Чәчмә әсәр
21 Мая , 04:25

Гөл МИРҺАДИ. Өй юганда. Хикәя (4)

Раил белән Венера ял итеп кайтканнан соң бер ай узды дигәндә, Рәгыйдәнең бәбигә узу хәбәре бөтен авылны яңгыратты.

Гөл МИРҺАДИ. Өй юганда. Хикәя (4)Гөл МИРҺАДИ. Өй юганда. Хикәя (4)
Гөл МИРҺАДИ. Өй юганда. Хикәя (4)

(Ахыры.)

Вәсилә белән Дамираның артыннан җитә торган түгел: бер
шәптә түшәмне юып төштеләр
дә, мунчага китеп тә бардылар.
Стена корытып, тәрәзә чайкатып, урындык сөртеп, карават
тузаны кагып, идән юып калган
хатыннар, үзләрен ирештереп,
куалап торучылардан котылгач, җәелебрәк, үзара серләшеп
эшләргә керештеләр. Вәсиләнең
сүзләре берсенең дә уеннан чыкмаган икән.
– Юкка гына шулай дип
әйтәмени? Кызлары үсте дә соң,
ир кулыннан башка каерып печән
чабып, аннары шул абзарны салам дип урман кисеп, авырлык
килеп, төшкән корсакларын оныта
буламы соң? Ялгызлык үзәгенә
үткән инде аның, сер генә бирми,
– диде Рәгыйдә.
– Соңгы ыштанын салып бирсә
бирә, серен бирми. Медальнең
матур ягын гына сөйләде бит ул,
сер тотмас Дамира өчен генә.
Начальник Касыймны тегендә,
Үзбәкстанда әнисе хатынсыз тоткан, дисеңмени. Монда – өч кызы,
тегендә – өч малае.
– Әй, Венера, кайтмый инде ул
монда, Касыймны әйтәм, инәсе
үлсә дә кайтмый.
– Кем белгән? Вәсилә бигрәк
ышана, мескенкәем.
– Кайтса да түзмәс Вәсилә,
янында эшләмәгән кешене
күрсә җене котыра бит. Ишетмәдегезмени, бая мине тиргәп
ташлады. Аның Касыймы үзе кулына тотып эшли белмәсә дә,

кешене эшләтә белә бит. Монда булса да, безнекеләр кебек Себергә
йөреп сәламәтлеген бетермәс,
акчасызга колхозда эшләп
этләнмәс, берәр җылы урын табар
иде. Чыдамаган шул, начальник
бичәсе булып кына балда, майда йөзеп яшисе урынга, ялгызы
интегә гомер буена, – Рәгыйдә,
ишек төбенә җыелган чүпләрне
– бер, чүпрәкләрне, мунчалаюгычларны икенче бидрәгә җыеп
төяде. – Ярар, кызлар, булмаса,
мин дә мунчага китим.
– Бар, бар. Бетерәбез үзебез.
Рида белән Венера икесе ике
ягыннан өй ишеген әйбәтләп, сабынлы мунчала белән ышкып
төшерделәр, аннары чиста су
белән юып корыттылар.
– Карале, Венера, Рәгыйдәне
әйтәм, Касыймны сөйли дә ул.
Үзенең дә Сабирының тегендә,
Себердә яшь хатыны бар диләр
бит. Кызы туган имеш, ди.
– Тссс! Сөйләмә булмаганны! Юк аның беркеме дә! Гайбәт
чәчмә юган гына өемә, Ридакаем!
Шул Дамира сүзедер монысы да.
Касыйм турында да Рәгыйдәгә
шул гына сөйләгән. Аның башындагы уена, азгын теленә ирек
бирсәңме? Үскәндә дә шул иде
бит: торган җирдән әкият уйлап
табып сөйли, ә исәпкә-чутка башы
юк иде. Оныттыңмыни?
– Өстенә бастың: шул Дамира инде. Уф, юкка сөйләдем. Сүз
йөртергә яратмаганны беләсең,
әнә шул әче балың телемне яза
да куя. Эчәсе түгел, беләм бит.
Ачуланма, зинһар. Булмаганны... Берүк чыгара күрмә инде
Рәгыйдәгә, оятка калырмын, Венеракаем. Алдакчы Дамираны
тыңлыйсы түгел аны!
– Мин дә беләм алдашканын.
“Көн саен кичләтеп басуга Раил
янына барам. Без булмаган эскерт
калмады”, – дип сөйләгән. Ышанмадым да соң. Эскерт бармыни
хәзер, печәннәрне төргәккә кысалар. Барыбер күңелнең бер җире
өтелеп тик тора шул... Араны салкынайта шул гайбәт. Раил каты-коты холыклы булса да, яратам
бит мин аны, Рида. Беләсең инде,
мәктәптә укыганда ук гашыйк булып йөрдем. Яраткач, телисеңме,
теләмисеңме, көнләшү дә була
икән. Имеш-мимеш ишеткән саен,
күңел ката да куя. Үзе дә кире какмый бит шул сүзләрне. Шәп-шәрә
нервылар йомгагы кебек хис итәм
үземне. Нишләргә инде?
– Арыгансың син, Венерау, балаларыгыз да ишле, мәктәптә
дә эш күп, әзрәк ял итеп аласың
мәллә? Кешеләр елына икешәр
тапкыр санаторийга, диңгез ярына бара. Син үз гомереңдә бер
массаж да эшләткәнең юк.
– Кая барасың инде, нәрсә
сөйлисең, Рида? Абзар тулы
мал, өй тулы бала. Аларны
кемгә калдырасың? Ярар, ничек яшәлгән шулай яшәрбез
әле. Сүзең дөреслеккә – дөрес:
көчем бетте дөнья көтәргә, каян
хәл алырга да белгән юк. Әйдә,
тегеләр кайтыз тиздән, ашарга
әзерләргә кирәк. Мунчага барыйк.
Вәсилә бөтен белгән әфсентөфсеннәрен әйтеп, теләкләрен
теләп, хатыннарның һәрберсен
баштан-аяк миндек белән чапты. Аның кулларының гайрәтен
татыган бичәләр бер-бер артлы ләүкәдән төшеп, аһ-ваһ килешеп юындылар, сөртенеп,
үзләре белән алып килгән матур
күлмәк-халатларын киделәр. Бер
сәгать үтте дигәндә пары беткән
мунчадан кызарып-бүртенеп
биш бичә килеп чыкты. Ачулары,
әрнүләре, өйләрендә көтеп торган мәшәкатьләре онытылган,
тәннәре язылган, ял иткән.
– Кайтып ятасы гына калды, Венеракаем, рәхмәт яусын
инде үзеңә, ял иттердең, – диде
Вәсилә, озын кара чәчен тастымалы белән корытып.
– Сөйләргә дә түгел! Дөнья
рәхәте бит ул түшәм юу! Әй,
сөйләштек, әй, серләштек,
күңелләр чистарып калды, рәхмәт
төшкере! – Дамира әкрен генә
сөйләшә белми, тавышы, кем
әйтмешли, ындыр артына кадәр
ишетелеп тора. Әле дә клуб
сәхнәсендә спектакль уйнаган
кебек итеп кәпәренеп “чыгыш ясады”.
– Үзебез генәмени? Ирләр дә
актан-пакь хәзер. Тикшереп,
бөтен гөнаһларын юып бетердек!
Яңадан башласалар да була, –
дип кеткелдәде Вәсилә.
– Алай димә инде, Вәсилә. Ак килеш кенә торсыннар әле. Үзебезгә
дә бик кирәкләр. Аларсыз тормышны алып баруы авыр, синең
сүз дөрес. – Рәгыйдә, өйгә кергәч
тә, парланган көзгене сөртеп,
чәчләрен, бит-кашын рәтләргә кереште. – Сабирым янымда чакта
гел чәчкә кебек кенә булып торасым килә, кызлар. Ул киткәч, кояш
сүнеп торган кебек. Кайтып кергән
минуттан алып киткәнче күтәреп
кенә йөртми, бер авыр сүз әйтми,
Аллаһыга шөкер.
– Авыр сүзне минеке дә әйтми
ул. Үзем каршы дәшмәсәм... Холкым шундый шул, кызлар, шым
гына йөрим-йөрим дә бер әйтеп
ташлыйм, берәгәйле итеп. Әни дә:
“Телең аркасында тукмалырсың
инде, балам”, – дип тирги иде
үскәндә. Шул телемне тыйсам,
Мансур бигрәк акыллы ул. Балалар, дип, өзелеп тора, бөтен
тапканын, бер тиенен әрәм итми,
өйгә алып кайта, – Рида, әллә мин
кемнән ким дигәндәй, әллә баягы елавыннан кыенсынып, сабыр
гына Мансурын мактап куйды.
– Түгәрәкләнде боларның
дөньясы. Менә мактыйлар
ирләрен. Сизәсеңме, Венера,
балыңның кодрәтен? Акыллы шул ирләрегез, акыллылар,
кадерләрен белегез, димен бит!
– дип, түшәм юучыларның барысын да кочаклап, шапкытып сөеп
чыкты Вәсилә.
– Акыллылар шул! Минеке
бөтенләй шәп: “айт” дигәнгә “тайт”
дип кенә тора, “раз-два”га атлап,
бөтен кушканымны эшли. Минеке
кебек ир берегездә дә юк!
– Дамира! Синме бу? Менә сиңа
иске авыздан яңа сүз! Бая гына
кем ирен хурлап елап утыра иде
ул? – Венера, йөгереп тукмач
кайнаткан арада да бичәләрнең
сөйләшүенә колак салып торды,
тыгылыр җайны ычкындырмады.
– Үзенең гаебен иренә тагып,
дип әйт! – Рәгыйдә аның сүзен
җөпләп куйды.
– Мин генәмени? Әллә сез мактадыгызмы бая ирләрегезне?
Ара-тирә тетмәсен тетеп алсам да, майлагандай итсәм дә
– үземнеке генә! Алдына чыгып
җебеннән тартсам, артына чыгып этеп җибәрсәм, менә дигән
ир! Дөнья көтәргә самый раз! Сүз
тидерәсе булмагыз! – Дамира кызып ук китте, киемнәрен җыя башлады. – Кайтам!
– Уф, уф, уф! Китте тезеп! Аңарда
гына ир! Безнекеләр дә әйбәт
үзебезгә, шөкер итәбез. Утыр,
аштан зур булма. Бер үк кенәсе,
мактап кына тор инде Хәдисеңне.
Саграк бул, шул гына, эскерт санап йөргәндә димен, саграк була
күр: юаш юанайса ишеккә сыймый, диләр. Сакла иреңнең колакларын, классташкаем. Әйдәгез
әле, шулпа салдым, кайнар килеш
эчегез! – Венера хатыннарны табынга чакырды.
Тын гына ашап алдылар.
– Әй токмачыңның нечкәлеге дә
тигезлеге, Венеракаем! Кулларың
алтын инде! Кайчан өлгердең кисеп? – Рида, хуҗабикәне мактый-мактый, тагын бер тәлинкә
аш салдырып алды.
– Төне буена уты булды.
Бер керергә дә уйлаган идем,
дәшмәгәч, кыенсындым, – диде
Рәгыйдә.
– Раил дә, балалар да йоклагач,
иркенләп кенә кисәргә яратам
токмачны. Тыныч булмаса, бармак киселә дә куя, – дип елмайды
Венера.
– Бүген ял итәрсең инде.
Түшәмең бигрәк чиста булды, –
дип, үзенең эшенә үзе сокланып,
югарыга карады Вәсилә.
– Ул искәйләре! Түшәм юганнан
соң өйнең һавасы үзгәрә бит ул,
кызлар! – Рәгыйдә күкрәк тутырып һава сулады. – Менә безнең
түшәмне күпме юсаң да, мондый
хуш ис чыкмый хәзер.
– Сезнеке дә шулай була инде
ул, Венера, теге натяжнойны
эшләтсәгез, бетте инде, – Вәсилә
тагын бер тапкыр түшәмгә күз
йөгертеп чыкты. – Суммасы да
әйбәт кенә җыеладыр ул эшнең?
– Раил белешкән инде, акчасын
әллә кайчан җыеп тутырып куйды.
Кыш чыгарган үгезне шуның өчен
саттык бит, – дип җавап бирде Венера уйчан гына.
– Ярар, үзегез беләсез инде.
Ярый бүген җыйдың әле. Рәхмәт
инде. Булды, бичәләр, рәхәт эш
күп булмый ул, тордык, кайттык,
– дип фәрман бирде Вәсилә. –
Дөньягызны онытып утырмагыз.
Әнә, Раил дә кайткан. Венера
ирен ашатсын, торыгыз өстәл артыннан.
Хатыннар бершәптә торып,
әйберләрен җыйдылар. Раил
табынның түренә утырды. Хатыны аның алдына зур тәлинкә
белән аш китереп куйды.
– Раил! – диде үзе сабыр гына.
Ир дулкынлануыннан алъяпкычын бөтергән хатынына
гаҗәпләнеп карап куйды.
– Шуннан? Сөйлә инде, башлагач.
– Түшәмгә тимибез. Натяжной
кирәкми миңа.
– Ничек инде? – Көтелмәгән
сүздән ирнең ачуы кабарды, хәтта
урыныннан күтәрелеп, йодрыкларын йомарлап куйды.
– Мин агач түшәм яратам.
Эшләтмибез натяжнойны! –
Венераның тавышы ныгыганнанныгый барды.
Хатыннар аңа ярдәм итәргә уйлагандай, ишеккә җиткәч кире борылып өстәл янына килделәр.
– Ничек инде эшләтмибез?
– дип кабатлады Раил, тавышын күтәребрәк. – Акчаны шуңа
җыйдым бит!
Иренең уттай янган усал карашыннан Венера курышып*** калды.
– Ял итәргә барырбыз. Икәү.
Курортка... – диде Венера,
ишетелер-ишетелмәс, һәм иренең зәңгәр күзләренә ялварып
карады.
– Ә... – Раил, һөҗүмгә
әзерләнгәндәй өстәлне уратып
алган хатыннар алдында тавыш
куптарырга кыенсыныпмы, нәрсә
әйтеп каршы килергә белми тукталып калды. Аптырагач:
– Балалар? – дигән булды.
– Үзем. Үзебез карыйбыз. Сабир кайта иртәгә. Балаларны да,
малыгызны да карыйбыз, Раил.
Барыгыз, ял кирәк сезгә, – дип,
күршесен тынычландырырга
ашыкты Рәгыйдә.
Хатыннар кирегә табын артына утырдылар. Тагын бер чынаяк
чәй эчтеләр. Түшәмнең аклыгын,
Венераның уңганлыгын, Раилнең
булдыклылыгын мактап туйгач,
хуҗа тынычлангач кына өйләренә
таралыштылар.


* * *
Раил белән Венера ял итеп
кайтканнан соң бер ай узды
дигәндә, Рәгыйдәнең бәбигә узу
хәбәре бөтен авылны яңгыратты.
“Синең биш балаңны әй сөйдем,
әй сөйдем, тын алырга да вакытым булмады. Бәби турында уйлау кайда?

Үзебез турында оныттык. Иртәдән кичкә кадәр йөгереп
эш эшлибез дә, кочаклашып ятып
йоклыйбыз. Түшәмеңне югангамы, өеңнең һавасы чынлап әйбәт
булды. Йокы тәмле сездә, Венера”, – дип сөйләп шаккатырды да,
атна узуга күпме акча түгеп тарттырган клеёнка түшәмен үзе дә
алып ыргытты Рәгыйдә. Авылда:
“Венераның биш баласын караганда, аналыгы көнләшкән инде...”
– дип сөйләделәр дә, тындылар.
Икенче яңалык оныттырды: биш
тапкыр арттырып, Вәсилә белән
Касыйм мәхәббәтен телдән телгә
күчерделәр... Дамираның тиктормас теленә рәхмәт әйтергә инде.
“Күршеләрем язга бәби көтә.
Кояш җылыта башласа, кар суы
белән генә йомшак итеп юып
алырбыз әле түшәмен. Бәби кайтуга... – дип, тәрәзәдән карап,
үзалдына елмайды Венера. –
Иншаллаһ!”

Гөл МИРҺАДИ. Өй юганда. Хикәя (4)
Гөл МИРҺАДИ. Өй юганда. Хикәя (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас