

(Дәвамы.)
Камилə дə, Айнур да беравыздан əти белəн əнилəренең
тату, үзара аңлашып яшəүлəрен, кайвакытта
гына, əнилəрен кичекмəстəн дəваханəгə чакыртып
алганда, əтилəренең бераз ризасызлык белдерүен
билгелəделəр.
– Айнур, əтиең фаҗигагə очраган көнне син шəһəрдəн
кайткан булгансың. Бу хакта ни əйтерсең? – диде
Миргаллəмов, сорауны кабыргасы белəн куеп.
– Мин кайтканда əтине дəваханəгə алып киткəннəр
иде инде, – диде Айнур, күзен читкə борып.
– Ярар, моны без ачыкларбыз. Əлегə сиңа өегездəн
беркая да китəргə ярамый, югыйсə, шунда ук кулга
алачакбыз, – дип, егетнең култамгасын алды да, сорау
алуны Разыяның əнисе Дания карчык белəн дəвам итте.
Лəкин аңардан хəлгə ачыклык кертерлек бер җавап
та ишетмəде, карчык берни дə күрмəгəн дə, белмəгəн
дə. Разыя да полициягə биргəн күрсəтмəсеннəн артыгын
сөйлəмəде. Ул һаман үзен гаепле итеп күрсəтə
иде. Əмма Миргаллəмовны аның сүзлəре ышандырмады.
Уралның телефонына килгəн шылтыратуларны тикшерү
соңгысының дусты, хирургия бүлеге мөдире
Таһир Гəрəевичныкы икəнен күрсəтте. Таһир моны
инкарь итмəде.
– Мин ул көнне Разыя Фəттаховнаның туган көне
икəнен хəтердəн чыгарып җибəргəнмен, Уралны
табигать кочагына, су буена барып, бераз ял итеп кайтырга
күндергəн идем, – диде үкенечле тон белəн. Əмма,
анда кызлар да булырга тиешлеген генə əйтеп
бетермəде.
– Анда тагын кемнəр булырга тиеш иде? – диде
тикшерүче шаһитнең дəлиллəренə ышанып бетмəвен
аңлатырга телəп. Таһир Гəрəевичның ялгыз яшəвен,
хатын-кызлар белəн мəхəббəт уены уйнарга яратуын
ишеткəне бар иде.
– Сезнең андый күңел ачулар еш була идеме? Разыя
ханым мондый дуслыкны ничек кабул итə иде?
– Разыя Фəттаховна – табиб кеше, эше мəшəкатьле.
Ə ир кешегə кайвакыт игътибары да җитеп бетмəгəндер.
Дөньялыкта ике мəртəбə яшəмибез бит, кайвакыт эчне
дə бушатасы килə. – Таһир, син үзең дə ир кеше,
аңлыйсың инде дигəндəй, мəгънəле генə итеп карап куйды.
Тикшерүлəрдəн күренүенчə, гаилəдə бары да шома
булмаган, Урал хатынына хыянəт иткəн, тарткалаш та
шуннан килеп чыккан, дип нəтиҗə ясарга мөмкин.
Тикшерүлəр тагын бер фактны ачыклады: Айнур утырып
кайткан автобус расписаниесе нəкъ фаҗига булган
вакытка туры килə. Миргаллəмов кичекмəстəн полиция
бүлегеннəн конвой чакыртып, Айнурны барып кулга
алуны оештырды һəм кабат сорау алуны башлады. Бу
юлы егет карышмады, хəл ничек булган, шулай сөйлəп бирде.
– Тик мин əтине үтерəм дип уйламадым, аларның
икесен аерып җибəрергə генə телəгəн идем, – диде ул
үкенүле тавыш белəн.
Əйе, əтисенə охшап таза буй-сынлы, көче ташып торган
егет селтəп җибəрсə, Уралның барып төшəренə
ышану авыр түгел. Өстəвенə, медэкспертиза аның
канында байтак күлəмдə хəмер булуын раслаган.
Барлык тикшерү материалларын күтəреп прокурор
янына кергəч, Миргаллəмов вакыйганы бəхетсезлек
очрагы белəн бəйлəргə тəкъдим иткəн иде дə, тагын
бер көтелмəгəн шаһит килеп чыкты. Уралның бертуган
апасы Вероника шəһəрдəн кайтып, күрсəтмə бирергə
телəвен белдерде. Ишекне бəреп дигəндəй ачып килеп
кергəн ханым шунда ук прокурорга ябырылды. Аны
җинаять эшен йомып калдырырга тырышуда гаеплəүгə
кадəр барып җитте.
Прокурор Исламов бу пырдымсыз ханымга бераз
сынаулы карап торганнан соң:
– Сез, гражданка, үзегезнең кайда икəнлегегезне
белəсезме? Биредə закон теле белəн сөйлəшəлəр,
сезгə дə урынсыз сүзлəрегез өчен җавап бирергə туры
килмəсен, – дип, коры гына тавыш белəн Верониканы
туктату чарасын күрде. – Ə хəзер нинди йомыш белəн
килүегезне, үзегезнең кем булуыгызны əйтсəгез дə була.
Вероника энесе Уралның гаилəсе өстеннəн күрсəтмə
бирергə телəвен əйткəч, аны Миргаллəмовка тапшырып, чыгарып җибəрде.
Каян килеп чыкты инде монысы, ни бүлешергə йөри
икəн? Бер дə ятим калган ике баланы хəстəрлəми, дип
уйлап куйды прокурор. Каян килгəн соң анда энесенең
якыннарына шулкадəр күралмаучылык? Менə бит
сорау артыннан сорау туа, димəк, фаҗига юктан гына
барлыкка килмəгəн, ныклап тикшерергə кирəк.
– Разыяны без баштан ук яратмадык, Уралның да
авылга, хатыны артына кайтып яшəвен телəмəдек.
Безне тыңламады, əнə башына җитте Разыясы, – дип
тезеп китте Вероника бер русча, бер татарча катыш. –
Яратышып яшəмəде алар, Разыя балаларын да
əтилəренə каршы котыртты. Əнə, улы үтергəн аны.
– Анысын ачыкларбыз, фаҗига урынында булмаган
килеш сез аның шулай икəнен раслый алмыйсыз, –
диде тикшерүче, бу ханымның үзен артык иркен тотуын
өнəмичə. Сорау алу протоколына кул куйдырды да аны
озату ягын карады.
Разыяны кабат өлкəн тикшерүче Миргаллəмовка
чакырттылар. Улының сак астына алынуы өчен
хəсрəтлəнеп йөргəн хатын бүлмəгə үтə авыр уйлар
белəн килде. Миргаллəмов аңардан иренең апасы
белəн мөнəсəбəтлəре турында сораштырды.
– Алар баштан ук энелəренең авыл кызына өйлəнүенə
каршыбулды. МинУралга əйтеп тə карадым, туганнарың
барыбер тынгылык бирмəс, араны өзик, дидем. Лəкин
аны берничек тə ышандыра алмадым.
– Ə сез үзегез ирегезне яратмый идегезмени?
– Ярата идем, лəкин йөрəк берне куша, акыл икенчене
дигəндəй, мин акыл белəн эш итəргə уйлаган идем,
чөнки минем əнием дə шəһəр егете белəн бəйлəнүемне
ошатмады. Безнең юньле-башлы туй да булмады,
дигəндəй. Əмма без Урал белəн начар яшəмəдек, ул
минем һəнəрне генə яратып бетерми иде. Бер тапкыр
хəтта, эшеңнəн китеп, өйдə балаларны тəрбиялəү
белəн генə шөгыльлəн, дип тə əйткəн иде, мин
тыңламадым.
Əйе, тыңламады шул Разыя, яраткан эшен ничек
ташласын инде табиб кеше? Ə бит аның хезмəте
дəваханə белəн генə чиклəнми, өйдə дə мең мəшəкать
көтеп тора. Ашарга əзерлəргə, керен юарга, балаларны
дəрес əзерлəтергə, бүлмəлəрне җыештырырга кирəк.
Өстəвенə, еш кына көйсезлəнгəн əнисенең дə күңелен
күрергə туры килə. Ə Уралга ни инде, эштəн əзергə
кайта да, уйнап-көлеп балалар белəн мəш килə. Бер
мəртəбə Разыя аңа: “Син бик арымыйсың бугай, шаярып
кына йөрисеңме əллə?” – дигəн иде, “Киресенчə,
бик арыйм, шул аруларымны өйдə онытып торасым
килə”, – дип җаваплады ире. Разыя исə кичкə урын-
җиргə арып ава, кайвакыт иренең кочакларга үрелгəн
кулын читкə этеп, ярый, бүгенгə йоклыйк əле, дип
əйлəнеп ята. Хəзер уйлый-уйлый да үкенеп тə куя ул.
Бик ялгышкан шул, ирлəргə синең ат урынына җигелеп
эшлəвең кызык түгел, аларга күбрəк иркəлəү, иркəлəнə
белү, җан җылысы кирəк икəн. Тик аңлаудан ни файда,
соң инде, соң!
6
Кабинетына ишек шакып Разыя Фəттаховна килеп
кергəч, адвокат Якуп Мирсəевич эшнең нидə икəнен
шунда ук аңлады: əлеге ханым яклау эзлəп килгəн.
Разыя үз йомышын əйткəч, бераз ни дияргə дə белми
торды. Үтенечен кире каксаң, абруйлы ике кешенең
язмышы гына түгел, əлеге гаилəнең, бигрəк тə
балаларның язмышы зур сынау алдында. Хөкемнең
ахыргы нəтиҗəлəре əллə күпме җайсызлыклар
тудырырга мөмкин. Ризалашса, мондый катлаулы эшне
исбатлау бик тə четерекле. Ул үзе гомер буе прокуратурада
эшлəгəнлектəн, андый җинаять эшлəре белəн
аз очрашмады.
– Разыя Фəттаховна, сезне аңлыйм мин, лəкин хəзер
мин икътисад белəн бəйле җинаять эшлəрен генə
карыйм ич, – диде ул, əлеге эшкə алынырга телəге
юклыгын аңлатырга тырышып. – Аннары, безнең
адвокатлар коллегиясе дигəн оешма бар ич, үз белдегебез
белəн генə йөри алмыйбыз.
– Монысын сүз өчен генə əйтəсез инде, законнарны
сездəн дə əйбəт белгəн кеше юк. Əгəр үзе алынса,
адвокатларның телəсə нинди җинаять эше буенча
яклаучы булып чыгыш ясарга хокуклы икəнен белəм
мин, – диде Разыя да, артка чигенергə исəбе юклыгын
белдереп. – Мин бит сезгə шундый зур ышаныч белəн
килдем, акчасыннан тормабыз.
Якуп Мирсəевич башкача сүз куертып тормады,
вакытны озакка сузмыйча, судка кадəр Айнурны сак
астыннан өйгə кайтарып тору мəсьəлəсен хəл итəргə
кирəклеген əйтте дə, шунда ук җыенып, прокуратурага
китте. Анда, ярый, бəхетенə каршы, өлкəн тикшерүче
Миргаллəмов урынында иде. Айнурның җинаять эшенə
бəйле тупланган күрсəтмəлəргə, экспертиза белешмəлəренə күз йөртеп чыккач, өлкəн тикшерүчедəн
Айнур белəн күрешергə рөхсəт сорады.
Егет əле полиция бүлегендə, сак астына алынганнарны вакытлыча
тота торган камерада иде. Конвой ишекне ачып, чыгарга кушкач, тагын сорау алырга
чакыралардыр, дип уйлаган иде. Əмма тикшерүче
бүлмəсендə аңа таныш булмаган олы гына яшьтəге
кешене күргəч, бераз тынычланган кебек булды.
– Мин сезнең адвокатыгыз булам, əниегез яллады, –
диде Якуп Мирсəевич əдəпле генə итеп исəнлəшкəн
егеткə баштанаяк күз йөртеп. – Я, əйдə сөйлə, ничек
əтиеңə шулкадəр авыр тəн җəрəхəте ясый алдың? Тик
дөресен сөйлə, шулай булса гына мин сине яклый алам.
Айнур тагын түкми-чəчми тикшерүчегə сөйлəгəн
сүзлəрен кабатлады.
– Мин аны үтерəм дип уйламадым ич, ялгыштан
килеп чыккан хəл бит ул. Бəлки, егылмас та иде, анда
үрдəклəр өчен куелган сулы лəгəн тора иде, əти шуңа
абынып барып төште булса кирəк.
– Менə-менə, монысы – яңалык. Бу хакта тикшерүчегə
əйтмəгəн идеңмени?
– Əйттем, син əллə ни дə сөйлəрсең, исбатлый
аласыңмы соң, – диделəр.
– Ярый, исбатларга тырышып карарбыз, – диде Якуп
Мирсəевич, үзе эчтəн генə, кичекмəстəн яңадан
тикшерүче-криминалист белəн эшлəргə кирəк булыр,
дип уйлап куйды. – Əлегə син бераз көтеп тор, хəзер
мин сине судка кадəр өйгə кайтару мəсьəлəсен хəл итү
чарасын күрим.
Адвокат язган гаризаны караганнан соң, суд Айнурны
күзəтү астында тоту шарты белəн өйлəренə кайтару
хакында карар чыгарды. Монысы да аның өчен зур
шатлык иде. Менə гаилəнең кадере кайчан беленə икəн
ул! Камерада бер тəүлек тоткынлыкта утырганда нилəр
генə уйлап бетермəде, хəтта, хөкем ителеп, төрмəгə
киткəнче, əллə үз-үземə кул салыйммы, дип тə уйлаган
иде. Əмма аны ничек итеп эшлəргə дə белмəде.
7
Суд утырышы ябык режимда уздырылды, шаһитлар
күп түгел иде. Шулай да шактый тавыш-гаугалы булды.
Бигрəк тə Вероника бар гаепне Айнурдан да элек
Разыяга япсарды. Озак еллар бер-берсе белəн
йөрешмəүлəрен, Разыяның Уралның туганнарын өенə
кертмəвен, балаларында əтилəренə карата
күралмаучанлык тəрбиялəвен, тагын əллə нинди бəлалəр
тагып, үтерүчегə иң каты хөкем карары чыгаруны сорады. Адвокат исə сүз алып, аннан:
– Сез гражданка Вероника Сабировна, энегезнең
гаилəсе белəн дус булып, килеп йөрмəгəч, ул
сүзлəрегезне каян алып əйтəсез? – дигəн сорау биргəч,
Вероника ык-мык килə башлады.
Адвокатның:
– Менə, хөрмəтле суд, бу шаһитның сүзлəре бернинди дəлиллəүлəргə дə нигезлəнмəгəн, буш сүзлəр, –
диюе прокурор Исламовка ошап бетмəде, əлбəттə. Ул
инде Якуп Мирсəевичның: “Урал сулы лəгəнгə абынып
китеп егылган”, – диюенə дə каршы төште. Аягындагы
кан сауган урын, бəлки, əллə кайчангы ярадыр дип,
əлеге дəлилне кире какты. Сүз дə юк, һəр дəлил фактлар белəн ныгытылырга тиеш шул.
Шаһитларның чыгышын игътибар белəн тыңлаганда,
судья Сөлəйманов япь-яшь егет язмышы хакында
уйланып утырды. Гаепленең əнисен яклап ярдəмгə
ташлануы – табигый күренеш. Бу тиз арада эшлəнгəн
гамəлдə ул нидер уйлап тормаска да мөмкин.
Бəхетсезлеккə каршы, уйламый ясалган адым фаҗига
белəн тəмамланган. Аның башында əнə шул
“бəхетсезлеккə каршы” дигəн сүзлəр бөтерелде дə
бөтерелде. Суд карарын язганда һич тə “усал ният
белəн ясалган җинаять” дип яза алмады, “каза күрүчегə
авыр тəн җəрəхəте ясау ялгыш үлемгə китергəн” дигəн
нəтиҗə ясады. Əмма кеше гомере вакытсыз өзелгəн,
аңа улы Айнурның уйламыйча ясаган гамəле сəбəпче
булган. Карарга соңгы ноктасын куйгач, тагын бераз
уйланып утырды судья. Шундый катлаулы эш, бер
гаилə эчендə еллар буе җыелып килгəн аңлашылмаучылык
өчен баланың хөкем ителүе аяныч. Бу
вакыйга болай да аның иңенə авыр йөк булып ятачак,
язмышында кара тап булып сакланачак. Ахыры ни
белəн бетəр, монысы билгесез, əлбəттə.
Хөкем залында суд карарын укыганда: “Гаеплəнүчене
əтисенə үлемгə китерүче авыр тəн җəрəхəте ясаганы
өчен алты елга иркеннəн мəхрүм итəргə”, дигəн сүзлəр
яңгырагач, берəүлəр ризасызлык белдереп гүлəшеп
алды, икенчелəре, бу кадəр кирəкми иде дип, кабат
хəсрəткə төште. Залдан Айнурны конвой белəн алып
чыгып киткəндə Разыя: “Улым, барыбер коткарам мин
сине, көт!” – дип кенə əйтə алды. Үзе бу минутларда
башын диварга илтеп орудан чак тыелып калды.
(Дәвамы бар.)
Фото: Фреепик.