

(Дәвамы.)
Их, Фәйзулла, Фәйзулла. Әгәр белгән булса иде дә бит. Зилә үзе кыюсыз гына әйтеп куйды:
– Ичмасам, күтәреп торгыз инде, болай урам уртасында яту килешмәс.
Фәйзулла кызны ипләп кенә кулларыннан тотып күтәрде. Зилә һаман:
– Аягым да каймыкты ахры, басып та булмый, – дип, егетнең кулбашына бөтенләй сарылды. Фәйзулланың кызларны кочаклау түгел, болай якын итеп басып торганы да булмаганлыктан, калтыранып ук китте. Шулай да, бөтен ихтыярын җыеп, кызның биленнән уң кулы белән кочакларга мәҗбүр булды. Нишләргә белми тирә-ягына каранды һәм күрше Риф абыйларының капка төбендәге утыргычны исенә төшереп:
– Әйдәгез, Зилә, менә монда урындык бар, утырып торыгыз. Мин хәзер сезнең танкеткагызны төзәтеп алып киләм, – дигәч, Зилә егеткә тагын да ныграк сарылып, аны тагын да ныграк кочаклап:
– Юк, юк,төнлә куркам мин. Чит авылда нәрсә эшләп утырам, ди. Әллә мине ташлап качар идеңме? Өегез якын дисең бит. Егет булсаң, күтәреп алып бар, – дигәч, Фәйзулла шатланып риза булды. “Ә” дигәнче Зиләне, яшь балаларны күтәргән кебек, күтәреп алды. Зилә алай бик авыр түгел икән, җип-җиңел. Үз гомерендә беренче тапкыр кызлар күтәргәнгә һәм кызның аны муеныннан кочаклаганына дулкынланып, тез буыннары калтыраса да, Зиләне генә күтәреп йөртерлек хәле бар әле, бар Фәйзулланың. Егет нык басып, алга атлады. Зилә дә моны сизде. Болай бик гәүдәле булмаса да, егетнең мускуллары уйнап, көч-куәт бөркелеп тора. Фәйзулла да кыздан ниндидер серле наз сибелүен, ниндидер тәмле сихри, үзенә генә тартып торган һәм кызларга гына хас булган бер хуш искә исерде. Егет бу сихри исне көннәр буе иснәп, исереп йөрергә дә әзер иде шушы минутта. Ул Зиләнең нәфис гәүдәсен гомере буе күтәреп йөрергә дә риза иде.
Зилә дә Фәйзулланың яңагына яңагын куеп, егетнең битен, иреннәрен менә үбәм, менә үбәм дип бара. Ни гаҗәп, нәкъ менә шушы минутта егет тә нәкъ шундый уйлар уйлап, әмма кызны гына ачуландырудан куркып кына, тыелып барды.
Әй, дөнья! Шушы минутларда Фәйзулла күңеле белән үзен оҗмахта итеп хис итте. Гүя ул авыл урамы буйлап Зиләне күтәреп бармый, алар икәүләп яратышып кочаклашканнар да, зәңгәр күкләрдәге болытлардан болытларга сикереп йөзәләр. Егет бер кулы белән Зиләнең биленнән кочкан, икенче кулы белән кызның тездән өстәрәк ботларыннан кочаклап, күкрәгенә кысып күтәргән. Күкрәге, беләкләре белән Зиләнең тыгыз тәнен, ботларын тою Фәйзуллага ниндидер бер, әлегә кадәр һич тә таныш булмаган, исерткеч сихри дәрт, ләззәт биреп, аның йөрәген, күңеленең иң нечкә кылларын кытыклады. Кызның чәчләре егетнең битенә, муенына бәрелеп, хуш ис таратты һәм аңа ниндидер көч-куәт биреп, тагын да әллә нинди хыялый уйларга батырды. Фәйзулла кызның җәйге юка күлмәге аша бөтен тәнен, эчке киемнәренең һәрбер җәенә кадәр тоеп барды. Зиләнең тыгыз күкрәге егетнең күкрәгенә тиеп, Фәйзулланы бөтенләй тилертер хәлгә җиткерде.
Шунысы үкенечле: өйләренә бик тиз килеп җиттеләр. Егет белән кыз үзләренең шушы хисләренә шулкадәр исергәннәр иде ки, алар күрше капка төбендә утырган үсмер яшьләрне дә шәйләмәделәр. Ә бу инде иртәгә авылга яшен тизлеге белән таралачак сүз-гайбәтнең башы булачак. Анысы көн кебек ачык.
Әлегә Фәйзулла Зиләне кулыннан төшерми генә үрелеп, җил капканы ачты. Шулай ук ишеккә элдереп кенә куйган йозакны ачып, кызны өйләренә кадәр күтәреп алып керде. Шунда гына Зилә аңына килеп, егетнең кочагыннан шуып төште.
– Син нәрсә, кызлар күтәрдем дигәч тә, өйдәгеләрең нәрсә әйтер? Әниең килеп чыкса, йә әтиең, – дип пышылдады, Зилә өйнең бикле торганын, өйдә алардан башка беркем дә булмавын шәйләрлек хәлдә түгел иде шул. Фәйзулла үрелеп ут кабызды. Барып тәрәзә пәрдәләрен тартып ябып куйды да, Зиләгә карап:
– Курыкма. Әйдә беркем юк, үзем генә. Үзем – баш, үзем – түш, дигәндәй, – дип елмаеп куйды. Әллә Зиләне кочаклап күтәреп йөрү, әллә үз өенең стеналары Фәйзуллага кыюлык бирде. Ул Зиләне күптән күрмәгән танышы кебек күреп, кыз белән бетен серләрен, уй-хыялларын бүлешергә әзер иде.
– Рәхим итеп утырып торыгыз, мин хәзер, – дип, Зиләгә урындык тәкъдим итте. Үзе өстәлдәге электр самавырына су өстәп, аны кайнарга утыртты. Йөгереп дигәндәй, чоланнан ир-ат кирәк-ярагы, төрле эш кораллары салынган бер зур гына тартма алып керде. Зиләнең үкчәсе купкан танкеткасын бик зиннәтле әйбер кебек, сак кына төзәтергә кереште. Ә Зилә өй эче белән танышып, стенадагы рамга тезгән төрле фоторәсемнәрне карарга кереште. Фәйзуллага җайлап кына сораулар яудыра башлады:
– Өйдәгеләрең кайда?
Ә егет, Зиләнең танкеткасын бик сак кына төзәтә-төзәтә, инде күптәнге танышы булып тоелган кыз белән сөйләште. Ул әле Зиләне кочаклап күтәреп, үзләренә алып кайта алуына куанып, шатлану хисләреннән арынып бетә алмыйча җавап бирде:
– Әнием бер елдан артык инде гүр иясе булды. Әтием мин бәләкәй чакта ук үлде. Апа кияүдә. Сеңелкәш апалар торган авылда укытып йөри. Ә мин менә берүзем дөнья көтәм, – дип җай гына сөйләп китте.
Зиләне иң нык хәйран калдырганы – өйдәге чисталык, пөхтәлек һәм һәр нәрсәнең үз урынында булуы иде. Табак-савытлар да, чынаяк-чәйнекләр дә бик чиста, стенада эленеп торган шкафта ялтырап тезелешеп утыралар. Әйдә һәр нәрсә җыештырылган, бар тарафта тәртип. Зилә, ирексездән, идәнгә карап куйды. Анда да эчке бүлмәгә кадәр тар гына идән паласы җәелгән. Аптыравына түзә алмыйча, Зилә урындыгыннан торып:
– Түр ягыгызга да күз салырга мөмкинме? – дип сорады. Фәйзулла эш белән мавыгып, Зиләнең аягы авыртмаганын да, аның аз гына да чатанламаганын да абайламады. Зилә үзе дә чатанларга кирәген онытып, түр якның ишеген ачты. Бүлмә караңгы иде. Кыз электр кабызгычы шушы тирәдә булырга тиешлеген чамалап, үрелеп ишек янында стенадан кабызгычны капшап тапты. Бу йортка, әйтерсең дә, элек тә кергәне бар кеше кебек, утны кабызды.
Түр як та шулай ук матур итеп җыештырылган, тик авыл өйләренә генә хас бер пөхтәлек иде монда. Стеналарда төрле-төрле чиккән рәсемнәр. Түрдә, ике тәрәзә уртасында, зур көзге эленеп тора. Ничек кенә таза, пөхтә булмасын, түр яктан ниндидер бер суык бушлык сизелә. Моны Зилә хатын-кызлар сиземләве белән сизде. Утны сүндереп, ал якка чыкты. Ул арада самавыр да менә кайныйм, менә кайныйм дип, тавышын акрынайтты. Зилә ниндидер бик матур көй көйли-көйли, табак-савыт шкафыннан ике пар чынаяк, калак һәм башка кирәк-яракны өстәлгә әзерли башлады. Фәйзулла исә күз кырые белән генә Зиләне күзәтте.
Эх, шушы чибәр белән гомер буе шушылай яшәп, тормыш көтсәң икән, – дип, эчтән генә уйлап куйды. Зиләнең килешле буй-сынын күзе белән тагын бер йотардай булып капшап куйды. Табын әзер булуга, самавыр да кайнап чыкты. Фәйзулла да:
Танкеткаң әзер, тик әзрәк җилеме генә кипсен. Хәзер танкеткаң белән “Әпипә”гә биетергә дә мөмкин, – дип, кызның танкеткасын чүпрәк белән сөрткәләп, өстәл өстенә үк китереп куйды. Аптыраган Зилә:
– Кит, җүләр, аяк киеменең урыны ишек төбендә булырга тиеш, – дип, танкеткасын ишек төбенә илтеп куйды. Ә Фәйзулла:
– Юк, юк, бу танкетка түрдә – иң хөрмәтле урында торачак. Бу аяк киеменә мең рәхмәт. Эл дә үкчәсе купкан. Шулай булмаса, мин кайчан сине кочаклап күтәреп йөртер идем дә, синең белән кайчан кара-каршы утырып чәй эчәр идем? – дип елмаеп куйды. Егет чоланнан каймак, бүтән төрле тәм-томнар алып керде. Алар шулай сөйләшеп, юк-бардан көлешә- келешә, чәй эчтеләр. Тәүдә Фәйзулла кунак кызына үзе чәй ясап, үзе ясаган җиләк кайнатмасы белән чәй эчерергә уйлаган иде дә, Зилә каршы килеп:
– Юк, юк, үзем генә сыйлыйм, – дип, чәйне үзе ясарга тотынды. Озаклап шулай чәй эчтеләр...
Мәхәббәт дигәннәре шушы була микәнни? Нинди татлы, нинди җилкендерә торган бер сихри тойгы икән. Зиләнең дә бу өйне калдырып чыгып китәсе килмәде. Беренче карашка бик үк һуш китәрлек булып тоемаса да, әмма ачылып китсә, Фәйзулладан да ачык йөзле, эчкерсез, беркатлы егет күргәне булмады Зиләнең. Әллә шуңа, әллә инде шул мәхәббәт дигәннәреннән дә, кызның егет янында озак-озак буласы килде. Фәйзуллага килсәк, ул бөтенләй ачылып китте. Төрле кызык хәлләр сөйләп, Зиләне көлдерде. Челтерәп аккан чишмә тавышыдай тавышын сандугачлар сайравына тиңләп, егет аны ләззәтләнеп тыңлады. Күптән туйган булса да, кыз ясаган чәйләрне эчә торды. Ул шулай итеп Зилә белән бергә булган минутларны озаккарак сузарга тырышты.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.