Чәчмә әсәр
13 Мая , 01:30

Зәйфә САЛИХОВА. Зәримә әби хатирәсе. Хикәя

Кеше күрмәсен өчен училише бакчасының куе агачлыгына кереп елап та алам, әмма елап кына хәлне үзгәртеп буламыни?!

Зәйфә САЛИХОВА. Зәримә әби хатирәсе. ХикәяЗәйфә САЛИХОВА. Зәримә әби хатирәсе. Хикәя
Зәйфә САЛИХОВА. Зәримә әби хатирәсе. Хикәя

Хәзер заман харап нык үзгәрде. Элек авылда ныклап кар яугач, күңелле сугым чоры башлана торган иде. Өй саен сугым суела, эчәк юучыларга ышык чишмәгә чират көтәргә туры килә иде хәтта. Инде мал симертеп сугым суючылар бармак белән генә санарлык. Шулай да шәһәр читендәге микрорайонда авылча яшәүче Кәбир ел саен үгез бозау симертеп, туган-тумачаларын җыеп, сугым суя. Өмәчеләр эшне төгәлләгәч, эч-карыннар карда таптала-таптала ефәктәй юылгач, барсы бергә сыйлы өстәлгә җыелалар. И ярата да инде Кәбир менә шулай бергә җыелып, ихлас сөйләшеп, бераз гына “җиппәреп” җырлашып утыруны.

 – Туганнар, гел бергә җыелып булмый, бүген без бар, иртәгә юк дигәндәй, утырыйк әле күңел булганчы, сагындырдыгыз, – дип, чыга язып калган күз яшьләрен кулы белән сөртеп ала.

Кәбир белән аның хәләле Кәбирә бик кунакчыл, туганнары өчен өзелеп торучылардан. Өстәлен болай да мул әзерләүче Кәбирәттәй яңа итне әллә кемнәреңә җитәрлек итеп табагы белән пешерә. Ай тәмле дә соң йомшак, мәмрәп торган ит! Ул токмач кабартып алган шулпасы – ашап туярлык булмый.

 Кем, кем, Кәбир мал карый белә шул ул! Хуш исле печәнен дә әзерли, артык яшелчәсе-мазары дигәндәй, бәрәңгесе-кабагы дә малга китеп бара. Аягың тапылдамаса, авызың шапылдамый, ди бит халык. Кәбир – авыл баласы, аның әти-әнисе бик тырыш, уңган булдылар, абзар тутырып мал, кош-корт асрадылар, тәмле симез ит ашлары, кош-корт ите өстәлләреннән өзелмәде. Газ кергәч тә сүтмәгән мичләрендә пешкән итле бәлешләре авызда эри иде. Ел саен бөтен туган-тумачаларын, авылдашларын җыеп, сугым ашлары үткәрделәр. Эчкерсезлек, ихласлык, җыр, җылы сүз мул итле табынның иң кыйммәтле бизәге булдылар. Ай, гомер, ни араларда үтә дә китә, җеп йомгагы шикелле сүтелә дә бетә, сизми дә каласың. Кәбирнең әти-әнисе дә байтактан инде җир куенында. Алар гынамы, авыл үзе дә инде менә сүнәм-менә сүнәм дип пыскыган учакны хәтерләтә, зират исә торган саен зурая... Туган йорты җылысын, кунакчыллыгын күңелендә саклап, әти-әнисенең әйтелмәгән васыятенә тугры калып, менә шул сугым сую, сугым ашы йоласын үти Кәбир, барысын – олысын-кечесен бергә җыеп, туганлык җепләрен ныгыта.

Башка елларда җырлар җырлап рәхәтлек чигәләр иде, быел гармунчы туганы килә алмау сәбәпле бик җырлый алмады әле кунаклар. Аның каравы бик тә гыйбрәтле бер хатирә тыңладылар.

* * *

Бу болай булды. Кәбирнең күрше районнан икетуган сеңлесе Разыя белән ире дә мәҗлескә килеп җиттеләр. Алар текә машиналарына утыртып Разыяның 91 яшьлек әнисе – Зәримә әбине дә алып килде.

Төенчек сыман бәләкәй генә булып калган, әмма бөтерчектәй теремек әбекәйнең килүенә барысы да и шатланды, и сөенде. Хәтере шәп, сөйләме матур Зәримә әбинең – хаклы ялга чыкканчы авылында башлангыч сыйныф балаларын укыткан, әллә күпме мактау кәгазьләре бар.

 – Мин бик бәхетле, карт көнемдә кызым белән киявем тәрбияләп, өф-өф итеп кенә тоталар. Менә бит җилдереп машинада кенә кунакка да алып килделәр, рәхмәт төшкереләре. Балаларым гына түгел, гомеремдә гел әйбәт, кешелекле кешеләр очрап торды миңа, – дип сүзен башлады ул, тәмле ит шулпасыннан авыз иткәч. Өстәл артындагылар әбекәйне тыңларга әзерләнеп, тын калдылар.

 – Мин сугыштан соңгы авыр елларда Бәләбәй педучилищесына укырга кердем, баш күккә тиде. Бәләкәйдән укытучы булырга, балалар укытырга хыялландым бит. Иптәшләр белән бергә уйный башласак, мин гел укытучы була идем. Ярар, укый башладык. Хәтәр инде, үземне могҗиза дөньясына эләккәндәй хис итәм. Уку бинасы ике катлы, зуур, уку кабинетларын санап бетмәле түгел. Төркемнәр дә әллә сигез, әллә тугыз. Чуваш, рус төркемнәре дә бар, иң күбесе татар төркемнәре. И булган заманнар, татар авылы мәктәпләрен тәмамлаган кызларның укытучы булып, туган авылларына кайтып балалар укыту теләге – иң зур хыял иде бит. Хәзер, әнә, көллияте дә, институты да укытырга яшьләрне җыя алмыйлар икән. Ә, әйе, кая кереп киттем әле, үзем турында иде бит сүзем. Сигез класслы авыл мәктәбен тәмамлап килгән кыз моңарчы нәрсә күргән?! Дөрес, анысы туган авылым Ташлыдан да матур бер җир юк. Борынын күккә чөеп торган каршы тавы гына ни тора! Шул тау башына менеп, кемәйләр белән әллә ничә тапкыр таң атуын, кояш чыгуын каршылаган булды. Ии, безнең авылның “Әнкәй” чишмәсе, без көянтә-чиләк белән су алырга килгән саен җырлап-көлеп каршы ала иде бит. Су буенда таллыкта былбылкошларның сайравын һич онытырлык түгел. Ә-ә, әйе, училище турында иде бит әле сүзем. Мине таң калдырганы икенче катка алып менүче биек мәрмәр ак баскыч булды. Киң баскычның ике як читендә басмалары саен зур-зур гөлләр ямь- матурлык биреп утыралар, әйгенәкәем.

Сугыштан бер аягы яраланып кайткан әткәй карасу зәңгәр төстә ситса сатып алырга каян акча тапкандыр, онытылган инде, шул ситсадан инәки итәген тездән астарак итеп, билле күлмәк текте, аңа ак яка да тырыштырдык әле. Шул килешеп торган яңа күлмәгемне киеп, иртә саен мәрмәр баскыч уртасыннан менгәндә, үземне канатлар куелган очар кош итеп тоям. Гүя серле зәңгәр күк киңлеге кочагына алгандай була. Мин бәхетле – мин укытучы булу хыялыма таба очам, очам, очам!

Әмма бөтен бинаны яңгыртып кыңгырау шылтырый һәм... дәрес башлану мине чынбарлыкка кайтара. Тагын шул мин яратмаган рус теле, тагын, әй, ходаем, диктант язабыз. Болай булач, Зәримә, син тагын бер “2”ле каптырдың дигән сүз...

Өйгә эшләрне галәмәт күп бирәләр, ул чакта әле кая ди ул тулай торак, бер әбидә фатирда торам. Атна азагында өйгә кайтам. Гаилә ишле, инәкәем ничек итсә итә, төче күмәч пешереп җибәрә. Ашау каты-коты, өс-баш та әллә кем түгел. Аларына гына түзәр идең әле, бөтен кызларның да хәле шул чама бит инде, берсе дә һаваланып йөрми, барыбыз да бер иш. Тик менә урыс теле белән... Укый башлаганда вәт чиләндем аның белән... Мин бит авылда шытыр татарча укыган бала. Рус теле дә керде анысы, тик ул ярым урысча-ярым татарча дигәндәй. Диктантларны да “4”легә яза идем, җиңел генә текстлар булган, күрәсең. Ә монда...Татар теле белән әдәбияттан гел "5" ле алам, укытучыбыз мине мактап кына тора, математикадан да мәсьәләләрне әйбәт чишәм. Ә менә рус теленнән диктант яздыкмы, минеке "2"ле! Адәм гыйбрәте!

 Кеше күрмәсен өчен училише бакчасының куе агачлыгына кереп елап та алам, әмма елап кына хәлне үзгәртеп буламыни?!. Җитмәсә, беркөнне директор чакыртып алмасынмы!

 – Зәримә кызым, әйдә, тырыш, икелеләреңне төзәт, балам, югыйсә стипендиясез каласың бит. Син күбрәк русча китаплар укы, рус телен белмичә торып, укытучы булып булмый бит, – ди, хәлемә кереп, әрләмичә генә җитәкче Бари Гыйлем улы. Билләһи газыйм, мин җир тишегенә керердәй булып, оялып басып торам.

Ике ай тырышып укып, өчлегә яза башласаң, өченче айдан стипендия ала башларсың дип, юатып, башымнан сыйпап чыгарды директор. Бик кешелекле кеше иде шул ул.

* * *

Зәримә әби укуыннан бүленеп, алдындагы суына төшкән чәйне уртлап ала да тыйнак кына кеткелдәп, өстәл тирәсендә дөньяларын онытып аның сөйләгәнен көтеп утырган туганнарына күз йөгертеп ала.

 – Шуннан, шуннан, тыңлыйбыз, – ди, түземлеге бөткән Кәбир.

Барсының да бик диккать белән тыңлаганнарын күреп торган Зәримә әби бәянен дәвам итә.

 – Уку йортының китапханәсе бик бай, рәт-рәт тезелгән биек-биек шкафларда нинди генә китаплар юк, өстәлләрдә әллә күпме журналлар, башкорт, татар, рус телләрендә гәзитләр. Авылда чакта татарча китапларны су кебек эчсәм дә, русча бик укыганым юк иде шул. Зур гаебе бар кешедәй, кыюсыз гына китапханәче ападан русча әдәби китап бирүен сорадым. Ул миңа, әй, бу хәтер дигәнең, исемен онытканмын инде, диңгез һәм диңгезчеләр турында вак кына хәрефләр белән язылган, рәсемсез калын гына китап бирде. Ул китап урысчасын белгән кешегә ул кадәр катлаулы да булмагандыр, әмма минем өчен ерып чыга алмаслык кара урман белән бер иде.

 Укып карыйм үзен, аңламыйм гына бит, чукындырасыңмыни! Әле бит бүтән дәресләргә дә әзерләнәсе, конспектларны укыйсы, язасы бар, артта калсаң, стипендия алу түгел, училище белән белән хушлашуыңны көт тә тор! Укудан чыгарсалар, ни йөзең белән, ничекләр итеп шул җир йөзендәге иң матур авылыңа, яңа күлмәккә кадәр тырыштырган әти-әниеңә, апа безнең Бәләбәйдә, укытучылыкка укый, дип, иптәшләренә мактанып йөргән апайларыңа кайтып күренерсең, адәм гарьлеге бит...

Әлеге диңгез китабын күтәреп, икенче көнне кабат китапхәнәгә кердем.

 – Миңа икенче китап бирегез, апа, – дим китапханәчегә.

 – Монсын укып бетмичә, мин сиңа икенче китап бирмим, – ди бит апакаем. Шуннан тагын шул китапн белән кирпеч калынлыгы русча-татарча сүзлек китабын күтәреп кайттым фатирга. Сүзлек ярдәмендә укый-укый, арып, йокымсырап китеп, китабымның кулымнан төшеп киткән чаклары булды. Әмма уянам да салкын су белән битләремне юып, тагын китабыма тотынам. Рәхмәт, укытучылар да, директор да сабыр булдылар, алла бәндәләре иде инде, тырышканымны күргәннәрдер инде... Шулай итеп, тора-бара хәл җиңеләя төште, укыганнарымның эчтәлеген пайтум аңлый гына түгел, рус теленең бик бай, матур тел икәнен шәйли башладым. Ә беркөнне минем өчен кызыл кар яуганнан да шатлыклырак вакыйга булды – диктантны “3”легә язганмын, рус теле укытучысы гаять таләпчән Людмила Ивановна дәфтәремне өстәлемә куйганда ягымлы итеп елмаеп куйды.Өч айдан стипендия ала башладым. Тырышкан таба, ташка кадак кага, дип бик дөрес әйткәннәр. Тырыштым, диктантларны тора-бара "4"легә яза башладым. Рус телен ныклап өйрәнү генә дисеңме, училище безне чын укытучылар, чын кешеләр итеп тәрбияләде. Хәзер инде балалар русчаны түгел, чит телләрне дә шәп беләләр. Әллә туганда ук барсын белеп туалар тагы, дип, тагын тыйнак кына кеткелдәп, сүзен дәвам итте Зәримә әби. – И, ул чаклар... яшьлек дигән илләрдә калды шул. Әллә һөнәремне, укучыларымны яратканга, Аллакаем миңа озын гомер бирде, төрлесен кичерергә туры килде. Үзегез беләсез, улымның вафатын да картым белән бергә күтәрдек.

Аннары башындагы ак яулыгын рәтләштереп сүзен дәвам итте:

 – Тик менә хәзер ана телен онытып баралар, ә бит милли үзаң, күңел матурлыгы, әдәп-әхлак туган телебез моңы, җылысы белән тәрбияләнә. Менә бит ничек матур итеп утырдык татарча табында. Урысчаны сез русларның үзләреннән дә шәбрәк беләсез. Туган телебезне саклагыз, онытмагыз, оныкларга өйрәтегез, балакайлар.

* * *

Күрше районга кайтасы булгач, алар иртәрәк кузгалдылар. Кызы Разыя Зәримә әбигә киенергә булышты – пәлтәсенең төймәләрен каптырды, калын мамык шәлен бәйләште. Кияү балакай машина җылытырга чыгып китте.

Бөтен туган-тумача аларны озатырга капка төбенә чыкты.

– Балалар, туганнарым, бүген сезнең белән бергә утыруыма, сезне күрүемә бигрәкләр дә шатмын. Мине соңгы юлга озатканда да шулай күмәкләп килегез, үзем күрмәсәм дә, җаным күреп сөенер. Әйтүем шушы булсын, балакайлар, исән-имин яшәгез, ана телебезне дә яшәтегез, – дип, әбекәебез төенчек кенә булып, кияве булышлыгында машинага кереп утырды.

2025 ел, декабрь.

 

Зәйфә САЛИХОВА. Зәримә әби хатирәсе. Хикәя
Зәйфә САЛИХОВА. Зәримә әби хатирәсе. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас