

Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай,
Аерылышу көен җырлады,
Тынып калды урман буйлары да, Рамай,
Чишмәләр дә акмый тыңлады.
Китәм инде, иркәм, мин еракка, Рамай,
Сөйгән ярым, синнән аерылып.
Мине сагынганда бер карарсың,
Рамай, Киткән юлларыма каерылып…
Аннан дәвам итмәде Әкълимә, итә алмады, күз яшьләренә буылды, тамагын ниләрдер көйдерде, соңгы берничә көндәге уй-кичерешләренең, борчуларының, эч пошуларының сәбәбе бүгенге шушы вакыйгаларга булганына төшенде. Төшенде дә, ихтыярын җуеп, вакыйгалар төененең чишелешен көтте. Әйе, әлегә бетмәгән, тәмамланмаган, әмма югары тизлектә ачыкланыр юнәлешендә хәрәкәт итә бу хәл… Әкълимә, тәмам гаҗиз булып, сулкылдый-сулкылдый, беренче очраган эскәмиягә чүгәләде. Бөтен тәне калтырый, йөрәге күкрәген ертып чыгып бара. Чүгәләде дә, күзләрен йомып, башын иде – нәрсә булса да булыр, ул бөтенесенә дә әзер…
Тирә-юнь тып-тын. Шәһәр йоклый. Шәһәрдә генә түгел, бөтен Жир шарында бер тере җан иясе юк сыман. Әлбәттә, алай түгел, сирәк-мирәк җиңел машина үтеп китә, кайдадыр сөйләшкән, хәтта көлешкән тавышлар ишетелә, ишек ябыла, эт өреп куя, песи чиный, ниндидер кош тавыш бирә. Тормыш бара, ләкин Әкълимә боларның берсен дә ишетми, күрми, колагы саңгырау, күзләре сукыр, аның бөтен уе, игътибары әлеге эттә, җыр таләп иткән әнә ул тавышта.
Байтак шулай утыргач, шушы колак чыңлаткыч тынлыкны ярып, ерактан кемнеңдер килгәне ишетелгәндәй булды. Минем кебек берәрсе соңлап кайтып барадыр, дип уйлады Әкълимә һәм аны үзен коткаручы сыманрак күреп көтте. Шулай да күзләрен ачарга, башын күтәрергә һаман базмады. Аяк тавышы акрынлап якынайды, ачыграк ишетелде. Әмма күпмедер вакыттан ул тынды, әйтерсең лә килүче асфальттан түгел, елга буендагы ком өстеннән бара башлады һәм аяк тавышы бераздан бөтенләй ишетелмәс булды. Әкълимә, аптырап, күзләрен ачты, әкрен генә башын күтәрде һәм… баягы эт урынында ирен, дөресрәге, күптән аерылышкан, ишетүенчә, икенче шәһәрдә сукбай булып йөргән, шуннан кайдадыр үлеп калган ирен күрде!
– Харис?!
– Әйе, мин, Әкълимә.
– Бәй, син бармыни дөньяда?
– Бар, яныңда утырам бит.
– Ә мин, үлгәнсең, дип ишеткән идем.
Әкълимә елаудан туктады, тагы саташаммы, күзенә күренәме, дигән сыман, бер иренә карады, бер теге этне эзләде.
– Ә эт кайда булды?
– Нинди эт? Монда бернинди дә эт юк. Төнлә алар нишләп йөрсен? – Харис сорауга сорау белән җавап бирде.
– Йөреде шул. Ияреп килде. Куам, китми, куам, китми. Житмәсә, әллә шул эт, абау, җырларга куша.
– Жырладыңмы соң?
– Жырламыйча. Ә син кайдан килеп чыктың? Шул эт син булгансыңдыр әле? Булмагач, нигә эскәмиягә утырмыйсың?
Харис торды, эскәмиянең икенче башына килде, озын плащының төймәләрен ычкындырып, күлмәк изүен ачты, киң кырлы эшләпәсен кулына алып, эскәмиягә утырды, аннан, ашыкмый гына, тәмәке кабызды, кабызгач, нык итеп суырып эчкә алды да, төтенен бөркетеп, читкә өрде.
– Йә, сау гынасыңмы? Ничек яшисең?
Әкълимәнең гаҗәпләнүе! Вәт могҗиза вәт әкият, Мәүсиләгә сөйләсә, тап шулай диячәк: әкиятеңне, сөйләмә, ахирәт, ышанмыйм. Әкълимә үзе дә ышанмый. Мөгаен, күзенә күренәдер, саташадыр, төш күрәдер, чөнки болай булуы мөмкин түгел.
– Нишләп алай хәл белешергә булдың? Ничәмә еллар күзгә-башка күренмә дә, бүген килеп…
– Син куганнан бирле, мосафир мин. Юлым бу якларга төште дә яшьлегем үткән урамнардан йөрисем килде.
– Куганнан бирле, дисең. Кумадым мин сине, үзең чыгып киттең бит.
– Әллә кайчангы вакыйгаларны бүген төрлечә борырга мөмкин, ләкин чыгып китүемә син дә гаепле, Әкълимә.
– Бу турыда озак уйладыңмы? Булгандыр, дәү әнием әйтмешли, гаиләдәге низагта ике як та гаепле була, чөнки кеше япа-ялгызы тавышлана алмый. Әмма төп сәбәп синең эчүең булды. Түзәр хәлем калмаган иде бит. Дөресен әйткәндә, ул вакыйгаларга бүген икенчерәк күзлектән карыйм. Яшь чакта, акыл юк…
– Үкенәсеңме?
– Әллә…
Сүзсез калдылар. Харис тәмәкесен суырды, Әкълимә ниндидер кызыксыну белән элекке ирен ныклап төсмерләргә, танырга тырышты. Шул ук какча йөз, очлары салпы куе кара мыек, калын иреннәр, ә менә чәчләре сирәкләнгән сыман – элекке тар маңгае ачыла, киңәя төшкән, колаклары тырпаеп калган. Гаҗәп: еллар аңа, гомумән, кагылмаган-тимәгән дә кебек.
– Мин якында яшим. Керәсеңме? Ничек көн итүемне күрерсең.
– Юк, рәхмәт. Песиең дә бармы?
– Бар. Песи ни, минем бердәнбер иптәш.
– Песиләрне яратмыйм. Күрсәм, чәчем үрә тора. Шушында гына утырыйк.
– Нишләп алай? Кош-кортны, хайваннарны бик үз итә торган идең бит.
Харис бу юлы да сорауны колагына элмәде, сүзне икенчегә борды:
– Әйткәнемчә, яшьлек эзләрен күреп китим әле, дидем. Кайчандыр бәхетле булган җиргә кире барырга ярамый, дисәләр дә килдем менә.
– Кайчандыр… бәхетле идеңмени?
– Булганмындыр. Соңыннан гына аңладым.
– Кызык…
– Алдамыйм: сине ярата идем мин. Менә шуны аңлат миңа: ике яшь кеше бер-берсен ярата, бергә яшәү өчен өйләнешәләр, тик ун ел да тора алмый, диңгездәге кораблар сыман, икесе ике якка китә. Сәбәбе нидә?
– Син, кем гаепле, дип сорамакчы идеңме?
– Әйе.
– Сәбәпләре күптер инде. Һәр гаиләдә үзенчә. Менә син миңа, эчтең, дисең. Кемдер сугыша, тукмый, кемдер эшләми, акча таба алмый, кемдер… Гамәлдә, тормыш үзе гаепле. Анда мәхәббәткә, бәхеткә урын бик аз бүленгән. Хөкүмәтнең бюджетында саулык саклауга яки мәгарифкә бүленгән кебек берничә процент. Бергә яшәү өчен гаилә коралар, дисең, ул да үзенә күрә сынау бит яшьләр өчен. Бәхетле булу өчен генә түгел, ә нәсел дәвам итү өчен өйләнешәләр. Инстинкт. Ә ул боерык югарыдан, Аллаһы Тәгаләдән килә.
– Ә мәхәббәт?
– Яшь чакта еш кына үзебез уйлап чыгарган хыялны мәхәббәт дип атыйбыз, шуңа хыялыйларча ышанабыз. Ай яктысында үбешү – бер эш, романтика, андый мәлләрдә син алдыңда тик матур чәчкәне генә күрәсең, баксаң, ул бик үк матур түгел, ис-тәме дә алай ук илһамландырмый… Сүз уңаенда, Харрас кайда, ни хәлдә?
– Исенә төште берәүнең. Турысын әйтимме, әллә эндәшми калыйммы?
– Турысын әйт. Үлде мәллә?
– Юк, исән… Тик төрмәдә утыра.
– Аб-ба. Ни өчен?
– Техникумда укуын ташлады, эшкә урнашты, эчәргә сабышты, наркоманга әйләнде. Ниндидер банда белән бәйләнде. Машина урлап, Казахстанга чыгарып сату белән шөгыльләнгәннәр. Тотылды. Утыртып куйдылар. Син нәсел дәвам итү дисең… Төрмәдән кем булып чыга, өйләнәме, юкмы…
– Ә син нәрсә карадың? Башкаларның балаларын тәрбияләдең, үзеңнекен күрмәдең инде?
– Нәрсә карадың… Әпәт мин. Әйтүе ансат. Малай кешенең әтисе булырга тиеш, аңладыңмы? Әни аны ялгызы тәрбияли алмый, кулыннан килми. Малай әтисез терәксез үсә, терәксез булгач, аны тегеләй дә бөгәләр, болай да. Нәтиҗә билгеле.
– Да-а.
Янә тындылар. Тирә-якта колак яргыч тынлык. Каршыдагы биш катлы йортта соңгы тәрәзәдә дә ут сүнде. Еракта эт өрде. Моны ишеткәч, Харис ничектер тынычсызланып, артына борылып карап куйды. Мәдәният сарае ягыннан сөйләшкәннәре, кайсыныңдыр көлгәне ишетелде, берничә машина яктысы төнге караңгылыкны ертып үтте һәм янә тынлык. Банкеттан чыктылар, никадәр озак утырганнар, дип уйлады Әкълимә, гаҗәпләнеп.
– Безгә бергә яшәргә нәрсә комачаулады соң? Шушы хакта еш кына уйлаганым бар. Зурдан купканда, эчүеңнән башка, барыбер дә сәбәбен таба алмыйм. Бая әйткәнчә, хыял дөньясында яшәргә дә булыр иде бит.
– Безнең мәхәббәт көймәсе көнкүреш проблемалары белән фәкыйрьлеккә бәрелеп ишелде. Димәк, ныклы, ышанычлы булмаган. Вак-төяккә дә игътибар итә торган идең бит. Мин – әнинең бердәнбер баласы, бернәрсәгә дә мохтаҗлыгым булмады, таза, караулы үстем. Ә син… Ә син ярлы гаиләдән. Без ничек яшәдек? Фатир – иске-москы әйберләр склады. Җыештырылмаган, юылмаган, пычрак, тузан. Социаль статусың шулай түбән булгач, син бит, киресенчә, булганны саклап, булмаганны булдырырга тырышып яшәргә тиеш идең. Юк. Дөнья көтүгә дә, башкасына да зәвыгың юк… Эчмәс җиреңнән эчәрсең.
– Ә сиңа икенче әни кирәк иде, шулаймы? Өй эшләрен башкаручы. Мин дә бит эшләдем, арып кайта торган идем. Кайтам да кухняда бөтереләм. Ә син кайтасың да, гәзит тотып, хоп диванга. Гомереңдә, ичмасам, бер ярдәм иттеңме? Житмәсә, бетмәс туган-тумачаң, авылдан килеп, теңкәгә тия торган иде. Истә әле. Киләләр дә эчәләр, чиста түшәккә салам, алар киткәч, атна буе артларыннан чистартам. Ә син, пычрак, тузан, юылмаган, дисең, әйтерсең лә чучка фермасында көн иткәнсең, бахыр. Миннән киткәч, хан сараенда яшәдеңме әллә? Ишетүемчә, үзең әйтмешли, социаль статусың бигрәк тә түбәнәеп, сукбай рәвешендә йөргәнсең түгелме?
– Ярый, кызма. Хәзер аларны искә төшерүдән ни файда? Үткәннәргә – салават, дигән, ди, бер шагыйрь. Элекке холкыңны ташламагансың икән – базар бичәсе идең, һаман шулай.
– Әйтер идем инде… – Әкълимә сүз таба алмый тотлыкты, ярсуыннан калтырана ук башлады, фонарь яктысында битенә агып төшкән күз яшьләре ялтырап китте.
– Беләсеңме, ир кеше хатынының кимсетүеннән хәмергә үрелә. Аны фәкыйрьлек һәм хатыны кимсетә. Хатынга бай һәм үгез кебек таза ир кирәк. Шулай булмаса, аңа, тегеләрнең тегесе бар, боларның монысы бар, ә синең бернәрсәң дә юк, син бернәрсәгә дә ярамыйсың дигән гауга чыгуын көт тә тор. Көн дә диярлек кабатланган шушы сүздән соң мескен ир нишләргә тиеш? Онытылганчы эчә башларга!
– Үзеңнең тәҗрибәңнән чыгып сөйлисеңме боларны? Димәк, бөтенесенә дә хатын-кыз гаепле? Эчкече, юньсез, дурак ирне хатын түбәнсетә булып чыга, шулаймы?
– Шулай. Тик хатын белән ир арасындагы килешмәүчәнлек бүген генә башланмаган, ул әллә кайчаннан килә. Ул Адәм белән Һавадан килә. Адәм ауга киткән, әмма бернәрсә дә таба алмый, буш кул белән кайткан. Ә Һава: «Ах, син, булдыксыз, бернәрсә дә тота алмагансың, мин балаларга нәрсә ашатам, алар ач утыра», – дип каршылаган. «Кычкырма, мамонтка берүзем ничек каршы барыйм? Бүген беркем дә ауга чыкмаган», – дигән Адәм. «Чыкмагандыр, чөнки аларның ризыклары бар, әзерләгәннәр, ә син, булдыксыз, өйдә утырасың. Аллаһы Тәгалә сине ир иткәнче, мине ир итсә яхшырак булыр иде. Синең ише аудан, валлаһи, буш кайтмас идем». «Алайса, үзең бар. Берәр нәрсә тота алырсыңмы икән? Куяннан да куркып качарсың әле. Үзең гаепле, син исәр аркасында шушындый тормышта яшибез, син исәр аркасында Аллаһы Тәгалә безне оҗмахтан куып җибәрде». Адәм белән Һава көн иткән куышта бер генә нәрсә булмаган – көнләшү. Чөнки Һавадан башка Җир йөзендә әлегә башка хатын булмаган.
– Аның каравы ул Һавалар синең байтак иде.
– Әйе, монах түгел идем. Монда синең дә гаеп бар. Ләкин сүз ул турыда бармый, мин хатын белән ир арасындагы килешмәүчәнлек кайчаннан бирле килүе хакында сөйлим, шуны аңлатырга тырышам, ә син вак нәрсәләргә төшәсең дә китәсең.
– Шулай инде, базар бичәсеннән нинди фикер ишетергә уйлыйсың. Дөресен әйткәндә, үзеңнең холкыңны, килеп чыкмаган тормышыңны аклар өчен корылган фәлсәфә. Элек син укымышлылыгың белән дә, акылың белән дә әллә ни ерак китмәгән идең. Ә бүген нинди ерак сүз сөйләп утырасың. Кайсы китаптан алгансыңдыр бу фикерләрне? Хәер, фикер дә юк инде сөйләгәнеңдә. Так себе, сүз боткасы.
– Мин элек тә шулай идем, тормышка фәлсәфи карый идем, тик син мине беркайчан да тыңламадың, тыңларга да теләмәдең. Үзеңнең заочный белемең белән миннән өстә торам дип уйладың, сүз башласам, йә кухняга чыгып китәсең, йә телефонга барып ябыша торган идең. Ә үзе укытучы…
– Һаман мин гаепле. Ирләр сволочь, ә хатын-кыз гаепле. Гаҗәп!
– Хатын-кыз – хатын-кыз булырга тиеш. Игътибарлы, кешелекле. Акыллы хатын иренең мутлыкларын гафу итә яки күрмәмешкә салыша, чөнки аның ир икәнен аңлый. Аллаһы Тәгалә ирне хатын-кызны яратучы, акыллы кешеләр әйтмешли, полигамный итеп яраткан. Табигатенә, канына, геннарына салынган нәрсәне, этне чылбырга бәйләп тоткан кебек, өйдә, өйдәге хатынга бәйләп куеп тотып булмый.
– Очратмасам, күпме нәрсәне белмәгән булыр идем.
– Әйе, сиңа укырга да укырга, тормышны өйрәнергә, нәтиҗәләр ясарга кирәк шул әле.
Кинәт һәркайсы үз уена чумды. Якында гына янә эт өрде. Харис, сискәнеп, тирә-ягына каранды.
– Соңгы вакытта сукбай этләр күбәеп китте, – диде Әкълимә һәм бераз эндәшми торганнан соң сүзен дәвам итте. – Әйе, синең белән очрашып, үземнең начар икәнемне белдем, аерылышуыбызга да мин генә гаепле икән, синең сукбай булып йөрүеңә дә…
– Гафу ит, мин анысын әйтмәдем.
– Җир йөзендә мәхәббәт юк, мәхәббәт турында хыял гына бар. Җыештырылмаган фатир, шакшы түшәк, чүп-тузан. Нинди караңгы күңелле кеше син, Харис.
– Мәхәббәт юк, димәдем, һәркем үз хыялында йөрткән уй-теләк, газап – әнә шул мәхәббәт инде ул, дидем. Тик, шигъри талант яки җырчы сәләте сыман, ул да – бик кирәк халәт, ул да бик сирәкләргә бирелә. Бирелгәне дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан. Ә башкалары чын түгел, уен гына. Хәер, ул да төрлечә булуы ихтимал. Кайсыбер кешегә, мәсәлән яшь егеткә, ул авыру, чир сыман килүе бар. Әгәр яраткан кызы моның мәхәббәтен кире какса, ул, мәҗнүн, йә акылыннан яза, йә үз-үзенә кул сала. Тарихта, әдәбиятта моңа мисаллар бихисап. Ә менә чын мәхәббәт гомерлек: ике кеше, ике индивидум бер-берсенә туры килә дә куя, әйтерсең лә бербөтеннең ике яртысы. Рухлары, уйлары, омтылышлары, теләкләре, хыяллары, холык-фигыльләре, хәтта тәннәре, эчләре белән бербөтен.
– Без, әлбәттә, бербөтен булып яши алмадык?
– Зурдан купканда, яши алмадык. Синең ваклыкларың, көндәлек талауларың булмаса, бәлки, яшәр дә идек. Әнә шулар мине арытты, ялкытты, тормышка кул селтәргә, эчүчелеккә бирелергә мәҗбүр итте. Ныклап эчә башлагач киттем, ә син, китмә, димәдең, дөресрәге, кудың.
Әкълимәгә Харис кинәт жәл булып китте. Хатын-кызлыгын итеп, ул элекке ирен үчектерергә, җанына тияргә, аерылышуларына тик аны гына гаепләргә тырышса да, дәү әнисе әйтмешли, бозылышуларында, төптән уйлап карасаң, ул да гаепле бит. Бәлки, чынлап та, аңлый алмагандыр, аңларга теләмәгәндер, түземлеге җитмәгәндер, Мәүсиләнең иркен һәм ирекле яшәвенә кызыккандыр. Көнләшеп тә җелегенә төшә торган иде, җитмәсә. Кешедән бөтенесен дә таләп итәргә ярамыйдыр, һәр якка оста бәндә юк. Ә Харис бит кирәк чагында ашарга да пешерде, керен дә юды, Харрасны да карады, эш хакын да алып кайтты. Эчте дигән булып… Аны сукбайлыкта гаепли, ә үзе кем? Шул ук сукбай түгелмени? Урамда йөрүен йөрмәде, ризыкка тилмермәде, өсте бөтен булды, эшләде, әмма сукбай. Сукбай «бер» сүзеннән килеп чыккан, ягъни сыңар, ялгыз, бөтен түгел. Әкълимә дә ялгыз, бөтеннең яртысы, димәк, сукбай…
Әкълимәнең күңеле тулды, үкенечле уйлары аңын томалады, күзләренә яшьләр төелде, һәм ул үзен үзе онытып, әллә гафу үтенергә теләгәндәй, әллә яшьлек тойгыларына бирелеп торды да, бер-ике адым атлап, кулын Хариска карап сузды. Элекке ире аның бу кыланмышына башта ничектер сагаеп карады, аннан башын артка тартты. Әкълимә, кулын сузып, һаман үзенә якынайганын шәйләгәч, бар гәүдәсе белән артка борылды да эт ырылдаган тавыш чыгарды. Әкълимә җәһәт кенә кулын тартып алды, шып туктады.
– Бәй, Харис, нишләвең бу? – диде, шуннан тын гына өстәп куйды. – Хәер, син… – калганын әйтеп бетермәде, артка чигенде дә эскәмия очына лып утырды.
Харис, кабаланып, күлмәк изүен эләктерде, озын плащының төймәләрен каптырды, тезендәге эшләпәсен башына киде, аннан сәгатенә карады.
Әкълимә башын иде. Әйе, үз-үзен тота алмады, хискә бирелде, Харис дип уйлады һәм алданды. Кулын сузган иде, әнә ничек ырылдап җибәрде.
Бераздан эскәмиянең теге очында ниндидер кыштырдау ишетелде, аннан аяк тавышлары колагына чалынды, һәм ул тавыш, әкренәя барып, бөтенләй тынды, әйтерсең лә асфальттан төшеп, җирдән атлап киттеләр. Әкълимә, коты алынып, җай гына сынын турайтты, башын күтәрде, эскәмиянең икенче очына карады… анда Харис юк, ә сукбай эт утыра! Чак егылып төшмәде Әкълимә эскәмиядән. Бәй, чынлап та, Харис аның янында булмады түгелме соң? Димәк, бөтенесе дә ялган, рәшә, күз алдына килү генә булган, ул саташкан! Димәк, бөтен сөйләшү, бер-берсенә гаеп ташлау, аңларга, аңлатырга тырышу – шулай ук рәшә. Бу сукбай эт башта ничек килеп утырган, шулай, Әкълимә үзалдына сөйләшкән вакытта, бөтенләй урыныннан кузгалмаган булып чыга. Ә ул, исәр, барысын да сөйләп бирде, болай икәнен башына да китермәде…
Шушыларны уйлагач, гыйбрәтле могҗизаның серен ачкандай булгач, Әкълимәгә ниндидер тынычлану килде, чын тормышка кире кайтты, сумкасын иңбашына асты, торды һәм эткә янә бер карап, кайту ягына атлап китте. Хәзер ул эттән бөтенләй курыкмый, ташланмасын белә… Байтак баргач, Әкълимә артына борылды – кызыксынучанлыгы җиңде – эт артыннан килми, эскәмия янында да юк, ә җай гына атлап, кирегә «Горняк» ягына китеп бара иде. Нәрсәдәндер курыккандай, вакыт-вакыт тирә-ягына карангалап атлый. Урам чатына җиткәч, кайсы якка борылырга белмәгән сыман, беразга туктап торды, аннан, койрыгын салындырып, караңгылыкка кереп югалды…
Мөнир ВАФИН фотосы.