

Кичә Наилнең әтисе кайтты. Бер матур апа белән. Тегенди-мондый гына җирдән түгел, Мәскәүнең үзеннән! Бу шәһәрнең илебезнең башкаласы икәнен дә, аның бик зур һәм матур икәнен дә белә Наил. Һе, белмәскә, ул бит зур инде, алтынчы яше белән бара, аның бүген өйдә генә торучы Җәмилә әбекәе гомер буе мәктәптә укытучы булып эшләгән. Наилгәме, Наилгә ул шәһәрләр, андагы истәлекле урыннар, илләр турында да, бик күп нәрсәләр турында сөйли. Ул гынамы, малайны шытырдатып укырга да өйрәтте. Ә йоклар алдыннан кич саен ничек тәмле итеп кызык әкиятләр сөйли аның яраткан әбекәе! Тукай дигән абыйның “Шүрәле”се дә, “Су анасы” да, тагын әле “Бөтерчек”, “Камыр батыр” дигән татар халык әкиятләре дә калмый, и аларның кызыклыгы! Малайның Әкиятләр дөньясында булып аласы, озын бармаклы, маңгаенда мөгезле шул Шүрәлене, әкияттәге батырларны бик тә күрәсе килә. Әбисе сөйләгәннәрне йотлыгып тыңлый да үзенең йоклап киткәнен сизми дә кала!..
Озак көтелгән кунакны капка төбенә үк өчәүләп, әбисе, бабасы һәм Наил үзе, каршыларга чыксалар, аптырап та киттеләр – әти буласы Гаязның янында, әйе, шул бер матур апа тора. Иреннәре кызыл алмадан да болайрак кызылга буялган, ә тырнаклары, салават күпере төсле, төрлесе төстә, өстендә күкрәкләренең яртысын гына каплаган ак футболка белән сылашып торган ак чалбар, аякларында биек-биек үкчәле туфлиләр... Колакларында иңенә чаклы ук төшкән озын алкалар. Озын керфекләре, валлаһи, күлне камап алган камышларны хәтерләтә. Үзе шундый да сылу гәүдәле. Әйтерең бармы, матур инде матурлыкка, тик йөзендә арыганлык билгесеме, битарафлыкмы шунда, тамчы да шатлык очкыны күренми.
Шулай ук ак чалбар белән ак футболка кигән чандыр гәүдәле иркәй иркә кызларныкыдай ап-ак нәзек бармаклы кулын Җәмиләттәйгә сузды:
– Исәнмесееез, мы, то есть без, ниһаять, кайтып җиттек. Таныш булыгыз, минем супругам Валя-Валюша, – диде ул бер урысчага, бер татарчага күчеп, артындарак торган ханыма – әлеге шул матуркайга ишарәләп.
Матур апа да эндәшмичә генә Җәмиләттәйнең күл өстендәге вак дулкыннар шикелле җыерчыклар баскан кулларына әллә ничә балдаклы бармакларының теге, салават күперен хәтерләткән тырнаклары белән тигәндәй итте.
Бар килеш-килбәтеннән татарга хас кунакчыллык бөркелеп торган, башына кара җирлеккә бизәкләр чигелгән иң матур түбәтәен кигән бабасы ачык йөз белән:
– Әйдүк, әйдүк, өйгә үтегез, кайтып яхшы иткәнсез, рәхим итегез, – дип Мәскәү кунакларын үзеннән алда өйгә үткәрде.
Читтәрәк ятсынып, оялып торган Наилгә кунаклар игътибар да итмәделәр. Аталык хисе бөтенләй үк үлмәгән икән әле, ниһаять, элекке кияве улын күрергә кайта дип атна буе уйлап-сөенеп йөргән, сый-нигъмәтләрен хәстәрләгән Җәмиләттәй дә каушап, әллә ничек югалып калган, әле өйгә керергә өлгермәгән иде. Ул кулларын артка куеп, боек кына сандалие белән аяк астындагы үләннәрне тырнаштырып, аптырап, нишләргә белмичә торган оныгы янына килеп, аны кочаклап алды. Әтисен каршыларга дип өп-өр яңа зәңгәр футболка белән шорты кигән малай әбисенең күзләренә карап:
– Әбекәем, әбекәй, минем әтием бит инде бу абый, нигә соң ул мине кочаклап алмады? Мин бит аны шундый көттем, – диде Наил, яңаклары буйлап агып төшкән күз яшьләрен йодрыклары белән сөртә-сөртә. – Садикка үзләрен алырга килгәч, иптәшләремнең әтиләре улларын кочаклап, күтәреп алалар, Рамилның әтисе дә, Әминәнең дә... Үзем күрдем, карап тордым...
Үзе дә дүрт яшьлек чагыннан улын күрмәгән киявенең як-ягына каранмый да кереп китүе өчен рәнҗегән Җәмиләттәй оныгының башыннан сыйпап, юатырга тырышты:
– Улым, сабыр бул, син акыллы бала бит, алар юлдан бит, арыганнар, ачыкканннардыр , шуңа абайламый калдылар. Әйдә, өйгә керик, кунакларны сыйлыйк. Менә күрерсең, әтиең сине кочаклап та алыр, синең белән рәхәтләнеп сөйләшер дә әле...
– Әбекәем, ул мине ярата бит, әйеме? Мин бит аны бииик озак көттем, ул кайтканчы үсеп беттем инде...
Әбекәй белән онык әкрен генә өйгә атладылар.
* * *
Аш-суга оста Җәмиләттәй табынны мул әзерләгән иде. Кунак кайту хөрмәтенә ул кичтән бер тавыгын чалдырды, иртүк торып ашын өлгертте. Өй тавыгының ите дә, нәзек кенә итеп киселгән токмачлы тавык шулпасы да телеңне йотарлык тәмле булды. Хуҗабикә ашап туймаслык өчпочмагын да олы коштабак белән өстәл уртасына өеп куйды. Пешерергә мәшәкатьлерәк булса да, туңдырып куйган биш йомыркага чәк-чәген дә әзерләде. Балга катырылган, төрле кәнфитләр белән бизәлгән бу кунак сые табын уртасында балкып утырды. Кунакларның тартмалы кәнфите белән лимон-әфлисуннары да табында матур гына үз урыннарын алдылар.
Мәскәүнекеләр оялып-тартынып тормадылар, тегермәннәре шәп тартты – мактый-мактый ашауларын белделәр.
– Джамиля апа, бабай, спасибо, все очень вкусно, во рту тает, – дип, урысчалап мактау сүзләре яудырдылар.
Валясы ярый инде, урыс бичәсе икәне күренеп-кычкырып тора, ә менә Гаязның туган телендә рәхмәт тә әйтә белмәве, Галимҗан картның чәменә тиде.
– Мәскәүдә яшим дигәч тә, туган телеңне оныттыңмы әллә? – дип төрттереп алмыйча булдыра алмады ул.
Гаяз әллә ишетте, әллә юри ишетмәмешкә салышты, бернинди җавап та кайтармады.
Кайчандыр кияүләре булган, дүрт кенә ел яшәп, кызлары Нурия белән аерылышкан Гаяздан ике елдан артык бер хәбәр-хәтер дә юк иде. Гөнаһасына керәсе түгел, аз-азлап булса да, аен-аена алиментын җибәреп тора, кайчак мул гына чумдыра. Малае барлыгын бөтенләй үк онытмаган, аталык тойгылары бөтенләй үк сүнеп бетмәгән икән әле, менә бит, Ходайның рәхмәте, улын күрергә кайткан. Ярый, өй иркен, күңел киң дигәндәй, көтелмәгән булса да, Валясы да кунак булыр. Ана, Нурияларының өч елга якын кайтып күренгәне дә юк. Онытканда бер, әллә кайдагы урыс каласыннан шылтырата, имеш, ул эшли, имеш, аның вакыты юк. Ничек шулкадәр каты бәгырьле ана булып була икән?! Ә оныклары аларны теленнән дә төшерми, менә кайтырлар, менә кайтырлар дип гел көтеп яши. Булгач та булыр икән, бу очракта бала күңеле анада, ана күңеле далада, дип кенә әйтергә кала иңде. Нурияны шәһәр тормышы бөтереп кенә алды үзенә, ул инде хәзер бөтенләй башка, картларның иң тирән әрнүе. Ә бит ул бик итәгатьле, тәрбияле булып үскән иде...
Шундый күңелсез уйларга бирелеп, Галимҗан карт берара кунакларны кыставын да онытты. Ә тәмле аш-судан күңеле хушланган Гаяз әти, ниһаять, караватта читтән генә үзләрен күзәтеп утырган Наилне үзенә чакырды:
– Сыночек мой, улым, син ничек зур үскәнсең?
Малай әтисе кочагына атылды һәм нәни куллары белән аның муыныннан кысып кочаклап алды.
– Әти, мин сине көттем дә көттем, нишләп озак кайтмадың?..
– Улым, эш күп минем, вакыт юк, аңлыйсыңмы?
Гаяз әти күзләренә тутырып карап утырган малаеның карашыннан качып, Валясы ягына күз ташлады. Чибәркәй әпен-чөпен килеп чәк-чәкләп чәен чүмерә, әти белән малайның нәрсә сөйләшүе аңа барыбер иде.
– Ай, улым, оныттым бит, мин сиңа бүләк алып кайттым, – дип, Гаяз урыныннан торып, ишек төбендәге сумкасы янына юнәлде.
Наил шатлыгыннан чәбәкәйләп, сикергәләргә тотынды. Урра! Урра, бүләк! Нинди бәхетле ул, аңа әтисе Мәскәүнең үзеннән бүләк алып кайткан! Нәрсә икән соң? Динарныкы шикелле уенчык үзбушаткыч машинамы? Янгын сүндерү машинасымы? Йә булмаса, сурәтле берәр китапмы? Өстәл уенымы? Ни булса да ярый, аңа бит әтисе бүләк алып кайткан! Югыйсә гел әбисе белән бабасы гына бүләкләр бирәләр, шатлана инде Наил, шатлана, аны алар бик яраталар шул. Менә бит, әтисе дә ярата икән бит, яратмаса, бүләк алып кайтыр идемени?!
Ул арада сумкадан Гаяз бер ят әйберне алып, малайга сузды.
– Мә, улым, мин сиңа бинокль алып кайттым! Бу тылсымлы уенчык, аның менә бу “күзләреннән” карасаң, әллә кайдагы ерактагы әйберләрне дә якында итеп күреп була.
– Бинокль?!
– Малай ышанырга да, ышанмаска да белмичә, әтисе сузып торган бинокльне кулына алды. О-о, авыр гына икән бу бинокль дигән уенчык.
– Рәхмәт, әтием, мин сине яратам. Малайның шатлык чәчкән йөзен, күзләрен күреп, Җәмиләттәй сиздермичә генә алъяпкычын кайтарып, күз яшьләрен сөртеп алды. Наил бу минутларда дөньядагы иң бәхетле бала иде.
– Бу, улым, уенчык түгел, чын бинокль, әйдә әле верандага чыгып карыйк әле бинокль аша тирә-якны...
* * *
Наил көне буе биноклен кулыннан төшермәде. Галәмәт шәп бүләк булды бу, әти бүләге. Ну, балалар бакчасына баргач, иптәш малайлары алдында мактанача-а-ак ул. Төркемдәш малайларының әллә нинди машиналары, туплары, конструкторлары булса да, мондый бинокльләре юк аларның, вәт. Вәт кызыктырачак малайларны. “Әти миңа бинокль алып кайтты!” – диячәк. Алай гынамы, алып барып күрсәтәчәк. Тик менә тәрбияче апалары, үзегез белән уенчык алып килмәгез, дип гел кисәтеп кенә тора. Әбисе белән бабасы да рөхсәт итмәсләр. Ялыныр Наил, әбекәем, мин сине яратам, алып барып күрсәтим инде малайларга, дип ялварачак.
Малай инде ишегалдына чыгып, бөтен тирә-якны бинокль аша карап чыкты. И матур инде аларның торган җире: каршы якта, әнә, биек тау, шул тауда үсеп утырган зәңгәр чәчкәләргә, җиләк яфракларына кадәр күренә. Ә икенче якта – яшел урман, куе урман арасында бүре-төлкеләр дә, куяннар да бар микән? Тик алары күренми бинокльдән. Шүрәле юктыр инде анысы, ул малай бик яратып тыңлаган, хәзер үзе дә сөйли белгән “Шүрәле” әкиятендә генә яши, диде бит әбисе. И-и, бу бинокль бигрәк хәтәр икән, аларның кыт-кыт килеп җырлап йөргән тавыклары белән кызыл әтәчләрен нинди зу-у-р итеп күрсәтә, әллә-ләә, ярый әле алар чынлыкта шундый олы түгелләр, югыйсә Наил алардан бик куркыр иде, ә болай, алар үзләре малайдан курка. Наил аларны куркытырга уйламый да, үзләре куркак бит алар.
Көне буе бинокльне кулыннан төшермичә ары чапкан-бире чапкан, тирә-як дөньяны тикшереп, аның зурлыгын, матурлыгын күреп исе киткән Наил төн көнне кара пәрдәсе белән каплап куюга әбисе аңа дип сырган мамык юрган астында йоклап та китте. Йоклар алдыннан кадерләп кенә, нәни куллары белән сыйпый-сыйпый биноклен мендәре янына куйды. Иртәгә ял көне, ә аннары дүшәмбе, бакчага барасы көн! Кайбер чакта бакчага барырга атлыгып тормаса да, әле менә тизрәк дүшәмбе җитсен иде дип тели. Дүшәмбе, дүшәмбе, тизрәк җит, әйдә! Дүшәмбе дигәннән, ул атнаның бөтен көннәренең дә исемнәрен татарча белә. Әйе, дүшәмбе җитсен иде тизрәк, малайлар алдында белер иде ничегрәк мактанырга. Алар гына әлләкем булмасыннар әле, Наилнең дә әтисе бар, бинокль бүләк иткән әтисе! Төшендә ул биек-биектә, болытларга утырып, әллә кайда аста калган җирне, шырпы кабыгы кадәр генә, кечтеки генә өйләрне бинокль аша күзәтүен күрде.
* * *
Кунаклар кайтуга Галимҗан бабай мунча өлгерткән иде. И татар мунчасының шәплекләре бит аның, әйтеп аңлаталмаслык рәхәтлекләре! Буяу тимәгән түшәм-идәннәре, бүрәнәдән сары шалкандай диварлары чип-чиста итеп юылган, ташына аз гына су салсаң да, чаҗлап тора, бөркелеп пар өскә күтәрелә, тәнең генә түгел, монда җаның да эри, валлаһи. Галимҗан бабай иллә дә оста итеп мәтрүшкәләр кушып бәйләгән каен себеркесен дә пешереп куйган.
Нуриясе белән элек еш кайта һәм шушы мунчада рәхәтләнеп, пайтум чабына иде дә бит Гаяз. Хәзер бу ләззәт менә күпме вакыттан соң гына эләкте. "Газик, монда бигрәк эссе, ваннада иркәләнеп ятуга җитәме соң?" – дип әрле-бирле генә юынды да, иркә бичәкәе тизрәк кайту ягын карады. Ә Гаяз ике сәгатьләп булгандыр, пайтум чабынып, мунча исләрен рәхәтләнеп исни-исни, юкә мунчала белән тәнен ышкый-ышкый озаклап юынды. Мунча алдында әзерләп куелган, мәтрүшкәләр салып пешерелгән тәмле чәйне эчеп хушланды... Кайда ничек кенә кунак итмәсеннәр, элекке бабасы белән әбисенең кунакчыллыгына җитми шул! Ә малае соң, малае, ничек матур, тәрбияле, тәүфыйкле булып үсеп килә... Менә кияү булып, гел әбисе әзерләгән тәмле ашлар белән сыйланыр, бабасы яккан мунчалар керер иде дә, терсәкне тешләп булмый шул, шалишь, брат, яши алмадылар алар Нурия белән. Кем әйтмешли – карахтерлары туры килмәде, берсе бер сүз әйтсә, икенчесе аркылы төште, икенчесе бер сүз әйтсә — беренчесе кабынып китте. Ә менә алмадай матур малайлары берсенә дә кирәкми... Әби белән бабай карагач, икесенең берсе бала дип артык пошынып бармый.
Яшерен-батырын түгел, шулай да малаеның нәни куллары белән муеныннан кочып алуы, кысып кочаклавы, гади бер бинокльгә җире-күге белән сөенүе йомшартты күңелен Гаязның. Ничек тә малаемны Мәскәүгә алып барасы, истәлекле урыннарны күрсәтәсе иде дигән миһербанлы уй да килде ата күңеленә.
* * *
Аларга эчкәрге якта киң койкага каз мамыгы тутырып ясалган пар мендәрләр салып, өп-өр яңа юрган белән урын-җир әзерләде Җәмиләттәй. Мунчадан тазарынып-чистарынып кайткан Гаяз кочагына сыенып яткан Валясына эндәште:
– Валюша, карале, озакламый минем ике атналык ялым башлана. Кайтып, берничә көнгә улымны Мәскәүгә алып китәргә, башкала күрсәтергә уйлыйм әле.
– Син нәрсә инде, Газик, без бит синең белән диңгезгә очарга сүз куештык.
– Соң диңгездә җәй башында гына булдык бит, ел саен барып торабыз. Ни әйтсәң дә, мин Наилнең әтисе...
– Ярый, җаным, соңыннан уйлашырбыз, әйдә, йоклыйк.
Валя иркә тавыш белән шулай диде дә, Газигының борын очыннан әп итеп алды һәм икенче якка әйләнеп ятты.
Гаязның да тәмле ашлардан, парлы мунчадан соң сүз куертып торасы килмәде, җылы юрган астында бик тиз әвен базарына китеп тә барды. Ә Валяның башында мең төрле уй дулкыннары диңгез булып чайкалды: кара инде бу чүпрәк баш Гаязны, башта малайны кайтып күрик, диде, риза булдым. Хәзер инде Мәскәүгә алып бармакчы. Аннары, ә аннары, тәүбә, тәүбә, үзебезгә алыйк, бездә яшәсен, минем улым бит ул, дияр.
Юуук-юк, моның булачагы түгел! Әйе шул, Валяның кеше баласын гына карыйсы калды, шуның өчен чыктымыни ул татар мужигына. Акчасы булмасамы, әйләнеп тә карамас иде шушы авыл мокытына. Ул Валя үлеп яраткан сумнарны күп ала шул, өстәвенә җәлләп тормый, хатыны ни алса да, каршы килми. Ә матур бичәнең әле типтереп яшисе, чибәрлеге белән кешеләрне кызыктырып, ахирәтләрен көнләштереп, кәттә киенеп йөрисе, чит илләргә барасы килә. Нинди бала карау, ди ул, аңа күпме акчалар түгәргә кирәк бит! Үз балаң булса бер хәл әле . Монда ниндидер бер татар малаен... Хәзер менә...
Юуук, юк, болай булмый, бу хәлгә ничек тә нокта куярга кирәк. Кичекмәстән! Тик ничек итеп? Уйла, Валюша, уйла, матур яшисең килсә, уйла, бер әмәлен тап... Әйе, әйе, моның юлы бер генә – малай атасын ят итәргә, күрәлмәска тиеш. Югыйсә, кара ничек сылашып бара, кочакларга гына тора. Бу яратуга немедленно нокта куярга кирәк! Шул, шул, каһәр төшкере бинокль генә гаепле. Берәр йомшак уенчык – куянмы шунда, аюмы, алып кайткан булса, ул кадәр ушы да китмәс иде, андый уенчыклары аның әллә күпме. Так, так, уйла Валя, уйла... Мин сезнеме? Мин сезне белермен нишләтергә! .. Мәкерле хәйләсен уйлап тапкан Валя үзалдына елмаеп куйды.
* * *
Уйлап табуы гына кыенрак булган икән, ә эшне очлап чыгуы бер генә дә кыен булмады. Ефәк эчке күлмәкчән Валя ире кочагыннан шома еландай шуышып кына чыкты да, аяк очларына гына басып, балалар бүлмәсенә юнәлде. Тәмләп, таралып йоклап яткан малайның мендәре читендәге бинокльне сак кына алды да, чыгып, үзенең затлы киемнәре салынган сумкасы төбенә салып та куйды. Гырлап йоклап яткан ирен пушкадан атып та уятырлык түгел. Валя өстәл лампасын кабызып, дәфтәр битенә эре хәрефләр белән бер генә җөмлә язды. "Прости, сынок, бинокль мне самому нужен". Тагын аяк очларына гына басып, хатын Наил бүлмәсенә керде дә язуны бинокль яткан урынга куйды. Тәрәзәдән карап торган кыерчык айдан башка беркем бернәрсә сизмәде дә, күрмәде дә. Валя, ниһаять, бер зур эш майтаргандай тынычланып, юрган астына чумды.
... Иртән иртүк китәргә чыккан Газик белән Валюшаны, күчтәнәчләр төяп, әби белән бабай капка төбенә чыгып озатып калдылар. Наилне уятып тормадылар.
Назлы тавышы белән: "Җаным, баланы иртәнге тәмле йоксыннан бүлмик", – дип, чибәр хатын Наил бүлмәсенә юнәлүче Газигы юлына аркылы төште.
Ә бу минутларда Наил иртәнге матур төшен күрә иде. Имеш, әтисе белән җитәкләшеп авыл урамыннан баралар. Наилнең бер кулында бинокль , ә капка төпләрендә иптәш малайлары кызыгып карап кала...
2025 ел, октябрь.
Фото “Тулпар” журналы архивыннан.