Чәчмә әсәр
10 Мая , 07:50

Әмир ӘМИНЕВ. Алдану. Хикәя (1)

Укырга керүе кыен булмады, чөнки безне имтихан алучы укытучылар матбугат битләре аша белә иде, берсе хәтта: «Агылый белән Тагылый килгән ләбаса», – дип үк җибәрде.

Әмир ӘМИНЕВ. Алдану. Хикәя (1)Әмир ӘМИНЕВ. Алдану. Хикәя (1)
Әмир ӘМИНЕВ. Алдану. Хикәя (1)

Авылдашым, элекке сабакташым Марсельнең: «Материал сайлавы кыен, шаккатырырлык берәр нәрсә язарга иде», – диюенә, «Әнә әтиең сугышта катнашкан бит, сөйләт тә яз. Сугыш – беркайчан да искерми торган тема, һәрвакыт актуаль», – дип киңәш иттем. Шуннан берзаман ул югалды. Шылтыратмады да, күренмәде дә, таныш-белешнең дә күзенә чалынмаган, һәм, менә соңгы күрүдән ярты ел чамасы үткәч, беркөн кич өйгә шылтырата бу:

– Иртәгә эшеңдә буласыңмы?

– Булам.

– Барып чыгарга иде.

– Кил.

– Кайчанрак?

– Әйдә төштән соң. Берәр нәрсә булмагандыр бит?

– Нигә алай дип сорыйсың?

– Күптән шылтыратканың да юк. Шуңа бер-бер хәл булды микән әллә, дим.

– Әйтерсең син көн дә шылтыратып торасың. Юк, бөтенесе дә тәртиптә. Әлегә. Йә, ничәдә килим? Редакция халкының вакыты һәрчак чамалы бит.

– Ну… төштән соң, сәгать өчләргә рәхим ит.

– Яхшы.

Иртәгесен килде бу. Гаилә хәлләре, туган-тумача, классташ, курсташлар хакында сүз куерттык. Кәефе әйбәт иде, ниндидер олы эшнең очына чыккандай канәгать, утырып торалмый, уклаудай туры, озын гәүдәсен сыгылдырып-бөгелдереп, тегеләй-болай әйләнә, шома кара чәчләрен сыйпый, ара-тирә шап та шоп портфеленә суккалап ала. Аптырап куям мондый кыланышына.

– Мин теге әйберне очладым бит, – диде ул, ниһаять.

– Нинди әйберне?

– Бәй, үзең, язар материал таба алмасаң, әтиеңнең сугышта булганын яз, дигән идең бит, шуны инде. Оныттыңмыни?

– Ә-ә, истән чыккан. Авылда укыганда, 23 февральдә, 9 майда әтиең, мәктәпкә килеп, Кырым тирәсендә оборонада ятуларын сөйләп торган иде.

– Әйе, әтинең төп сугышы шул инде.

– Очеркмы? Язганыңны әйтәм…

– Нинди очерк? Югарырак ал, Заһир дус!

Классташымның, кашлары җыерылып, соравымнан канәгатьсезлеге йөзенә чыкты, юка иреннәре үпкәчел кысылды, яңак мускуллары тартышып куйды.

– Әллә повестьмы?

– Роман!

Болай гына әйткән идем, дөресрәге, повестька ук тотынырга кыюлыгы җитмәс, дип төрттерүем иде гамәлдә, ә ул күз дә йоммый «роман» дип тора. Моңа кадәр рецензия, нәсер, вак-төяк хикәя, очерк кына язсын да, менә сиңа – роман. Аптырарсың да шул. Бу инде кичәге көнгә кадәр озынлыкка биш метрга, бүген ун метрга сикергән спортчы сыман. Хәер, кем белә, исеменә җисеме туры килгән әсәр дә тудыра алгандыр, каләме бөтенләй юк түгел, байтактан бирле языштыра. Материал эзләп әллә кая чабасы юк, ул өйдә, янында, сорадың – алдың. Ярты елдан артык тавыш-тыны чыкмады, күзгә-башка күренмәде, димәк, шуны язып утырган булып чыга.

– Кайчан укытасың?

– Ул бәхеткә бүген үк ирешә аласың, Заһир дус. Алып килдем, – янә кабарынкы портфеленә шапылдатып сукты, янәсе, әнә кайда ята ул әсәр! Әйтәм, сөйләшү барышында ара-тирә суккалап алгалады шул портфеленә.

– Шулай укмы? – Бу юлы чынлап аптырадым, чөнки язып бетерүе – бер эш, аны, укып, редакцияләп эшләп чыкканнан соң, машинкадан яки компьютердан үткәрүе – үзе күп вакытны ала торган олы мәшәкать. Укып карамагач, әлегә сыйфаты хакында сүз йөртүе кыен, әмма роман чаклы роман язуына сокланмау мөмкин түгел. Һәркемнең кулыннан килми. Әүвәле, моннан 20-25 еллар элек, роман бастыру зур эш санала, автор шөһрәтле премияләр ала, исеме докладларда, бөтен җыелышларда, биш елга бер үткәрелгән съездларда иң беренчеләрдән атала торган иде. Роман язгансың икән, син – чын язучы. Хәзер романнар да күбәйде, жанрның да дәрәҗәсе төште, шунлыктан роман тәмамлау Гагарин космоска очкандагы сыман шаккатыргыч вакыйга рәвешендә кабул ителми. Шулай да… Менә мин үзем, мәсәлән, тотынырга һаман куркам, язганнарым – хикәя йә повесть. Утырсам, китереп чыгарып та булыр иде, җаваплылык, икеләнүләр кулны бәйли. Бер мәшһүр әдип әйтмешли, күләм – шулай ук талант күрсәткече.

– Әйдә, бәхетле ит, алайса.

Сабакташым портфелен алды – роман гына йөртә торган «савыт» – аны кабаланмый гына ачты да эченнән кирпеч калынлыгындагы папка тартып чыгарды, аны, кулында әйләндереп, алдыма салды. Артист. Күрмәсәң күр, янәсе, вак-төяк жанрда гына түгел, зуррагында да эшли ала! Кибеттән бүген генә алган өр-яңа папка тышына эре итеп «Марсель Әхмәтов. Жиңүчеләр. Роман» дип язып та куйган. Иренми ничек язып утырган шуны, аптырарсың. Әлеге язуына, папкасына караганда, эчендә кимендә «Сугыш һәм солых» яки «Тын Дон» ише кулъязма ятарга тиеш сыман.

– Да-а-а, тиз эшләдең, сөйләшүебез яңа гына булган иде түгелме соң?

– Ничек яңа гына? Синең беренче әйтүеңә ике ел, аннан соң берничә мәртәбә искә төшердең. – Әхмәтов чак кына пауза ясады, шуннан бүлмә буйлап йөренде.

– Аннан килеп, мин психологик яктан аңа әзер идем, әтидән әллә күпме сөйләттем… Үзең әйтеп торасың бит, 9 май, 23 февральдә гел бер үк вакыйганы сөйли торган иде дип. Озак укырсың микән?

– Роман хикәя түгел. Житмәсә, журналның киләсе саны өчен ашыгыч укыйсы әйберләр дә бар.

– Син мине «һәм башкалар» исемлегенә кертмә инде, яме. Без – авылдашлар, классташ-курсташлар, ташлама булырга тиеш. Өстәвенә әсәр синең заказ рәвешендәрәк язылды лабаса, ә заказны алгы чиратка куялар.

– Ярый, атна-ун көн эчендә укырмын.

– Шулай диген. Шылтыратырсың. Хуш хәзергә.

Классташымның һөҗүм бәрабәрендәге сөйләшүе мине күпмедер аптыратса да, тәүге зур әсәре хакында мөмкин кадәр тизрәк фикер ишетергә теләве аңлашыла иде. Чөнки ул һаман иҗат комарыннан арынмаган, язган вакыттагы күтәренкелек белән яши. Ә бу зур тойгы, олы тойгы, мин укып фикер әйткәнче, шул кәефендә яшәячәк. Һәр әдәбиятчыга таныш халәт бу.

Әхмәтов белән мәктәптән үк яза башлаган кешеләр без. Яза башлаган, дип әйтү, әлбәттә, үтә зурдан кубу, шулай да мәктәптә үткән теге яки бу чараны, укучыларның колхозга ярдәм итүләрен, яхшы укучылар, укытучыларны туган көннәре белән котлау сыман мәгълүматларны мәктәп газетасына, район, хәтта республика балалар һәм үсмерләр басмаларына, нигездә, без икәү яза торган идек. «Яшь хәбәрчеләр» дип йөртәләр, классташлар алдында да, укытучылар алдында да абруебыз зур булды. Бер ел мине, икенче елны Марсельне республика яшь хәбәрчеләре делегациясе белән хәтта «Артек»ка да җибәрделәр. Анда билгеле журналистларның, сәясәтчеләрнең лекцияләрен тыңлап, бөтен Союз буенча җыелган яшьтәшләр белән аралашып, бихисап тәэссоратлар алып кайттык, һәм, әйтергә кирәк, ул сәфәр тагы да бердәмрәк язарга дәрт өстәде. Марсель шул чактан ук миннән күбрәк, ешрак язарга, теге яки бу вакыйганы алданрак «эләктерергә» тырыша торган иде, – бармакларын тырпайтып, учын партага сала да катгый тавыш белән «моны мин язам» ди. Хәтеремдә: бер елны мәктәпнең шикәр чөгендере басуына ике көн эшкә килмәгән Сәгыйдә исемле классташыбызны, социалистик ярышта катнашмый, классны артка сөйри, андыйларга безнең арада урын юк дип, мәктәпнең «Молния»сенә язып чыкты. Ә Сәгыйдәнең әнисе аягын сындырып яткан, өйдә үзеннән башка өч сеңлесе, бер энесе, аларны карарга, мал-туарны ашатырга, саварга, иртә белән көтүгә куарга кирәк. Шулай булгач, ул ничек эшкә чыга алсын?.. Белми, тикшерми язганы өчен, Сәгыйдә үпкәләп тә, аптырап та йөргән иде, Марсельнең исе дә китмәде. Ул үзен мәктәпнең иң шәп хәбәрчесе дип исәпләде, ә мин бигүк ашыкмадым, холкым басынкырак булдымы, әллә сүлпәнлекме… Башта язачак һәр вакыйганың сәбәбен, максатын, язуым нинди нәтиҗәләр бирәчәген аңларга тырыштым. Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Галимҗановнаның, Марсельдә – оперативлык, синдә логик фикерләү бар, дип әйткәне хәтердә. Икебез дә университетның филология факультетына укырга кердек.

Керүе кыен булмады, чөнки безне имтихан алучы укытучылар матбугат битләре аша белә иде, берсе хәтта: «Агылый белән Тагылый килгән ләбаса», – дип үк җибәрде. Бер курста, хәтта бер төркемдә укыдык, каләм тибрәтүне дәвам иттек, әңгәмә, сурәтләмә, репортажларыбыз җайлап нәсер, рецензиягә җитеп «үсте», әдәби түгәрәккә йөрдек, университетка, тулай торакка чыгыш ясарга килгән шагыйрь, язучы абый-апайлар белән таныштык, тора-бара алар эшләгән редакцияләргә барып аралаштык һәм куркып кына аларга үзебезнең язмаларны күрсәттек… Язган әйберләр түгәрәкнең даими чыгып килгән журналларында, коллектив җыентыкларда күренгәли башлады. Марсель егәрле иде – язуда да, абыйлар белән аралашуда да. Берзаман әдәби түгәрәкнең старостасы да булып алды, укытучылар белән «син» дип кенә аралашты. Шул шагыйрь, теге язучы абый белән эчтек, бүлмәгә килде яки өенә озатып куйдым, дип мактангалады кайчак.

Университетны тәмамлагач, мин республика басмаларының берсендә эшкә калдым – соңгы курсларда укыганда рецензияләр язып, күзәтүләр ясап, башка йомышларын үтәп йөргән идем. Ә Марсель үзебезнең районга укытырга кайтты. Ифрат авыр кабул итте язмышының шушы борылышын, чөнки моны һич тә көтмәгән иде. Уенда юк иде, үзен кулыннан гына тотып, җитди редакцияләрнең берсенә китереп утыртырлар дип көткән иде. Балалар газетасы белән сөйләшеп-килешеп беткәч, мөхәррир аңа вәгъдә иткән урынга үзенең кешесен алган да куйган. Районга кайтты, укыта башлады, укытучы кызга өйләнде, язуын ташламады. Каләме бар да сыман иде, тик әллә үтә кабаланды, әллә нәрсәнедер аңлап-төшенеп җитмәде, ачыла алмаган сыман күрә идем мин аны. Язганнары ничектер «җансыз» иде, мәгълүмат бирә, тик коры. Күбрәк акыл сату, китапча язуга корылган катлаулы стиль. Әйберләрен басмасалар, үзен аңламауларына, аңа юл бирмәүләренә сылтады, талантны кысалар дип адарынды һәм күпчелек редакция халкы белән тәмсезләшеп бетте.

Районга кайтуын авыр кабул итүенең икенче сәбәбе, бәлки, минем Уфада калуым булгандыр да. Хәер, бу турыда бер дә ачыктан-ачык әйтмәде, әмма сизә идем. Бергә укы-укы да, ул авылга кайтып китсен, ә дусты башкалада калсын, имеш! Нинди гаделсезлек…

Очрашкалап тордык. Районга кайтканда күрергә тырыштым, дәртләндердем, бернәрсәгә карамый яз, дип үгетләдем. Өзгәләнде, авылга кайтуына үкенде. «Редакция тирәсе булмаса ни, берәр җиргә эләгергә иде, соңыннан күз күрер әле…» Зарланды. «Үз күләгәләреннән куркып утыралар. Ләкин барыбер әдәби күренеш булырлык әйбер язачакмын!» Еллар үтә торды, корган планнары тормышка ашмады яки алдагы елларга күчерелә килде. Октябрь революциясенә кадәр безнең тарафларда данлыклы ат карагы булган, шуның турында материал җыйды, пыяла заводының тарихы белән кызыксынды, үткән гасырның 20нче елларында төзелеп, 60нчы елларга кадәр берничә авылны электр уты белән тәэмин иткән станция тарихын язам, дип хыялланды. Шулай да бер омтылышы тормышка ашты: гаиләсе белән Уфага күчте. Бөек Җиңү бәйрәме уңае белән әтисе Хәйбулла бабай, фронтовик буларак, фатир юллап алды, һәм Марсельнең гаиләсе дә шунда урнашты. Редакцияләр дә якын, әйдә, басыл гына.

Һәм менә өч йөз битлек роман язып китергән. Прозада күренеш булырлык, укучыны да, профессиональ әдипләрне дә шаккатырырлык әсәре, бәлки, шушыдыр.

Вәгъдә иткәнчә, ун көн эчендә укып чыктым романны. Кызганычка каршы, өмет акланмады. Марсель бар вакыйганы әтисе ничек сөйләгән, шулай тезгән дә чыккан, башы да, азагы да юк, дигәндәй. Шушы рухта янә өч йөз бит сузарга була. Хәрби частьлары ничек оеша, ничек училищеда укый башлыйлар. Кырым ярымутравына немецларның бәреп керү куркынычы килеп тугач, аларны, ашыгыч рәвештә поездга төяп, Керчь янына алып килүләре, юлда дошман самолётларының аларны бомбага тотулары, көчкә барып җитеп, оборонага ятулары һәм башка вакыйгалар хронологик көндәлек сыман хикәяләнә. Әлбәттә, алар барысы да кирәк, әмма бик озын һәм ялыктыргыч тасвир ителә. Вакыйгалар бер җепкә тезелмәгән, бәйләнеш юк, лирик чигенүләр күп.

Шылтыраттым. Килде.

– Зур эш башкаргансың, иптәш Әхмәтов, – дим, күрешеп, хәл-әхвәл сорашкач.

– Ярый, «Әхмәтов»лап торма инде, – дип түземсезләнә классташым. Башын боргалый, озын кулына урын таба алмый. Ә мин эчтән генә көлемсерим, чөнки без, группадашлар, аңа фамилиясе белән эндәшергә өйрәнгәнбез. Әле дә шул гадәт онытылмаган, үзе дә безне тыймады, исем белән генә эндәшегез дигәне булмады, димәк, ошаткан, кабул иткән. Ә аның тарихы болай.

Университетка кабул итү имтиханнары вакытында ул үзен барысы белән дә «Әхмәтов» дип таныштырып йөрде. Берәүләр аптырый, икенчеләр игътибар итми, өченчеләр… Әмма берсе дә нигәдер исемен сорамый. Бергә имтихан биргән егет һәм кызларның байтагы, студент булып киткәч, Марсельне фамилиясе белән атый башладылар. Башта бу ихтирам билгесе сыман иде, бүлмә ишегенә дә фамилиясен генә яздыртты. Дәресләрдә бергә утыра, тулай торакның кухнясында бергә бәрәңге кыздыра башлагач (бәй, ул да үзләре сыман, имеш, быел гына унны бетергән, тәмәке тарта, мөмкинлек туса, эчүдән дә баш тартмый, укуын да әллә ни шәп дип әйтмәссең), фамилиясе кушамат рәвешендәрәк мәгънә алды. Әлбәттә, исеме белән эндәшүчеләр дә булды. Соңыннан, университетны тәмамлагач, яшьлектәге гадәтеннән оялыбрак та йөрде шикелле.

Минем әлеге әйтүем дә шул чордан килә. Күпчелектә, әлбәттә, исеме белән эндәштем, ә бу юлы сөйләшүгә рәсмилек бирергә теләүдән – дус дигәч тә, җитди журналның проза бүлеге мөдире бүлмәсендә утырганын онытмасын, янәсе.

– Әйе, Марсель, зур эш башкаргансың. Мин бит сиңа, Хәйбулла бабай турында һичшиксез язарга кирәк дип, күптән әйтә килдем. Шундый материалны файдаланмау – үзе бер гөнаһ, – дидем, башлаган сүземне кабатлап. – Анысы мактауга лаек, соңлап булса да тотындың, тик әсәреңне бу көе роман дип булмый.

 – Нишләп? – сорау, мылтыктан аткан шикелле, шартлап яңгырады.

– Чөнки… художестволы әйбер түгел. Гомумиләштерү юк…

– Ничек художестволы түгел? Әти ничек сөйләгән, шулай яздым. Алдау юк, читкә китү юк.

– Әнә шуның өчен дә художестволы түгел, сөйләгәнне эшкәртергә, кайсыбер вакыйгаларны үстерергә, кайсыларын алмаска иде, ә син фактларны тезгәнсең дә чыккансың. Бу форма бармый, һәрнәрсәнең үз тәртибе. Ничектер бер җепкә тезәргә кирәк. Иң мөһиме, арка сөяге, әсәрне тотып торган зур вакыйга юк.

– Киресенчә, вакыйга өстенә вакыйга. Поездда бару, бомбага тотылу, һәлак булган иптәшләрен эзләү, аларны җирләү, катакомбага җиткәч, аны героик обороналау үзе вакыйга түгелмени? – Марсель утырган җиреннән торып китте, озын кулларын селтәп җибәрде.

– Алар – тормыш вакыйгалары, син шуларны әдәби тасвир итә алмагансың, тезеп сөйләгәнсең дә чыккансың. Табигатьтә игезәк тау булмаган сыман, әсәрдәге вакыйгалар да бер үк төрле булырга тиеш түгел. Бәләкәйләре әнә шул хәлиткеч зур вакыйганы, ягъни геройның характерын ача торганын әзерләргә тиеш, дип карыйм. Синең төп вакыйгаң – катакомбаны обороналау. Димәк, курсантларның училищеда укуы, поездда барулары, бомбёжка вакытында һәлак булулары – ярдәмче генә вакыйгалар, әзерлек вакыйгалары, шуңа аларга күп урын кирәкми, фокус әлеге катакомбага төшәргә, аның героик оборонасын, сугышчыларның батырлыгын тасвирлау төп урынны алырга тиеш. Синдә менә шушы пропорция бозыла. Материал бар, ә менә техник ягы нык аксый, дөресрәге, эшләнмәгән. Фәлсәфәсе юк, итсез сөяк кимергән кебек…

– Иң яратмаганым – канун-законнарга ябышып яту. Һәркем үзенчә язарга тиеш. Әсәрне һич тә әзер рамкага кертергә түгел. Керткән өчен дә, прозабыз инкубатор чебешләре кебек бертөрле әсәрләр белән тулы.

– Без ике төрле нәрсә турысында сөйлибез, Марсель. һәркем үзенчә язарга тиеш, дигәнең белән килешәм, әмма мәҗбүри үти торган кагыйдәләр дә бар. Әдәбият тарихы меңәр еллар белән билгеләнә, шул вакыт эчендә аның үз традицияләре, кагыйдәләре, тәртибе барлыкка килгән, классик тип исәпләнгән әсәрләр иҗат ителгән. Без шулардан өлге алабыз, үзебез, язганда, шуларга таянабыз – һәркем велосипед уйлап чыгарырга түгел, ә үзенә тикле барлыкка килгәнне үстерергә, камилләштерергә, алга китәргә тиеш. Шуңа да сюжет, композиция, конфликт, кульминацион нокта, чишелеш дигән төшенчәләрне инкяр итү үзе бер юләрлек булыр иде. Аларны ничегрәк куллану, файдалану – анысы инде икенче мәсьәлә.

– Билгеле нәрсәләр…

– Билгеле булгач, нигә инкяр итәсең соң?

– Димәк, әйбер юк?

– Мин алай димәдем. Материал бар, тик өр-яңадан эшләргә кирәк. Теге көнне очеркмы дип юкка сорамадым бит, миңа калса, шушы материалны башта очерк итеп эшләп карарга иде, шуннан гына романга тотынырга.

– Бер үк нәрсәне нигә ике тапкыр тыкылдарга?

– Беренчедән, вакыйгаларны сайларга өйрәтер, икенчедән, каләмең чарланыр, тәҗрибә туплар идең, өченчедән, очерк чыкса, әтиең турында белерләр иде. Башта очерк язып, шул ук материал нигезендә хикәя, повесть, хәтта роман язган мисаллар бар бит әдәбиятта. Мәсәлән…

– Эт йөгерә дип, бет чапкан…

– Ну, син бигрәк… Бөтен нәрсәне дә кире кагуы җиңел, үзеңнекен тудыруы авыр.

– Кире кагасың инде?

– Какмыйм, яңадан эшләргә бирәм. Янә бер теләк: беренче заттан сөйләмә, өченче заттан сөйлә, юкса озын бер монолог сыман кабул ителә. Мондый форма очеркка барадыр да, романга – ай-һай. Әтиең сөйләгән вакыйгаларның бәләкәеннән алып иң киеренке, драматик вакыйгага тикле совет патриотизмын, солдатның бер карыш газиз җире өчен дә соңгы тамчы канына кадәр сугышырга әзер булуын күрсәт. Чөнки ул әлеге бәләкәй җир артында иле, халкы, хатыны, балалары, ата-анасы яшәгән олы җир барлыгын белеп сугыша.

Марсельнең кәефе төшкәннән-төшә барды, гадәтенчә урыныннан торып йөрмәде, шома чәчен сыйпамады, утыргычка сеңеп тик утырды.

(Дәвамы бар.)

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас