

– Эш янә сузыла икән. Әти аңарчы гүргә кермәсә ярар да. Сөйләгәннәренең ташка басылганын бик күрәсе килгән иде.
– Очерк яз да берәр газетта бастыр.
– Ике эш белән җәфаланасы килмәгән иде шул…
Эндәшмәдем. Марсель алдымдагы папканы алды да калын портфеленә тыкты, дәшми генә, кулны кысып чыгып китте. Ә мин сөйләшүдән ниндидер җиңеллек кичердем, чөнки аңлашуның авыр булачагын алдан чамалый идем. Әлбәттә, тагын килер, бәхәсләшер, ул үзенекен талкыр, мин үземнекен дигәндәй, бәлки, китереп тә чыгарыр…
Әхмәтов тагы бер ел чамасы күзгә чалынмады, баштагы мәлләрдә әллә ни искә төшмәсә дә, акрынлап уйландыра башлаган иде, бәлки, очеркы нәшер ителер дип көттем – газета-журналда анысы да күренмәде. Холык-фигыленең сәерлеге, кешене ниндидер гамәле белән шаккатырырга омтылышы бар инде, бар, нишлисең.
Беркөнне, шылтыратмый-нитми, ут капкандай, эш урыныма килеп керде.
– Сәлам! Эшләдем бит, – диде ул, бүлмәгә керү белән. – Йөз биткә кыскарды. Жанрын документаль повесть дип куйдым. Шулай да ошарына тулы ышаныч юк – теге вакытта өркетеп кайтардың. Язганда, йөрәктән шул курку-мандраж чыкмады.
– Мандраж түгел ул, Марсель, җаваплылык. Ярый, эшләнгән эшләнгән булыр, йөз биткә кыскаруы да яхшыгадыр. Йомшак урыннары байтак иде бит, динамизм җитми иде.
– Дөресен әйткәндә, Заһир дус, тотынуыма үкенеп тә куям. Авыр тема булып чыкты – күпме көч, вакыт сарыф ителде, әллә ничәмә хикәя, очерк язып, бастырып булыр иде шул вакыт эчендә. Ташласаң, әти алдында оят. Инде ышанмый да шикелле очына чыгарыма.
– Ташларга ярамый. Бу кадәрен эшләгәч, һичшиксез, очына чыгарга кирәк. Укыйк.
Бу юлы өч көн китте әсәрне укуга – Марсельнең нәрсәләр эшләгәнен тизрәк беләсе килү теләге көчле иде. Әсәр, чыннан да, беркадәр җыйнакланган, атап әйткәндә, курсантларның поездда барулары, аларның һәркайсына диярлек озын характеристика бирү, немец самолётларының составын бомбага тоту вакытында ачык яланга сибелешкән сугышчыларның бер-берсен эзләүләре чагыштырмача аз урынны ала, иң мөһиме, вакыйгалар Хәйбулла бабай авызыннан түгел, автор Марсель Әхмәтов тарафыннан, ягъни өченче заттан тасвир ителә. Янә уңай як – катакомбаны саклауга зур урын бирелгән, нәтиҗәдә әсәрдә киеренкелек арткан. Шушы һәм башка уңай якларын әйтеп, артык, ягъни эшләнеп бетмәгән якларын билгеләдем:
– Син чәчеләсең. Үткән сөйләшүдә әйттемме икән, юкмы – онытканмын: Сталин ставкасына да кереп китәсең, Гитлерны да сурәтлисең, укучыны фронт, дивизия штабларына да алып йөрисең, катакомбага да кайтасың. Кырым ярымутравындагы бәләкәй генә җир кисәгендә барган сугыш – Икенче бөтендөнья сугышының тырнак очыдай гына өлеше. Бу локаль сугышка полк, дивизия җәлеп ителә. Сталинның, Верховный Главнокомандуюший буларак, аны белмәве дә ихтимал. Совет сугышчыларының оборона тотуы турысында хәбәр иткәч, Гитлер җенләнә, үтерергә, кырырга, газ белән тончыктырырга аларны дип ярсый. Ышандырмый. Гитлер булгач, аны, һичшиксез, котырган эт рәвешендә күрсәтергәмени? Син укучы игътибарын читкә юнәлтәсең. Рус әдәбиятында, баштарак бөтенсоюз әдәбиятында шундый тенденция бар иде: солдат прозасы, офицер прозасы, генерал прозасы… Бүген язучы булып киткән элекке солдат – солдатлар тормышы, офицер – үз даирәсе, ә генерал инде күбрәк дивизия, фронт турында яза. Ягъни һәркайсы үзләре белгән, үзләре кайнаган, аралашкан кимәлдә, ә синең төп героең – солдат, димәк, нигездә, шушы даирәне тасвирларга кирәк. –
– Да-а-а, бу юлы, пожалуй, хаклысыңдыр.
Тагы байтак нәрсәләр әйттем Марсельгә. Хаклысыңдыр, дисә дә, күп нәрсә белән килешмәде, бәхәсләште, үзенең фикерен яклады, ләкин нигезле дәгъвалар белән исбатлагач, чигенергә, һичьюгы, эндәшмәскә мәҗбүр булды. Мин дә синең кебек университет бетергән, тормыш тәҗрибәм бар, журналда чыккан прозаны калдырмый укып барам, син алай әллә кем булып китмә әле дип, шәхескә дә күчкәләде. Ахырда, бигайбә, синеңчә булсын, тагын бер эшләп чыгам, шунда да кире каксаң, баш мөхәрриргә керәм, дип чыгып китте.
Бу юлы елдан артыкка югалды. «Югалды» дип әйтү дөрес үк булмас, чөнки сирәк-мирәк очрашып тордык, шылтыратыштык, берничә мәртәбә уртак дусларда мәҗлестә дә булдык, үзләрен чакырып алдык, ләкин әсәре хакында ләммим. Үзе элеккечә шәһәр мәктәпләренең берсендә тел һәм әдәбияттан укытты, язучыларның юбилей кичәләренә йөрде, сирәк кенә хәбәрләр, мәкалә, берничә кыска рецензия бастырды, язучылар җыелышларында, проза секциясе утырышларында күренде; бер күрешкәндә, кәефләнеп китеп, икенче әйбергә тотындым әле, дип ычкындырды һәм озакламый яшьләр газетасында өч санда бер мәхәббәт тарихын тасвирлаган повестеннан өзек басылды. Үзенең гыйбрәтле мәхәббәте хакында иде ул. Повесть өзеге буенча фикер йөрткәндә, бик таркау, һаман шул анда-монда сугылып тасвирлау белән аксый иде. Укыдыңмы, ничек, дип сораган иде дә, тулы килеш укымагач әйтүе кыен, дию белән генә чикләндем. Ә болай, вакыйгаларны үстергәндә, кызыклы бернәрсә китереп чыгарырга материал бар иде. Тик Әхмәтов аңа ирешә алмас шул, кулыннан килсә, башта ук эшләр иде.
Романның, хәзер инде документаль повестьның, өченче варианты белән танышу да канәгатьлек китермәде. Минем киңәш-уңашка игътибар иткән болай, әмма яхшы якка үзгәреш чамалы иде. Житмәсә, барырдай урыннарын бозган, урыны-урыны белән яңа вакыйгалар өстәгән. Фикеремне әйткән идем:
– Син миннән көләсең, үзең роман яза алмагач көнләшәсең! – диде. Менә сиңа мә! Мин аңа ихлас ярдәм итәргә тырышам, ә ул көнләшүдә гаепләмәкче.
– Марсель, журналда әллә күпме роман басыла, һәр язучыдан көнләшә башласам, миңа күптән монда эшләмәскә кирәк йә шартлап үләргә тиешмен.
– Монда – икенче көнләшү. Без – курсташлар, бер казанга ике тәкә башы сыймаган кебек, бер авылдан ике язучы булырга тиеш түгел, синеңчә.
– Әкият сөйләмә!
– Әкият булмагач, нигә әсәремне үткәрмисең? Бөтен әсәр дә нишләп синеңчә булырга тиеш соң? Әдәбият – субъектив әйбер, сиңа ошамаса, икенче берәүгә ошавы ихтимал.
– Минем өчен төп критерий – художестволылык. Монда тормыш материалы бар, әмма шуны әдәбият материалына әйләндерә алмагансың. Моны аңлатуы кыен, әмма язучының язучылыгы нәкъ шунда. Әлбәттә, укучысы булыр. Ләкин камил түгел әйберне нигә тәкъдим итәргә? Ояты үзеңә, миңа түгел.
– Барыбер дә тенденциоз карыйсың минем әйбергә, нигәдер кабул итмисең. Өч тапкыр эшләп, басарлык кимәлдә түгеллегенә мин просто ышанмыйм. Үткәрмисең инде?
– Юк.
– Алайса, баш мөхәрриргә керәм.
– Хакың бар, Әхмәтов.
– Һаман «Әхмәтов»...
Марсель матур папканы алдымнан җилтерәтеп алды да бүлмәдән чыгып китте. Баш мөхәррир чакыртып алыр дип көтсәм дә, нигәдер чакыртмады. Акыллы кеше буларак, безне, авылдашларны, кара-каршы утыртып, Марсельне дә, мине дә уңайсыз хәлгә төшерәсе килмәгәндер. Иртәгесен, төш җитәр алдыннан гына, үзе бүлмәгә кереп чакырып чыкты.
– Әхмәтовның повесте бөтенләй барырлык түгелме?
Күз карашлары тыныч, сүзе тигез, димәк, миңа карата канәгатьсезлеге юк. Кем белә, бәлки, кичә булган ачуы бүген үткәндер.
– Түгел.
– Өч тапкыр эшләтте, авылдан бердәнбер язучы булып йөрисе килә, үзе роман яза алмагач көнләшә, ди.
– Ул әйтер. Беренчедән, әсәре роман жанрына тартмый. Икенчедән, аңа бернинди дә тенденциоз карашта тормыйм. Авылдаш булса да, мөнәсәбәтем башка авторларга караган сыман. Минем өчен иң беренче нәүбәттә – әсәр.
– Нигәдер бик агрессив нияттә. Укып чыгарга туры килә инде. Эш олыга китсә, икәүләп җавап тотарбыз. Фикерләреңне язып керт.
Шуның белән бетте баш мөхәррир кабинетындагы сөйләшү. Шулай да ниндидер канәгатьсезлек калды классташымның, хуҗага кереп, минем турыда ямьсез сүз әйтүеннән. Димәк, миңа ышанмый, биргән киңәшләрем, әйткән фикерләрем аның өчен буш сүз, баш мөхәррир укыр да журналга үткәрер, дип уйлый. Хәер, кат-кат эшләп тә әсәрен кабул итмәгәч, аның да хәлен аңларга була – күпме көч, күз нуры түгелгән, роман тәмамладым дип, күпме кешедән сөенче алган, нәшер ителәсен атасы, туган-тумачасы көтә…
(Ахыры бар.)
Мөнир ВАФИН фотосы.