

Яр читендә – кызыл чәчәкләр?! Кем утырткан аларны?…
Нишләп әле монда, олы юлдан читтә, сусаклагыч ярында… күз явын алырдай, соклангыч кызыл чәчәкләр үсә?… Үткән ел юк иде ләбаса?
Мин мольбертымны җиргә җайлап куйдым да, кулыма каләм алып, ялгыз көймәдә тыныч кына утырган балыкчыны, зәңгәр күктә йөзгән ак болытларны, су өстендә очкан акчарлакларны күзәтә-күзәтә, алдымдагы кәгазьгә төрле эскизлар сызгалый башладым.
Сусаклагычка беренче тапкыр сәнгать училищесында укыганда дустым Илдус әтисенең машинасына утыртып алып килгән иде. Монда барсы да ошады миңа: яр, тау араларына җәелгән иксез-чиксез дәһшәтле су, як-яктагы калкулыклар, катнаш урманнар… Моңа тиклем зур елга күрмәгәнгәме, үземне диңгез ярында басып торгандай хис иттем. Еш килермен дигән идем дә, тик кайда инде – якын ара түгел бит – машинасыз булмый! Илдусның әтисе Хәмит агайга рәхмәт –
балыкка килгән саен үзе белән ияртте. Соңыннан, үзем машина алгач, җәй көннәрендә буш вакытымны шушында үткәрергә тырыштым. Югары уку йортын тәмамлаганда, диплом эше итеп сусаклагыч буенда төшергән берничә рәсемемне дәүләт комиссиясенә тәкъдим итеп югары бәя алдым.
Мин су буенда таң атканын күзәтергә яратам. Башта төрле кошларның моңлы җырларын тыңлыйм. Сусаклагыч ягыннан искән салкынча җилгә иркәләнәм. Калкулык артыннан күтәрелгән кояшның әкрен генә җирдән аерылып киткәнен күзәтәм. Шул мәлдә җирдә таң белән көн урыннарын алышалар кебек тоела миңа…
Шулчак, тынлыкны бозып, машина гүләве ишетелгәндәй булды. Эшемнән туктап шул якка борылдым. Чынлап та, калкулыктан ак җиңел машина төшеп килә иде. Ул, яшел чирәмдә эзләрен калдырып, җай гына кызыл чәчәкләр янына килеп туктады. Кабинадан урта яшьләрдәге хатын чыгып, җиргә түшәк җәйде. Азактан, икенче яктагы ишекне ачып, өлкән яшьтәге әбигә төшергә ярдәм итте.
– Мин машинамны караштырам, әнием, – диде ул, әбине сак кына түшәккә утырткач, – син табигатьне күзәт, ял ит! Хәер, үзең беләсең инде… Әнә, без утырткан чәчәкләр ничек матур булып үсте – күз явын алырлык!
Әби башта аягындагы галошларын салып читкә куйды. Соңыннан аякларын сузып, учларын тубыгына куеп, карашларын еракка төбәде. Кәшемир яулык читеннән күренгән чал чәч бөртекләре, маңгай, күз төбендәге сырлар аның өлкән яшьтә булуына дәлил булса, зур кара күзләре, озын кыйгач кашлары аның кайчандыр егетләрне мәхәббәт хисләреннән тилерткән сылу кыз булганын раслап тора иде.
Мин читләп кенә әбине күзәтүемне дәвам иттем. «Нинди чәчәкләр болар?.. Бу әби кем?»
Нишләптер, үзем дә сизмәстән, мольберттагы кәгаземне алыштырып кызыл чәчәкләр янында утырган әбинең портретын төшерә башладым. Әйтерсең, ниндидер сәер, тылсымлы көч кулымнан тотып йөртә…
Портретым әзер булды кебек…
Шулчак әби дә урыныннан кузгалды.
– Хәзер, әнием, сабыр бул!
Кызы, машинасының капотын япты да, йөгереп килеп, әнисенә торырга ярдәм итте, түшәген яхшылап кагып алды. Әби, берничә адым атлагач, борылып чәчәкләргә озак кына карап торды да җайлап кына кабинага кереп утырды. Машина элекке юлына төште дә кире калкулык ягына китеп күздән югалды.
Бу вакыйга шулай тәмамланды. Мин дә, төрле мәшәкатьләр чыгып, кабат сусаклагычка килә алмадым. Әбинең портретын мастерскойда эшләп бетердем һәм, башкалада үткәрелгән күргәзмәдә катнашып, рәссам дусларым, тәнкыйтьчеләр тарафыннан яхшы гына бәя алдым…
* * *
Үткән язны җир, юллар кипкәч, җае чыгу белән кирәк-яракларны төяп сусаклагычка юнәлдем. Ни өчендер, кылт итеп былтыргы кызыл чәчәкләр исемә төште.
Таныш урын. Нәрсә бу?.. Очраклы хәлме, әллә?..
Мин килеп туктаганда, яр буенда былтыргы ак машина тора иде. Үткән көз әнисе белән килгән апа тырышып-тырышып түтәлгә чәчәк үсентеләре утырта. Ирексездән таныш әбиемне эзләдем. Тик юкка гына – тирә-якта, машина эчендә беркем дә күренмәде. Йөрәгем «жу» итеп куйды. Булмас!.. Бәлки чирләгәндер – өлкән яшьтә иде ләбаса!
– Саумысыз! – дидем мин, машина янында озак кына таптанып торгач. – Ярдәм кирәкмиме?
– Рәхмәт!
Бераз сүзсез тордык.
– Ә сезнең чиләктә су беткән, – дидем, кыюланып. – Алып килимме?
– Кыен булмаса, – диде апа, башын күтәрмичә генә.
Мин чиләкне эләктердем дә таныш сукмактан аска йөгердем. Уңайлы урыннан чиләккә су тутырып алып кире килдем.
– Рәхмәт! – Апа, авырсынып кына күтәрелде дә, билен язырга теләгәндәй, төрле хәрәкәтләр ясады. – Картлык - шатлык түгел шул!.. Ә мин сезне таныдым, сез – рәссам, шулаймы? Әйе, – дидем мин һәм кыенсынып кына исем-фамилиямне әйттем.
– Ә мин – Әлфия апаң булырмын, – диде әңгәмәдәшем, елмаеп. – Башкалада, сезнең күргәзмәдә булдым. Мин укытучы, балаларны кышкы каникулда экскурсиягә алып барган идем. Шунда әниемнең портретын күрдем. Үткән ел көз… Сез аны чәчәкләр янында утырганда төшергәнсез, шулаймы?
– Ә-ә-ә, әйе, әйе… Ошадымы соң?
– Ошады, рәхмәт! Тик… әнием юк инде, – диде Әлфия апа, авыр сулап.
– Кызганыч, кайгыгызны уртаклашам…
– Рәхмәт! Менә, әниемнең үтенече буенча чәчәкләр утырттым… Соңгы тапкыр…
– Ә нигә… соңгы тапкыр? – дидем мин, гаҗәпләнеп.
– Тормыш иптәшем Себердә эшли, кайтып йөри иде. Яңа фатир алган, безне дә шунда чакыра. Әнием булмагач, күчеп китәргә карар иттек.
Мин югалып калдым.
– Күзләрегездән күреп торам, сез әлегә берни дә аңламадыгыз, – дип искәртү ясады Әлфия апа. – Менә, шушы хатны укыгыз әле…
Мин кулыма саргаеп беткән кәгазьне алдым һәм түбәндәге сүзләрне укыдым.
* * *
Саумы, Шәүрәм!
Мин техникумны тәмамлау белән хәрби училищега укырга кердем. Бөтен гомеремне илебезне саклауга, яшь буынны тәрбияләүгә багышладым. Тормыш юлдашым Мәрфуга белән кырык биш ел гомер кичердек, дүрт бала үстердек. Алар барысы да төрле һөнәр кешеләре булдылар.
Сугыштан соң озак еллар Ригада яшәдек. Бай һәм матур шәһәр. Ләкин һәрчак бөтен җаным-тәнем белән туган ягыма тартылдым. Туган якларны оныту мөмкинме соң: малай чагым, яшьлегем анда үтте, беренче мәхәббәтем – сине шунда таптым бит!
Беләсеңме, кадерлем, фашистларны җиңү белән кайтып сине табармын дигән идем. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында бу эшне башкара алмадым. Дустым – авыл хуҗалыгы институтында укыткан профессор Әхмәдиевка ничә тапкыр язганмындыр, хәтерләмим. Ләкин ул синең хакта бернәрсә дә белми иде. Бик тә көчле ихтыярлы кыз, ихтимал, фронтка киткәндер, дип уйладым мин синең хакта. Ә сугышта нәрсә генә булмый… Юк, юк, син һәрчак исән булырга тиеш, син исән!
Иптәшем Мәрфуга сине эзләгәнне белә иде, шуңа күрә туган якка кайтырга каршы килде: билгеле, мине югалтудан курыккандыр?!
Бервакыт, көтмәгәндә, Әхмәдиевтан хат килеп төште. Менә аның кыскача эчтәлеге: «Быел институтта чыгарылыш кичәсендә син эзләгән Шәүрәнең кызы белән биедек. Әнкәсе кебек сөйкемле, шаян сүзле, көр күңелле. Юкка гына Закир дус Шәүрәгә гашыйк булмаган икән, дип уйладым…»
Әхмәдиев сиңа хат язган. Җан өшеткәне шул булды: син җавабыңда минем турыда бернәрсә дә язмагансың. Дөрес, гаеп үземдә. Чөнки мәхәббәт утында янып-көеп йөрүем хакында сиңа белгертергә үземдә кыюлык таба алмадым. Шуңа гомерем буе үкенеп яшәдем. Характерым да үзгәрә башлады булса кирәк, өйдәгеләр моны үзенчә – туган ягын сагына дип уйладылар һәм күчеп кайтырга риза булдылар. Кайту белән Әхмәдиевка йөгердем. Сине сорагач, белмим, исәнме икән, диде. Мин ярты үлдем. Ул, берәр студенттан сорарбыз, дип тынычландырды. Ниһаять, исән-сау икәнеңне белдек.
Шуннан Әхмәдиев синең кызыңны мактады, матур, сылу, ди. Профессор шаркылдап көлә, чынлап та, әллә синең чын мәхәббәтме, ди. Ә мин әйтәм, юк, алай гына да түгел, беләсең килсә, минем… барлык дөньям, гомерем, шатлыгым ул! Әгәр Шәүрә белән күрешеп, туйганчы сөйләшсәм, үлсәм дә үкенмим, дидем.
Шәүрәм, кадерлем! Беләсеңме, Новакшанов белән биегәнеңне ничек йотлыгып карый идем. Их, үзем бии белсәм, бәлки, шунда сиңа йөрәгемне дә ачып салган булыр идем.
Хәтерлисеңме икән, комсомол бюросына әгъза итеп сине мин тәкъдим иттем, берәр җае чыгып, серемне ачып булыр дип уйладым. Шулай берчак, кыюланып китеп, кулыңнан тоттым. Йөрәгем очып чыгардай булып талпынды, әйтергә теләгән сүзләрем онытылды. Ә син мине төртеп җибәрдең дә, матур итеп көлеп, кылана-кылана китеп бардың. Кайчак үзеңне кызганып та куя идем: өстеңдә иске кием, аягыңда чабата…
Техникумда бию түгәрәге оештыру уе белән директор Әмировка кереп, сине җитәкче итеп куярга тәкъдим ясадым. «Теге, чабаталы кызмы?» – ди бу. «Әйе, бик булдыклы, эшчән, тырыш кыз», – димен. «Берәр шәһәр кызы юкмыни?» – ди. Шуннан Сөендеков агай кереп сине мактагач кына риза булды.
Бер ай үткәч, эшегез өчен, Надя Троцкая белән сез утыз сум акча алдыгыз. Мин ул акчаларны сиңа бирдем дә җиңелчә генә аркаңнан сөеп алдым. Шул мизгел, дөньядагы иң бәхетле чагым булды! Чөнки беренче тапкыр син миңа елмаеп карадың…
Алтмыш елдан артык вакыт үтте. Мин синең кайда яшәгәнеңне белдем. Өеңә килеп керү белән башта үзеңне кочаклап алырмын дигән идем дә, тик… кайгылы йөзеңне күреп туктап калдым. Күптән түгел генә тормыш иптәшеңне җирләгәнсең икән, мин бит белмәдем. Ә шулай да үземнең яшь чагымдагы кебек ургылып торган хисләремне йөгәнли алмадым, сиңа тәкъдим ясадым… Әгәр дә гафу итә алсаң, зинһар, гафу ит! Мәхәббәт тилертә, шаштыра икән! Кабат түземлегем калмагач, синең яныңа сеңлемне җибәрдем. Сез очрашып сөйләшкәнсез, ул сине хәзер мактап туя алмый…
Кадерлем минем! Мин сине гомерем буе эзләдем, эзләдем дә таптым, таптым да югалттым…
Хәзер бик каты чирлим. Әгәр дә минем үлгәнемне ишетсәң, зинһар өчен, каберемә үз кулларың белән чәчәкләр утырт… Ходай безгә бу дөньяда кавышырга насыйп итмәде, теге дөньяда кавыштырсын иде…
Кадерлем! Калган гомереңне рәхәт яшә, мәхәббәтем! Яраттым мин сине, Шәүрәм, яраттым!.. Эзләдем… Таптым… Югалттым. Хуш!.. Хуш!..
Закир.
* * *
Хатның эчтәлеге мине тетрәндерде! Буыннан-буынга кешеләрне акылдан яздырган, тилерткән мәңгелек мәхәббәт! Җавапсыз, берьяклы сөю! Ә кем соң гаепле?.. Тукта, тукта… Ни өчен мин… бер дә юктан бу вакыйгада гаеплеләрне эзли башладым соң әле?..
Мин уйларымнан арынып, Әлфия апага карадым. Ул, машинасына сөялеп, карашларын еракка төбәп басып тора иде.
– Мөгаен, аңлагансыздыр?
– Әйе… Тик… Ни өчен чәчәкләрне монда… яр читенә утырттыгыз соң?
– Дөрес сорау… – Әлфия апа бераз сүзсез торды. – Бу хатны безгә ике ел элек Закир агайның оныгы китергән иде. «Әгәр дә минем үлгәнемне ишетсәң, зинһар өчен, каберемә үз кулларың белән чәчәкләр утырт…» – дигән сүзләре әниемне таң калдырды, тынгылык бирмәде. Үзе дә авырып торгач, ерак шәһәргә, Закир агайның каберенә барырлык хәлдә түгел иде. Шуңа күрә чәчәкләрне монда, яр читенә утыртырга булдык. Чөнки Закир агайның туган авылы элек шушында булган. Сусаклагыч төзегәч, йорт нигезләре, ата-бабалары, туганнары күмелгән каберләр – барысы да мәңгелеккә су астында торып калган.
Мин офыкка тиклем иксез-чиксез булып җәйрәгән, элекке болыннар, тугайлар, авыл нигезләре, каберлекләр өстенә җәелгән бетмәс-төкәнмәс гайрәтле суга караш ташладым. Кайчандыр, күп еллар элек, тау итәгендә гөрләп торган авылны күз алдына китерергә тырыштым… Адәм ышанмаслык хәл – су астында күпме тарих, кеше язмышлары күмелеп, буыннар бәйләнеше өзелеп калган.
Шәүрә әбинең портретын һәм саргаеп беткән хатны кабат кулыма алдым. Бигрәк тә Закир бабайның: «Ходай безне бу дөньяда кавышырга насыйп итмәде», – дигән сүзләре йөрәгемә ук булып кадалды һәм бер генә минутка да тынгылык бирмәде. «Чынлап та… Нигә икесен янәшә утыртып, портретларын ясамаска?.. Рәсемдә булса да бергә булырлар иде!..»
Шәүрә әбинең портреты әзер. Ә Закир бабайның, күрмәгән кешенең рәсемен ничек ясарга соң? Их, кулымда фотосурәте булса икән?.. Кайда Әлфия апа?..
Тирә-якта беркем юк – тынлык! Әлфия апа кайчан китеп өлгерде икән? Мин аның хәтта… кайда яшәгәнен дә сорамадым. Кыен, оят булып китте.
Соң инде, соң!
Мин чабаталы авыл кызына бер карауда гашыйк булган, аның һәрбер хәрәкәтен, кыланмышларын күзәтеп, мәхәббәт хисләреннән шашынган егетне күз алдына китерергә, сугыш юлларын үтеп, һаман да беренче мәхәббәтен эзләгән ирнең күз карашларын табарга тырыштым…
Юк, килеп чыкмады…
Дүрт бала тәрбияләп, ил узаманы булгач та, туктаусыз беренче мәхәббәтен эзләгән Закир бабайның олыгайган йөзен, моңсу карашын кабат күз алдына китереп карыйм…
Юк, булмый…
Их, фотосурәте булса икән! Мин аларның икесен янәшә утыртып, рәсемдә булса да бәхетле итәр идем. Тик…
Гафу итегез мине – булдыксыз рәссамны, хөрмәтле укучыларым – Шәүрә әби белән янәшәдә ниндидер уйлап чыгарылган ят ир образын, портретын эшләргә җөрьәт итмәдем. Шуңа күрә йөрәгемне тетрәндергән бу вакыйганы ак кәгазьгә буяулар белән түгел, ә хәрефләр белән – хикәя итеп яздым. Белмим, ничек килеп чыккандыр?
Ә Әлфия апа утырткан чәчәкләрне һичшиксез рәсемгә төшерәчәкмен. Яр читендә кызыл чәчәкләр, Закир бабайның Шәүрә әбигә булган саф мәхәббәтенә мәдхия булып, минем рәсемемдә озак еллар сакланыр.
Монысына – иманым камил!
Фото: freepik.com