Чәчмә әсәр
13 Мая , 18:10

Алинә ГАЛИЕВА. Ата хакы. Хикәя

Бүген аны улы кыйнады.

Алинә ГАЛИЕВА.  Ата хакы. ХикәяАлинә ГАЛИЕВА.  Ата хакы. Хикәя
Алинә ГАЛИЕВА. Ата хакы. Хикәя

Бүген аны улы кыйнады. Фәйзрахман карт шактый вакыт идәннән тора алмый, үз эченә нидер мыгырданып ятты. Ә улы Рәүф исә кечкенә изелеп беткән төргәккә охшаган гәүдәне соңгы тапкыр типте дә, төкереп чыгып китте. Өй эче әллә нинди тонык томанга тулган төсле бернәрсәне дә абайлап булмый, әчкелтем ис борынны яра. Инде офыктан югалып бара торган җәйге кояшның нурлары да бу йортка бернинди яктылык кертә алмаслар шикелле. Тәрәзәдә бары тик шәүләләре генә чагылып үтә.

Фәйзрахман карт басарга тырышып карады. Калтыранган сөякчел куллар тотынырга җир эзләп агач урындыкны бик озак бимазалады. Ахыр чиктә, чистартылган бәрәңге тутырылган савыт күтәреп керүче килен аны сүзсез генә урыннан торгызды да, түшәккә атып бәрде. Картның моңа исе китмәде, тапталып  беткән гәүдә йомшакка яту белән үз көенә җәелеп йокыга талды.

– Оялмый йоклап яткан була бит карт тәре, – дигән чәрелдек тавыш уятып җибәрде аны. – Синең аркада әнә Рәүф әллә кая китеп югалды. Ә син, карт башың белән йокы симертеп ятасың.

– Соң, киленкәй, йокы симертәм дип үзем  шырпыдан да ябык калдым бит инде, – дип җавап кайтарды Фәйзрахман карт.

– Кит моннан, җүләр, бөтен түшәкне пычратып бетергәнсең.

Карт урыннан торып киемнәрен хәле җиткәнче кагыштырды да аягына ничә еллар хезмәт итә торган башмагын элеп ишегалдына юнәлде. Анда аның бу тормышта бердәнбер юанычы булган – Актүше бар. Кечкенә малай чагында ук урамнан табып алып кайткан бу көчекне ничек итсә итте, барыбер явызлыктан саклап кала алды. Хәер, өйдәгеләр кабул итмәде бигеле, әмма чыгарып атмадылар, шунсына рәхмәт. Фәйзрахман карт ара-тирә эләккән ризыктан аңа өлеш чыгара, аунап яткан такта кисәкләреннән йорт та хәстәрләп куйды.

– Өйдә тынчуда ятканчы синең яныңда утырыйм әле, булмаса, – диде карт койрык болгап көтеп тора торган этнең маңгаеннан сыйпап. – Бүгенгә ашарга юк шул. Пыран-заран килделәр дә ашау турында оныттылар. Ә безгә синең белән болай да рәхәт. Әнә бит алар шул түшәмгә караганда без күктәге йолдызларны саныйбыз, алар көйгән истән тончыкканда без кичке җилнең иң саф сулышын тоеп утырабыз. Без бәхетлеләр бит синең белән, Актүш, әйеме?

Эт кулларын җәеп чыккан хуҗасында тагын бернәрсә дә булмаганын аңлаган иде инде. Шуңа күрә аңа артык бәйләнеп тә, сырпаланып та тормастан кабаттан үз урынына йомарланып ятты. Фәйзрахман карт исә күккә караган килеш елмаеп, сөйләвен дәвам итте.

– Алар бит әле аңламыйлар гына, Актүш. Бу дөньяның һәм яшәешнең нидән гыйбарәт булуын аңламыйлар. Мин беләм. Мин бит мөгаллим малае идем, китапларны күп укыдым. Аларны сөйли башласаңмы, укысаңмы… У-у-у исең-акылың китә… Ә алар бит белми генә, – дип туктап уфтанып куйды. – Улым яхшы иде, син аны гаепләмә инде. Башкаларга үчле булып  яшәде дә, әнә шул елан эченә үзе йотылды. Юк, әйбәт иде ул, әйбәт иде.

Эт хуҗасының бу гадәтенә күнеккәнгә, мытым гына ята бирде. Тавыш та чыгармады, картның кулларын да яламады. Аның өлешенә дә авыр көн тигән иде.

Тынлыкны капка шыгырдаган тавыш бозды. Искереп беткән тимер кисәге әйтелгән сүзләргә имза куйган төсле әкрен генә сызланып куйды. Карт та Актүш тә тын алмыйча көтә башладылар. Кем булыр икән? Адымнар тиз-тиз өйгән ашыкты. Озак тормастан, йорт эче дөбердәргә тотынды, әллә шкафны җимереп төшерделәр, әллә түшәмне. «Килен бит өйдә үзе генә» одип курыкты карт, һәм гәүдәсе чеметеп куйганга игътибар бирмәстән ишеккә таба атлады.

Идәндә нәни тәлинкә, чынаяк кыйпылчыклары, өйнең бер башында балчык тулы савыт никенчесендә гөл үзе ята. Фәйзрахман картның коты очты. Карадан киенгән кешеләр иске телевизорны күтәреп атарга маташып яталар иде. Килен исә елый-елый тегеләрнең аякларына урала, «прасти,  прасти» дип үтенә. Карт үзен җәһәт кенә кулга алды да:

– Пачему пришли, невестка плачит, кто такие? – дип русча белгән сүзләрен тезеп китте.  Ир затлары картны күрделәр дә, бер- берсенә көлемсерәп карадылар.

– Шел бы ты отсюда, старик костлявый! – диде кечкенәрәге.

– Никуда не шел, я хазаин, кто надо? – дип тыкылдады карт.  Тегеләргә аның бу кыланышы ошамады, йөзләре җитдиләнде.

– Ваш сын у больших людей большие деньги взял, но не отдал, – дип һаман да шул кечкенәрәге сөйләште. Зур гәүдәлесе эш кешесе ахры, шкафны утыннарга таратып ташлады да, уралып йөргән киленне аяк астыннан тибеп очырды. Фәйзрахман карт акча кирәклегенә төшенде, әмма ул акчаларның барлыгы, кайда икәне турында хәбәрдар түгел иде.

– Миләүшә, бир шуларга акчаларны, Алла хакы өчен, – диде ул тәмам гаҗиз булып.

– Мин белмим бит, бернинди акчалар турында да белмим, – дип үксеп еларга тотынды килен.

– Я, Аллаһ, – дип нишләргә белмичә тегеләргә карады карт. Ә алар җимерергә берни дә калмагач, ни эш кылырга икәнен уйлый иделәр.

– Значит так, дед, видно что забрать у вас нечего, поэтому мы заберем эту, – дип идәндә аунап яткан Миләүшәнең беләгеннән тартып торгызды. Килен елап шешенгән күзләре белән Фәйзрахманга карап, «бәхил бул инде» дигән караш ташлады.

– Стойте… у нее ребенок есть… тут, – дип эчен угалап, юлларына каршы чыкты карт.

Бандитлар хәлне аңладылар булса кирәк, вәхшиләрчә кыланып тормадылар, үзара нәрсәдер килештеләр, шалтыраттылар да картны кулларын артка бөкләп алып чыгып киттеләр.

Ишек төбендә көтелмәгән кунакларга Актүш ырлап ябышты. Фәйзрахман карт аны үтереп ташлый күрмәсеннәр дип, тынычландырырга ашыкты.

– Я, я, Актүш аның кадәр гауга ясама әле… Хәзер әйләнеп кайтам бит мин, – дип ягымлы караш ташлады. Актүш гаҗиз булган аптырашлы күзләре белән хуҗасына озак кына карап торды да, тынды.

Фәйзрахман картны кап-кара машинага утырттылар да, башына капчык кидереп юлга кузгалдылар. Ул күңеле белән йорттан чыгып җитәлми иде әле. Тугры күзләре белән аның тиз әйләнеп кайтасына ышанган Актүше дә, яулыгы муенына төшеп җиткән, чәчләре тузгыган килене дә аңа бик кызганыч тоелдылар. Акча алган бит улы, ләкин әйтмәгән. Кая куйган ул аны? Үзе кайда ул хәзер? Саубуллаша да алмый калдылар…

Ерак үткәндә Фәйзрахман карт шактый абруйлы кеше иде. Дини китапларны да, дөньявиларын да тиешенчә укытыр өчен барысы да аның янына киләләр иде. Ул Рәүфне дә укырга-язарга өйрәтте. Хатыны вакытыннан алда үлеп китү сәбәпле улына бөтен булган назын, яратуын салырга тырышты. Ләкин әнисенең вафаты егеткә бик авыр тәэсир итте. Өйгә соң гына кайта, кырт-мырт сөйләшә башлады. Фәйзрахман моңа артык игътибар бирмичә, «яшьлек чоры үтәр дә туктар» сүзенә сылтап калдырды. Әмма егет көннән-көн усалланды, укуын ташлады, чит-ят кешеләр белән күрешеп йөри башлады, законга каршы чыкты.

– Килеп җиттек, төш, – дип кычкырды берәү аңа. Башыннан капчыкны алганда ул яхшы гына җиһазланган, пөхтә итеп җыештырылган бүлмәдә утыра иде. Каршысында костюм-чалбардан килешле киенгән егет утыра.

– Там нечего было взять, а за жизнь отца он точно заплатит, – диде дәү гәүдәлесе. – Фәйзрахман карт ниһаять барысына да төшенде.

– Я, нихәл абзый, яхшы килеп җиткәнсездер, – дип елмайды кәнәфидәге егет.

– Аллага шөкер, улым, зарланмыйбыз, – дип җавап кайтарды Фәйзрахман карт. – Нәкъ үзебезчә сөйләшәсең икән.

– Соң мин бит авылда үскән малай, – диде егет. – Яле, Кристинага әйт, безгә коньяк салып керсен. Эчәсезме абзый?

– Юк, юк, ни энем, берни кирәкми… Мине нәрсәгә алып килдегез соң шуны аңлатыгыз, – дип башын җүләргә салды карт.

Егет астыртын елмаеп кына куйды да, чибәр туташ алып кергән коньякны ашыйкмыйча гына стаканга салды.

– Сезнең улыгыз, абзый, бездән бик зур суммада акча алды да, кире кайтармады. Менә сезне заложник итеп алдык дип әйтсәк тә була. Алып килми икән, кых, – дип муенына күрсәтте ул.

– Әстәгефирулла, улым, ни сөйлисең син. Аллаһтан курык.

– Мин абзый хәзер беркемнән дә курыкмыйм инде.

Фәйзрахман карт берни дә җавап бирмәде, аның башында мең төрле уй бөтерелде. Болар бер дә шаярта торганнарга охшамаган, әнә теге зур гәүдәлесе чыннан да бер сукса башыңны ярырлык.

– Ник дәшмисең, абзый, курыктың әллә, – дип кабат елмайды егет. – Без бит танышмадык та. Исемем Руслан була.

– Ми-и-н Фәйзрахман булам, – дип калтыранган ике кулын сузды карт, аннары егетнең кул бирмәвен күреп, кире тезләренә куйды. Алар аша бөтен тәнне дерелдәү басып алды.

– Син ник бу адәм минем белән сөйләшеп утыра  дип уйлыйсыңдыр, – дип сүзен дәвам итте Руслан. – Миңа атасын гына алып киләбез диделәр дә, миңа кызык булып китте. Ата кеше нинди була икән ул? Менә шуңа сине күрергә үзем янына чакырттым да.

– Үзеңнең атаң чыгып качтымени мондый куркытуларыңнан соң? – дип сүзгә кушылды карт.

– Ә сез шаярткан буласыз әле, молодцы, үлем алдыннан юк-бар куркуга юл куймыйсыз.

– Әҗәлнең ул, улым, кеше чакырган саен тырык–пырыйк килеп чабып йөрергә вакыты юк. Аллаһ ничек кушса, шулай булыр, – дип җавап бирде карт.

Егет шаркылдап көлеп җибәрде.

 – Ну әйттегез, абзый, телегез үткен икән. Минем дә әтине шул сез әйткән Әҗәл алып киткән инде алайса. Дөрес ул аннан алда әни

белән икебезне калдырып, йорттагы бөтен байлыкны себереп алып чыгып киткән… аннары үлгән… Юк, сез уйламагыз аны мин ни… Юк, аның рак булган. Бәлки сез әйткәнчә чынлап та Аллаһ бардыр, бәлки ул аны шулай җәзалагандыр, – дип ачуын көлке артына яшерергә тырышып сөйләде Руслан. – Мин ул сезнең динегезгә барыбер ышанмыйм.

– Ышанмыйм түгел тотмыйм диң. Менә бит Аллаһның, Әҗәлнең бар икәнен беләсең, – дип елмайды карт та.

– Кызык абзый сез, алдыма тезләнеп егылмыйсыз да.

– Кызык эзләп егыла башласаң, җирдән артык әйбер күрәлмәссең дә.

– Күп күргәннәрне, сөйләшкәннәрне яратмыйлар бит хәзер, Фәйзрахман абзый.

– Ай Аллам, алай булса өстәге фәрештәләрне дә бәреп төшерерләр инде бер, – дип куллары белән ботын чапты карт.

– Ахаха, дөрес әйтәсез, – дип күз яшьләре белән көлде Руслан. – Ну ошыйсыз сез миңа, Фәйзрахман абзый!

– Ошасам, куркытып утырмас идең монда.

– Кирәк абзый, д-а-а, кирәк. Работа, сам понимаешь. Мин алай итмәсәм, өстәгеләр мине аннары итә. Үз шкураңны сакларга приходится абзый, д-а-а. Знаешь, мин бит бу эшкә шул әти аркасында килеп кердем, шундыйлардан үч алыр өчен.

– Ник хәзер әнә палисейскийлар йөриләр бит дөреслек яклап, шул булыр идең, – диде карт.  

– Юк. абзый судьба у меня такая, понимаешь. Әни үлде, а потом детдом все дела…Үзең дә бит ничек язылган дисең… Во-от, – дип кулындагы чылбырын әле бер бармагына әле икенчегә урады.  

– Син давай судба дип бөтен начарлыгыңны аңа аударып утырма, күктә сине кеше үтерүче булачак дип язып утырмаганнардыр... – дип кул селтәде Фәйзрахман карт.

– Эх, Фәйзрахман абзый, менә сезнең дә улыгызны акча талаучы димәгәннәрдер.

Картның йөзе кинәт җитдиләнеп китте. Нәрсә әйтсен ул аңа? Улының эчүдән башы чыкмаганын сөйләсенме? Юк инде, тантана

итеп утыруын теләми ул Русланның, үзенең улының аның кадәр түбәнлеккә төшерәсе килми аның.

– Нигә телегезне йоттыгыз әллә? Ә ничек уйлыйсыз, киләчәкме ул сезнең янга әллә инде юкмы? – дип кызыксынды Руслан.

– Нинди җавап көтәсең син миннән?

– Дөресен, – диде һаман астыртын елмаю белән.

– Руслан Набиевич, там к вам пришли, – дип керде яшь кыз.

– Хорошо, пускай ждут, – дип җавап бирде Руслан. – Я, абзый, әлегә уйлый торыгыз. Күреп торасыз, работа, так сказать. Сине минем егетләр бүлмәгезгә озатыр. Ошадың син миңа, әйдә гөнаһларым бераз юылсын, мин сине шәп итеп кунак итәм, теге дөньяга киткәнче, билгеле. Шуннан миңа догаларны укып торырсың, – дип көлде ул.

Фәйзрахман картның әллә көне буе берни ашамаган-эчмәгәннән, әллә каты борчылып күз аллары караңгыланып китте.

«Әллә җәннәттә инде» дип уйлады карт, күзләрен ачкач та каршында ап-актан зиннәтле бүлмәне күреп. Аннары күзләре ачыла төшкәч кенә аның сары алтын белән йөгертелгәнен аңлады һәм үткән вакыйгалар бер-бер артлы хәтерендә яңарды. Кан тамырына система куйганнар. Фәйзрахман карт торырга дип караваттан этелеп караса да, нәтиҗәсе булмады.

– Туктагыз, аз гына ятып торыгыз. Хәзер мин сезгә чәй ясап алып керәм, – диде бүлмәгә кереп баручы актан киенгән туташ.

– Чәй дисеңме кызым? Ә нинди чәй? Мин кечкенә чакта мәтрүшкәле чәй эчәргә ярата идем. Әй аннары сихәтләнеп китәсең, малай, – дип сөйләнде карт, ялгыз ятуга караганда әңгәмә коруны кулай күреп.

– Әй, бабакай, бар, мәтрүшкәсе дә бар, – дип елмаеп чыгып китте кыз.

– Я, Хода, менә бит җәннәт, хур кызлары мәтрүшкәле чәй биреп торгач, ничек җәннәт булмасын ди.

– Менә абзый, бары сезнең өчен, – дип елмаеп керде кыз кабат.

– Ай рәхмәт төшкере кызым, кем буласың соң үзең?

– Асия мин. Ә сезнекен беләм, Фәйзрахман.

– Алай икән, каян белден?

– Безнең начальник Руслан Набиевич әйтте. «Ул миңа әтиемне хәтерләтә, әйбәтләп карагыз аны» дип кисәтеп тә куйды әле. Татарча белгәнгә мине билгеләделәр. – Шулаймени кызым? Кулдан бу нәмәрсәне ни ал инде син кызым. Иркенләп, аякларымны бөкләп чәй эчеп алыйм… Э-х-х, тәмле булган бу. Рәхмәт, кызым, яшәртеп җибәрдең… инде күптән болай кадер–хөрмәт күрсәткәннәре юк иде…

– Фәйзрахман абый, улыгыз бар бит. Ә аның хатыны кадерләмиләрмени?

Карт көрсенеп куйды.

– Белмим дә инде, кызым, нәрсә дип әйтим икән соң. Бик яхшы яшибез без, ашарга җитеп тора. Бераз усаллык кына басты үзләрен. Тормышка рәнҗеп йөри башладылар, йөзләреннән нур качты.

– Нур качу ничек була соң ул?

– Нур качкан кешенең йөзе бөтен дөньяга ачу аша гына карый. Гаепне башкалардан эзли.

– Ә сез гаепле булып калдыгызмы?

– Юк, кызым, минем башка гаеп. Мин бит улыма яхшы тәрбия бирә алмый калдым. Әйе… Мәдинә үлеп китте дә… Үзем дә берничә ел кайгымнан уза алмыйча йөрдем, ә тормышка кайтканда инде соң иде.

– Бигрәк кызганыч сөйлисез, бабакай. Күземә яшьләр килә.

– И-и-и, кызым, алай димә инде. Карт кешене хәсрәткә салып утырма, аннары тегендә «яшь туташны елаттың» дип тагын бер гөнаһ чәперләр.

– Юк, юк, бабай, сез җәннәт түрендә утырырга тиешсез.

– Ай Аллам, ник шулай дисең?

– Сезнең тәнегездә калган яра, шешләрнең чиге юк бит, бабай. Мин чиста өс киеменә алыштырганда күрдем бит. Бер исән җирегез дә калмаган бит.

– Йөрәк исән бит әле, күңел исән. Шул җитә инде ул.

– Барыбер дә, мондый рәнҗетүләргә дучар булган кешене Аллаһы Тәгалә кичерергә тиеш.

– Кичерерлек гамәл кылмадым мин, кызым, улымны яхшы кеше итеп тәрбияләмәдем.

– Аны бит сез түгел, дуслары, җәмгыять бозган. Сез гаепле түгел.

– Юк, кызым, ата хакы дигән нәрсә бар, дөньяга изгелек китермәүче бала үстергәнгә беренче чиратта ата җаваплы.

– Ай, бабыкай, – диде Асия туташ. – Йокларга ятыгыз инде, бүген сезнең белән бик күп нәрсә булды. Ял итегез. Иртәгә иртән дә хәлегезне белергә керермен, – дип бүлмәнең утын сүндереп чыгып китте.

Фәйзрахман карт йомшак караватка сузылып үзен мамык өстендә яткан кебек хис итте, гәүдәләренә рәхәт булып китте. Җитмәсә, бүлмәгә мәтрүшкә исе таралды. Шул арада Актүш белән елап калган Миләүшә күз алдына килде. Хәзер нишлиләр икән алар? Актүш көтә- көтә гаҗиз булып беткәндер инде. Ә Рәүф кайткан микән соң, атасын алып киткәнне белгән микән? Шунда карт Русланның соравын искә төшерде. Килерме ул яки юкмы? Белми ул әлеге сорауга җавапны. Белми. Үз гомерен багышлаган, кечкенә килеш кулларында йөрткән, кашык белән ботка ашаткан улының янына киләчәкме икәнен белми. Оят бит. Үз улың була торып. Килсә дә акчасын туздырып бетергәндер инде ул. Юк, килмәсә әйбәтерәк булыр. Фәйзрахман Руслан белән сөйләшер дә, үзенең гомерен акчаларга алмаштырыр. Әйе, Рәүф аңа «син минем өчен бер яхшылык та эшләгәнең булмады» дия иде бит. Менә файдасы тияр. Әйе, килмәсә әйбәтерәк булыр.

 

(Дәвамы бар.)

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас