

(Дәвамы.)
– Мин аны юри, сине сынар өчен, сөйләшеп алып кайттым. Ул безнең курсның атаклы фахишәсе. Бер төн кунган өчен акча күпме түләдең? Хәер, мин аны кисәткән идем шул. Тегеләй-болай була калса, сматри, минем егеттән акча алма, дип. Нәрсәләргә өйрәтте? Тәмлеме? – дип, Зәкия мыскыллап сөйләде дә сөйләде. Фәйзулла әллә тыңлады, әллә юк, тешләрен генә кысты. Яңагындагы тамырлар бер бүртеп, бер шиңеп, әле тегеләй, әле болай йөрделәр. Тешләре шытыр-шытыр килде. Зәкия хатын-кыз затыннан булмаса, сугып егып ботарлыйсы иде. Түзде Фәйзулла.
Зиләсе – үзенең тәүге һәм соңгы мәхәббәте турында бүтән кабахәт сүзләр итешмәс өчен, зур-зур атлап түр якка керде, ярсып шкаф башыннан тальянны алды. Зәкия моны үзенчә аңлап:
– Сугып кына кара, йолкыш. Төрмәдә черетәм башыңны. Көчләргә ябыштың, диячәкмен. Абыйлар кабыргаңны санарлар, азрак акылга утыртырлар үзеңне. Тиеп кенә кара, – дип чәрелдәп, егетнең сугып җибәрүеннән куркып, башын куллары белән каплап, идәнгә чүгәләде. Фәйзулла, мондый кабахәт әшәке сүзләрне тальяным да ишетмәсен дигәндәй, үрелеп гармунны алды да, дәшми-нитми, ишекләрне шар ачык калдырып чыгып китте.
Үзенең тагын бер хата эшләгәнен аңлап, Зәкия кычкырып елап җибәрде. Ачуга тиеп акырган магнитофонны өстәлдән атып бәрде. Фәйзулласы белән әйбәтләп, матурлап сөйләшергә килгән иде дә бит Зәкия. Утырып чәй эчәрбез, шунда аңлашырбыз дип уйлаган иде дә. Барып чыкмады. Зиләне яманлап, аны фахишәлектә гаепләп, арттырыбрак җибәрде шул. Их, Зәкия, Зәкия. Фәйзулланы көтеп, кара төнгә кадәр утырды. Егет кайтмады. Әзрәк тынычлангач, Зәкия өйгә күз йөртеп чыкты. Эшкә уңган шул Зилә – ике көн эчендә нинди матур, пөхтә итеп җыештырган. Белми иде шул ул Фәйзулланың да өйне берүзе яшәсә дә, тәртиптә тотканын. Аның бу өйгә кереп чыкканы да булмады. Бердән, алар бит авылның икесе ике очында торалар. Икенчедән, яртылаш җиргә чүккән бу ярлы бәләкәй йортка кереп чыгуны Зәкия үзе өчен түбәнсенү дип кабул итә иде. Чөнки аның әтисе күптәннән авылда бригадир булып эшли, дәрәҗәле кеше. Йортлары да биек, карагайдан салынган, өй түбәләре дә ерактан күз явын алып тора, елтыр калайдан ябылган. Былтыр Фәйзулланы егеткә дә санамыйча, борынын күтәреп йөргән Зәкия, менә бүген Фәйзулла өчен теләсә кемнең чәчләрен йолкып, күзен чокырга әзер. Тик Фәйзулла гына юк.
Ә Фәйзулла ул төнне урманда, чишмә башында үткәрде. Авыр чакларында гел шушында килә Фәйзулла. Шушы чишмә чылтыравы аның күңелен юатып, ярсу-сагышларын баса торган иде. Бүген дә шулай. Егет бер чишмә чылтыравын, бер тальянның өзелеп-өзелеп елаганын тыңлады.
Их, дөнья кичә нинди ямьле, нинди күңелле иде. Ә бүген? Әгәр дә Зәкия алдамаган булса? Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел. Теге көнне Фәйзулла Зиләнең:
– Нигә бу кадәр калтырыйсың, суыкмы әллә? – дип сораганына:
– Син – минем үз гомеремдә ирләрчә яраткан тәүге хатын-кызым. Шуңа да, өшеп түгел, ә дулкынланудан калтырыйм, – дип җаваплаган иде.
– Минем дә әле ир-ат заты белән беренче тапкыр ятуым һәм... соңгысы да булырсың. Үзем дә белмим, нәрсә белән мине арбадың, нәрсәң белән сихерләдең? Ә бит мине моңарчы “недотрога” дип кенә йөртәләр иде. Ышанмасаң, Зәкиядән сора, ул алдамас, – дигән иде.
Кояш чыккач кына кайтты йортына Фәйзулла. Зәкия кайтып киткән. Өстәлдәге аш-су суынып беткән. Түр якта идәндә ватык магнитофоны аунап ята. Ашларны Фәйзулла чыгарып эткә салды. Чәй дә эчмәде, бер банка катыкны күтәреп йомдырды да, күрше авылдагы кәнсәләргә барып, бер атнага ял сорады. Рөхсәт иттеләр. Мал-туарын күрше-күләнгә күз колак булыгыз, дип тапшырды да чыгып китте. Туп-туры күрше районга апаларына юл алды Фәйзулла. Күңеленә Зәкия салган кара уйларны уйламаска тырышты.
Апалары белән киңәшләшеп, билгеләнгән көнгә кадәр җизнәләренә төрле эшләрдә ярдәмләшеп ятты. Зилә белән вәгъдәләшкән җомгага алар өчәүләп килеп төштеләр. Көтеп торганнар икән Зиләнең әти-әниләре, сый-хөрмәт белән каршы алдылар. Бигрәк тә Зилә канатланып оча. Кешеләргә күрсәтмәскә тырышса да, ургылып торган шатлыкны яшереп буламыни. Зиләнең әтисе, йоласын саклап кына дигәндәй:
– Әллә шул, укыйсы да бар бит әле, – дип карышлашып булышса да, барыбер риза булдылар. Эшне озакка сузмыйча, шул ук көнне никах укыттылар. Фәйзулланың әти-әнисе юклыгын белгәч, Зиләнең әтисе:
– Туйны үзебездә генә үткәрербез. Сез, кодалар, мәшәкатьләнмәгез. Кулыгыздан килгәнчә әзрәк кешегә күрсәтерлек күчтәнәчегез булса, шул җиткән, – дип өзеп әйткәч, ризалаштылар. Фәйзулланың апасы белән җизнәсе туйны озакка сузмыйча, киләсе ай башына ясарга булдылар.
Туйлар да гөрләп үтте. Киленне адәмчә төшермәсә, авыл авыл буламыни? Күрше-күлән, Фәйзулла Зиләне алып кайтасы көнне җыелышып, үзләре бер бәләкәй туй ясадылар. Җиһан әби барысын да йола буенча эшләде. Киленне мендәргә дә бастырды. Яхшы теләкләр әйтеп, авызына икешәр тапкыр балын-маен да каптырды. Ә инде Зилә үз чиратында машина артындагы сандыктан ике тулы чиләк бодай алып, тавыкларга сипкәч, күршеләр канәгать булып гүләштеләр. Җиһан әбисе исә Фәйзулланы мактап, киленгә болай эшләгәне өчен рәхмәтләр әйтеп, яшен сөртте дә, йөгереп диярлек барып, яшь киленгә ишек ачты.
IV
Шулай итеп, Зилә белән Фәйзулла бергә яши башладылар. Тик менә Фәйзулла гына кара көеп йөри. Зилә дә моны сизенде. Тик сорарга гына кыенсынды. Бергә яшәү дип әйтү генә рәхәт. Зиләнең тагы бер ел укыйсы бар. Фәйзулла янына Зилә атна саен кайтып торды. Йә Фәйзулла үзе баргалады. Гомум торакта хәзер Зилә Зәкия белән тормый, икенче бүлмәгә күчте. Чөнки Зәкия аны төрле нахак сүзләр әйтеп, бик каты рәнҗетте. Әллә нинди сүзләр белән каргый башлагач, түзмәде шул Зилә. Очрашмас өчен, бер-берсен урап үтәләр алар хәзер. Кан дошманга әйләнделәр.
Беркөн шулай мастерскойда бригадир Мәҗит абзасы, ягъни Зәкиянең әтисе:
– Әйдә, кил әле, энекәш, көне-төне эшлисең дә эшлисең. Колхузда синнән дә яхшы һәм күп эшләгән ябыштыручы юк. Бер сөйләшеп утырыйк әле, – дип сүз башлап җибәрде. Бераз тын торгач дәвам итеп: – Синсез безнең бригада нишләр инде, малай? Бигрәк тыңлаучан, эшчән егетсең. Үзеңне бер сыйлыйм әле, – дип, кесәсеннән бер ярты чыгарып утыртты. Фәйзулла:
– Мин эчмим бит, Мәҗит абзый, бөтенләй авызга да алган юк, – дип карышлашып караса да, Мәҗит абзасының:
– Инде ир булдың бит, туган. Менә дигән кәләш тә алып кайткансың. Маладис! Сине котлап дигәндәй, ике центнер бодайга премия яздым, рәис имзасын да куйды. Тагын язарбыз, Алла боерса. Әйдә, әйдә, минем сыйны кире кагып, мине кимсетмә, туган. Үзеңне ихтирам иткәнгә генә сыйларга булдым. Үзең беләсең, бүтәннәргә мин бик каты. Әйдә, туган, бергә-бергә эшләп, бергә яшик, – дип, тулыр-тулмас кырлы стаканны Фәйзулланың кулына тоттырды. Көчләп диярлек тоттыргач, Фәйзулла, икеләнә- икеләнә булса да, аны кулына алды.
– Йә, әйдә, энем, берәрсе килеп чыга башлар. Аннан сүз китә, – дип, һаман Фәйзулланы кыстады. Уртлап кына кире бирергә уйлаган иде дә, Мәҗит абзасы чын-чынлап үпкәләп:
– Син нәрсә, егет, әллә мине бөтенләй санга сукмыйсың? Әтиеңнәр белән бергә уйнап үскән кеше бит мин. Авыл бригадиры. Олы башымны кече итеп, сине хөрмәт итәргә, сыйларга исәп. Ә син? Үзеңне бигрәк эрегә куйма, туган. Мине рәнҗетмә, әйдә, эч тә куй, – дип, үпкәли-үпкәли кыстагач, ни булса – шул булыр, дип, теге кырлы стаканны түңкәреп куйды. Кабарга бер нәрсә дә юк. Шуңа да сусаганда эчәргә булыр дип алып килгән чәен генә уртлады Фәйзулла. Мәҗит абзасы кеткелди-кеткелди:
– Үәт, маладис егет икәнсең, – дип, аркасыннан кагып рәхмәт әйтте дә матаена утырып китеп тә барды.
Мәҗит абзасының үз уйлары, үз планнары бар. Ул туп-туры колхоз рәисенә китте. Аны икенче бригаданың чөгендер басуында табып, шунда ук:
– Теге безнең алла суккан сварщикны әйтәм. Уракка төшәр алдыннан унбиш көнләп югалып йөрде. Туй ясый, имеш. Бүтән көннәрне дә югалып-югалып тора. Әле менә ике көн инде лаякын исерек. Ни сөйләгәнен белми. Җитмәсә, каршы дәшә. Атна саен Стәрлетамакка чаба. Бөтенләй санга сукмый башлады. Басуда чөгендер комбайнының орчыгы сынып чыккан. Ябыштырырга кеше юк. Баш каткан инде бу эт малай белән, – дип тезеп алып китте.
Халыкка таратырга дип калдырган бодайның яртысыннан күбесен район җитәкчелеге уполнамученныйлар җибәртеп тартып алулары өчен кара көеп, ачудан кая барып бәрелергә белмәгән колхоз рәисе машинасына утырып, мастерскойга килде. Үз күзләре белән күреп ышанасы итте. Кайчакларда шомартырга яраткан бригадир бүген алдашмаган, дөресен сөйләгән иде.
Басуда бая ук ватылган чөгендер комбайны яңа гына мастерской янына килеп туктаган. Тракторчы, ярдәмчесе белән сүгенә-сүгенә, комбайнның ватылган урынын төзәтеп маташалар. Үз гомерендә аракының тәмен бүген генә тәмләп караган Фәйзулла, сүзен дә сөйли алмый, исереп мыгырданып басып тора. Бүген эш эшләрлек түгел, егылмаса да рәхмәт диярсең. Исереккә нәрсә әйтәсең! Колхоз рәисе аны әрләмәде, сүкмәде, тик:
– Бар, кайт, айнымыйча күземә күренмә. Иртәгә минем янга керерсең, шунда сөйләшербез, – дип, куып кайтаргандай кайтарып җибәрде.
Икенче көнне Мәҗит абзасы таң белән килеп җиткән.
– Да, егет, син мине кыен хәлдә калдырдың бит. Бар инде, сине идарәгә чакырталар. Миңа да эләкте. Бригадир булгач, таякның юан башы миңа төште. Син тагын анда барып, мине сатма инде. Алайса, эшләр хана, – дип сөйләнде. – Син колхоз рәисенә каршы сүз әйтмә. Ярамый. Тик бүтән эчмәскә вәгъдә бир һәм дәшмә, – дип акыл өйрәтте ул.
Идарәдә колхоз рәисе Фәйзулладан кем эчергәнен сорашса да, ул дәшмәде. Тик бүтән алай итмәс. Шимбә, якшәмбе көннәрне эш урынында булырга сүз бирде. Кыр эшләре бетмәгән шул. Шуңа да авылда ял дигән нәрсә яз-җәй көннәрендә, бигрәк көз көннәрендә, юк инде ул,юк. Фәйзулла рәис яныннан соңгы кисәтү алып чыкты. Яхшы эшләгәнгә дип бирелгән бүләк бодайны да сызып ташладылар.
Икенче көнне мастерскойда бригадир Мәҗит абзасы аны юатып тынычландырды.
– Син, егет, абзаң барда курыкма. Мин сине һәрвакыт яклашырмын. Кичә дә колхоз рәисен чак-чак үгетләдем. Сине бөтенләй эштән куарга иде планы. Ә мине сатмавың өчен рәхмәт һәм мин сиңа бурычлымын. Ана, капкаң авып-түнеп бара. Склад алдындагы дүрт торба һәм ике угольник синеке. Үзеңә капкага алып кайт. Яздырган кәгазе үземдә, үземә дип яздырган идем, – дип, накладной кәгазьләрен кесәсеннән чыгарып күрсәтте. – Син минем өчен чын дус. Бригадада иң тыңлаучаны син бит, – дип, үтереп-үтереп мактады егетне. Фәйзулла “әйе-әйе” дип баш кагып, дәшми генә торды. Ә Мәҗит абзасы һаман: —Ярар, ярар, туган, эшләгәндә була инде ул. Әйдә, соңгы кисәтүеңне юыйк – дип, акбаш чыгара башлаган иде, Фәйзулла:
– Юк! – дип, җитди генә кырт кискәч, мыгырданып китеп барды.
Бер-ике көннән Мәҗит абзыйсы Фәйзуллага:
– Торбаларыңны тизрәк ал, алайса икенче бригададан Хәмит тә күз салып йөри, – дигәч, торба һәм угольникларны, җаен чыгарып, өенә кайтарып куйды. Шул көнне үк бригадир тагын колхоз рәисенә барып хәбәр салды.
– Бу Фәйзулла бөтенләй шашына бит әй. Фермага дип яздырган дүрт торбаны, ике угольникны чәлдергән. Мөгаен, сатып эчкәндер әле, – дип әйтеп салды. – Алып кайтканын күрүчеләр бар, алар исбатлап дөресләрләр.
Колхоз рәисе болай акыллы гына булса да, аерым-аерым кешеләр белән ипләп утырып сөйләшеп, эч-бавырларына үтеп керә ала торган кеше түгел иде. Аның үз турысы – туры, үз кыйбласы – кыйбла. Фәйзулланы чакыртып ипләп сөйләшергә иде дә бит, юк, кем нәрсә әйтсә, шул дөрес. Колхоз зур, кайсысы белән сөйләшеп бетсен дә, кайсысын күреп өлгерсен. Шуңа да ул:
– Дөресен ачыклагыз да, эшеннән куыгыз һәм бетте, – диде дә куйды.
Мәҗит моның белән генә чикләнмәде. Районга милиция бүлегенә шылтыратып, участковыйны чакыртты. Эш зурга китте.
Урланган торбаларны Фәйзулла йортыннан таптылар. Участковый:
– Утыртам, сиңа биш, иң кимендә өч, – дип җикеренде. Фәйзулланы белгән олы колхозчылар, авылдашларның яклавы аркасында һәм торба-угольникларның табылуы сәбәпле, Фәйзулланың беркайчан да җавапка тарттырылмавын исәпкә алып, штраф һәм алты ай егерме процент хезмәт хакын колхозга түләргә кушып, эшне туктаттылар.
Тик Фәйзулланы эшеннән кудылар. Фәйзулла эшсез хәзер.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.