

* * *
Санаулы көннәр бер-бер артлы үтә торды. Дөресрәге, аларның исәбе бөтенләй онытылып торды. Көн белән төн буталды. Ул бәхетле көннәр мәңге шулай дәвам итәр, аларның очы-кырые һич булмастыр төсле тоела башлаган иде инде. Яр буенда алар йөрмәгән айлы сукмак, урман эчендә алар булмаган җиләкле аланнар калмады. Үзләрен кавыштырган утрауга да юлны онытмады Альбинос белән Альбиноза – барысына да өлгерделәр, һәммәсенә җитештеләр. Ниһаять, аерылышыр көн туды, алар аны утраудагы куышларында каршыладылар. Элгәреге уртак таңнарыдай кояшлы, аяз иртә иде бу. Тик бер аерма – бүген ял көне, Альбиносның эшкә барасы юк, ул беркая да ашыкмый. Шуңа да ул изрәп йоклавын белә. Ә Альбинозаның исә күзенә йокы кермәде, ни дисәң дә, бүген юлга чыгасы көне. Димәк, аерылышалар. Шушы көннәр эчендә үз булып, кайсыдыр яклары белән кадерле һәм хәтта кабатланмас та булып тоела башлаган иде бит аңарга бу егет. Ә бүген аерылышалар… Күпкәме?.. Бәлки, бөтенләйгәдер. Чөнки аларның ялгышып кына булса да киләчәк көннәре һәм аерылышу сәгатьләре турында сөйләшкәннәре булмады. Ул хакта кыз кешегә беренче башлап сүз катуны урынсыз санады Альбиноза, ә Альбиносның башына да кереп карамады бугай. Кыз кайда туып, кайда үскән, хәзер кайда яши, аңар ничә яшь, һөнәре бармы, гаилә хәле нинди – боларның берсе дә кызыксындырмады егетне. Хәер, кызның да аңа сорау биргәне булмады.
– Альбинос… Аль-би-нос, то-ор, – дип, иркә генә дәшеп карады кыз. Егет уянмады. Авызына тукранбаш яфрагы кабып, аның мыек астыннан, колак артларыннан кытыклап карады – әйләнеп кенә ятты. Чәчләреннән сыйнап сөйде кыз, егет кыймылдамады да. Өстендәге одеялны тартып алды – абау, оятсыз, һаман йоклавын белде…
Башка чара калмагач, куыштан чыгып, кичәге учак урынында калган көлгә озак кына карап торды. Су читенә төшеп, битен-кулын юды. Һәм көймәгә сөялеп, каршы ярга текәлде… Якты Яр… Матур исем… Аның күңелендә дә шулай якты яр булып калырмы бу яклар?.. Ә Альбинос?.. Аны тиз генә оныта алырмы ул? Ансыз ничек яшәр?.. Якты Ярсыз, Альбиноссыз бик күңелсез булмасмы соң аңа?..
Кинәт сискәнеп куйды кыз. Тукта! Нәрсә булды әле сиңа?! Тукта, Альбиноза, син уйлый, кичерә башладың түгелме соң, дип, күңеленә килгән иртәнге уйларыннан арынырга ашыкты ул.
Шунда, арыслан авазлары чыгарып, киерелә-сузыла куыштан Альбинос килеп чыкты.
– Киттекме?! – диде ул, чыга-чыгышка каядыр ашыккандай сәгатенә карангалап.
– Мин хәзер, диде кыз, әлеге ашыгуның сәбәбен аңлап бетермичә.
– Сикер көймәгә, кузгалабыз.ота
Яр читендәге көймәне суга этеп керткәч, башта кыз, аннары егет бер-бер артлы көймәгә күтәрелделәр. Моторлы көймә туп-туры каршы ярга таба йөзеп китте. Икесе дә телләрен йоткандай тын гына утырдылар, бер-беренә дәшмәделәр, дулкыннарның көймәгә сугылып пышылдашканын тыңладылар. Альбинос кына әледән-әле кул сәгатенә күз төшергәләп алды.
Ә бераздан алар автобус тукталышында басып торалар иде инде. Чөнки киңәш-табыш иткәннән соң, кыз автобус белән китәргә хәл кылды.
– Менә аерылышабыз да, – диде ул моңсу гына янәшәсендә басып торган Альбиноска текәлеп.
– Әйе, – диде егет, аерылышабыз. – Ә үзе, каядыр ашыккандай, кул сәгатенә карап алды.
– Әле ашыкмаска да була иде… Соңгы рейс белән дә өлгерер идем, – дип, әллә кире уйлыйбызмы соң дигәндәй, Альбиноза егетнең күзләренә текәлде.
– Юлга чыксаң – иртә чык, дип әйтә безнең бабай… Күпме сузсаң да аерылышасы инде барыбер…
– Безнең якларга килеп чыксаң кагыл, – диде кыз. – Урамыбыз «Яшел» дип атала. Көнгә каерып ачылган иң якты тәрәзәләр безнеке булыр, уникенче йорт.
– Жай чыгуга карарбыз, – диде егет, кызның яңа кабыгын салдырган пар шалкан сыман яртылаш күренеп торган тыгыз күкрәкләренә күз салып. Көтмәгәндә карашлары очрашып, икесе берьюлы елмаеп куйдылар. Үзләре генә белгән хатирәләр яңарып алды булса кирәк.
– Сагынырсыңмы? – диде кыз, җавапның уңай булырына һич шикләнмичә.
– Автобус соңара инде әллә? – дип, тагы вакытка күз салды егет. Әллә ишетте кызның соравын, әллә юк… Күз карашлары Якты Яр пристанена якынлашып килгән теплоходка текәлгән иде.
– Су белән генә китәргә идеме соң?.. – дип, икеләнеп уйга калды кыз да.
– Кирәкми, әнә автобус килә, – дип, куанычын яшерә алмый тавышын күтәрде егет.
– Сау бул, Альбинос. Миңа синең белән шундый яхшы булды… Мин сине көтәрмен, кил, яме, –дип, егетнең кочагына ташланды кыз.
– Ярар, ярар, – диде егет, кызны автобуска каршы җитәкләп. Күз чите белән янә су өстендәге теплоходка карады.
Автобус кузгалды. Тәрәз читенә үк утырган Альбиноза, ак кулъяулык чыгарып, күзләрен сөртеп–сөртеп алды. Егет, пристаньга таба чигенә-чигенә, аңа кул болгады.
– Урамыбыз «Яшел», ачык тәрәзәле уникенче йорт, унике… – дип кабатларга өлгерде китеп баручы автобусның тәрәзәсенә капланган Альбиноза.
Якты Яр пристанена килеп туктаган теплоходтан ял йортына килүчеләр төшә башлаган иде инде. Парлылары бар, ялгызлары. Араларыннан берсе дә, пристань читенә басып, үзләрен ипле генә күзәтеп торган баһадир сынлы егетне абайламады. Абайлаган булса да, берәве дә аны, агач башында посып, үзенең чираттагы корбанын көтеп утырган урман мәчесенә тиңләмәгән булыр иде, Һичкемгә зыяны тимәгән, һичкемнең юлына аркылы төшмәгән, пристаньнарда су буеның матурлыгына хозурланып торучылар бер ул гынамыни?!
Килүчеләр арасында яшьләр, җәйге ял вакытлары җиткән студентлар аеруча күп иде. Арадан бер чаясы хәтта егеткә таба борылып, ярдәм итәрсең, бәлки, дигәндәй, иреннәрен серле генә бөреп, кат-кат карангалап торды, алай гына да түгел, күз кысып каш сикертергә дә өлгерде хәтта. Альбиноска ике дә уйлап торырга калмаган иде югыйсә, гомерлеккә сайламый ич. Бар да чемоданын күтәр, таныш. Инде анымы соң өйрәтеп торырга!.. Ә ул кадакланган сыман тик басып торуында булды. Үзе дә аңламады, әллә нәрсә булган иде аңа. Теплоходтан чыккан чибәрләрне түгел, башка берәүне көтә икән ләбаса ул. Кемне?.. Үзе дә белми… Әллә соң Альбинозанымы? Траптан әле ул һаман күзен ала алмады. Шалтыр-шолтыр иткән авазлар чыгарган трапны кире биргәч, ул тетрәнеп куйды, бәгырендә ниндидер кыл зеңләп өзелгәндәй булды. Югыйсә теге кыска итәкле, калку күкрәкле студент кыз әле һаман аны көтә иде. Көтеп-көтеп тә нәтиҗә күренмәгәч, иреннәрен турсайтып, юри аның яныннан җил-җил атлап үтеп китте ул.
Үз-үзенә гаҗәпләнде егет. Кемне көтә иде соң ул? Ниткән Альбиноза тагы, Альбиноза китте ич. Әле генә автобуста китте. Аның сменасы узды, хәзер әнә яңа алмаш килгән. Болай җебеп торсаң, колак кагуың да бар… Күр, әнә теге студент кызны бер пеләш башлы абзый җитәкләп китеп тә барды. Сиңа соң, сиңа ни булды бүген? Нәрсә?!
Пристань читендәге култыксага сөялеп, суга текәлгән көе байтак басып торган булса кирәк. Теплоход инде күптән китеп барган иде. Пристаньда да шкипер агайдан башка кеше калмаган. Трубкасын төтәтә-төтәтә, ул егет янына килде һәм аның хәленә кергәндәй сорап куйды:
– Нәрсә, энем, бүген чиертмәдеме әллә?.. Әллә соң кармакта җим калмадымы?
Сорауны ишеткәнен белгертеп карап алса да, берни дәшмәде, җавап кайтармады егет. Кешегә ничек аңлатасың, кеше түгел, үзе дә аңламаслык бер халәттә торып калган иде бит ул. Дөресен әйтсә дә ышандыра алмаган булыр иде – шкиперның беренче ел гына эшләве түгел ич…
– Хәерлегә булсын, борчылма, энем, – дип, үзенчә нәтиҗә ясап, үзалдына сөйләргә кереште агай. – Ата-бабада булмаганны кыланасыз. Мин бит барын күреп, үземчә исәпләп торам. Бер чиге булмый калмас дим бу азгынлыкларыгызның. Ял йортын аны ата – улны, ана – кызны белми зина кылу өчен ачмаганнар. Эшләп арыган кеше ял итсен, сәламәтлеген ныгытсын өчендер ул.
–Тукта әле, кем… абый. Син бит әллә кая, читкә киттең, – дип туктатырга ашыкты аны Альбинос.
– Туктамый торсын әле, – дип кызып китте шкипер агай. – Туктамый торсын әле… Шкипер гына дигәч тә, әллә күрми, борчылмый дип беләсезме… Бик беләсең килсә, мин синең яшьтә фрунтта идем инде, өч пар кирза итек табанын туздырган идем. Әллә безгә күз кысмадылар дисеңме, әллә бездә кара мыек булмаган дисеңме. Кеше дә була белергә кирәк бит әле… Дөньяда ярату дигән нәрсә дә бар…
– Кем… абый, тукта инде. Дөрес сөйлисең син, дөрес. Нишлим соң?
Егет тәмам югалып, буталып калган иде. Шкипер агай сөйләгәннәр белән аның күңелендә кайнаган, ургыган хисләр арасында ниндидер уртаклык чынлап та бар иде булса кирәк.
Сезгә сөйләп тел әрәм иткән мин юләр дигән сыман, агай бераз тынып торды. Кесәсеннән кадак чыгарып, трубкасын чистартырга кереште. Ләкин барыбер башлаган сүзенә нокта куймый булдыра алмады.
– Альбинос… Альбинос, имеш… – дип үзалдына мыгырданудан башлады ул. – Исемнәрегезне әйтер идем, ташка үлчим, бигрәкләр дә җисемегезгә туры китереп биргәннәр инде… Ә син беләсеңме соң, нәрсәне аңлата синең исемең?
– Үзем кушмадым ич, нәрсә булган? Ни аңлатса да бер тгелмени?
– Кайтып сүзлектән кара әнә, «витамин җитешмәгәнгә үз төсен югалткан җан иясе» дигән сүз ул. Үзеңдә булмаса, безгә кереп кара, минем килендә бар аның сүзлеге. Шул төшенә кәнфит кәгазе кыстырып куйдым. Альбинос та Альбинос, имеш… Жүнле-башлы исем беткәндерме?..
Егет үпкәләмәде шкипер агайга. Ипле генә хушлашып, кайтыр юлга борылды.
Егет белән әллә нәрсә булды шул көннән – вакытын ничек үткәрергә, үз-үзен кая куярга белмәде ул. Көндезләрен кич җитми газаплады, төннәрен таң озак көттерде. Ял йортына да барып кайтты, күзенә һичкем күренмәде – бары аны, аны эзли иде күзләре. Өйдә булсын, эштә булсын, ул бөтенләй сөйләшмәс, аралашмас булып калды. Альбиноза белән бергә уздырган, әмма ул чакта кадерен белеп җиткермәгән бәхетле көннәрен күңеленнән кичереп йөрде. Сал бәйләүдән аерып, аларның бригадасын бер атнага болынга печәнгә җибәрделәр. Чиксез куанган иде ул, бераз булса да онытыла төшәр дип өметләнгән иде. Киресенчә килеп чыкты, нәни генә утрау һәм андагы куыш төшләренә кереп йөдәтте. Бу бер атна бер гомердән дә озынгарак сузылган кебек булды аңа. Билдән югары үскән болын печәнен покосларга аударганда да, шул покосларны кабартканда да, кибән куйганда да – уйлаганы ул, бары тик ул гына булды.
Болай башкача дәвам итә алмый иде. Кем-кем, әмма Альбинос мондый кичерешләргә күнекмәгән, аңа түземлек бик чама белән генә бирелгән. Әгәр барыр юлны белсә, адресын хәтерләсә, ике дә уйлап тормас, күптән юлга чыккан булыр иде дә бит… Нишлисең, адресын хәтерләми. Кат-кат әйтте югыйсә, ә ул колагына да элмәгән булды. Кирәге чыкмас дип уйлады, кирәге чыкмавына һич шиге юк иде. «Ачык тәрәзә… Ачык тәрәзә…» дигәне генә колакка уралып калган. Адреста идемени соң кайгысы, яңа алмашны каршыларга ашыкты ич… Һич югы, фамилиясен, эшләгән урынын белсә икән, – эзләр өчен, барып тотыныр өчен бер мәгълүмат юк. Зур кала урамы чатына басып, Альбинозаны эзлим, тәрәзәләре ачык торган Альбинозаны күрмәдегезме, дип, һәр үткән кешедән сорап торып булмас бит. Ачык тәрәзә һәм Альбинозалар ул калада аз дип беләсеңме?!
Бу кыен хәлдән чыгу юлын язмыш җиңел хәл итеп куйган иде. Печән мәшәкатьләрен йомгаклап, болыннан кайтып керүенә Альбиносны өендә бер түгел, ике хат көтеп торган булып чыкты. Аңардан!.. «Сагындым… Әти-әнине диңгезгә озаттым (!) Өйдә бер ялгызым. Тизрәк кил. Көтәм…» дигән бер үк сүзләр иде аларның һәр икесендә.
Канат иңде егеткә. Жегәр, гайрәт ташкыны килде. Бер сәгать, сәгать ярым ара узмады, юынып-чистарынып, киенеп-ясанып ул инде пристаньга төшеп җиткән иде. Хәленә кергән шкипер агай, билет ягы шактый авыр булуга да карамастан, аны беренче рейска ук утыртып җибәрде.
Дүрт сәгать буе аяк өсте басып барды ул. Урын юклыктан түгел, утырырга үзе теләмәде. Тизйөрешле теплоходның читенә сөялеп, аның канатларыннан як-якка сибелеп калган суны күзәтеп барды. Судан искән салкынлык, рәхәтлек аның күңеленә азмы-күпме сабырлык, түземлек китерә иде. Шундый чакта ничек итеп тыныч кына утырып барырга кирәк… Теплоход түгел, ул үзе канатлы коштай ашкына, зарыгып көткән сөйгәне янына ашыга. «Яңача яши башлыйм… Ике дә уйламыйм, иртәгесен үк үзен Якты Ярга алып кайтып китәм… Нараттан йорт җиткерәм… Житәр… Житәр!» – дип, бүген менә ничәнче кат кабатлавы инде аның.
Әледән-әле түш кесәсенә хәстәрләп тыгып куелган хатларны капшады егет. Ул аларны алмаш-тилмәш кулына алды. Югыйсә бер үк сүзләр. Аларда язылганнарны яттан белүенә дә карамастан, Альбинозаның хатларын кайтыпкайтып укудан бер тәм тапты ул. Хатлардагы һәр сүзгә генә түгел, һәр тыныш билгесенә кадәр мәгънә салынгандай тоелды егеткә. Ә инде күпнокталар һәм җәяләр эченә алынган өндәү билгесенә җиткәндә, аның йөрәге күкрәгеннән бәреп чыгарга ашкынгандай тибәргә тотына иде. Чөнки ул тыныш билгеләрендә алар үзләре генә аңлый торган серләр яшерелгән. Альбинозаның да аны сагынуын, аны бер күрергә зарыгуын тою әйтеп-аңлатып бирүе дә кыен булган бер рәхәтлек китерә иде егеткә. Димәк, ул да өзгәләнә, ул да аны, бары тик аны гына көтә… Иртәгесен үк Якты Ярга… Билет юк дип тормас. Жәяүләп… Якты Яргача кулларында күтәреп кайтачак ул аны…
Шәһәр урамнарында адашып байтак йөрде ул. «Яшел» дип аталган урамны белүчеләр очрамады. Кемнән генә сорашмасын, иңбашларын җыерып, авыз турсайттылар. Егетнең инде ашкынуы басыла, дөрләп кабынган өмете, мае бетеп килгән шәмдәй, сүнәм–сүнәм дип калтырана башлаган иде. Шунда хәтеренә төште – Альбиноза ике сүзнең берендә «Маяк» ресторанын искә алырга ярата иде… Ресторан янында аңарга «Яшел» урамына юл күрсәттеләр.
Зур һәм киң урамнан уңга каерылгач та, алма-чия бакчаларына күмелеп утырган бер уязлык башлана икән. Шундагы беренче агач йортның почмагына «Яшел урам» дип язылган калай кадакланган. Шул калайны күргәч тә егетнең йөрәге ничек дөпелди башлаганын белсәгез икән… Көтелмәгән бу куанычтан Альбинос йөгереп китәрдәй булды, әмма күңеленә ташкын булып аккан дәртне дә тыярлык көч бар икән үзендә. Алай гынамы соң, ул хәтта бертынга тукталып та торды: чалбар каешын тарттырыбрак буды, күлмәк якаларын көйләгәндәй итте, икеләнү, көтү һәм өметләнүләрнең тузанын кагып бетерергә теләгәндәй, аяклары белән тибенгәләп алды. Туганнан бирле Кама буеның гүзәл табигате кочагында үскән егетне дә сокландырырлык гүзәллек бар иде бу урамда. Иң элек урам буйлап ике яклап тезелешеп киткән йортларның һәммәсе дә яшел төскә буялган булуы җәлеп итте аның карашын. Йортлар гына түгел, өй каршындагы рәшәткәләргә, капкаларга кадәр яшел иде. Койма өсләреннән, рәшәткәләр аша урамга алма исе таралган. Бакча эчендәге каралтылар, сүз берләшкәндәй, алмагачларга күмелеп утыралар. Яулык читеннән карап торган тыйнак авыл апалары сыман, аларның кыек очлары гына күренеп тора. Яшел төс һәм алма исе тантана итә иде бу урамда. Альбинозаның яшьлеге, тупырдап торган матурлыгы менә кайда бөреләнеп, кайда өлгергән икән. Егет мыекларын тарап алды да башын бераз күтәрә төшеп атлап китте.
Икенче йорт, дүртенче йорт, алтынчы… Димәк, әнә тегесе, алма шавына күмелеп утырганы – аларныкы. Никадәр тыныч һәм сабыр булырга тырышмасын, аякларын тыя алмады ул.
Яшел урам… Уникенче йорт… Көнгә каерып ачылган тәрәзәләр… Альбиноза өйдә икән, дип уйлап алды ул, шул ачык тәрәзәләрне күрү белән. Өйдә башка һичкем юк, дип язган иде ич үзенең хатында. Димәк, үзе генә… Аны көтә булса кирәк. Ничек итеп килеп керү, ни дип дәшү турында юл буе баш ватып та рәтле-башлы бер фикергә килә алмаган иде ул, ә менә ачык тәрәзәләрне күргәч тә туктап калды. Урамда кеше-кара күренми. Аны дәшеп, кош булып сайраргамы икән әллә?.. Кама буе урманнарында күпме кош булса, Альбинос шуларның һәммәсе булып та сайрый белә ич. Утраудагы куышта үткәргән төннәрендә Альбинозага да сайрап күрсәткәне булды. «Кош сайравын ишеткәндә, сине уйлармын» дигән иде кыз. Танырмы икән?..
Сандугач булып сайрады. Сабан тургаена охшатып аваз бирде. Чәберчеккә килештерде… Ачык тәрәзәдән Альбиноза һаман әле балкып күренмәгәч, күке булып кычкырды. Кызның «мәхәббәтең күпме?» дигән шаяруын ишетергә өметләнде.
Күкегә дә җавап кайтаручы булмады. Кыз шаярта, качышлы уйнамак була дип нәтиҗә ясады егет һәм сак кына яшел капкадагы келәгә үрелде.
Тыйнак итеп җыештырылган ишегалдында һичнинди җан әсәре күренми. Аны һәрьяклап яхшы нарат бүрәнәләрдән торгызылган каралты-кура уратып алган. Җәйге аяз көннең бөтен яшеллеген һәм яктылыгын үзенә җыйган урамнан күләгәгә килеп кергәч, караңгыланып киткәндәй булды. Жиләс тынычлыкны тоеп, Альбинос бертын тик басып торды, болдырга кайнар кочакларын җәеп Альбиноза йөгереп чыгар кебек тоела иде аңа. Әмма һаман дәшүче дә, чыгучы да булмады.
Сак кына адымнар белән ярым ачык калган өйалды ишегенә якынлашты егет. Акрын гына шакылдатты. Бер шакылдатты, ике… Жавап бирүче булмады. Үзе артыннан ишекне кысып өйалдына керде. Тынлык һәм караңгылык бермә-бер арта төште. Инде ул шомлана да башлаган иде. Әмма такта ярыкларыннан төшеп торган яктылык сыман, күңелендәге ышаныч һәм нур сүрелмәде. Куллары белән капшап, ул башта өй ишеген, аннары ишек тоткычын тапты. Тагы шакыды… Бу юлы да тынлык җавап бирде. Өй ишеге дә ачык булып чыкты.
– Мин килдем, Альбиноза. Көттеңме? – дип дәште егет, бу сүрән тынлыктан тәмам гаҗиз булып.
Жавап бирүче булмады. Берәр кызык чыгарырга ниятләп, Альбиноза түр якта утырадыр йә булмаса шунда качып торадыр дип уйлады егет. Кроссовкасын салырга да онытып, түр якка узды. Чикләвек агачыннан эшләнгән затлы мебель белән җиһазланган зур һәм иркен бүлмә, һәр җирдә тәртип. Кызыл бәрхет пәрдә белән томаланган тәрәзәләрдән төшеп торган тонык кына яктылыкта өй эче аеруча серле тоела иде.
– Альбиноза, чык инде… Житәр… – дип дәште егет. Бу юлы инде ул ярым пышылдауга күчкән иде. Ниһаять, кыз артык түзеп тора алмас, аяк очларына гына басып, менә-менә аның арт ягыннан килер дә муенына сарылыр, күзләрен томалар һәм «сөйгәнең кем?» дип дәшәр төсле иде. Һәм, әлбәттә, «Син, Альбиноза, син» дими торып, кулларын ычкындырмас…
Күпме генә көтсә дә, аның муенына сарылучы булмады. Егет, бераз кыюлана төшеп, аны үзе эзләргә кереште. Идәнгә үк төшеп торган пәрдә артларын ачып карады, өстәл һәм карават асларына күз төшерде – Альбиноза күренмәде. Җыелмаган урын өстендә кабарып торган юрганны күтәрде – Альбиноза юк иде. Өстәл читендә торган урындыкка барып утырудан башка чара калмады.
Өй эчендә тагы сәер тынлык урнашты. Хәер, тынлык идеме икән бу… Бер яктан, егетнең күкрәк читлегенә сыеша алмаган йөрәге ашкынып типте. Ә стенада аңар нидер әйтергә, аңлатырга теләгәндәй, ашыгып-кабаланып, сәгать теле арлы-бирле йөренде. «Альбинос… Аль биноза…» дип, аларның исемнәрен, бер-беренә шулкадәр дә якын һәм тәңгәл килгән исемнәрен кабатлый сыман тоелды сәгать теле. «Альбинос – Альбиноза…» «Альбиноза – Альбинос». Карале, чынлап та кызык икән ич… Үзенә күрә мәгънә дә бирә икән әле аларның парлашкан исемнәре! Пигментлары җитешмәгән кеше, җанвар яисә үсемлек… диме?.. Ә аларда ни җитешми икән соң? Аларда ни җитешми?.. Күрәсең, теге чакта шкипер агайның хафалануы да юкка гына булмагандыр. Чын кешеләрчә ярату һәм кичерү бәхетенең ни икәнлеген татымаган булса, ул, мөгаен, әле һаман да шулай яшәвен дәвам иткән булыр иде… Зарыгып көтәр, сагынып очрашыр кешең булмау гел мәгънәсезгә яшәү икән ич…
«Альбинос» дигән бәхетле шат тавыш һәм чишмә чылтыравыдай көлү авазы сискәндереп җибәрде егетне. Күңеленә кинәт бәреп кергән кайнар дулкын аны шундук тавыш килгән якка ашыктырды.
Як-якка пәрдәләрен тартып, кече якның ачык тәрәзәсенә барып капланды егет. Күзләрне чагылдырып, бүлмәгә көн яктысы, кояш нурлары бәреп керде. Тәрәзә артында алма бакчасы икән. Алмагачлар арасыннан, дөньясын онытып, чәчләрен тәртипсез таратып ташлаган Альбиноза өйгә таба йөгереп килә. Ул кагылып киткән ботаклардан җиргә тупыр-тупыр өлгергән алмалар коелып бара. Кызның алмадай алсуланган бит уртасын һәм кыска җәйге күлмәккә чак-чак сыешкан матурлыгын да күреп өлгерде егет. Һәм… поши сыман, дәү-дәү атлап, шушы матурлыкны бакча буйлап куып килгән ир-атны да күрде. Тагы бер мизгелдән, Альбиноза, кинәт бәхетле чырылдау авазы чыгарып, үзен куып килүченең киң җәелгән кочагына кереп чумган иде инде.
Бакчадагы бәхетле пар дәү алмагач кәүсәсенә сөялгән килеш туктап калды. Аяк очларына басып, үрелә-үрелә: «Альбиносым, бердәнберем…» – дип саташа иде кыз. Аның ярым йомык күзләре, егет муенына сарылган ак беләкләре һәм сулыш алган саен калкынып-калкынып куйган күкрәкләре чагылып үтте. Алмагачтан аның саен алма коела. Шул алмаларның ничек биешүен күрергә теләмәгән егет, йодрыклары белән ике күзен каплап, ачык тәрәзәдән тизрәк читкә тайпылды. Мөмкин кадәр тизрәк һәм ераккарак китү юлы гына калган иде. Үзалдына: «Альбинос… Альбинос, имеш…» – дип мыгырдана-мыгырдана, түр якка атылып чыгуын һәм ничек итеп ачык тәрәзә аша урамга сикерүен дә абайламады булса кирәк ул. Ачык тәрәзә аны куа киләдер төсле тоелды Альбиноска, шуңа күрә ул артына борылып карамады.
Фото: : Freepik.com