

9
Зәңгәрләнгән иреннәре астында тешләре шакылдаган, дер калтыранган егет уянып китте. Эренләп ябышкан күзләрен куллары белән уып чак ачкач кайда ятканын аңлый алмый торды. Боздай таш идәнле, халык мәш килгән ниндидер бина… Ә-ә-ә, исенә төшә башлады. Чүплек, сикәлтәле юл, вокзал, әзмәверләр… Кичә сукбай булып кыланып утырган иде, йоклап киткәнен сизми дә калган. Тәк, сәгать алты тула. Иртәнге алты. Тегеләр киткәндер, билет алырга кирәк. Ул куенындагы паспортны, акчаларны капшамакчы булды. Тукта-тукта, аның өстендә нинди ят кием? Йөз урыннан ямалган, бәвел, ыс исе сеңгән, умырык якасына косык катып беткән, майланган, биле ертык пальто каян килеп эләккән? Кая аның җылы курткасы, юллык акчасы, паспорты, училище таныклыгы? Кая? Аягында замогы ватылып чыккан, авызын ачкан кара күн ботинка, башында ыштан зурлыгы кара башлык түгел иде ләса? Чишендергәннәр, сөйгән ярын төшендә күреп йоклаган чагында шым гына талаганнар, Ә хәзер нишләргә? Кая барырга? Шушы мизгелдә ул үзен ерткычлар, агулы үрмәкечләр, буар еланнар, таш гасырда яшәүче кыргый кабиләләр сагалаган очсыз-кырыйсыз джунглида адашкан кешедәй хис итте, Кинәт аның күз алдында ут очкыннары чәчрәде, Тал чыбыгыдай сыгылып торган дубинкасы белән тагын берне тондырырга әзер торган милиционер, аны ялтырап торган кара күн итеге белән типкәләп:
– Тор! Дуңгыз калдыгы! Дусларың эшкә киткәндә ничек оялмыйча йоклап ята аласың? Бар! Шешә җыясыңмы, чүплек актарасыңмы – теләсәң нәрсә эшлә. Ну кичкә кадәр монда күренәсе булма! – диде дә, рациясен болгый болгый, авыз эченнән ниндидер җыр көйләп, ары китте.
Аяз, бәладән башаяк дип, торып басып, танавына кадәр төшеп җиткән шапкасын маңгай өстенә күтәрә-күтәрә, ишеккә таба юнәлде.
Туп кебек балаларын бакчага илтүче чәшке тунлы гүзәл себер хатыннары, эшкә йөгерүче аю кебек ирләр, аркаларына сумкаларын асып мәктәпкә баручы укучылар – котырган ачы бураннан качарга теләп чирле чебеш кебек бөрешкән, умырык якаларын күтәреп, кызарган кулларын җиңенә яшерергә тырышкан, аякларын ташбака кебек чак сөйрәүче ирне урабрак узып – үз юлларында булды, Кибеткә сөткә чыккан әбиләр генә, яшь сукбайны күреп, туктап калып, башларын чайкап торды. Йомшак урында йоклап, иртән икмәккә май ягып, сөтле чәй эчкән бу кешеләр өчен чиркангыч тоелса да, Аяз эчтән һаман да яшь, һаман да үткер иде, Һәм ул әле язмышның бу сынавына да бирешергә теләми иде. Аңа хәзер ничек тә төн үткәрү өчен башка урын табарга, урыннан бигрәк, вакытлыча гына булса да берәр эш табарга кирәк иде. Ул монда каңгырып йөрергә җыенмый, акча туплап, туган ягына кайтырга хыяллана, Шуңа күрә дә, үкереп-үкереп ашарга сораган ашказанына игътибар итмичә, буш, чак җанлана башлаган урамнардагы белдерү такталарын күздән үткәрергә тотынды, Белдерү дигән нәрсәгә ышану аркасында тормыш төбенә төшсә дә, янә гомере белән шаярырга, янә билгесезлек диңгезен тишек көймәдә кичеп карарга мәҗбүр иде ул. Башка чара юк, Әнә, бер кәгазьдә «Урам себерүче таләп ителә. Торыр урын бар. Эш хакы килешү буенча» дип язылган, иң мөһиме – адресы күрсәтелгән, Аяз, аңа аз гына булса да яшәү дәрте өстәгән бу сүзләрне тагын берәрсе укымасын дигәндәй белдерүне умырып алып кесәсенә бөтәрләп тыкты да, ашыга-ашыга, поселокның үзәгенә юнәлде.
«Метеор» фирмасын, үткән-сүткән кешедән сорашып, бик тиз эзләп тапса да, биек тимер койма белән уратып алынган, янында абалап өреп, бозау кадәре колаксыз этләр йөргән ике катлы бинаның эченә генә керә алмады. Зур капка янындагы кечкенә төймәгә дә берничә кабат басты. Өшемәс өчен урынында биеп, кулларын уып, әле тегендә, әле монда йөреп, үз-үзен: «Мөгаен, әле иртәрәктер, сәгать тугыз тулмагандыр», дип юатты. Хәер, бу мизгелдә үзенә карата мондый җылы сүзләрне бары тик үз авызыннан, үз эчке тавышыннан гына ишетә ала иде. Кайчандыр җәннәт булып күренгән, хәзер исә җәһәннәмгә әверелгән тормышта аңа беркем дә яхшылык теләми иде, ахры. Йокысын бүлдергәнгә ачуланган, кара курткасының түшенә азау тешләрен күрсәтеп ыржайган аю башы төшерелгән юан сакчы да, тимер ишектән атылып чыгып, сукбайның танау төбенә берне кундырырга чамалап килә иде. Аяз, бу сытык йөзне, җыерылган кашларны, бала башы кадәре йодрыкны күрү белән, капкадан читкәрәк китеп:
– Мин игълан буенча килдем, – диде. – Эшкә урнашырга.
– Нинди эш? Без сукбайларны эшкә алмыйбыз! Бар, тизрәк ычкын моннан!
– Мин белдерү буенча, анда бу фирмага урам себерүче кирәк диелгән.
– Хым-м-м. Урам себерүче дисеңме? Белмим. Мин – сакчы гына. Слава килгәч, үзе белән сөйләшерсез. Шунда гына басып тор!
Кышкы йокысыннан уянган язгы ач аю кебек кыланган әзмәвер, сүгенә-сүгенә кереп китте. Тәмам яктырды. Фирмага эшкә килүчеләр, почмакта посып торучы сукбайга игътибар итмичә, тимер капканың тоткасы янындагы тишеккә ниндидер карточка тыгып, эчкә үтә бирделәр. Менә бер зур джип килеп туктады. Слава дигәннәре шушыдыр мөгаен. Пеләш башлы, карны себереп барган кара пальто кигән, төскә яшь кенә күренгән егет, машинасыннан төшү белән, Аязга дәште.
– Сиңа нәрсә кирәк? Бар…
– Гафу итегез! Мин эш эзлим. Зинһар, мине кумагыз!
– Тәк, эш дисеңме? Сукбайлар кайчан эшли башлады соң әле. Алар бит урлаша, теләнә генә белә. Син – сирәк очрый торган сукбай. Ха-ха! Мөгаен, безнең якныкы түгелсеңдер? Ә нәрсә эшли беләсең?
– Себерә алам…
– Без бит яңа заманда яшибез. Карны – трактор белән эттерергә, тузанны – машина белән себерергә кирәк. Булдыра аласыңмы?
– Булдырам!
– Сынап карарбыз! Бар, тимер ишеккә кер дә, Камилла исемле кызыкайны эзләп тап. Этләрдән курыкма, эт эткә тими, – дип, шаркылдап көлде пеләш баш.
Аяз яңа урынга тиз күнекте. Фатирымны риэлторлар тартып алып, алкашка әйләндереп, поездга утыртып җибәрделәр, Ярославль шәһәреннән Себергә шулай килеп чыктым, исемем Александр, – дип таныштырды. Сакал, чәч үстереп, беркем белән дә сөйләшмәскә тырышып, тыныч кына үз эшен башкарып йөри башлады. Колхозның калтырап беткән «ГАЗ-52»сен йөртә алганны, эчендә музыка тыңлап йөрерлек, сәгать кебек эшрәгән машинаны, тракторны да тиз буйсындырды. Уңган сукбайга яңа кием, яшәр урын да кызганмадылар. Кием дигәне – фирма эшчеләренә бирелгән җылы куртка, бияләй, пима һәм башлык булса, яшәр урын дигәне – таш идәнле, суык, караңгы подвал бүлмәсе иде. Дивар буенда – майланып каткан матрас түшәлгән агач сәке. Өстәл урынына – ишексез, тартмасыз тумбочка. Буры коелып, урыны-урыны белән кызыл кирпече күренгән дивардан кәкре, тутык кадаклар тырпаеп тора. Бер розетка бар. Телефон шнуры сыман бөтерелгән, сары тимерчыбыгында эленеп торган ялгыз лампочкадан төшкән яктылык бу өннең бөтен почмакларына үтеп барып та җитә алмый. Аның нурларын караңгылык йота. Гүя биредәге шомлы караңгылык та яктылыкка сусаган. Бу ялгыз лампочка, шушы өннең һәр почмагына нур чаткылары чәчүдән бигрәк, монда яшәүченең кара уйларын да тарата, уйларын таратудан бигрәк, Себер салкыннарында туңган күңелен эретә иде. Кайвакыт сүнеп-сүнеп алган уч төбе кадәре лампочка – туган ягыннан, сөйгән ярыннан еракта, тайга уртасында тозакка эләккән ерткыч сыман төрле якка бәргәләнгән бәндәгә яктылык нуры сибүче, аның күзләрен ачарга омтылучы иде. Аяз да, сәкесенә менеп яткан саен, күгәреп беткән түшәмне сырган, тузан эчкән, джунглидагы лианаларны, кеше аягы басмаган кара урмандагы мүкне хәтерләткән пәрәвез ояларына игътибар итмичә, зиндан кебек караңгы бүлмәсен, бар тормышын яктыртучы бердәнбер сердәшенә, лампочкасына карап сокланды. Кара әле, үзе кечкенә, йодрык чаклы гына, җаны да юк, ә үзе күпме бәхет, күпме өмет өләшә! Аязның җанын нинди мәчеләр тырнаганын, нинди уй-хыяллар белән янып яшәгәнен белә микән ул? Белмидер! Белсә, бәлки ярдәм итәр иде. Бәлки, лампочка гади лампочка түгелдер, серле көчкә иядер, теләкләрне тормышка ашырадыр. Аязның хәзер теләге бер генә – исән-сау Карамалыга әйләнеп кайту. Акчасы да кирәкми, байлыгы да. Хәзер аңа алтын тавы яки туган ягына билет тәкъдим итсәләр, ул, ике дә уйламыйча, икенчесен сайлар иде. Канатлары сынып, аучы мылтыгыннан яраланып, зур чуртаннар кайнап торган төпсез күлгә килеп төшкән ялгыз аккоштай бәргәләнгән Аязны туган ягында нәрсә көтә, кем көтә? Чибәрләрдән чибәр Ләйсәне, гүзәлләрдән гүзәл Ләйсүшкәсе Аязны сагына микән? Уртак оя кору өчен чыбык артыннан очып китеп, хәбәрсез-нисез югалган кош сыман һаман да әйләнеп кайта алмаган Аязын көтә микән, сөйгәненә тугрылык саклый микән Ләйсәне? Агачта татлы, йомры алмалар күп булса да, иң зурысын, күзне назлап, күңелне яулаганын сайлап аласың бит. Чибәр, зифа буй-сыны гына түгел, күңеле дә якты Ләйсән дә шул мең алма арасында йолдыз сыман балкып торучы алтын алмага тиң шул. Аны өзеп алырга, татып карарга теләүчеләр, ай-һай, бик күптер. Көтә микән аны Ләйсән, пычрак имеш-мимешләргә, ялган вәгъдәләргә ышанып ялгышлык ясамады микән! Аһ, Ләйсән! Аязның әти-әнисе исән-сау микән? Бу сорауларга җавап бирә алмыйсыңмы, лампочка? Ярдәм итә алмыйсыңмы?! Сары тимерчыбыгында эленеп торган, үзе кебек япа-ялгыз лампочкага караган саен, Аяз башында шундый уй өермәсе бөтерелде. Кайвакыт, онытылып, хисләренә бирелеп китеп, җанын телгәләгән уйларын кычкырып ук сөйләде. Тик караңгы бүлмәдәге, иксез-чиксез Себердәге бердәнбер сердәше, адашкан диңгезчеләргә юл күрсәтүче якты йолдыз сыман җансыз дусты гына берни дә дәшмәде.
Аяз бу өндә яшәргә өйрәнеп электр плитәсендә ашарга пешерергә күнегеп бетсә дә, үзәккә үткән салкынны җиңә алмады. Киемнәрен салмыйча, баштанаяк юрганга төренеп тә ятып карый, кечкенә генә плитканы төнен дә сүндерми, тик иртәнгә тешләре шакылдарлык өши. Аптырагач, беркөнне янәшәдәге киосктан яшел сулы одеколон алып керде. Йокларга ятар алдыннан, пыяла савыттагы сыекчаны буш сыра шешәсенә бушатып, су белән бутап, авыз турына китергән иде, чак косып җибәрмәде. Ләкин эчәргә кирәк, ромашка исләре аңкыган яшькелт суны ничек тә эчәргә, салкын тимәсен өчен, йөрәк әрнүләре аз гына булса да басылсын өчен, тамак аша төшереп җибәрергә кирәк. Ул, ис сизелмәсенгә сул кулы белән танавын кысып тотты да, уң кулы белән шешәне тамагына койды. Утлы су, бугазын яндырып төшеп китеп, буш ашказанын кыздыра башлады, бит очлары алланып чыкты, ничектер, рәхәт булып, кайгылары онытылып, Себергә чыгып киткәннән бирле беренче тапкыр рәхәт булып китте. Аяз җиңен генә иснәде дә, тәмәке кабызып, сәкесенә утырды, Каршыдагы киоскка башта атнасына бер тапкыр, аннары көн аралаш, соңрак көн саен чыга башлады, Хәзер инде ул җылынырга түгел, бертөсле, төссез, мәгънәсез тормыштан аз гына булса да ямь табарга, аз гына булса да күңел ачарга дип эчте. Төшләренә кереп, җанын мең кисәккә телгәләгән Ләйсәнен, әти-әнисен, туган ягын, якты дөньяда Аяз исемле мәхлук барлыгын онытыр өчен эчте. Беркөнне, эчеп утырган чакта, ул үзен әллә ничек, читтән кемдер күзәтеп торгандай хис итте. Аяз, бәладән башаяк, дип, кызгылт сулы кечкенә шешәне куенына яшерде дә, як-ягына каранды. Сәер! Тирә-якта эт тә юк бит. Алай дисәң, нигә Аязның эче поша, нигә ул якында гына кемнеңдер барлыгын сизә соң, ник аның күңеле тыныч түгел? Әллә эчүе җиттеме? Алай дисәң, яңа гына тамак чылатырга әзерләнгән, айнык чагы бит. Ә син нәрсә карап торасың? Яктылык чәчеп, караңгылык дөньясын оҗмах ясарга, кара уйларымны таратырга, миңа дөрес юл күрсәтергә, мине айнытырга телисеңме? Туктале! Шым гына мине күзәтүче, серле кунак синдер әле ул? Мин сине… Аяз, кулына көрәк алып югарыга селтәнгән иде, кинәт урынында катып калды. Лампочка аңа көчсез бер җан ияседәй тоелды, Ул, сүгенеп, көрәкне бер як почмакка атып бәрде дә, утны сүндереп, куеныннан шешәсен тартып чыгарды, Хәзер Аяз, лампочкадан кыенсыныпмы, берәрсе килеп керү белән аны күрер дип шөрләпме, эчкән чакта утны сүндерергә күнекте.
Әнисенә шалтыратып, аны Себергә чакыртып, кайтып китәргә җыенган Аяз акрынлап эчкечегә әйләнгәнен, почмактагы бер кирпеч астына дәфтәр калынлыгы булып җыела башлаган акчаларның бетүен генә сизмәде. Эчкегә сабышуы турында тиздән башкалар да белде һәм беркөнне кичен хәлен белергә төшкән хуҗасы, аны дөм исерек күреп, эт урынына тукмап, эштән куу белән янап, чыгып китте. Аязга хәзер барыбер, аңа хәзер шулай булырга тиеш кебек, гүя ул – кемнеңдер колы, чылбырга бәйләп куелган әнчек эте, шәхси әйбере иде, Ул инде хәзер теләсә дә, теләмәсә дә, хуҗасына буйсынырга, аның кырыс холкына күнегергә, түзәргә тиеш иде. Аның баш күтәрергә, күкрәк киереп үз фикерен әйтергә көче дә, хокукы да юк. Аязның, кайчандыр дәрт-кодрәт ташып торган Аязның, башы мәңге күтәрелмәслек булып, муенына таш бәйләнгәндәй кебек иелгән, Шушы ачы язмышын Себер салкыннарында бөрешкән зәгыйфь күңеле дә кабул иткән. Гүя ул – ирекле кеше түгел, көймәдә утыручы Герасим кулындагы Муму кебек бер мәхлук җан иясе, Димәк, Аяз хәзер, эт кебек, нәрсә кушалар, шуны эшләргә, боерыкларны берсүзсез үтәргә, тукмалуларны хуҗа юмартлыгы итеп кабул итәргә, язмышына зарланмаска тиеш. Тукмаса да, яратып тукмый, сукса да, яратып суга. Ничек кенә кыланса да, хуҗага килешә, колларга аның гамәлләренә кысылырга, аның турында сүз йөртергә, зарланырга ярамый. Аяз үзенең хуҗасын ничек бар, шулай кабул итте. Әйе, тукмый, әйе, усал. Ләкин ул булмаса, Карамалы егете күптән гүрдә ятар нде бит! Әйтерсең дә, Аяз ялган документларда гына түгел, чынбарлыкта да үлгән, Ә аның урынына – күренер-күренмәс шәүлә генә, үзаллы яшәүне оныткан, колга әверелгән шәүлә генә. Таш идәндә, авыртуга чыдый алмыйча, әллә елап, әллә көлеп, авызыннан теш кисәкләрен төкереп, сынык танавыннан аккан канга чәчәп, гарык-горык ютәлләп ятучының зиһенендә шундый уйлар йөгерде.
(Дәвамы бар.)
Д. Фәйзуллин рәсеме.