

1
Түмгәк тавы түбәсендә сүнәм-сүнәм дип уч төбе кадәр генә учак яна. Язгы кичнең кара пәрәнҗәсен ерткан очлы ялкын телләре яшел сусыл үлән буйлап сикергәли дә, коры-сары агачлар буйлап үрмәләп, шәрә кәүсәле наратлар өстенә менеп бии. Ара-тирә, бик еракта, урман эчендә өке ухылдаганы ишетелә дә, ауга чыгучы ерткычлар авазы яңгырап куя. Инде соңгы утын кисәкләрен ашап бетереп, кып-кызыл утлы таш кисәкләренә әверелгән учакка янә җан өстәүче дүртәү генә бу шомлы кичтән ямь табып, ярлы учактан җылынып, аулак урында күгәрченнәрдәй гөрләшеп утыра.
– Без серебезне чиштек! Хәзер чират синдә, Ләйсүшкә.
– Йә, әйт инде! Агачларның колаклары юк бит. Ну барыбер, берничә көннән бөтен Карамалыга билгеле булачак. Беләм мин синең әниеңне, күрше Фатыйма карчыкка чыгып сөйләячәк тә, тегесе, аяклы Интернет челтәре, бөтен авылга, районга таратачак.
– Житте инде, монауларны. Әллә кая кадәр кереп киттеләр. Сатучы булачакмын мин. Берсекөнгә әнием белән Уфага китәм. Ике ел гына укыйсы, торырга тулай торак та була ди. Күңелегез булдымы инде? Институтка керергә председатель кызы түгелмен шул…
– Ну, чынга алма, без бит шаярып кына, Ләйсүшкә. Шулай да, ни өчен сатучы булырга уйладың әле? Синең кебек чибәркәйне кайдан да кире борып чыгармаслар иде. Мин, мисал өчен, кулыма тракторист, водитель, эретеп ябыштыручы таныклыгын алу белән Себер ягына сыпыртам. Анда беләсеңме күпме акча түлиләр? Күрше авылдагы Рөстәм ике ел элек кенә Сургутка эшкә кергән иде, бүген чия кызыл иномаркада гына җилдерә.
– Бүлдерәм инде сине, Аяз. Мин Уфада таксист булып сиңа караганда күбрәк акча эшләячәкмен. Ничек дисеңме? Синең ише Себер байлары, поездда тилергәнче эчеп кайтып: «Брат! Мә сиңа биш мең сум! Зинһар, өйгә илтеп куй», – дип, миңа ялыначаклар, миңа. Мин аларны ничек төп башына утыртырга белермен…
– Хе, көтеп утыр.
– Ә мин, ә минме! – дип сүз кыстырды Искәндәр.
– Ә мин университетка укырга керәм. Аннан соң үземнең предприятиемне ачам. Ну, кирәк булса, сезне дә эшкә алырмын!
– Хе! Мин сезне урнаштырам дисең инде. Эшем иясе. Үзеңне эшкә алмыйк тагын!
– Ну! Егетләр! Мин бит чын күңелдән!
– Житте инде, пыр тузышкан ата мәчеләр кебек кыланасыз. Сүз көрәштерергә, ярышырга гына торасыз. Бәлки, без бүген соңгы тапкыр дүртәү бергә күктәге йолдыз энҗеләренә сокланып, безнең яраткан, безнең серләрне саклаган урында серләшеп утырабыздыр? Яхшырак, яктырак нәрсәләр турында сөйләшик әле! Ату сезнең башта мал да, акча. Аяз, мине ныграк, кысыбрак кочакла әле, өшетә башлады.
Көрәп акча эшләү, затлы машиналарда җилдерү турында хыялланып утырган бу дүрт яшь кеше ояда чәбәләнгән, мамыклары чак коела башлаган дүрт сары томшыклы кош хәлендә генә иделәр. Зәңгәр күзле, җирән чәчле, толымнары биленә кадәр төшкән, тулган айдай якты йөзендә моңсу хисләр чагылган Ләйсән уйга чумган иде. Көндез җыелса да, һаман сулып өлгермәгән, йокымсыраган сабыйдай башларын түбән ия башлаган зәңгәр, сары, ак болын чәчәкләре аңа тагын да ниндидер серлелек өстиләр иде. Киң кулбашлар арасына чеби сыман сыенып утыручы Ләйсән шушы мизгелләрдә кем турында, нәрсә турында уйларга да белмәде. Сөйгәне кочагында булса да, кызның уйлары еракта, эри башлаган, ак томан артында иде… Салават Юлаев һәйкәле, «Нур» театры турында күптән ишетеп белсә дә, хыялындагы шәһәренә, Уфага, быел гына беренче тапкыр барып кайтты бит ул. Ничек яшәргә анда? Ничек көн күрергә? Машина өстендә машина, кеше өстендә кеше, йорт өстендә йорт бит анда. «Ленинчы» колхозында пешекче булып эшләүче әнисенең атлаган саен Уфа чабарга акчасы юк. Әле дә, ялгызы гына булса да, бердәнбер кызын азындырмый, тузындырмый тәрбияләп, кешечә итеп киендереп үстерде. Теләгәнен ашады, теләгәнен алып киде кыз. Хәзер Ләйсән буй җиткән, бүгеннән кияүгә бирердәй матур кыз булган. Укырга кереп китсә үз көнен үзе күрәчәк. Тик әнисенең яшьлек хатасын гына кабатламасын, баллы сүзләргә, бәллүр вәгъдәләргә ышанып, ләззәт сихеренә алданып, егет куенына керергә ашыкмасын. Һәрнәрсәнең урыны, вакыты һәм чамасы бар. Юк, бу хакта борчылмый Ләйсәннең әнисе. Әнә, төрттерергә, яңа күлмәк алса да кәкре борынын югары чөеп мактанырга яраткан ахирәте, икегә икене чак тапкырлый алган хисапчы Дамираның кызы Айгизәне әй мактадылар, буй-сынын – Карамалының балта татымаган кара урманнарында гына очраган каеннар, тавышын – Түмгәк тавының нәкъ төбеннән ургылып чыгучы боздай салкын Асылташ чишмәсе чылтыравы белән чагыштырдылар. Әллә күз тидерделәр, әллә сихерләделәр. Эт белсен. Тездән өстә итәк киеп, бөтен ир-затларын хатыннарыннан «уклау ашы ашатырлык» хәлгә җиткереп, күпме егетләрнең башларын әйләндерүче Айгизә мәктәпне тәмамламас борын авырга калмасынмы! Акылы да шул итәге кебек кыска булгандырмы, җилбәзәклегеннән оста файдаланучы табылдымы, билгесез. Ләкин бу хәбәр бөтен авылны гаҗәпкә калдырды. Ә Ләйсәннең егете акыллы. Әби-чәбиләр, бөтен авыл халкы шулай ди, Аяз акыллы диләр. Тик юаштан юан чыга диләр бит әле…
Аязга Карамалыда гына түгел, Чорматашта да бик күп чибәркәйләр үлеп гашыйк иде спорт белән шөгыльләнүче, озын буйлы, киң кулбашлы, ачык йөзле, нинди генә катлаулы хәл булса да, йөзеннән елмаю китмәгән егет – күпләрнең хыялы. Тик ул берсен дә күрмәде дә, күрергә дә теләмәде. Аның Ләйсәне, һәрвакыт йөрәк түрендә йөрткән, үзенчә назлы итеп атаган, Ләйсүшкәсе бар иде.
Клубта китапханәче булып эшләүче әнисе аны кечкенәдән китап укырга, һәр китаптан ниндидер яңалык табып, аны исендә калдырырга өйрәтте. Әтисе урынына еш кына колхоз көтүен көтмәсә, кышын күп вакытын фермада, сыерларга сенаж, салам салып уздырмаса, «өчле»ләрсез укырлык малай иде ул. Ачы суыкларда, көзге яңгырларда Чорматашка өч чакрым йөреп укуы да җиңелдән түгел. Таңгы салкын җилекләренә, йөрәгенә үткән балада нинди Ньютон, нинди Пифагор кайгысы булсын инде? Әле дә тырышты, әле дә дәресләрен бик сирәк кенә калдырды Аяз.
Ә менә аларның дусты Данис шушы авылда туып, шушы чишмә суын эчеп үссә дә, бөтенләй башка кеше иде. Аның теле туганда ук шәһәр дип ачылгандыр, мөгаен. Юка иренле, төлкенеке сыман кысыграк күзле, тәбәшәк кенә малай, Аяздан башка беркем белән юньләп аралашмады. Ул аңа да артык ачылып бармады. Дустына аяк чалучыларны күрсә, баш сындырып ярдәмгә ашыкмады. Аны укытучыга әләкләгәнен мактанып сөйләп йөрүче Әлфирне дә кан ялатмады ул, Чорматаш егетләре белән ыгы-зыгы купса, дусты белән арка терәшеп сугышу урынына, куркак куян сыман качарга тырышты. Ә үзе укуда булсынмы, спорттамы, Аязны узарга, гомумән, тормышта аңардан яхшырак, җитезрәк булырга тели иде. Ләйсәнгә дә битараф түгел иде, ахрысы… Берсендә, Аяз салкын тиеп чирләгәч, мәктәптән кайтканда кызның нәзек биленә үрелмәкче булса да, кыюлыгы җитмәде. Аның кыланышлары да сәеррәк иде. Буш вакытында яшел, шакмаклы дәфтәрен чыгарып, шуңа ун, егерме, илле катлы мәһабәт шәһәр йортларын, аста кырмыскалармыни чабышкан кешеләрне, машиналарны төшереп үткәрде. Мондый омтылыш ана сөте аша кергәндерме. Әнисе, яшь чагында, Туймазы шәһәрендәге фарфор заводында эшләгән. Әзер чынаякларга, тәлинкәләргә, чәйнекләргә рәсем төшереп торучы чибәркәйгә, ул замандагы тәртип буенча, берничә айдан фатир бирергә тиеш булалар. Әллә бәхетенә, әллә үз башына, җәйге матур көнне, атна саен үтереп кыстаган ахирәтенә кунакка кайтырга була ул. Кичке уеннан аны Карамалының иң асыл егете урлап алып та китә. Шулай итеп фатир да, җиңел эш тә кире кайтмас, сагынып искә алырлык яшьлек хатирәсе генә булып кала. Ә рәсем төшерә белүче Сәвия менә дигән савучы булып китә. Ике бала тапкач, нәзек билкәйләре дә фотоларда гына кала. Көн саен булмаса да, көнаралаш ирен: «Син генә харап иттең мине, син генә башымны әйләндердең. Син генә… Эх! Теге чакта ялгышмаган булсам, таң сарысыннан бидрә-бидрә сөт ташып интекмәс идем. Чиста, уңайлы эшемә барып кайтып, диңгез тозы салынган ванналарда гына ял итеп ятар идем. Ике ай түзгән булсаң! «Ни пычагыма кирәк синең шәһәрең, ике тәрәзәле таш фатирың? Йөрмә юк белән булышып, эшеңне ташлап кайт. Авыл халкы әллә нинди имеш-мимешләр китереп чыгарды», – дидең. «Кереп баттык урман арасындагы чокырга! Кереп баттык! Ичмасам, бу сазлыктан улыбыз булса да үрмәләп чыксын. Ничек кенә булса да Уфага барып урнашсын, кеше булсын. Берүк авылда кала күрмәсен!» – дип, ирен битәрләде. Әнисенең сүзләрен хак дип уйлапмы, Данис кечкенәдән шәһәр турында хыялланды. Чорматаштагы һөнәрчелек училищесында, халык әйтмешли, академиядә укыгач, солдатта йөреп кайткач, ул ничек тә бу хыялын тормышка ашырырга тырышачак. Һәм әнисе малае ул көнне түземсезләнеп көтте. Үз хыялларына ирешү өчен аның нинди юлларга барырга әзерлеген бер Аллаһ кына белә иде.
Искәндәр исә, өч дусның берсенә дә ошамаган, үзенә бертөрле иде. Аяздан да җитезрәк, укытучы сорау бирмәс борын кулларын селки башлаган сыйныфташларыннан да белемлерәк булса да, җәй көне май туплаган аю сыман селкенергә, тәнен, миен кыймылдатырга иренде. Ләкин, бу баһадир уянса, тауларны күчереп, бөек эшләр башкара алачак иде. Колхозда тракторчы булып эшләгән әтисе дә, сыер савучы әнисе дә, бердәнбер улларына ышанып, аңа таянып яшәде. Абзар җимереп үкергән бура кадәрле үгез дә Искәндәр өчен асралды. Алардан бигрәк, Новосибирск шәһәрендә яшәүче якын туганнары энекәшләренең язмышы хакында күптән уйлана башлаган иде.
Офык сызыгыннан кызыл шар күтәрелде. Яктырды. Еракта, ярыша-ярыша авыл әтәчләре сөрәнләргә тотынса, биредә, урман авызында, өзелеп-өзелеп, сандугачлар сайрады. Учак сүнеп беткән иде. Кара күмер кисәкләреннән күтәрелгән аксыл төтен уянып килгән чәчәкләр исе аңкыган һавада эреде. Төн эчендә киләчәккә әллә нинди планнар корып беткән, балачак хатирәләрен барлап, киштәләргә салган дүртәү, энҗедәй чык төшкән яшел үлән өстеннән авылга таба юнәлде. Сула башлаган чәчәкләр тоткан кызны кочаклаган баһадир һәм аларга ияргән икәү Түмгәк тавы итәгенә төшеп җитте. Көтүченең, чыбыркысын шартлатып, үз эченнән ниндидер моңлы җыр көйләп, җиленнәре бушап калган сыерларны авыл башыннан алып төшкән чагы иде.
Авылда бераздан кем кая укырга кергән-керәлмәгән дигән хәбәрләр таралды. Ләйсән Уфада сатучылыкка укыды, ә Карамалының ике сөлектәй егете Чорматашта кәсепләр үзләштерәчәк иде. Өченче егетнең Новосибирск шәһәрендә югары уку йортында белем алачагы да халык авызыннан төшмәде.
Вакыт тиз үтте. Ләйсән, укуын тәмамлап, Уфада бер кибеттә эшкә калды, ә егетләр солдат каешы буды. Аязны поезд ерак көнчыгышка, Биробиджан шәһәренә, Кытай белән Русия чигенә алып китсә, Данисны кире якка – көнбатышка, Кронштадка ук илтеп ташлады. Искәндәр, беренче сессияләрен тапшырып, чын студент булды.
Аяз белән Даниска яңа мохиткә күнегергә, кырыс шартларда сынмаска, авырлыкларга ничек тә түзәргә кирәк иде. Егетләрнең хәлләрен аңлагандай, туган якларыннан бер-бер артлы, ашыгып хатлар килде. Берсе татлы ирен эзләре калган наз тулы хатны укып канатланса, икенчесе авыл хәбәрләре, имеш-мимешләре белән генә чикләнергә мәҗбүр булды. Шулай да, икесенең дә теләкләре бер: туган якларына исән-имин әйләнеп кайту иде.
(Дәвамы бар.)
Д. Фәйзуллин рәсеме.