

Соңгы көннәрдә күңеле тынычсызланып торганга, сөйләшсәм-аралашсам әзрәк басылмасмы дип, Әкълимә эшеннән соң туры ахирәте Мәүсиләгә барган иде, өйдә булып чыкмады. Алдан хәбәр итешмәгәч, кешене өйдә тоту кыен инде. Һәркемнең үз мәшәкате, йомыш-юлы…
Үз-үзен битәрләп кайтып килешли, бер төркем халыкның Мәдәният сараена таба борылганына игътибар итте. Болар кая бара? Хәер, «Горняк»ка борылалар, мөгаен, концерт-мазар килгәндер. Берәр танылган җырчы чыгыш ясыйдыр, бүген шимбә ләбаса. Әкълимәнең андый чараларда күптән булганы юк. Һич вакыт таба алмый – мәктәптәге эше үтә дә мәшәкатьле шул.
Адымнарын әкеренәйтә төшеп, Мәдәният йорты алдындагы мәйданчыкка җиткән иде, кемдер кычкырып җибәрде:
– Әкълимә, тукта әле!
Бәй, үзенә эндәшәләр түгелме соң? Тавышы таныш та сыман. Мәүсилә дисәң? Ул монда нишләп йөрсен тагын? Алай дисәң, төрле концерт-фәләнгә, кичәләргә йөрергә һәвәс инде болай. Өйдә юк, димәк, шушында киткән булып чыга. Мин шунда җыенам, син бармыйсыңмы, дип шалтыратмады да бит, ичмасам…
– Ахирәт, син әллә миннән киләсең инде? – Мәүсилә, Мәдәният сараеның баскычларыннан йөгерә-атлый төшеп, Әкълимә янына килеп тә җитте.
– Синнән киләм шул, өең бикле. Ә кем белгән мондалыгыңны? Син бит әйтеп йөрмисең.
– Ашыгыч йомыш-фәлән юктыр бит?
– Юк, сиңа йомыш булса гына барыргамыни? Соңгы көннәрдә нигәдер эч пошып тора. Серләшеп алсам, дигән идем.
– Әйдә, как рас бушанырсың да, кәефең дә күтәрелер, Әкълим. – Мәүсилә, кәефле чагында, ә бүген күренеп тора: ул ифрат шат, Әкълимә исеменең соңгы хәрефен әйтми һәм шул холыгыннан үзенә ямь таба. – Әйдә, керик. Хәзер банкет башлана.
– Нинди банкет?
– Иван Ивановичның. Безнең идарә начальнигы. Иллесе булды бит.
– Бәй, мин ни, чакырылган кунак түгел, ничек керим? Синең ул начальнигыңны күргәнем дә юк. Куып чыгарса? Ояты ни тора?
– Кумас. Усал булса да, вак кеше түгел ул. Якын ахирәтем диярмен, вдруг кызыксына башласа. Син – минем кунак, бетте-китте.
– Юк, Мәүсилә, килешмәс, кеше ашына төшкән таракан кебек буласым килми. Минем холыкны беләсең.
– Син гел шулай принципиаль булдың инде, Мәүсилә Әкълимәнең кулыннан тотып алды, әйтерсең лә качып китүеннән курка. – Дөнья син уйлаганнан күпкә гадирәк ул, катлауландырма, форсаттан файдаланып кал. Хәзер кайтасың да ятасың инде барыбер яки телевизорыңа кадаласың.
– Шулай инде, кич җитте…
Мәүсилә белән сүз көрәштермә, көрәштерсәң, өскә чыгарыңа өмет итмә, әллә нинди дәлилләр, мисаллар китереп, стенага терәтеп куячак. Шуңа да Әкълимә аның белән аннан соң да бәхәсләшүне кирәк тапмады, әнисенә ябышып йөргән бала шикелле, ахирәтенең артыннан атларга мәҗбүр булды… Өенә кайтса да, Мәүсилә әйтмешли, әлеге эч пошуыннан арына алмаячак барыбер – диванына ятса да, телевизорына текәлсә дә, башында төрле уй буталачак.
Болар тышкы ишектән кергәндә, халык Мәдәният сарае кафесына җыела башлаган иде. Әкълимә уңайсызланды, ятсынды, барысы да аңа бу кем, нинди бичә, юбилярга нинди мөнәсәбәте бар икән соң дип карый сыман. Таныш-белеш була күрмәсен, киемем дә кунакка йөрер кием түгел, кем белгән болай килеп чыгарын, бетмәде Мәүсиләнең үҗәтлеге дип бетеренде. Шуңамы, фойега керү белән, бәдрәфкә юнәлде, юка плащын салып, өс-башын рәтләп, чәчен тарап чыккан гына иде, менә гаҗәп, балтырына бер йомшак нәрсә кагылды, дөресрәге, ниндидер йөнтәс галәмәт сыпырылып үтте. Әкълимә сискәнеп китте, «ой» дип, читкә тайпылды. Караса – эт! Озын йонлы, маңгаендагы учмалары хәтта күзләрен дә каплый язган, нәзек озын аяклы бу җан иясенең фойега керүенә һәм кешеләр арасында болай иркен йөрүенә берсе аптырады, берсенең җаны көйде. Кем үткәргән, кемнең эте? Сукбаймы, әллә монда эшләгән берәрсенекеме яки кунакныкымы? Эт акыллы карашын Әкълимәгә төбәгән дә, аягына кагылуына гафу үтенгәндәй, коерыгын болгап тора, җитмәсә, чинап-чинап та куя, әйтерсең нәрсәдер әйтергә тели.
Кунаклар «П» хәрефенә охшатып тезелгән өстәлләр артына утырыша башлады. Хәрефнең бер таягы ягына юан-юан туганнары, икенче ягына тәкәббер коллегалары, дуслары, төрле тарафтан килгән кунаклар утырды, музыкантлар инструментлары белән ишек төбенәрәк урнашты, хәрефнең өске ягында, ягъни иң түрдә, – борылмас бәләкәй башлы, уклау кебек төз, нәзек хатыны, улы, кызы яки кызы белән кияведер һәм үзе. Яшь кенә бер буйчан егет шулай һәрберсен дигәндәй урынга утыртып чыкты.
Мәүсилә белән Әкълимә дуслар, коллегалар утырган яктан ишек төбенәрәк урнашты, дөресрәге, алар бизәнеп-төзәнеп, кул юып, Мәүсиләнең танышлары, әллә кемнәр белән күрешеп-сөйләшеп йөргән арада, шуннан гына урын калган иде. Хәер, икесе дә үпкәчел түгел – Мәүсилә шушы сарайда эшли, халык театры хорында җырлый, хуҗаларның берсе дигәндәй, ә Әкълимә – аның кунагы, очраклы рәвештә килеп кергән чит-ят кеше. Әнә сукбай эт сыман. Шулай булгач, нишләп түргә утыртмадыгыз дип дәгъвалашып йөри алмыйлар.
Мәҗлесне алып баручы – кешеләрне утыртып йөргән әлеге буйчан егет – кунакларга тынычланырга кушты, зал белсә дә, бүген шушында җыелуларының сәбәбен әйтте, шул уңайдан башкаладан, республиканың төрле шәһәр, районнарыннан шөһрәтле кунаклар килүен белдерде, алар белән үзләренә сүз биргәндә таныштырырмын, диде, шуннан шәһәр җитәкчеләренә, мондагыларга рәхмәт әйтеп, киләсе тостны юбиляр саулыгына күтәрергә тәкъдим итте. Барысы да аяк өсте басып эчеп куйдылар. Әкълимә дә, рюмкасын күтәреп, бер йотыйм дигән иде, балтырына янә баягы эт кагылды, әйтерсең лә өнәмәде. Әкълимә дертләп китте, чөнки залдагы гомуми күтәренкелек, шау-шу, сүз аркасында эт хакында онытып та өлгергән иде – рюмкасын чак төшереп җибәрмәде, егыла язган җиреннән ярый ла Мәүсиләгә таянып өлгерде. Егылса, адәм көлкесенә кала иде. Бәй, ул эт һаман монда йөри икән лә, нишләп чыгарып җибәрмиләр, дип уйлады үзе, тәмам аптырашта калып, хәзер ул хайван, мәҗлес беткәнче, шулай аяк арасында буталып йөрергә тиеш буламы инде?
Ә мәҗлес дәвам итте. Төзелеш идарәсе начальнигын бер-бер артлы шәһәр җитәкчелеге, коллегалары, дуслары, предприятие, оешма вәкилләре, туган-тумачалары котлады, тост тәкъдим итте, теләкләр теләде, бүләкләр тапшырды. Иң шәп җитәкчегә, иң шәп кешегә, иң шәп дуска, иң шәп гаилә башлыгына әйләнде дә куйды юбиляр. Башта барысын да тыныч, хәтта кыенсыныбрак тыңлаган бу кеше әкренләп исерә, тавышлырак була барды, котлаган кешесенә карап, йөз-кыяфәте үзгәрде, сөйләгәннәрне бүлдерде, үзе кушылып китте, кулларын селтәде. Мактап, тәмам боздылар, дип уйлады Әкълимә. Бу озын, килешле генә йомры гәүдәле, башы пеләшләнә башлаган, юка иренле, бәләкәй күзле җитәкче башта акыллы гына күренгән иде, кылана башлагач, аннан да бигрәк, командировкасыннан көтмәгәндә кайтып төшкән ирнең хатынын сөяркәсе белән шыр ялангач тотуы сыман оятсыз анекдотлар сөйләргә керешкәч, тәүге уеннан сүрелде, эчү мәҗлесенә күчә барган банкет ошамый башлады. Житмәсә, сүз алган һәркайсы ялагайлана, барып кочаклый, хәтта кулыннан үбәргә дә тартынмый. Да-а, дип уйлады Әкълимә, ирләр вакланды, эчсәләр, нәрсә сөйләгәннәрен, нәрсә кыланганнарын белми. Мәҗлесне кинога төшереп, иртәгә барысына да күрсәтсәң иде. Үзләрен маймыл рәвешендә күреп, тәмам аптырарлар яки танымаска тырышырлар иде, мөгаен. Шушыңа тикле бергә яши алсалар, аның ире дә шундый булыр идеме икән?
Кунактагы мохиттән бигрәк, Әкълимәне тагы нәрсәдер борчый. Нәрсә икәнен дә белми үзе. Күңеле тынычсызлана, шомлана бара, чөнки теге эт әледән-әле кагылып үтә. Эт башкаларны борчымый да шикелле – берәрсенә кагылса күптән йә кычкырыр, йә иелеп, өстәл астыннан эзләп маташыр иде. Барысы да бәйрәм итә, эчә, ашый, бер кайгысыз күршесе белән әңгәмә кора. Мәүсиләгә әйткәч, берәр ир-ат аягыңа төртәдер, нинди эт йөрсен, дип кенә куйды. Менә сиңа ахирәт! Иң гаҗәбе шул: аягына эт кагылганнан бирле, Әкълимә кемнеңдер игътибарлы карашын тоя башлады, кемдер аны дикъкать белән күзәтә сыман. Ул караш башлар аша карый, кайчак каршысында утырган күршеләрендә дә чагыла төсле, әмма сикергән-шаярган кояш нурын тота алмаган сыман, әлеге карашны да һич тота алмый. Ачыккандыр, ашаса, бәлки, аннан соң борчымас дип, Әкълимә өстәлдән алып эткә ит, колбаса кисәкләре дә салып карады, балтырына ышкылуы, аягына басуы барыбер дә туктамады. Эт, күрәсең, ач түгел иде, һәрхәлдә, Әкълимә аның ашаганын яки аяк астына салган ризыкларны алып киткәнен шәйләмәде. Баягы караш та туктамады.
Ниһаять, тәнәфес игълан ителде. Музыка уйный. Халык җыелышып биергә төште. Әкълимә дә, түземсезләнеп, урыныннан кузгалды. Фойега чыгып йөреп кергән иде, мәҗлесне алып баручы буйчан егет биергә чакырды. Җиңел сөякле тамада белән бөтерелүе күңелле иде, күптән болай кинәнеп әйләнгәне юк. Тик әмма, менә бәла, теге сынаулы караш аны монда да эзәрлекләвен дәвам итте! Нәтиҗәдә Әкълимә янә шомга калды, хәрәкәтләрен бутады. Тирә-як шау-гөр килә, бар халык онытылып бәйрәм итә, маймыл урынына кылана, әтәч булып кычкыра, бер Әкълимә генә, кара тиргә батып, шушы караш әсирлегендә җәфа чигә, әйтерсең лә күзенә төшкән чүп. Юк, чүп түгел, ябык гәүдәсен буарга тырышкан буар елан. Мөлаем яшь егетнең нәрсә сөйләгәнен дә аңламаган Әкълимә сорауларына да аннан-моннан гына җавап бирә, аякларына баса, тезләренә тезен бәрә…
Бәхетенә, талгын көй бию көенә алышынды, һәм кунакларның күбесе аерым да, күмәкләшеп тә сикеренеп биергә кереште. Әкълимә тизрәк урынына ашыкты – аның бүтәнчә биисе килми иде. Кайтыйкмы әллә, дигән иде Мәүсиләгә, ул эндәшмәде, ишетмәмешкә салышып, аркасын куйды да утырды. Баштарак ахирәтенең турсаюын аңламаган иде, җайлап төшенде – сәбәбе мәҗлесне алып барган егет белән биергә чыга алмаганына икән, әйтерсең Әкълимә ул егетне үзе чакырган.
Ә күзгә күренмәс караш иясе һаман аны кармавын белде. Бораулый гына, тора-бара хәтта физик тоемлауга, күзләренең авыртуына кадәр барып җитте. Һәм Әкълимә бу шау-шудан, идарә начальнигын чамасыз мактаудан, кунакларның ялагайлануыннан, мәгънәсез шаярулардан, оятсыз анекдотлардан тәмам талчыгып, арып, җитмәсә, Мәүсиләнең һаман үчегеп утыруыннан (ә иртәгә иртүк, араларында бернәрсә булмагандай, үзе килеп керәчәк) җаны көеп кузгалырга булды. Ахирәтенә, ярый мин кайтам, алып килүең өчен рәхмәт, сау бул, дигән иде, анысы коры гына кул селтәде, янәсе, үзең кара, мин кузгалмыйм әле. Теге буйчан яшь егетнең дә, урыныннан кубып, биючеләр арасыннан чыгу юлына юнәлүен шәйләде Әкълимә, шуңа да, кабаланып, бәдрәфкә кереп китте. Шул гына җитмәгән иде, яшьсең әле, улыннан чак кына олырактыр, биергә теләсәң, әнә Мәүсиләне чакыр, бик тә тели иде, юкса арттан әзерләнеп килеп чыгуы бар, дип көлемсерәде үзе эчтән генә. Юри озак кына тоткарланып чыкканда, тегесе фойеда юк иде. Көтеп көтек булгандыр да кергәндер – мәҗлесне алып баручыга озак югалырга ярамый. Урамга чыкканда, этнең янә үзенә ияргәнен шәйләде. Бәй, бу һаман эчтә йөргән икән, әллә өстәл астында гына утырдымы, берсе дә күрмәде-сизмәде, ахры, дип уйлады. Ә үзенең чыгуына шат иде, алданрак кузгалса да яраган икән, бөтенләй чит-ят арасында кич буе утыр әле! Иң мөһиме: монда, урамда, аны кич буе бораулаган теге караш юк булды! Әкълимә, Мәдәният йорты мәйданчыгын үтеп, тротуарга төште. Көзге кич, дөресрәге, хәзер инде төнгә авыша барган кич, ярыйсы ук салкынча. Әле генә җәй иде, инде көз дә ишек кага. Кышы да озакламас. Гомер үтә… Ә кыш – Әкълимәнең иң яратмаган мизгеле. Мәктәптә укыган чагында чаңгы ярышында чокырга егылып аягын каймыктырган иде, шуннан бирле күрә алмый. Кыш буе, язга кадәр дигәндәй, хастаханәдә ятты шул. Әй, озак, ел буе яткан сыман булды, ялыкты, арыды, йончыды. Әллә шуны исенә төшерүдән, әллә турсайган ахирәтен уйлаудан күңеле кителде, хәер, менә ничә көн инде кәефе әйбәт түгел. Шушы халәттән котылу өчен, ул авыз эченнән генә көйләп бара башлады… Озакламый уеннан егет тә китте, Мәүсилә дә, мәҗлес тә. Аларны ире белән аерылышканнан соң башланган ялгыз тормышы, улы, аның киләчәге өчен борчылу алыштырды. Үзе көйли, үзе елый…
– Ә син җырла, ихластан җырла.
Әкълимә дертләп китте, уйлары таралып очты, ялт итеп артына борылды. Тик анда беркем дә юк. Хәер, бар, баягы эт һаман ияреп килә иде. Шул эт эндәшмәгәндер бит инде? Юктыр, булуы мөмкин түгел. Алайса, кем? Тирә-якта берәү дә юк, әмма тавыш, карлыкканрак, тамак төбе белән әйтелгән сүзләр ап-ачык яңгырады лабаса? Саташа башладымы Әкълимә, колагына ишетеләме, галлюцинацияме?.. Тәне чымырдап китте, су өстеннән йөгергән җил сыман, җилкәсеннән алып аякларының бармак очларына кадәр салкын, өшеткеч дулкын йөгереп үтте, башындагы чәч төпләрен нәрсәдер ермачлаган кебек тоелды. Әкълимә туктады, асылда исә атлый алмаслык хәлгә килде. Әллә йөгереп караргамы? Тавыштан йөгереп качып буламы соң? Тукта, ни пычагыма әнә ул эт һаман артыннан иярә? Тегендә җанына тиюе җитмәгән, хәзер монда, шәһәр урамында да, артыннан калмый. Тигәнәк сыман ябышкак бер хайван булып чыкты. Алышынамы әллә? Аллам, ярдәм ит, арала бу мәхшәрдән! Эт артына утырды да күзләрен Әкълимәгә текәде. Менә могҗиза, багана башындагы фонарьдан төшкән сүрән яктылыкта Әкълимә үзен Мәдәният йортында эзәрләгән карашны таныды! Әйе, шул ук сынаулы, шикчел караш! Димәк, шушы эт кич буе шунда булган һәм аны күзәткән! Ә бит бу карашны Әкълимә бүген беренче генә күрми, моңа кадәр дә вакыт-вакыт күзе алдында пәйда булып ала торган иде, бигрәк тә әлеге шикелле уйлы, борчулы мәлләрендә…
– Кит, кайдан килгәнсең, шунда кит! Нәрсәгә эзәрлеклисең мине?
Әкълимә башта аяк, куллары белән селтәнеп әйтеп карады, теге урыныннан кузгалмагач, сумкасы белән кизәнде. Тик эт борын очында уйнаган кулга да, сумкага да исе китмәде, киреләнеп утыра бирде. Ә сугарга Әкълимә курка иде. Табаннарын җирдән чак куптарып алып (төштәге кебек) алпан-тилпән – коты алынудан ничек йөгерергә икәнен дә онытты, дөресрәге, булдыра алмады – атлап китте. Тиз үк пышлыкты, арыды, әйтерсең лә ике аягына да гер асканнар, һәм тәмам хәлсезләнеп туктарга мәҗбүр булды. Әйе, егылсам өзгәләп ташлар, дип курыкты. Туктап, артына борылса, эт баягы сыман янә янында утыра! Әйтерсең лә Әкълимә урыннан кузгалмаган! Өенә ара байтак, ничек тә кайтып егылырга иде – һәм ул, ни булса шул дип, янә кузгалды. Бу юлы көйләмәде – курку тойгысы биләп алган иде.
– Жырла, мин синең җырлавыңны телим.
Тавыш янә кабатланды, бу юлы ничектер өстән, биек өйләр арасыннан килде. Килде дә, таш өйләргә бәрелеп, тирә-якка кайтаваз булып таралды. Бу юлы тавыш элеккесе белән чагыштырганда катырак та, таләпчәнрәк тә иде. Димәк, тыңламый булмый, буйсынудан башка чара юк.
– Ә син кем соң? – дип сорады Әкълимә, телен чак әйләндереп. Үзе һаман артына әйләнеп карарга курыкты.
Башын яртылаш артка борып, колакларын тырпайтып атласа да, соравына җавап булмады. Байтак вакыт үткәч, теге тавыш үтенечен кабатлады. һәм Әкълимә җырламый котыла алмаганын аңлады. Ә кайсы җырны җырларга соң? Үзен җырчы итеп хисапламый ул, әмма кәефе килгәндә әлеге кебек шыңшый – моңы да, тавышы да чамалы, урыс әйтмешли, колагына аю баскан. Мәктәптә үткән бәйрәм чараларында катнаша, дуслары, ахирәтләре җыелган чакта җырлатмый калмыйлар, тавышың көчле булмаса да, эчке моңың бар, йөрәгең җырлый синең, дип мактаган булалар. Ышанмый аларга Әкълимә, үзем беләм, салпы якка салам кыстырасыз, дип шаяртты. Шулай да нәрсәне җырларга икән? Бу таләпчән тавыш дусныкы да, ахирәтнеке дә түгел, аннан шаяртып кына котылып булмас.
– Йә, көтәм.
Уйларына уралып, җай гына атлаган Әкълимә тимер чыңы кебек яңгыраган тавышка сискәнеп куйды, күкрәгенә кысып тотып килгән сумкасын чак төшереп җибәрмәде.
– Нәрсәне җырлыйм соң?
– «Рамай»ны.
Моны ишетү белән, Әкълимә аһ итте, кинәт кенә күңелендә яралган шигенә үзе ышанмады. Әйе, иренең яраткан җырын сорый иде бу тавыш. Ә күңелендә яралган шиге ачыклана төште: эт белән аның күптән чыгып киткән ире арасында ниндидер бәйләнеш, охшашлык, хәтта уртаклык бар сыман… Беренчедән, кафедагы караш нәкъ аныкы иде, икенчедән, сөйләшүе дә бик тартым, өченчедән, яраткан җыры «Рамай».. Харис бу эткә әйләнмәгәндер лә инде? Алай булуы мөмкин түгел, чөнки алай һич була алмый…
(Ахыры бар.)
Мөнир ВАФИН фотосы.