

14
Баеп кайтырга киткән егетнең чак исән калганына, ким дигәндә бер ун яшькә картаеп кайтканына беркем дә аптырамады авылда. Әллә колхоз таралганга, әллә күп җирләрдә халык эштән кыскартылганга, Аяз авылда ялгыз түгел иде, аның ишеләр күп иде монда. Шуңа күрә аңа бармак төртеп көлүче, син фәлән-төгән дип, мәсхәрәләүче булмады. Берәүләр, баш сындырып, хыялый уйларын тормышка ашырам дип, үзләре дә сизмәстән төп башына утыра. Алар исәбенә икенчеләр, чак кына акыллыраклар, чак кына киләчәкне күрә белүчеләр яши. Берәүләр череп байый, икенчеләр бөлгенлеккә төшә. Аязның әнисе янына кайтып авылда яши башлавы да зур яңалык булмады, Авыл кызларының буй җитеп, чит якларга килен булып китүләрен авыз ачып карап калучылар, бөртөсле тормышларын үзгәртергә теләмәделәр. Һаман кичләрен капка төпләрендә сыгылып беткән эскәмияләрдә утырып четер-четер көнбагыш чирттеләр, өмәләрдән соң тонык көмешкә эчеп канәгатьләнделәр, таушалып беткән кәрт сугып вакытларын уздырдылар. Инде олыгая башлаганнарын сизмәгән алашалар әниләре кебек фикер йөртә башлаганнарын, гомумән, әниләренең шәүләләренә әйләнгәннәрен дә шәйләмәде. Әйтерсең дә, Аяз Себердә чакта илдә, дөньяда революция булган. Аяз гына түгел, авыл да, кешеләр дә танымаслык булып үзгәргән. Күп йортларның тәрәзә капкачлары ябык, ишекләренә аркылы такта кадакланган, ихаталарына, кайчандыр шау күмелеп утырган бакчаларында, бәрәңге гөрләп үскән ындырларында кычыткан явы. Аяз өйләнмәсә, аның йортын да, әтисе җан чыгарып салган йортын да шушындый ук язмыш көтә. Өйләнсә дә, Аяз үзенең гаиләсен ничек туйдырыр? Гаилә туйдыру, яңа кәчтүм киеп, галстук бәйләп, кулыңа бер кочак розалар тотып сөйгәнең янына бару гына түгел. Бер оекбаш алырлык та акчасы юк бит, ичмасам. Кая аның ГАЗигы? Ватылса да төзәтер иде, эшләр иде ул, хәзер танау асты кипмәгән малай түгел, күпне күргән ир заты. Бозда да туңмаган, ак аюлар кочагына да эләкмәгән бит әле. Кайчандыр күңелен төшергән, кимерчәк канатларын каерып, адәм мәсхәрәсенә калдырган ГАЗигына карап кайтыйм, дип колхоз паркына барган иде, тузанлы юлга утырып, маңгаеннан бәреп чыккан тир тамчыларын җиңе белән сөртергә мәҗбүр булды. Машинасыннан шәрә рам, изелеп-янчелеп беткән, тутыккан кабина ишарәсе генә торып калган иде. Двигателе, сырлы тәгәрмәчләре, боек күзләргә охшаган лампочкалары кая? Башка «корыч атларның» да язмышы көнләшерлек түгел. Әнә, Исмайның КамАЗының калдыклары ауный, әнә Шоманың ЗиЛының кабинасы күренә. Машиналар зиратында күренмәгәннәре йә сатылгандыр, йә издерелеп, тимер койгыч заводларга озатылгандыр.
Кайчандыр гөрләп торган колхозның юкка чыкканын ышанмыйча, үз аяклары белән барып, аның хәрабәләрен күреп кайткан Аязның бөтенләй күңеле төште. Нигә кайтты инде ул авылга? Ник әнисенә шалтыратты? Гарипләнеп беткәнче эшләр иде дә Себердә, үлгәч, гәүдәсен коры яланга атып бәрерләр иде. Сөякләрен кыргый этләр ташып бетәр иде дә, шуның белән вәссәлам. Аяз дигән кеше дә булмас иде, өрлек кадәре егет әнисе җилкәсендә ятмас иде. Эх! Кайтасы булмаган! Ләйсәне алдында да оят. Авызына карап, кияүгә чыгарга, кочагына ташланырга әзер торган Ләйсәнен кулыннан ычкындырганына һаман да ышанмый ул. Кая булган аларның мәхәббәте? Мәхәббәт колхоз түгел бит. Колхоз ярый инде, кан һәм яшь түгеп, тырышып тапкан мал-мөлкәтне тартып алып, көч белән оештырылганга, аның кайчан да булса җимереләчәге, юкка чыгачагы әллә кайчан билгеле иде. Ә Ләйсән белән Аязны бер-берсен мылтык терәп таныштырмадылар, мылтык терәп яраттырмадылар, гүргә кергәнче бер-беренә тугрылык сакларга көчләп вәгъдә бирдермәделәр. Алар туктаусыз әйләнгән, башны әйләндергән Жир шарында бер-берсен таптылар, хыялларында язмыш сукмагын бергә кордылар. Кайтасы юк иде Аязга. Мондый көнгә каласын белгән булсамы, билләһи, кайтмас иде, кол булып, эттән калган сөякне кимереп яшәүне өстенрәк күрер иде.
Тормыш начар, хәтта җәй көне дә төн көнгә караганда озынрак, көньяктан искән җил дә, кабырга арасына агулы ук булып кадалып, салкынрак булып тоелганда, әниләре белән иңгә-иң терәшеп яшәгән, саргылт гәзит кәгазенә киптерелгән бакча тәмәкесен төреп тарткан, башлары җиргә иелгән егетләр бер – келәт кадагында эленеп торган арканга, бер – Түмгәк тавы итәгендә үскән, тоташ юан ботаклардан торган карт талга караштыргалый башлаган чакта, авылга яшен тизлегендә күптән зарыгып көткән хәбәр таралды. Янәсе, Карамалы, Чорматаш авылы җирләрен бер бай нефтьче сатып ала, «Ленинчы» колхозы урынына яңа хуҗалык төзи. Имеш, хуҗалыкка мең сыер алачак, ул сыерларны ак халат киеп, музыка тыңлап, компьютерга баскалап нибары өч кеше савачак. Яңа хуҗа эш хакын да акчалата түләячәк, ди. Ай-һай, түләр микән соң? Килгән ди сиңа, көтеп утыр. Ничәмә еллар бушка эшләп, инде имин тормыш килеп җитте дигәндә ярык тагарак алдында калган халык бу сүзләрне имеш-мимеш кебек кенә кабул итте… Юмарт хуҗа турында анекдотлар сөйләп, бот чабып көлде. Алданган, ярлыланган халык бу яңалыкка ышанмады. Халык өчен колхоз бетү бердәнбер таянычын, юанычын югалту иде. Ул колхоздан башка яшәп булуны күз алдына да китерә алмый. Гөрләп торган умартаны аю килеп талагач, яңа умартага керергә кыенсынып торган бал кортлары хәлендә иде халык.
15
Шулай итеп, Карамалыда, Чорматашта гына түгел, гомумән, илдә әниләре белән яшәүче егетләр армиясе тагын да берәүгә артты. Кызлар, элекке заманда кебек гүзәл, алай гына түгел, бөтен гүзәллекләрен бар булмышында диярлек күрсәтеп йөрсәләр дә, егетләр дә дәртле булса да, буйдаклар һәм тормышта һаман да үз урынын, үз ярын таба алмый йөрүче карт хатыннар саны ел саен артты ул чакта. Егетләрне кырып салырлык канкоешлы сугышлар юк. Әмма тупларга, пуляларга караганда да аларның тамырын корытучы бер нәрсә бар иде һәм авылда шул хакимлек итә иде. Колхоз җимерелгәч олысы да, кечесе дә, бөтен юанычын көмешкәдә тапты. Астын юешләтеп көпә-көндез урамда аунаган, үрдәкләр йөзгән күлләвекләрнең тирәнлеген үлчәп, суын тәмләп караган кияүләр кемгә тансык? Авыл кызлары, буй җиткерү белән, шәһәрләргә китеп төпләнеп, анда баерак кияү эләктерергә тырышты. Авылдан чыгып кача алмаганнары исә, йә бөтенләй өйләреннән чыкмас булды, йә үзләреннән күпкә яшь буйдаклар белән күңел күтәрү өчен генә чуалды. Шундый авыл, махмырдан интеккән, тальян көйләре тынган, караңгы авыл каршы алды Аязны. Ул да аз-маз эчкәли башлады. Ул да, йөрәк әрнүләрен басу өчен, әнисе кирәк-яракка дип чыгарып куйган көмешкәне сукыр төннәрне бераз салгалый башлаган иде.
Аяз аны башта танымады. Баз тирәсендә чокынып йөргәндә капка төбенә зур кара джип килеп туктады. Аязның элекке ГАЗигы дәүмәлте булса да, иске суыткычлары кадәр генә тавышы чыккан машинадан кара костюм, кара күзлек кигән бер бәндә төште. Аязның йөрәге жу итеп китте. Ул әле ындыр артына, урман куенына яшеренгән Түмгәк тавына карады, әле кулындагы тиресле сәнәген кысыбрак тотты. Берничә урыннан ямалган күлмәк астындагы тәннәре чымырдап, эсселе-суыклы булып китте, йөрәге тимерче чүкечемени дөп-шап тибә башлады. Башына кан йөгергәнгә, чия кызыл йөзлегә әйләнгән Аяз, куркышыннан урынында катып калды. Кулына ниндидер төргәк тоткан теге кеше капканы ачып керде дә, әүмән-тәүмән, көзге аю кебек җай гына атлап, йорт ишеген шакыды. Менә әнисе чыкты да, бу исәвән белән авыз ерып, ике куллап күрешкәч, абзар ягына төртеп күрсәтте. Вәт маладис! Өч тиенлек кәнфит өчен сатты да җибәрде улын! Рәхмәт, әни, зур итеп рәхмәт! Үлсә дә, баз өстендә үләрмен дип уйламаган иде Аяз. Ни булса да булыр, тәкъдире шулдыр инде. Аяз, сәнәген куеп, көтелмәгән кунакның каршына, язмышы каршына чыкты. Үлсә батырларча үләр, тәгәрәп үскән бәпкә үләне өстенә ятып үләр. Көрәк куллы, чәче такыр итеп алынган егет, аны күрү белән адымын тизәйтте. Инде йөрәге табан астына төшкән, тәнен үтәдән-үтә ау пычагы, йә булмаса уттай кызу пуля тишеп үткәнен күз алдына китергән Аязны серле кунак, нәни бала сыман күтәреп алып, әйләндерергә тотынды. Егет дусларча кочакласа да Аязның тыны кысыла башлады, биле өзелеп чыга язды. Ниһаять, ул янә каты җиргә төшеп басты. Сүз әйтим дим авыз ачмакчы иде, аюдай көчле егет, аркасыннан кага-кага сүз башлады.
– О-о-о, брат! Күрешмәгәнгә әллә бер гасыр вакыт үтте инде. Әйдә, эшең торып торсын, бераз җилләнеп кайтыйк. Юк, юк! Өс киемеңне алыштырма. Әйдә! Без бит авыл малайлары! диде тимер тавышлы әзмәвер.
Буйга тагын да үскән, кулбашлары галәмәт киңәйгән, тулы, тук йөзендә ике күзе чак күренгән, яңа хуҗа, бай нефтьче дигәннәре әллә кем түгел, шушы якта, шушы җирдә, шушы авылда уйнап үскән Искәндәр булып чыкты.
Карамалы авылының сикәлтәле юлларын сизмәгән, сөлек кебек җитез кара джип, тузан койрыгы калдырып Асыл Таш чишмәсе ягына юнәлде.
– Гомерләр шулай үтә дә китә икән, – диде Искәндәр, чирәмгә бер шешә коньяк, кәкре колбаса, ике буш стакан куеп. – Кайчан гына укып, мәктәптә ыштан туздырып йөри идек, хәзер инде, берәм–сәрәм булса да, чәчләр агара башлады. Мә, тот, Аяз. Элек текелдәп тора идең, что-то авызың да ачылмый. Тот әйдә тел ачкычын берне. Нәкъ синең өчен, балачактагы дустым өчен алып кайттым мин бу күчтәнәчне.
– Мин ни… – диде, берне тоткач күзләре яшьләнеп чыккан, сирәк-мирәк тешләре белән колбасаны чәйнәргә тырышкан Аяз. – Мин ни… Себергә…
– Сөйләмә, Аяз, үткәнне онытырга тырыш. Барысын да яхшы беләм, әнки сөйләде. Хәзер яңа тормыш башлана, яңача яши башлыйбыз синең белән, брат! Дошманнарны көнләштереп, җимереп дөнья көтәселәр алда әле. Мә, тот тагын берне. Минме? Миңа җитте. Рульдә бит. Шәп үттеме? Карале, әллә елый инде? И-и, Аяз. Синме бу? Кайгырма юк өчен! Ләйсән дә булган икән кайгырыр сәбәп. Ул идән чүпрәгенең битенә төкер дә, юлыңда бул. Аңардан мең тапкырга чибәррәк гүзәлкәй табабыз сиңа, борчылма! Сине дә аңлыйм. Беренче мәхәббәт, фәлән-фәсмәтән. Үткән белән генә әллә ни ерак китеп булмый, Аяз, киләчәк белән яшәргә кирәк! Ә безнең киләчәк якты. Беләсеңме шуны, без синең белән дөньяны рәхәтләнеп көтәрбез әле!
Бераз исерә төшкән, яшьле күзләрен сөртеп, ирен читләре белән чак елмая башлаган Аяз, үзенең каршысында утыручы, аны затлы коньяк белән сыйлаучы егетнең Искәндәр икәненә һаман ышанып бетә алмады.
– И Искәндәр, Искәндәр! Ни пычагыма кайттың син бу авылга? Менә, мине күрәсеңме? Күрәсең! Монда яшәп синең дә минем хәлгә төшүең, оекбашыңның табанын кисеп алып, ыштан төбеңдәге тишекне томаларлык хәлдә калуың бар. Авыл бит ул – төпсез сазлык кебек. Үзенә бер суырып алса, җибәрми. Байсың, өстең-башың бөтен, нигә кирәк сиңа Карамалы?
– И-и-и, брат! Мин Кармалыдан мең тапкыр зуррак шәһәрләрдә яшәдем, укыдым, үземнең фирманы ачтым. Акча ишелеп керсә дә, куеныма көн саен берсеннән-берсе чибәр кызларны кочсам да, бәхет тапмадым. Фирмаларымның саны артты. Менә күрәсеңме муендагы җөйне? Шәһәр базарын басып алган чуркалар белән пычакка-пычак килергә дә туры килде. Соңрак килештек. Алар минем эшкә, мин аларныкына кысылмаска сөйләштек. Фатирлар, бер гараж машина алдым. Артып калган акчаны банкка салдым. Акча өстендә йокласам да, үземне бәхетле итеп тоймадым. Ишетәсеңме, Аяз. Салып ал тагын берне, тутырып сал. Бай булу гына бәхетле булу дигән сүз түгел әле ул. Мине зур бер түрә үзенең кызы белән таныштырды. «Кулыңнан эш килә, тырыш егетсең! Кызыма өйлән! Мин бер ике елдан пенсиягә китәм, үземнең урынга калдырырмын» – ди. Ә минем башка тай типмәгән. Сәясәт дөньясына баш тыгу – башыңны элмәккә тыгуга тиң бит ул, брат! Бай булсам да, һаман бәхетле була алмадым. Ә бәхет байлыкта түгел, шул байлык исәбенә кемнедер булса да бәхетле итү икән ул, брат! Менә шулай уйладым да, әнкинең колхоз турында язып җибәргән хатларын укып йөрәк әрнегәч, түзә алмадым. Фирмаларымны бер ышанычлы кешемә тапшырып, бер чемодан акча алдым да очтым Карамалыга. Так что, кайгырма, брат! Тиздән Карамалыда янә тормыш гөрләячәк. Салып бетер әйдә, төбе – синнән. Шаярам гына. Исеңдәме, Аяз, Түмгәк тавына менеп, кыр кәҗәләре сыман сикергәләгән малай чаклар? Эх, Аяз! Әллә тагын елый инде? Йә, җитәр! Сине бүтән беркем дә рәнҗетмәячәк! Әйдә, утыр! Авыл юлларын әйләнеп килик. Миңа синең кебек ышанычлы егетләр кирәк булачак!
Кара джип тузан туздырып, яңгырлы вакытларда йөк машиналары ясаган чокырларны сизмичә, Чорматашка таба китеп күздән югалды. Чирәм өстендә буш шешә, сары билле сагызаклар сырып алган чите тешләнгән колбаса кисәге генә торып калды.
16
Җимерек колхоз урынында оештырылган яңа хуҗалыкка халык шикләнебрәк, теләр-теләмәсрәк кенә эшкә чыкса да, бер айдан соң, сыер фермасының түбәсен япкан, кайтарылган яңа тракторларны, комбайннарны көйләгән өчен ярыйсы гына акча алгач, дәртләнеп китте. Аяз исә, Искәндәр аны механик булырга кыстаса да, трактор штурвалына утырды. Чүп баскан, каралмаган басуларны сөрүдә, бәрәкәтле җирләргә янә җан өрүдә, алтын бөртекләредәй орлыклар чәчүдә катнашты ул. Хәзер, заман алга киткәнгәме, хуҗалыкта эшләүчеләргә җиңелрәк иде. Чәчкечкә басып тузан, ашлама эчеп, туңып барасы юк. Сәер, сыерларны да машина савачак иде. Яңа, заманча ферма төзелә. Берничә йөк автомобиле белән саву аппаратлары китереп киттеләр инде. Бераз йөзенә нур керсә дә, беренче эш хакына яхшы тешләр куйдырса да, күңеле һаман да тыныч түгел иде Аязның. Юк, ул инде Ләйсәнне онытып бара иде. Җитмәсә, авылга ераклардан хәбәрләр дә килеп җитте. Данис, Ләйсәнне ташлап, Уфадагы бер полковник кызына өйләнеп, хәзер үзе капитан булган, шәп иномаркада гына җилдерә икән, имеш. Ләйсән исә, һаман да базарда, бер әзербайҗанга эшли. Фатирына түләрлек акча җитмәгәнгә, өрек сату белән генә чикләнми икән, имеш… Аязны, инде яңа тормыш башларга теләгән, янә үз көченә ышана башлаган Аязны бу хәбәрләр тамчы да кызыктырмый иде. Ул башка берәү турында, язмыш упкынына шуып төшеп барганда аны тартып чыгаручы, аңа маяк, җиһандагы йолдыз сыман, лабиринттан чыгар юлны күрсәтүче турында уйлый иде.
Хәзер бераз егеткә, элекке көч-дәрт ташып торган, шаян Аязга ошый башлады, ахры, ул. Тәвәккәлләргә кирәк. Алинә кебек чибәр кызларга күз атучылар муеннандыр. Тракторын шарлар, тасмалар белән бизи дә, иртәгә үк урлап алып кайта ул Алинәне. Искәндәрнең джибында түгел, үзенең тракторында барачак ул. Хастаханә кырына килеп туктаячак та, авызын ачып, аптырашта калган Алинәне кочаклап үбеп, утыртып алып та кайтачак. Ни дисәң дә, трактор – ул романтика! Иномаркаларда кем дә җилдерә! Алай дисәң, Аязның тракторы иномаркадан кайсы ягы белән ким соң? Нидерландта эшләнгән, кондиционеры бар, эченә тузан да, тавыш та керми, музыкасы уйнап тора. Могҗиза! Иртәгә таң белән китә Аяз. Тәвәккәлләмәсә, гомере буе үкенәчәк, гомере буе бәхетсез булачак. Әйдә, Аяз, синең язмышың хәл ителер вакыт җитте! Егет булсаң егет бул, терекөмеш бул! Бүген бик кыю уйласаң да, иртәгә коелып төшмә.
…Офыктан гөжелдәп, шарлар белән бизәлгән, купшы трактор килеп чыкты да, Карамалы урамнары буйлап пипелдәтеп үтеп, зәңгәр тимер капка янәшәсенә килеп туктады. Аннан, өстенә кызыллы-сарылы костюм, башына кызыл кепка кигән буйчан егет сикереп төшеп, сары чәчләрен күбәләк сыман заколка белән эләктереп куйган, өстенә җиңелчә плащ кигән, зифа буйлы чибәркәйне сак кына, ватылырдай затлы әйбер сыман күтәреп, капкадан кереп китте.
Д. Фәйзуллин рәсеме.