

2
Карамалы авылын куенына сыендырган урмандагы агачлар сарылы-кызыллы күлмәкләрен киде. Сентябрьнең саран кояшы Түмгәк тавының кызыл, кытыршы пеләшенә якты нурын сипте. Аяз шундый матур мизгелдә кайтып төште армиядән. Тагын да тазарып, буйга үсә төшкән үзе, ямь-яшел кепкасын түбәтәй сыман баш очына гына элгән, спорт сумкасын иңенә аскан. Гүя һәр агачны танып, хәлен сорашкандай як-ягына карана. Алары да аның алдына алтын тәңкәләрен сибәләр, төрле-төрле чуклар, ялтыр-йолтыр тимерләр белән бизәлгән яшел форма кигән егетне сәламлиләр кебек. Атнадан артык поездда селкенеп кайтканга, шактый арыган иде егет. Шулай да, туган ягына аяк басу белән аңа янә көч керде, буыннары сызлавы онытылды һәм кургаш бәйләгәндәй авырайган аяклары, үзйөрешле итек кигәндәй, җиңеләеп китте. Чорматашка килеп төшкәч, дембельне капка төбенә кадәр илтеп куярга теләүчеләр дә булды. Ләкин ул балачак елларын исенә төшергән шушы юлдан җәяү үтәргә, дөньяның бер генә почмагында да тиңе булмаган туган як табигатенә, урманына сокланырга, үпкә тутырып аның татлы һавасын суларга теләде. Язлы-көзле юлсыз интеккән, нибары унбиш өйлек кечкенә авылын, әти-әнисен, Ләйсүшкәсен үлеп сагынган иде. Карамалы аның өчен уң як рульле Кытай машиналары тулган Хабаровскидан да, көн саен зурайган, матурайган Уфадан да кадерлерәк. Бәпкә үләне түшәлгән авыл урамындагы тар юлга аяк басу белән, аның йөрәге тагын да ешрак тибә башлады. Менә аның туган авылы, туып, тәгәрәп үскән туган җире! Каршы ал, Карамалы, газиз улыңны, жәлләмә, Асылташ шифалы суыңны! Күңеле тулган Аяз, шушы мизгелдә һәр әби, һәр бабай белән күрешеп, хәлләрен сорашып чыгарга теләсә дә, туп-туры өенә таба атлады. Ул урамнан атлап үткәч, шыгырдап капкалар ачылды, карт-коры, күзләрен чекерәйтеп, кулларын маңгай өстенә куеп, хәрби киемле кешене танырга, кемлеген белергә тырышты. Аңардан да бигрәк, ак яулыклы әбиләр яшь чакларын, мундир кигән егетләрен хәтеренә төшерде; бу яшь егет, бер кулын биленә куеп, икенчесе белән таякка таянган картларның да күзен дымландырды.
Егет алты почмаклы, сул якка бераз кыйгая төшкән, морҗасының ике кирпече сүтелеп коридор түбәсенә тәгәрәгән, шиферын яшел мүк сырган, кайчандыр буялган бурын яңгырлар юып, җилләр очырып бетергәнгә кызгылт төскә кергән, буялмаган кара коймалы йортның элгечсез, җилдә уйнаган капкасына кереп китте. Башта абалап өргән эт, бераздан канәгатьлек белдереп, якын кешесен танып, шыңшып, өреп куйды.
Ул өйгә кергәндә әти-әнисе чәй эчеп утыра иде. Аны күрү белән, әнисе кулындагы чынаягын төшереп җибәрә язды, шатлык яшьләрен яулыгына сөртә-сөртә, улының кочагына ташланды. Әтисе, гадәттәгечә, беркайчан да артык дулкынланмаганга, котылгысыз хәлләрдән да, ташбака кебек җай гына кыймылдап котыла алган гадәтле булганга, урыннан акрын гына торып:
– О-о, улым! Әллә тагын да тазаргансың инде, сөбханалла. Картәтиеңә охшагансыңдыр, картәтиеңә! Йә, юлда арыгансыңдыр, әйдә уз, утыр. Әнисе, җитәр инде, тынычлан. Чәеңне яңарт. Бераз теге нәрсәне дә чыгар, – диде.
– Юк, әнки! Тиккә борчылма, белгән кеше үзе килер. Ә Луиза кайда?
– Укуда, улым. Бу атнаны кайтам дигән иде. Мә, ашны ал әле, пешә күрмә. Әнә, итенә үрел, ипине дә, сизенгәндәй, кичә генә салган идем. Күпереп, уңып пешүе шатлыкка булган икән. И-и улымны. Тамак ялгап ал да, эчкә кереп ятып ал. Ә син, әтисе, улыңны күп сыйлама, үзең дә чама бел.
– Ярый инде, бүген бит бәйрәм! Улым кайткан ич!
– Бәйрәм дип, эшеңә барырга онытма. И-и улымны!..
– Әнки, утыр әле үзең дә. Бөтерчек кебек бөтерелеп йөрмә. Бергәләп чәй эчик. Бәлеш пешерергә дә өлгерерсең, мунчасын да ягарбыз. Барысы да ал да гөл булыр. Утырыйк әле бер…
Аяз чәченә көмеш кырау төшә башлаган, маңгаендагы, йөзендәге җыерчыклары тагын да тирәнәйгән, тагын да арткан, моңсу күзләре эчкә баткан әнисенә, бераз чүгеп, хәрәкәтләре акрыная, юан бармаклары нечкәрә төшкән, уч төпләре каешланып беткән кулларында зәңгәр кан тамырлары бүртеп чыккан әтисенә карап-карап туя алмады. Чәй эчкәч, эчке яктагы караватка кереп яткан иде, йоклап киткәнен сизми дә калды. Өстәл түренә менеп утырган «Пшеничная»ның төбенә төшеп, йөзе кызара төшкән Гариф, улын уятмакчы иде, аяк очында гына йөргән Фатыймасы, бармакларын ирен очына куеп, ишеккә ымлап күрсәтте. Әти кеше, барын да сүзсез аңлап, тыныч кына чыгып, хуҗасын күрү белән кешнәп торган Байкалны җигеп, «Прима»сын көйрәтеп, шалтыр-шолтыр урам очына китеп югалды. Мунча морҗасыннан чыккан аксыл төтен, авыл өйләренең тәрәзәләреннән, ишекләреннән үтеп кереп, Аязның исән-сау әйләнеп кайтуы турында хәбәр итте.
...Ләйсән тагын да гүзәлләнгән, җирән чәч толымнары тагын да калынайган иде. Аның йөз-кыяфәте генә түгел, күңеле дә үзгәргән иде. Күк йөзендә күз кысышкан йолдызларга сокланып Аязның алдында, башын сыйпап утырган чакта киләчәк язмышлары турында беренче булып сүз башлады:
– Без кайчан өйләнешәбез, Аяз?
– Ы-ы… Ашыкмыйк әле, матуркаем. Бераз аякка басыйк. Мин башта Себер якларын урап кайтыйм, яхшы өй салырлык акча эшлим. Аннан күз күрер…
– Ничек инде күз күрер? Мин сине ике ел буе көттем. Минем подружкаларым кияүгә чыгып, балалар таптылар. Ә син беләсеңме, хатын-кызга соңларга ярамый. Яшь чакта авырга калуы, бәби табуы да күпкә җиңелрәк, диләр. Әйдә, без дә авыл көнләшерлек туй үткәрик тә, синең үзеңә охшаган бер бәләкәч алып кайтыйк.
– Әле иртәрәк әле, башта аякка басыйк.
– Әй, син гел шулай инде, минем сүзгә колак салмыйсың.
– Ярый инде, Ләйсүшкә. Мине дә аңла инде. Үзебез өчен тырышам бит. Башта Себергә барып кайтыйм. Аннары бөтен хыялларыбызны да тормышка ашырырбыз.
– Аяз, мин барын да аңладым. Син Данис кайтканын көтәсең. Туйда ул синең свидетель булачак. Шулаймы?
– Анысы да бар. Ул төгәл бер елдан кайта.
– Ә син Себердә миннән чибәррәк кызны күреп, кире әйләнеп кайтырга теләмәсәң?
– Юкны сөйләмә. Бу дөньяда синнән дә гүзәлрәк, синнән дә чибәррәк берәрсе бармы соң? Син – берәү генә! Син – минеке генә! Юк-бар белән баш катырганчы, Карамалы урамнарыннан бер җитәкләшеп үтик. Мәктәп елларындагы кебек моңлы җырлар көйләп, яшьләрчә!
Яшьләр Карамалы урамының үрге очыннан каядыр урман авызына кереп китеп, күздән югалды. Таң атканда, Ләйсәннәр ягыннан йокымсыраган Аяз күренде. Муенында иннек эзләре, киеменә тәмле хушбуй исе сеңгән, түше турында ике озын чәч оялаган егет, үтереп йокысы килсә дә, төннең күңелле үткәненә, тормышның рәхәтлегенә сөенә иде.
Аяз бот күтәреп, озак ял итеп ятмады. Шифоньердагы агач тартмада аны көтеп яткан документларын барлады да, эш эзләргә тотынды. Иң элек, күрше Чирәмкүлдәге Габбас абзыйларына барып килергә булды. Ул, кунакка килгән саен: «Апаем! Мин сине урнаштырам! Армиядән кайткач та миңа кил, яме», – дип сөйли иде бит. Беренчедән туганнары. Икенчедән, дистә елдан артык Себердә эшләп, колхозчылар чери башлаган йортларының аскы ниргәләрен дә алыштырырлык акча таба алмаганда, бер ел эчендә ике катлы кирпеч йорт бетереп керде, районда берсендә дә булмаган затлы иномарка алып утырды, улын, халык сөйләвенчә, ун сыерлык акча түләп, нефть университетына укырга кертте. Шундый булдыклы кеше Аязга да бер җылы урын таба аламы? Таба ала!
Ләкин бу хакта сүз чыккач, корсагы зурайган, муенына чәнти бармак юанлыгы алтын чылбыр таккан абзыйсы, сукранырга, ата күркә сыман зарланырга тотынды:
– Әй, энекәш, энекәш! Үзебезгә дә авырлашты шул хәзер. Вот син элегрәк килгән булсаң… Менә үзем дә, барып кайтам да, әллә ташларгамы икән, дип уйлап куям. Ай саен юлда йөреп, җилекләргә үтәрлек зәмһәрир суыкларда өшеп, ачлы-туклы йөреп чистый надоел. Авылда яшәвең лутчырак, туганым. Мал, умарта тотасың, бакча үстерәсең. Әллә кая, җәһәннәмгә җыенма, бәхет аяк астында, бәхет без яшәгән җирдә ул, энекәш, – дип, үгет-нәсыйхәт укыды аңа Габбас абзые.
Шулай да Аяз өметен өзмәде. Чорматаштагы Кәҗә Рәсилгә барды. Ул да, биш ел чамасы элек Себергә чыгып китеп, ике ел эчендә, чебен дә кунмаган «десятка» алып утырган кеше бит. Ләкин монысы да аңа шул бер үк көйне көйләде. Сөйләшеп куйганнар диярсең. Хәзерге заманда туган туганны туган итми, кеше кешегә ярдәм итми, һәркемнең бармагы үз ягына гына кәкре дигәннәре хак микәнни? Акча ничек кешене шулай үзгәртә, саран, астыртын ясый ала микән? Бу сорауларга череп баегач кына, кесәңдә ун тиен урынына ун мең сум йөргәндә генә җавап табарга мөмкиндер. Ул чакта сагызак кебек ябышкан, бетмәс-төкәнмәс йомышлары белән тынгы бирмәгән фәкыйрь туганнар, тормышта үз урыннарын тапмаган дуслар белән бигүк аралашасы, аларның тиресен киясе килмидер, мөгаен.
Шундый уйлар белән башы тулган Аяз, вакытын заяга уздырмас өчен, колхозга эшкә чыкты. Аңа, яшь кешегә, «ГАЗ-52» машинасын тоттырдылар. Авызы ерылган егет парктан чыгып йөз метр да бармады, корыч аты буылып-буылып, гөжелдәп сүнде. Капотын ачып, байтак чокынгач, алдына чыгып рукоятка әйләндергәч, теләр-теләмәс кенә кабынды. Төшке ашка дип өенә кайткан иде, капка төбендәге кечкенә күлләвеккә кереп чумды. Алга-артка биреп караса да, берни дә килеп чыкмады. Машина каймак сыман сыек мәтегә аның саен ныграк чумды, зырылдап әйләнгән тәгәрмәч чокыган чокырга, әрҗәсенә кадәр төшеп батты. «Беларус» белән килгән Мифтах аны чак тартып алды. Машина булмады инде бу, баш бәласе, эшләргә теләгән яшь егетнең канатларын сындыру, аның башыннан шаркылдап көлү булды. Иске машинаның әле бер, әле икенче җире ватылды. Өр-яңа «КамАЗ»га утырып алган бригадир улы Рәис, куәтле ЗИЛында җилдергән Фәрхәт әле Уфага, әле Чишмәгә чапканда, Аязның ремонттан башы чыкмады. Көн саен, колагына кадәр майга чумып, эт булып арып, мәет кебек кайтып йоклады. Әллә мыскыл итеп, аны да кара көзне чөгендер ташырга билгеләделәр. Татлы тамыр сыртлап төялгән килеш, басу уртасында машинасы ватылып калмасынмы? Ничә кеше алдында хурлыкка калды ул шунда! Житмәсә, икенче көнне завгар барысы алдында да эт итеп сүкте. Янәсе, эшли алмый, янәсе, ремонттан чыкканы да юк. Түзде, түзде дә, беркөнне эшен ташлап кайтты да китте Аяз. Көлсәләр көләрләр, мыскыл итсәләр мыскыл итәрләр, көн саен адәм мәсхәрәсенә калыр хәле юк. «Ленинчы» колхозы, аны талап баеп ятучылар белән генә тормыш бетми әле. Дөнья түгәрәк, дөнья очсыз-кырыйсыз зур. Үз бәхетен, үз юлын, үз урынын табар Аяз да.
Авылда тиздән: «Скотник Гариф улы ялкау икән. Әзмәвердәй гәүдәсе белән бер машинаны да йөртә алмаган, ыстырам. Әтисе юлыннан китәр, скотник, эчкече булыр инде», – дигән сүзләр таралды. Аяз да, аның әти-әнисе дә бу юк-барга әллә ни зур игътибар бирмәде. Ләйсәне һаман өйләнешергә өндәде. Егет кышны мал карап, көн саен койма биеклек яуган кар көрәп үткәрде. Яз көне бакчаны берүзе казып чыкты. Жәй җитте. Беркөнне түтәлләр утап керде дә, эчке якка кереп, караватка сузылып ятып, кызык өчен генә, сеңлесе Луиза буш банкалар төреп алып кайткан, бөгәрләнеп беткән гәзит битен ачты да, кинәт кенә сикереп торды. Анда калын, кара хәрефләр белән «Работа на Севере. Требуются разнорабочие. Зарплата высокая» дип язылган һәм телефон номеры күрсәтелгән иде. Аяз, гәзитне кочып тотып, тышта кер чайкаучы әнисе янына йөгереп чыкты. Фатыйма, күзләре шардай булган улын күреп, сискәнеп китте.
– Ни булды, улым? Куркыттың бит!
– Әни, миңа 50 сум акча кирәк!
– Өйдә, сумкадагы кошелекта.
Кинәт кенә иңнәренә канат үскән егет, очып, янә өйгә кереп китте дә, бераздан урамга чыгып йөгерде. Гөлсур апаларга барды да:
– Миңа шалтыратырга кирәк иде, – дип, хуҗабикәгә акча сузып, телефон трубкасына үрелде.
Телефоннан калын гына тавыш яңгырады.
– Алло! Тыңлыйм!
– Мин, мин… белдерү буенча, – диде Аяз, дулкынланудан калтыранган тавыш белән.
– Бик шәп! Сезгә утыз яшь тулмаган һәм сез яхшы гына акча эшләргә уйлыйсызмы?
– Әйе!
– Алай булса, телефон номерын язып алыгыз. Пурпега килеп җитү белән шалтыратырсыз. Каршы алырмын. Тиз үк юлга чыгыгыз! Хәерле юл!
Аязның бу хәбәре әтисен шатландырса да, әнисен хафага салды.
– Юк! Юк! Юк! Мин газиз баламны бер белмәгән кешеләр янына чыгарып җибәрә алмыйм! Яшә, безнең белән яшә. Эше дә табылыр, дөньялар үзгәрер.
– Әни! Минем өчен курыкма! Армиядә хезмәт итеп кайтканны, Себердә генә югалмасмын әле. Борчылма! Миңа бит хәзер унике түгел, егерме ике яшь, әни!
– Сиңа әйтүе җиңел! Үзеңнең балаң булса аңлар идең дә бит. Син минем өчен ничә яшьтә булсаң да кечкенә Аяз булып калачаксың. Ана йөрәге бала дип өзелә!
Берничә көннән Фатыйма да улының теләге белән килешергә мәҗбүр булды, күршеләрдән, туган-тумачадан әҗәткә юллык акча да табылды. Сөйгәне белән мәңгелеккә саубуллашкандай, мәет кебек агарынган Ләйсән, ни әйтергә дә белмәде. Луиза исә абыйсына үзенең кесә телефонын бүләк итте. Жәй уртасында Карамалының асыл егетен ажгыр поезд Себер якларына алып китте. Шушы мизгелдә, көнбатыштан тыкылдап Уфага якынлашкан поездның бер купесында, бескозыркасын кыйгайтып кигән, дөм исерек морякның, сабыйларча елмаеп, олыларча сүгенеп саташкан чагы иде.
(Дәвамы бар.)
Д. Фәйзуллин рәсеме.