Чәчмә әсәр
12 Мая , 14:54

Әмир ӘМИНЕВ. Алдану. Хикәя (Ахыры)

Каеш чыбыркы белән ярдылар да чыгардылар.

Әмир ӘМИНЕВ. Алдану. Хикәя (Ахыры)Әмир ӘМИНЕВ. Алдану. Хикәя (Ахыры)
Әмир ӘМИНЕВ. Алдану. Хикәя (Ахыры)

Әсәрне баш мөхәррир дә ошатмады. Өченче варианты бит әле, беренчесен укыса, ни дияр иде икән? Бу факт та минем күңелгә ниндидер җиңеллек китерде, хуҗа «барырлык» дисә, Әхмәтов миңа ябырылыр, гомер буена үчләшеп йөрер иде.

Ифрат авыр кабул итте авылдашым баш мөхәррирнең фикерен. Шылтыратып, шушы хакта әйткәч, байтак дәшми торды, шуннан кинәт трубканы ташлады.

– Шулай да әсәр бар дип исәплим, – диде ул, атна азагында редакциягә килгәч. – Син дә, редакторың да аңламагансыз. Ул, мөгаен, укып та тормаган, синең сөйләвең буенча гына фикер йөртә.

– Баш мөхәррирнең әсәрне укымый торып фикер йөртү гадәте юк.

– Бик шикләнәм. Икегез дә бер калыптан инде. Мафия! Мин болай гына калдырмыйм, союз председателенә барам. Ул да укысын.

– Синең хокук, иптәш Әхмәтов…

– Һаман «Әхмәтов»... Доиграешься! Ә сез рәсми җавап языгыз.

Ә җавап, ягъни әсәргә бәяләмә әзер иде. Мондый ситуацияләрдә теше төшкән тәҗрибәле баш мөхәррир, минем язганнарга үзенең фикерләрен дә өстәп, редакция бланкасына җыйдырырга бирде. Текст җыелгач, кулын куеп, кулъязмасы белән Марсельгә тапшырырга кушты.

Идарә рәисе, үзе танышкач, әсәрне бер урынбасарыннан, проза секциясе җитәкчесеннән укыткан һәм беркөн, безнең баш мөхәррирне дә чакыртып, җыелыш үткәргән. Бәхәсле, хәтта гаугалы үткән бу җыелыш кулъязманы кире каккан. Марсель, барысын да «тенденциозлыкта» гаепләп, талантлы прозага «юл бирмәгән консерватив, мафиоз көчләр» дип атап бетергән әлеге кешеләрне.

– Әшәке кеше булып чыкты синең авылдашың, юк әйберен бар итәргә тырыша. Әсәр артыннан автор йөрергә тиеш түгел, ә әсәр матбугат битләренә үзе юл ярырга тиеш, – диде соңыннан баш мөхәррир, бер көлемсерәп, бер үртәлеп. Баксаң, Әхмәтов тагын да югарырак органнарга барырга ниятли икән.

Атна-ун көн узгач килде Марсель. Кәефе юк, бу арада нык кына эчеп алган кешегә дә охшаган, гел шома йөргән чәче тузынкы, кырынмаган, портфельсез.

– Кул артың җиңел булды, авылдаш, – диде ул, тишәрдәй итеп карап, – җиңдең, максатыңа ирештең. Ә олыга җибәрми үткәрә ала идең. Минеке кимәлендәге әйберләр чыгып тора бит. Эзләсәң, үзеңнең хикәя, повестьларыңда да әллә күпме чатаклыклар табарга мөмкин. Беребез дә гений түгел!

– Беренчедән, союздагы сөйләшүне авырга алырга ярамый. Беләсең, үзең дә катнашканың бар, проза секциясе еш кына шулай аяусыз үтә. Сөйләшү конструктив икән – автор өчен файдага гына. Икенчедән, мин үткәрдем дә, ди, миннән башка җаваплы сәркатип, урынбасар, баш мөхәррир бар бит. Аларны син бөтенләй дүрәк дип уйлыйсыңмыни? Әсәр үтә йомшак. Союз председателенә дә үзең бардың…

– Союзда файдалы фикер әйтелде дип уйлыйсыңмы? Каеш чыбыркы белән ярдылар да чыгардылар. Аңламыйм, художестволы әйбернең нәрсә икәнен белмим дип уйлыйлар әллә? Шулай түгелмени?

Мин җилкәмне сикерттем дә тышка карадым.

– Мәктәптән бирле язабыз, анда мин алдан йөрсәм, хәзер син алга чыктың. Бүлек мөдире, союз әгъзасы, укыла торган хикәяләр, повестьлар авторы, тәнкыйть мактый, китаплар чыга. Ә мин… беркем дә түгел, иң төп хатам – университеттан соң авылга кайтмаска, ничек тә монда эләгеп калырга иде. Гомеремнең кара көннәре… Юньләп яза алмадым. Төрле әтрәк-әләм белән аралашып, алган белем, каләм юкка чыкты, үсеш булмады, әдәби мохит җитмәде, сөйләшер кеше дә юк авылда, – Марсель, утыргычтан кинәт күтәрелеп, тәрәзә алдына барып басты. – һәм менә нәтиҗә. Башта ук шушында кайнасам, күптән союз әгъзасы да, романист та булыр идем. Араларында йөрмәгәч, бергә эчмәгәч кабул итмиләр, танырга теләмиләр.

Марсель боларны әллә аклану өчен сөйләде, әллә үзалдына сөйләнде. Һаман да эндәшмәү уңайсыз иде, шуңа «бәлки» дигән генә сүз кыстырдым.

– «Бәлки» түгел, точно. Син йөрисең бит, мин дә йөрер идем. Синнән кайсы җирем ким?

– Артыграк хәтта.

– Мин моның белән генә тукталмаска булдым. Пан или пропал. Ничә ел буе язылган хезмәт ятып калырга тиеш түгел. Дәгъва белән министрга, хөкүмәткә барам. Журнал редакциясендәге, союздагы порочный кругны өзәргә, фаш итәргә кирәк, юкса яшь һәм башлап язучыларга юл ябык. Туздырырга, чын йөзегезне ачарга кирәк.

– Ихтыярың, Әхмәтов.

– Янә «Әхмәтов»! Ташла шул маймыллануыңны! Мин синең белән җитди сөйләшәм, – элекке сабакташым, балагына ут капкандай, урыныннан сикереп торды, кулларын селтәп җибәрде. – Жавап бирергә туры килә башласа, Әхмәтов дип авыз ермассың, ә Марсель Хәйбуллович дип эндәшәчәксең, белдеңме?

– Кызма, Марсель, сине рәнҗетерлек мин бернәрсә дә әйтмәдем. Үзеңнең…

– Пошёл ты… Минеке сымак әйбер юк безнең прозада. Чыга калса, дәүләт премиясе алырлык әсәр ул. Хәер, алмаячак, чөнки ул комиссиядә союз председателе – синең хуҗаң утыра. Әллә русчага тәрҗемә итәргә дә Мәскәү журналларының берсенә алып барыргамы икән? Марсельнең йөзе яктырды, күзләре янды. Моның әллә акылына зәгыйфьлек килдеме, дип куркып калдым. Үзебездә үтмәгән әйберне ничек Мәскәү нәшер итсен инде? Шушыны язам, журналга үткәрәм, дип талашып йөреп юләрләнүе дә ихтимал.

Күпмедер вакыттан соң Марсельнең мәдәният министрлыгына, матбугат идарәсенә барганы ишетелде. Мәсьәләне ачыклау һәм үзләренә җавап алыр өчен, алар хатны союзга җибәрә. Янә баш мөхәррир, әсәр журналда басарлык түгел, кулъязма ныклап эшләүне таләп итә дип, хатны өскә юллаган.

Килер, янә тузыныр, әрләр, үпкәләр дип көтсәм дә, Марсель күренмәде. Үзем барыйм, һичьюгы, шылтыратыйм дип тә җыендым, тик гел генә нәрсәдер тыя торды. Үземдә бернинди дә гаеп сизмәгәч, беренче булып Марсель үзе тавыш бирергә тиеш сыман иде. Шулай да, түзми, беркөн шылтыраттым өйләренә. «Өйдә юк, больниста бит ул», – диде калын гына тавыш. «Хәйбулла бабай, сезме әллә?» – «Мин. Ә үзегез кем буласыз?» Мин исемемне атадым. «Шулаймыни? – дип, шатлыгыннан кычкырып ук җибәрде Марсельнең әтисе. – Больниста шул». «Нәрсә булды? Кайчаннан бирле? Менә дигән иде бит әле». – «Айдан ашты инде». – «Нәрсә булды, дим?» – «Булды да, булмады да инде… Телефон аша озак, аңлата башласам, вакытың булса, яныңа кереп чыгыйм. Әйтәсе сүз дә бар». – «Авыр хәл түгелдер бит?» – «Юк». – «Килегез, адрес… телефон…» – «Яхшы. Иртәнге сәгатьләрдә булырмын».

Заманында авылда иң күп газета-журнал алдырып укыган, озак еллар укытучы, авыл Советы сәркатибе булып эшләгән кеше ул Хәйбулла карт. Иртәгесен иртүк килгәч, тәүге соравым Марсельнең хәле турында булды.

– Сөйләсәң сүз, төртсәң күз, ди. Шул язмалары белән аптырады бит. Кайдан сөйләдем. Китереп чыгармастай булгач ташларга да куярга иде. Шул гына башына җитте.

– Ничек? – Мин гаҗәпләндем.

– Язманы сез яраксыз дип тапкач, югарыга шикаять язды, аннан да кире җавап алгач, башта ярсыды, аннан төшенкелеккә бирелде, берничә көн эчеп алды, килен белән талашты, сезнең халыкны әрләде, властьларны сүкте. Кырыкмаса-кырык төрле сурәткә керә торгач, колакка ятмаган нәрсәләр сөйли башлады. Беркөн миңа болай ди:

«Швеция короле шылтыратты, синең турыда язган романыма Нобель премиясе биргәннәр, барам, алам, мондагыларның борыннарына чиртәм». Шолохов, Пастернак, тагы бер фамилия әйткән иде, онытканмын…

– Бродскиймы?

– Әйе, шул, дүртәүләп бергә барабыз, анда, премия тапшырудан тыш, моңа тиклем алган лауреатларны да җыялар, янәсе. Менә шулай тынгы бирми башлагач, килен хастаханәгә шылтыратырга мәҗбүр булды. Махсус бригада килде дә юләрләр йортына алып та китте.

– Алай икән… Кара, һич уйламаганда. Хәйбулла бабай, әйбере, чынлап та, журналга бирерлек түгел, сез, бәлки, мин моны юри эшләгән дип уйлыйсыздыр?

– Юк, алай уйламыйм. Ул өлкәдән ерак кеше булсам да. Нәрсәнедер китереп чыгара алмаганын аңлыйм инде. Марсель үзен үзе ашады. Тыныч кына укытып йөрсә, бу хәлгә дә төшмәс иде. Бәләкәйдән үз-үзен генә сөючән, үпкәчел булды бит, малай чагында, мәктәптә бик сизелмәде, хәтта яхшы сыйфат дип тә уйлый торган идем, үсә төшкәч, кире яклары ныграк күренде, мин беренче булырга тиеш, дип йөрде бит гел. Чиреннән исән-имин генә котылса ярый ла, – хәл җыярга теләпмедер, бераз сүзсез утырды карт, шуннан көррәк тавыш белән дәвам итте: –  Язганнарыңны укып барам, бигрәк тә тел, милләт, милләтнең иртәгесе көнен кайгыртып язган хикәя, очеркларың ошый. Киләчәктә дә шул рухта дәвам ит, чөнки ул тема даими яктыртылып барырга тиеш… Минем килүемнең төп сәбәбе, улым, шунда: очына чыксаң иде Марсель әйберенең. Син булдыра аласың, кулыңнан килә. Хезмәте ятып калмасын, хәзер аны үзе эшли алмастыр. Нәшер ителгәнен күрсә, кем белә, бәлки, аягына да басар. Миңа да, фронтовикка, бер бүләк булыр – әллә ни батырлык кылмасам да, шул мәхшәрдә катнашып, бүтәннәр күргәнне күрдем. Хәзер фронтовиклар турында күп язалар, Жиңү бәйрәмнәрен дә зурдан үткәрәләр. Минем хакта да яздылар дип, күкрәк киереп йөрер идем.

Аксакалның фикере минем өчен яңалык булмады, соңгы арада бу хакта үзем дә уйлана идем. Марсель барыбер аны җиренә җиткерә алмас, аңы буталгач бигрәк тә, ә материал бар, җыелган.

– Ул турыда үзем дә уйлый башлаган идем инде, – дидем. Бабай куанып китте, хәтта аркадан кагып куйды. – Тотын, Заһир улым, савап булыр, рәхмәт укырмын. Үзең дәртләндергәнсең бит заманында Марсельне.

Элекке авылдаш белән җылы хушлаштык. Эшкә тотыныр алдыннан, хастаханәгә барып килергә булдым. Өч кешелек палатада ята икән Марсель. Бүлмәләрендә өстәл, койка, тумбочкадан башка җиһаз юк. Кергәндә, идәнгә текәлеп, караватында утыра иде. Хәле шәптән түгелдер – тартылып, суырылып киткән, сакал-мыек баскан, күзләре эчкә баткан, чигәләренә чал төшкән.

Сәламне алмады, хәтта күтәрелеп тә карамады. Сөйләшергә тырышу да нәтиҗә бирмәде. Байтак утырып булмастыр дип чыгарга кузгалгач кына: «Романны син чыгармадың, ә аңа Нобель премиясе бирделәр, – диде. – Премияне тапшыру церемониясенә чакыру килгән, анысын да бирми йончыталар, барырга кирәк – чыгармыйлар, фрак тегәргә хатын акча бирми…»

Үзе миңа ияреп чыкты, ишекне артыннан нык этеп: «Романны бездән барып ал, яндыр, явыз, шул гына башка җитте», – диде дә озын коридорның очына таба атлады.

Романын барып алдым, яңадан укып чыктым, тасвирланган вакыйгаларның кайберләрен Хәйбулла бабайдан яңадан сөйләттем, отпуск алдым да… әсәрне өр-яңадан язарга утырдым. Нык эшләргә туры килде, отпускым чак җитте. Компьютерда җыйдыру, яңадан карап, хаталарын төзәтү янә айга сузылды. Беркөнне, ниһаять, аны баш мөхәррир алдына салдым. Отпускны нәкъ шушы әйберне җиренә җиткерүгә алуымны белсә дә, җитезлегемә аптырагандай итте һәм, ярыйсы тиз укып, гадәтенчә «бара» дигән бәһа бирде.

Әсәр ярты елдан дөнья күрде, журналны тотып, хастаханәгә киттем. Марсель бу юлы да караватында идәнгә текәлеп утыра иде. Шулай да күз карашы белән мине шәйләгәнен чамаладым. Ул теге килгәннән дә ныграк ябыккан иде, чәчләре тоташ агарган, күз карашларында нур, өмет калмаган. Исәнләштем дә журналны өстәлгә салдым. Марсель башын селәүсен җитезлегендә журналга күчерде, карашында ут-очкыннар хасил булды, беркадәр тыныч утырды. Шуннан кискен хәрәкәт белән журналны сыпырып төшерде.

Эндәшмәдем. Ишек төбенә кадәр очкан журналны да барып алмадым, чөнки бу исәр гамәле түгел, ә журналны, мине күрә алмаган нормаль кеше реакциясе иде.

– Ләйлә апай үлгән бит, – диде, байтак кына идәнгә карап утыргач, Марсель.

– Нинди Ләйлә апай?

– Безнең укытучы инде. Әдәбият укытучысы.

– Аның үлүенә ун еллап бит инде…

– Миңа бүген иртәнчәк кенә әйттеләр. Җирләшергә кайтыйм дигән идем дә чыгармадылар. Концлагерьга утыртып куйдылар да. Әти, Кырым ярымутравын немецка бирмим дип, зерә сугышкан, немецка бирсәләр лутчы булыр иде. Анда концлагерьлар юк.

Мин журналны, алып, әсәре башланган битне ачып, алдына салдым.

– Марсель, әсәрең чыкты бит, менә кара.

Марсель карашын журналга күчерде, әмма йөзе битараф калды. Шуннан читкә борылды, караватына ауды да миңа аркасын куеп ятты. Торыр, берәр сүз әйтер дип, озак кына көтеп утырдым, тик ул кымшанмады, миңа чыгып китүдән башка чара калмады.

 

Берничә көннән Хәйбулла бабай килде, журналны укыган, әсәрне ошаткан, рәхмәтен әйтте, олы бер канәгатьлек белән аркадан какты. Марсель укый алдымы икән соң дигәч, ул болай диде:

– Укыган, түгелеп-түгелеп елады. Акылы үз җаена кайткан чагы булгандыр инде. Шуннан үзе тагын, барыбер дә шәп әйбер язганмын, менә бит азакта минем исем-фамилия тора, ди.

– Укый алгач ярый инде, – дидем, күңелемдә ниндидер җиңеллек кичереп.

– Менә бу әсәр, ичмасам, шулай язарга кирәк шул, ди.

Бүген иртәнчәк барсам, кичәге шатлыгының эзе дә юк. Мин, баксаң, гомер буе үземне алдап йөрткәнмен: талантым булмаган, художестволы әсәр шушылай була, моны Заһир язган, аның стиле, аның манерасы, дип утыра…

– Савыга, димәк?!

– Шулайдыр…

 

Фото: ufa1.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас