

(Дәвамы.)
Чәйләр эчелеп бетте. Зилә дә китәргә ашыкмады. Бергәләп гаилә фотоальбомын актардылар. Түр яктагы шкаф башында бик кадерләп саклаган тальян гармунны кунак кыз тәүдә үк күргән иде. Шуңа да:
– Сине гармунда да уйный, диләр. Берәр кәй уйнап ишеттер әле, Фәйзулла, – дип, исеме белән дәшкәч, Фәйзулла кызарып:
– Үземә генә уйныйм да ул, тик чит кешеләр алдында уйнаган юк, – дип куйды.
– Әллә мине һаман чит кешегә саныйсың инде, Фәйзулла? Үзеңә бер самавыр чәй эчереп бетердем, – дип, үз чиратында Зилә әллә ясалма, әллә чынлап турсаеп куйды. Егет, уңайсызланып, ояла-ояла гына әтисеннән калган, бик кадерләп кенә йөрткән тальянны кулларына алды. Тузаны булмаса да, өстен сөрткәләде. Кышкы озын кичләрдә, әнисен юксынып эче пошканда, үзенә иптәш булып, аңа яшәргә көч, тормышына ямь өстәгән иптәше – тальян телләре буйлап бармакларын йөгертте.
Тальян гармун белән алар гүя бертуган, тальян да, егет тә тирән итеп тын алдылар да, егет акрын гына уйнап җибәрде. Бүтән кеше булса, Фәйзулла мәңге уйнамас иде, ә Зиләгә каршы килә алмады...
Өйгә кинәт кенә моң белән әллә нинди сихри бер наз килеп керде. Ул яктырып, нурланып китте. Әйтерсең дә, өйгә яз кояшы керде. Гүя шашып-шашып, язгы ташкыннар акты да, болыннар шаулап, гөлләр чәчәк аттылар. Тальян шулай шашып-шашып тилереп, берчә өзгәләнде, берчә яшьлеге үтеп барганга үксеп-үксеп елады. Аннан акрын-акрын гына, таңда искән җилгә шыбырдашкан усак яфраклары арасында таң кошы булып сайрап, җай гына тынып калды. Бер мизгел шулай тын гына торганнан соң, Фәйзулла да, тальян да җиңел тын алып куйдылар. Өй эче тып-тын калды. Белмим, әллә Зиләгә генә шулай тоелды. Фәйзулла шушы көй аша аңа үзенең бөтен язмышын сөйләп бирде. Әллә тальян шулай, өзелеп-өзелеп, үзенең көен Фәйзулла белән Зиләгә ишеттердеме? Зиләнең йөрәге берчә күкрәгенә сыймый тыпырчынды, берчә әллә нинди сагышларга батып сулкылдады. Көй тагын дәвам итсә, Зилә, билләһи, елап җибәрә иде. Кызның күзләре яшь белән тулды. Тамагына килеп төелгән төерне йотып җибәрә алмый торды. Күзләрендәге яшь тәгәрәп төшмәсә ярар иде дип, аны егеткә күрсәтмәскә тырышып, читкә борылып, почмакка эленеп торган бик матур итеп кагылган панноны күзәтте.
Бераз тын утырдылар. Фәйзулла бүтән уйнамады. Зилә бүтән кыстамады. Ул кинәт кенә урыныннан торды да:
– Фәйзулла, сиңа зур рәхмәт. Чәйләр эчереп, танкетканы төзәтеп бирдең. Бик матур уйныйсың икән, бик моңлы көй. Чак елатмадың. Бала чакларым искә төшеп китте. Миңа кайтырга вакыт. Зәкия дә югалткандыр, – дип, урыныннан торды. Фәйзулла да Зилә белән бергә булган минутлары азагына якынлашуын тоеп, моңсуланып калды. Теләр-теләмәс кенә урыныннан торды. Шушы бергә булган минутларны ничек кенә озакка сузарга тырышса да, ул мизгелләр үтеп бара шул инде. Икесе дә сүзсез калдылар.
Зилә туфлиен кулына алды һәм ишек төбендә, чыгаргамы юкмы дип, икеләнеп калды. Фәйзулла да аны озата чыгарга әзерләнеп, утны сүндереп, ишеккә атлады. Зилә дә шул минутта тоткага үрелде. Алар, ирексездән, бер-берсенә бәрелешеп, туктап калдылар. Зиләнең кулыннан танкеткасы төшеп китте, һәм ул аны алырга иелде. Фәйзулла да танкетканы алып бирәм дип иелгән иде, тагын бәрелештеләр. Аннары сүзсез генә икесе дә тураеп бастылар.
“Фәрештәдәй назлы кызны бер кочаклап үпмичә дә озатып куеп булмый бит инде. Кочаклап үпкән өчен кызның кайнар йомшак кулларыннан яңакка берне алу яхшырак булыр”, – дип уйлады егет. Югыйсә, урамга чыккач та, йә Зәкияләр капка төбендә дә үбәргә өлгерер иде. Тик язмыш дигән нәрсә дә бар бит әле ул. Күрәсең, ул ашыктырды.
Ни булса, шул булыр дип, Фәйзулла Зиләне кочаклап күтәреп алды да, шашып-шашып, аның битен, муенын үбәргә кереште. Зилә тәүдә карышыбрак торса да, аннары егетне үзе дә кайнар куллары белән кочаклап алды. Иреннәр үзләреннән-үзләре бер-берсен эзләп таптылар.
Фәйзулла Зиләнең иреннәреннән үбә-үбә:
– Минеке бул. Инде бу өйдән бүтән беркайда да чыгармыйм. Риза бул, җаным, – дип пышылдады.
Зилә үзе дә сизмәстән:
– Мин риза, риза, Фәйзуллам, – дигәч, егет кызны сак кына түр яктагы җыештырылган диванга ипләп кенә китереп салды. Зиләнең тәнен үбә-үбә, җай гына киемнәрен салдырды. “Өшемәсен, җанкисәгем” дип, өстенә җылы юрган япты һәм үзе дә шул юрган астына, Зилә янына кереп чумды. Икесенә дә чиксез рәхәт, бер-берсенең кайнар тәннәрен тою аларны чиксез бәхетле итә иде. Алар икесе дә әлегә кадәр беркайчан да кичермәгән ят хисләргә исерешеп, бәхет һәм мәхәббәт диңгезенә кереп чумды, Зилә генә бөтен ихтыярын җыеп:
– Фәйзулла, алдашмассыңмы? – дип, ниндидер эчке шикләнү белән, үтенеп дигәндәй сорап куйды.
– Билләһи, юк, мин сине бер күрүдән үк үземнеке итеп тойдым, – дип пышылдады егет, һәм алар мәхәббәт хисләре ургылган ләззәт һәм рәхәтлек диңгезенә чумдылар...
III
Иртәгесен алар ир белән хатын булып уяндылар. Ул таңда Фәйзулланың сыерын күрше Җиһан карчык савып, көтүен дә ул куды. Авыл халкы ни арада ишетеп, ни арада барысын да белеп өлгерә, диген. Сәгать уннар тирәсендә юк йомышны бар итеп, күрше апа-җиңгиләр берәм-берәм Фәйзуллага кереп чыктылар. Яшь килен алдында Фәйзуллага кыен булмасын дип, төрле-төрле тәм-том, бавырсак-ләвәшләргә кадәр пешереп алып кергәннәр иде. Каян, ничек өлгерә соң бу авыл хатыннары? Аңламас-сың!
Үзләренә кунакка алып кайткан Зиләнең өйләренә кайтып кунмавына бик уфтанмаса да, төш вакытында Фәйзулла кәләш алып кайткан икән, кәләшнең исеме Зилә икән, дигән сүзләрне ишеткәч, ах итте Зәкия. Ачу-гарьлектән кайда керергә урын таба алмый йөрде. Барып Зиләне бөтен кеше алдында хур итеп әрлисе, битләрен тырнап, чәчләренә ябышып кыйнап ташлыйсы килде.
Тик соң иде шул, соң иде. Эш үткән. Үзе гаепле, кичә Фәйзулланы Зиләгә үзе тоттырып җибәрде ич. Их, эшнең болай булырын белгән булса ялындырмый иде бит ул. Былтыр ук риза буласы булган. Һич югында алдаштырып булса да, үз тирәсендә йөртәсе булган. Ул тинтәккә күп кирәк идемени, бер кочаклап үпкән булса, шул җитә иде бит. Кәҗә бәрәне кебек ияләшеп, арттан да калмаячак иде. Юк инде, юк, хәзер эш үткән. Калган көннәрен дә Зәкия шулай уфтанып үткәрде һәм Зилә белән Фәйзулланы барыбер бергә яшәтмәячәкмен, дип эчтән ант итте. Егет Зәкиянеке генә булачак. Ул уҗым бозавын ничегрәк бөгәр әле, кырыкка төенләр. Шулай итмәсә, исеме Зәкия булмасын. Үзенең кулдан ычкынган бәхетен, бигрәк тә үзен кызганып, әллә ничә тапкыр елап та алды. Ярата идеме соң ул Фәйзулланы? Юк, мөгаен, яратмагандыр, үзе дә белмәде Зәкия. Чөнки ул әле яратуның ни икәнен тик китап-кинолардан гына укып-күреп белде. Үзе чын мәхәббәт утында янмаган, гашыйк булмаган кеше беркайчан да мәхәббәтнең ямен дә, тәмен дә белмәс тә, татымас та. Эчтән янды Зәкия. Тыштан сиздермәде. Көнләшүдән кара көйде.
...Киләсе җомгага Зиләнең әти-әнисеннән фатиха алырга барырга вәгъдәләшеп, Фәйзулла Зиләне ике көннән соң күрше авылга кадәр озатып, автобуска утыртып җибәрде. Тукталышта кеше хәтсез генә булганга, алар бер-берсенең күзләренә генә карап, кул бирешеп кенә саубуллаштылар. Авыл халкы бит кеше алдында кочаклашып саубуллашуны, ничектер, кабул итми. Шәһәрдә яшәгәннәр генә, чап та чоп үбешкән, елашкан, акырынган булалар.
Кире авылга Фәйзулла канатланып дигәндәй кайтты. Киемен дә алыштырып тормыйча, туры эшенә барды. Анда алмаш эш киемнәре бар бит. Көне буен Зиләне уйлап, киләчәк турында хыялланып, эш сәгате үткәнен дә сизмәде.
Кич өенә кайтып керсә, аптырап китте Фәйзулла. Ишеге ачык, өйдән матур итеп кемнеңдер җырлаганы ишетелә. Әллә апасы кайтканмы? Вәт шәп булыр иде. Өйгә йөгерә-атлый килеп керсә, өстәлдә аш пешкән, чәй кайнаган, ә беркем юк. Болай сеңлесе генә шаяртырга мөмкин. Ул кайткан, ахры. Үрелеп түр якка караса, көзге алдында бизәнеп Зәкия басып тора. Зәкия дә аны күреп алды.
– Әйдә, үт, нәрсә аптырап калдың, азгын ир кисәге. Мин сине сынар өчен, Зиләне котыртып җибәрдем. Ә ул? Беренче күргән итәккә ябышып, башын югалтты. Былтыргы сүзләрең кайда, хәчтерүш. Кияүгә чык миңа дип ялынып йөрдең, – дип тезеп алып китте.
Фәйзулла кара көйде, ни әйтергә дә белмәде һәм иң яхшысы дәшми калу дип, дәшмичә Зәкияне тыңлады. Әрләр, әрләр дә чыгып китәр әле бу, дип уйлады. Агуын чәчмәгәч, Зәкия Зәкия буламыни?
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.