Чәчмә әсәр
20 Мая , 04:25

Гөл МИРҺАДИ. Өй юганда. Хикәя (3)

–  Усалландым хәзер, кызлар да җебегән булып үсмәде. Хәзер барсам, каенананы да утлы табада биетеп кенә яшәр идем лә ул. Йортымның бөтен җирен җиткердем: мунчасын, абзарын төзедем, өйне обшивать иттем, су керттем. Әзергә хәзер китереп кертәсем дә килми, ташлап чыгып китәргә дә күңел тартмый. Касыйм чакыра, ул бит анда зур начальник. Менә шулай, кызлар, начальник бичәсе мин. Олы башымны кече итеп сезнең белән түшәм юып йөргәнемә рәхмәт әйтегез! Вәсилә үз сүзләреннән үзе пырхылдап көлеп җибәрде.

Гөл МИРҺАДИ. Өй юганда. Хикәя (3)Гөл МИРҺАДИ. Өй юганда. Хикәя (3)
Гөл МИРҺАДИ. Өй юганда. Хикәя (3)

(Дәвамы.)

– Теге кешедән алдангач, Хәдис бик
ярап куйган иде шул, – дип өтеп
алды сыйныфташын Рәгыйдә.
– Тор, жәлләтеп утырма, “уҗым
бозавы”ңнан менә дигән дүрт малай таптың бит әле.
– Алары да шул инде, юашлар.
– Тәртиплеләр, сау-сәламәтләр,
дип куанып утырыр урынына, тапкан сөйләр сүз. Их, юләр! Тор әле,
ичмасам, кагарга кирәк, Вәсилә
түшәмне юып бетерә инде, без
артта калабыз, – Рәгыйдә кәнәфи
янында торган диванның тузанын
кагарга тотынды.
– Туймыйм мин, кызлар...
Дамираның ишетелер-ишетелмәс әйткән сүзләре барысының
да колагына барып җитте, әмма
аңына түгел.
– Ничек инде? – дип аптырашып кычкырып җибәрделәр тагын
бергәләп.
– Нәрсәдән туймыйсың?
Эш тукталды.
– Туймыйм. Ир назыннан туймыйм. Менә шулай. Ачуланмагыз
миңа. Мин сезнең берегезнең
иренә дә тимәдем, тиясем дә юк.
Күз-каш уйнатканны да “йөри” дип
сөйләгәннәргә ышанып, теңкәмә
тимәгез. Сезнекеләрдән башка да
бетмәгән. Эзләгән таба ул. Мине
битәрләгәнче, көзге алдына басыгыз да, үзегездән: “Нигә мин
куркак? Нигә мин иремә ышанмыйм?” – дип сорагыз. Сәбәп
миндә түгел бит...
– Аңламыйм мин сине, Дамира, – дип, башын селкеде әлегә
кадәр бәхәскә артык кушылмаган
Рида. – Аңламыйм.
– Аңламыйсың инде, синеке йөрми бит. Тәртипле! Күкәй
эчендәге сары кебек кенә яшисең,
күршекәем. Аңларга язмасын,
дип әйт! – Дамира, классташына
хәйләле караш ташлады да, мут
елмаеп куйды.
– Йөрми. Тәртипле, тәртипле.
Их, кызлар! – Кинәт Риданың
ябык-өзек гәүдәсе бөгелеп төште.
– Их, йөрсен иде, ичмасам, дигән
чакларым күп шул, белмисез!
Рида (укытучы Рида!) беркем дә көтмәгәндә, почмак юган
җиреннән чүпрәге белән йөзен
каплап идәнгә чүгәләде.
Аптырашкан хатыннар аның
янына җыелышты.
– Нәрсә булды?
– Нигә эндәшмисең соң? Ичмасам, әйтеп ела!
– Вакытны аласың бит!
Рида Дамира кебек үкерми,
мыштым гына елый.
– Күпме шулай... күпме шулай
тукмалып яшәп була.
Беравык тын калып тордылар.
– Сөйләмә әле булмаганны!
Бигрәк матур яшисез ич! Мансур
синең өчен өзелеп тора.
– Былтыр гына норковый тун
алып кидерде!
– Кредитка алдым, дип сөйләгән
минем иргә!
– Иркәләнүең җиткәндер синең!
– Раилгә көн дә сине мактап
кайтара ирең. Шуның аркасында күпме тиргәләм, беләсеңме?
Мансур хатыны кадәр дә юнең
юк, дип өтеп кенә тора. Үзем дә
ишеткәнем бар, күзеннән очырып
тора бит үзеңне!
– Очыра! Очырмый ни! – Рида
кып-кызыл йөзен күрсәтеп кенә
алды да тагын тастымал белән
капланып сулкылдый башлады. Рәгыйдә аның калтыраган
иңбашларыннан кочып алды.
– Тукта әле, Ридакаем.
Аптыраттың бит: әлегә кадәр бер
тавышыгызны да ишеткән юк.
Ирең менә дигән слесарь, депутат
та түгелме әле, хөрмәтле кеше,
өстәвенә спортсмен да, көрәш батыры...
– Боксерский груша урынына
тота инде ул мине!
– Ә-ә-ә? – дип бертавыштан
кычкырып җибәрде хатыннар.
Өйдә тынлык урнашты. Аптырауларыннан айный алмый

бер-берсенә озак кына карашып торганнан соң, Рәгыйдә:
– Нигә полициягә әйтмисең соң?
– диде.
– Әйтеп кара – күрмәгәнеңне
күрсәтер. Өйдән куып чыгарам,
дип куркыта. Аннан кая барам?
Әтәй юк, инәй юк, ызбалары әллә
кайчан җимерелеп төште. Әй,
аның өчен бер тукмады. Кеше хатыннары кебек артыңнан килгән
малың да булмады, ди! Менә,
ышанмасагыз карагыз! – Хатын,
артына борылып, күм-күк аркасын
ачты.
Хатыннар берьюлы “аһ” иттеләр.
Еласын елап бетергән Рида,
кинәт борылып:
– Күгәргән күз белән укытырга да барып булмый.

Больничный өстенә больничный, кыскартуга чиратта да беренче мин
торам инде. Эшсез дә калсам,
бөтенләй үләргә генә инде, кызлар! “Мансурның иркә бичәсе юк
чирен эзләп бальнис юлын таптый, укытмый өйдә ята”, – дип
авылны тутырып сүз таратты
менә бу Дамира. Кеше хәлен кеше
беләмени?! Бирәм, бушка, тимә
бу хатыннарның ирләренә, минекен ал, Дамира! Төнлә шәп ул!
Бәлки котылыр иде башкаем шул
мәлгуньнән!
Бөтенләй аптырашта калган Дамира “кирәкми” дигәнне аңлатып
башын гына селкеде дә бөтенләй
эндәшмәс булып тынып калды.
Рәгыйдә белән Венера Ридага кушылып, аны кочаклап еладылар.
Вәсилә генә аларга кушылмады,
түшәм юарга менгән корылмасына басып, люстраның вак-вак
эленмәләрен сөртүендә булды.
– Ох, кызлар, бәрешмәгез әле
ирләрегез белән. Ал, имеш, минем
иремне... Ирләр капка төбендә ятмый ул. Менә минем Касыймым
кире кайтсамы: тукмаса да, йөрсә
дә, тиргәсә дә, хәтта элеккечә диванда гәзит кенә укып,

шул футболын гына карап тик ятса да риза
булыр идем! Бөтен эшне сөреп
үзем эшлим! Ирсез хатын булып
дөньяда яшәүләрнең авырлыгын белмисез шул сез, белмисез!
Ирләр эшен эшләргә хәлемнән
килә – ирсез ятып, ирсез йокыдан
торулары авы-ыр! Так что, ябыгыз
авызларыгызны, юыгыз стеналарыгызны! Сезнең өчен мин төшеп
стена юмыйм!
Вәсиләнең сүзе кырт, кыска.
Ул җавап көтми. Әйтте исә бетте. Бичәләр моны белә. Каршы
эндәшүче булмады, һәрберсе
эшкә тотынды.
Зур якны юып чыгуга Венера өстәл әзерләде. Йоласы шулай:

тәгәрәтеп пешергән йомырка белән тамак ялгап алалар.
Иртән кабарткан белене, кичтән
пешергән шәңгәсе, ясаган салаты, кибеттән алган вак-төяге
белән табын тулы булса да, йоланы хөрмәт итеп, бар кеше дә
йомырка ашый. Чәшкеләргә генә
коеп, әчегән бал да кабалар: чыланган киемдә утырып, тәннәрен
суык алмасын өчен генә. Венера,
үзләре бал кортлары карагач, бал
балы белән сыйлады түшәм юучыларны.
– Моны эчкәч, баш эшләсә дә,
билдән түбән урыннар ушсызлана инде. Түшәмгә менеп булыр
микән, кызлар? – Ирдавай** кыланышлы Вәсилә көйде шулай.
Ул юан түгел, әмма зур сузынкы
гәүдәле, ирсез торып, җигелеп
дөнья көтеп тәне ныгып, хатынкызларча нәфислеген күптән
югалткан.
– Сиңа бу бер бәләкәй чәшке бал
чәп итәргә дә җитми, күршекәем,
сизмисең дә син аны. Әйдә, эч
әле, йомшарырсың. Сүз сөйләргә
дә куркыта алдыңда. Әйдә, менә
бу зуррагын тот әле, икәү эчәбез, –
Дамираның үпкәләвеннән җилләр
искән, сыйларга дисәң – шәп, бер
грамм аракы капмаган кешене дә
исертеп ега ала.
– Кит моннан, керер инде шул
бавырга үтеп! Синсез дә эчәм.
Эчәм әле, бал балы файдалы ул.
Вәсилә Дамира сузган зур савыт
әче балдан баш тартмады, һәм
кемнән-кемнән, шул Дамирадан
кыстатып утырмыйм, дигәндәй,
уң як кулы астында утырган Рида
белән чәкәшеп, зур чәшкесенең
төбенә төшкәнче балны эчеп тә
куйды.
– Әй-әй-әй, җитте сиңа!
– Вәсиләгә мондый зур савытка
салмаска иде, ну менә шул Дамираны!
– Түшәмне үзеңә генә юарга
калмагае!
– Калса соң, юармын! Юармын да иртәгә авыл тутырып
сөйләрмен, Вәсилә исереп ятты,
түшәмгә менәрлеге белмады дип!
Сезгә генә әйбәт булыргамыни,
мин дә бер герой булырмын! Хаха...
– Сине арага кертсәң, гайбәтең
исермәсәң дә көттермәс инде ул!
Тый авызыңны, Дамира! Бүтән
йөртмибез өмәгә!
– Раил натяжной суза ди ич,
өмәләрдән котылабыз инде. Так
что: эчеп калыйк, бичәләр! Парлап куябыз хәзер! Әй, менә шушы
Раилнең уңганлыгы, эшләмәгән
эше юк бит. Бал кортын бик булдыклы ир генә карый ала ул. Рәхмәт
яугыры, эчик әле балын, әйдәгез,
савытларыгыз буш тормасын,
бичәләр! – Дамира чәшкеләргә
тагын бал койды.
– Уңган шул, ләкин синеке
түгел, тый нәфсеңне, белдеңме?
– Венера бал салынган банканы
хатынның кулыннан тартып алды.
Шаулашып алдылар да, шул
арада икенчесен эчеп, тозлап йомырка ашарга керешкән Вәсилә
артыннан савытларын бушатып
куйдылар.
Юеш яулыклары астыннан
чәчләре сузылып чыккан, юеш
күлмәкләре тәннәренә ябышкан хатыннарның битләре янып,
телләре чишелеп китте. Сирәк
авыз ачкан Вәсиләне башта
тыңладылар.
– Инәсе галәмәт көнләште бит.
Бер сүз әйтеп булмый: “Бердәнбер
баламны!” – дип, очып кына куна
иде. Яшь чак бит, үзем эшләп
үскәч, Касыймның йортта бармак
та селкетмәгәненә бигрәк ачуым
килә иде шул. Бер ай да тыныч яши
алмадык, китте тиргәш. Ир дәшми
ул, йоклый да йоклый. Ну, инәсе
үтте үзәгемә! Бергә йокларга да
покой бирмәде, атнага бер генә
ятарга рөхсәт иде. Алпавыт! Ашаган ашка, капкан калҗага кадәр
контрольдә тотты. Хәзерге башым булса, түзәр идем, ул вакытта яшь чак – сантый чак иде шул,
кызлар. Авырга калып та өлгереп
булмады, кире Үзбәкстаннарына
качтылар. Яшим инде ирле булып
ирсез, загста килеш бит без... Әнә
шул карчык үлсә, кайтыр иде лә
ул Касыйм. Үлми бит, каһәр суккыры нәрсә! Газраил да куркадыр
инде аңардан.
– Туктата торган да түгел.
Китте бу сөйләп. Ничек авырга
калмадың ди, кызларың үсеп бетте бит. Бөтенләй башына китте
бугай моның, – Дамира монда да
кысылмый калмады, гайбәт куертырга да нигез кирәк бит. Кирәкле
яңалыкны өмәдә ишетми, тагын
кайда ишетәсең!
Вәсилә, күлмәк итәгенең коры
урынын табып, хәмер парларыннан язылып китеп, нур кунган
йөзен сөртте дә, хәйләкәр елмаеп, хатыннарга күз кысты:
– Әллә каенана усал дип, Вәсилә
тик торамы соң? Обижаете, девки,
обижаете... Елга бер очрашып торабыз без Касыйм белән!
– Кайда? – дип кычкырып
җибәрделәр кызыксынудан күзләре ут булып янган хатыннар
бертавыштан.
– Нейтраль территориядә инде,
кызлар! – диде Вәсилә күкрәк киереп, канәгать йөз белән. – Теге
аҗдаһа әлегә кадәр белми. Белми генә үлеп китсен әле менә!
Оныклары барлыгын да белми.
Касыйм бит ул шундый: сорасаң
– җавап бирә, сорамасаң – сөйләми.
– Вәт, шаккатырдың, Вәсилә!
Мин бит сине кызларыңны җилдән
тапкан дип уйлап йөрдем! –
Дамираның күзләре акаеп чыкты.
– Сөйләп йөрдем дип әйт инде, –
Венера көндәшен чеметми калмады. – Инде бу яңалыкны сөйләсәң
дә, ышанмас халык сиңа.
– Ышанмаса, Венеракаем, миңа
барыбер. Усалландым хәзер, кызлар да җебегән булып үсмәде.
Хәзер барсам, каенананы да утлы
табада биетеп кенә яшәр идем
лә ул. Йортымның бөтен җирен
җиткердем: мунчасын, абзарын
төзедем, өйне обшивать иттем,
су керттем. Әзергә хәзер китереп
кертәсем дә килми, ташлап чыгып
китәргә дә күңел тартмый. Касыйм чакыра, ул бит анда зур начальник.

Менә шулай, кызлар, начальник бичәсе мин. Олы башымны кече итеп сезнең белән түшәм
юып йөргәнемә рәхмәт әйтегез!
Вәсилә үз сүзләреннән үзе пырхылдап көлеп җибәрде. Аннары,
кинәт җитдиләнеп:
– Салкын түшәктә йоклавы
бигрәк авыр инде, кызлар. Әйтәм
бит, яшь чагымны кире кайтарып
булса, тешемне кысып булса да
түзәр идем. Ирле булып яшәүнең
кадерен белегез. Бер дә юкка кул
да күтәрми, бугазын киереп акырмый да, читкә дә йөрми ирләр.

Дамира дөрес әйтә бит: көзгегә карагыз да үзегезгә сорау бирегез, дип.
Бездә дә гаеп бар, гел алтыннан
коелмаганбыз, – дип, гадәттәге
кырыслыгы белән әйтеп салды.
– Уф! Артыграк сөйләндем, ахры.
Булды, утырмагыз мәнҗерәшеп,
торыгыз, бүлмәләрне чәпәп
чыгыйк та, мунчада чабармын
үзегезне.


(Дәвамы бар.)

Гөл МИРҺАДИ. Өй юганда. Хикәя (3)
Гөл МИРҺАДИ. Өй юганда. Хикәя (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас