Чәчмә әсәр
23 Мая , 07:23

Айдар ЗӘКИЕВ. Бәхет эзләп. Повесть (3)

Кичкә аны мәтедә аунап беткән килеш өенә китереп киттеләр.

Айдар ЗӘКИЕВ. Бәхет эзләп. Повесть (3)Айдар ЗӘКИЕВ. Бәхет эзләп. Повесть (3)
Айдар ЗӘКИЕВ. Бәхет эзләп. Повесть (3)

3

 

Ул артык үзгәрмәгән, тагын да юанайган, күзләре тагын да кысыла төшкән. Чуклар тагылган, көзгедәй калайлар беркетелгән кара киемле моряк, хәлен белергә килгән егетләргә, ындыр артындагы яшел чирәмгә ятып, урысча-татарчалап армиянең нәрсә икәнен аңлатты, аларның күңеленә үтеп керерлек итеп сөйләргә тырышты. Инде өч борынга дүртенче шешәне бушатканга, мунчада чабынып чыккандай алланган Данис, күкрәк турында күренеп торган тельняшкасын таштай каты йодрыгы белән дөпелдәтеп төя-төя:

– Мин, мин отслужил! Хәзер чират сездә. Берүк кача күрмәгез. Андыйларны мин, вообще, уважать итмим. Барыгыз, абзыегыз кебек булыгыз, сачковать итмәгез! – дип мактанды ул.

Күкрәген киереп, үзен яңа гына ун баһадирны баш аркылы очыручы Сабантуй батырыдай тоючы, армиядә йөгерә алмаганга, «слабак» дип, битәрләп, гел табак-савыт юарга билгеләүләрен, «дед»лар исләнгән чолгауларын юдыртканнарын, бу тәмугта исән калу өчен, берсенә ялагайланып, служакларын кыерсытуын, яклаучысы кайтып киткәч, көнаралаш кан ялавын күңел сандыгына бикләп куеп, утлы көмешкәне йоткан саен текәрәк сүзләр чәчте. Кичкә аны мәтедә аунап беткән килеш өенә китереп киттеләр.

Ә бу вакытта авыл халкы күптән акчаның нәрсә икәнен белми, аның төсен дә оныта башлаган иде. Данисның алып кайткан акчалары утка түләргә, әти-әнисе баткан бурычларны капларга кереп бетә язды. Екатеринбургта яшәүче абыйсы җибәргәннәр өй түбәсен алыштырырга кереп беткән икән. Шуңа күрә, ике дә уйлап тормыйча, ул таң белән Уфага эш эзләп чыгып китте. Әллә армиядә шомарып кайткан, әллә уң аягыннан торган, теләгенә ирешеп әйләнеп тә кайтты. Бер шәхси эшкуарга таксист булып урнашып, шунда эшләүче егетләр белән тулай торакта яшәячәк иде. Икенче көнне әнисе җиде йөз граммлы банка каймак, ярты икмәк, кәгазьгә төрелгән өч дистә йомырка, тушенка салынган сумкасын иңенә аскан улын авыл башына, Чорматашка киткән бормалы юлга кадәр җәяү озатып, яшьләнгән күзләрен яулык очына сөртеп карап калды. Билгесезлеккә, ят кешеләр кайнашкан яңа тормыш каршына атлаучы Данисның күңеле күтәренке иде. Кичә кич, клубка чыккач, егетләрдән Ләйсәннең тагын да чибәрләнгәне, Үзәк базарда яшелчә-җимеш сатарга урнашканлыгы турында ишетеп, аның кесә телефонын сорап ала алганга, серле очрашуны күз алдына китереп, ирен очы белән генә хәйләкәр елмаеп та алды. Аязның, балачак дустының, Себергә китүенә әллә ни игътибар бирмәде. Башында шундый уйлар коктейле кайнаган егет тузанлы юлдан атламый, гүя очып бара иде. Авыр сумкасының каешы иңбашын кисеп керүен дә тоймады. Гүя анда мамык тутырылган, ә Данис, бәхет кошына утырып, бөтен теләкләр дә кабул була торган әкият иленә оча.

Өч ел эчендә Уфа шактый үзгәргән, зурайган, кысык урамнарында ал-ял белми чабулаучы машиналар саны да икеләтә арткан иде. Билгеле, мондый мәхшәрдә авылдан килүче водительләрне адым саен маҗаралар сагалый, Әле берәү алдыңа килеп керә, әле икенчесе, затлы иномаркасына ышанып, каршыңа ук килеп чыга, Вакытында тормозга басып яки читкә чыгып өлгермәсәң бетте башың, Машинаң да бер яраксыз калай кисәгенә әверелә, җитмәсә, текә егетләр җыелып, сине төп башына утыртып, ару гына акча да кыса, Боларның барысын да исендә тоткан Данис, беренче көннән үк үз башы белән җавап биргән сары бүрекле девяткасында игътибарлы гына йөрергә тырышты, Эш хакы клиентлар санына, алардан суырып алынган акчага карап билгеләнсә дә, артык ашкынып, буй-буй таяклы абзыйлар күзенә барып кермәскә тырышты, Ләкин армиядә бер көтү ир-ат хыр-хыр йоклап, пырылдап усырып йоклаган казармаларда кунганы, махмыр исе күзне ачытырлык вагоннарда йөргәне булса да, яшәгән урыны гына ошап бетмәде аңа, Кечкенә бүлмәдә дүрт әзмәвердәй ир-атка сыешуы җиңелдән түгел иде. Кайберләре, очрагы туры килсә, бу өнгә кәнтәйләр алып кереп, төне буе кәеф-сафа корып, бердәнбер өстәлнең чери башлаган аякларын шыгырдатып чыгарга да оялмады. Данис бүлмәдә акчасын, документларын түгел, киемнәрен калдырырга да шикләнде. Гомере буе колхозда «ЗИЛ» руле әйләндереп, яше бишенче дистәнең аръягына чыккач, бәхетен Уфада сынап карарга булган Йосыф, армиядән яңа гына кайткан Иван һәм туганнан бирле урманда агач аударып, яңарак кына кичке мәктәп таныклыгы алган Хәмит – беренче карашка юньле кешеләр. Ләкин авызларына чак кына зәм-зәм суын капсалар, тилереп, сугышып, савыт-сабаны ватып, төнозыны бүлмә буйлап «крокодил» куып йөрүләре генә җанга тия. Данис кемнең кемлеген аңлап беткәч, аларның берсе белән дә дуслашмаска, көн саен хәл сорашу, хәйләкәр елмаю белән генә чикләнергә булды. Алардан ераграк торуың, бер табактан ашасаң да, бер шешә артында утырмавың хәерлерәк иде,

Беренче эш хакына яхшы джинсы чалбар, кара күн куртка алып кигәч, очсызга гына иске кесә телефоны сатып алгач, шәһәрдә адресларны картага карамыйча барып табарга өйрәнгәч, Данис, ниһаять, Ләйсәнгә шалтыратырга базнат итте. Йөрәк турындагы кесәсендә йөреп таушалып беткән кәгазьдәге чак танылган саннарны җыйды,

– Алло! Ләйсән, бу синме?

– Әйе, Аяз! Ничек…

– Юк, бу Аяз түгел!            

– Ә кем?

–Үзең уйлап кара!

– Ы-ы, точно әйтә алмыйм…

– Данис.

– Ә-ә-ә, точно, нинди таныш тавыш, мин әйтәм! Кайчан кайттың?

– Бер ай элек. Авылга юлың төшкәне юкмыни, ишетмәдеңмени?

– Юк! Анда стремно. Бер кызык та юк. Аязым да Себердә. Ой! Мин озак сөйләшә алмыйм.

– Тукта! Син кайда эшлисең? Әйдә очрашыйк!

– Үзәк базарда яшелчә-җимеш сатам. Пока!

Бу кыска гына аралашу Данисның саргылт бите буйлап кан куды, башыннан, электр тогы сыман, татлы уйлар тезмәсе йөгереп үтте. Баядан бирле нидер тыкылдаган рациясенә җавап бирде дә, Сипайлово бистәсе ягына юнәлде.

Икенче көнне, киң куртка кигән киңчә гәүдәле егет, як-ягына каранып, кырмыскамыни халык кайнашкан, өсте ябулы базар эчендә басып тора иде инде. Йөз кат халат кигән, майлы калын чәчләрен яулык эченә яшергән үзбәк хатыннары, тимер тавышлы сары марҗалар арасында Ләйсәнне табуы кыен түгел иде. Жирән чәчләре әллә каян балкып, янып тора, күкрәкләре бераз зурайган, бот сөякләре юанайганга биленең нечкәлеге ачык беленә. Гади елга ташлары арасында ялтырап яткан алмазга тиң иде Карамалы гүзәле. Данис, сатып алучыларга ышыкланыбрак килеп басты да, аның акчага үрелгән кулын «Һайт! Ләйсүшкә!» дип, эләктереп тә алды. Бу ак куллар шундый йомшак, шундый кайнар, аларны учтан ычкындырасы да килми иде. Сискәнеп киткән Ләйсән елмаеп җибәрде.

– Карале, Данис, тазаргансың, мичкә хәтле булгансың! Килешкән сиңа армия, килешкән! – диде, ниндидер бер карчыкка алты данә әфлисун үлчи-үлчи. – Күреп торасың, синең белән юньләп сөйләшергә дә вакыт юк. Азык-төлек алырга миңа чират җиткән иде. Ярмалар, макароннар күп итеп алган идем. Сәгать җидегә килеп, шуларны күтәрешеп алып кайтсаң, бик яхшы булыр иде.

– Ярый, алайса, күрешкәнгә кадәр! – дип кырт кискән Данис, учын-учка уып, чыгар ишеккә таба атлады.

Кичен ул Ләйсәннең кулыннан ике пакетны алды.

– Мин якында гына, Пархоменкода гына яшим бит. Жәяү генә атлыйк, – диде Ләйсән.

– Ну, ничек хәлләр? Күрүемчә, син Карамалыны онытып, шәһәр кокеткасына әйләнгәнсең.

– Күнегергә туры килә инде, башыңа төшкәч. Биш кыз, аена ун мең сум түләп, бер бүлмәле фатирда яшибез.

– Һәрберегез ун мең сум дисеңме?

– Юк! Икешәр мең сум түлибез.

– Аязның хәлләре ничек соң? Искәндәрне күргәнең булдымы?

– Искәндәр җәй көне бер-ике атнага гына кайтып китте. Танымаслык булып үзгәргән, үткерләнгән. Аязның хәлләрен, дөресен генә әйткәндә, белмим! Чыгып киткән иде, бер хат-хәбәре дә юк әле. Телефонына шалтыраткан идем, алмый. Мөгаен, связь юктыр.

– Булыр микән? Себер кызлары да чибәр бит…

– Кит әле, юкны сөйләмә. Ул мине генә ярата.

– Син дә аны гынамы?

– Аны гына…

– Ә нигә өйләнешмисез, нәрсә көтәсез?

 – Башта аякка басарга кирәк.

– Аяз Себердә акча эшли ала дисеңме? Һе! Мин аңа караганда ике тапкыр күбрәк шыерам. Әле кичә генә, көньяк автовокзал кырында утырам, гәзит укып. Кинәт кенә арткы ишектән бер солдат йөгереп кереп утырды да: «Брат! Мә сиңа мең тәңкә. Тизрәк мине монавы адреска илтеп куй! Сөйгән кызым көтә. Түзәр хәлем юк!» – дип ялварды. Мин армиядә булмаганмы, солдат боткасы ашамаганмы? Хәленә кердем егетнең. Ике йөзе хуҗага да, калганы миңа.

– Аяз да ару гына алачакмын дигән иде…

– Алуын алыр да, акчасын өенә кайтарып җиткерер микән? Озак тыелып торган ирләр поездда ай-һай ычкыналар, эчү генә түгел, башкасыннан да баш тартмыйлар.

– Минем Аязым андый түгел. Ул мине генә ярата.

– Сине генәме?

– Мине генә!

– Ачулана күрмә инде. Ничә ел күрешмәгәнгә кызып-кызып сөйләп ташлаганмын, – диде Данис, Ләйсән яшәгән йортка килеп җиткәч, һәм, хатасын төзәтергә теләп, өстәп куйды. – Бу атнаны машина белән авылга кайтам, теләгең булса, шалтыратырсың.

Ләйсән баш какты да, тимер ишеккә кереп югалды. Данис тротуарга чертләтеп төкереп, тукталышка таба атлады.

 

(Дәвамы бар.)

 

Д. Фәйзуллин рәсеме.

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас