

3
Билгесезлек
Менә без кафеда өстәл артында дүртәүләшеп утырабыз. Биредә кызыпмы-кызып минем булачак туем турында сүз кайный, ә минем уем, күңелем бөтенләй башка җирдә. Әнә, каршы өстәл артында чәчләренә чал кергән бер карт утыра. Ул да тәгаен кемнедер көтә, нигә дисәң еш кына кулындагы сәгатенә күз төшерә. Әллә көткән кешесе соңга кала, әллә үзе килер кешесен шул рәвешле ашыктыра, күрешү вакытын тизләтергә тырыша. Менә ишек ачылды. Әлеге ишектән бер ир-ат кереп шул карт каршысына килеп утырды. Карт исә, ул ишектән күренмәс борын, кермәс борын урынныннан чак кына торып кире утырды, кул биреп күрештеләр дә нәрсәдер турында сөйләшергә керештеләр. Бу вакытта минем шул хәтле аларның нәрсә турында сөйләшүләрен беләсем килде, ара ерак булуы, икебезнең өстәлне ишек аерып торуы бөтен эшне бозды да куйды. Тик нәрсә хакында сөйләшкәннәрен ишетмәсәм дә, мин ул яктан күземне ала алмадым. Һәр хәлдә мин бу турыда, теге кергән ир-атның кинәт миңа таба борылып карауыннан сиздем. Шул вакыт безнең күз карашлары очрашты, һәм мин аның күз карашында эреп югалдым. Әмма, шулай да үземдә ниндидер көч табып башымны аска идем, һәм башка ул якка карамыйча, янәдән тыңлаган кыяфәт чыгарып утыра бирдем.
Кызып барган бәхәскә кинәт талгын гына музыка тавышы килеп кушылды, яныма кемдер килеп басканын сиздем. Бакса бу шул егет.
– Сезне биергә чакырырга мөмкинме?
– Мин бии белмим.
– Борчылмагыз, биюнең аның бер авырлыгы да юк, – диде дә мине кулымнан тотып алып чыгып та китте.
Нигә чыктым? Ничек чыктым? Нишләп берәү дә туктатмады.
Гомеремдә беренче тапкыр медленный танец биедем. Кулларны кулга тотынышып, бер кулы белән мине билемнән тотып, мин аны муеныннан кочып, байтак кына шулай биедек. Аның мине күтәреп алып, бөтерүләреннән тәмам башым әйләнде. Безнең биегәнне карарга халык җыелган, боҗра ясап безне шул түгәрәк эчендә калдырдылар. Нинди гаҗәеп көйгә биегәнбездер, белим, күпме шулай бөтерелгәнбездер аңламыйм, тик музыка туктамыйча без дә туктамадык.
Көй яңгыраудан туктауга, күтәреп әйләнгән җиреннән мине аякка бастырып, үзе исә әкияттәге шәхзада төсле бер аягына тезләнеп, кесәсеннән тартма чыгарды.
– Чык миңа кияүгә. Мин сине бәхетле итәргә телим.
Гел көтелмәгән хәл, биюдән әйләнгән баш тәмам бернәрсә дә аңламый, тын кысыла, сулыш алулар авыр, йөрәк шашынып тибә һәм иреннәр ачылыр-ачылмас кына кыймылдап, ярым пышылдап:
– Әйе, – диеп җавап бирәләр.
Янәдән кайнар кочак, бөтерелүләр, кешеләр котлавы. Тик алар безнең монда беренче тапкыр очрашуыбыз икәнне белмиләр иде.
Һәм менә ул мине теге карт янына алып бара. Ул аның бабасы икән.
– Кызым нигә син беркайчан да моңа хәтле күрмәгән кешегә кияүгә чыгарга риза булдын? – дип сорады ул. Мин исә яңа кылган гамәлем өчен җир тишегенә кереп китәр дәрәҗәдә оялдым. Тик шулай да минем бу сорауга төгәл җавабым да бар иде.
– Ул миңа агач йөзек белән тәкъдим ясады, – дидем.
Бу хәлләр әллә унҗиделәре, әллә унсигезләре булды, мин ныклап торып йоклый да алмыйм, әмма шул ук вакытта йокымнан уяна да алмыйм. Үземнең беренче тапкыр күргән кешегә менә шулай, уйлап тормас борын кияүгә чыгарга риза булуыма исем-акылым китә. Төшләрнең кодрәте зур ул мине янә егетнең ишектән кергән вакытына алып кайта. Бар да кабатлана, күрешү, утыру һәм… һәм… мин аларның ни сөйләшкәннәрен ишетәм. Башыннан ук булмаса да нәкъ миңа кирәк җиреннән.
– Улым, син мине тәмам ишетмисең. Утлы табага утырган төсле бөтергәләнәсең. Ни булды сиңа?
– Эх, бабай, үзем белсәм иде ичмасам. Белмим шул. Бар да яхшы иде дә, тик монда кермәс борын артыма нидер килеп кадалган төсле булды. Әйтерсең лә кемдер миңа утлы ук атты. Мин янам һәм әлеге ут мине бөтенләе белән биләп алды. Ни дияргә дә белгән юк инде, бернидә аңламыйм.
– Аның каравы мин аңлыйм. Әгәрдә син дә аңларга теләсән артыңа борылып кара.
Һәм менә шул вакытта безнең күз карашларыбыз очрашты да инде. Аннары бабасы:
– Мин бу тартманы синең өстәл өстендә таптым, кемгә микән дигән идем, күрәм ул үзенең иясен бүген тапты. Мә, улым, тот, сиңа нәкъ кирәк чагы аның.
Бу шул тартма ич, эчендә йөзек, миңа насыйп булган иң кыйммәтле агач йөзек тартмасы.
Азактан исә мин һаман да шул ук бабай тарафыннан әйтелгән:
– Хәер-фатиха сезгә балалар, – дигән сүзләрне ишетәм һәм дә йокымнан уянам.
4
Язмыш сынавы – язмышны сынау
Бик сәер төш… Берсе белән туй мәшәкатьләрен хәл итеп утырганда, туйга әзерлек барганда, икенче берәү белән китеп, аның ясаган тәкъдименә ризалык бир инде. Нәрсә бу?
Тормыштагы икеләнүнең, төшкә күчеп, шул рәвешле Аллаһы Тәгаләнең килеп туган хәлдән чыгу юлын күрсәтүеме? Ничек аңларга бу төшне?
Бер яктан карасаң, барысы да аңлашыла төсле, баш ватарга урын калмаган. Ә икенче яктан карасаң, нигә алайса, Дамир гомумән минем тормыш юлымда пәйда булды соң? Нигә ул нәкъ мине бер тапкыр да күрмәгән килеш сайлаган? Нигә ул мин Ходайдан «хатын кыз бәхетен насыйп ит миңа», дигәнннән соң очрады? Болар бар да очраклылык кына булып чыгамы, әллә инде язмышым белән миңа аның белән бергә булырга язылганмы? Алай дисәң, нигә миңа әлеге төш керде?
Уфф, сораулар, сораулар… нигә сез шул хәтле күп? Җаваплар, җаваплар, ә сез соң кайларда йөрисез? Нигә сораулары булып та, җавапларын табып булмый? Нишләп алар энә белән җеп төсле бер-бер артлы йөрмиләр соң? Менә ич, сораулар-җаваплар турында да сораулар боткасы гына туа. Нишләргә? Бәлкем язмыш мине сынаган төсле, миңа да аны сынап караргадыр? Ә нигә, карап карарга була.
– Я Раббым, әгәр дә миңа Дамир белән бергә булырга насыйп булмаган булса, шушы якын арада, ураза аенда миңа башка берәр егет хат язсын. Туган табышмакка җавап табылсын. Амин.
Ә хәзер көтәсе генә калды дияр идең, көтү дигәннәре дә җиңел эш түгел икән. Көтеп-көтеп тә җавабы озакка киткәч, билгесезлек тычканы сабырлыкны кимерә икән.
Җанга урын таба алмый йөрим. Утырсам да пылт итеп сикереп торам, ятсам да уңнан сулга бөтерелеп тик ятам. Тәмам тынычлыкны югалттым. Минем аркада көйсезләнеп Рәйлә утыра. Ахры аның да тынычлыгы төкәшкән:
– Күпме болай түзеп ятарга була, эч пошыргыч бу, әйдә урамга чыгып йөреп керик. Ичмасам тыш һавасы җаныңа тынгылык иңдермәс микән.
Дөрестән дә, йөреп керү комачаулык итмәс, саф һаваның әле кемгә зыян салганы бар ди?! Тышта кичке тынлык, җан тынычлыгына аваздаш булырга тиеш тынлык. Әйләнә-тирәдә дөньясы чәчәк ата, ул умырзаялар, мимозалар дисеңме, тагын әллә нинди куаклар шау чәчәккә күмелгән. Барысына да сокланып барганда, бер куак яныннан тыныч кына үтә алмадым.
– Рәйлә, фотога төшер әле мине шушы куак янында.
– Нигә кирәк ул сиңа? Әйдә, киттек. Куак күрмәгән кеше төсле.
– Я инде, төшер дим, сиңа ни авырлыгы бар инде аның, – дип кулына телефонымны тоттырып, тиз генә куак төбенә барып бастым. Мин барып та бастым, минем артта шыгырдап капка да ачылды:
– Нишлисез сез монда? – дигән ачулы тавыш та яңгырады.
– Без фотога төшәргә теләгән идек, ярыймы? Рөхсәт итәсезме?
– Фотога?
– Әйе. – Ярар, төшегез.
Хуҗадан рөхсәт алып, тәки морадыма ирештем, шул куак янәшәсендә фотога төштем. Үземне шул хәтле бәхетле хис иттем, бар дөньямны онытып, шул бәхет эчендә изрәп торганда:
– Ә сез бу куакның исемен беләсезме соң? – диде хуҗабикә.
– Юк? Нинди?
– Кәләш. Димәк сез быел кияүгә чыгачаксыз.
Менә мондый борылышны мин бөтенләй көтмәгән идем, баягы бәхетне, тынычлыкны юып алгандай булдылар. Ул апаң әйтте дә, кереп тә китте. Ә Рәйлә:
– Әйттем мин сиңа киттек дип, ә син? Тыңламадың. Мин ул хатынның койма ярыгыннан безне карап торганын ук күргән идем инде. Я, әйт әле, кайчан туй?
– Күргәч, аңлаешлы итеп әйтәләр аны.
– Син сораудан качма? Туең кайчан?
– Фотога төштең дә кияүгә чыгасың димәгән инде. Фотога төшкән һәр кеше кияүгә чыга башласа монда… Анннары син дә минем урында була алган булыр идең.
– Булмаган шул инде. Мин үз урынымда, куак та миңа түгел, ә нәкъ сиңа ошады. Димәк быел туйларда бәйрәм итәсе була икән. Кара аны чакырырга онытма, чакырмасаң үпкәлим. Билләһи дим, үпкәлим.
Менә сиңа мә, җанга тынычлык эзләп, тагын бер табышмакка юлык инде. Язмышны сыныйм диген инде син…
5
Төшнең дә була төрлесе Булган хәлләр сорауларны арттырдылар гына. Кәләш куагы, ап-ак күлмәктән туй юрый. Ә кияүгә чыгарга ясалган тәкъдим җавап көтә. Рамазан ае азакка якынлаша, димәк җавап бирер көнгә дә күп калмаган. Я Раббым, нишләргә? Башым тәмам кайный, йоклар вакытта да баш җавап эзләп иза чигә. Тәмам арып-талып кына йокыга китә. Арыганга күрә төннәр буе саташып чыгыла, әллә нинди төшләр керә:
«Янәсе мин бүлмәдәшләрем белән бергә чикләвек ватарга тырышып утырам. Алар бүлмәнең өстен-астын китереп чүкеч эзләү белән мәшгүль. Күпме генә эзләп тә чүкеч таба алмагач, ниндидер бер башка әйбер белән алларындагы чикләвекләрне ватарга маташалар. Чикләвекнең кайсы кай якка оча. Ватылганнарының эче куш.
Мин дә үземнең алда торган чикләвекләргә күз салам. Нишләргә? Нәрсә белән ватарга? Баксам, янымда гына чүкеч ята. Чүкеч тә бар, тик сугып карарга йөрәк җитми. Кызларныкы кебек минем чикләвекләрнең дә эче буш булып чыкса? Тик кызыксыну өстен булып чыга, мин дә кулыма чүкеч алып, тәвәкәлләп карарга булам. Суксам, эчендә төше бар, төше бар».
Йокыдан торуга төш китабына үреләм, күргәннәрне юрарга керешәм:
«Чикләвек – катлаулы мәсьәлә». «Чикләвек вату – мәсьәләне чишү, табышмакның җавабын табу», – диелгән бер китапта. Икенчесендә – танышуга юралган булып чыкты.
Нәрсә генә диелгән булса да, әлегә мәсьәлә ачык килеш кала бирде. Сорауга җавап табылмаган. Җитмәсә әни дә, «Дамирга нәрсә дип җавап бирергә җыенасың? Вакыт бара, Рамазан ае да бетә, кызым» – дип миннән җавап таптыра. Мин исә әлегә вакыт бар дигән булдым.
– Рамазаен ае бетмәс борын җавап бирергә җыенмыйм. Мин ич Ходайдан сорадым, билгеле бер вакыт чикләрен билгеләдем, әгәр дә ашыксам, ялгышсам нишләрмен? Ни хәл итәрмен? Юк, мин көтәм әле.
Ашыккан ашка пешкән дигән мәкальне истә тотып мин көттем. Тәгаен генә нәрсә көткәнемне белмәсәм дә көттем. Ә төштәге чикләвек төше чыннан да хикмәтле булып чыкты. Әни белән сөйләшеп утырганда, миңа ул көнне Илгиз язды. Телефон экранында Илгиз дигән исемне күргәч, йөрәгем урынныннан сикереп чыгар дәрәҗәдәге көч белән тибенә башлады. Ул, ул дип шашынды. Акылым хисләргә хуҗа була алмыйча җафаланды. Көчкә фикеремне туплап, үземне кулга алдым. Илгиз, димәк Дамирның дусты… Ә минем йөрәк нишли? Дамирның дусты гына да түгел, Румиянең егете дә ич. Нишлисең син йөрәк? Нигә? Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел. Мин аны яратмыйм, яратмыйм. Чыннан да яратмыйм. Тукта әле, бу ни хәл соң? Йөрәк тә ялгыша ала булып чыга түгелме соң бу? Әллә инде ул үзе мине, юк, юк, булмас…
Бар көчемне туплап, килгән хатны ачып укырга булдым. Хатны ачсам, анда:
– Сәлам! Хәлләрең ничек? Минем сине еш кына тукталышта күргәнем бар. Менә язарга булдым. Әйдә, танышабыз. Минем исемем Илгиз була, – диелгән иде. Бу хат дөрестән дә, гади генә хат булмады. Язучысы Дамирның дусты да, Румиянең егете дә түгел, ә минем булачак ирем булып чыкты. Йөрәк тә ялгышмаган, ә бары тик үзе көткәнен очрату бәхетеннән генә кысаларыннан чыгар дәрәҗәдә сөенгән. Әлеге танышу хаты, табышмагымның чишелеше, Аллаһы Тәгаләнең җавабы иде.
Фото: Freepik.com