Чәчмә әсәр
31 Мая , 04:20

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (2)

Кулын ялт итеп тартып алды. Бер аякта басып торган Зилә тагы чайкалып киткән булды. Инде егылдым дигәндә, Фәйзулла аның һичшиксез егылачагына ышанып, иңбашыннан тотып алды. Шунда Зилә тәү тапкыр егетнең күзе белән очрашты. Бер мизгел шулай күзләр бер-берсеннән аерыла алмый тордылар.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла.  Повесть (2)Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла.  Повесть (2)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (2)

(Дәвамы.)

II

 

Беркөнне шулай тальянсыз гына кичке уенга төшкәч, Фәйзулланың күзенә чит кыз, күрәсең, кунак кызы ча­лынды. Әлләни һуш китәрлек тә түгел. Тәүге карашка “так себе, бара инде, авыл җиренә”, дигәндәй. Ярый инде шунда. Дусты Хисмәт шунда аның колагына:

– Зәкия белән кайткан. Кунак кыз. Бергә укыйлар, ди. Мин Зәкия белән сөйләштем. Син Зәкияне озатасың, мин кунак кызын чамалыйм. Һаман да Зәкиягә тыныч кына карый алмаганыңны белеп торам, – дип хәбәр салды. Фәйзулла да Зәкияне озатырга, тагын бер кат кылларын чиртеп карарга форсат чыкканына шатланып риза булды.

Кешенең язмышы алдан маңгаена язылып куелган була, диләр бит. Дөрестер, күрәсең. Нәкъ шушы ми­нутта, Зәкия белән бергә укытучылыкка институтта укыган, бер бүлмәдә бергә торып, бер казаннан аш ашап, бер чәйнектән чәй эчкән Зилә кичке уенда Фәйзулланы әллә кайлардан күреп калды. Зәкиянең дә шушы егеткә күз атып йөргәнен Зилә белми иде шул. Язмыш шушы буладыр инде.

– Анау читтә генә басып торган нинди йолкыш кикрик ул! – дип, үзе дә сизмәстән, Зәкиядән сорап куйды. Үзе күз салыбрак, маяга булса да торсын әле, арурагы килеп чыкмаса, Фәйзулла да ярый, дип йөргән кызның мондый сорауга бик ачуы кабарса да, дус кызы булганга, Зиләгә ул:

– Әй, бер кыргый инде шунда. Минем арттан бер-ике рәт килгән иде. Ә минем өчен барыбер. Аның кебекләр миндә җитәрлек, – дип, эредән чирттерде. Шунда Зилә:

– Ә мин аны хәзер көл итәм. Менә карап тор. Бүген үк кулга ияләштерәм. Әйткән иде, диярсең, – дип, мут кына көлеп куйды. Ә Зәкия Фәйзулланы белеп беткән инде. Кызлар үзләре аның артыннан чаба башласалар, кырт кисә дә куя. Үзенә ошамаса, беркайчан да бүтәннәр кебек вакыт үткәрер өчен генә йөрмәде. Бердән. Ә икенчедән, Зәкия үзен Зиләдән күпкә югарырак тойды. Фәйзулла, Зәкия барда, Зиләгә иярү түгел, борылып та карамаячак. Шуңа да Зәкия Зиләгә:

– Әгәр дә булдыра алсаң... Ике бүлмәдә бер ай буе кизү торам. Аш-су үзем әзерләп, идәнне үзем юам. Ә булдыра алмасаң, киресе. Барысына да бер ай син хуҗа, – дип ычкындырды. Кызлар чыркылдашып, үзләренең чая шаяруларына канәгать булып көлештеләр дә, үзләре оештырган уенны башлап та җибәрделәр.

Башкаларның магнитофонга биеп, парлашып бөте­релгәненә, чыр-чу килеп көлешкәннәренә читтән генә көнләшеп карап торган Фәйзулланың беләгенә:

– Ой, пардон! Ахры, танкеткамның үкчәсе сынды, – дип, берәү килеп сарылды. Бу – Зиләнең усал, хәйләле уенының башы иде. Фәйзулла ипләп караса, клуб алдын яктырткан килделе-киттеле тонык кына яктылыкта әллә ни булып күренмәсә дә, Зилә якыннан мөлаем генә, зифа буйлы бер кыз икән. Елмайганда ике бит алмасы чокыраеп, аны тагын да сөйкемлерәк итә. Зиләнең алдан клуб ихатасындагы баганага бәреп үкчәсе сындырылган танкеткасы аягыннан кулына күчте.

– Авылыгызның асфальты ярыклы, шунда эләкте, ахры. Хәзер нәрсә киям инде? Әни кайткач, кирәкне бирәчәк, – дип, Зилә чатанлап-чатанлап, бер аягы белән җирдә сикергәләде. Ә үзе Фәйзулланың беләген ычкындырмыйча, менә авам, менә егылам дигән кебек кыланып, Фәйзуллага сарылды. Егет бу хәлне аңламады. Егылмасын инде бу дип, ипләбрәк тоткан булды. Кайдан тотарга белмичә, кулларыннан, тыгыз, кайнар беләкләреннән тоткалады. Ә Зилә үзе еламсырап:

– Кем ныгыта инде үкчәмне? Сынып та сынмаган, җилеменнән генә купкан. Бармы шушы авылда берәр оста, арурак егет? Үкчәмне төзәтеп, каккалап бирерләр иде, ичмаса. Арыганчы бер биермен дигән идем, булмады, – дип такмаклады. Һәм менә егылам, егылам дигән кебек, бер аягында сикерде. Фәйзулла Зиләне, чынлап торып егыла инде бу дип, үзе дә сизмәстән, биленнән тотып алды. Зилә шундук такмаклап биюеннән туктады да:

– Кара әле, әллә син кызларның гел биленнән генә тотып йөрисең инде? Нинди килешле итеп тотасың. Кулларың бигрәк кайнар, йөрәгемне яндырып җибәрмәсә ярар иде, – дип әйтеп салды. Фәйзуллага, әйтерсең, эссе таба тоттырып, токтан суктырдылар. Кулын ялт итеп тартып алды. Бер аякта басып торган Зилә тагы чайкалып киткән булды. Инде егылдым дигәндә, Фәйзулла аның һичшиксез егылачагына ышанып, иңбашыннан тотып алды. Шунда Зилә тәү тапкыр егетнең күзе белән очрашты. Бер мизгел шулай күзләр бер-берсеннән аерыла алмый тордылар. Зилә, кинәт нидер исенә төшкәндәй, күзләрен читкә алып:

– Сезнең телегез бармы? Үкчәне ныгыта алсаң, “ныгыта алам” диген дә, төзәтеп бир. Кулыңнан эш килмәсә, иртәгә Зәкиянең әтисе Мәҗит абый ныгытыр әле, – дип, уенын дәвам итте. Зилә шундук “син”гә күчеп.

Чибәр, күңелгә ятышлы кызларның аяк киемнәре дә күңелгә рәхәтлек биреп, тирә-якка нур чәчеп торган сыман иде. Фәйзулла Зиләнең кулыннан саклык белән генә танкеткасын алды. Әйтерсең бер зиннәтле әйбер. Әйләндереп карады да:

– Төзәтергә була, тик монда түгел инде, ә өйдә. Чөнки бөтен эш коралларын үзем белән йөртмим бит, – дип, елмаеп Зиләгә карады. Зилә уенын дәвам итеп:

– Соң нәрсә карап торасың? Әйдә, өегезгә алып бар, – дип, һаман Фәйзулланың беләген ычкындырмый, бер аягында сикергәлән тора бирде. Фәйзулла кыяр-кыймас кына:

– Әйдәгез соң, – дип, Зиләне үзе белән чакырды. Клуб алдында яшьләр шау-гөр килеп, ниндидер уен уйныйлар. Читтә генә дәшми басып торган Фәйзулланың Зилә белән җәйге караңгылыкка кереп киткәнен беркем дә шәйләмәде. Сирәк-саяк Фәйзуллага күз аткалап торган Зәкия дә бию танцы белән мавыгып, егет белән Зиләнең кайсы якка киткәнен абайламады.

Атларга җиңелрәк булсын дип, Зилә икенче танкет­касын да салып, кулына тотты. Урамга җәйгән кырчын ташлар аягына кадалса да, түзде. Фәйзулланы култык­лап алган кулын ычкындырмады. Дәшми генә барган Фәйзуллага Зилә тагын төрттереп, уены-чыны белән:

– Болай авызыңа су уртлаганыңны белмәдем, ичмаса, магнитофон ала идем, тыңлап барырга. Әйдә, хет танышкан булыйк. Минем исемем – Зилә, – дигән булды. Зилә егетнең исемен бая Зәкиядән сорашып белгән булса да, егетнең үз авызыннан ишетәсе килде. Фәйзулла исә үз чиратында:

– Фәйзулла, – дип чак әйтә салды. Ул үзен-үзе әрләп килә иде. Нигә шулай кызлар алдында югала да кала икән? Ярый әле караңгы. Фәйзулланың оялып кы­зарган йөзен беркем дә күрми. Тагын тынып калды­лар. Сөйләшергә бер сүз табып булмый. Әйтерсең дә дөньяда сүз беткән. Фәйзулла нәрсә генә сораса да, нәрсә дип сүз башласа да, килешмәс кебек шул. Нишләп шулай чит кызлар алдында бөтенләй каушап төшә икән? Егет шуңа янып-көеп, уфтанып, сүзсез генә атлый бирде. Ә Зиләнең башын башка уйлар бо­раулый иде. Үзенекен үз итмәсә, Зилә Зилә буламы­ни ул. Кыз кинәт:

– Әллү, әллү – дип чүгәләде дә, җиргә утырды. Фәйзулла да каушап китте. Шулай да:

– Нәрсә булды? – дип сорый алды. Зилә инде бөтенләй авыртуга түзә алмый, шыңшый башлады.

– Аягым, аягым. Әллә тимерчыбык, әллә пыяла керде, атлап булмый, – дип елап ук җибәрде. Фәйзулла эчтән генә кемнәрнедер әрләп алды: “Юньсезләр, нинди аламасы урамга пыяла ватып китте икән. Шушындый вакытта. Кайсылай матур итеп җитәкләшеп дигәндәй китеп баралар иде бит”.

Зилә еламсырап:

– Өегез еракмы әле? – дип сорап куйды.

– Ерак түгел дә ул. Ана, моннан биш-алты өй аша гына торам мин, – дип, урамның аргы ягына караңгылыкка күрсәтте. Зилә авылның иң очында тонык кына, ялгызлыктан җәфа чиккән электр лампасыннан башка бер нәрсә дә күрмәде.

– Нәрсә эшлибез инде? Мин атлый алмыйм, – дип әйтеп салгач, Фәйзулла бөтенләй югалып калды. Нәрсә әйтергә, нәрсә эшләргә дә белмәде. Кызны күтәреп кенә алыр иде дә бит, клуб алдында ялгыш биленнән тотып алганга да уңайсызланды.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла.  Повесть (2)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас