

I
Фәйзуллага тормыш, ничектер, гел арты белән торды. Яшьтән үк әтисе вафат булып, дөньяның әчесен-төчесен иртә татып үсте. Ир бала булганга, михнәт дигән арбаның төбенә җигелеп тартты. Аңламассың бу дөньяны... Берәүләргә барысы да җиңел һәм мул бирелә. Әти-әниләре дә исән, җегәрле. Ага-туганнары да ярдәм итеп, үз итәләр. Гомумән, дөньялары тигез һәм матур бара.
Чынлап та, ничектер, гел тискәре, гел кире булды бу тормыш. Армиядән кайтып бер ай да тормады, кинәт кенә әнисе үлеп китте. “Йөрәк”, диделәр. Йөрәктер инде. Әтиләре үлгәч, әниләре төннәр буе елый торган иде шул. Ул йөрәк ничек түзәлсен? Өч баланы аякка бастырам дип, күпме авырлыклар күрде әнисе. Тәүдә апасын Стәрлетамактагы шәфкать туташлары әзерли торган училищеда укытты. Ярый әле училище директоры Әхмәт, ерак кына булса да, кияү тиешле кеше. Кайчакларда – матди, кайчагында әйбәт киңәшләре белән ярдәм итеп, кызына күз-колак булды. Эшкә урнашырга булышты. Аннан Фәйзулланы ташчы-төзүче әзерли торган училищега укырга җибәрде. Фәйзулла:
– Беркайда да бармыйм, әни, сиңа ярдәм итәм. Колхозда эшлим, – дигән иде дә, әнисе:
– Юк, балам. Хәзер замана икенче, белем заманасы. Укырга бар, укы, һөнәр иясе бул. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. Аннан миңа ярдәм итәрсең, – дигәч, Фәйзулла риза булды. Тик ташчы-төзүче булырга язмаган икән. Әнисе яклап ерак кына туган тиешле абыйсы:
– Ташчы да булдымы һөнәр? Әйдә, әнә электр, газ белән эретеп ябыштыручы һәм электрик та булып чыгасың. Бездә яңа уку комбинаты ачылды. Шунда урнаштырам сине, – дип, Чиләбе шәһәренә үзе янына алып китте. Абзыйсы юл буенча:
– Безнең һөнәр – авылда да, шәһәрдә дә бик кирәкле һөнәр. Бервакытта да икмәксез утырмассың. Телисең, Себергә барып акча каер, телисең – авылда эшлә. Иренмә генә, – дип үгетләде.
Һәм дөрес эшләгән. Училищеда өч тапкыр ашаттылар, гади генә булса да, киендерделәр. Бер елда Фәйзулла электр-газ белән эретеп ябыштыручы һөнәренә таныклык алып, колхозга – үзенең туган авылына эшкә кайтты. Озак эшләргә туры килмәде Фәйзуллага, чөнки яше тулып, армиягә алдылар. Хезмәтен тутырып, туган йортка кайтып, бер ай да тормады, кинәт кенә әнисе вафат булды. Улы армия сафларыннан ныгып, күкрәк киңәйтеп, беләкләренә көч утыртып кайтуына әнисе әй шатланган иде. Кешегә авыр кайгы да, зур шатлык та бик ярап бетми, диләр. Дөрес икән. Әнисе шулай кинәт кенә вафат булгач, Фәйзулла тормышта берүзе – япа-ялгызы калды. Әнисә апасы Фәйзулла Чиләбедә укыганда ук кияүгә чыгып, үз гаиләсе белән күрше районда яши. Рәсимә сеңлесе апалары авылында укытучы булып эшли. Апасы – үзе килен булып төшкән авылда шәфкать туташы. Медпунктта мөдир. Әниләре үлгәч, сеңлесе:
– Абый, синең янга кайтам, бергә яшәрбез, – дисә дә, Фәйзулла алдагысын уйлап, сеңлесен кырт кисте.
– Безнең авыл бәләкәй. Мәктәп тә башлангыч мәктәп кенә. Бердән, сиңа эш булмаячак. Икенчедән, сиңа әле кияүгә чыгарга кирәк. Олы авылда һәрвакыт эш табылып тора. Әнисә апалар авылында мәктәп тә зур. Аннан апага балаларын үстерешергә ярдәм дә итәрсең, – диде.
Әнисә апасы да сеңлесен шул чамадарак үгетләде. Чөнки Әнисә апаларына Рәсимә кулдан килгәнчә ярдәм итә, дөньясын көтешеп, балаларын караша.
– Үзем хәзер бала түгел. Дөньяны үзем көтәрмен әле, – дисә дә, Фәйзулла ай-һай нык ялгышты.
Әнисенең өчесе белән җидесен бергә укытып, кырыгына кайчан җыелышырга сөйләшеп, кызлар җизнәләре белән кайтып киттеләр. Берүзе шул Фәйзулла, берүзе... Әллә өне, әллә төше. Ярый әле әнисе җәен сыер-сарыкларга җитәрлек печән әзерләгән. Тырыш, бик тырыш иде шул.
Шулай аңгы-миңге килеп йөреп, әнисенең кырыгы җиткәнен дә сизмәде. Жәл иде әнисе, бик жәл. Улының игелеген күрә алмады. Килен бәхетен, оныклар бәхетен белеп, каенана булып, түрдә утырырга язмаган. Күрше-күләннәр, ага-туганнар белән бергәләп, Фәйзулла әнисенең кырыгын шартына китереп, йоласын үтәп, бик матур итеп үткәрде. Пешеренергә Әнисә апасы бер атна алдан килде. Әнисенең кырыгын үткәрүдә Фәйзуллага әлләни авырлык килмәде. Тик аннан соң гына сагышлы йокысыз төннәр башланды. Ярый әле әтисе мәрхүмнән калган иске генә тальян бар. Күңеле тулып, эч пошудан түзәр әмәл калмаганда, шуны уйнап күңелен басар булды. Тәүдәрәк хәл белергә, тальян моңы тыңларга дип, Фәйзуллага тиңдәшләре “яртылар” күтәреп керә башлагач, егет аларга каршы сүз әйтергә базнат итмичә торды. Соңыннан бу хәлләр ешая башлагач, егет үзе өен бикләп берәр туганнарына, яисә күршеләренә кереп, иптәшләреннән кача башлады. Бәләкәй авылда барлы-юклы яшьләрнең барыр урыннары да юк шул. Клубның электр миче янып чыгып, идәннәре туңган. Суык... Кайда барсыннар инде алар? Кайда җылы урын, шунда җыелалар. Фәйзулла үзе эчәргә яратмый, шуңа да алардан ул, юк йомышны бар итеп, өйдән чыгып китеп котыла иде. Берничә тапкыр шулай кабатлангач, тиңдәшләре дә Фәйзулладан суындылар. Тик югары оч Хисмәт кенә ара-тирә кереп хәл-белеп, сөйләшеп утыра торган булды.
Кыш. Бу мизгелдә авылда юньле эш тә юк, бигрәк тә бәләкәй авылларда. Фермадагы эшләргә кешеләр күптән урнашып төпләнеп алганнар, читләрне үз араларына кертмиләр дә диярлек. Машина-трактор мастерскоенда Фәйзулла эретеп ябыштыручы булып эшләп йөргән була. Анда да кайбер вакытны көннәр буе эшсез утырырга туры килә. Ярый әле кибеткә икмәк китерәләр. Икмәкне сатып ала, чөнки үзе пешерә белми. Гел күрше-күләнгә йөгереп булмый бит инде. Йорттагы бөтен эшне дә үзе башкара. Сыерын да сава, сөтен сепараттан үткәрә. Эл дә ярый шул мәшәкатьләр бар, югыйсә, ялгызлыктан бүре булып уларга гына кала. Кыш шулай вак-төяк мәшәкатьләр белән Фәйзуллага озак, бик озак булып тоелса да, ямьле язлар да килеп җитте.
Менә шунда инде башланды. Бөтен эш әйтерсең дә берьюлы туды. Бер генә эшкә дә өлгереп, бер генә эшне дә җиренә җиткереп башкарып булмый. Эш тә эш. Таңнан сыерын сау, бозавын ашат-эчер, сыерны көтүгә ку. Бозауны арканла. Чебешләр алган булды. Алары бер бәла. Әнисенең төсе итеп калдырган ала казы бәпкәгә утыра. Аны ашат-эчер. Йомыркаларын тикшер. Вакытында оясына кире мендер. Кайчагында Фәйзулла эшкә дә йә бер стакан сөт, йә катык эчеп кенә чаба башлады. Вакытында мастерскойга һич менеп җитәрмен димә. Ә чәчү вакытында Фәйзулла бөтенләй иза чикте. Җәфаланып бетте. Берүзе бит.
Ага-туган, шул ук күршеләр Фәйзулланы “өйлән дә өйлән” дип үгетләп, кемнәрне генә димләмәделәр. Берсе дә ошамады Фәйзуллага. Әле азрак күз атып йөргән түбән оч бригадир Мәҗит Зәкиясенә бөтен батырлыгын җыеп тәкъдим ясаган иде дә. Зәкия һавалы шул, әллә нинди шартлар куйгач, Фәйзулла ризалашмады. Ул:
– Өеңне сат, әнә Эстәрлетамакта тиз арада фатир алып була. Авылда сыер койрыгына ябышып яшисем юк. Шуннан бит, син училище гына бетергән. Институтны бетер, – дип кенә куйды. Нык гарьләнде Фәйзулла, тешен кысып түзде, бүтән ялынмады.
Яшьлек бит, гел генә дөнья көтәм дип өйдә генә түзеп ятып буламыни? Өйдәге эшләрне тизрәк башкарып, тальянын култык астына кыстырып, җәйге кичке уеннарга да чыкты. Кызларның күбесе үзләре муенга асылынса да, Фәйзуллага әллә нәрсә кирәк иде. Әллә кемне көтте. Яшьләр гел магнитофонга, үзебезчә түгел, шәһәрчә боргаланып-сыргаланып биергә яраткач, Фәйзулла да хәзер тальянын үзе белән бик йөртми башлады.
(Дәвамы бар.)