Чәчмә әсәр
24 Мая , 17:07

Айдар ЗӘКИЕВ. Бәхет эзләп. Повесть (4)

Ул әле бәхет кошын тота алырмын дип ышана, яхшылык көтә иде билгесез киләчәктән.

Айдар ЗӘКИЕВ. Бәхет эзләп. Повесть (4)Айдар ЗӘКИЕВ. Бәхет эзләп. Повесть (4)
Айдар ЗӘКИЕВ. Бәхет эзләп. Повесть (4)

4

 

Аяз Пурпе вокзалына килеп төшү белән, сумкасыннан әнисе сарык йоныннан бәйләгән свитерын алып киде. Биредә салкынча иде. Мондагы халыкның күплегенә, төрлелегенә шаккатты ул. Колагына украин, чуваш, башкорт, татар сүзләре дә ишетелгәләде. Кайдадыр грузинмы, әрмәнме авазлары да яңгырады. Юлда арып, күз төпләре кара янып, йончып, сакал-мыек баскан бәндәләрнең һәммәсен дә бер нәрсә берләштерә иде – алар җылы өйләрен, назлы хатыннарын, бот буе балаларын калдырып, бу салкын якларга якты хыялларын тормышка ашырырга, туган якларына баеп кайтырга теләп килгәннәр иде. Сукбайлар күплеге, араларында сакаллы картлар гына түгел, яшь егетләр дә очравы гына сәер тоелды Аязга. Кемнәр алар? Нигә, аяк-куллары урынында була торып, сау-сәламәт кулларын сузып теләнеп утыралар? Себердән егетләр баеп кайткан чакта, бу мәхлуклар нишләп тормыш төбенә төште микән? Шундый уйларга бирелеп, якындагы ишеккә таба атлаган чакта, аны кемдер җиңеннән эләктереп алды:

– Иптәш! Илле сум булса да акча бирсәнә! Өченче көн бер нәрсә капканым юк, ашказаным кибеп, бөрешеп бетте инде.

Аяз саф татарча дәшүче, өстенә майланып катып беткән озын пальто, аягына авызы ачылган кышкы ботинка кигән, керләнгән озын чәчләре иңнәренә чәчелгән, битен сакал басса да яшь күренгән сукбайга бертын карап торды да, бәладән башаяк дип, ары китте. Тегесе:

– Кыланма инде, кыланма! Татар икәнлегең маңгаеңа язылган. Мин үзем дә шул як кешесе… – дип калды.

Бу сүзләр ничә көн поездда селкенеп килеп миңгерәүләнеп беткән егеткә сихри көч сыман тәэсир итте. Ул, тукталып борылган гына иде, аңа таба сузылган, суыкларда туңып, яргаланып, кипкән балыкка охшап калган кызыл учны күрде.

– Йә, инде?! Землягыңа жәлләмә! Беләм мин сезне, монда һәммәгез дә акча белән киләсез. Кайтканда гына… Руслан абзаң да биш ел элек, синең кебек үк, бәхет эзләп килгән иде лә ул… Ә син нинди эшкә урнашачаксың?

– Белмим. Телефон аша гына белешкән идем. Мә, акча ал да, юлыңда бул! Ашыгам.

– Тукта! Тукта! Телефон аша дисеңме? Язмышыңны бер белмәгән кешеләр кулына тапшырырга башың эшләмимени синең, дивана! Себердә табигатьтән, ерткычлардан бигрәк кешелә кырысрак, кешеләр рәхимсезрәк, кешеләр… Әнә касса. Бар! Билет ал да, тиз генә кайтыр якка сыпырту ягын кара. Бар!

Ул арада Аязның иңбашына тагын кемдер кагылды.

– Гафу итегез! Сез Аяз түгелме?

– Әйе!

– Сез минем белән сөйләшкән идегез. Мин – Виктор Петрович, ягъни, Витя булам, Минем арттан калмагыз, диде җиңелчә генә киенгән, табак битле, арыш тулы капчык сыман шар корсаклы бәндә.

Аяз үзе урыс артыннан нярде, үзе теге сукбайны күзләде. Ләкин аңардан җилләр искән иде инде. Бу очрашу, кыска гына аралашу аның күңеленә шом салды, «Мин дөрес эшлим микән? Әллә чыннан да, кайтып китүең хәерлерәкме? Бу сукбайларның күбесе аның кебек акча эшләргә килеп, алданып, кайта алмый интегүчеләр түгел микән?» – дигән уйлар өермәсе бөтерелде. Ләкин кирегә юл юк. Аны, өч әзмәвердәй ир, кулыннан тотып диярлек, вокзалдан бер читтәрәк торган кара машинаның будкасына кертеп утырттылар, Ул хәзер, курчак сыман, алар кулында, алар карамагында иде. Анда, караңгылык эчендә тагын кемнәрдер бар сыман иде. Аяз почмакта утырыр урын тапты да, салкын калайга терәлде. Машина кузгалып китте, Салкын җил өрә иде. Ярый әле әнисе җылы йон свитер кидереп җибәргән – өшетмәде.

...Жәй, Аяз чәчәкле ялан буйлап чаба, Каршына искән җылы җил аның чәчләрен тарый, битен назлый, Ул, аяклары җиргә тимәгән яшь колын кебек, болынны иңләп чаба. Тик аның каршында үләннәр урынына башта куаклар, аннары агачлар үсеп чыга башлады, Алар куерганнан куерды, үтәлмәслек бер тоташ коймага әйләнде һәм аны тере дивар кысрыклый башлады, Аяз «Юк! Юк!» дип, битен тырнаган чыбык-чабыклардан куллары белән селтәнергә, ятьмәгә килеп кергән балык сыман бәргәләнергә тотынды.

– Тор! Килеп җиттек! – дип, аны кемдер төрткәләп тәмле йокысын бүлде.

Жиргә сикереп төшү белән як-ягына каранды. Тимерче чүкечләремени чайкалып нефть качалкалары эшли, тәгәрмәч өстендә утырган вагончыклар күренә. Тәгәрмәч эзләренә караганда, бердәнбер капка төбендә, аркаларына кара озынча савытлар элгән ике бәндә әрле-бирле йөри, Читтәрәк зур кара, өтәләгән немец овчаркасы, ят кешеләрне күреп ырылдап, сөяк кимереп ята. Өстеннән чәнечкеле тимер чыбыклар үткәрелгән, дүрт метр чамасы тимер койма аша берни дә күренми, Кайда  ул? Нәрсә бу? Төрмәме әллә концлагерьмы? Әллә яшерен хәрби базамы? Ни дисәң дә, шомлы урынга охшаган. Хуҗалар Аязны һәм машинада килүче дүрт егетне иң элек, будкага документлар тутырырга алып керделәр. Агач өстәл артында, күзлеген танау очына элгән ир бер аңа, бер аның документларына карады да, мыскыллау сизелеп торган тавыш белән:

– Тә-әк, син – тракторчы, эретеп ябыштыручы һәм водитель. Дускай! Бу катыргыларыңның монда пычагыма да кирәге юк! Башкалар белән бергә торба ташырсың, – диде.

– Алайса кире бирегез.

– Бездә яхшырак сакланачаклар. Кайтып киткәндә кулыңа лично үзем тапшырам. Тәк, үзеңдә документың калмадымы?

– Юк! диде, Аяз һөнәрчелек училищесын тәмамлагач алган дипломы сумкасы төбендә ятса да. – Паспорт та, башкасы да сездә.

– Кара аны, алдашканны җенем сөйми. Ә-ә, кесә телефоныңны да давай сюда.

– Нигә?

– Аны төнлә урлаячаклар.

– Мәгез!

– Күрдеңме, монда сиңа хәбәр килгән.

– Юк!

– «Әти чирли. Кайта алсан кайт. Луиза.»

– Бирегез, миңа өйгә шалтыратырга, акча җибәрергә кирәк.

– Кабаланма! Акча җибәрербез, адресың билгеле. Ләкин кайту турында әлегә оныт. Менә шушы, минем өстәлдәге телефоннан гына, безнең алда гына шалтырата алачаксың. Монда безнең тәртипләр һәм аларга һәркем дә буйсына. Шул исәптән син дә.

Авылдан соңлап килгән хәбәр Аязның йөрәгенә кайнар ук булып кадалды. Әтиемә нәрсә булган? Гомеренә бер тапкыр да хастаханәдә ятмады бит. Бик сызлагач, теш алдырырга гына барганы бар. Кайсы төше авырта микән? Әни көяләнәдер инде. Ax! Канатлары булса очып кына кайтып китәр иде дә бит! Туган ягы еракта, йөзеп чыгалмаслык елгалар, батып үләрлек сазлыклар, караңгы урманнар, бозлы түбәләре болыт мендәрләрен тишкән таулар артында шул, таулар артында. Бу мизгелдә ул үзен акулалар кайнаган диңгездә такта кисәгенә ябышып дулкыннар кочагында чайкалучы яралы кеше сыман, баласын арыслан харап иткән болан шикелле, дар агачында тормышның нинди гүзәллеген аңлаган бәндә кебек хис итте.

Шундый уйлардан йөзе карайган, сөмсере коелган Аязны, эткәләп-төрткәләп, зәңгәр буявы кубып, урыны-урыны белән агачы чери башлаган, тыштан дуңгыз абзарына охшаш кечкенә вагончыкка кертеп җибәрделәр. Бу – аның яшәр урыны иде. Эчкә үтү белән, күлмәк җиңе белән танавын каплады. Монда әллә дымлы мендәр сасыган, әллә берәрсе йомышын йомышлаган, тын да алырлык түгел. Ике якта берсе өстенә берсе куелган дүрт тимер карават, нәкъ уртада буржуйка, өстендә күгәрә башлаган икмәк кисәкләре аунаган тимер өстәл. Китап кадәре генә тәрәзәдән яктылык сибелгән бу ояда ничек яшәмәк кирәк? Ничек яшиләр монда? Ничек йоклыйлар? Аяз балчык ябышып каткан идәннән шакы-шокы атлап, сумкасын буш караватка атып бәрде дә, майланып, ялтырап каткан, ертыгыннан эчәгемени сары мамык кисәге чыгып торган матраска сузылып ятты. Авылдан килгән хәбәрне, биредә ишеткән-күргәннәрне аңлап бетә алмаганга, үтереп башы авырта иде. Шулай да, кечкенә тәрәзәдән төшкән яктылык ишарәсе булып, күңелендә өмет чаткысы балкый иде әле аның, ул әле бәхет кошын тота алырмын дип ышана, яхшылык көтә иде билгесез киләчәктән.

 

5

 

Чал сакаллы кыш уфалыларны бакчаларыннан, дачаларыннан умарта кебек тезелешеп утырган мәһабәт йортларына куып кертеп, машиналарына тырнаклы тәгәрмәчләр кидерттергән көннәрдә, Данис, төрле сәбәпләр табып, Ләйсәнгә ияләште. Башта ул, янәсе, аның авыр сумкаларын өенә илтеп куешты, аннары, кышын, кичкырын чибәркәйне өенә кадәр озатты, очрагын туры китереп, аның йомшак кулын учына кысудан да тартынмады. Еш кына, авылга җылы машинада җилдереп кайтулар ике йөрәкне бер-беренә тагын да якынайтты.

Ләйсән сирәк шалтыраткан, анда да нишләптер куркып кына, һәр сүзен үлчәп кенә сөйләшкән Аязы турында бик еш уйланды, төннәрне көнгә ялгап, уй диңгезендә йөзде. Аязы, җаныкае хәзер кайда һәм кем белән икән? «Сине үлеп сагындым, бәгърем! Яныңа барып кайтасым, күрешәсем килә!» дигән иде, бөтенләй телсез калды бит, бер минутлап тын торгач кына: «Ә-ә, ы-ы, монда ярамый, монда килергә ярамый», – дип җавап кайтарды. Ничек ярамасын инде?! Әлбәттә, ярый! Әкият сөйләмәсен. Әнә Габбас абзый янына хатыны Гөлшат барган саен кунакка бара, һәр җәйне чиләкләп мүк җиләге, капчыклап кедр чикләвеге җыеп, рәхәтләнеп ял итеп кайта. Нишләп ярамасын ди инде?

Ә бәлки, ул берәр чибәркәйгә гашыйк булгандыр? Кем белсен? Ул якларда табигать кырыс булса да, кызлар ай-һай чибәр бит. Чорматашка Норильскидан кайткан йомры күкрәкле, авызыннан сыра-тәмәке өзелмәсә дә гимнасткаларныкы сыман зифа буй-сынлы Альбина, бөтен егетләрне үзенә караткан иде бит. Ул дип, егетләр сугышып, авыз-борыннарын җимереп, тешләрен коеп, имгәнешеп беттеләр. Аяз эшләгән җирдә Альбиналар азмы? Бәлки, ул берәр хатынга йортка кереп, Ләйсәнен онытып та барадыр? Онытмаса шулай сирәк шалтыратыр идеме, шалтыраткач хисләрен яшереп, авызын үлчәп кенә ачар идеме? Яратмый ахры аны Аяз, яратмый… Яратса, «мин сиңа үзем генә шалтырата алам. Монда кесә телефоны йөртергә ярамый», – димәс иде. Ләйсәненең, Ләйсүшкәсен күңелен юатырга вакытын да, чарасын да табар иде. Яратмыйдыр, ул аны, яратмыйдыр…

Җибәрәсе юк иде аны Себергә, армиядән кайту белән үзенеке итәргә, ничек булса да үзенеке итәргә иде… Ә Ләйсән үзе дөрес эшлиме, солдаттан теле ачылып, үткерләнеп кайткан Данис белән чуалып, тугрылыгын саклый алырмы? Нишләп сакламасын, саклый. Данис аның өчен дус кына, балачак дусты гына. Әйе, алар еш күрешәләр, авылга да бергәләп кайталар. Данис аны эшеннән соң, җитәкләп өенә кадәр озатып та куя. Ә нигә җитәкләшмәскә? Аяк асты боз бит, тоташ боз. Ә Ләйсәннең биек үкчәле күн итеге нык тая. Барып төшеп имгәнгәнче, аягында нык басып торучы көчле егеткә тотынып кайтуның ни гаебе бар? Карашлары очраша калса гына Ләйсәннең йөрәге еш-еш тибә, назга сусаган яшь тәне чымырдап киткәли. Кат-кат киртәләрне җимереп, тышка ыргылган бу кыргый хисне вакытында йөгәнли, талпынган, нидер теләгән күңелен вакытында тынычландыра, элекке халәтенә кайтара белә, әлегә кайтара белә. Мондый, иләс-миләс хәлен алланып чыккан бит очлары, җиргә төбәлгән күзләре, ешайган сулышы гына сата. Әлегә ул үзен кулда тота алырлык ихтыяр көче тапса да, түземлеге чатный башлаганын, Аяз белән аралары акрынлап суынганын, йөрәкләрен тоташтыручы күпернең җимерелә башлаганын сиземли иде кыз…

Ә Данисның максаты – яшерен ярышта җиңеп чыгу иде. Аяз белән гел узышырга туры килде аңа. Мәктәптә укыган чакта, күпме тырышса да, барыбер дусының күләгәсеннән баш калкыта алмады. Аңардан гел алда булды Аяз. Һөнәрчелек училищесында өч чакрымга йөгерү бәйгесе әлегедәй исендә. Ярышка төркемнәреннән аларның икесен билгеләделәр. Өч чакрым җәяү йөреп укыган, чыдам Карамалы егетләре башкаларны бик тиз артта калдырды. Озынрагы, гепард кебек сузылып, көчен саклап кына йөгерсә, тәбәшәгрәге, юанрагы, кыска аякларын ешрак кыймылдатты. Шулай да, алар бертигез бардылар. Финишка якынлашканда гына Аяз алга ыргылды. Данисның калышасы, дистәләгән кеше күз алдында янә җиңеләсе килми иде. Ул табаннары гына ялтырап калган дусты артыннан ыргылды. Менә-менә куып җиттем дигәндә генә, нәрсәгәдер абынып, тәкмәчләп, бите белән җирне сөреп барып төште. Гүя ул егылмады, ә җир, кинәт кенә күтәрелеп, аның битенә килеп бәрелде. Тузанлы бите буйлап, җәрәхәтләнгән маңгаеннан кан катыш тир аккан чакта, җиңүчене төрле яктан килеп котлаганнарын күреп, көнләшүдән, йодрыклары белән җирне төя-төя, үксеп елаганы, бавы чишелгән сатлыкҗан кроссовкасын бер як читкә болгап очырганын әлегедәй яхшы хәтерли. Онытырлыкмы шундый хурлыкны, онытырлыкмы шундый җиңелүне?

Сыйныфларында, юк, сыйныфларында түгел, күрше-тирә авыллардагы иң чибәр кыз – Ләйсән дә аңа карамады, дустының муенына асылынды. Әйе, муенына асылынды. Аязны кичәләр вакытында үзе килеп биюгә чакырып, җәйге кичләрне алдына менеп утырып, күршеләренең көчек кадәре генә этләреннән курыккан булып, «озат» дип ялынып үзенеке итте. Асыл затларга егетләрнең башын әйләндерү җиңелрәк шул. Теләкләренә ирешү өчен матуррак атлап йөреп, мәгънәлерәк итеп күз сирпеп караулары да җитә. Ә Данис ул чакта нишләргә тиеш иде? Ул теләсә дә, Аяз белән ярыша алмас иде. Ләйсән дә тәнәфес вакытында бер ялгызы кара коелып утыручы Данисны түгел, һәрвакыт ниндидер кызыклы вакыйга сөйләп, үз тирәсенә бик күп кешеләрне җыеп, авызына карата алучы Аязны сайлар иде.

Ә ул очынгыч кызый Данисның төннәр йокламыйча аны уйлап чыкканын, төшләрендә аны кочагына алганын, аңа кайнар хисләрен ачып хатлар язганын, тышына ук белән үтәли тишелгән кәкре-бөкре йөрәкләр төшерелгән конвертларны тапшырырга кыюлыгы җитмичә, аларны елый-елый мунча мичендә яндырганын белә микән? Белми шул. Аны бик яшьли өлкәнәйткән, балачак хатирәләрен карайткан шушы кызга булган каршылыклы хисләрен һәрвакыт йөрәк түрендә йөртте Данис. Гүя ул – альпинист, ә Ләйсән – бик күпләрне үзенә җәлеп итеп адаштырган, саташтырган, харап иткән серле тау түбәсе иде. Данис, яшьлегенең кара тамгасыннан котылу, өр-яңа тормыш башлау өчен аны яуларга, аның йомшак тәнен генә түгел, җанын да үзенеке итәргә тиеш иде. Һәм ул, дусты еракта булудан файдаланып, күптәнге хыялына көннән-көн ныграк якынайды. Бүген, Ләйсәнне подъезд төбенә кадәр озатып куйды да, муеныннан ялт үбеп тә алды. Ачуланмадымы? Ачуланмады! Бүген муеныннан, иртәгә ирененнән…

Машиналар гүләгән юлга таба ашыгучының кесә телефоны шалтырады. Кечкенә, зәңгәрсу экранда «Маша» дигән язу чыккан иде.

– Киләм, Мариночка, киләм! Бүген эш күп булды, чәй куя тор! – диде Данис, астыртын елмаеп.

 

(Дәвамы бар.)

 

Д. Фәйзуллин рәсеме.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас