

(Дәвамы.)
Алар шəһəр үзəгендəге рестораннарның берсендə
очрашырга булды. Разыя ресторанга барганчы, иртəрəк
киенеп чыкты да, Урал белəн беренче танышкан эзлəре
буйлап, Салават Юлаев һəйкəле янына китте. Һəйкəл
яныннан түбəндə агып ятучы Агыйдел елгасына
төбəлеп, аның икенче ягында җəйрəп ятучы мəһабəт
күренешкə сокланып карап торды. Аннары хатирəлəрне
яңартып, йөрəкне сулкылдатып үткəннəрне искə
төшереп торучы эскəмиягə барып утырды. Көл астында
да чаткы сүнми икəн. Өстə сап-салкын, ə актарып
карасаң, эчтə бəлəкəй генə чаткы яна. Кагылсаң,
куырып ала, ə җил өрсə, бу бəлəкəй чаткыдан дөньяны ут
ялмардай ялкын чыгарга мөмкин. Урал да беренче
тапкыр шушында Разыяның күңеленə көтмəгəндə сөю
утын кабызды, шушында аңа кияүгə чыгарга тəкъдим
ясады. Ə хəзер килеп, яшьлегенең бердəнбер
мəхəббəте урынында тик хəсрəттəй ялгыз үкенечле
бер хис торып калды.
Күңелдə исə каяндыр ишеткəн җыр юллары яңгырый кебек:
Күңел тулы сары сагыш,
Ник очраштырдың безне, язмыш...
Ярый, Хəбир Мөнирович янына барырга вакыттыр.
Разыя башын түбəн игəн килеш, акрын гына таш
мəйдан буйлап килгəн юлына борылды. Берничə адым
китүгə күзен күтəреп караса, үзенə таба килгəн Хəбирне
күреп, аптырап калды.
– Аптырама, Разыя, минем дə яраткан урыным бу, –
диде ир, аның гаҗəплəнүен күреп. Үзенең эче пошкан
саен шушы мəйданга килүен, яшьлек эзлəре буйлап
Разыяны эзлəп йөрүен, инде күпме гомерлəр аны
оныта алмый, яратып яшəвен, яшьлектəге кыюсызлыгы
өчен үзен гаепле санавын бүген сүзлəр белəн
аңлатып бирергə иде исəбе. Əмма һаман теле əйлəнми,
Разыяга сөю тулы карашын төбəп, басып тик тора.
Аңлады аны Разыя, алда аларны бөтенлəй башка
язмыш көтəдер кебек тоелды, əмма ул хакта уйларга иртəрəк əле...
10
Əнисенең шəһəргə күчеп килүенə иң шатланган кеше
Камилə булгандыр, мөгаен. Республика дəваханəсенə
ординатура үтəргə билгелəнгəч, ничек кенə эшлəп
китəргə икəн дип борчылып йөри иде. Əнисе шəһəргə
күчəргə уйлагач, күңелендə яңадан өмет чаткылары
кабынгандай булды. Разыя Фəттаховнага да озак
көтəргə туры килмəде, Хəбир Мөнирович ярдəме белəн
сугыш һəм хезмəт ветераннарын дəвалый торган
госпитальдə үз белгечлеге буенча эш табылды.
Тəҗрибəле табибны кушкуллап каршы алдылар һəм ул
тиз арада авыруларның ышанычын яулап та өлгерде.
Иң мөһиме, Хəбир Мөнировичның шылтыратып хəл
белеп, Разыяның күңелен күтəреп торуы яңа урынга
иялəшеп китəргə ярдəм итте. Ə өйдə инде эштəн соң
ана белəн кызның сүзе күбесенчə медицина тирəсендə
иде. Камилə əнисенең эшенең бик тə җаваплы һəм
авыр икəнен күреп үссə дə, табиб һөнəрен сайлады.
Кешелəргə сəламəтлек бүлəк итеп яшəүдəн дə зур
бəхет юктыр кебек иде. Мəктəптə укыганда бар
фəннəрне дə тырышып өйрəнеп, тирəн белемгə ия
булырга омтылуы да шуннан иде. Инде Аллаһыга
шөкер, укып диплом алды, эшлəргə дə эшлəргə, димəк.
Аспирантура хакында да сүз булган иде, əмма нигəдер
күңеле тартмады. Фəн казанында кайнаганчы, авырулар
белəн эшлəү мавыктыргычрак төсле. Əлбəттə, көн
саен авырулар хакында сөйлəшеп утыру табиб кешегə
дə кызык түгел. Əле һаман сүрелеп бетмəгəн кайгы-
хəсрəтлəрен кайвакыт театрга, кинога бару беразга
оныттырып тора сыман.
Аларны Хəбир Мөнирович дачасына кунакка да
чакырды. Бик күңелле иде биредə. Камилə бер читтə
торган атынгычка барып утырды да табын əзерлəп
булашкан əнисе белəн Хəбир абыйсын күзəтə башлады.
Бер-берсенə гел пар булып торалар шикелле,
көнлəшеп тə куярсың. Əгəр өйлəнешеп куйсалар,
əнисенең бар мəхəббəтен, балаларына булган күңел
җылысын əлеге ир кеше урлап бетерер кебек. Ə инде
əнисе ялгыз яшəсə, картлыгына Дания картəнисе кебек
юкка-барга көйсезлəнеп, теңкəгə тия торган карчыкка
əйлəнеп куюы да бар. Ярый, əнисе ни уйласа, шуңа
риза булыр Камилə. Хəбир Мөнирович кебек дəрəҗəле,
акыллы кеше чат саен тезелеп тормый ул.
Шулай беркөнне Камилə үзе дə əнисенə əйтергə кыймый йөргəн серен чишеп ташлады:
– Əнием, мин бер егет белəн таныштым, – диде ул,
үзе шунда ук кып-кызыл булды.
– Əллə кайчан вакыт, кызым, мин инде синең өчен
борчыла да башлаган идем. Кыз кешенең егете булмый димени?
Минем кебек бер егет күрерсең дə, шуңа
капланырсың инде, дип уйлый идем.
– Чынында шулай инде, моңа кадəр авылда андасанда озатып
куйган егетлəрне исəплəмəгəндə, җитди
мөнəсəбəтлəр булмады да.
– Я, башлагач, сөйлə, нинди егет соң?
– Гади генə, авыл егете, дəваханəдə эндокринолог
булып эшли, фəнни хезмəт яза.
– Бик хуп, кызым, гади дип, кешенең гадилегендə эш
тормый, Чехов əйткəнчə, кешенең тышкы матурлыгы
түгел, эчке матурлыгы мөһимрəк. Əнə əтиегез бик
“текə” иде, бəхетле булып кына яши алмадык. Əллə
булган бəхетне саклый алмадыкмы? Ул мəрхүм булганнан бирле уйланам,
сорауларыма җавап таба алганым юк.
Бəхетебезне саклый алмадыкмы... Ничек какшады
соң əле аларның гаилə тормышы? Табиблар өчен
язылган һəм язылмаган кануннар шактый. Төнге дежурга
йөрүлəр шуларның берседер, мөгаен, гаилəле кеше
өчен бигрəк тə читен. Урал да аның дежурга йөрүен
яратмый иде. Соңрак исə хатынының кайчан дежурга
барасын алдан белешə башлады. Башта моңа игътибар бирмəсə дə,
иренең хыянəт итүен сизенə башлагач, нидер кылырга кирəк дигəн уй төште Разыяга.
Эшкə киткəндə иренə бүген дежурга барачагын əйтеп
куйды. Ə кич җиткəч, өйдəгелəргə: “Башым авыртып
тора, бераз саф һава сулап керəм”, – дип, җылы гына
киенеп урамга чыгып китте. Кыш көне караңгы иртə
төшə, Урал да гел караңгы төшкəч кенə кайтып керə.
Тышта битлəрне чеметтерердəй салкын.
Урамга чыккач, эчендəге шикле уйларыннанмы,
бөрешеп куйды ул. Шиклəнəм дип, бер дə ире артыннан
күзəткəне юк иде. Алай йөрүне түбəнлек дип
исəпли иде. Əмма эчкə кереп урнашкан уй да тынгылык
бирми, күңелне кырып тик тора. Ире нишлəп башка
кешегə күңел салырга тиеш? Яшьрəк вакытта “Мин
сине күбрəк яратам”, “Юк, мин сине күбрəк яратам”, дип
сүз ярыштырганнары да бар иде ич. Шулай уйланауйлана
шыгырдап торган карлы урамнар буйлап, шактый китте Разыя.
Шулвакыт бер бина янында эчкəрəк кереп туктаган
машина аңа ничектер таныш кебек тоелды. Хəер,
андый машиналар берəү генəмени дип, үтеп китəргə
уйлаган иде, нигəдер аяклары үзлəреннəн-үзлəре
авырайган кебек булды, машинага таба тартылды. Эчтə
аксыл киемле хатын-кыз белəн Уралның кочаклашып
утырганын шəйлəп алды ул. Аһ, юньсез! Беразга ни
кылыргадабелмитуктап калды. Я, Ходай, шиклəнүлəре,
димəк, юкка булмаган, ире аңа чынлап хыянəт итə
икəн! Шул минутта күңел кылларының кайсысыдыр
өзелгəндəй булды, йөрəгенə чəнчү алды. Əллə теге
хатынны машинадан сөйрəп алып, типкəлəп, Уралның
битен тырнап төшерергəме? Əллə шаһитлар чакырыргамы?
Нишлəргə? Ничек итсə дə, тавыш зурга китəчəк,
халыкка таралачак. Моннан кемнең абруена күбрəк
зыян килер соң? Əллə ялгыш күрəмме дип, якынрак
барып, машинаның номерын да карады. Юк, дөрес,
Уралның машинасы. Изелгəн, тапталган итеп хис итте
ул үзен, əмма бар көчен учына җыеп түзде, яшенə
буылып, өйлəренə йөгерде.
Бераз торгач, Урал да кайтып керде. Берни булмагандай:
“Кая, əнисе, тəмле ашларың?” – дип аш бүлмəсенə
узды. Җылы шəленə төренеп диванда телевизор карап
утырган Разыя, аңа берни дə җавап бирмəде.
Эндəшерлек хəле калмаган иде. Елый-елый сөйли
башласа, əнкəсе ишетəчəк. Ярый əле балалар
шəһəрдə, укуда. Моңа кадəр ире алдында биеп торган
хатынының кəефе үзгəрүен ул үзе дə сизəргə тиеш.
– Əнисе, ни булды? Əллə эшеңдə берəр
күңелсезлекме? Син бүген дежурда булам, дигəн идең
ич? – дип, янына килеп утырып, аны кочагына алырга
телəде Урал. Разыя, уттан курыккандай, читкə тартылды.
Бая гына урамда күргəн вакыйгадан соң ире аңа
җирəнгеч булып тоелды. Ничек шулкадəр икейөзле
була ала икəн ул?! Бу хəл бүген генə түгел, күптəн
килгəнгə охшый.
– Машинаңда кем белəн үбешеп утыра идең соң? –
диде ул, тыныч булырга тырышып.
Урал беразга аптырап калды.
– Ни сөйлисең? Шаяртасыңмы? Мин эштəн нык арып
кайттым, бүген шундый авыр көн булды, – диде ул.
– Үз күзлəрем белəн күрмəсəм, ышаныр идем. Хəзер
ни дисəң дə, сиңа булган хөрмəтем дə, сөюем дə сүнде
инде. Яныгызга барып тавыш чыгармаганга рəхмəт əйт.
– Юк, син ялгышасың, Разыя. Дөрес, бүген баш
бухгалтерны утыртып алып кайттым һəм бераз финанс
мəсьəлəлəре хакында сөйлəшеп утырдык.
– Кочаклашыпмы?
– Əй, сез хатыннарны! – дип кул селтəде дə Урал,
акланып та тормады, йокы бүлмəсенə кереп китте. Шул
мизгелдə Разыяның йөрəген əллə нинди салкынлык
куырыпалды, тəнегенəтүгел, күңелебозгаəйлəнгəндəй
булды. Шулай итеп, беренче мəртəбə икесе ике урында
төн чыкты.
Əмма Разыяның күзенə бөтенлəй йокы кермəде,
уйланды да уйланды. Гомеренең иң матур чаклары
Уралы белəн узды, аның хыянəтче булырын күз алдына
да китермəде. Өйдə гелəн генə “əнисе дə əнисе” дип,
өзелеп торган кебек иде ич ире. Ə хəзер үз күзлəре
белəн күргəн хəлдəн соң аерылышу хакында сүз ачаргамы?
Ышанып гомер иткəн ирен шулай җиңел генə
ятларга бирсенме? Башына төшкəн хəсрəтне ничек
җиңелəйтергə? Хыянəтче белəн бер өйдə яшəү дə
авыр. Өйдəн куып чыгарыйм дисə, моны балаларга
ничек аңлатырга? Алары да əтилəре өчен үлеп тора.
Разыя үзе бернигə дə мохтаҗлык кичерми.
Кеше арасында көлкегə калу дигəн əйбер дə бар. Юк
инде, ни булса да ачыктан-ачык сөйлəшергə кирəк,
бəлки, ире гафу үтенер, башкача ялгыш юлга тайпылмас.
Лəкин нигəдер сөйлəшү өчен җае чыкмады да
чыкмады. Югыйсə, Урал үзе дə берничə тапкыр,
сөйлəшик əле, дип караган иде, Разыяның тискəресе
килə дə куя. Аңлап та тора үзе: эшлəр тирəнгə китсə,
яхшылык белəн бетмəячəк. Əнə шулай байтактан яши
иде алар. Тыштан бик тату гаилə кебеклəр,
ə бер-берсенə булган мөнəсəбəтлəре боз сыман. Иренең
аларны ташлап китүеннəн курка иде бугай Разыя.
Яраткан кешесенең хыянəтен дə гафу итə алмый.
Фəнзəлия апасы белəн дə киңəшлəшеп карады. Ул
инде: “Əй, апаем, күпчелек булдыклы ирлəр шулай
гаилə тормышына җиңел карый ул. Йөрер дə туктар,
күпертмə, сабыр ит. Сине ярата бит, кызык өчен генə
кыланадыр, Балаларыңны аталы булу бəхетеннəн
мəхрүм итмə”, – диюдəн ары узмады. Акрынлап, ачуын
эченə йотып булса да, гаилə хəлен җайга салырга иде
исəбе Разыяның, лəкин əнə нинди фаҗига килеп
чыкты.
11
– Ə сиңа Хəбир абый ошыймы соң? – диде Камилə,
аның уйларын бүлеп.
– Əй, кызым, нинди сүз ул? Əле əтиегезне җирлəгəнгə
күпме генə, ир турында уйларгамы соң миңа? Белмим,
Айнур ни дияр? Аның күңеле болай да яралы, яңасын
ничек өстисең? Юк, хыянəт итү булыр иде бу. Хəзергə
сезнең хакта гына хəстəрлəп яшисем килə əле.
Əнисе белəн сөйлəшкəч, рəхəт булып калды кызга. Ə
бер ялда Инсаф (егетнең исеме шулай иде) аны
кыстый-кыстый авылга алып кайтты. Курка-курка гына
кайткан кызны егетнең əнилəре бик җылы кабул итте.
Улларының үз тиңен табуына кайсы ата-ана куанмасын
инде. Башта кыенсынып кына торса да, Камилə дə
үзенə булган җылы караштан куанып, үз кешедəй
бөтерелеп йөрде, Инсаф белəн көтү каршыларга да
бардылар, су салып, мунчасын да яктылар, тау астыннан
агып яткан елга буеннан каз-үрдəклəрне дə куып
алып кайттылар. Күптəн мондый эшлəрдə катнашмаган
кызга авыл тормышы тансыкка əйлəнгəн икəн. Кызның
борын чөерми, шулай җилкенеп йөргəнен күреп торган
егет тə бик канəгать иде. Шəһəргə килү белəн ул
сөйгəненə кияүгə чыгарга тəкъдим ясады.
...Икесе дə ап-актан киенгəн яшь парның бүген иң
бəхетле көне. Никахка əзерлек белəн бəйле
мəшəкатьлəр бераз арытса да, үзең яратып сайлаган
кешең белəн тормышыңны бəйлəү куанычы йөзлəренə
бəреп чыккан аларның. Камилə белəн Инсафтан да
матур пар юктыр кебек шул бүген.
– Русия Гаилə кодексына ярашлы, сезне ир белəн
хатын дип игълан итəм...
Камилəнең белəгеннəн йомшак кына итеп тоткан
кияү егете, бу сүзлəрне ишетүгə, кəлəшен үзенə ныграк
тартып: “Син хəзер минеке, бары тик минеке”, –
дигəндəй, кулын учына алып, кысып куйды.
Ə Камилəнең исə күзлəре əнисендə. Əнə Инсафның
əти-əнисе зур чəчəк гөллəмəсе тотып басып тора,
сөенечлəре йөзлəренə чыккан. Алар белəн янəшə –
үзенең əнисе, янында Хəбир абыйсы. Икесе дə матур,
килешле итеп киенгəннəр. Бермəлгə Хəбир урынында
əтисе басып торадыр кебек тоелды Камилəгə, башы
əйлəнеп киткəндəй булды. Əйе, бүген əнисе янында
əтисе Урал басып торса, аның бəхете тагын да тулырак
булыр иде дə бит. Ярый инде, əнисе ялгызы түгел...
Айнур да армиягə Ерак Көнчыгышка элəкте, туйга да
кайта алмады. Ашыгыч рəвештə хəрби кыр өйрəнүлəре
башлану сəбəпле, ялга җибəрмəделəр, котлау телеграммасы
гына килде. Анысына да шатландылар, иң
мөһиме, Айнурга армия хезмəте бик тə охшый, мөмкин
булса, гомерен хəрби һөнəргə багышларга хыяллануы
хакында хат саен язып тора. Каршы түгеллəр, күңеле
тарткан юлны сайласын əйдə.
(Дәвамы бар.)
Фото: Фреепик.