Чәчмә әсәр
16 Мая , 15:15

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Ачык тәрәзә. Хикәя (1)

Бөтен кеше аңа карый, аның кимсенүен, аның гарьләнүен күзәтеп торадыр сыман тоелды. Чарасыз калудан нишләргә белмичә, әле чәчләрен төзәткәләгән булды, әле ут булып янган колак очларын тоткалап, алкаларын барлагандай итте. Жир ярылса, ике дә уйлап тормаслык хәлдә калды түгелме соң?..

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Ачык тәрәзә. Хикәя (1)Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Ачык тәрәзә. Хикәя (1)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Ачык тәрәзә. Хикәя (1)

Жәй башы иде. Якты Яр пристанена теплоход килеп туктады. Аннан ашыга-кабалана пассажирлар төшә башлады. Кунакка кайтучылар байтак икән, олы-олы чемоданнарын күтәреп, сабыйларын җитәкләп, иң элек алар ашыкты. Ыгы-зыгы башланды, берсен берсе уздырып куанышу, хәл белешү, күрешү китте. Кулларында машина ачкычларын әйләндереп арлы-бирле йөренгән ир-атлар күзгә чалынды. Траптан күтәрелгән сабыйлар әби-бабаларының кочагына менеп кунаклый барды.

Тирә-юньдә яхшы исәптә йөргән ял йорты бар Якты Ярда. Ял итүчеләрнең яңа төркеме килгән көннәр иде. Ниһаять, аларга да чират җитте. Жыйнак кына чемодан-сумкаларын күтәреп пристаньга аяк басуга ук, Кама буеның чиста рәхәт һавасыннан авыз итәргә ашыгып, алар, бертын күкрәкләрен киерә төшеп, як-якларына карангалап тордылар. Кулларына кармак саплары һәм кәрҗин тотканнары да байтак иде. Якты Ярның балыкка, җиләк һәм гөмбәгә бай як булуы яхшы мәгълүм.

Траптан иң соңгы кеше булып ике кулына ике дәү чемодан тоткан яшь бер ханым чыкты. Тел очына килгәнгә генә әйтү, аны «ханым» дип атарга иртәрәк тә бугай әле… Траптан төшүе булды, шундук, котылдым дигәндәй, ике чемоданын берьюлы шап итеп бетон идәнгә дә куйды, Кызның аккош мамыгыдай йомшак беләкләре, биек үкчәгә берегеп үскән туры аяклары, билгеле инде, табигать тарафыннан мондый чемоданнар күтәрер өчен яратылмаган. Ул, иркен сулыш алып, күкрәкләрен киерә, сынын турайта төште, иңбашына аскан нәни сумкадан көзге чыгарып, күзләрен-кашларын төзәтенергә кереште. Балан тәлгәшедәй ялтырап торган иреннәрен ипле генә кыймылдатып алды. Маңгаена төшеп торган чәч көдрәләренә авыз читеннән генә өреп җибәреп, көзгеле кулы белән янә нәни сумкага үрелде.

Ул да түгел, теплоход өченче гудогын биреп кузгалырга ниятләде. Як-ягына карангалап торган кыз янына килеп, берничә ир-ат, бер-бер артлы, үзләренең булышырга әзер булуларын белгертеп, тәкъдим ясарга өлгергән иде инде. Әмма чемоданнарга үрелгән куллар кире күтәрелде, кыз, сүзсез генә, күз карашы белән, үзенең алар ярдәменә мохтаҗ түгеллеген аңлату сәләтенә ия булып чыкты. Баш түбәләре такырая төшкән кавалерлар берәм-берәм читкә тайпылырга мәҗбүр булды. Алар, уңайсызлану хисен сиздермәскә тырышып, башка ханымнарга ярдәмгә ашыктылар.

Пристаньның икенче бер читендә, теплоходтан төшүчеләрне ипле генә күзәтеп, баһадир сынлы егет басып тора иде. Әлеге кыз трапта күренүгә үк, йөрәге җилкенеп тибә башлаган иде аның. Ләкин кабаланмады, ашыкмады егет. Якты Ярда яшәгән кеше буларак, ул тәҗрибәлерәк, кайчан ни эшләргә кирәклеген башкалардан яхшырак белә иде. Өлгерлек күрсәтергә теләп кабаланган ир-атларның кыз янына ничек килүләрен һәм, ат өстеннән мәтәлгән җайдаклар сыман, ни рәвешле китеп баруларын ул куе кара мыек астыннан гына елмаеп күзәтте, һәм, ниһаять, авызындагы фильтрлы сигаретны тел очы белән генә суга чөеп, юлбарыс адымнары белән атлап китте.

– Сәлам! – диде ул, кыз каршына ук килеп туктагач.

Ә кыз исә бертынга каушап, югалып калды. Тәненә сыланып торган джинсы чалбар һәм футболка кигән бу егет аңа кемнәрнедер хәтерләткән кебек булды. Егетне күрүгә үк аның күзләренә якты нур йөгерде, әллә нидән генә ирен читләре тартышып куйды. Озын гәүдә, киң күкрәкләр, елга җилендә каралган кырыс йөз һәм килешеп торган чем-кара мыек дисеңме… Кыска җиңле футболкадан шампан шәрабы шешәләредәй ташып чыккан ул таза беләкләрме… Күзләрендә кабынган очкынны күпме генә яшерергә тырышмасын, булдыра алмады кыз. Хәтта әле бераз елмая да төшеп җавап кайтарды:

– Сә-лам…

– Ял йортынамы?

– Әй-йе…

– Киттек!

Егет, бармак очларына гына элеп, ике кулына ике чемоданны күтәрде дә, эре-эре атлап, ял йортына илтүче биек баскычка таба юнәлде. Кыз, телен йоткандай, берни дәшмәде, терт-терт атлап, егет артыннан иярүдән башка чарасы калмаган иде.

Ике баскычны бер атлады егет. Тау өстенә менеп, ял йорты капкасыннан кергәч тә әле байтак бардылар.

– Сезнең корпус, – диде егет, чемоданнарны биек наратлар белән уратып алынган агач дача бусагасына куеп,

Йөгереп диярлек атларга мәҗбүр булган кыз, әлсерәүдәнме, берни әйтә алмады, аңлашылды дигәндәй, баш кына кагып куйды. Ул әле һаман үзенең табигый халәтенә кайта алмый аптырый иде. Хәер, үз халәтенә кайту өчен вакыт һәм мөмкинлекнең булганы да юк бит әле. Әллә каян гына килеп калыкты да, өермә сыман үзе артыннан ияртеп тә китте бу егет.

– Рәхмәт, – диде кыз, булдыра алганча җитдирәк итеп.

Егет, үзенең китәргә җыенуын белдереп, кул сузды. Магнит белән тартып чалдылармыни, кыз кулын бирде.

– Альбинос булам. Кичен танцыда очрашканга кадәр.

– Альбиноза… Арылган, танцага җыенмыйм.

Егет борылып китеп тә барды. Кызның соңгы сүзләрен ишеттеме-юкмы, аңламассың. «Менә сиңа авыл…» дип, үзалдына башын чайкап калды аның артыннан кыз. Гомер булмаган, күрмәгән хәл иде бу – аны бар дип тә белмичә, ир-ат үзенекен итеп маташа. Горур. имеш, булмагаең, андыйларны гына беләбез. Карарбыз…

Шулай да кичен, көттереп кенә булса да, соңгарып кына булса да, Альбиноза танцыга чыкты. Чыкмый булдыра алмады. Альбинос аңардан нәкъ биш минутка кичегебрәк килде. Килгәч тә әле бертын кызны бөтенләй күрмәгәнгә салышып йөрде. Ул монда күпләрне таный икән, аны да беләләр. Егетләр үзе белән бер-бер артлы кул биреп исәнләшеп чыкты. Күрәсең, барысы да авылныкылар иде. Алар арасында Альбиносның абруе да бар шикелле. Егетләр өелешеп торган почмакка ничек кенә карамаска тырышмасын, Альбинозаның күз чите барын да чамалап торды. Ара-тирә үтеп торган кызлар да күлмәк җилләре артыннан егеткә бер чеметем елмаю калдырырга онытмады.

Ярар, күрсәтермен әле мин сиңа, дип кабатлады Альбиноза үзалдына. Егетнең шулай битараф кылануына җен ачулары чыккан иде аның. Ләкин Альбиносның урыныннан кузгалып болайга таба килә башлавы булды, күңеле җилкенергә, күкрәкләре дөньяны тарсынып тибәргә кереште. Үзе дә абайламастан, егеткә каршы талпынырга да өлгергән иде булса кирәк… Ә Альбинос аның белән янәшә үк басып торган икенче бер кызны кочагына алып биергә, боргаланырга кереште.

Егетнең бу кыланышы шулкадәр көтелмәгән иде ки, хәтта бертын дөньяны яңгыраткан музыканы колагы ишетмәс булып торды Альбинозаның. Бөтен кеше аңа карый, аның кимсенүен, аның гарьләнүен күзәтеп торадыр сыман тоелды. Чарасыз калудан нишләргә белмичә, әле чәчләрен төзәткәләгән булды, әле ут булып янган колак очларын тоткалап, алкаларын барлагандай итте. Жир ярылса, ике дә уйлап тормаслык хәлдә калды түгелме соң?.. Инде бары бер чара калган иде – кеше-кара күзенә артык чалынмыйча, шыпырт кына чыгып шылу җаен табарга. Шуңа кыюлыгы җитсә, бу авыл мокытын бар дип тә белмәс, чыраена да борылып карамас иде бүтән.

Тартылган җеп өстеннән үткәндәй туры атлап, чалулый-чалулый чыгып китте Альбиноза. Махсус шулай үтте. Үзе артыннан карап калган ирләрнең карашын тоюдан аның күңеленә – җылы, хәрәкәтләренә ышаныч иңде. Йөзенә кичке Кама җиле килеп бәрелде, баш очында йолдызлы зәңгәр күккә ашкан наратлар шаулады. Ял йортының бер очыннан икенчесенәчә сузылган туры үзәк аллея буйлап китте ул. Булдыра алганча тизрәк барырга тырышты. Үзен мыскыллаган сыман яңгыраучы дәртле бию ритмнарыннан ераклашырга ашыктымы, әллә артыннан бер-бер егет иярер дип курыктымы… Ике яктан тезелеп киткән чәчәк түтәлләренә дә исе китмәде, ара-тирә очрап торган ирләрнең сүз кушарга итенүләрен дә колагына элмәде. Капкага барып терәлгәнче ник бер тапкыр борылып карасын.

Альбиносның үзен куа киләчәгенә һич шиге юк иде аның. Әнә шул капкага җиткәнче куып җитәчәге, куып җиткәч, ни дип эндәшәчәгенә кадәр мәгълүм сыман иде аңа. Ул моны бик теләгән иде. Ә егет күренмәде. Кире борылып кайтканда да каршысына очрамады егет – монысы инде кызның башына сыймады. Ничек шулай мөмкин, дип гаҗәпләнде ул, ир-ат токымында булмаган хәл ич бу. Альбинозаның китеп баруын күрә торып шулай кылансын инде, ә?!

Бүлмәсенә кайткач та ялгыз башын кая куярга белми иза чикте ул. Форточкадан кергән һаваны азсынып, тәрәзәсен киереп ачып куйды. Тәрәз төбенә үк килеп, төнге караңгылык аша кошлар тавышын, урман сулышын, дулкыннар шавын тыңлады. Таңга кадәр күзләренә йокы кермәде Альбинозаның. Мендәрен кочаклап та ятып карады, башын мендәр астына яшерүдән дә файда чыкмады – гомер булмаган тынгысызлык биләп алган иде кызны. Берничә мәртәбә урыныннан торып, зур көзге каршына килеп, озак-озак кына үзен күзәтеп торды… Элеккечә үк бары да үз урынында иде югыйсә. Күпме ир-атны үз әйләнәсендә кош булып сайрарга, каршысында тезләнергә, бөркүдән әлсерәгән бәрән сыман, дөньяларын оныттырып, ияреп йөрергә мәҗбүр иткән матурлыгы була торып, шулай ялгызлыктан тинтерәсен инде… Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас – булмаганны…

Альбинозаның Якты Ярга беренче килүе иде. Иртәгесен ашагач-эчкәч, ясанып төзәтенгәч, ул әйләнә-тирә белән танышырга исәп итте. Ял итүчеләрнең күбесе яр буена ашыга иде. Кемдә нинди кайгы бит: берәүләр ком өстеннән уңайлырак урын алып калыйм дип кабалана, икенчеләрнең нияте – прокатка көймә эләктерү. Кармак сабы тотып йөгерүчеләрнең уенда иң эре балыкны каптыру, ә кәрзин тотканнары җиләкле аланнарга беренче булып барып җитәргә ашыга. Альбинозаны боларның берсе дә кызыксындырмый, аңа, теге, кем әйтмешли, боларның һәммәсе «до лампочки». Көне буе ком өстендә аунап, аккош мамыгыдай йомшак тәнен каралту гына җитмәгән тагы, исе китте ди… Менә ул, диңгез дулкыны төсендәге кимоносын шул көе генә киеп, биек яр читләтеп атлады.

Югарыдан Кама һәм аның аръягындагы күлләр, болынлыклар уч төбендәгедәй ачык күренә. Иркенлеккә, киңлеккә сокланып туймаслык. Елга уртасыннан кызның болай да җилкенгән, ашкынган күңелен алгысытып, су өстенә тияр-тимәс йөзеп «Метеор» узып бара. Аның артыннан бөтерелеп калган дулкыннар өстендә акчарлаклар уйный. Альбиноза гомерендә беренче тапкыр үзенә рәссамлык сәләте бирелмәгәнгә уфтанып куйды. Югыйсә кечкенә чакта әнисе өч елга якын шәһәрнең икенче почмагындагы художество мәктәбенә йөрткән иде аны. Ә ул яратмады, әнисе шулай теләгәнгә генә йөрде. Соңыннан барыбер үзенекен итте – ташлады ул мәктәпне.

Ял йортыннан инде шактый кителгән иде. Нарат агачларын юкәләр, каеннар алмаштырды. Текә яр читендә үк үскән ялгыз ак каенга килеп сөялде кыз. Яшь һәм зифа чагы иде каенның. Альбинозага үзенең дә шул каен сыман зифа һәм матур булуын тою рәхәт иде. Тик шулай да, әлеге каендай, текә яр читендә үк үсәсе, торасы килмәс иде аның. Яр читендә торган әйбер никадәрле генә сылу һәм көчле булмасын, ул барыбер иртәме-соңмы түбәнгә тәгәрәячәк. Альбинозаның андый язмышка дучар буласы килми. Киләчәк язмышыңны беләсеңме икән син, бичара каен?..

Ә түбәндә – елга читендә – дөнья мәшәкатьләре белән ыгы-зыгы киләләр. Торна муенлы кран белән машиналар алып төшкән бүрәнәләрне бушаталар. Бер төркем ирләр сал бәйли. Альбинозага бу кызык булып китте. Элек-электән, агып барган салларны күргәндә, аның күңеле һәрчак тынгысызланып куя торган иде. Шул саллар өстенә утырырга иде дә су буйлап ерак-еракларга агып китәргә иде… Шагыйрь әйтмешли, «Башны салларга салып, китәргә иде агып…» Хәер, ул да ага кебек, тормыш дулкыннары аны да какмады түгел. Тик шулай да саллар турындагысы хыял иде, һичкайчан тормышка ашмаячак хыял. Ул моны үзе дә яхшы белә. Салда агу өчен түземлек, азмы-күпме ихтыяр көче дә кирәк ич. Ә ул тормышта да, мәхәббәттә дә озакка сузуны яратмый. Берөзлексез яңа тойгылар өермәсендә булырга күнеккән…

Сал бәйләгәнне әле аның күргәне юк иде. Салны бәйлиләрме яисә җыялармы – аның бу хакта уйланганы да булмагандыр. Хәер, ул, гомумән, үзенә кагылышы булмаган нәрсәләр турында уйланып баш ватарга яратмый, бар нәрсә белән кызыксынып, һәрнәрсәгә тыкшынып йөрүне хатын-кыз эше түгел дип саный. Аның бөтен байлыгы – яшьлегендә, матурлыгында. Ул яшь һәм матур булганда көчле дә, булдыклы да, акыллы да. Хатын-кызга акыллы булу өчен күп белү кирәкми дип саный иде ул. Һәм үз карашларының дөреслегенә әлегәчә икеләнгәне булмады…

Шундый уйларга бирелеп… Хәер, Альбиноза уйланырга да яратмый ич, гафу итәсез. Кама яры өстендәге нәфис ак каеннан наз алып, елга өстеннән искән җылы җилдә иркәләнеп, дөнья рәхәтенә чумып тора иде кыз. Кинәт яр буенда кемнәрнеңдер хәвефле авазлары ишетелде. Ул да түгел, югарыдан кран биргән бүрәнәләрне кабул итеп торган сал бәйләүчеләр арасында ыгы-зыгы башланды.

– Трос ычкынды…

– Тизрәк, яр буена…

– Ишелә ич, өстеңә ишелә, – дип кычкырыша-кычкырыша, сал бәйләү белән мәшгуль ирләр төрлесе төрле якка сибелде. Берничә ирнең аны-моны уйлап тормыйча суга сикерүен күрде Альбиноза, әмма ни булганын барыбер аңламады.

Тау сыман өелеп торган юан бүрәнәләр, бер-берсенә ышкылудан, тәгәрәшүдән яман тавыш чыгарып, тирә-юнь гә шом салдылар. Бүрәнәләр кешеләр өстенә тәгәри иде.

Янә хәвефле тавыш ишетелде, башнялы кран ишегеннән башын чыгарган ир кеше кычкыра иде бу юлы:

– Син нәрсә, тилердеңме әллә?! Бүрәнә читенә, суга, суга сикер!..

Шунда гына Альбиноза салның хәвеф чыганагы булган читендә тәгәрәшкән, бер-берсенә бәргәләнгән бүрәнәләр өстендә нидер кармалаган сыман иелә төшкән һәм берөзлексез бер бүрәнәдән икенчесенә сикергәләп торган ярым ялангач ир-атны күреп алды. Эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшенмәсә дә, ул ир-ат өчен куркыныч янавын аңлады кыз, һәм аның өчен йөрәге кысылып куйды. Яр буендагылар да тынып калганнар, ни белән бетәр дигәндәй көтеп торалар. Ул да түгел, крандагы тавыш кабат яңарды. Бу юлы инде ул яр буендагыларга кычкыра иде:

– Тросның башын эләктерде… Ярдәмгә керегез, ярдәмгә…

Сал өстендәге теге ир-ат, тартылган җәядәй артка каерылып, ишелергә дип ашкынган бүрәнәләргә ирек бирмичә, берүзе тросны тартып тора иде. Ярдәмгә керүчеләр килеп җиткәнче ычкындырмады ул кулындагы юан тросны.

Ниһаять, барысы да җайланды, ипләнде булса кирәк. Суда чупырдашкан кешеләр дә сал читенә килеп тотындылар. Багорлар күтәреп йөгерешеп кергән ирләр дә ниндидер ашыгыч чаралар күрергә кереште. Башнялы кран ишегеннән чыгып баскан ир, кесәсеннән кулъяулык чыгарып, маңгаен сөртеп куйды.

Ак каен белән хушлашып, кузгалмакчы булган иде инде Альбиноза. Шунда, очраклы рәвештәме, аның карашы яр буена чыгып җиткән әлеге курку белмәс ир-атка төште. Аягы кысылуданмы, ул бераз аксаклый иде кебек, ике уч төбеннән беләкләренә кан тамчылары агып төшкән. Трос уеп кергән, трос җәрәхәтләгән иде, күрәсең… Шуңа да карамастан ул бәла килгәндәгедәй кабаланмый да, үрсәләнми дә, ипле генә атлап килүен белә. Нинди дә булса батырлык эшләдем дигән уй башына да килми иде бугай аның. Тыныч кына елга читенә килде дә, тезләнә төшеп, йөзен, беләкләрен юарга кереште. Шунда гына танып алды аны кыз һәм гаҗәпләнүдән үзалдына «Альбинос» дип пышылдап куйды.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Feepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас