Чәчмә әсәр
13 Мая , 07:35

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Разыя. Повесть (7)

Лəкин яралар тиз генə төзəлми шул, хирурглар ачык яралы аягында сөякнең чəрдəклəнгəн булуыннан аеруча хəвефлəнгəн иде

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Разыя. Повесть (7)Гөлфинə СƏЛИМОВА. Разыя. Повесть (7)
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Разыя. Повесть (7)

(Ахыры.)

– Алай ук булмас та, табиблар кеше сəламəтлеге
хакында кайгыртудан башканы белəме соң?
– Шəхси аптека ачуга, ягъни коммерция белəн
шөгыльлəнүгə рөхсəт сораучылар күренə башлады.
– Хəерле булсын инде.
– Фатир дигəннəн, Разыя нигə инде сиңа берүзең
яшəргə? Əйдə, күч минем янга!
– Бу синең миңа кияүгə чыгарга тəкъдим ясавыңмы?
– Əлбəттə! Инде кайчаннан бирле сине көтеп
яшəвемне күреп торасың ич, газаплама мине, зинһар,
Разыя! Əйдə, бергə булыйк! Сине бəхетле итəр өчен
мин барсын эшлəргə дə əзер!
– Бик кызма əле, Хəбир, чыннан да əзерсеңдер, ышанам.

Лəкин мин берүзем генə түгел, кызым белəн улым
һəм киявем дə бар.
– Менə бит, син нинди бай кəлəш! – дип көлеп
җибəрде Хəбир. – Аның каравы, мин ялгыз, балалар
белəн бер гаилə булып яшəүгə мин һич тə каршы түгел.
Бала дигəннəн, алар инде күптəн балигъ булган, үз
тормышлары. Ə без кулдан килгəнчə ярдəм итəрбез.
Иң мөһиме, бер-беребезгə терəк булырбыз.
– Шулай да улым белəн сөйлəшим əле, яме?
Ни гаҗəп, Разыяга бер үк урында икенче мəртəбə
кияүгə чыгарга тəкдим ясалды. Язмыш эше идеме бу?


14
Чечня җирендə башланган сугышның ахыры күренми.
Дудаев боевиклары тар-мар ителсə дə, террорлык
һөҗүмнəре, тауларда сугышлар дəвам итə. Үзара җир
бүлешүгə, Дудаев яклыларның Чечняны Русиядəн
аерып, чит иллəр кулына тапшырырга җыенуына,
əлбəттə, федераль властьлар рөхсəт бирə алмый иде.
Анда инде күпме кан коелды, күпме югалтулар булды.
Айнур хезмəт иткəн хəрби частьта да, сугышка
җибəрəлəр икəн, дигəн сүзлəр ишетелə башлады һəм
күп тə тормый чыннан да солдатларга юлга җыенырга
боерык бирелде. Чечняга китүчелəр арасында Айнур да бар иде.
Эшелоннарга төялгəн, əле сугыш утын күрмəгəн яшь
егетлəр юл буе уйнап-көлеп, җырлашып барды. Юлга
чыгар алдыннан аларны ныклап кисəткəннəр иде,
югыйсə, һəр адымда сезне үлем куркынычы сагалап
торачак, бик уяу һəм сак булыгыз, дигəннəр иде.
Айнур юлга чыкканнан бирле үзенең Чечняга китүе
хакында əнисенə ничек итеп хəбəр итəргə белми баш
вата. Ярый, тəвəккəллəргə дə, озак вакытка командировкага

киттем, үзем хəбəр бирмичə, хат язмагыз,
дияргə. Шул рəвешле кыска гына итеп язылган хатын
бер станциядə салып та җибəрде ул.
Чечня җиренə аяк баскач та сугыш хəрабəлəрен
күреп, үзлəренə нинди җаваплы бурыч йөклəтелүен
бик тиз аңлады солдатлар. Көрəш җиңел булмаячак.
Тауларга качып яткан боевикларның кайсы яктан һөҗүм
итəрен дə белмəссең. “Ни генə булмасын, бирешмəскə”, – дип,

үз-үзенə сүз бирде Айнур, ул бит хəрби һөнəр
сайларга əзерлəнə, əлеге сугышта катнашу аңа яхшы
сынау булачак. Озакка сузылган юлда уйланырга вакыт
күп иде. Айнур уйланды да уйланды. Һич көтелмəгəн
вакыйгалар эчендə кайный ич. Югары уку йортын
тəмамлап, тизрəк күп акча эшли торган урынга урнашырга,

беренче хезмəт хакына əнисенə, нəнəсенə,
апасы Камилəгə бүлəклəр, аннары иң кыйбатлы

телефон белəн ноутбук сатып алырга хыяллана иде ул. Ə
менə вакыйгалар аны ничек үз эченə бөтереп алып
кереп китте, җырдагыча, уттан алып, суга салды. Ярый
əнисе нык булды, тикшерүчелəр алдында җебеп
төшмəде, дөреслекне өскə чыгару өчен барын да
эшлəде. Моны онытырга мөмкинме соң? Аклаячак ул
аның ышанычын, аклаячак, армиядəн генə исəн-сау
əйлəнеп кайтсын!
Улыннан кыска гына хат алгач, Разыя конверт тышыннан

ук аңлады: хат ул хезмəт иткəн шəһəрдəн түгел
иде. Калтыранган куллары белəн конвертны ача-ача
“Ай, балакаем, нилəр генə булды икəн?” – дип сөйлəнде.
Командировкага җибəрделəр, дигəн. Нинди командировка

булсын, сугышка җибəргəннəр инде аларны!
Болай да илдə барган үзгəртеп коруларның асылы
аңлашылып бетми, менə Чечнясы өстəлде. Айнурның
ярты ел гына хезмəт итəсе калган иде, инде исəн-сау
əйлəнеп кайтканын күрергə язсын.
Улы хатында: “Əни, əгəр Хəбир абый үзеңə ошаса,
мин каршы түгел. Минем армиядəн соң кайда урнашуым

билгеле түгел, сиңа ялгызыңа авыр бит”, – дип тə
өстəгəн. Разыя улына ничек сүз катарга белми
җафаланганда, каян башына килгəн диген, Камилəнең
эшедер инде бу. Хатында райондагы өйлəрен дə шул
килеш саклап торырга кушкан əле ул.
...Хəбир белəн Разыя никахлаштылар да, зурдан купмый гына,

ике яктан да туганнарын ресторанга чакырып, бəйрəм иттелəр һəм бергə яши башладылар.
“Ниһаять, əнием, мин синең өчен тынычландым”, –
диде Камилə, берара аның колагына пышылдап.
Фəнзəлия апасы белəн Фəнил җизнəсе дə бик җылы
котлау сүзлəрен җиткерде. Тантанада əнкəлəре Дания
карчык кына катнаша алмады, аны күптəн түгел
җирлəгəннəр иде. Йөргəн җиреннəн кинəт кенə бакыйлыкка күчте дə куйды ул.
Улы сугыш уты эчендə булганда ничек тыныч яшəсен
инде Разыя? Җитмəсə, инде өч ай хат алганы юк.
Ярый, янында Хəбире бар. Хəлнең җиңел түгеллеген
аңлап торган ир аны һəрдаим тынычландырырлык
сүзлəр таба белə. Шулай көннəрнең берсендə, дөресен
əйткəндə, төн уртасында телефон шылтырагач, ничек
сикереп торганын сизми дə калды Разыя. Элемтəдə
улы иде.
– Əнием, хəллəрегез ничек? Мин җиңелчə яраланып,
госпитальгə элəктем, шуннан шылтыратам, – диде
Айнур.
– Улым, яраң авырмы, кай төшеңдə?!
– Кайгырма, туйга кадəр төзəлер, əле хезмəтемне дə
тутырасы бар ич.
– Ялга кайтармыйлармы?
– Юк, кайтып тормам, армия вакыты бетеп килə.
Апалар ничек?
– Апаңнар бəби көтə.
– О-о-о! Минем тагын бертуганым була икəн! Ярый,
əнием, минем вакыт бетте...
Элемтə өзелде, юньлəп хушлаша да, кайсы шəһəрдə
икəнен дə сораша алмый калды Разыя, белсə, бəлки,
улын эзлəп тə барыр иде. Көннəрне саный-саный
яшəргə генə калды.
...Сугышка килгəч, разведчиклар ротасына
билгелəнгəн Айнур нилəр генə күрмəде дə, нилəр генə
кичермəде, гомеренең кыл өстендə калган вакытлары
да булды. Бəхетенə, сынауларны җиңə барып, үзен
кыю солдат итеп танытты. Шулай итеп, өлкəн сержант
дəрəҗəсенə ия булган, “Батырлык өчен” медале белəн
бүлəклəнгəн солдатның армия хезмəте тагын бер елга
сузылды. Инде хəрби уку йортына керер өчен тулы
мөмкинлеге бар кебек.
– Хəрби хезмəтнең нинди авыр да, җаваплы да,

куркыныч та икəнен аңлагансыңдыр инде хəзер, – диде
бер очрашканда аңа командиры Василий Макарович.
– Əле фикереңне үзгəртмəдеңме?
– Ул хакта уйларга вакыт булмады əле, – диде Айнур,
гəрчə бу уе башыннан һич чыкмаса да.
– Уйлагач, əйтерсең, яхшы характеристика һəм
академиягə юллама əзерлəрбез.


15
Сынау артыннан сынау. Кызы өчен борчылырлык
сəбəп юк, улым гына исəн-сау əйлəнеп кайтса иде, дип
телəп йөргəндə, тагын хəсрəт өстəлде. Бер ялда Разыя
апаларының хəлен белергə авылга кайткан иде. Кайтып
озак та тормады, телефон шылтырады, трубкада
Камилə иде.
– Əнием, Инсаф авыр хəлдə, авариягə элəккəн! –
диде ул, хəл дə сорашып тормастан. Кызының елап
шылтыратуыннан хəлнең җитди икəнен тиз аңлады
Разыя.
– Нык имгəнгəнме? Нинди авария соң ул? – диде ул,
мөмкин кадəр тыныч булырга тырышып.
– Инсаф əнилəренең хəлен белергə дип авылга
киткəн иде, селкенеп йөрмə дип, мине алмады. Юлда
каршысына чыккан машина белəн бəрелешкəн.
– Кайсы дəваханəдə? Нык имгəнгəнме?
– Травматология дəваханəсендə, əле операция бара.
Хəлен юньлəп белə алмадым.
– Ярый, кызым, артык борчылма, сиңа борчылырга
ярамый. Ə мин бүген үк кайтып җитəрмен.
Инсаф нык кына имгəнгəн иде, ике аягы да сынган,
берсе ачык яра белəн. Шулай итеп озакка сузылган
дəваланулар, операция артыннан операциялəр башланды. Дөрес, Инсаф үзе табиб кеше булгач,

авыртуларга түзəргə, хатыны борчылмасын дип, сызлануларын
сиздермəскə тырыша. Камилə исə көн дə аның янында,
сөйгəненең хəлен җиңелəйтү өчен кулыннан килгəнен
эшлəргə тырыша. Лəкин яралар тиз генə төзəлми шул,
хирурглар ачык яралы аягында сөякнең чəрдəклəнгəн
булуыннан аеруча хəвефлəнгəн иде. Ярый, яшь организм үзенекен итте,

борчылулар артта калды, озакламый Инсафның яралары төзəлə башлады, лəкин бəби
каршылау бəхетеннəн генə мəхрүм булды, табиблар
əлегə урыннан кузгалырга рөхсəт итмəде.
Бəби тудыру йортыннан улы белəн Камилəне Разыя
белəн Хəбир абыйсы каршы алды. Их, хəзер алар
белəн Инсафы да булса, нинди күңелле булыр иде дə!
Кызының эчтəн ни уйлавын сизеп торган Разыя, аны
тынычландырырдай сүзлəр эзли иде.
– Я, кызым, борчылма, тормыш шулай катлаулы
инде, түзəргə туры килə. Иң мөһиме, ул исəн, терелер,
аякка басар, улыгызны бергəлəп үстерерсез, – диде ул,
ак билəүгə төрелгəн оныгын кызы кулыннан алып.
– Хəбир абый, рəхмəт сезгə, əле дə сез бар! – диде
Камилə, машина ишеген ачып аңа утырырга
ярдəмлəшкəн үги əтисенə.
Озакламый коляска белəн йөрергə рөхсəт биреп,
Инсафны дəваханəдəн чыгардылар. Бу хəбəрне ишетү
белəн Инсафның əтисе белəн əнисе килеп җитте.
“Əлегə тəмам сихəтлəнгəнче үзебездə карыйк, кодагый, киленгə дə

бездə бəлəкəч белəн уңайлырак булыр”, – диде кодагые,

Разыядан балаларны авылга
алып китəргə рөхсəт сорап. Бəби туен да авылда
уздырдылар. Инсафның туган яклары бик ямьле иде.
Кунакка баргач, Разыя беразга авыр уйларыннан арынып,

биредə халыкның гореф-гадəтлəрен саклап
яшəвенə сокланды. Кызы белəн киявенə аны шулай
куандырганнары өчен кат-кат рəхмəтен белдерде.
– Безнең үзебезгə дə шундый бəлəкəч кирəк иде, –
дип көлде Хəбир.
Син чынлап сөйлисеңме, дигəндəй карап куйды аңа
Разыя, үзе оялуыннан кызарып чыкты.
– Безгə дигəне əллə кайчан үсеп җиткəн инде, – диде
ул, ни дияргə белми.
– Шаяртам инде, кадерлем, – диде Хəбир, аны
тынычландырырга ашыгып.


***
Ниһаять, көтелгəн хəбəр килде – Айнур шылтыратты.
“Каршылагыз, кайтабыз”, – дигəн. Куанычның җиденче
күгенə менəргə əзер булган əни кеше улының

“кайтабыз” дигəненə игътибар итеп тə тормады. Айнурны
поезддан апасы белəн җизнəсе каршыларга булды, ə
Разыя белəн Хəбир районга кайтып китте. Солдатны
туган нигезлəрендə кунак итəргə сөйлəштелəр. Тиз
генə йорт-кура тəртипкə китерелде, бакчага, алмагач
астына өстəл əзерлəнде. Ярдəмгə Фəнзəлия апалары
белəн Фəнил җизнəлəре дə килеп җиткəн иде.
Күмəклəшеп кунак каршылау хəстəрлеге белəн кайнашып

йөргəн якыннарына карап, Разыя сөенеп бетə
алмады. Шулай булмый соң, бүген бик кадерлесе – улы
кайта, сугыш утыннан исəн-сау чыккан кадерлесе!
Капкадан килеп кергəн хəрби киемдəге ир-егетне
күргəч, Разыяның беразга күз аллары караңгыланып
китте: Урал кайтканмыни! Айнур бик тə əтисенə ошаган
иде. Хатынының чайкалып китүен сизеп калган Хəбир
шунда ук аның белəгеннəн тотып алды.
– Юк, юк, зыян юк, ялгыш кына, – диде Разыя,

каршысына якынлашкан улына кочагын җəеп.
Шунда ул Айнурның артында кыенсынып кына басып
торган кыз баланы күреп алды.
– Таныш булыгыз, Наташа, госпитальдə танышкан
идек, ə хəзер хəрби академиягə укырга бергə
китəчəкбез, – диде Айнур, барсының да сораулы карашына җавап итеп.
Гаилə бəйрəм табыны артына җыелды. Һəркайсының
əйтер сүзе бик күп булып чыкты.
– Бүген безнең гаилə өчен көтеп алынган иң бəхетле,
Айнурның хыялына юл салынган көн. Сине, улым, чын
күңелдəн тəбрик итəм һəм алдагы тормышыңда да
шундый кыю, чын ир булып калуыңны телим, – диде
Разыя. – Ə бу тостны əтиегез Уралның якты истəлеге
өчен күтəрик!
Алмагач астындагы күңелле бəйрəм бу көнне озакка
сузылды...

Фото: Фреепик.

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Разыя. Повесть (7)
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Разыя. Повесть (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас