Чәчмә әсәр
19 Мая , 04:25

Гөл МИРҺАДИ. Өй юганда. Хикәя (2)

– Сине тыңлап япты ди, көт менә! – дип, олы кукишын төйнәп классташының борын төбендә уйнатты да, гәүдәсенең зурлыгына карамый, бер шәптә тимер караватның ике башына эләктереп сузылган половой тактага тартылып менде Дамира.

Гөл МИРҺАДИ. Өй юганда. Хикәя (2)Гөл МИРҺАДИ. Өй юганда. Хикәя (2)
Гөл МИРҺАДИ. Өй юганда. Хикәя (2)

(Дәвамы.)

– Исәнмесез!
Ире аркасы белән торса да,
аның Дамирага кара кашлары
астыннан зәп-зәңгәр караш ташлавын бөтен тәне белән сизде Венера. Дамираның уттай
күзләрендәге өнсез җавабын да
күреп сизде. Яшьләре атылып
чыккан күзләрен яшерер өчен тиз
генә иелеп утыннарны җыя башлады. “Их, шул юньсезлегемне!
Матур күлмәк киюең беләнмени...”
– Кая әле, Венеракаем, үзем
булышам. Арыгансыңдыр инде.
Түшәм юарга әзерләнгәндә мин
дә шулай: ашарга пешерәм дип,
әйберен җыям дип, йөгерә-йөгерә
аяктан язам. Китер, китер утыннарны, үзем чаптырып мунчаңа
кертеп куярмын. Көтү озатканда
Рида әйткәч тә, бөтен эшемне
ташлап, сиңа йөгереп килдем.
Ничек инде, мин әйтәм, бер парта артында ун ел утырып укыган
классташка булышмый, булмаган бәрәңгене казып ятыйм?!
Ир нәрсә өчен соң ул? Казысын!
Ярый әйтте Рида, рәхмәт яугыркае! Шундый тусовкадан калып
ятам, малай! Соңгы тапкыр юасың
икән ич түшәмеңне! Ун ел юып,
унберенчесеннән калам дип торам. Әстәгафир! Чакырмаска
уйладыңмы, әллә оныттыңмы?
Алла сугар, онытсаң! Әнә Рида
белән Вәсилә дә килеп ята. Бар,
каршыла. Хәзер утыннарны мунчага кертәм...
– Юк! Үзем кертәм! Кысылма,
белдеңме! Килгәнсең икән, бар
өйгә кер, чәй әзер анда! – дип
кырт кисте әллә каян усаллыгы
барлыкка килгән Венера. Утыннарны, кочагы белән йолкып,
тартып алды классташының тау
кадәр күкрәгеннән. – Бар, кер!
– Абау! Кешегә тимисеңме ул?
Юашлыгың кая булган да зәһәр
телең каян чыккан? Аптыраттың,
Венера!
Күршесе, башын югары чөеп,
тулгана-тулгана өйгә атлады.
Венераның карашы мунча болдырына басып, аның артыннан
күзәтеп торучы иренә кадалды.
Чынлап та, килә бит ул кайвакыт каяндыр көч: хатын киртәгә
терәлеп торган җиреннән куптарылып өч-дүрт адым атлады да
бәхетсез утыннарны болдырга,
иренең аяк төбенә ташлады:
– Җый! Печмәгән үгез кебек
селәгәеңне агызып басып торма!
Күз көеге!
Үзе, иренең һуш җыеп акыруын
көтеп тормый, өенә йөгерде.
Эзсез генә үтмәде бу кылыгы:
ир эзләп, каршы өйдә торган бер
ялкауга йөз суын түгеп, ялынып,
электрны өздерергә туры килде...
Шул китүеннән кичкә кадәр юкка чыкты Раил.
Беленләп икешәр чәшке чәй
эчкәч, якын торып соңга калып
кергән Рәгыйдәне битәрләп туйгач китте бидрә бүлеш, чүпрәк югыч өчен талаш.
– Түшәм юарга килдекме, стенамы? Кайсы – главный? Түшәмгә
менүчегә иң җиңел бидрә,
яхшы корыта торган чүпрәк булырга тиеш! Чиста юылганмы,
юкмы, Раил түлке түшәмгә карап
беләчәк! – дип, бөеренә таянып
“чыгыш ясады” Дамира. – Китерегез йомшак тастымалны үземә!
– Берүк шаулама, мә! Ю гына!
Тавышы менә шуның! Нәрсә
дип чакырасыздыр? Берүзем
дә ышырып төшерәм шул
түшәмегезне, арт саныгызны
борырга да өлгермисез бит, –
Вәсилә, үзенең авылда түшәм юу
буенча көндәшенең бидрәсенә
чүпрәкләрне алып-алып ыргытты
да, суыгы белән эссесен кушып су
ясый башлады.
– Кем чакырган ди аны? Үзе
килгән бит. Рөхсәт сорап тормаган, – Рәгыйдә бу сүзләрне
Вәсиләнең колагына гына пышылдады.
Ул арада Дамира тагын кычкырып җибәрде:
– Миндек кайда? Кире бушатыгыз суларыгызны! Дөрес булмады!
Каен миндеген парлаган су белән
юмагач аны, юып торасы да юк,
бөтен җеннәре, кара көчләре шунда кала. Дөрес әйтә ирең: чистый
пешмәгән бер нәрсәсең инде, Венера. Кояш күтәрелгәч түшәм юа
башлау буламы соң? Бер әйберең
дә әзер түгел!
– Тузынма әле, Дамира.
Тавышың башка каба бит. Кеше
өендәсең, тик кенә тор! – Классташына түшәм юу турында ник
сүз ычкындырганына үкенә башлаган Рида Дамираның чабуын
тартып маташты. Тегесе, кая инде
ул телен тыю, хуҗабикәне тирги-тирги, түшәмгә менәргә торган җиреннән миндек эзләп, эчке
күлмәктән генә мунчага чыгып
чапты. Тиз генә алып кайтып, пар
миндекне, кирәкме-түгелме, зур
тастагы кайнар суга тыкты.
– Бик тиз әйләндең мунчадан –
Раилне тапмадыңмы, әллә Венера арт ягыңа эссе пар җибәрдеме?
– дип, аны чеметеп алмыйча
түзмәде Рәгыйдә.
– Тик кенә тор яме! Үзеңнең
сибирягыңны сакла! Җимешсез
хатыннардан ирләр тиз бизә ул!
Аһ, бу Дамираның теле! Кеше
хәленә керә торган түгел шул.
– Дамира, яп шул йөгәнсез
авызыңны, зинһар, яп, – дип,
елардай булып ялынды аңа Рида.
– Сине тыңлап япты ди, көт
менә! – дип, олы кукишын төйнәп
классташының борын төбендә
уйнатты да, гәүдәсенең зурлыгына карамый, бер шәптә тимер караватның ике башына
эләктереп сузылган половой тактага тартылып менде Дамира.
Югарыдан аска карап ябык-өзек
Риданың тетмәсен тетүен дәвам итте:
– “Зинһар” имеш! Без укытучы
түгел шул синең кебек культурный
сөйләшергә.
– Кешене кыерсытасың ич!
– Ә син аны кайгыртма, баласыз
Рәгыйдәдән сиңа ни файда? Син
безнең балаларны укытып акча
аласың, белеп тор шуны. Хәзер
подушевой финансирование бит –
безнең кебек укымаганнар тапкан
балалар булмаса, мәктәбегезне
әллә кайчан ябып, үзегезне сокращать итеп бетерәләр иде! Рәхмәт
әйтеп торыр урында кемне яклап маташа, ә?!
Шау-шуны ишетеп өенә йөгереп
кергән Венера классташының
зәһәр теленә хәйран калды.
Түшәм юарга ниятләгәндәге ак уйларын пычраттылармыни, Дамираның сүзләре йөрәгенә барып
кына кадалды. Каян чыккан гайрәт
– сорасаң үзе дә белмәс, Дамираны килбәтсез янбашыннан сөйрәп
төшерде дә, этәреп, тузанын кагарга дип юеш чүпрәк җәелгән
кәнәфигә екты. Аптыравыннан
югалып калган көндәшенең кулыннан чүпрәген тартып алып,
кизәнеп суга-суга:
– Авыл ирләрен аздырып
йөрүеңә сабыр гына түзүебез
җитмәгән, синнән тиргәлер дә
хәл юк! Ызбамны синең пычрак
кулларыңнан юдырасым килеп
тормый, ничек килеп кергәнсең,
шулай кайтып кит, бар! Күземә
күренәсе булма! Чорсыз телеңнән
башка бер артык җирең дә
юк, үскәндәге шул бетле баш
Дамирасың, шапырынмый тор!
Чыгып кит өемнән! – бөтен әрнүен
түкте дә, суы тирә-якка чәчелеп
беткән чүпрәкне бидрәгә салып,
түшәмгә үзе менеп китте. – Әйдә,
Вәсилә, ю, нәрсә карап каттың?
Күңеленә укмашкан бөтен
әрнүләрен чыгарырга теләгәндәй,
тиле көч белән чип-чиста түшәмен
ышкырга тотынды хатын. Мунчаласын миндек суына тыгып алды
да кер сабынын сөртте, түшәмнең
буе җиткән такталарын бер ышкыды да, тагын яшел суга тыгып, мунчала сабынлады. Тагын ышкыды.
Тагын мунчаласын җеннәрне куа
торган суга тыгып алып, тирә-якка
су актарып, шул ук түшәмнәрне
юды... Хатыннар тын калды.
– Венерау, җитәр инде, болай
да ак түшәмне тишәрдәй булып
ышкыйсың бит, җитәр... Корыт
инде, мә, тастымал белән чиста
су, корыт та төш. Үзем менәрмен
булмаса, бетә беләкләрең...
– дип, күршесенең зәп-зәңгәр
аяк чәлтерләреннән сыйпады
Рәгыйдә. – Веналарың шартлардай булган, авырлык килгән
инде... Төш.
– Авырлык килгәннән түгел ул,
– Венера юган түшәм такталарын
бер тын белән сөртеп корытты да,
әкрен генә чүгәләп, аякларын салындырып, баскан урынына утырды. –

Кичтән эчеп кайтып йокласа, иртән нәсел үгезе кебек кылана бит: минуты-секунды белән
кирәк, әйткәнне аңлый торганмы
соң. Шуннан ни, бүлтәеп чыккан
веналар белән көнозыны түзеп
йөрисең инде, аксап...
Шулвакыт кәнәфигә сеңеп
утырган Дамира кычкырып елап
җибәрде.
– Нәрсә булды тагын?
– Нигә елыйсың?
– Их, Рида, нигә генә алып
килдең шуны түшәм юарга?
Бәйрәм итеп кенә өмәләрбез
дигән идем бит, тәмләп кенә...
– Үзем дә үкенәм, беркатлымын
шул, тизрәк юарбыз, дип әйттем
дә куйдым. Бәрәңгеләрне алып
бетерәсе бар бит.
– Әйдәгез, юыйк әле, яратмыйм
күп сүзне, күпме куертсаң да шул
бер балык башы. Хәзер бетәр,
юмаган түшәм түгел. Бичәләр, кузгалыгыз. Рәгыйдә, тот караватның
бер башыннан, күчерәбез, – дип
фәрман бирде Вәсилә.
– Мине битәрләргә генә беләсез
инде, – дип, үксеп беткән шунда
Дамира телгә килде. – Берәүнең
веналары авырта, имеш, кичтән
эчкән ире иртән интектергән
имеш! Тапкан жәлләтер нәрсә!
Булсын иде әле мине шулай көн
дә иртән интектерүче! Аякларым
гөбе булып шешсә дә түзәр идем,
беләсегез килсә!
– Ирең бар ич! – дип, дәррәү
кычкырып җибәрде хатыннар.
– Булганыннан булмаганы артык! – дип, бөтенләй

чинап еларга кереште Дамира. – Аерым ятабыз! Курка ул миннән! Бер уҗым
бозавы булды шунда! Авырга калып кына

кияүгә чыгып харап булдым шул юньсезгә!

(Дәвамы бар.)

Гөл МИРҺАДИ. Өй юганда. Хикәя (2)
Гөл МИРҺАДИ. Өй юганда. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас