Чәчмә әсәр
9 Мая , 07:35

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Разыя. Повесть (3)

Район прокуроры Исламов та тиз арада җинаять эше кузгату турында карар чыгарды. Җинаять тикшерү буенча шунда ук оператив төркем төзелеп, эш планы расланды. Өлкəн тикшерүче Миргаллəмовка җинаять эшенə кагылышлы һəр дəлилне җентекле тикшерү бурычы йөклəтелде.

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Разыя.  Повесть (3)Гөлфинə СƏЛИМОВА. Разыя.  Повесть (3)
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Разыя. Повесть (3)

(Дәвамы.)

Əмир тын да алмый тыңлап торды аны. Беренче
карашка бары да аңлашыла, бары да ачык. Бəхетсезлек
очрагы дип нəтиҗə ясарга да мөмкин, лəкин вакыйга ни
белəн тəмамланыр бит. Хирургия бүлеге мөдире Таһир
Гəрəевич Уралның исəн калырына бер дə өметлəндермəде,

əгəр үлə калса, җинаять эше кузгатмый булмас.
Бүлеккə Əмир менə шундый фикер белəн кайтты.
Ишеткəннəрен тикшерү бүлеге җитəкчесенə сөйлəп
биргəч, майор Төхвəтуллин уйга калды. Көнкүреш
җирлегендə алынган авыр тəн җəрəхəтенең сəбəбен
ачыклау кайвакыт үтə сизгерлекне сорый. Монда бары
да ачык кебек: хатыны белəн гаугалашу, тарткалашу,
этеп җибəрү һəм төзəтеп булмаслык хəл... Əмма аның
артында нинди сəбəплəр ята? Урал кая һəм ни өчен
кинəт чыгып китəргə уйлаган? Разыя аны бер бокал
шəраб эчкəн өчен генə җибəрмəскə тырышканмы?
Аннары, белүенчə, Урал Сабирович гəүдəгə бик таза
ир, җыйнак кына гəүдəле Разыя ханымга аны шулай
көчле итеп селтəп ташлардай көч каян килгəн? Əллə
анда тагын өченче кеше дə булганмы?
– Шулай, Мəүлиев, биредə хəллəр син уйлаганча
гади генə булырга охшамаган. Йөрергə, сорашырга,
гаилə хəллəре, дуслары, күршелəре белəн кызыксынырга

кирəк. Миңа калса, Разыя ханым нидер яшерə
кебек, тикшерүне дəвам итми булмас. Əнə бүлектəн
тагын берəрсен билгелəрбез, икəүлəп күбрəк
мəгълүмат тупларсыз, – диде ул, Əмиргə яңа бурычлар
йөклəп.
Хəл белəн хокук саклау органнарының кызыксына
башлавы Разыя өчен көтелмəгəн хəл түгел иде.
Тикшерүчелəр аны кабаттан да сорау алуга чакыртты,
əмма ул үз сүзендə нык торды, улының исемен бу
вакыйгага якын да китермəскə тырышты.
– Разыя Фəттаховна, без бер урында таптанабыз
шикелле, лəкин ялган күрсəтмə биргəн өчен дə җаваплылык каралган.

Сез кемнедер хөкемнəн йолып калырга тырышасыз, дəлиллəрегез ышанырлык түгел, – диде
чираттагы сорау алу вакытында майор Төхвəтуллин,
аны чигенмəслек итеп кысрыкларга тырышып.
– Ышаныгыз, биредə мин гаепле, лəкин мин аны
андый бəлагə тарыр дип уйламаган идем. Инде исəн
калсын, һушына килгəч, үзе ачыклык кертер дип
уйлыйм, – диде Разыя, тикшерүчегə ялварулы караш
ташлап.
– Алай булганда бик тə əйбəт булыр иде. Əмма ул
көнне улыгызның каяндыр кайтып, капкадан кереп
киткəнен күргəннəр бит. Ə сез, берəү дə юк иде, дисез.
Разыя ни дияргə белми, беразга сүзсез калды.
– Булмас, əле аларның сессия чоры, вакытлары
тыгыз, имтихан бирүдəн бушамыйлар, балаларның
икесенең дə шəһəрдəн кайтканы юк.
– Улыгыз кайткан булган, күрүчелəр бар.
Əлеге дə участок инспекторы Əмир Мəүлиев
күршелəр белəн очрашып сөйлəшкəндə, кайберəүлəр
берни дə белмəмешкə сабышса да, Əхмəдулла карт
уйламастан шул көнне Айнурның капкаларыннан кереп
баруын күргəнен əйтеп ташлаган иде.
Разыяга яңа хəсрəт өстəлде, хəзер, һичшиксез,
Айнурны сорау алырга чакырачаклар. Өстəвенə,
Уралның хəле һич кенə дə алга түгел, баш мие инде
тулысынча үлгəн диярлек, бары тик ясалма сулыш
аппараты гына тотып тора. Баш табиб Разыяны чакыртып,

авыруны реанимация бүлегендə яткыруның

файдасыз икəнен аңлатырга да тырышып карады. Бу аңа
хөкем карары белəн бер иде. “Тагын бер генə көн көтик
инде!” – диде ул, батып барганда саламга тотынгандай.
Үзе дə хəлнең тəмам өметсез икəнен белеп тора
инде. Урал үлгəн очракта тикшерү эшенең яңа борылыш

алачагын күз алдына китерсə, йөрəге төшеп
киткəндəй була. Əнə бит полициядə никадəр материал
туплап өлгергəннəр, улының язмышы үзенекенə

караганда мөһимрəк тə бит. Өстəвенə, өйдə əнисе Дания
карчык көн саен җанын үтмəс пычак белəн телгəли,
авызында гел бер сүз:
– Белдем мин сезнең юкка җилкенмəвегезне. Баштан
ук əйттем, шул шəһəр баласына кияүгə чыгып рəхəт
күрмəссең, дип, тыңламадың. Хəзер ни булып бетəр инде?
– Əй əнкəй, гомер буе бер сүзеңне сөйлəдең инде.
Куансаң да була, киявеңне исəн килеш башкача күрə
алмассың.
– Шулай укмыни? Ходай кушса, терелер əле, аңа кем
үлем телəгəн, əнə бит балаларны аякка бастырасыгыз бар.
– Терелмəсə, ни булыр? Менə шунысы бик аяныч.
Дөнья хəлен белеп булмый, əнкəй, Камилə белəн сез
өйне тəртипкə китерегез, мəетне өйдəн озатырга кирəк булачак.
Хəллəрнең мондый борылыш алырын күзалламаган
Дания карчык беразга сүзсез калды. Оныгы Камилəгə
ни дияргə, хəер, кызлары үзе доктор булырга əзерлəнə,
хəлнең нинди катлаулы икəнен аңлап торадыр инде,
нəнəсенə генə сиздерəсе килмидер.
– Хəерлегə булсын, – диде, Дания карчык телен
көчкə əйлəндереп.
Шунда ул кияве Уралның шəһəрдə яшəүче əнисен
исенə төшереп, бөтенлəй хəсрəткə батты. Улының
дəваханəгə элəккəнен ишеткəч, каты чирлəгəн, йөрəк
өянəге кузгалган, дигəннəр иде. Улы үлə-нитə калса,
авыр кайгыларны ничек кичерер? Разыя аның күзенə
ничек күренер?


5
Разыя көн дə йөри торган сукмагыннан башын түбəн
игəн килеш атлады да атлады. Бүген барысы да хəл
ителəчəк, Уралны карарга консилиум җыячаклар,
шəһəрдəн дə нейрохирург чакырттылар.
Ясалма сулыш аппараты астында яткан авыруның
хəле инде өметсез – рентген сурəтлəре шуны дəлилли.
Табибларның карары бер иде: авыруны аппараттан
аерырга. Бер читтə басып торган Разыя əлеге үзəк
өзгеч карарны ишетергə үзен алдан əзерлəсə дə, истəн
язып егылам дигəндə, чак тотып калдылар. Һушына
килгəндə ул аерым палатада ята иде.
– Хəллəр ничек? – диде ишектəн килеп керүче Таһир
Гəрəевич, аңа кызганулы караш ташлап. – Разыя
Фəттаховна, бик бетеренмəгез инде, əле сезгə балаларыгыз хакына яшəргə кирəк.
– Балалар, дисезме? Урал булмагач, миңа ничек
яшəргə соң?
Инде ай буе авыр хəллəрдə булып, башы түнгəнгəме,
күзеннəн яшь тə чыкмый, ичмасам, бер үксеп еласа,
бəлки җиңелəеп калыр иде.
– Мəетне моргка күчердек, ярганнан соң, иртəгə алып
китеп җирлəргə булыр. Җирлəү мəшəкатьлəре хакында
тиешле оешмалар белəн сөйлəштек, борчылмагыз,
бары тик сабыр булырга тырышыгыз, – диде Таһир
Гəрəевич, Разыяны тынычландырырга тырышып.
– Хəстəрлисездер инде, бик дуслар идегез бит, –
диде ниндидер яшерен киная белəн Разыя.
Бу сүзлəрне ишетүгə Таһир сискəнеп куйды, лəкин
берни дə сиздермəскə тырышты.
Урал Сабирович белəн алар көтмəгəндə дуслашып
китте. Эче авыртып ашыгыч ярдəм машинасында
китерелгəн авыруга кичекмəстəн операция ясарга
кирəк иде. Беренче карауга сукыр эчəк əллə ни мөһим
əгъза булмаса да, соңга калсаң, катлаулылыклар килеп
чыгасын көт тə тор. Хезмəттəше Разыя Фəттаховнаның
тормыш иптəше дə икəнен белгəч, Таһир Гəрəевич

авыруга аеруча игътибарлы булырга тырышты. Əнə шулай
танышып киткəннəр иде Таһир белəн Урал. Яше кырыктан

узып барса да, һаман ялгыз иде əле Таһир. Яшь
чакта тирəсендə уралган кызларның күплегеннəн башы
əйлəнеп, өйлəнү турында уйламады. Аннары үзенə
аерым йорт тергезəсе килде. Хəзер инде кемнедер тиң
итəргə тəвəккəллеге җитми сыман. Ə вакыт рəхимсез,
сизелми генə үтə дə үтə. Урал савыгып дəваханəдəн
чыгып киткəч тə, Таһир аның белəн бəйлəнешне өзəргə
ашыкмады, ни дисəң дə, хуҗалыкка транспорт ярдəме
кирəк була да тора. Уралның ачык күңелле, компания
яратучы кеше булуы да үзенə җəлеп итə иде. Җаен
туры китереп, Таһир аны кунакка да чакырды. Анда,
əлбəттə, күңеллелек өчен кызлар да булды. Башта
мондый хəл Уралны гаҗəпкə калдырды.
– Син, Таһир Гəрəевич, нигə əле ялгыш юлга əйдисең?
Мин үз хатынымны, балаларымны яратам. Мондый
хыянəтне Разыя Фəттаховна белеп калса, һич тə гафу
итмəячəк, – диде ул, дустының тəкъдимен кире кагырга телəп.
– Борчылма, Урал Сабирович, ир кешенең андый
кечкенə серлəре булырга тиеш ул. Күреп торам, Разыя
Фəттаховна эш дип, бар дөньясын онытырга əзер. Ə ир
кешегə игътибар да, башкасы да җитеп бетмəскə
мөмкин, – дип, кинаяле елмайды Таһир. – Стрессларны
йомшартырга кирəк, дөньяга мəңгелеккə килмəгəнбез
бит.
Алдыңда майлы калҗа торганда кемнең тəмлəп
карыйсы килмəсен инде? Ə бер карагач инде...


***
Уралны соңгы юлга озатырга шулкадəр күп халык
җыелды, урамгада сыймалы түгел иде. Хезмəттəшлəре,
туганнары, дуслары мəрхүм хакында бары тик җылы
сүзлəр əйтеп, табут янында ике ягына ике баласын
алып утырган Разыяның кайгысын уртаклашырга
тырышты. Лəкин ни генə дисəлəр дə, гаилəгə килгəн
олы кайгының никадəр авыр икəнен бары тик Разыя үзе
генə аңлый иде. Җитмəсə, алдагы көнне Уралның
шəһəрдəн кайткан туганнары, кеше бар дип тə тормады,

бар гаепне Разыядан күреп, хөкем белəн янап,
тавыш кубарды.
Район прокуроры Исламов та тиз арада җинаять эше
кузгату турында карар чыгарды. Җинаять тикшерү
буенча шунда ук оператив төркем төзелеп, эш планы
расланды. Өлкəн тикшерүче Миргаллəмовка җинаять
эшенə кагылышлы һəр дəлилне җентекле тикшерү
бурычы йөклəтелде. Хирургия бүлеге мөдире Таһир
Гəрəевичтан һəм мəрхүмнең улы Айнурдан аеруча
җентекле сорау алу кирəклеге билгелəнде.
Хəлне ачыклау бер яклап җиңел кебек тоелса да,
икенче яклап шаһитлəрнең булмавы эшне катлауландыра.

Миргаллəмов башлап Разыяларның йортына юл
тотты. Əтилəрен җирлəгəннəн соң балалар шəһəргə
китеп өлгермəгəннəр икəн. Тикшерүче аларның икесен
дə каршысына утыртып, иплəп кенə сорау бирə башлады:
– Гаилəдə əти белəн əниегез ничек яши иде? Сезнең
аларның ачуланышкан вакытларын күргəнегез булдымы?

(Дәвамы бар.)

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Разыя.  Повесть (3)
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Разыя. Повесть (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас