне аның артыннан юллап барып ала. Шулай йөри торгач Мөэминә бөтенләйгә әнисендә торып кала.
Ә Әксән тиле бәрән кебек каңгырып йөргәндә күршесе кереп: “Икенчегә өйләнергә кирәк, болай каңгырып йөрмә, энем!” – дип Әксәннең йөрөгенә коткы сала.
Күп тә үтми, Әксәнгә шушы ук авылдан Оркыя исемле бер кызны димлиләр. Әксән күп уйламый – Оркыяга өйләнә.
Оркыяга өйләнгәнен ишеткән Мөэминәнең ничә йокысыз төн үткәргәнен, күпме күз яшьләре агызып, ничә мендәр чылатканын – бары тик бер Аллаһ кына белә. Житмәсә, күкрәк астындагы җан иясе, дөп-дөп тибеп, үзенең бар икәнен белдереп кенә тора. Озакламый бу сабыйның дөньяга туар вакыты җитә. Мөэминәнең әнисе дулый, котыра: “Ул яшь хатын кочагында ятсын, ә син аның ике баласын карарга тиешсеңме?” – ди.
Ниһаять, Мөэминә дөньга тагын бер кыз бала тудыра. Аңа “Флүрә” дип исем кушалар. Мөэминәнең әнисе авызыннан утлы очкын чәчә, Мөэминәне балага якын җибәрми. Әнисеннән әллә куркып, әллә буйсынып Флүрәгә күкрәк сөтен имезми. Мөэминә, җайлап кына әнисенә дәшеп карый, чөнки аңа елап яткан яңа туган сабые кызганыч була . “Әни, бир син безгә мунчаңны, шунда ике баламны үстерермен!” – ди. Әмма ләкин ачуыннан шартларга җиткән карчык бу тәкъдимгә риза буламы соң. Риза булу гына түгел, яшь баланы алып Әксән белән Оркыяга илтеп ташлый. Әксәннең йөрәге әрнеп янса да, алмый, яшь баланы бары тик әнисе генә карый ала, балага күкрәк сөте кирәк! Ә бу вакытта Әксәннәрнең бердәнбер кәҗәләре кысыр була. Әксәннең яшь хатыны Оркыя да балага уза. Алар икесе киңәшләшеп алгач, баланы алты айдан үзләренә алмакчы булалар, Әксән баланы күтәреп Мәэминәгә илтеп бирә.
Явыз карчык Мөэминәне балага якын җибәрми. Әллә кайгыдан, әллә җаны әрнегәннән Мөэминә үзе дә балага омтылып бармый. Ә бала елый да елый икән, аның ашыйсы килә! Баланың көр тавышын ишетмәс өчен, явыз карчык белән Мөэминә ишеккә келә салып, я кырга, я урманга чыгып китә торган булганнар.
Ут күршеләре Тәнзилә, бала елаганын ишетеп, йөрәге янып, елый-елый йөгереп кереп Флүрәне кулына алып үзенең күкрәгенә куша. Флүрә голт-голт йотып Тәнзиләнең күкрәкләре тәмам бушаганчы сөт имә. Ашамый ашагач Флүрәнең ябык, нәни корсагы кабактай кабара икән. Тәнзиләнең йөрәге куба: бу бала үлә-нитә калса мине гаепләрләр, бүтән эз дә басмыйм дип, кача-поса чыгып китә. Тик ул үз сүзендә тора алмый, бала елавына йөрәге түзми, һәм ул һәр көн шулай тәүлегенә бер тапкыр булса да Флүрәгә туйганчы күкрәк сөтен имезә.
Көннәр акрынлап булса да үтә. Мөэминә белән явыз карчык Флүрәнең үлгәнең көтеп алты ай вакыт үтә. Әксәнгә Оркыя кыз бала тудыра. Рәйсә дип исем кушалар. Мөэминә бу хәбәрне ишетү белән Флүрәне Әксөннәргә илтеп бирә. Бала коточкыч ябык, чирле була. Оркыя үз баласы белән бергә Флүрәне имезеп тәрбияли башлый. Бала күзгә күренеп тазара, матурлана, терелә. Ике кыз игезәкләр кебек әти-әнисе янында тәрбия алалар.
Әллә инде язмышы шулай ачы булгангамы, Флүрә бәләкәйдән үк җыр-моңга гашыйк була. Гармунда, мандолинада уйнарга теләге зур була. Ә уен кораллары сатып алырга әтисенең акчасы җитми.
Мәктәп интернатында Флүрә җыр дәресләре укытучысы белән бер бүлмәдә яши. Укытучының мандолинасы була. Дәресләрдән качып калып, укытучының юк чагын туры китереп, Флүрә мандолинада уйнарга өйрәнә. Аннан җайлап кына тальян гармун тарта башлый. Бәйрәм концертларында Флүрә я гармунда, я мандолинада уйнап, моңлы итеп җырласа халык елый-елый тыңлый, кул чабып озатып кала. Чөнки Флүрәнең язмышын авылда бемәгән кеше юк.
Билгеле ки, Оркыя белән Әксән Флүрәнең талантын күрми түгел, күрәләр. Аның мандолина алып бирегез диюенә каршы төшмиләр. Чатнама салкында Әлмәттән Флүрәгә мандолина алып кайталар. Ул шатлыгыннан әти-әнисен кочып елый да, мандолинаны кулына ала. Салкында туңган мандолина шартлап урталай ярыла. Флүрә бу юлы кайгысыннан кычкырып-кычкырып елый. Флүрәне кызганып ни әйтергә белми торгач, Әксән белән Оркыя да елыйлар.
Флүрә мәктәпне тәмамлап өлгергәнлек аттестаты алгач, нефть училищесына кереп нефть һәм газ табу операторына махсус белем ала. Оператор булып эшли башлый. Флүрәгә ерак Себердән ялга кайткан Фәүзил исемле чибәр егетнең күзе төшә. Узганда да, барганда да каш сикертеп үтә торган була. Флүрә үзе дә бу карашларга елмаю белән җавап бирә. Икенче ялга кайтканда егет Флүрәнең кулын сорый. Әти-әнисе ризалыгын биргәч, яшьләр өйләнешеп туй ясыйлар. Ялы бетүгә чибәр егет Флүрәне үзе белән Себергә алып китә. Ерак Себер турында бары тик Фәүзилдән генә ишетеп белгән Флүрә, бик күп өметләр баглап килсә дә, Себер аны колач җәеп каршыламый. Торыр урын юк, тирә-як баткак, сазлык, вакытлыча гына яшәргә дип төзелгән берничә ике катлы йорт. Фәүзил дә яшәп торыр өчен дип, вакытлыча йорт сала. Йорт дигәнең дүрт стеналы бер бүлмә дә, тимер мич.
Дөньяга ямьнәр өстәп, мәхәббәтләрен тагын да арттырып кызлары туа. Бала тугач аларга ике катлы йорттан бер бүлмәле квартир бирәләр. Күченеп тә өлгермиләр, икенче бер гаилә килеп аларны яшь бала белән урамга куып чыгара. Барыр, сыеныр урын юк, тагын шул мунча кебек өйгә кайтып яши башлыйлар. Флүрә озак уйламый катгый бер карарга килеп, Валентина Терешковага үз хәлләрен сөйләп хат яза. Оя-өй дигәндә, Флүрәнең квартирасын азат итеп, үзләренә кайтаралар. Кызлары артыннан уллары Рөстәм туа. Балалары бераз үскәч, Нефтеюганск шәһәрендә НГДуга нефть һәм газ табу операторы булып эшкә урнаша. Туган илгә ничәмә ничә тонна кара алтын бүләк итә. Эш дәверендә мактау кәгазьләре, акчалата премияләр белән еш кына бүләкләнә.
Ямьле генә гөрләтеп яшәп ятканда тормыш иптәше сөйгәне, балаларының әтисе Фәүзил чирләп дөнья куя. Фәүзилне гел дә тын юлларыннан дәвалаган булалар, бронхаларында астма дип диагноз куялар. Ә Флүрә моңа ышанмый, врачларга барып әйтә: “Ул яхшы тын ала, ютәлләми, аның бит кабыргалары буйлап авырта!” – ди. Үлем үкенечсез булмый диләр. Үлгәч кенә беленә, Фәүзилнең берничә кабыргасы үпкәгә тиеп торган була.
Балаларын ким-хур итми Флүрә. Кайгыларга бирешмәс өчен, тырышып эшли. Ә төн җитсә, я рәхәтләнеп елый, я бүлмәсен бикләп гармунда уйнап җырлый:
“Янма йөрәк, берүк түз син –
Кайгылар бетәр әле.
Умырзая, кыңгыраулар
Чәчкә атарлар әле.”
Ә иртән торып кышның салкын ачы буранында эшкә йөгерә. Чөнки аны анда нефть насослары, скважиналар көтә. Үзе буе ачкычын кулына алып штурвал артына баса. Штурвал ачылган саен, шаулап нефть чишмәсе торбалардан илнең төрле төбәкләренә ага.
Кышның салкын бер көнендә Флүрәнең штурвалны каерып ачарга көче җитми тора иде, әллә каян пәһлеван гәүдәле, кара мыеклы ир елмаеп килеп чыкты. Сорап та тормыйча, Флүрәнең кулыннан ачкычны тартып диярлек алды да штурвалны рәхәтләнеп җитез хәрәкәтләр белән каерып ача да башлады.
Менә шул кара мыеклы ир белән Флүрәнең өйләнешеп яши башлауларына 10 елдан артык гомер үтеп китте. Мәҗит Флүрәнең газиз балаларын какмый-сукмый үстерде.
Флүрә белән эшкә бергә барабыз, бергә кайтабыз, юлыбыз ерак. Шул юлларда үткәннәрне искә алып, сөйләшеп барабыз-кайтабыз. Флүрә миңа үз язмышын сөйләгәндә ирексездән аккан күз яшьләремне тыя алмыйча, рәхәтләнеп еладым. Мин күптәннән башымда кайнаган сорауларымны Флүрәгә яудыра башладым: “Флүрә синең чынлыкта ике әниең бар бит, кайсы сиңа якынрак? Әниләрең исәннәрме? Кайткач күрәсеңме? Кем соң синең әниең, Флүрә?” Ә ул миңа бераз уйланып, сорауга каршы сорау белән җавап бирә: “Ә кайсысы соң синеңчә минем әнием?” – ди. Мин уйга калам, җаваплар юк шул мондый сорауга …
Шушы юлларны укыгач, син укучым, уйлап кара әле: “Кем соң ул Флүрәнең әнисе?”
Явыз әнисеннәң куркып бер тапкыр да газиз баласына күкрәк сөте имезмәгән Мөэминәме?
Ачлыктан, чирдән йөдәшкән Флүрәне, бөтен җаваплылыгыннан курыкмыйча, какмый-сукмый үз баласыдай тиң күреп үстергән үги әнисе Оркыямы?
Ә бәлки, яңа туган сабый хакына, күкрәк сөтен имезеп, Флүрәне ач, ваемсыз үлемнән алып калган күрше Тәнзиләме?
Автор фотосы.