Чәчмә әсәр
15 Мая , 18:23

Алинә ГАЛИЕВА. Ата хакы. Хикәя (Ахыры)

Әллә Әҗәлнең үзендә сынау үттеләр алар, әллә язмышның яңа бүлеге ачылды.

Алинә ГАЛИЕВА.  Ата хакы. Хикәя (Ахыры)Алинә ГАЛИЕВА.  Ата хакы. Хикәя (Ахыры)
Алинә ГАЛИЕВА. Ата хакы. Хикәя (Ахыры)

* * *

Миләүшә дә Актүш тә мащина артыннан бик озак карап калдылар. Хатын этне кочаклап үкси-үкси елады. Актүш шыңшый башлагач кына үзен кулга алып эчендә җыелган бөтен уйларын эткә карап сөйли башлады.

– Фәйзрахман карт картайдым дигәч тә бигрәк җүләрләнде, әйе бит, Актүш. Үзеннән егет чыгармакчы була, – дип яшь аралаш елмайды ул. – Син дә аны тотып кала алмадың, дус булып санала аласыңмы инде син моннан соң, әй… Минем бит синең белән бер тапкыр да болай сөйләшеп утырганым булмады, шулаймы. Тибеп кенә очыра идем бит мин сине… Тукта әле, тавык ашы пешергән идем бит бүген… Мин хәзер… – дип хатын тиз генә өйгә кереп китте дә, бер мис тулы ашны эт каршына куйды.

Актүш ашарга кыймыйча, хуҗабикәгә күзләрен тутырып карады «бу миңамы, ярыймы янәсе». Миләүшәнең күзләренә тагын яшь тулды:

– Әй, акыллым, ризык ашатмаганга да күнгәнсең бит. Актүш, син бит бик акыллы икәнсең, әйбәт икәнсең бит син. Нигә мин сине шулай кочаклап утырмый идем, нигә калган ашын да менә шулай каршыңа китереп куймаганмын икән… Нәрсә дип һаман безнең йортны саклап торасыңдыр син… Ник өметеңне өзеп китеп бармыйсыңдыр. Аша, бәгърем, аша, җанкисәккәем…

Актүш әлеге сыйдан гаҗәпләнсә дә, ач карынга аш бик тиз кереп бетте. Күптән тавык ашы ашаганы юк иде аның, җитмәсә җылыны. Хуҗабикә сүзләрнең дә җылысын жәлләмәде аннан.

– Ә менә Рәүф абыең һаман кайтмый бит әле. Кая чыгып китте икән ул? Әй, котырыр инде йорт эчен күреп, әйеме?

Ул арада капканы шыр ачып Рәүф тә кайтып керде.

– Рәүф, җаным, ниһаять, кайттың. Кайгы булды бит, я, Хода, – дип күкрәгенә капланды хатын.

– Җебек, нәрсә булды инде тагын? Нигә бөтен авыл ишетерлек үкерәсең?

– Аллам, тагын эчеп кайткансың бит инде, – дип елады Миләүшә.

– Т-с-с. Берни әйтмә. Баш төзәттем. Нервы… – дип баскыч төбенә килеп утырды ул.

– Син мине тыңла. Кешеләр килде бит безгә, син юкта. Сине эзләделәр. Акча алгансың да, кайтармагансың икән. Әй, Хода, шуңа дип бөтен өйне җимереп чыгып киттеләр, – хатын тагын тыела алмый елый башлады. – Әти бит… Әти…

– Тукта, азрак тынычлап сөйлә әле. Нинди әти?

– Соң синең әтиең инде…

– Кайчан әле  «адәм кисәге», «җүләр» «карт тәре»дән әтигә барып җитте, ә!

– Кыланма, Рәүф, ул мине яклады алар каршында. Минем аңа күпме явызлыгым тиде, ә ул… Алып киттеләр бит аны, Рәүф, син акча түләсен өчен…

– Алып киттеләр? Кайда?

– Мин соң каян белим. Нинди акчалар соң ул, ичмасам? Аллаһ хакы өчен дип сорыйм, кайтар аларны шуларга.

– Юк, – диде ир тыныч кына.

– Ничек инде юк? – дип торып ук басты хатын. – Синең әтиең алар кулында.

– Менә шулай юк. Теләсә нәрсә эшләтсеннәр шунда, ул миңа кирәкми.

– Рәүф, бәгърем, нәрсә тузга язмаган нәрсәләр сөйлисең син, ә. Ничек инде кирәкми?

– Ул минем өчен аксап йөрүче башка төшкән бәладән башка берни дә түгел.

– Әстәгефирулла, күрәселәр бар икән әле.

– Тынычлап яшәрбез, кая соң әле эте күренми?

– Мин аны ашаттым, йоклыйдыр.

– Ашаттым? Карты да шул эт кебек иде инде. Ашатырга, эчертергә, йоклатырга кирәк, ә кулыннан бернинди эш килми.

– Ә ул сине ашатмаган, эчертмәгәнме? Ул сиңа үзенең бөтен вакытын, акчасын әрәм итмәгәнме? – дип кызып китте Миләүшә.

– Син монда миңа тузга язмаган әйберләр сөйләп утырма.

– Актүш безнең йорт сакчысы, ә син аңа бер кисәк итеңне жәллисеңме? Әтиен – йорт хуҗасы, нигезе, эшкә ярамый дип чыгарып атып буламы? Ул сине эшкә өйрәткәндә сине «булдыксыз» дип атый идеме? Юк, юктыр… Безнең әтидән дә изге кеше юк ул, Рәүф. Без генә ул синең белән дөнья артыннан куабыз да, абынган саен аларны тиргибез. Алар бит киресенчә безнең әлеге баткаклыктан чыгу юлы булган. Миңа моны аңлар өчен бөтен йортны җимереп китүләре кирәк булды. Җимерүләре бер хәл, алар аның иң кадерле өлешен үзләре белән алып киттеләр…

Рәүф хатынның сүзләреннэн айнып китте, чын күңелдән сөйли иде Миләүшә, ачыргаланып, яратып сөйли иде.

– Миләш?

– Әү?

– Нигә син миңа кияүгә чыктың ул? – дип сорады ул хатынына беренче күргәндәй сокланып карап.

– Бигрәк кирәкмәгән вакытта бирәсең син бу сорауны, – дип йөзен яшерде Миләүшә.

– Җавап бир инде. Миңа гомер буе кызык булды.

– Яратканга чыктым инде, тагын нәрсәгә булсын, – дип кызарып чыкты хатын.

– Мин дә бит сине яратам. Чынлап.

– Рәүф, минем бит сиңа тагын бик мөһим нәрсә әйтәсе бар? – дип елмайды Миләүшә.

– Куркытма мине, тагын нәрсә булды? – Миләүшә Рәүфнең кулларын үзенең корсак янына китерде.

– Без тиздән ата-ана булачакбыз, Рәүф. Карынымда балабыз бар.

– Минем балам булачак. Җаным, – дип ул хатынын үбәргә тотынды.

– Я, я… Ә менә әти аны инде сизгән булган.

– Ничек?

– Шулай… Тегеләр мине алып китәргә тотынгач та, аның баласы бар дип әйтте. Рәүф, алып кайт әтине үз яныбызга, яме? Безнең балага да ата буласы кеше бит син. Ә үз атасын санламаган кешене улы санлар микән.

– Аңладым, Миләүшә, тик акчалар юк бит.

Хатын агарыныш калды.

– Ничек инде юк?

– Менә шулай. Мин аны «бергә кибет салабыз, бизнесмен булабыз» дип котырткач Гәбдерәхимгә алып барып биргән идем, ул шәһәргә чыгып сызган. Йортында менә моның кадәрле йозак тора, дип ул учын җыеп күрсәтте.

– Нишлибез инде хәзер?

– Әйдә, өйгә керик, берәр нәрсә уйлап табарбыз.

 

* * *

Фәйзрахман карт уянганда өстәлдә чәчәкләр тулы ваза тора иде инде. Купшы, затлы чәчкәләр булса кирәк, кыяфәтләре бик горур.

– Бабай, уяндыгызмы инде? Мин сезгә мәтрүшкәле чәй ясап алып килдем, – дип елмаеп килеп керде Асия.

– И-и, кызым, рәхмәт төшкере.

– Яхшы йокладыгызмы, бабай?

– Яхшы дип, карт кешегә күңелендә борчу булганда йоклавы авыр шул. Ата булсаң икеләтә кайгырасың.

– Пессимист булмагыз әле, Фәйзрахман абый, сезнең кебек кешеләр дә төшенкелеккә бирелә башласа, – дип үпкәләгән кыяфәт чыгарды кыз.

– Их, бабай дип дәшүеңне яратам, мин бит шуның турында хыяллана идем.

– Оныкларыгыз юкмени, бабай?

– Булса да, аңа кадәр яшәргә кирәк бит әле. Куркыта, кызым. Үз-үземнән шикләнәм, үзем үстергән улымнан.

– Менә тагын башлыйсыз. Әйдәгез әле, берәр яхшы нәрсә турында сөйләшик.

– Сезне Руслан Набиевич үзе янына чакыра, – дип кереп әйттеләр.

– Менә сиңа яхшы әйбер инде, кызым, – дип елмайды карт.

– Аның бүген кәефе шәп, бабай. Беләсезме мин нәрсә уйлыйм, ул сезне куркыта гына. Ул бөтен кешеләрне шулай куркыта, сыный.

– Сыный-сыный сынык була күрмәсен.

– Ярый, җыеныгыз инде алайса. Ул көтәргә яратмый, – диде кыз.

– Әй, алмам, кайсы җүләре үлем янына ашыксын. Әле менә чәем дә эчелеп бетмәгән бит. Син дә авыз турсайтып утырасың.

Кыз җанланып китте.

– Менә бит, бабай, сез елмайгач күңелле булып китә.

– Әле син мине яшь чакта күрмәдең. У-ух, кызларның йөрәкләре көлгә әйләнә иде мине күреп калсалар.

– Әй, алдап утырмагыз әле, арттырып, – дип көлде Асия.

– Ышанмасаң, Мәдинә апаңнан сора дияр идем мин сиңа. Мәрхүмкәем, гел җай чыккан саен шуның белән төрттерә иде. Базга төшеп чыкмый торсам да, «нәрсә анда клубка таба туннил ясыйсыңмы» дия иде.

– Бигрәк шаян апа булган икән, – дип көлде туташ. – Яраттыгызмы аны?

– Әй, кызым, сөя идем мин аны, бөтен барлыгым белән сөя идем.

– Минем дә сезнең төсле «сөям» дип утырасым килә.

– Соң утыр, мин сиңа берни дә әйтмим бит. Җәннәткә менгәч кенә Мәдинә апаң арт сабагымны укытачак түлке.

– Көлдермәгез әле, бабай, – дип эченә ябышты Асия.

– Быстро, Руслан Набиевич вас ждет, – дип икенче кабат кереп әйттеләр.

– Уже не ждет, а сам пришел, – дип Руслан үзе үк килеп керде. – Мөхәммәт тау янына килмәсә, тау Мөхәммәт янына килер дип әйтәләрме әле.

– Менә чәйне генә эчеп бетермәкче идек, – дип акланырга тырышып, чыгып китәргә ишеккә юнәлде кыз.

– Утырып тор, Асия, Руслан абыең каршы килмәс әле, – дип чәен эчә-эчә эндәште карт. – Әссәләмәгәләйкүм, улым.

– Хәерле көн, Фәйзрахман абзый. Утырсын, бернинди каршы сүзем юк, – дип елмайды.

– Юк инде, миңа неудобно, – дип Асия бүлмәдән тизрәк чыгып китү юлын карады.

– Шулай качалар алар миннән гел.

– Белмим, миннән бер дә качмады, – дип чәй эчте карт.

– Я, абзый, ничек йокладыгыз.

– Аллага шөкер, улым. Әҗәл дигәне генә борыннан кытыклап үтте анысы, зарар юк.

– Күрәм чыннан да әйбәт икән, – дип көлде егет. – Ә менә мин бөтенләй йоклый алмадым. Төн уртасында саташып уяндым да, кире ятып булмады.

– Йокыны саклар өчен дә сакчылар куеп булмыймени? Акчаң җитәрлек бит, – дип сүз көрәштерде карт.

– Алай булса бөтен байларга чын мәгънәсендә рәхәт тормыш килер иде.

– И-и, уйлап бирәләр ди алар аңа. Бик яхшы йокы симертәләр, – дип кул селтәде Фәйзрахман карт.

– Намусы булганнары алай итмидер, – дип җитди әйтеп куйды егет. – Уйладыгызмы кичәге сорау турында?

– Ә? Нинди сорау ул?

– Соң кичә «улыгыз килерме юкмы» дип сорау биргән идем бит.

– Ә-ә-ә… Хи, мин бит аларга килмәскә кушып калдырдым, – диде карт, табигый тавыш чыгарырга теләп.

– Нигә? – дип усалланды егет.

– Ничек инде мин ата кеше буларак, улымны начар кешеләр янына җибәрим?

– Начар кешеләр? Безме? Минме? – дип тагын да чыгырыннан чыкты Руслан. – Яхшы бүлмәләрдә чәй эчереп яткырган мин начармы? Үзеңне типкәләгән кешеме, әллә шуларны дәвалаткан кеше начармы? – дип үкерергә тотынды ул.

Фәйзрахман карт эшне болай зурга җибәрәсе килмәсә дә, әйткән сүзне кайтарып булмый, нәрсә дип җавап бирергә дә белмәде. Дөрес сөйли иде бит ул. Нигә хак булмасын сүзләре? Начарлыгы да тимәде бит. Ә нигә ул аны начар дигән исемлеккә кертте әле?

– Кызма әле, Руслан, дип тынычландырырга тырышты карт. – Минем баш әйтмәде ул сүзләрне, күңел, тинтәк, кычкырды. Үз балама куркыныч яный торган кеше булган өчен генә начар дидем.

– Кызык.

– Ата-ана шул бит инде ул, үз баласыннан да яхшы кеше юк, беләсең. Ә мин шуңа таянып нахак бәла ягып маташам, үз гаебемне танымас өчен.

Руслан ым белән генә эчәргә алып керергә кушты да, шундук берне йотып та җибәрде.

– Мин аңламыйм сине, Фәйзрахман абый, – дип күпкә тыныч тавыш белән сүз башлады егет. – Улыңның мондый «кадер-хөрмәтен» кабул итү, җитмәсә риза булу юләрлек бит… Күреп торасың бит, юньле кеше чыкмый аннан, – дип икенчесен дә эчеп куйды.

– Атасы да өмет өзгән бала аннары ничек яши алсын ди, – дип карт чәенә кайнар су агызды.

– Юк, все равно, это же неправильно… Вот я, например… Я же лучше него, да? Нет, не говори, – дип өченчесенә үрелде ул.

– Эчеп утырсаң чыннан да лушше булмыйсың, улым, – дип җавап бирде карт.

– Хы, улым дисең бит син миңа… Ә мин сиңа ул түгел. Дөресен генә әйткәндә, син минем әти булсаң иде… Затлы бүлмәләрдә генә, купшы розалар исендә генә үз көеңә яткырыр идем, – дип сөйләп китте ул. Шактый исергән иде инде. – Фәйзрахман абзый, әти булыгыз миңа, ә? Минем янда гына калыгыз…

Фәйзрахман карт мондый сүзләргә әзер түгел иде. Ниһаять, ул Русланның асылын аңлады. Намус бар иде бу егеттә, өмет бар иде, ләкин аларны саклап калыр өчен ата назы, ата яратуы кирәк. Кешенең асылын бары шул гына билгели. Чарасызлыктан ят кешене дә әтисе итәргә җыена бит, бичара.

– Я, улым, синең атаң бар бит, берәү генә була бит ул, – дип юатты аны карт.

– Юк бит ул, юк… Качкан кеше бит ул… Сез әйтмешли әшәке кеше бит ул… Димәк, мин дэ әшәке булып чыгам. Ата улына үрнәк була түгелме соң?

– Четерекле мәсьәлә… Бик авыр сорау бирдең син, улым, – дип чарасыз калды карт.

– Мондый тормышка дучар иткән Ходай да гаепле, шундый куркыныч затка кияүгә чыккан әни дә, – дип елый башлады Руслан.

– Җә-җә, улым, бетеренмә алай, аркасыннан сыйпады Фәйҙрахман егетне.

– Ә мин шаяртмадым бит, абзый. Сезне бит барыбер көтә әле.

– Кем көтә?

– Әҗәл көтә, бабай, – диде егет, торып басып. Аннары чайкала-чайкала бүлмәдән чыгып китте.

Бу сүзләр күңелгә шом алып керде. Ул укый торган китапларда «кеше җирдә үзенә йөкләнгән вазыйфаны үтәгәч, яхшы гамәлләрен кылгач дөнья куя» дип әйтелгән иде. Ә ул үз гомерендә искә алырлык нәрсә эшләде? Фәйзрахман карт ничек кенә искә төшерергә азапланса да, башына бернәрсә дә килмәде. «Чын-чынлап берни кылмаганмын икән бит мин» дип үз-үзенә әйтте ул. Колаклары, куллары, аяклары да ишетсен өчен әйтте. Тагын бер кат раслау өчен әйтте. Мондый буш, мәгънәсез тормыш белән яшәгәнче диде ул. Я, Хода, үзең кичер, дип дога укыган картның йөзендә өч яшь бөртеге җемелдәде.

 

 

* * *

Русланның бүлмәсенә сулуы капкан Рәүф, хатыны Миләүшә, Актүш килеп керделәр.

Ир кеше кара пакеттагы төргәкне Русланның өстәл каршына китереп куйды.

– Менә рассчет. Монда төгәл, мин алган сумма. Әти кайда? – дип сүзне кыска тотты ул.

– Әүвәл, исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! – дип елмайды егет. – Утырышыгыз, бәлки чәй эчәсегез киләдер.

– Монда синең белән тел чәйнәп утырырга килмәдек. Тиз генә әтине алып килегез! – дип сүзгә кушылды хатын.

– Ой-ой, нинди усал сез, ә, – дип астыртын елмайды Руслан. – Утырышыгыз, сөйләшеп алыйк, без Фәйзрахман абзый белән бик яхшы сөйләштек. Мин аңа «улың киләме юкмы» дигән сорау биргәч, ул юк дип җавап биргән иде, ә менә бит сез килеп җиткәнсез.

– Без әти артыннан килдек, – дип кабатлады Рәүф.

– Менә шушы төргәкне аңа алмаштырам дисең инде… даа… Ата хакы шул буламы инде? – дип күзләренә карады егет.

Рәүф үзен бик ышанычлы тотса да, бу сүзләр аны сискәндереп җибәрде. Атасын чынлап та сатып ала булып чыгамени?

– Ата хакын пычрак акчаларың белән үлчәп интекмә, очына чыга алмассың…

– Чыктым бит. Менә син шуңа дәлил.

– Җыен юк-бар сөйләп утырмагыз әле, зинһар өчен, әтине кайтарыгыз! – дип үтенергә тотынды Миләүшә.

– Ник әллә тагын өйгә алып кайтып туп урынына йөртер идегезме? Әйе, без күрдек барысына да…

– Син аңламыйсың, – дип кычкырды Рәүф.

– Аңлат, тыңлыйм, аңлат, – дип учакка утын өстәде Руслан.

– Бу минем гаеп. Аның сүзләренә колак салмыйча йөрүем дә, борчуларымны аракы эчеп басуым да үземнең гаеп. Аның аркасында начар егетләр белән озак йөри алмадым, үз-үземә кул сала алмадым, чөнки ул мине ярата иде. Миңа шул ярату артык була башлады. Кирәкмәс булды һәм мин аңа каршы чыктым. Бетерү юлларын эзләдем. Яратмый башласа намусым тынычланыр дип уйладым. Ата хакын бит бала билгели. Теге дөньяда шуны исәпкә алалар. Баласы ата-анасына нинди хак бирер дип көтәләр.

– Аларга ул ярдәм итәме? – дип кызыксынды Руслан.

– Әлбәттә, ата-ананың иң беренче бурычы баласын тәрбияләү.

– Кызыклы фикер әйттең син. Димәк, мин аңа бәяне үзем бирәм.

– Шулай, – дип сузып әйтте Рәүф. – Бүтән беркемнең дә моңа хакы юк. Чын йөрәктән чыккан бала рәхмәтеннән дә зуррак бүләк юк алар өчен. Алар шуның өчен яши дә бит.

– Ай, Аллам, үтерәсез сез… Әти кайда, алып килегез әле. Рәүф, ул юри сине сөйләндерә бугай, әти… юк бугай… – дип үксергә тотынды хатын.

– Тукта, тукта, сабыр ит, – дип ике ир-ат аны юатырга ашыкты.

Ул арада Актүш бүлмәгә килеп кергән Фәйзрахман картның кулларын ялап маташа иде.

– Әй, Актүшкәем, сагындың әллә? Кит инде… – дип елмайды ул эткә.

– Әти-и, – дип йөгереп килеп кочаклап алды килене.

Фәйзрахман карт сабыйларча шатланды.

– Исәнме, әти, – дип кул бирде улы Рәүф.

– Исән, улым, исән, – дип аркасыннан какты ул аның.

– Акчаларыңны урлап качкан теге кешене таптык без, Рәүф, – дип искә төшергән әйберен әйткән шикелле сүзен кыстырып куйды Руслан.

– Ә, ничек… кайчан, – дип телсез калдылар барысы да.

– Барыгыз, барыгыз моннан. Эшем күп, – дип куып чыгарды аларны хуҗа.

Офыктан чыгып килүче кояшның нурлары атлап килүчеләрнең нәкъ йөзләренә яктырта иде. Шунлыктан алар тагын да бәхетлерәк, нурлырак күренә иделәр. Аяз һава җанны иркәли. Әллә Әҗәлнең үзендә сынау үттеләр алар, әллә язмышның яңа бүлеге ачылды. Ничек кенә булмасын, йортның нигезе нык булып чыкты. Шулай булгач, борынны кытыклаган Әҗәле дә үтеп керә алмас. Әле бит «бабай» дип эндәшүче онык тәрбиялисе бар.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас