

10
Ялгыз хатынның шулай инде: ничәмә еллар буе тезелешеп торган коймалар, хуҗаның юклыгын сизенепме, төрле якка кыйгая башлады, Беркөнне чыккан көчле җил йорт түбәсендәге бер-ике табак шиферны кубарып ташлады, аскы ниргәләре череп, какшый башлаган йорт, хәер сораган ятим бала сыман, сул якка тагын ныграк кыйшая төште; өй эче Фатыйманың күңеле сыман, бушап, салкынаеп, моңсуланып калды. Фатыйма үзе дә саргайды. Йокысыз төннәрдә туган кичерешләр битенә көн саен яңа җыерчык булып язылды. Хуҗаның китүе белән йортта да кот качты. Машкасы, бозавын тапты да, ятып үлде. Авылга төшкән бүре, беркемгә бер гаебе тимәгән, кемне дә койрык болгап каршы алучы, соңгы вакытларда төннәрен уларга гадәтләнгән Актырнакның бугазын чәйнәп китте. Төннәрен Фатыйманың аркасын җылытып чыгучы, чистабикә Муркасы да эзсез югалды.
Фатыйма, җәйне күршеләрдән сөт теләнеп, үзе кебек ятим калган үксез бозау тәрбияләп ялгызы яшәп калды, Мендәргә баш терәүгә үлек кебек йокыга талу өчен, көнозыны бәрәңге бакчасында туңкаеп эшләде. Быел яңгырлар сирәк яуганга, бет чаклы гына булган каен җиләгенә йөрде, тутыга башлаган чалгысын Госман карттан чүкетеп, кешеләрдән калган тугайларның чит-читләреннән печән чапты. Гариф белән гөрләтеп дөнья көткән чакларында шәһәрдән ай саен гаиләләре белән кайтып төшеп, кунак булып, мунча кереп, ит, бәрәңге төяп киткән шәһәрдәге туганнарының хәл дә белмәүләренә, кайту түгел, хәтта бер тапкыр да шалтыратмауларына һич тә аптырамады. Ә нигә аптырарга? Ә нигә үпкәләргә? Заман нинди – кешеләре дә шундый. Хәзер туган туганны табыннарда гына, ару гына салып алган чакта гына туган итә. Бер миллион акча отсаң, туганнарың да, дусларың да бик тиз табыла һәм алар көннән-көн арта. Әгәр дә бәлагә тарысаң, сиңа ярдәм кулы сузучы табылуы бик шикле. Бик шикле. Бер карасаң, ай саен ике үгезлек эш хакы алган, елдан-ел затлырак машина алыштырган, ялларын Төркия курортларында уздырган, балаларына икешәр фатир алып биреп, һәрберен югары белемле итеп, яхшы урынга эшкә урнаштырган шәһәрләргә тол Фатыйма нигә кирәк? Бер ябык бозауга карап яшәгән хатын аларга нинди файда китерә ала? Юк, Фатыйма үзен ятим дип санамый, кешеләр белән аралашканда да мескенгә салышмый. Аның кызы, Уфада укып йөрүче Луизасы бар бит әле. Дәртле инде кызы, дәртле. Кендек белән тез арасын чак каплаган, яфрак кыймылдатырлык җил иссә дә чәчәк таҗы кебек ачылган ефәк итәк, алма кебек түгәрәк һәм мул күкрәкләренең бөтен гүзәллеген ачып салган топигы бигрәк килешә үзенә. Төрле төскә манылып, көеп беткән чәчләрен шәрә иңбашларына чәчеп, сәгатьләр буе көзге алдында утырып, җен кебек бизәнеп, кояш баю белән дискотекага чыгып китәргә гадәтләнде. Ничек кенә йөрсә дә, тел-теш тидерерлек итеп йөрми. Таң атканда көн саен бер егет машина белән капка төбенә китереп куйса да, бер көн эчендә ул атнага сузарлык эшен эшләп китә. Диплом алыр, кияүгә чыгар, Фатыйманы оныклар белән шатландырыр, Аллаһы бирсә! Аязының үлүенә дә ышанып бетми. Соңгы өмете өзелмәгән, яшәү көче бирерлек өмет йолдызы сүнмәгән әле аның!
Бүген шимбә, Луиза кайтачак шимбә көн. Мунча да ягып җибәрергә кирәктер. Фатыйма түмәрләр арасында берәм-сәрәм күренгән коры-сарыны җыйган чакта, урам капкасы шыгырдап куйды. Берәзәк җил шаярамы, әллә берәрсе кердеме? Улы кайтмады микән? Әкияттәгечә, тозсыз боевиклардагыча исән калгандыр да, кайтып төшкәндер… Ә бәлки, Луизадыр. Юк! Улы да түгел, Луизага да охшамаган. Кызыл яулыклы… Кем соң әле? Гөлсур бит бу! Кеше куркытып йөри. Хәлдән тайган, йөзендә кеше төсе калмаган.
– Ни булды, күрше? – дип үзе сүз башлады Фатыйма, телен йоткандай аңа карап каткан хатынга. – Әллә берәр җирдә пужармы? Йә, әйт инде?
Хатын биленә таянып, тагын бер кат тирән тын алды да, һава җыеп:
– Безгә йөгер! Бар! Тизрәк! – диде.
– Нигә?
Бу хәбәрдән Фатыйманың күзе алдында дөнья чайкалып китте. Йорты, мунчасы, зәңгәр күк аның тирәсендә әйләнә башласа да, үз-үзен кулга алып, Гөлсурларга таба ашыкты. Исән? Исән! Эчке тавышы, сулкылдап типкән йөрәге алдашмаган! Улы исән! Фатыйма ничек күршесенә барып җиткәнен, аларга ничек кергәнен дә, ничек чылбырын өзәрдәй ярсып өрүче Джек яныннан үткәнен дә хәтерләмәде. Кулына телефон трубкасын алгач кына янә Жиргә әйләнеп кайтты:
– Алло! Алло! Аяз улым, бу әниең… Алло! – диде ул, өзек-өзек тавыш белән, алкымын буа башлаган төерне йотып, күзенә җыелган яшьләрен тыеп.
Фатыйма өчен шушы кыска гына вакыт бик озакка сузылгандай тоелды. Гүя ул әлеге вакытта Гөлсурларда түгел, ә йоклап, чынга ашмас төш күреп, саташып ята. Бушап калган салкын өендә уяныр да, мендәрен кочаклап елар. Уянмаса ярар иде, бу төш, соңгы вакытларда күргән иң яхшы төш, озакка сузылсын, бер дә тәмамланмасын иде… Фатыйма калтыранган куллары белән трубканы кысыбрак тотып, тыны белән суырып алырдай булып, бер-бер аваз көтте. Ниһаять, ниндидер тавыш ишетелеп китте. Ишетелеп киттеме, әллә өн белән төш арасында адашкан хатынның колагына гына чалындымы?
– Алло! Улым! Алло!
– Әни!
Бу сүзне ишетү белән, Фатыйманың йөзе кинәт үзгәрде. Дер селкенгән кулыннан трубканы төшереп җибәрмәс өчен, аңа кушкуллап чат ябышып, газиз баласы сыман күкрәгенә кысты. Ата каз кебек ысылдап сөйләшүче кеше улы түгел ич! Аязы карлыккан тавышлы, сакау түгел бит! Аны шаяртырга уйлыйлармы? Нинди шәфкатьсезе тол хатынның башыннан көләргә уйлады микән?
– Кем сез? Я, әйтегез тизрәк! Милициягә шалтыра… – диде ул трубканы янә колагына китереп.
– Әни! Мин – синең улың! Мин – Аяз!
– Алдашасыз! Мин Аязның тавышын әллә каян таныйм… – Әни! Мин – синең улың! Минем дә, әтиемнеке кебек, уң як колак артымда миң бар. Исеңдәме, Түмгәк тавына утынга баргач, адашкансыз? Якын-тирәдәге урманны аркылы-торкылы йөреп, чак яланга килеп чыккансыз. Исеңдәме? Актырнакны Чирәмкүлдәге Габбас абзыйлардан алып кайткан идек…
– Улым! – диде Фатыйма, бите буйлап тәгәрәшкән яшьләрен тыя алмыйча. – Улым!
– Мин исән, әни! Ләкин синең белән озак сөйләшә алмыйм! Кулыңа каләм, кәгазь ал! Алдыңмы? Адресымны язып ал: Пурпе, Гагарина урамы, 87, «Метеор» фирмасы. Яздыңмы? Ярый! Пока, әни! Сине көтәм! Милициягә хәбәр итә күрмә!
– Алло! Алло!
Фатыйма телефон трубкасын кат-кат селеккәләп караса да, аннан беркем дә дәшмәде. Гөлсур, бер кулына кыек-мыек язулы кәгазьне бөгәрләп тотып, икенчесенә трубканы кысып, бер ноктага карап каткан хатынга чынаяк белән су китереп бирде. Сагыш тулы күзләре, тәгәрәп төшәрдәй, елт-елт йөгерешкән, кипкән иреннәре калтыранган, дерт-мерт килгән уң кулы белән бертуктаусыз яулык очын бөтергән Фатыйма йотлыгып-йотлыгып эчте дә, «Рәхмәт, күрше!» дип, чыгып китте. Әни кеше, кайчандыр улының үлгән хәбәренә ышанмаган булса, хәзер аның исән икәнлегенә шикләнә иде. Ят тавышлы бу кеше белән кыска гына аралашу һаман да төш кебек, сагынып искә алырлык, уянгач үкенерлек төш кенә кебек иде…
Ул озакка сузмады, тиз тәвәккәлләде. Аяз бит озакка сузарга ярамый диде. Үксез бозавын сатып, банкта сакланган пенсия акчасын кырып-себереп алып, туганнарыннан, күрше-тирәләрдән әҗәткә акча сорап, улының киемнәрен алып, Себергә китте.
11
Язын Уфа шәһәре аеруча матур. Кыш буе ак чалмалар киеп, боегып утырган юкәләр – кар сулары йөгерек ерганаклар булып кытыршы асфальт йөзен югач, яшел такыялар киеп – исерткеч чәчәкләргә күмелә. Гүя, бу чәчәкләрнең татлы исенә алар арасында мәш килгән сары билле бал кортлары гына түгел, урам тутырып гөрләшеп йөргән яшьләр дә, кыш чыкканчы, таш йортларда посып ятып, кояш күрмәгән йөзләре саргаеп калган карт-коры да исерә. һәммәсе дә бәхетле, һәммәсе дә тормыштан канәгать. һавада чәчкә исе генә түгел, мәхәббәт исе, кыш буе туннарга төреп яшереп йөрткән гүзәл тәннәренең зифалыгын күрсәтергә дип чыккан, берсеннән-берсе чибәр кызлар коенган хушбуй исе… Холык бозып, кыя-ярлар ишеп, кыш буе туплаган гайрәтеннән арынып, янә тынычланган Агыйделдә, боз тоткынлыгыннан котылган шат пароходлар җилдерә. Аларда кырмыска кебек кенә күренгән кешеләр бии, күңел ача. Әйтерсең дә, яз җиткәч, кар сулары шәһәр урамнарындагы пычракны гына түгел, кешеләрнең күңел юшкыннарын, җаннарын телгәләгән кара уйларын да юып алып киткән. Әйтерсең дә, яз җиткәч кипкән яфраклар, корыган үләннәр урынына яңалары чыккан кебек, кешеләрнең күңелләре дә яңарган, чистарган. Гүя менә хәзер бөтенләй икенче, элеккесенә охшамаган, җиңелрәк, бары тик шатлыклардан гына торган өр-яңа тормыш башланачак.
Якты шәһәр үзәгеннән, төрле утлар җемелдәгән кафелардан, зур тәрәзәле кибетләрдән качып, тар урамнарга поскан караңгылык пәрәвезен ертып, зур кирпеч йорт янәшәсенә сары бүрекле, дүрт күзле бер машина килеп туктады. Аннан атылып чыккан егет җәһәт кенә тимер ишеккә кереп күздән югалды.
Ләйсән бүген әллә нинди иде. Ишекне ачу белән Данисның муенына да асылынмады, битеннән дә үбеп алмады. Идән белән түшәм арасында адашып йөргән карашын кая төбәргә белмичә, өстәл янына барып табак-савыт шалтыратырга тотынды. Фатир табып, бергә яши башлаганнан бирле, болай сытык чырай белән каршы алганы юк иде әле аның. Алар өйләнеп-нитеп, никах укытып маташмады, ир белән хатын кебек, бергә тора башладылар. Аптырашта калган әти-әниләренә, туганнарына, гражданлык никахы, заманча күренеш, дип аңлаттылар да, шуның белән вәссәләм. Өлкәннәрнең: «Бөтен яшерен җимешләр дә никахлашкач кына татлы була. Болай йөрмәгез, балакайларым!» – дигән сүзләрен колакларына да элмәделәр. Бер алар гынамыни? Тирә-якка игътибар белән карасаң, бөтен яшьләр гражданлык никахында бит. Тулай торакларда, әти-әни канатыннан ераклашкан студентлар да, шәһәрдә эшкә калучылар да… Әллә Европадан, әллә Америкадан үтеп кергән бу сәер «мода» күпләрне үзенә буйсындырды. Берни дә эшли алмыйсың. Шулай булгач Ләйсән белән Данис, бер карасаң, гаепле дә түгел кебек… Беренче карашка, мондый тормыш алтын балдаклар алмашып, туган-тумачаңны тилерткәнче эчереп, мае агып торган бәлешләр белән сыйлап, гөрләтеп туй үткәреп гомер башлаудан әллә ни аерылмый да кебек. Ләкин, язылышсаң, җаваплылык арта, уйнап эш иткәндә дә уйлап эш итәсең. Әллә шуны уйлап кайгыга батканмы Ләйсән? Әллә Аязны искә төшергәнме? Үлде диделәр бит инде Аязны!
Күз төпләре кара көеп чыккан, сул кулын биленә, уң кулын иягенә куеп, уйга чумып, офыкта җемелдәгән утларга текәлгән Ләйсәннән күзен алмаган Данис шуларны уйлады. Сөмсере коелган булса да аш салып, икмәк кисеп, чәй әзерләгән үзе.
– Минем белән утырып аша инде, матурым! Берүземнең генә тамак туймый.
Көчле куллар нечкә билне кочып алса да, җавапсыз калды. Кая аның эштән кайту белән муенына сырпаланучы, калаклап диярлек иркәләп ашатучы, ашап бетүгә җылы ванна, йомшак түшәк әзерләп куючы Ләйсәне? Аны сихерләгәннәр, икенче кешегә алыштырып куйганнар диярсең. Әллә балага узганмы? Булырга да мөмкин. Бик мөмкин! Әллә Данисның кәҗә сукмагында йөрүен белде микән? Уфа зур булса да, җир түгәрәк, гайбәт сүз биек йортларга менеп, тимер ишекләргә дә үтеп керә ала бит. Кем җиткерде микән?
– Аяз исән! Тиздән кайтып җитәчәк. Әнисе барып алган. Бүген Луиза шалтыратты…
Бу сүзләрдән соң калак, тросы өзелгән лифт сыман, лач итеп тәлинкәгә килеп төште. Аш шулпасы өстәлгә, егетнең битенә чәчрәде. Колагы, бите кызарып чыккан Данис: «Эх!» – дип, бар көченә кизәнеп өстәлгә сукмакчы иде, әллә шартлап сыначак кулын, әллә икегә бүленәчәк өстәлне жәлләде, үз-үзен тыеп кала алды. Кайтса ни? Кайтсын! Аяз кайта дип, кул сындырып, өстәл җимереп булмый инде. Кайтсын да, мәхәббәтенә, Ләйсәненә, Данис белән күптән бергә яшәгән, Данис беренче татыган, Данис күптән туйган Ләйсәненә өйләнсен. Аңа хәзер барыбер. Аның үз юлы, үз язмышы. Инде кәртләрне дә ачып салыр вакыт җиткәндер, күптән яшереп йөрткән, «туз»ларны ачып салырга нәкъ вакыттыр.
Яшьле күзләре белән аңа карап, яклау эзләгәндәй, каядыр кереп качарга теләгәндәй, адашкан куян баласын хәтерләткән Ләйсән исә Данистан, тәнен дә, җанын да ышанып тапшырган бердәнбер якын кешесеннән, җылы сүз, киңәш көтә иде.
– Нишлибез, дисеңме? Берни дә эшләмибез! Син – уңга, мин – сулга.
Эчпошыргыч тынлыкка чыдый алмаган Данис, кырт кына сикереп торды да урыныннан да кымшана алмаган, бер сүз дә әйтәлмәгән Ләйсәнне берүзен калдырып, ишекне шап итеп ябып, очлы башлы, ялтырап торган туфлие белән шакы-шокы баскычларны саный-саный, йөгерә-атлый аска төшеп китте. Чыелдап, кытыршы асфальт битен тырнап кузгалган машина, караңгылыктан, утлар янган якты, шома, иркен юлга ашыкты. Дөресен генә әйткәндә, бу яңалыкка Данис куанмады да, кайгырмады да. Әйтерсең дә, бернәрсә дә булмаган: Аяз беркайчан да югалмаган, Данис дустының кызын кочагына алмаган. Ул нибары балачагында ук күңеленә уелган хыялына иреште, кайчандыр буй җитмәслек булып күренгән Ләйсәнне үзенең сөяркәсе итте. Аңа, үгездәй таза егеткә, бу дөньяда тагын нәрсә кирәк? Шәһәр, кичен кочакта чибәр Ләйсән, тузансыз эш… Бүгенге тетрәндергеч хәбәр булмаса, барысы да элеккечә калыр иде микән? Бик шикле! Данисның күз алдында тоткан бүтәнрәк планнары да, чын-чынлап яратып, һәрхәлдә шулай дип үзен-үзе ышандырып йөргән башка яры да бар иде. Бүгенге сүзләрне, иртәме-соңмы барыбер Ләйсәнгә җиткерергә кирәк булганга, әлеге адымга кыюлыгы, тәвәккәллеге генә җитмәгәнгә, очрагы туры килгәндә барын да тиз генә ачып салганына, эчтән генә канәгать иде Данис. Әйе, аңа хәзер Ләйсән, кайчандыр җир шарындагы иң чибәр кыз булып күренгән Ләйсән кирәкми. Аңа хәзер яшәргә, тормыш төбендә бәргәләнер урынына кешечә яшәргә кирәк. Ул ахмак түгел. Агыйдел елгасын нинди зур аулар белән иңләсәң дә, алтын балык барыбер эләкмәячәк. Ә Данис алтын балыкны елгадан түгел, коры җирдән тотты. Әйе, бөтен хыялларын тормышка ашырачак чын алтын балык килеп капты аның ятьмәсенә. Берсендә, төн уртасында, клиентын Сипайловога илтеп, рациясен сүндереп, өенә кайтып барган чагы иде. Юл читендә тезенә кадәр күн итек, ак ботларының зифалыгын яшермәгән ефәк итәк кигән, сары чәчләре шәрә аркасына сибелгән бер чибәркәйне шәйләп калды да, чажылдап янына килеп туктады. Аны-моны уйламыйча, ишекне ачты да, дер калтыранган чибәркәйгә «Утыр!» диде. Данис та, башка таксистлар кебек оста психологка әйләнеп беткән иде инде. Кемнең кем икәнен кыяфәтенә карамыйча, тавышын ишетү белән ачыкларга, кысмыр клиентлардан да җайлап акча суырырга остарган иде ул. Бу кызның төн күбәләге түгеллеген, очраклы гына, бер-бер хәл аркасында гына шундый хәлдә калганын шунда ук тоемлады Данис. Беренчедән, фәхишәләр, гадәттә, проспектта һәм тагын да Уфаның берничә урынында гына торалар. Икенчедән, ләззәт өләшеп акча эшләүчеләр, машина күрү белән, йөзләрен, күз кызыктырган, кендек астын кытыклаган зифа буйларын яшерми, киресенчә, бар матурылыгын күрсәтергә тырыша. Ә менә бер төнгә генә кесә калынайтырга чыккан чибәркәйгә бераз охшаган охшавын. Данис ул төнне Марина исемле серле төнге кунагын Ленин урамындагы бер затлы йорт янында калдырды. Кызмача булып алган, Данистан рөхсәт алып шырпыдан чак юанрак, озын тәмәке көйрәтеп җибәргән кызыкай, әти-әнисе өйдә булмаганга төнге клубка барганын, анда сумкасыннан бөтен документларын, акчасын урлаганнарын сөйләп бирде. Чибәркәй фатирга йөгереп кереп акча алып чыкты. Чәй эчәргә чакыра алмаганга гафу үтенеп, таксистның телефон номерын алып, озын төз аяклары белән шакы-шокы атлап, тимер ишеккә кереп китте. Чибәркәйләр Уфа тулы, Данис Марина турында тиз онытты. Беркөнне шалтыраган телефон гына төнге кунак турындагы хатирәләрне яңартты. Егет, кичке клубларны яраткан очынгыч кызның шәхси водителенә әйләнде. Бөр кичне, такси машинасы Ленин урамындагы кызыл кирпечтән салынган, хрущевкалар өстеннән калкып-балкып торган яңа йорт янәшәсенә килеп туктап, таң атканда гына кузгалып китте. Тормышта эт койрыгыннан төз булып яшәргә туры килсә дә, полковник кызы вакыт-вакыт, башка яшьтәшләре кебек, күңелен тырнаган хыялларына ирек бирергә ярата иде. Ирекле тормыш һавасын сулаган чакта, үзе дә сизмәстән гашыйк булганын сизми дә калды назга сусаган йөрәк. Мәхәббәт, баштанаяк бензинга коенып, дымлы шырпы сызуга тиң бит. Кап эчендә бер коры шырпы калган булса – бетте башың. Мәхәббәт уты тәнеңне генә түгел, җаныңны да, язмышыңны да аямый. Данис төн кунагының кем кызы икәнен белгәч, тагын да дәртләнеп китте. Маринага өйләнеп, милициягә эшкә кереп, тиз арада погоннарындагы йолдызларны арттыру, эреләтү иде аның исәбе. Планнары Наполеонныкыннан һич калышмаса да, җанын барыбер кара мәчедәй нидер тырный. Ләйсәннең шушы хәлендә дә һаман Аяз дип өтәләнүе горурлыгына тимәде түгел. Һаман онытмаган, димәк! Ничава, бик танау чөялмәс хәзер. Кызыл күлмәкләре уңган! Данис үз дигәненә иреште. Аязның танавына чирттеме, чиртте. Хәзер өйләнсен инде Ләйсүшкәсенә, Данистан калган Ләйсүшкәсенә, ак күлмәк кидерсен дә, өйләнсен.
(Дәвамы бар.)
Д. Фәйзуллин рәсеме.