

1
Хатын-кыз бәхете
Хатын кыз бәхете ирдән диләр. Бу хакта минем беренче ишетүем түгел иде, тик шулай да миңа бу хакта тагын бер ишетергә туры килде. Бу хәл базарда булды. Мин анда соңгы кыңгырау бәйрәменә күлмәк алырга дип барган идем. Шунда бер сатучы хатын белән сөйләшеп киттек.
Әлеге дә баягы хатын кайда укуым, киләчәктә кайда барырга, нишләргә җыенум турында сораштырды. Мин исә тәгаен генә кайда барып, нишлисемне әле үзем дә белми идем.
«Бәлки институтны бетергәч, магистратурага укырга керермен, ә бәлкем эшкә урнашып, заочкада гына укырмын», – дидем.
– Ә кияүгә чыгарга җыенмыйсынмы соң? – дип сорады ул.
– Юк, әлегә вакыт бар, аннары чыгам дияргә кешесе дә юк, – дидем.
Шул арада бер-беребез белән ничек ачылып китеп, сөйләшә башлауыбызны сизми дә калганбыз.
Ул «беренче иремнән уңмадым, санга сугып тора торган кеше булмады, кул күтәрергә дә күп сорамады. Каты куллы, кырыс холыклы, «шаг влево, шаг вправо расстрел» дигәндәй бар нәрсәне үз контроле астында тотарга яратучы кеше иде. Күрәмсең булган мәхәббәтне дә мендәрдән тузан каккан төсле бәргәләп чыгаргандыр ул миннән. Ә мәхәббәтсез, кыйналуларга түзеп торырга теләмәдем, аерылдым да киттем мин аннан. Шөкер Ходайга балаларыбыз юк иде, бәйләп торыр җепләр булмады.
Бу хәлләрдән соң кияүгә чыгу турында һич кенә дә уйламадым. Бәгырем таш булып катты дисәмдә, тормыш сукмагында тагын берәүне очратып, калган юлыбызны да бергә дәвам итәргә булдык.
Икенче ирем беренчесенең капма-каршысы булып чыкты. Юаш холыклы, гел дә пошынмас, дөнья малы артыннан кумый, булса ашый, булмаса амин тота торган кеше. Шуннан үзегез дә аңлагансыздыр инде, бу йортта ир булырга, баш булырга миңа туры килде. Балалар өчен мин әти дә, әни дә булдым, килеп чыккан проблемаларны мин хәл иттем, акча табу, ашарга юнәтү һәм башкалар бар да минем өстә булды. Тик монысы белән балалар хакына була аерылышмадым, түздем, чыдадым, чыныктым.
Хәзерге көндә икенче ирем дә үлде инде. Тик булганнардан чыгып, бәхетле булдым дип авыз тутырып әйтә алмыйм. Чөнки беренче очракта яраткан хатын-кыз буласы урында, туп урынына типкәләндем, боксер грушасы урынына төелдем. Икенчесендә гомумән үз җилкәмә балалардан кала иремне дә утыртып, ат урынына гаилә йөген тартым.
Укуы да, эше дә качмас, хатын-кызның бәхете уңышлы кияүгә чыгу, ир кешедән тора аның бәхете. Менә мин үз вакытымда Аллаһы Тәгаләдән сабырлык-түземлек, көч сорадым, нәтиҗәдә язмышымда сабырлыгымны сынар авырлыклар тавык чүпләп бетермәслек дәрәҗәдә күп булды, бетмәс-төкәнмәс көч, чыдамлык тәлап итте. Минем хатам да шунда, Ходайдан үз вакытында хатын-кыз бәхетен сорамаганмын».
2
Тели белсәң – теләк, белмәсәң – имгәк Күлмәкләр алынды, соңгы кыңгырауга әзерлек гөрләп бара. Дөнья мәшәкате хисләргә вакыт калдырмый дияр идең, тик хис дигәннәре чикләрне белми икән. Үзем дә уйламаганда, теге хатын әйтүе буенча, Аллаһы Тәгаләдән хатын-кыз бәхете сорадым.
Иртәгә соңгы кыңгырау дигән көнне кич белән параллель группада укый торган кыз – Румия, миңа сүз катты:
– Кич белән нишләргә җыенасың? Буш вакытың бармы?
– Әлегә белмим. Тик әллә нәрсә эшләргә җыенмыйм, ял итәсе килә, бу хәтле репетицияләр бик арыта.
– Кичен йөреп кайтырга теләмисеңме соң?
– Әйбәт булыр иде, Зөлфия белән көндә тышта йөреп керә идек, бүген нишләптер кәҗәләнеп тора тагын. Чыкмыйм ди.
Шулай итеп, кич белән репетицияләр беткәч, тагын күрешеп сөйләшергә булдык. Монысында сөйләшү бөтенләй башка юнәлеш алды. Румия үзенең егете барлыгын һәм аның дусты булуын әйтте. «Бүген кич килергә телиләр, танышырга теләмәс идеңме? Ул болай карап торышка кара гына, сөйкемле, тыйнак та, җитди дә егет. Аннары ул үзе синең чыгуыңны теләде инде, нәкь сине сайлады».
Монысы мине тәмам аптырашта калдырды. Ничек инде үзе мине сайлады. Кайда күргән? Кемнәр арасыннан сайлаган?
Егет, я кыз кеше булсынмы, үз парларын тапкан сурәттә алар үзләренең ялгыз дусларын кем белән дә булса таныштырырга телиләр, дип ишеткәнем булды. Әлеге хәл дә моннан чыгарма түгел. Илгиз Румиянең егете, үзенең буйдак дустына кыз табарга ярдәм итәргә булган, һәм бу эшкә сөйгәнен дә котырткан
– Кадерлем, соң син тулай торакта торасын бит, анда кызлар бетмәгәндер инде, әйдә инде Дамирны берәрсе белән таныштырыйк. Әйдә инде.
Румия, әлбәттә, сөйгәненең үтенечен кире кага алмаган, булган танышлары арасыннан туры килердәй кызларны әйткән. Шулай итеп, бер кичне Дамирга кандидатураларны тәкъдим итү башланган. Биредә ярдәмгә замана техникасы-технологиясе контакт челтәре ярдәмгә килгән. Кызларның страничкаларына кереп баштанаяк тикшерү үткәргәннәр. Шул рәвешле ниндидер могҗиза белән Дамир миндә тукталган.
Бу хакта ишеткәч, минем баш мием гаҗәеп тизлек белән уйларга кереште. «Туктале, бер көнне базарда очраткан сатучы хатын киңәшен тотып хатын-кыз бәхете сораган идем. Әллә теләгем кабул булды инде, Ходаем. Аннары, теге кандидаткаларның социаль челтәрдәге битләрендә үзләренең фотолары да булган, карап бәяләп була, кемнең очрашуга киләсен белеп көтәсен ичмасам, ә минем анда гомумән фотографияләр юк, тик ул үз сайлавын миндә туктаткан. Болар Дамир ягына карата сөйләүче тагын бер плюс булып торалар кебек иде». Нәтиҗәсе билгеле инде, мин чыгарга ризалык бирдем. Аннары очрашып карамыйча гына, бүлмәдә бикләнеп ятып кына яр табып булмавы көн кебек ачык. Үз язмышыма таба беренче адым ясалды, беренче очрашу булды.
Анда ниләр булуын сөйләп тормыйм инде. Кыска гына итеп әйткәндә. Бер-беребезгә юньле-башлы карамадык та. Күбрәк Румия белән Илгиз сөйләде, я булмаса Дамир белән Илгиз, Румия белән мин сөйләштек. Дамир белән бер беребезгә күп дигәндә бер ике дистә сүз әйткәнбездер. Тулай торак бикләнер алдыннар алар безне алып кайттылар. Шунда Дамир телефон номерын сорады, ә мин бирдем. Сирәк булса да сөйләшкәләдек. Икенче көнне очрашыйк дигәндә «без чыга алмыйбыз, соңгы кыңгыраудан соң, группа белән бергә җыелышып, бәйрәм итәбез», – дидек.
Аллага шөкер, соңгы кыңгырау бәйрәме әйбәт кенә үтеп китте, кич җитте һәм без һәркайсыбыз үз группасы белән ял итәргә киттек. Группалар аерым ял итсә дә, ял итү җирлеге ерак урнашмаган иде. Дамир килмәс борын: «Кайтасыңмы? Кайтсаң алып кайтам, башка берәүгә дә дәшеп торма, үзем сине алырга киләм», – диде. Озак та үтмәде тагын кайтырга җыенмыйм микән дип белеште. Тик мин бер тапкыр күрешкән кеше белән япа-ялгызым, төн уртасында кайтырга ашыкмадым.
Әйткәнемчә, Румия белән ял итү йортларыбыз ерак түгел иде. Сәгать унберләр тирәсендә ул безгә килеп, мине янәдән йөреп керергә алып чыгып китте. «Илгиз шалтырата, алар безне Дамир белән эзләп йөриләр икән. Кичә кая барасыбызны әйтмәгәч, бөтен ял итеп була торган җирләрдән безне эзлиләр. Кайда икәнебезне әйтергә кушалар. Илгиз үпкәли, әйдә әйтик тә, бераз гына булса да алар белән йөреп кайтыйк. Безне бәйрәм уңаеннан берәр кафега алып кереп сыйларлар, әйдә инде. Аннары Илгиз бик тиз үпкәли ул, эзли-эзли арып та беткәннәрдер, әйдә инде, әйтик», дип мине кыстый башлады
Мин күпме генә «юк» дисәм дә, Румия үзенекен сөйли бирде. Соңыннан, «мин безнең кайда икәнне яздым. Алар башка шәһәр яныннан эзләп йөргәннәр. Берәр сәгатьтән килеп җитәрләр. Әзер бул, мин шалтыратырмын», – дип китеп барды. Шул рәвешле факт алдына китереп бастырды мине дус кызым, сайлар урын калдырмады. Мин исә үземнең ял йортыма юл тоттым.
Үземнең ял йортына кайтып, кереп, янәдән ишегалдына чыкмас борын группадаш кызлар мине ике егетнең эзләвен әйттеләр. Исем акылым китте, бүтән шәһәрдән 10 минут эчендә телепартироваться иткәннәр диярсен.
Шулай итеп, группадашлар тарафыннан алынган хәбәрдән, хушымны җыеп бетерә алмый торган вакытта, Румия дә «килделәр», дип шалтыратты. Теләр-теләмәс кенә бардым, бу юлы да Дамир үзенең машинасы белән килгән иде. Утырып алдагы көнне күрешкән урынга бардык. Румия белән Илгиз машинада калдылар. Ә без Дамир белә тышта байтак кына сөйләшеп йөрдек. Тышта алагаем суык иде, ике сәгать эчендә тәмам өшедем, әйдә машинага кайтыйк диеп кире борылдык. Анда ул җылыткычын кушып җылытты да янәдән безне ял йортына кайтарып куйды. Тик җылы машинадан суык, төнге тышка чыккач мин тагын да ныграк кына туңдым. Икенче очрашудан калган иң зур тәэсир шул булды. Ә Румия сөйләгән кафе исә бары тик хыял гына булып калды.
Икенче очрашудан сон, Дамир белән без тиз генә очрашмадык, чөнки мин авылга кайтып киттем, ә ул шәһәрдә калды. Араларны телефон һәм «sms»лар гын ялгап торды.
Ә мин исә ныклап торып уйга чумдым, нишләргә, очрашыргамы Дамир белән тагын, әллә шушында туктатырга микән. Аптыраган, бер караганда миңа аның янында тыныч, икенче яктан караганда артык тыныч, гомумән бер нинди хис кичерешләр дә юк. Йөрәгем моңа кадәр ничек туң булса, шул килеш калуын бирде, яз әсәре тышта май ае булуга карамастан елмаймый иде әле. Артык ашыкмаска, бераз очрашып карарга, аралашырга, якыннанрак белергә кирәк, кызулык белән эшне хәл итмиләр дигән нәтиҗәгә килеп, янәдән шәһәргә килгәч, очрашуга чыктым. Үзем чыктым, тик араларга нокта куярга кирәк дигән уй башымнан чыкмады.
Өченче очрашуда без инде икәү генә идек. Бу юлы изгеләр чишмәсенә бардык, аннары кире кайттык. Икебезнең дә гаилә хәле турында уртага салып сөйләштек. Кайтып җитеп тулай торак янына туктагач, миңа тәкъдим ясады. Мин исә мөнәсәбәтләрнең кинәт шундый юнәлеш алуына һич кенә дә әзер түгел идем. Кырт кисеп «юк» дияргә дә курыктым, югыйсә шул сүзне әйтергә дип чыккан кеше идем. Ипләп кенә «ашыгасың», дия-дия тулай торакка кереп йөгерү җаен карадым.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com