

– Рәгыйдә! Күтәр башыңны шул
түтәлеңнән! Үтте гомерең җирдә
чокынып! Рәгыйдә, димен! – Венера,
кычкыра-кычкыра, бакчада бәрәңге чүпләгән күршесенә
табан атлады. Аларның бакчалары арасында киртә юк. Яңа
өйләнешеп, күрше булып яши
генә башлаганда киртәсезлек аркасында бәхәсләр булгалый иде.
Күбесенчә Венера ягыннан: йә
Рәгыйдәләрнең тавыклары кереп
кишерен тибеп чыгып китә, йә вакытында уталмаган үләннәренең
орлыклары коелып, янәшәдәге
түтәлгә сибелеп чүп үсә шунда...
Күп инде. Венераның үзеннән
бигрәк, тынгысыз Раиле ваксый.
Яши-яши җайлаштылар. Рәгыйдә,
ире Себергә йөреп эшли башлагач, барлы-юклы акчага почта
таратуыннан туктады. Көнләшкән
ире тыныч: ул юкта хатыны өйдә.
Рәгыйдә башы белән йорт эшенә
чумды. Бакчасында үстермәгән
яшелчәсе юк, чүп үләннәре шытып та өлгерми –
йолкып ыргытыла, тавыклар читкә-миткә
йөрми – абзарда тибенәләр.
Күрше йортта кирәгеннән артык
тәртип. Хәзер Раил: “Итәгеңне
җыялмыйсың, бөтен эшең таркау
ята, йортыңның рәте-чираты юк.
Ана Рәгыйдәгә кара, үрнәк ал!”, –
дип Венерага ваксый...
Рәгыйдә, түтәл өстендә сапсары булып сибелеп яткан
бәрәңгеләрне уртага, өемгә ташлавын туктатмый гына:
– Әү, Венера, әү! Кил, кил. Килеп
җиткәч, сөйләрсең, – дип, башын
гына күтәреп, елмайгандай итте
дә, эшендә булды.
– Ну, эшлисең, ну эшлисең! Нигә
генә казып бәрдең бу бәрәңгеңне?
Раил күрсә, мине тагын өтә бит
инде. Күршеңнеке уңган, син җәй
буена нишләп яттың, диячәк. Ул
кайтканчы, тиз генә җыеп алыйк
әле. Күзен көйдереп тормасын,
– Венера ашыга-ашыга бәрәңге
чүпләргә кереште.
Шәплелеккә икесе дә шәпле
инде. Бер тын белән ярты түтәл
бәрәңгене сыпырып кына алдылар. Әкрен генә тураеп, билләрен
яздылар, башларындагы яулыкларын битләренә шудырып,
кызарган йөзләрен, тирләгән
маңгайларын сөрттеләр.
– Пар чыга, малайкаем! Өемгә
җыеп кына алдарсың Раилне, бар!
Ничек кертеп бетерерсең инде
бу кадәр бәрәңгене? Нәрсә дип
үскән диген шулкадәр? – Венера,
яңадан иелеп, читкә алып тезгән
матур-матур бәрәңгеләрне алъяпкыч итәгенә җыеп алды.
– Орлыккамы?
– Ю-ук! Миндә барыбер синдәге
кебек уңмый ул. Ярып пешереп
ашыйм әле. Май язган идем бүген,
шуны эретеп, манып... – Венера
иреннәрен ялап куйды.
– Малосолькам бар. Ашар кешем юк, зерәгә китә, әйдә, алып
чыгарсың, – дип, иртәнге салкында киеп чыккан җылы әйберләрен
урып ташлаган бәрәңге сабаклары өстеннән, җыя-җыя, өенә таба
атлады күршесе. – Әйдә, әйдә!
Раилең әле генә кайтмый, ашыкма.
– Хәзер, бәрәңгеләрне чыгарып
куйыйм инде...
Рәгыйдә белән Сабир икәүдәникәү генә яшиләр. Балалары
юк. Баштан ук булмады, хәзер
ул турыда сүз кузгатмыйлар.
Өйләрендә тәртипнең дә тәртибе.
Ишек алдыннан ук биек баскычлар буйлап
чип-чиста паласларга басып менәсең, бер җирдә
бернинди чүп, бер артык әйбер
юк. Зал дигән бүлмәнең зурлыгы! Кыйммәтле җиһаз,
интернеттагы рәсемнәрдәгечә тектереп
эленгән чаршаулар, түшәмдәге
яктырткычлар дисеңме! Гөлләре
дә кергән бер кешене хәйран
калдырырлык булып үсә бит
аның! Венера, абзарда мал арасында йөргән
киеме белән утырырга урын тапмый кыенсынып,
күршесенең пөхтә дөньясын
күзәтте.
– Уз, уз, утыр! – дип кычкырды
юыну бүлмәсеннән Рәгыйдә. –
Монда килеп юынсаң да була!
“Юк инде, ул бүлмәңә кереп
йөрәгемә чир аласым юк. Шундагы рәхәтлекне –
ванналарын, душларын, түшәмдәге бер кирәкмәгән
көзгесен түгел, агып торган суын
гына күрсәм дә йөрәгем кысыла
да куя”.
– Чиста минем кулым, Рәгыйдә,
тышта юып кердем бит, – дип,
казларына чөгендер тапап ярылып беткән
кулларын алъяпкычы астына яшерде ул. – Утырып
тормыйм, эшем күп. Ял көнне
түшәм юабыз, керәләсеңме,
шуңа кычкырган идем бит, бетмәс
бәрәңгеңне чүпләп, онытып торам
әйтергә.
– Раил натяжнойны ясарга акча
җыйды, дигән идең түгелме?
– Бакча киемен алыштырган,
кызларныкы кебек гәүдәсенә килешеп, сылашып торган туника
белән трико кигән Рәгыйдә аш
бүлмәсеннән өч литрлы банка белән кыяр күтәреп чыкты.
“Рәхмәт яугыры, аш бүлмәңә дә
кермәскә иде шул. Күзем күрмәсен
теге йөз меңлек гарнитурыгызны.
Матурлыгы бит!” Венера, яман уйларын йөзенә
чыгармаска тырышып, сыгып кына елмайды:
– Уф, син дә йөрәгемне яндырма әле! Раил тиргәгән дә җиткән.
Шул натяжнойны тартканнан соң,
бер җыелып түшәм юып та булмаячак бит. Шуңа әрним. Ертылырга
мужыт, ди, ул. Аны аерым-аерым,
кеше чакырмый гына юалар, ди.
Әй, нигә сиңа сөйләп торамдыр шул: үзең дә түшәмеңне,
бүлмәләп, ялгызың сөртәсең
бит, бер дә чакырганың юк. Әнә
шул сездән күреп котырды бит
түшәм ясатам дип! Туктата торган
түгел! Раилне әйтәм инде... Йә,
ярар, кайта торгандыр, бәрәңгене
пешәргә куйыйм әле. Керәсеңме,
юкмы?
– Керәм, керәм. Тагын кемнәрне
чакырасың?
– Түбән оч Вәсиләне. Суны күп
түгә дә соң, башкача дәшмәм
дигән сүзем бар иде дә, чакырам
инде. Түшәмнән барырга шәп
бит. Ышырып юа. Берсенә үзем
менәрмен... Синең янга стена
сөртергә Рида да ярар. Ызбаның
юар урыны бетеп бара бит инде. –
Венера шулай сөйләнә-сөйләнә
чыгып, урам капкасына атлады.
“Акчаларын кая куярга белми
интеккәннәрен аңламый бит Раил
аларның. Боларныкы кебек ясыйм
дип, тротуар җәяргә генә дә күпме
акча түкте. Ике балага кышкылыкка җылы куртка кирәк. Нишләрбез
шул?” Күңеле белән һаман үз
мәшәкатьләрендә булды.
– Дамираны чакырмыйсыңмыни? Кеше аз булса, озакка китә,
биздерә, үзең беләсең! – Рәгыйдә
капканы бикләргә маташкан
күршесенең күзләренә карады.
– Юк. Аның кулын өемә
тидерәсем килми.
Шулай дип кырт кисте дә, шәпшәп итеп үзләренә таба атлады
Венера. “Ишетәсем килми шул
исемне!”
...Ял көнне, башта каршы килеп
үзәгенә үтсә дә, ире, иртә белән
күндәм генә көтүне озаткач, тыштагы мал казанында да, мунчада
да сулар җылытып, булган савытларга тутырып куйды. Венера
кичтән үк коймак изеп, шулпа кайнатып ятты.
Таң белән торып сыерларын сауды да, стеналарыннан әйберләре алынгач бушап
калган өенә хуш исләр таратып,
ике табада берьюлы белен пешерде. Башка вакытта онытылып яки
өлгерми калган йолаларның барысын да үтәргә тырышты хатын.
Башыннан “соңгы тапкыр” дигән
хыялый уен куа торды, үзе яңадан
шул халәтенә кайтып, әллә нинди
шәплелек белән йөгерә-йөгерә
түшәм юарга килүче бичәләргә
табын әзерләде. “Түшәм юу
– җиңел эш түгел. Пычрагы
беткәнче яхшылап ышкысыннар
дисәң, икенче елга тагын өмәгә
килсеннәр дисәң, кешене тәмле
итеп туйганчы ашат”, – дияр иде
әнисе. Түр яктагы өстәл өстендә
чәшке куяр урын калмады: кичтән
генә аерткан каймагын, яңа язган ак майны эретеп, чумдырып
майлаган беленен, эремчегенсөзмәсен,
чөгендер катыгын, балан бәлешен, туңдырып куйган
җиләген, кыярын-кәбестәсен,
өстәвенә кибеттән әз-әзләп
алган кәнфит-печенье, алмаәфлисунын тезде. Кайнатманың
ниндие генә юк! Күрсеннәр, белеп калсыннар бичәләр Раил
хатынының нинди уңган икәнен!
Урамга чыгып сөйләсеннәр, аның
иренә өмет иткәннәр дә ишетсен, кем белән ярышканнарын
белсеннәр! “Әттәгенәсе, онытканмын бит! Һаман шул каткан абзар
киеме белән йөреп ятам. Килеп
керә күрмәсеннәр тагын!” Нәкъ
шул түшәм юганда киярмен дип
базар читендә үзбәк хатыныннан алган кыска җиңле күлмәген
үтүкләгәндәй итте. Тиз генә киеп
алды. “Көзгене чыгарган идек, их,
карап торырга вакыт юк. Бик сылаша микән инде гәүдәгә? Изүе дә
ачыграк булган, ахры, киеп карап
алмагач ни аны...” Үзен әрли-әрли
башына чәчкәле зәңгәр яулыгын бәйләде,
биленә алъяпкычын буды, аягына яңа чүәкләрен
эләктерде. “Өлгердем болай булгач. Раил өйдә чакта электрны
өздереп калырга кирәк”.
– Раил! Раил! – Хатын йөгереп
чыгып, ирен эзли башлады.
– Нәрсә дип ярык барабан кебек акырасың? Миннән башка
кулыннан бер юньле эш килмәс
шуның! Тагын нәрсә бул...ды?
Гадәттәгечә хатынына тупас
җавап биреп өйрәнгән ир, чип-чиста зәңгәрсу күлмәктә бәрәңге
түтәле аша үзенә табан йөгергән
хатынын күреп тотлыгып калды.
“Кара син аны, киенгән берәү! Акчаны күпме кыссаң да,
үзенә чыгара бу хатын-кыз, һич ышанасы
түгел шуларга! Килешүен әйт...”
Ир уйлаганын йөзенә чыгармады.
Йөгерүдән тыны кысылып, бит очлары алсуланган хатынына кара
куе кашлары астыннан бер сөзеп
кенә карады да:
– Күрмисеңмени, эшем бар?
Казан астына утын ваклыйм.
Кычкырасың пыр тузып... – дип
мыгырданды.
– Утны өзәргә иде, Раил. Вәсилә
бигрәк су түгеп юа бит, Рида да
аңардан калышмый. Бәла-каза
булмасын, димен.
– Су түккәч, чакырмаска иде.
Йөрисең эш юктан эш чыгарып.
Ир утыннарны җыеп башта хатынына
тоттырды, аннан калганын үзе күтәрде.
– Буш йөрмә, әйдә, – дип, яңа
күлмәгенә тидермәскә тырышып
утын кочаклап басып торган хатынын җиңелчә генә алга этте.
Раилнең чибәрлеге артына
яшеренгән тупаслыгын күрмәде
шул Венера кыз чагында. Яратуы шулкадәр сукыр булдымы,
әнисен дә, апасын да тыңламады,
кисәтеп тел әрәм итүләре бушка
булды. Алдынгы комбайнчы дигән
данын, уңганлыгын, сөлек кебек
буй-сынын, куе кара чәчләрен,
кара кашлары астыннан сөзеп караган куе зәңгәр күзләрен генә,
әйе, әнә шул зәңгәр күзләрен
генә күрде. Уңганлыгы бар инде:
үзе әйтмешли, җенен өзеп эшли.
Ул утырса, йөрмәгән тракторкомбайн туктамый эшли башлый.
Рәтен белә техниканың. Басудан
арып кайткач, теленә генә түзәргә
кирәк. Әйтерсең, Венера тик яткан: мәктәптә биш-алты дәресен
укытмаган, өйдә биш баласын
карамаган, ашарга әзерләмәгән,
мал астын алмаган... Каршы
эндәшә алмавы яшь чагында кыз
“гомерен” өзде, әле башын идереп түздерә.
“Тавыш кына чыкмасын берүк...” Шулай дип, бер наз
күрми, җылы сүзгә зарыгып, яшияши, чәчкә кебек чаклары узып
бара хатынның. Әле дә каршы сүз
эндәшмәде, яңа күлмәгенең пычраначагын белсә дә,
иртәнге чыкка чыланган утыннарны күкрәгенә кысты...
Йортка килеп керүе булды, кочагындагы
утыннары җиргә сибелде: ишек төбендә Дамира басып тора иде.
– Ну бер җебегән булды
бит! Өч-дүрт кисәк утынны да
күтәрәлмисең, ушсыз! Җый тиз
бул! Нәрсә карап каттың? Абынам
хәзер! – Раил яшелле-күкле тавышларын чыгарып акырды-акырды да, алдында торган хатынын
бәреп егардай булып, утыннарны
таптап үтеп китте. Ишек алдында
аларны күзәтеп торган Дамира
бер үлчәмгә бәләкәй күлмәгенә
сыя алмаган гәүдәсенең бөтен
түм-түгәрәк урыннары белән иргә
табан омтылды.
(Дәвамы бар.)