Чәчмә әсәр
8 Мая , 07:35

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Разыя. Повесть (2)

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Разыя.  Повесть (2)Гөлфинə СƏЛИМОВА. Разыя.  Повесть (2)
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Разыя. Повесть (2)

(Дәвамы.)

Үзенең кул астында эшлəгəн табиб белəн шундый
авыр хəл килеп тугач, кайгы-хəсрəтлəре кабат өскə
калкып чыкты. Шулай күнеккəн инде Шиһап Шəмсиевич,
коллективта кемнең ничек тын алганын да белеп тора
ул. Һəркайда тəртип, чисталык булсын. Монысы аның
өчен иң мөһиме. Һəркөнне дəваханəне бер урап чыкмаса, күңеле булмый. Очраган бер шəфкать туташына,
санитаркаларга, табибларга хəл белешеп, бер җылы
сүзен əйтеп китə. Шуңа да яраталар аны, хөрмəт
итəлəр. Əлеге минутларда да Разыяның хəлен аңлап,
аны ниндидер уйланылмаган адым ясаудан саклап
калырга кирəк, дигəн уй белəн күбрəк аның тирəсендə
булырга тырышты. Моны сизми калырга мөмкинме соң,
əмма Разыяның хəле əйтеп бетергесез авыр иде шул
əлеге мəллəрдə. Башында мең төрле сорау болгана.
Бигрəк тə аны бер сорау борчый: кем гаепле соң бу
кадəр бəхетсезлеккə?
Аның юктан гына барлыкка килмəгəнен акылы белəн
аңлый, тик йөрəге генə кабул итə алмый, улы өчен борчыла. Кирəкмəгəн мизгелдə каян кайтып керəсе итте
соң Айнур? Нигə генə бирмəде шул ачкычны? Иренең
үзсүзле икəнен белгəн килеш туктатып калырга уйлаган иде дə, менə нинди төзəтеп булмаслык хəл килеп
чыкты. Хəзер нишлəргə? Урал үлсə, бу вакыйганың
җинаять эшенə барып тоташасы көн кебек ачык. Əмма
ни генə булмасын, улын саклап калырга кирəк, димəк,
бар гаепне үзенə алырга! Я Хода, аңа җинаятьче исемен күтəрергə туры килер микəнни? Аллаһым сакласын, инде ни генə булса да, ире исəн калсын – шул
гына бар телəге. Бит үзенең дə өметсез авыруларны
ничə тапкыр үлем тырнагыннан коткарып калганы булды.


3
Реанимация бүлегендə авыруны саклап торуның
кирəге юклыгын үзе дə аңлап тора Разыя, əмма ул кайтып китсə, ире белəн тагын нидер булыр кебек. Чигенə чыгып аруын күреп торган дежур табиб та, шəфкать
туташы да аны үгетли торгач, кайтып ял итеп килергə
күндерделəр. Төн уртасы җиткəн икəн ич, вакытның
ничек узганын да сизмəгəн. Ярый, кабул итү бүлегендəге
коллегасы хəленə кереп, дежурдагы машина белəн
өенə илттереп куйдырды. Өйдəгелəр ул ишектəн керү
белəн бүлмəлəреннəн атылып чыкты.
– Нигə йокламыйсыз? – диде ул, нигə йокламаганнарын белеп торса да.
– Ничек соң? – дип, күзенə төбəлде əнисе Дания карчык.
– Ничек, ничек... əлегə берничек тə түгел, хəле авыр,
инде исəн калуын телəргə генə кала. Ə син, Айнур,
иртəн үк җыенып, шəһəргə китəсең. Имтиханнарыңны
əйбəтлəп тапшырып бетерсəң, җаным бераз тыныч
булыр. Ə əтиең белəн булган хəлдə синең бер
кысылышың да юк, аңладыңмы?
– Ничек, əнием, мин этеп җибəрдем бит аны, син
бөтен гаепне үзеңə алырга уйлыйсыңмы?
– Мин əйткəнне тыңла, улым, синең тормышың алда
əле. Хөкемгə тартылуның язмышыңа нинди зур тап
булып ятачагын аңлап бетермисең. Ə мин берəр ничек
ерып чыгармын, көчле адвокат яллармын.
Шулай итеп, Айнурга тиз генə җыенып шəһəргə
китүдəн башка чара калмады. Ярый əле бүген ял көне,
эшкə барасы түгел. Разыя йокылы-уяулы ике-өч сəгать
ятып торды да, əнкəсе пешергəн коймак белəн чəй
эчеп, термоска чəй тутырып, тагын дəваханəгə җыенды.
Əйтерсең ире һушына килгəндер дə, кибегеп, өйдəн
кайнар чəй китерүлəрен көтеп ятадыр...
Кызы ашыгып йөрсə дə, Дания карчык үз сүзен əйтеп
калырга кирəк тапты.
– Утыр əле, кызым, беразга гына яныма, – диде ул,
чəй эчеп утырган җиреннəн. – Мин сиңа əйтə килдем
ич, кияү читтəн мəхəббəт эзли, синең җан җылың
җитми аңа дип, тыңларга телəмəдең. Əллə бер дə
яратмаган килеш чыккан идеңме соң аңа кияүгə?
– Ник андый уйлар килə əле башыңа, əнкəй?
Яратмасам, ничə еллар буе гел ул дип яшəмəс, ике
бəби тапмас идем бит. Аннары, Уралдан аерылдым да
ди, ике баланы əтисез калдырып, нинди рəхəт күрер
идек соң? Син үзең соң əтине ничек ярата идең?
Гомергə бер үбешкəнегезне күргəн булмады шикелле.
– Əй, сөйлəмə безне, сугыштан соңгы авыр елларда
ярый кияү тапкансың, диген əле. Өстəвенə, инвалид
булып кайтса да, егет кеше иде. Кайбер кызлар
ир-егетлəр җитмəгəч, балалы ирлəрне дə үзлəренə тиң
итте. Кочаклашып, үбешеп торырга вакытыбыз да булмагандыр инде, колхоз эшеннəн кайтып кердекмени
без. Шулай да əтиегез мəрхүм яхшы кеше булды, бервакытта да мине дə, сезне дə ким-хур итмəде.
– Хəзерге ирлəр икенчерəк шул, əнкəй, алар рəхəт
тормышта үскəннəр бит, Урал бигрəк тə.
– Шулай да, кызым, ул кияүгə сорап килгəч, минем
киңəшне тотсаң, бəлки бу хəллəр килеп чыкмас та иде.
Тыңламыйлар шул яшьлəр өлкəннəрнең сүзен...
– Беренче күргəн һəм беренче яраткан егетем иде
бит. Алай да əнилəренең миңа салкын карашын сизгəч,
араны өзəргə уйлаган идем. Беренче тапкыр тəкъдим
ясагач, кире кагуым да шуңа иде. Себер якларына
киткəч, икенче кызны очратыр əле дигəн идем. Лəкин
акыл берне уйлый, хислəр икенчене эшлəтə икəн, һич
тə онытып булмады.
– Шулайдыр инде, балам, язмышыгыз шулай булгандыр.
Урамга үтə авыр уйлар белəн чыкты Разыя.
Гадəттəгечə, каршы яктагы капка төбендə таягына таянып басып торган күрше Əхмəдулла бабасы белəн дə
туктап исəнлəшмəде. Сибəлəп кенə үтеп киткəн төнге
яңгырдан соң гаҗəеп җылы җəйге иртə ничектер җанны
иркəли. Аз гына дымсу һава, салкынча ефəк сыман,
йөзенə, муенына сарыла. Əмма Разыя бүген берни дə
тоймый, зиһенен бары бер сорау бораулый – инде ни
булыр? Урал исəн калса, бəлки, хəллəр катлауланып
китмəс иде. Башын күтəреп карарга да кыенсынып,
җиргə төбəлеп атлаган табибə бүген əйтеп бетерə
алмаслык кайгы-хəсрəткə баткан, исəнлек биреп узучыларга да игътибар итми, үзен җинаятьче кебек хис
итə. Инде Ходай сакласын, чынлап хөкем каршына
басырга туры килмəсен.
Ул реанимация бүлегенə килүгə Уралның хəле һаман
шул бер килеш авыр булып калуын аңлады. Җитмəсə,
аны ясалма сулыш аппаратына кушканнар. Димəк, иренең гомере өчен һаман көрəшергə кала. Иң авыры –
билгесезлек, чөнки вакыт үтсə дə, алга китеш юк.
Ярый, баш табиб Шиһап Шəмсиевич аның хəленə
кереп, беразга ял алып торырга тəкъдим итте. Разыя
барыбер ни өйдə, ни дəваханəдə үзенə урын тапмады.
Ике балалары матур гына үсеп килə иде Урал белəн
Разыяның. Икесе дə югары уку йортында укып йөрилəр,
куанып кына торасы. Тормышлары шулай үзгəреп
китəр дип күз алдына да китермəгəн иде дə, бəла аяк
астында дигəннəре дөрестер инде.
Уллары Айнур, əтисенə охшап, кечкенəдəн хəрəкəтчəн
һəм шук бала булды. “Малай кеше җебеп торырга тиеш
түгел, чыныгып, ни генə булса да, үзен якларлык булып
үсəргə тиеш”, – дип кабатлап тора иде Урал. Үзенə ияртеп спорт белəн шөгыльлəнергə дə өйрəтте, кулына
балта, көрəк тоттырып хуҗалык эшлəреннəн дə калдырмады. Айнур əнə шулай əтисе кебек гəүдəгə
баһадирдай булып үсеп җитте. Урта мəктəптəн соң:
“Əти кебек инженер булам”, – дип, архитектура бүлегенə
укырга керде. “Укып чыксам, башлап үземə өй салам”, – дип көлдерə иде өйдəгелəрне.
...Əнисенең сүзен тыңлап шəһəргə китсə дə, күңеле
тыныч түгел Айнурның. Ул əтисен үтерəм дип тотынмаган иде ич, бəхетсезлеккə, барысы да уйламаганда,
кинəттəн булды. Электəн дə əтисе белəн əнисенең
аларга сиздермəскə тырышып тавышланганын искə
ала иде ул. Күреп тора, өйдə бар мəшəкать əнисенең
җилкəсендə. Үзенең дə эше үтə тынгысыз, җаваплы,
югыйсə. Өстəвенə, кош-корты, бакчасы дигəндəй –
барысына да җитешергə кирəк. Хəтсез еллардан
үзлəре белəн бергə яшəүче нəнəлəре дə бар. Разыяның
əнисе Дания карчык əле чирли, əле нигəдер көе китеп
тора. Ə əтилəре иртəн пөхтə итеп киенеп чыгып китə дə
кич соң гына кайта. Өйдəге эш аңа бар ни дə юк ни. Бу
күренеш бер дə ошамый Айнурга, əнисен кызгана, аңа
ярдəм итəргə тырыша. Кайвакыт апасы Камилəне дə
кыздырып ала, ə анысы китабын тота да, берəр аулак
урынга кереп югала. Көннəр буе китабына капланып
утырырга мөмкин. Гаилəдə тынычлык булсын диптер
инде, əнисе берсенə дə тавыш күтəреп эндəшми.
Беркөн Айнур əнисе белəн бу хакта өлкəннəрчə
сөйлəшергə телəгəн иде дə, əнисе: “Əтиеңнең эше
җаваплы, ул үз кул астында эшлəгəн кешелəргə
һəрьяклап үрнəк булырга тиеш”, – дип кенə куйды.
– Ə синең эшең? Син җитəкчелек иткəн бүлектə дə
кешелəр эшли. Өстəвенə, күпме авыруның гомере өчен
җаваплысың, – диде Айнур, əнисенең җавабы белəн
килешмичə.
– И-и-и акыллым минем, мине шулай аңлый белүеңə
рəхмəт, улым! – дип кочаклап сөйде аны Разыя. –
Тырышам инде, улым, менə сезне укытып, һөнəрле
итсəк, гел үземне карап, бизəнеп-төзəнеп кенə
йөрермен əле.


4
Полиция бүлеге начальнигы Хəйдəр Галимов иртəн
үзəк район дəваханəсеннəн кергəн мəгълүмат белəн
танышканда, район автотранспорт оешмасы начальнигы

Урал Сабировичның имгəнеп дəваханəгə китерелүе
хакындагы хəбəрне күреп, беразга сүзсез калды. Җитди
хəбəр бу, җитмəсə, сəбəбен дə анык кына язмаганнар,
авыр хəлдə китерелде, дию белəн чиклəнгəннəр. Хəзер
бу вакыйга белəн район җитəкчелеге дə кызыксыначак,
тизрəк хəбəрне белешергə кирəк. Тикшерү бүлеге
җитəкчесе майор Төхвəтуллинны чакырып кертте дə,
аңа əлеге хəбəрне җиткерде һəм кичекмəстəн килеп
туган хəлгə ачыклык кертү буенча оператив тикшерү
эшен башларга кушты. Шулай итеп, Төхвəтуллин участок

инспекторы капитан Əмир Мəүлиев белəн эшне
нидəн башлау буенча кыскача план билгелəде, аннары
Əмир дəваханəгə юл тотты. Медэкспертиза үткəрергə,
авыруның хəленнəн килсə, якынча сорау алырга кирəк
иде. Əмма биредə хəллəр Əмир көткəннəн күпкə катлаулырак булып чыкты.

Медэкспертиза билгелəнсə дə,
авыру һаман һушына килмəгəн, участок инспекторын
реанимация бүлегенə кертү турында сүз дə юк, əллə
күпме аппаратлар чолгап алган хəрəкəтсез гəүдəне ул
бары тик пыяла ишек аша гына күрə алды. Тикшерүче
башта хирургия бүлеге мөдире Таһир Гəрəевичны
күреп сөйлəшергə булды.
– Авыруның хəле үтə авыр, баш сөяге имгəнеп, мигə
зыян килгəн, – диде мөдир, хəлгə кыскача аңлатма
биреп.
– Ə ул һушына килергə мөмкинме?
– Бу очракта əйтүе авыр, кайвакыт могҗиза көтсəк тə,
урынсыз була. Шəһəр дəваханəсеннəн килгəн
белгечлəр дə берни дə вəгъдə итмəде. Шулай булгач...
көтəбез инде.
– Таһир Гəрəевич, сез ничек уйлыйсыз, мондый травма каян булырга мөмкин?
– Төгəл генə əйтə алмыйм, яки ул ташка бик көчле
бəрелгəн, яки аңа арт яктан бик каты сукканнар.
Вакыйга үзлəренең ишегалдында булган. Мондый авыр
вакытта Разыя Фəттаховнадан да сорашу уңайсыз.
Менə сез ачыклыйсыз инде хəлне.
Əмир анализ нəтиҗəлəре хакында хəбəр итүлəрен
үтенде дə, табибка рəхмəт əйтеп, Уралның тормыш
иптəше Разыя Фəттаховнаны юллап китте. Аның бүлек
мөдире икəнен белə иде, əмма биредə аның ял алуын
əйттелəр. Көне-төне ире яныннан бер адым да китəргə
телəмəгəн хатын кайда булсын инде, реанимация
бүлегендə иде. Чакыруга чыккач, ул каршында полиция
киемендəге кешене күреп, йөзе агарып китте.
– Сезгə дə барып җиттемени бу хəбəр? – диде ул,
полиция хезмəткəренең юкка йөрмəгəнен аңлап.
– Əйе, Разыя Фəттаховна, хəлегезне аңлыйм, тик
бер-ике сорауга ачыклык кертергə ярдəм итсəгез
иде, – диде Əмир, табиб хатынга каты бəрелми генə.
Гомумəн, ул үзе табиб халкын ихтирам итə, алар
йөзендə гел мəрхəмəтле, яхшылык эшлəргə əзер торучы

һөнəр кешелəрен күзаллый. Ə Разыя Фəттаховна
хакында күп тапкыр яхшы сүзлəр ишеткəне бар. Аның
шундый аяныч хəлгə юлыгуына эчтəн генə борчылып
та куйды. Берара Разыя исенə килгəндəй булды.
– Нигə монда басып торабыз əле, əйдəгез, берəр буш
кабинет табып, утырып сөйлəшик, – диде ул, Əмирне
үзе белəн ияртеп.
– Разыя Фəттаховна, авыр тəн җəрəхəте алган очракта без

хəлне ачыкларга тиеш. Белүемчə, вакыйга
үзегезнең йорт-җирдə булган. Ни рəвешле килеп чыкты
соң ул?
– Ул көнне минем туган көнем иде. Тыныч кына башланган

иртə əнə шулай аянычлы тəмамланыр дип, кем
уйлаган? Иртəн үк Урал: “Бүген синең хөрмəткə ял
алдым, эшкə бармыйм”, – диде. Туган көнең белəн дип,
бер бокал коры шəраб та эчте, баш төзəтүе идеме,
чөнки алдагы көнне кич нык кына исереп кайткан иде.
Бераздан исə аңа кемдер телефоннан шылтыратты,
һəм ул ашыгып кына каядыр китəргə җыена башлады.
Мин исə, эчкəн килеш машина белəн кая барырга
уйлыйсың дип, каршы төштем. Ул инде минем сүзне
ишетми дə. Берара тиз генə машина ачкычын алып
кесəмə тыктым. Ачкычны эзли башлады. “Бир, син
алдыңмы, мин тиз генə əйлəнеп кайтам”, – ди. Мин
ишегалдына чыгып киттем, бəлки, сүрелер, уеннан
кире кайтыр, дип уйладым. Юк, озакламый ул да ихатага

чыкты да, арттан килеп, минем кулларны каерып
тотып, кесəдəн ачкычларны эзлəмəкче булды. Һаман
ялынам, эчкəн килеш машинага утырма, əле кичəге
хəмерең дə чыгып бетмəгəн, дим. Шулай тарткалаша
торгач, берара бөтен көчемə аны селтəп җибəрдем, ə
ул тротуар бордюрына башы белəн барды да төште.
Менə шулай, – диде дə сөйлəвеннəн туктап калды Разыя.

(Дәвамы бар.)

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Разыя.  Повесть (2)
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Разыя. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас