

* * *
Көн кичкә авышып килгәндә, ачык тәрәзәдән чәчәк бәйләме ташладылар. Бу миләүшә чәчәкләре иде. Андыйларны Альбиноза рәсемнәрдә генә күреп белә, җыю түгел, үз гомерендә кулына тотып, иснәп тә караганы юк иде әле аның мондый чәчәкләрне. Әле нәни генә шәмәхә күбәләкчекләрне хәтерләткән миләүшәләргә карады, әле ачык тәрәзәне күзләде кыз. Тәрәзәдә һичкем күренми иде. Үз кодрәте белән очып килмәгәндер ич ул чәчәкләр… Аяклары аны ишеккә таба тартты. Баскыч төбендә, үзеннән гайрәт нурлары чәчеп, Альбинос басып тора.
– Көттеңме?! – диде ул, үзенең хаклы булуына аз гына да шикләнмичә.
– Көтәр кешем юк, көтмәдем.
Кыз алдады. Хәер, нинди алдау булсын, Альбиноза егетләр янында уйлаганның нәкъ киресен сөйләргә күнеккән. Шулай иткәндә дә әле ул бик таманга килә дигән карашта тора иде ул.
– Беләсең ич, мин көтмәгәндә килергә яратам.
– Шуннан?..
– Киттек.
– Кая?
– Кайдырма тау башына, – дип елмаеп куйды егет.
Кыз аның бу шаяртуын аңламады, иңбашларын гына җыерып алды.
– Көймә сезне көтә, туташ. Зарыккансыздыр, – дип, Альбинос кызның күзләренә әдәпсез карашын текәде.
Егетнең кичәге кыланышлары өчен әҗерен кайтарырга моннан да кулайрак вакыт булырга мөмкинме?.. Нәкъ менә шушы мизгелне зарыгып көткән иде бит ул югыйсә һәм ничек итеп аны акылга утырту хакында да уйланган иде. Ни хикмәт, каршы сүз әйтә алмады, булдыра алмады кыз, Альбинос белән җитәкләшеп яр буена төшеп китте.
Егет аны көймәгә күтәреп кертте. Итәге суга чыланудан куркып, муенына ике куллап четердәп ябышкан кызны әллә ни арада үбеп алырга да өлгерде ул. Альбиноза сүзсез генә, хәтта бераз елмая төшеп орышкан булды. Ә үзе шул куллардан төшми Җир шарын әйләнеп чыгарга риза иде.
Моторлы көймә бер тартуга кузгалып та китте. Көймә борынына менеп кунаклаган кызның чәчләрен җил таратты, беләкләренә салкын тамчылар чәчрәде. Ярдан ераклашкан саен, Якты Яр авылының киңрәк панорамасы ачыла барып, бөтен әйләнә-тирә күз алдына килеп басты. Әнә пристань… Анда килеп төшүгә үк инде Альбинозаның күңеле ниндидер матур, күптәннән көтелгән очрашу булачагын сизенгән иде. Ялгышмады булса кирәк… Ял йортының корпуслары да уч төбендәгедәй күренә икән моннан. Алар арасыннан ул үз тәрәзәсен эзләде. Пристаньнан түбәнрәк урнашкан биек краннарны шәйләде. Шунда гына ул, иртән күргәннәрен хәтерләп, Альбиносның кулларына текәлде. Бәйләнмәгәннәр… Әмма уч төпләрен кыздан яшереп азаплана – әле генә абайлады Альбиноза. Трос салган җәрәхәтләр ул арада гына төзәлә алмыйдыр шул. Әнә ич, уч төпләрен яшерә төшеп, бер кулы белән көймә читенә таянган. Икенчесе – мотор янындагы тоткыч-рульдә. Уч төпләре белән түгел, анысын да бармак очлары белән генә тотып бара.
Мәкерле уй килде кызның башына. Тукта әле, кызык итим әле үзен, дип куйды ул.
– Альбинос, туктат әле…
Кызның нидер әйтергә теләгәнен аңлады егет, әмма ишетмәде, мотор тавышы көчле иде. «Нәрсә?» дигәндәй, карашын аңа төбәде. «Сөбханалла, күз тимәсен үзенә» дигән уй яндырып үтте егетне. Шулай көймә башларында гына утырып йөрү өчен яралган кош икән ләса бу… Бу мөлдерәмә пешкән һәм тулышкан җимешне нинди табигать хикмәтләренә дә тиңләргә белмәссең…
– Туктат, дим, туктат, – дип, йомшак нәзек беләкләрен бер-берсенә аркылы куеп күрсәтте Альбиноза.
Бу юлы инде ишетте, төшенде егет. Мотор шундук сүнде, кызны уч төбендәгедәй югары күтәреп барган көймә борыны су өсте белән тигезләшеп калды.
– Мотор тавышын сөймим, – диде кыз, сөйкемле генә елмая төшеп.
– Ә мине?..
– Тәртибеңә карарбыз…
Ә үзенең күзләре бер дә алай дими югыйсә. Наз ташкыны иде аларда, юмартлык балкышы. Урыныннан ипле генә торып, кыз койрыкка таба килде һәм, җилдә таралган чәчләреннән сыйпап, каршында ук басып торган егетнең беләгенә сак кына кагылды…
– Альбиноза… – дигән иркә аваз чыкты мыек астыннан.
– Юк, Альбинос, ашыкма… Әйдә әнә теге утрауга чыгабыз, – дип ымлады кыз, күлләр ягына күрсәтеп.
– Булдырабыз аны, кирәк булса, диңгезенә кадәр илтә минем көймә.
Егет моторын кабызырга дип кузгалганда янә кызның ягымлы тавышы ишетелде:
– Әйттем ич, Альбинос, мотор тавышын яратмыйм, дидем… – Мин дигәнчә булмаса, хәзер үк елап җибәрәм дигән сабый сыман, Альбиноза иреннәрен турсайтып өлгергән иде инде. – Әйдә ишеп кенә барыйк. Синең беләкләр, ай-һай, әнә нинди көчле!..
Башка чара калмаган иде егеткә, балтасын суга төшергән әкият героедай кыяфәттә калып, ишкәкләрен барларга кереште ул. Кыз, үзенең канәгать булуын белдереп, иркен сулыш алды, хәтта елмаеп-балкып куйды.
Аякларын як-якка җәеп, көймә уртасына килеп утырды Альбинос. Ишкәкләрне берәм-берәм урнаштырып суга төшерде һәм шунда күзенә керердәй булып кәмит көтеп утырган кызга карады.
– Әллә үзең ишәсеңме, дим… Ял итәргә килгән кызлар ишәргә ярата торган була…
– О-хо, – дип, иреннәрен турсайткан булды кыз. – Тәжрибәң зур күренә.
– Егет тә бул, тәҗрибәң дә булмасын, – дип, сер бирмәү җаен каерды Альбинос. – Смена унбиш көн саен алышынып тора монда.
– Син гел шулай кызлар утыртып йөрисеңме?
– Үзләре утыра. Миңа нәрсә…
– Ә мин үзем утырмадым, син күтәреп утырттың, – дип акланырга ашыкты кыз, сөйләшүнең болай ялгыш юлдан китеп баруын өнәмичә.
– Әлбәттә, Альбиноза, син бит бер генә.
Әллә үртәп, әллә чынлап әйтелде бу соңгы сүзләр – Альбиноза артык төпченеп тормады, болай да егетнең берөзлексез күзәткәнен, үзенең аңа ошаганын сизә иде кыз. Күзенә төшкән чәч бөдрәләрен янә артка чөеп куйды да, тез өстенә тезен куеп, гәүдәсен турайта, күкрәкләрен киерә төште.
– Көттермә инде, Альбинос, утрауга чыгыйк. – Кызның карашы тагы да иркәрәк, тавышы ягымлырак тоелды егеткә. Тәвәккәлләп ишәргә керешүдән башка чара калмаган иде.
Каманың нәкъ уртасында, агым көчле урында тукталган булып чыкты көймә. Бая Альбиноза күрсәткән утраудан инде байтак ерагаелган, шуңа күрә агымга каршы ишәргә туры килде. Кама буенда үскән Альбинос өчен бу алай искитмәле ераклык түгел түгелен. Тик менә уч төпләрендәге яра гына, ишкәк сабына кагылу белән, чәнчеп-чәнчеп сызларга тотынды… Шул авыртуга түзсә, шул авыртуны кызга сиздермәсә, аның беләкләре атналар, айлар буе ишеп тә ару-талуның ни икәнлеген тоймас иде. «Ишәргә! Ишәргә! Авырту турында уйламаска. Сер бирмәскә. Тешне кысып булса да түзәргә…» – дип кабатлады ул күңеленнән. Йөзенә берни чыгармаска тырышып, каерып-каерып иште. Авырту, сызланулар турында түгел, арка яктан искән җылы җил турында, көймә борынына бәрелеп чупылдашкан дулкыннар, шул дулкыннардан сибелгән тамчыларда иркәләнгән кыз турында уйларга тырышты ул.
– Тукта, Альбинос, мин койрыкка үтим, – дип, шунда аның муенына кызның куллары сарылды. Кайнар идеме ул куллар, юеш-салкынмы – берни тоймады егет. Ишкәкләрдән кулын ычкындырмады, ул аларны күтәрә төшеп, кызны койрыкка уздырды. Кулларын ычкындырса, мөгаен, яңадан учлап тота алмаган булыр иде ул ишкәкләрне.
Кызның көймә борыныннан койрыкка күчүен, ишүчегә җиңел булсын өчен, яхшы ният белән кылынган чара дип кабул итте Альбинос. Ә чынлыкта Альбиноза ул хакта белү түгел, башына да китереп карамаган иде. Егетнең каршысына ук утырып, куллары авыртудан аның ничек өзгәләнүен күзәтеп барасы килгән иде аның. Күзгә-күз утырып, аның йөзендәге һәр үзгәрешне тоеп, туйганчы, күңеле булганчы күзәтәсе…
Көймә борыны күтәрелгәч, ишү җиңеләя төште. Әмма тын гына үзенә текәлеп утырган кызның карашын тою аңа икеләтә кыенлык тудырды. Аның йөзендәге, бөтен тәнендәге киеренкелекне, аяк табаннарына кадәр үткән авыртуны ул тоймый, сизми калмас. Нәрсә-нәрсә, әмма үзен шул сөйкемле заттан кызгандырасы килми иде аның. Әллә нинди авыртуларга да түзәргә әзер, янәшәдәге кыз гына сизмәсен…
Канәгатьләнү хисендә изрәп утырды Альбиноза. Егеткә төбәп үк карамады каравын, әмма күз чите белән аның һәр хәрәкәтен энә күзеннән үткәргәндәй тикшереп барды. Шундый баһадир гәүдәле, горурлыгы, мин-минлеге ташып торган ир-атның авыртудан бәгыре өзгәләнгәнен һәм шул газапларын әле синнән яшерергә маташуын тагы кайчан күзәтеп барыр идең. Чыраен сытмаска тырыша бит үзе. Ләкин барыбер күренеп тора, сизелеп тора уч төпләрендәге җәрәхәт сызлата, телгәли үзен. Каерып ишкән саен, кулындагы ишкәкләр түгел, ул үзе тимергә тимер ышкылган аваз чыгарып, сыкрап, ыңгырашып куядыр төсле. Әнә ич, ишкәк тоткан кулларын нишләтергә белми, бармаклары тыпырчына, уч төпләре бөкрәеп килә – бушатасы килә кулларын, әмма булдыра алмый. Егетлек ирек куймый – ишәргә кирәк. Вәт тамаша – киноларың, циркларың бер читтә торсын!..
– Альбинос, «Метеор» килә. Әйдә шуның борынын кисик әле, – дип, егетне дәртләндереп, утырган урынында сикергәләп, кулларын чәбәкләп куйды кыз.
Күзләрен зур ачып, җилкә аша борылып карарлык көч тапты егет үзендә. Чынлап та, нәкъ аларга турылап, югарыдан тизйөрешле «Метеор» төшеп килә иде. Ерак та калмаган, йөзеп түгел, суга тияр-тимәс очып килә диярсең. Бөтен дөньясын онытып ишәргә кереште Альбинос. «Әйдә, әйдә, җәһәтрәк бул, бирешмә…», – дип, аның саен ашыктыра төште кыз. Аңар кызык иде, зур тизлек белән очып килгән тизйөрешле теплоходның борынын кисәләр ләбаса…
Һәм кистеләр дә… Якынлашып җитте дигәндә генә борын төбеннән үк кисеп чыктылар. «Метеор»ның канатларыннан сибелгән су тузаны һәм салкынча җил Альбинозаның аркасыннан ук сыйпап узды. Ә егет һаман саен ишүен белә, аның таза беләкләре ишкәк сапларына берегеп үскән сыман тоелды кызга. Уч төпләреннән ике беләгенә һәм шул беләкләрнең дәвамын хәтерләткән ишкәк сапларына юл-юл булып кан тамчылары агып төшкәнне егет үзе сизә, тоя идеме икән? Альбиноза берни дәшмәде, терекөмеш бөртекләредәй бер-берсен куышып түбәнгә йөгерешкән кан тамчыларын сокланып, таң калып күзәтте ул.
* * *
Ул кич шундый озын булды. Ул кич таңга кадәр сузылды. Икесенә тулы бер утрау иде бит аларның. Утрауның да нәкъ уртасында җиләк яфракларыннан түшәлгән ялгыз куыш иде. Шалаш каршында хисләр кайнарлыгы булып учак дөрләде. Казанда балыкның затлысы пеште. Егет кызга кузгалак, какы, юа һәм балтырган җыеп килде. Кыз егетне уч тутырып җыйган җир җиләге белән сыйлады…
– Җир җиләгем, – дип кабатлады егет.
– Альбиносым, бердәнберем… – дип саташты кыз. Төне буе күл читендә кыр үрдәкләре чупырдашып чыкты, бәбкәләрен йөзәргә өйрәтәләр иде булса кирәк. Су өстендә, ай нурларыннан ефәк җәтмә үргәндәй, эреле-ваклы балыклар сикерешеп уйнады. Бытбылдык бытылдады, бака бакылдады, баш очында гына ялгыз чикерткә скрипкасын көйләде. Ә кошлар… Кошлар Кама буендагы һәммә утраулардан монда җыелган да, кем моңлырак сайрый дип, ярыш, сайрау конкурсы оештырганнар диярсең…
– Жир җиләгем, – дип кабатлады егет.
Альбиносым, бердәнберем… дип саташты кыз. Ул кич шундый озын булды. Ул кич таңга кадәр сузылды…
(Ахыры бар.)
Фото: : Freepik.com