

7
Ярларыннан «менә ташам, менә ташам» дип, кысык юлларга сыеша алмый, көн-төн машина елгасы гүләп аккан шәһәрләрдән, агулы тын өрүче заводлардан еракта, табигать куенында урнашкан авыл тын гына яшәп ята. Ләкин бу тыштан гына шулай. Һәркемнең үз зары, үз кайгысы бар.
Аяз туып-үскән йорт эченә дә сагыш комы кунган. Фатыйманың көн-төннәре хафада үтә. Ничек хафаланмыйсың да, ничек көяләнмисең? Көн саен тегендә шартлатканнар да, монда үтергәннәр, дип зык кубалар. Дөньялар тыныч түгел бит хәзер. Кешеләр дә бүтән. Акча дигән нәрсә бөтенесен дә үзгәртте. Берүк Аязы гына исән булсын, акчасы да, малы да, байлыгы да кирәкми. Ни дисәң дә Аяз – әти нигезен, нәсел җебен саклаячак бердәнбер ир бала. Озын керфекле, кечкенәдән баскетбол уйнагангамы буйчан, соңгы вакытларда дәрте почмакланган Луизасы, кияүгә чыгар да, кунакка гына кайтып йөрер. Кыз кешенең язмышы да, бәхете дә иренә бәйле. Ә ата белән ананы кем карар, таяк таянып, халык әйтмешли, өч аяклап кына йөри алган, картайган чакларында яннарында кем булыр? Бөтен өмет Аязда. Юк, Фатыйма үзләренең киләчәге өчен артык борчылмый. Алар шушы авылда никахлашканнар, шушы авылда яшьлек еллары үткән, күршеләре белән эштә дә, ашта да бергә булганнар, тау башындагы зиратта икесенә урын да әзер… Үкенсәң дә, үкенмәсәң дә, тальян көенә өздереп биегән, таяк өчен, мактау тактасына исемнәре язылсын өчен, җен урынына эшләгән чаклары кире кайтмаячак. Үткән тормыш, күңел сандыгында, хәтерне каурый очы сыман кытыклаган матур хатирәләр булып кына калсын. Киләчәк турында уйларга кирәк, киләчәк турында. Ә киләчәк яшьләр кулында, Аязы кебек, Луиза кебек яшьләр кулында. Алар әти-әниләре күргән кайгы-хәсрәтләрне, авырлыкларны кичермәсен, бәхетле булсын иде. Менә улы Себердән кайтыр да, Ләйсәненә өйләнеп, авыл очында алты почмаклы йорт салыр. Тиздән өй тутырып балалары йөгереп йөри башлар. Бөтен өмете Аязда, күз карасы кебек тәрбияләп үстергән бердәнбер улында. Гарифы да, хастаханәдән чыккач чак аруланып килә. Аңа хәзер авыр күтәрергә, борчылырга, тәмәке дә тартырга ярамый. Эчүен эчми дә, ләкин тәмәкесен тәки ташламый. Табиблар да кызык кешеләр инде, гомер буе көйрәткән кеше бүген генә ничек тартуын ташласын! Бернинди психологлар да, дарулар да көчсез бу очракта. Әкият! Үлсә үлә, ләкин теш арасыннан «Прима»сын төшермәячәк ул. Кем-кем, ләкин Фатыйма үзенең ирен яхшы белә…
Дәртле шул Луизасы, дәртле! Әни кеше әле яңа гына, аякларын чак сөйрәп эштән кайтты, ә кызы инде Уфадан кайтып, табак-савытларын юып, ашарга пешереп, сыерны савып, клубка чыгып ычкынган. Укып бетерә алырмы, яшьли кияүгә чыгып китәрме? Ни дисәң дә, яшьләргә кысылып булмый. Үзләре беләләр.
Фатыйма Уфа күчтәнәчләре белән чәй эчте дә, телевизор караган җиреннән йоклап киткән, суырылып, битләре очлаеп, күзләре зураеп калган иренең өстенә җылы одеял бөркәде. Күз читләреннән тәгәрәгән яшь бөртекләрен яулык очы белән сөрткәләп, карават читенә утырды. Иртәгә таң белән торасы бар. Йокларга, суык урынга менеп, җанын телгәләгән борчулы уй пәрәвезләреннән ничек тә арынып йокларга кирәк иде.
Ә Луизаның Чорматаш клубына ашыгуының үз сәбәбе бар иде. Дискотекада биесә дә, талгын бию көе куелгач, бер егеткә сарылып, көй уңаена муенына асылынып салмак кына селкенсә дә, һаман ишектән күзен ала алмады. Ахирәтләре нидер сөйләсәләр дә, сессияне ябулары турында мактансалар да, ул һаман да кемнедер көтте. Ахырда, эче пошып, аягын-аягына куеп, утыргычка барып утырды. Урта бармагындагы яшел кашлы йөзеген әйләндереп булышканда, дискотекага кемнәрдер килеп керде. Туктале, изүләре ачык чәшке тунының якасына бөдрәләткән сары чәчләре сибелгән, озын кунычлы күн итек кигән, очраган берәүне ап-ак, энҗедәй тешләрен күрсәтеп, елмаеп сәламләгән чибәркәй аның булачак җиңгие, Ләйсән түгелме? Ләйсән бит бу! Карале, ничек үзгәргән, карале, ничек матурланган! Авыл кызлары да, үзләрен карасалар, чәчтарашка йөрсәләр, ялтыр-йолтыр журнал битләрендәге курчаклардан ким түгел, хәтта алардан гүзәлрәк була ала икән ләса! Ә тегесе, аңа тагылып керүче кем… Бәрәч! Монысы тагын да юанайган, түп-түгәрәк булган Данис бит. Алар Ләйсән белән йөриләр, Уфада еш очрашалар, авылга да машинада бергә кайталар, дип сөйләүләре хак микәнни?
Луиза урыныннан торды да, халык арасында буталган Ләйсәнне сиздермичә генә арттан барып кочаклады. Тегесе, аны күрү белән, кыенсынып, чәчен рәтләргә кереште, елмаюын яшерде. Луиза аны җитәкләп диярлек, аулак урынга, клуб артына алып чыкты,
– Нихәл, җиңги? – дип башлады ул сүзен, шаярып.
– Әйбәт кенә...
– Ничек инде, әйбәт кенә? Минем абыйның хат-хәбәре юк, ул исәнме-юкмы икәне төгәл билгеле түгел, ә синеке «әйбәтме»?
– Юк, мин сиңа хәзер барын да аңлатам…
– Нәрсә аңлатасың? Абыйны ничек онытканыңны, юк, ничек итеп аны көткәнеңне, ничек итеп аңа тугрылык саклаганыңны аңлатасыңмы?
– Дөрес уйламыйсың, Луиза! Ялгышасың! Без…
– Акланма инде, акланма! Ялган сүзләреңне чәшке туның да, чибәрлегең дә яшерә алмый. Оныткансың син абыйны, оныткансың! Ләкин бик тиз түгелме! Данисны абыйдан яхшырак дип уйлыйсыңмы? Әллә аның акчасы, машинасы ошадымы…
Ләйсән, иннек буялган ирене калтырап-калтырап китсә дә, Луизага җавап кайтара алмады. Сүзсез генә борылды да, клуб алдына таба атлады. Тыштан белдермәскә тырышса да, эчтән үз гаебен таный иде ул. Аязның шалтыратмавын кыз күңеле башкача аңлады бит. Янәсе ул, Себердә күп итеп акча эшләп баеган да, берәр чибәркәйгә гашыйк булып, аны оныткан. Дөрес, бу фикергә килергә аңа Данис ярдәм итте. Аяз турындагы шикләр Ләйсәнгә булган хәл сыман тоела башлады. Нәни бала сыман тиз ышанучан Ләйсәнгә җитә калды. Ул хәзер Аязны, авыр булса да, күңеленнән сызып ташларга, киләчәк язмышын аңардан башка корырга, яңача яши башларга тырышты. Данис белән икесе бер фатирда, ир белән хатын кебек яши башлауны да әллә ни зур гаепкә санамады. Никахлашканчы ук сөйгәнең белән түшәккә яту гөнаһмы? Мондый үзгәрешләр аны имин тормышка илтерме, тирән упкынга төшерерме? Карамалыга җылы машинада гына кайтып йөрүче, шәһәр тормышы килешеп, яз чәчәгедәй чибәрләнгән, кемнедер көтеп арып, бүген һәм хәзер рәхәт яшәргә теләүчене бу сораулар әлегә борчымый иде.
Икенче көнне инде, чәе суынып беткән чынаяк тоткан Луиза, клубта күргәнен, дус-ишләреннән ишеткәнен пышылдап кына, йотлыгып-йотлыгып әнисенә сөйләп бирде. Ләкин бу сүзләр, әби-чәби имеш-мимешләре кебек үк, Фатыйманы әллә ни аптыратмады.
– Әй кызым, кызым! – дип башлады ул, авыр көрсенеп. – Нишләтәсең инде, заманы шундый бит хәзер. Барысы да вакытлыча гына: имин тормыш та, мәхәббәт тә… Ләйсәнне дә гаепли алмыйм. Ул чибәр, зифа буйлы. Аның да, шәһәр тормышын бер татыгач, кире шушында, караңгы авылга кайтасы килеп тормыйдыр. Аяз да, ни отпускага кайтмый, ни телефоннан да бик сирәк шалтырата. Исән генә була күрсен инде балакаем, исән генә була күрсен… Ләйсәннән башка да кызлар бетмәгән.
Фатыйма эчке борчуларын елмаю астына яшереп, иренә берни белгертмичә, улын уйлап өзгәләнде, аны ничек тә табарга, эзенә төшәргә теләде, Аязның югалуы турында милициягә дә хәбәр итте, «Жди меня» тапшыруына да ярдәм сорап, ялварып хат язды. Ләкин ничек кенә Ходайга ялварса да, улыннан бернинди хәбәр дә көтеп ала алмады.
Инде диварга тотынып кына йөри башлаган Гариф та көннәр буе бозлы тәрәзәдән күзен ала алмый. Бите очлайган, саргайган йөзендә ике кара төймә – моңсу күзләре генә утырып калган, кайчандыр беленер беленмәс кенә күзгә чалын ган җыерчыклары күбәйгән, тирәнәйгән, тын алган саен үпкәсе тирәсендә лычык-лычык иткән тавыш ишетелгән, көннән-көн кипкән, бөкрәйгән мәхлук иркәй Арыслан Гарифымы, түгелме? Юк! Булмас! Бу кушамат аңа юкка гына ябышмады, Бер дә Черки, Дуңгыз, Ишәк Гариф түгел, Арыслан Гариф, батыр Арыслан Гариф. Яшь вакытта уртача гына буйлы, гәүдәгә дә ул кадәр таза булмаган ир бөтен авылны, авылны гына түгел, районны дер селкетеп тота иде. Дус-ишләре, аңа охшарга теләп, көн-төн тимер-томыр күтәрсәләр дә, турниктан төшмәсәләр дә, теләкләренә ирешә алмады. Гүя, Арыслан кушаматлы егеткә көч табигатьтән, Ходайдан бирелгән иде, Аңа каршы сугышырга бер кеше түгел, хәтта ун, егерме кеше дә каршы чыкмады. Бар иде 32 килограммлы герне, мамык мендәрчек сыман, баш очында чоеп уйнаган, чибәр-чибәр кызларны кочагына алган, тимер куллы яшь чаклары бар иде… Ә ул хәзер нинди хәлдә, нинди кыяфәттә? Соңгы вакытта бигрәк тә бетеренде. Сулган чәчәкне хәтерләткән йөзенә көзгедән карауга, кеше арасына түгел, абзарга, маллар арасына чыгарга кыенсына хәзер Гариф Аны карачкы хәлендә түгел, элекке, таза баһадир кебек хәтерендә калдырсыннар иде. Чирдән бигрәк аны «Улым!» – дип өзгәләнүе ашый. Әле кайчан гына Аязның йөз-кыяфәтендә генә түгел, елмаюында, елмайгач бит очларында хасил булган чокырларда, салмак кына атлавында да үзен, үзенең яшь чагын күреп соенгән Гариф, кара кайгы күленә чумды. Улын соңгы тапкыр күрәсе, соңгы сүзләрен әйтәсе килә иде аның, Бер югалткан иде бит ул аны… Ике яшьлек Аяз белән, кичкырын, тугай буйларыннан кырып алган, мал алдына салырлык кына хуш исле печән төяп, җитез атын тыеп кына кайтып барганда каршыларына ярсыган кабан дуңгызы килеп чыкмасынмы! Йонтач, эңгер-меңгердә җен-пәригә охшаш нәрсәдән өркеп, аты дулады да китте. Бар көченә дилбегәне тарткан Гариф, ак күбеккә баткан, авызлары канап беткән атын авылга кергәндә генә тыя алды һәм буш арбага карап катып калды. Аяз юк иде… Авыл белән күтәрелеп төне буе эзләделәр. Таң атканда гына таптылар баланы. Үксеп беткән малай, йөргән йөргән дә, бер чокырга кереп, йомран баласы кебек бөгәрләнеп, баш бармагын авызына кабып, имеп яткан да йоклаган. Кем белсен, бәлки, көннәрдән беркөнне аның Аязы, аның «өф» итеп үстергән Аязы кайтып төшәр? Улын чәй куеп, колач җәеп каршы алыр, өстәл артында чөкердәшеп сөйләшерләр… Тик менә үзенең сәламәтлеге генә китеп тора. Табиб язган даруларны вакытында ашаса да, тәмәкене сирәгрәк тартса да хәленең көннән-көн начарлана баруын, күзләре, көзен җирдән ераклашып, томан эчендә эрегән кояш кебек эчкә ныграк батканын, коры сөяккә калган кулларында зәңгәр кан тамырлары бүртеп чыкканын сизмимени инде ул, сизә… Язга таба тәмам бетеренде, суырылды, коры сөяккә калды. Хәзер аңа дарулар да, фельдшер Мөсфирә куйган системалар да түгел, ә көтү хисе генә, өмет чаткысы гына көч бирә иде.
Беркөнне Фатыйма эштән кайтып, өс киемнәрен салгач, өйнең салкынлыгына аптырап китте.
– Гариф! Гариф, дим. Өшемисеңмени? Газны да кабызмагансың, дип, эчке бүлмәгә үтте.
Кулын күкрәгенә куеп, моңсу карашын тәрәзәгә төбәп катып калган очлы битле ире дәшмәде.
Гарифның үлү хәбәре авылга таралу белән, халык аны жәлләүдән, аның нинди яхшы, ярдәмчел кеше булуын хәтергә төшерүдән бигрәк, Аязның кайтмавына аптырады, әтисе чирләгәч кайтып хәлен дә белмәде, акча, яхшы тормыш артыннан куып, намусын югалткандыр дип тиргәде. Кайтмады бит, әтисе каберенә бер уч туфрак салырга да кайтмады. Тәүфыйксыз! Имансыз! Мондый сүзләрне наданы да, укымышлысы да төкрек чәчеп урам буйлап сөйләп йөрде. Тормыш бит ул! Алда ни буласын әүлияләр дә белеп бетерә алмый. Бераздан Аязга пычрак атучылар шым булды, сөйләгән нахак сүзләре өчен үкенделәр. Тол хатынга «Улыгыз үлде. Гәүдәсен тапмадык» дигән телеграмма килеп төшмәсенме?!
Фатыйма бу хәбәргә ышаныргамы-ышанмаскамы дип зар елаган чакта, аларга беркөнне ике әзмәвердәй ир килеп керде. Болар Аязның эшләгән җиреннән килгән Себер кунаклары булып чыкты. Алар елый-елый күзләре шешенеп беткән әни кешегә барын да сөйләп бирде. Имеш, Аяз, балыкка баргач, көймә белән күл уртасына кереп баткан. Күпме ээләсәләр дә, көймәсен дә, үзен дә таба алмаганнар. Харап булган Қарамалы егете! Харап булган Фатыйманың улы! Бер дә юкка харап булган!
(Дәвамы бар.)
Д. Фәйзуллин рәсеме.