Чәчмә әсәр
25 Мая , 16:33

Айдар ЗӘКИЕВ. Бәхет эзләп. Повесть (5)

Биредә кайгы-хәсрәт теләсә кемне теләсә кайсы вакытта сагалап тора.

Айдар ЗӘКИЕВ. Бәхет эзләп. Повесть (5)Айдар ЗӘКИЕВ. Бәхет эзләп. Повесть (5)
Айдар ЗӘКИЕВ. Бәхет эзләп. Повесть (5)

6

 

Аны, тагын да ике ирне торба ташырга куйдылар. Бу авыр эшкә бик сирәкләр генә түзә. Алары да бик аз вакытка гына чыдый. Егетләр сөйләвенчә, көч килеп кем билен, кем умыртка сөяген кузгаткан, кем аяк-кулсыз калган. Сөйлисе дә юк, эш авыр. Жиде кат тиреңне сыгып чыгарган, җаныңны алган эш, коллар эше. Махсус машина туң җир куеныннан, ике-өч чакрым тирәнлектән калын тимер торбаларны тартып чыгарып тора. Аларны өстеңә, башыңа майлы су тамып торган килеш, бер як читкә яхшылап өяргә кирәк. Ярый ла җәй булса. Илле градус суыкта бер дә чыланасы, эчке киемнәргә кадәр үтеп кергән нефтьне юып этләнәсе килми. Аяз, кол кебек баш иеп эшләүче иптәшләре кебек, кырыс сакчылар каршында түзсә дә, җылы, сасы будкасына кайтып аугач, ул инде кеше түгел иде. Аяк-куллары, бите, җылыга керү белән, ут булып янып, ойый башлыйлар. Чорматашка йөреп укыганда бураннарга чыдаган егет анысына гына түзә алыр иде, ләкин авыр күтәргәндә шыгырдап калган сөякләре үтереп сызлап төн йоклатмады. Каешланып каткан мендәренә башын каплап, авырайган күз кабакларын йомып, тавыш-тынсыз ятса да, бик озак йоклап китә алмый интекте. Колагына тәрәзә артында буран котырганы, кайдадыр, тундрада ялгыз бүре улаганы, ихатада шарык-шорык көлешкән тавышлар ишетелде. Ул, һаман да нәрсәгәдер ышанып, җан атып, тир түгеп йөрүче иптәшләренә сер бирмәсә дә, кемнәр кулына килеп эләккәнен яхшы аңлап, бернинди акчага да өмет итми һәм биредән исә-имин качу ягын гына уйлый иде. Аларны, Русиянең төпкел авылларыннан җыйган беркатлы наданнарны, биредә хайваннарча эшләтеп, хайваннарча шартларда яшәттеләр. Ашау дигәне – иртән сохари кисәге белән күңелгә тиярлек татлы чәй дә, төшке ашка тырнак башы кадәрле маргарин белән борай боткасы. Перловканы кайчандыр күрә дә алмаучылар, биредә лайлалы ботканы тәмләп, ресторан ризыгы сыман авыз суларын агызып ашадылар, тимер тәлинкәләрен, алюмин калакларын ялап, ипи белән читләрен сөртеп, көзгедәй ялтыратып куйдылар. Кичен исә һәркем үз тамагын үзе кайгырта. Кайберәүләр, туган ягын күптән бу җәһәннәмгә алыштыручылар, берни булмагандай, Себер анекдотлары сөйли. Аязда анекдот кайгысы булмаса да, көлү түгел, елмаясы да килмәсә дә, калганнар кебек үк юк-бар сүзне тыңларга мәҗбүр. Алай дисәң, кайберсе бераз күңелен күтәргәндәй тоела. Ул, миен томалаган борчулы уйларыннан арынырга тырышып, анекдот тыңларга керешә.

– Яшәгән, ди, тайгада ике геолог. Ашарларына беткәч, берсе чаңгыга басып, мылтык асып ауга киткән. Аюны күреп калган бу, аткан, тидерә генә алмаган. Ну, шуннан соң тиз генә кайтыр якка сыпырткан. Ике аяклы ит кисәге күреп шатланган ач аю нишләсен, моңардан калышмаган. Телен аркылы тешләгән геолог йортының ишеге янына килеп җиткән, ди, мин сиңәйтим. Карый, артыннан кемдер якынлашкан кебек. Куркышыннан абынып егылган. Ә аңа ыргылган аю ишеккә кереп китмәсенме! Бу, сикереп торып ишекне бикләгән дә, тәрәзә кырына килеп, дустына: «Монысының тиресен салдыра тор! Мин икенчесе артыннан киттем», – дип кычкырган да, җәһәт кенә бу урыннан табан ялтыраткан. Ха-ха-ха!

Кораллы кешеләр, усал этләр саклаган бу нефть качалкаларының хуҗасы шулкадәр саран микәнни, дип уйлана иде кайчак Аяз, әрнеп, аптырап. Эш кешесенә аз гына булса да хөрмәт булырга тиеш түгелмени? Әмма табигате генә түгел, кешеләре дә кырыс Себер тайгасында хакыйкатьне эзләү урынсыз һәм гомерең өчен куркынычлы иде. Биредә кайгы-хәсрәт теләсә кемне теләсә кайсы вакытта сагалап тора.

Шулай да аларның да бәхетле көне дә бар иде. Атнаның һәр шимбәсен алар сагынып көтеп ала иделәр. Авыр эштә йончып бетүчеләр мунча керде, тәннәренә җыелган кердән генә түгел, сагышлы хисләреннән дә арынды, бетле киемнәрен юып киптерде, тагы бер атнага дәрт, көч алды. Бәлки, мунча да юньләп ягылмас иде, ягылса да, юынып чыгарлык кына булыр иде. Мунчаны өф итеп караучы Хәсән карт бар. Егетләрнең ах-ух килеп тимер-томыр ташыганнарын, юк өчен харап булганнарын күреп, йөрәк әрнүен агулы төтен белән басарга теләгәндәй, бер папирос артыннан икенчесен кабызып, көндезләрен мунча янәшәсендә, агач түмәрдә утыручы, галошлы пима, сырган чалбар, яшел фуфайка, колаклары күтәрелеп бәйләнгән иске куян бүреген кигән, җыерчыклы битен сакал баскан, сагышлы, уйчан карашлы карт булмаса, бәхет эзләп тозакка килеп эләгүчеләрнең тормышы тагын да караңгырак, тагын да төссезрәк булыр иде. Ул еш кына, карлыккан тавышы белән моңлы итеп җыр да суза иде:

Эх, нужа сукмагы! Сине купме таптадым,

Сине купме таптасам да, бәхетемне тапмадым…

Шуннан тагын такмак та көйләп куя:

Сагынам, дуслар, сагынам, дуслар,

Сагынам туган илкәйне, шул,

Сагынам туган илкәйне.

Илкәй белән бергә сагынам

Яшьли сөйгән иркәмне.

Һәр шимбә чират буенча бер егет картка мунча ягыша. Бүген Аязның бәхетле көне. Ул, таң белән торып, сохари кисәкләрен кайнар чәйдә җебетеп тамак ялгады да, нефть сеңеп авырайган пимасын, фуфайкасын, сары эт тиресеннән тегелгән, урыны-урыны белән көя ашаган бүреген киеп тышка чыкты. Көн дә артык суык түгел, кәҗә маен чыгарасы юк, һай, рәхәт! Бабай урынында. Түмәрендә папиросын көйрәтә, күктән төшкән ябалак карларны карап, алар белән серләшкәндәй, тавыш-тынсыз утыра. Аяз аның белән исәнләшкәч, мичкәләргә су тутырды, мич алдына бер кочак утын кертеп салды да, түмәргә кадалган балтага үрелгән иде, Хәсән карт:

– Куйчы, егет, өлгерерсең. Куйчы! Бераз ял ит! – дип, саргаеп кибеп, корыган агач ботакларына охшап калган нечкә бармаклары белән эләктереп алып, папирос сузды.

– Тартмыйм! Рәхмәт!

– Тарт! Йөрәк әрнүләрең басылыр! Тарт!

Үзе борын астыннан һаман җыр көйли:

Гармун тартып уза идек авыл буйлап,

Кызлар күзәтеп кала иде авыр сулап.

Кызлар күзәтеп кала иде авыр сулап ла,

Кызлар күзәтеп кала иде яулык болгап.

Ихлас кыстаудан Аяз да, тәмәкене авызына кабу түгел, исенә дә чыдый алмаган Аяз да, баш тарта алмады. Кем белсен, бәлки, чынлап та йөрәк әрнүләре басылыр. Папиросны кабып, карт биргән шырпыны сызып кабызып та җибәрде. Ләкин төтенне эчкә алуы булды, буылып ютәлләргә тотынды. Егетнең интегүен күргән Хәсән карт, тәмәкене сугып төшереп таптап, аркасыннан какты да:

– Ну, хәзерге яшьләрне! Тәмәке дә көйрәтә белмиләр бит. Без яшь чакларда… Без инде дүрт яшьтә махурка төрә белә идек. Эх!

Хәсән карт бүген аеруча сүзчән иде. Түмәренә утырып алды да үзенең тормышын сөйләп китте. Ул да, егерме ел элек, туган ягыннан, Чувашстанның бер татар авылыннан, бәхет эзләп чыгып киткән икән. Балта тотарга да, нефть эшендә дә эшләргә туры килә аңа. Өенә акча җибәреп тора. Һәр елны туган ягына кайтып китәргә әзерләнсә дә, йә теге, йә бу сәбәп аяк чала. Вакытлар үтә. Үзгәртеп кору җилләре Себергә дә үтеп керә. Үзләрен «эшкуар», «малтабар» дип йөртүчеләр нефть качалкаларын сатып ала башлый. Зур акча, рәхәт тормыш вәгъдә итүче шундый бер бәндә кармагына Хәсән карт та килеп «каба». Кызганычка каршы, хатасын бик соң, бөтен документларыннан колак каккач, «Хәсән хәбәрсез югалды. Гәүдәсен тапмадык» дигән телеграмма күчермәсен күргәч кенә аңлый. Хәсән Хәмәтшин дигән кеше якыннары өчен Җир йөзеннән җуелгач, рухына багышлап кырыгы, елы укытылгач, каравыл кычкырудан нинди файда, нинди фәтүә? Картайган тәнендә кайнар йөрәге типсә дә, тамырлары буйлап каны йөгерсә дә, ул инде хәзер тулы хокуклы кеше түгел, шәүлә генә. Ә бит күпме егетләр озын акча артыннан чит якларга чыгып китеп шулай харап булды, Себер күпмеләрен, төпсез сазлык сыман йотты, күпме гаҗиз җаннар, ялкынга очкан төн күбәләкләре сыман, башларын салды һәм салачак… Хәсән карт белгәннәр-күргәннәр генә күпме… Аның каршында утыручы, тәҗрибәсез, беркатлы, эчкерсез Аязны да шундый ук язмыш көтә. Үзе хакында сүз юк. Бетте инде. Ютәлләгәндә кан төкерә, үпкәсе өзелердәй булып авырта. Күп булса тагын ике-өч ел яшәр. Ә менә бу егетне коткарырга, аңа ничек тә ярдәм итәргә кирәк. Берәм-сәрәм сары тешләре арасыннан төтен сыгып, аның хатирәләрен бала сыман авыз ачып тыңлап утыручыга:

– Синең моннан качасың, бу әсирлектән котыласың киләме? – дип, әйтеп салмасынмы!

– Ну… Ы-ы-ы-ы…

– Курыкма. Мин сиңа чынлап әйтәм. Миннән шикләнмә. Һушыңа килгәнче, бу сүзләрнең асылына төшенгәнче, бер ненец картыннан ишеткән әкиятне сөйлим сиңа. Бервакыт көрән аю төньякка, диңгезгә таба киткән. Шул ук вакытта ак аю боз аша көньякка, җиргә таба сәфәргә чыккан, ди. Алар нәкъ яр буенда очрашканнар. Ак аюның, ачуланудан сыртындагы йоннары кабарган.

– Син нәрсә минем җир буйлап йөрисең? – дигән ул.

Көрән аю да аптырап калмаган:

– Синең җирең беркайчан да булмады! Синең яшәр урының – диңгез! Синең җирең – боз!

Мондый сүзләрдән соң ике ерткыч бер-беренә ташланган. Кич җиткәнче алышсалар да, берсе дә җиңә алмаган. Көрән аю беренче булып сүз башлаган:

– Син – көчлерәк, мин – үткеррәк. Шуңа күрә беребез дә җиңә алмаячак. Ни өчен тарткалашабыз соң? Без бит туганнар!

– Чыннан да, без бит туганнар. Юк өчен тавыш чыгармыйк. Жир шары иксез-чиксез зур бит, – дигән ак аю.

– Минем урманнарым зур. Бозларыңның кирәге дә юк, дигән көрән аю.

– Синең урманнарыңда хәер эстәп йөрүнең дә бер файдасын күрмим. Әйдә, һәммәбез үз урынында яшик һәм бер-беребезгә комачауламыйк! – дигән ак аю.

Көрән аю үзенең урманына кайтып киткән, ак аю яр буенда калган.

Шуннан башлап алар һәммәсе үз җирендә яши башлаган…

– Ну… Ну, килә! Котыласы килә! – диде Аяз.

– Алайса, бар, тышка чыгып бер кочак утын ал да, якын-тирәдә берәрсе юк микәнлеген карап кер, – диде боек күзләре очкынланып киткән Хәсән карт һәм моңсу гына тагын җыр сузды.

Кара да гынай урман, караңгы төн,

Яхшы атлар кирәк үтәргә;

 

Кара да гынай урман, караңгы төн,

Нинди юллар белән лә үтәрбез;

 

Дус-иш белән бергә эш иткәндә,

Теләкләргә тизрәк лә җитәрбез…

Карт, энәсеннән җебенә кадәр, барын да уйлаган иде. Машиналары, каргизәрләре, бозау кадәре усал этләре көн-төн сакта торган вәхшиләрдән җәяү берничек качып булмый иде. Бөтен өмет бирегә килеп-китеп йөргән ике йөк машинасында гына. Берсе җыелган нефтьне алып китә. Анда да посып утырыр җир юк. Икенчесе, азык-төлек алып килә дә, җыелган чүп-чарлар төяп китә. Чүп капчыкларына кереп утырсаң гына. Ләкин аларны, төягәч, һәрберсен этләрдән иснәтәләр, сәнәкләр белән төрле яктан тишкәлиләр. Нишләргә? Хәсән картның бу юлы да ниндидер хәйләсе бар иде. Аяз, карт биргән чиста киемнәрне, кырынгычны, юллык акча белән пәкене алып, капчыкка кереп утырырга тиеш. Ә иң мөһиме, Хәсән карт аңа ниндидер могҗиза белән паспорт юнәткән. Һәм андагы сурәттәге егет Аязга яшь ягыннан да туры килә, йөзе дә охшап тора. «Ал, ал – диде ул, егетнең куркып калуын күреп. – Ал да, ятла һәр сүзен. Ул егеткәй – минем улым кебек якын кеше иде… Башына җиттеләр аның да…» Калганы Хәсән картның эше. Ул сынатмаячак, башсыз калса калачак, сүзендә торачак. Ә әлегә мунчаны яхшы итеп ягарга, гомумән, берни дә булмагандай йөрергә кирәк иде. Йөзе яктырып киткән егет тышка чыкты да, дәртләнеп, балта белән киерелеп кизәнеп утын ярырга кереште.

Атна озак үтте. Һавада, эчне пошырып, башны авырттырып, әллә нинди хайваннар рәвешендәге болытлар йөзде. Тундра буйлап дулап килгән ачы җил битне кисте, колакларны чеметте. Шулай да, көтеп алган машина, өмет вәгъдә иткән арбалы машина барыбер килеп җитте. Чүп тулы капчыкларны төягәч, арбага сәнәк тоткан ике башкисәр менгән иде, кемдер: «Өченче качалкада авария! Тизрәк булыгыз! Тизрәк!» – дип кычкырып җибәрде. Барысы да мәш килергә, төрле якка чабышырга тотынды. Чүп машинасында, андагы капчыкларның берсендә куян кебек посып утыручы, күңеле белән авылына ук кайтып җиткән Аязда беркемнең дә эше юк иде.

Ул, тәгәри-тәгәри, нәрсәләргәдер бәрелә-сугыла җиргә барып төште. Машина тавышы тынгач, пәкесен алып, капчыкның корсагын ертты да, якты дөньяга чыкты. Үләт кошлары мәш килгән, кыргый этләр иснәнеп, сукбайлар эзләнеп йөргән чүп-чар тавында яланаяк басып тора иде. Дер-дер калтыранып, чиста киемнәрен киде, сакал-мыегын кырды да, трассага ашыкты. Каршына килгән беренче машинаны туктатып, утырып та китте. Әллә өшүдән, әллә дулкынланудан дер калтыраган, әллә шатланудан, әллә Хәсән картны жәлләп күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәгән юлчыны утырткан иске «Мерседес» «Пурпе 88 км» дип язылган тактачык ягына таба китеп күздән югалды.

 

(Дәвамы бар.)

 

Д. Фәйзуллин рәсеме.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас