

(Дәвамы.)
Шул арада яшьлəрнең кулына ике ак күгəрчен китереп тоттырдылар. Һəркайсы эчтəн телəген əйтеп,
тынычлык кошларын күккə очырды. Пар күгəрченнəрдəй
гөрлəшеп, бəхетле булып яшəгез, балакайлар, дип
телəде Разыя кияве белəн кызына. Яшьлəр үзлəре дə
шул телəктə иде. Ə мəйдан өстендə күңелле җыр
яңгырады:
Туй күлмəге бер көнлекме –
Туй күлмəге мəңгелек!
Ошый иде армия хезмəте Айнурга. Югары уку йортында хəрби əзерлек
кафедрасында шөгыльлəнгəнлектəн, аңа күп əйбер таныш һəм сугыш серлəренə
төшенү мавыктыргыч иде. Өстəвенə, часть командиры
якташ булып чыкты. Подполковник Василий Макарович
олы гына яшьтəге, гомерен хəрби хезмəткə багышлаган, гаилəсе белəн бер урыннан икенчесенə күченеп
йөреп, тормышның ачысын-төчесен шактый күргəн
кеше иде. Ул Айнурның Башкортстаннан икəнен белгəч,
тыштан дистанция сакласа да, эчтəн ничектер егетне
якын итеп кабул итте.
– Берəр вакыт булганда туган яклар хакында
сөйлəшербез əле, – диде ул егеткə бер очраганда.
Командирының болай якын итеп эндəшүе аңа көч
өстəгəндəй итте. Билгеле, Башкортстаннан Айнур үзе
генə түгел иде, юлда килгəндə үк ул берничə башкорт
һəм татар егете белəн дуслашып өлгерде. Алар,
өлкəнрəк солдатлар бəйлəнə калса, бергəлəп каршы
торырга сүз дə куештылар. Хəлбуки, Айнур үзе дə бирешерлек түгел, кече яшьтəн спорт белəн дус булган
егетнең көч-дəрманы ташып тора. Башта аны, хөкем
ителгəннəн соң армиягə килүен исəпкə алып, пехотага
билгелəсəлəр дə, авиация-техник уку йортында укуын
бүлеп килгəнен белгəч, элемтəчелəр частена
күчерделəр. Əй куанды Айнур! Тормыш сынауларын
шактый күреп, никадəр борчылулар, вөҗдан газаплары
кичергəннəн соң үзенə ышаныч белдерүлəренə сөенеп
бетə алмады. Язмыш бүлəге кебек тоелды ул аңа.
Чынлыкта исə Василий Макаровичның ярдəме
нəтиҗəсе иде бу. Ул Айнурны күзəтеп йөргəннəн соң,
егетнең тəрбияле бала икəнлегенə инанган иде.
Əлбəттə, элемтə частенда да җиңел түгел иде, биредə
белем дə, игътибар да, кыюлык та талəп ителə.
Теоретик белемне күтəрү өчен занятиелəргə дə йөрергə
кирəк. Шулай булмаса, солдат хезмəте буламыни.
Юкка гына солдат хезмəте үткəн егетлəр аерым
өстенлек белəн файдаланмый ич.
Кайчан гына Василий Макарович белəн икəүдəн-икəү
генə сөйлəшерлəр инде? Айнур көн дə шул хакта
уйлый башлады. Ни хакында сөйлəшергə тели икəн
командир? Аның хөкем ителгəн икəнен белə микəн?
Шул хакта сүз ачса, нишлəргə, дөресен сөйлəргəме?
Аның аркасында əтисенең бəхетсезлеккə очраганын
белсə, ни дияр? Аңа булган мөнəсəбəте үзгəрмəсме?
Тагын əллə күпме сораулар зиһенен бораулый иде
солдатның. Ниһаять, бер көнне занятиедəн соң казармага кайтып барганда очрашты алар. Сүз туган яклар
хакында сөйлəшүдəн башланып, сизелми генə Айнур
турында сорашуга күчте.
– Я, улым, хəрби хезмəт, армия тормышы ошый-
мы? – диде командир, егетне үз итеп.
– Əйе, Василий Макарович, бик ошый, мөмкин булса,
мин хəрби хезмəтемне дəвам итəргə телəр идем, –
диде Айнур, күңел төбендə йөрткəн серен чишеп.
– Алай бик ашыкма, егет, армия хезмəте бик җиңел
түгел ул, əле фикерең əллə ничə төрлегə үзгəрергə
мөмкин, – диде командир, бераз уйланып утыргач. –
Шулай да бер сорау бирергə мөмкинме?
– Бирегез, командир.
– Ə ни өчен югары уку йортында укуыгызны бүлеп
армиягə килергə булдыгыз?
Авыр сулап куйды Айнур, шушы сораудан курыккан
иде бит, тəки җавап бирергə туры килə инде.
– Хөкем юлында йөрергə туры килде миңа. Яңадан
укуга барырга курсташлардан кыенсындым. Бəхеткə,
хəрби комиссариаттан медицина комиссиясе үтəргə
чакыру килде һəм мин армиягə җибəрүлəрен үтендем.
Менə шулай.
– Ə нəрсə өчен хөкемгə тарттырылдың?
Ах, шул сорауны бирмəсəлəр! Нишлəсен, Айнур
дөресен сөйлəп бирми булдыра алмады. Тын гына
тыңлап утырды аны командир.
– Менə шулай, улым, бəла агач башыннан түгел,
кеше башыннан йөри дигəннəре шулдыр инде. Башкача
андый хəлгə тарырга язмасын. Тик язмышыңдагы бу
кара тап күп кенə очракта сиңа аяк чалырга мөмкин.
– Хəрби уку йортына кергəндə дəме?
– Һичшиксез. Лəкин син борыныңны төшермə, əйбəт
хезмəт итəргə тырыш. Бəлки, берəр җае килер, мин дə
ярдəм итəргə тырышырмын. Синдəй егетлəр югалып
калырга тиеш түгел.
Җан керде Айнурга, əнисенə язган хатларында ул,
аның өчен кайгырып ятмасыннар дип, хəрби уку йортына укырга китəргə телəвен телгə ала башлады.
“Һай, балакаем, хəрби кеше булырга телисең дə бит,
алырлармы соң анда хөкем ителгəнеңне белгəч?” –
дип көенə иде Разыя, улы өчен борчылып. Кызы
Камилə кияүгə чыккач, Инсаф белəн аның гомум торактагы бүлмəсенə күченеп киттелəр. Яшь гаилəне,
икесенең дə табиб булуларын исəпкə алып, фатирга
чиратка куйдылар. Эш урыннары бар. Бу яктан барысы
да əйбəт кенə бара кебек. Инде Айнурының гына
хыялы чынга ашса икəн.
Фатирда эштəн соң кайтып берүзе уйланып утырган
чакларында булып узган хəллəрне һаман кат-кат исенə
төшереп, язмышының нигə шундый борылыш алуына
уфтана Разыя, лəкин җавап кына таба алмый. Шундый
вакытларда апасы белəн əнкəсе шылтыратса, сөенеп
бетə алмый яисə үзе элемтəгə чыгып, хəллəрен белешеп тынычлана. Хəбир дə еш кына шылтыратып тора.
Күптəн түгел ул Разыяны театрга да чакырды. Театрдан
соң ресторанга кереп утырдылар, аннан соң Хəбир аны
фатирына алып барды. Фатиры иркен булса да, хатынкыз кулы җитешмəве күренеп тора.
Разыяның уйларын укыган кебек, Хəбир: “Күрəсең,
Разыя, бирегə хуҗабикə кирəк, ул сине күптəн көтə”, –
дип куйды, аңа кинаяле караш ташлап. “Ай-һай, миннəн
нинди хуҗабикə чыгар икəн соң?” – диде Разыя, сүзне
артык күпкə сузмаска тырышып. Ир кеше бокалларга
кызыл шəраб салды, залда исə талгын гына музыка агыла.
Əмма Хəбир аңа кулын суза башлауга, уктай ишеккə
атылды. Хəбирнең: “Разыя, кая ашыгасың, эшеңə үзем
илтеп куяр идем!” – дигəн сүзлəре һавада эленеп
калды. Менə хəзер Разыя үкенеп бетə алмый анда барганына,
Уралына хыянəт иткəндер кебек тоела. Шул
рəвешле шактый вакыт Хəбир белəн кабат очрашудан
качып яшəргə тырышты ул. Телефон шылтыраган саен,
Хəбирдер дип, трубканы да алмады. Нишлəсен, Хəбир
əле һаман аңа өметлəнə, ə ул ничек итеп яңа адым
ясарга белми. Кызы Камилə аларның бергə булуына
каршы түгел, əмма Айнур ни дияр? Улының күңел
ярасы алай тиз генə уңалырлык түгел. Кияү кеше ни
уйлар? Икенче яклап караганда, аны алда мондый
ялгызлык көтсə, бер дə күңелле түгел. Шəһəр җире
булса да, Хəбирдəн башка сүз кушучы күренми. Əллə
чыннан да язмышы ул микəн? Бəлки, аның яшендə
мəхəббəт дип лаф оруның кирəге юктыр. Ние ярамаслык
Хəбирнең? Өйдə берүзе шулай уйланып утырса да,
аның белəн очрашкач, эчтəн нидер котырткан кебек,
аның хислəренə берничек тə җавап бирə алмый
җəфалана.
Бүген дə шулай уйга батып кайтып килгəндə йорт
тирəсендə арлы-бирле йөргəн Хəбирне күреп, аптырап
калды. Ə Хəбир исə тиз-тиз атлап килеп, аның кулларыннан алды.
– Ни булды, Разыя, телефонны тыңламыйсың. Əллə
авырып киттеңме дип, борчылып килдем, – диде ул,
сораулы карашын сөйгəненə төбəп.
– Юк, Хəбир Мөнирович, һич борчылырлык сəбəп юк,
эш күп булды.
– Əллə тəүлек əйлəнəсенə эшлəтəлəрме? Баш табибка шылтыратыйм əле.
– Берүк кенəсе шылтырата күрмəгез, аның бер гаебе
дə юк.
– Ярый, алайса, ачыктыңмы, кафега кереп тамак
ялгасак, ни диярсең?
– Алай да ярый, берүзем генə булгач, ашарга
əзерлəргə дə иренəм кайчак, – диде Разыя һəм нигə
əйттем инде бу сүзлəрне дип үкенеп куйды.
– Шулай шул, икəү булсак, ашарга əзерлисе бар дип,
тизрəк өйгə йөгерер идең əле, – дип кычкырып көлде Хəбир.
Кафеда бераз утыргач, ул икесе өчен дə истəлекле
урынга – Салават Юлаев һəйкəле янына барырга
тəкъдим итте. Эштəн соң бик арыган булса да,
юлдашының хəтере калмасын дип, ризалашты Разыя.
Башкорт халкының милли героена куелган һəйкəл
янында аларны, гадəттəгечə, күңеллəрне җилкендерердəй хозурлык каршы алды. Агыйделдəн искəн
талгын җил битлəрне иркəлəп, җанга, сусауны баскандай, тынычлык өсти. Яр башына басып, бераз елга
өстенə сокланып карап тордылар да янəшəдəге
эскəмиягə килеп утырдылар. Хəбирнең нидер əйтəсе
килгəне, лəкин ничек сүз башларга белми интеккəне
сизелеп тора.
– Бу ялда районга кайтып килергə иде, – дигəн булды
Разыя, авыр тынлыкны басар өчен.
– Нəрсə, кайтырга чакыралармыни? – диде Хəбир,
нидəндер шиклəнгəн кебек.
– Юк, йорт-җир бикле тора ич, хəл белеп килергə
кирəк.
– Ярый алай булса, əллə кайтып китəсеңме дип
торам.
– Алай да булырга мөмкин, фатирга түлəү кыйммəт,
җитмəсə, үзең белəсең, хезмəт хакын да бүлеп бирə
башладылар.
– Əйе, кайчанга кадəр дəвам итəр бу? Болай булса,
табибларның да эш ташлап, базарга əйбер сатарга
чыгып басарын көт тə тор.
(Дәвамы бар.)
Фото: Фотобанк.