Чәчмә әсәр
27 Мая , 15:29

Айдар ЗӘКИЕВ. Бәхет эзләп. Повесть (7)

Әнә, эскәмияләр янында да сукбайлар күренә. Ул аларның янәшәсенә башлыгын салып куйды да, күзләрен йомып, башын идәнгә кадәр иеп диярлек чүгәләп утырды. Чит бәндәне күрү белән, иске-москы киемгә төренгән, сасы ис аңкыган теләнчеләр үзара ачулы пышылдашырга тотынды.

Айдар ЗӘКИЕВ. Бәхет эзләп. Повесть (7)Айдар ЗӘКИЕВ. Бәхет эзләп. Повесть (7)
Айдар ЗӘКИЕВ. Бәхет эзләп. Повесть (7)

8

Ул тонык утлар янган, ата күркә сыман күкрәк киереп, үткән бер кешенең теңкәсенә тигән таксистлар, каршы алып, озатып калучылар һәм көннәр буе поездда селкенеп барудан арыган пассажирлар белән тулган, гөж килеп торган вокзалга килеп керү белән, туктап калып, як-ягына каранды. Аны көтеп, сагалап тормыйлар микән? Эскәмиядә утырган, ашъяулык кадәре гәзит артына икмәк кадәре битен яшергән сакаллы бәндә нигә аңа шикле карады? Әллә тегеләрнең кешесеме? Монда халык гөж килсә дә, кеше өстендә кеше булса да, башкисәрләр килеп табарга мөмкиннәр. Алар өйрәнгән. Бер йөк саламнан энә эзләп табу алар өчен сукыр бер тиен дә тормыйдыр. Тапсалармы? Тапсалар, дөмектерәчәкләр, күп сөйләшеп тормаячаклар. Жанын шомлы уйлар телгәләгән Аяз, башын түбән иеп, башлыгын батырыбрак киеп, халык елгасын ерып, кассага таба юнәлде.

Ай-һай, кеше күп! Тегеләр килеп җиткәнче билет алып, поездга утырып китә алырмы? Хәер, хәзер чигенергә, икеләнергә вакыт юк. Йә үлә, йә кала. Башында шундый уйлар кайнаган, икеләнүдән, шүрләүдән сул як кашы тартышкан, агарынган егет чиратка басты. Нишлисең, башка чара юк. «Мин ашыгам, зинһар, чиратсыз гына билет алыйм әле!» дип, алгарак бассаң, шушы таш идәнгә салып таптаячаклар, бер исән җиреңне калдырмаячаклар. Монда барысы да ашыга, барысы да кемнедер сагынган, барысын да кемдер көтә. Ә аны берәрсе көтә микән? Ләйсәне белән дә күптәннән аралашканы юк. Тик бу хакта уйланырга иртәрәк әле. Башта Себердән котылырга, катыйльләр тырнагыннан ычкынырга кирәк. Аннан күз күрер. Чиратың җитеп тә билет ала алмаска мөмкинсең. Аяз эченнән генә, паспорттагы исем-фамилияләрне кат-кат кабатлады. Әнә, йөз токчаен җилкәсенә төягән бөкре танаулы бер әрмән, рәшәткәле тәрәзәдәге комак оясы кадәре тишеккә бөгелеп нидер сорашты да, компьютер артында утыручы юан хатын белән талашып, үз телендә нидер сүгенеп, вокзалдан чыгып ук китте. Аяз шул әрмән хәлендә кала күрмәсен! Ул чакта хәлләр хөрт. Һәркемнең кесәсендә йөзәр мең акча яткан, кибетләрендәге хаклар Мәскәүнеке сыман тешләшкән поселокта, ипи-тозлык акча белән әллә ни ерак китә алмассың.

Аяз Себердә бәхетен таба алмады һәм аның кебекләр миллион. Шулай булса да, бу кырыс якларга кешеләр һаман да килә, һаман да агыла… Әнә җир асты юлыннан иңнәренә зур сумкаларын аскан, авылча, гади генә киенгән, кояшта янып, битләре бакыр төсенә кергән ике егет көлешә-көлешә менеп килә. Сөйләшүләрен тыңламыйча да, һәрнәрсәгә гаҗәпләнеп карауларын, чибәр кызларны борылып-борылып күзәтүләрен күрмәсәң дә, аларның авыл егетләре икәнлеге әллә каян билгеле. Гүя кешеләр арасында әүмән-тәүмән атлап ике аю китеп бара. Берсе, кулына гәзиткә төрелгән кипкән болын чәчәкләре тоткан. Тукта, тукта! Чәчәкләр! Жәй бизәкләре! Теге вакытта Ләйсәне җыйган болын чәчәкләре кебекләр! Бу егетләрнең берсе татарча, икенчесе башкортча сөйләшә түгелме? Якташлары! Әллә йөгереп барып кулларын кысарга, кочакларгамы? Бәлки хәлләрен сөйләп бирсә, ярдәм итәрләр иде… Юк! Өлгәшмәячәк! Җитмәсә, аларны да харап итәчәк. Ике дус аның янәшәсеннән үтеп китте. Чәчәкләрнең исен Аяздан башка беркем дә тоймады, ахры, бина эчендә.

Вокзалга, юлларында очраган берәүне эткәләп-төрткәләп, кара киемле берничә кеше килеп керде. Болар беркая да бармыйлар, беркемне дә каршы алмыйлар. Сүзсез генә эчкә үттеләр. Нәрсә кирәк аларга? Озыны, жирафныкы кебек муенын сузып-сузып, тирә-юньне күзли, тәбәшәк кенә, юаны, кесә телефонын кулыннан төшермәгәне, төкрек чәчеп трубкага кычкырып-кычкырып нидер сөйли, калганнары исә, үткән-сүткән кешеләрнең чырайларына текәлеп, һәркемне энә күзеннән үткәрә. Менә алар кассалар янына якынлашты.

Аяз башта боларга сәерсенеп карап торды. Кемнәр болар? Бер карасаң, таныш та кебекләр. Уртадагысы, күпкән корсаклысы, аны каршы алган бәндә түгелме соң? Әйе, чынлап та шул! Нишләргә? Кая качарга? Йөрәге шартлардай булып типкән, колагы зыңлый башлаган Аяз, болар кулына эләксә аны нәрсә көтәсен чамалап, бу мизгелдә газиз җанын коткару өчен әллә ниләр эшләргә теләсә дә, таштай катып калды һәм аяк астына карады. Аязның теләге буенча шунда Жир убылса, һай, шәп булыр иде. Төшеп качар иде шунда гына! Нишләргә? Почмакта, рациядән сөйләшеп бер милиционер басып тора торуын. Аңа барын да аңлатып өлгәшә аламы, юкмы? Аязның сөйләгәннәренә ышанмыйча, хулиган дип, ябып куярга да күп сорап тормаслар. Юк! Милициягә бару хата булачак. Хәсән карт: «Монда милиция дә сатып алынган, качкыннарны тотып, билгеле бер хакка кире хуҗаларына илтеп бирәләр, яисә башкаларга саталар», – дип, сөйләгән иде бит. Йөгерә башласа, шунда ук сизеп калачаклар. Житмәсә, Аяз да хәзер элекке Аяз түгел. Тормыш баскан, йончыган, ару гына чүккән Аяз. Нишләргә? Килеп җитәләр бит! Нишләргә? Ятьмәгә эләккән балык кебек бәргәләнгән, һаман шул бер сорауга җавап эзләүче егетнең күзе бозлы идәндә хәер сорап утыручы сукбайларга төшкәч, башына, ниһаять, ниндидер уй килде. Алдындагы кешенең кулбашына кагылды да:

– Мин тартып керәм. Хәзер! – диде һәм дивар янына посып кына, вокзалның икенче башына таба юнәлде. Әһә! Әнә, эскәмияләр янында да сукбайлар күренә. Ул аларның янәшәсенә башлыгын салып куйды да, күзләрен йомып, башын идәнгә кадәр иеп диярлек чүгәләп утырды. Чит бәндәне күрү белән, иске-москы киемгә төренгән, сасы ис аңкыган теләнчеләр үзара ачулы пышылдашырга тотынды. Кыюрагы карлыккан тавыш белән:

– Эй! Мужик! Ычкын моннан! Бу – безнең урын. Саңгыраусыңмы әллә? Башыңны сантыйга салма. Бүген җыйган акчаңны тиененә кадәр безгә бирәчәксең. Шылдымы?! – дип кычкырынды.

Аяз исә, вокзал тулы халык гүләвен дә, колагын ертып кергән тозсыз, пычрак сүзләрне дә ишетми иде. Күпме утыргандыр, бүген иртәннән бирле аяк өстендә булгангамы, бер кисәк икмәктән башка берни дә авызына капмагангамы, хәлсезләнеп, оеп йоклап киткәнен сизми дә калды.

...Жәй… Ул Түмгәк тавында. Чәчәктән-чәчәккә кунып, әллә мәхәббәттән, әллә шау чәчәкләр исенә исерешкән ефәк канатлы күбәләкләр аның баш очында әйлән-бәйлән уйный. Әллә язмышын юрыйлар, әллә ниндидер хәбәр әйтмәкчеләр? Җылы җил битен назлый, чәчләрен тузгыта. Әнә, болынның теге башында, офык сызыгында, еракта кемдер күренде. Нечкә билен буып, зәңгәрсу күлмәк кигән чибәркәй Ләйсән ләса?! Аяз тиз генә торды да, сөйгәне каршына, тау түбән чапты. Менә ул болын буйлап сыпырта. Табанын кытыклаган төрле төсле чәчәк диңгезе өстеннән бердәнбере янына ашкына. Ничек монда шулкадәре чәчәкләр үскән? Болын түгел, чәчәк басуы диярсең! Ләйсәне исә сары чәчәктән такыя үреп кигән, кулына бер кочак сары чәчәк тоткан. Күлмәгенә дә сары чәчәкләр рәсеме төшерелгән түгелме? Аяз аның башындагы такыясын алып ыргытырга, кулындагы чәчәкләрен тартып алырга теләде. Кайгының төсен күрүче булмаса да, сары төс сагыш төсе, кайгы төсе, диләр бит. Сары чәчәкләрне җыю түгел, аларга карарга, кагылырга, алар турында уйларга да ярамый, алайса. Тик Ләйсәненең елмайган йөзен күрсә дә, янына барып җитә алмады, аякларын, аякларын гына түгел, гүя җанын да болын чәчәкләре богаулаган һәм алар ниндидер сер ачарга телиләр иде. Ләйсән исә елмаеп аның янына килде дә, башта битен сыйпады, аннары муенын, күкрәк турын сыпырып куйды. Бу куллар шундый йомшак, шундый кайнар иде. Аязның, мәче баласы сыман, тагын да сырпаланасы, тагын да сөеләсе килде. Ләкин Ләйсән, башыннан такыясын алып аңа кидерде дә, чәчәк диңгезе кочагында юк булды. Аяз, кымшана алмыйча урынында басып калды. «Ләйсәнем! Бәгърем! Бердәнберем! Тукта! Мин сине нык итеп яратам! Мине ташлап китмә!» – дип кычкырырга теләде, әмма теле, төйнәлгәндәй, төбе-тамыры белән йолкып алынгандай, тыңлашмады. Зәңгәр шәүлә, чебен кадәре генә ноктага әйләнеп, сары диңгез эчендә эреп күздән югалды. Богаулары кинәт чишелгән Аяз Ләйсән артыннан яшен тизлегендә чабып китте. Бу мизгелдә аны бернинди ерткыч та, пуля да куып тота алмас иде, мөгаен. Ул йөгерми – оча. Әнә бит, аяклары чәчәкләр очларына кагылып-кагылып кына китә. Каян аңарда шундый гайрәт, каян аңарда шундый көч, шундый сихри көч? Йөрәге дөпелди, танавын меңләгән чәчәкләрнең исе кытыклый. Ләйсәннең мамык кебек йомшак кулының җылысын тагын тоясы, тагын сырпаланасы, тагын бәхетле буласы, аның наз тулы карашы астында көлгә әйләнеп, яңадан тереләсе килә… Тагын бер… Ләкин моның өчен тагын да ныграк чабарга, тагын да көчлерәк булырга кирәк… Тагын да… Тагын да…

 

(Дәвамы бар.)

 

Д. Фәйзуллин рәсеме.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас