

...Могикан беренче унлык эчендә кузгалып китте. Янәшәдә шул ук җирән кашка, Тимеркүк һәм башкорт районнарыннан китерелгән гаярь чабышкылар. Вәлит байтак ара буе күз-колак булып барды: башкорт тулпарлары җиңел, оста чаба. Һава белән өреп кабартылган диярсең, боларның һәркайсы әле ау этләре кебек йомылып, әле җәя тәтәсе сыман киерелеп оча. Аяк алдырышлары йомшак, сулышлары иркен. Боларның әле тагын да кызулый алачагы аермачык. Хуҗалары тыйганга гына бер тын белән баралар. Вәлит тә Могиканны көчкә тыеп чаба. Ара – өч километр ярым, алыш-биреш итү, уен уйнау алда булыр әле.
Уен дигәннәре озак көттермәде. Башкорт җайдакларының икесе үзара нидер пышылдашып алды, аннары берсе алга томырылып чыкты, Үзе «нәрсә, миңа иярмисезмени, хәлегездән килмимени?» дигән сыман, әледән-әле артка мыскыллы караш ташлап бара башлады. Болар тактикасының сере кәбестә күчәнедәй катлы-катлы түгел, аны гына һәркем чамалады, әлбәттә. Шуңадырмы, Тимер-күк иясе дә, җирән кашкалы да йөзләренә һичнинди төсмер өстәмичә чапты. алдагы башкорт җайдагы әле әче сызгырып, әле иһаһайлап котырынуын белде. Өстәвенә, ара да инде илле метрларга ерагайды.
Ниһаять, Вәлитнең түземлеге корыды. Арада иң яше шул, «Ярар соң, әйдә, күңелең булсын», дигәндәй, ул әче сызгырып куйды да, акрын гына Могиканның касыкларын кысты. Мондый «богау»ны Могикан ошатмады, ул әүвәл авызлыгын зәһәр зыңгылдатып башын чайкап алды, ә аннары инде ирек куелуга сөенгәндәй, ыргылып-ыргылып чабуга күчте. Әлбәттә инде, башкорт җайдагы әүвәл аңа беркадәр якынаерга ирек бирде, Вәлит белән ике арада бер дилбегә чамасы ераклык калгач кына тулпарын камчылый башлады. Вәлит ирексездән гел башкорт тулпарын гына күзәтеп чапты. Шәп, җиңел бара бу ат. Озын, ерак сикерми, Аякларын бик еш алыштыра. Алгыларын тулысынча бөкләп бетерә. Икесенә дә берьюлы китереп басмый, ә әллә ничек итеп, икесенең арасында бәләкәй генә мизгел калдырып баса. Арткы аякларын да бар җаена ыргытып бәрми, сузып бетерми сыман. Артында аны ниндидер киртә, үрәчә сагалый диярсең, тулпар аякларын шуларга бәрергә курыккандай еш-еш, еш-еш алыштырып чаба. «Их, малкай, – дип куйды Вәлит бераздан, аны чын күңеленнән кызганып. – Әйбәт чабышкы син, мәгәр бәһаңне белмиләр, кыска тәртәле арба-чаналарга җигеп җәфалыйлар икән шул сине». Ә тулпарны күзәтү барыбер рәхәт иде. Куян адымнары белән, томырылып, шул ук вакытта башын шактый текә тотып чаба иде ул. Бәһасен белә бу ат, үз кадерен белә. Ләкин… ләкин юньле аргамакка шәп аяклардан тыш бик кин, иркен сулыш та кирәк шул. Башкорт тулпарын менә шул китереп кысты. Кисәк кенә ул сызгыртып тын ала башлады, борын тишекләреннән күбек бәреп чыкты. Үзе дә көтелмәгән хәлдән өшәнеп калды, күрәсең, бичараның күзләре акаеп чыкты. Ул ниндидер ярдәм, ниндидер тотанак эзләгәндәй итеп як-ягына карана башлады. Ә җайдагы кансыз, мәрхәмәтсез бәндә иде. Ул тулпарны манма тиргә батып қамчылады, аяусыз, усал итеп касыгына типте. Әмма тулпар инде бирәсен биргән, аның тагын да кызуларлык түгел, хәтта шул ук тизлектә чабарлык та куәте юк иде. Менә, җиңелүе белән ризалашкандай, ул башын түбән иде, күзләрен яшерде һәм әле күндәм, әле ачулы карашы белән яшь көндәшен алга озатып калды.
Вәлит беренче мәртәбә артка борылып карагач, үзе дә аптырап китте. Һи-и, башкорт тулпарларыннан, Тимеркүктән торган иң алдагы төркем дә аннан әллә никадәр еракта калган бит. Болай булгач, ул сезне куып тоттырамы инде? Юкка гына кузгаткансыз сез бу уеныгызны, башкорт җайдаклары, юкка гына. Могикан ул сезгә ярты юлда сынып төшә торган карт алаша түгел. Ул канатлы хәзер, бөркет-карчыгадай канатлы!
Валлаһи, ыңгырашмыйча, ыһ та итмичә чаба малкай. Сәгатькә көйләп куйгандай, бер үк төрле талпыну, бер үк ыргым. Алгы аякларны икесен берьюлы еракка ук ыргыта, аннары җирне тырнагандай итеп эләктереп ала, шуны укгаярь усаллык белән артка томыра. Акыллы ат арткы аякларының куәтенә генә таянып түгел, алгыларының да көч-гайрәтен кушып чаба шул ул. Вәлит илле-алтмыш метр саен аның муеныннан сөеп, күңелен үсендереп барды. Ә рәхмәтле аргамак очты гына, җаный, очты гына!..
Икегә аерылып баскан чиксез халык диңгезенә таба якынайганда, Могикан үзеннән соң килгән иң алдагы тулпарны да ким дигәндә йөз метрга калдырган иде инде. Халык Вәлит-Могиканны аларның мондый өстенлек белән җиңүенә ышана алмыйча көтте.
– Ну, булмас инде, булмас. Ниндидер хәйләкәрлек бар монда. Йә старттан алда кузгалган бу, йә башка бер «эски». Башкорт җайдаклары да вакытыннан алда мичтән чыгарылган чиле-пешле ипи түгел лә. Булмас инде, булмас…
Вәлит-җайдакның йөзе нык ачулы иде. Ул усал карашы белән тирә-янны аркылыдан-буйга сөреп чыкты, кемнедер эзләде. Кулларына икешәр-өчәр метрлы күсәк-линейкалар тоткан егерме-утызлап милиционер халыкны коридордан читкә куып йөри. Берьяк читтәрәк кайсы яулык чөйгән, кайсы яланбаш кызлар тезелеп баскан. Таныш йөз юк. Халык арасында олы бүксәле ирләр дә бик күренми. Трибуналар да ярымбуш. Күзлекле, тәбәнәк буйлы «хуҗа» шунда. Көтә. Баганадай каткан. Ә мыеклы бүксә кая соң, «мыек» кая? Сиңа соң абориген-клоун артыкмыни? Әй, кайда син, чык, «саранча»?!.
Могикан халык диңгезенә атылган ук шикелле якынаеп килә. Ара ике йөз метр… Йөз дә җитмеш… Нибары йөз генә метр калды. Финиш кул сузымында. Яңа мотоцикл, аңа кушып өч мең. Әмма бүгенгә, менә хәзер, клоун син, клоун, экзотика! Эк-зо-ти-ка-а-а!..
Шулчак әлләни булды. Ук шикелле очып килгән тулпар кисәк кенә сулга каерылды да халык ташкыныннан читкә, ачыклыкка таба атылып чыкты. Каршыда өч йолдызлы таныш бәндә сыны калыкты. Мизгел эчендә үзе – бер, фуражкасы икенче тарафка чәчрәп очты. Кемдер чырыйлап кычкырды, мәйдан аһ итте. Ә җайдак чабып килгән тизлеген киметмичә мәгърур Чулман буена томырылды…
* * *
Сентябрь башында Гәрдәлене юкка чыгардылар. Халыкны тизрәк күченергә кыстап йөрүче һаман да шул Чингачгук-мәлгунь иде.
– Кою завудына җир җитми. Хөкүмәткә безнең авылны да кузгатмыйча булмый икән. Хөкүмәт буш калдырмый. Һәр хуҗалыкны аерым страхавайт итәләр, кампинсатси түлиләр. Сидоровкада, Дикийда иң беренче таш йортларны торгызганнар инде. Шулар төзелеп бетүгә һәр семиягә аерым фатир бирәләр. Хөкүмәт карары бу! Давай, бөтенсоюз төзелешен тотмагыз, тизрәк күченегез.
– Кая, атаң күтенәме? – дип котырып башта Чингачгукны бер-ике йортта тәпәләп тә ташладылар. Ләкин шул атнада ук авылга әүвәл милиционерлар, аннары госстрах агентлары килеп тулды. Хуҗалыкларга бәяне «шәп» куйдылар.
– Кирпеч йорт – җиде, агачы – биш мең. Вәссәлам.
– Бәй, кичә салган нарат йорт та – биш, егерме-утыз ел торган усагы да бишмени? – дип, кайсыдыр ушлысы боларны «саумакчы» иде дә, тегеләр тиз төзәлде.
– Юк, усагы – өч.
Күпләр алты-җиде мең тирәсе йөргән машиналарны күз алдында тотып сатулашты.
– Ә мунча? Ә лапас-кура?
– Яңа мунчага – биш йөз. Лапас – ике йөз йә өч йөз…
Халык зар елады. Кар базлары, иске бурадан салган мал йортлары, келәт, чиннек – бөтенесе биш-ун сумга янды. Әмма гомерендә беренче мәртәбә мондый «зур» акча тоткан күпчелекнең күзе сукырайды. «Очлы күзле» азлар үзара ызгыштылар.
– Чингачгук – хәсис тәре икән, сатлык. Ул үзенең ихатасы өчен бер «Жигули» да аңа кушып ун мең каерып алган. Фатирны да үзенә гүпче аерым җирдән эләктермәкче икән…
Уяураклар үзенең йортын-мунчасын сүтеп бер-ике төн эчендә якын-тирә авыллардагы туган-тумачасына илтеп куйды. Ачыгавызларына анысы да тәтемәде, аларның ихатасына «кызыл әтәч» кунды. Октябрь аенда инде авыл урынында тигез мәйдан гына җәйрәп ята, анысы да гыйфрит-бульдозерлар белән кырылып, чокылып, асты-өскә килеп беткән иде. Шуны күргәч кенә халык айныгандай булды.
– Ә зират кайда? Әби-бабай яткан газиз зиратыбыз кая киткән безнең?
Юк, анысы да юк, ул «газиз»не дә гыйфрит төрәне тетеп үткән иде…
* * *
Икенче елны Могиканны Чаллы Сабантуендагы чабышка кертмәделәр.
– Атың ат түгел, – диделәр Вәлиткә. – Былтыр полковникны гарип итә язды. Аннары «первый»ның да маркасын нык төшердең. Тәк шту, эшеренеп йөрмә.
Вәлит эчендәге ярсуын күрсәтмәде, эре генә җавап бирде.
– Һә-әй, төкерәм мин сезнең Чаллыгызга! Без быел да Алабуга белән Минзәләдә җиңдек. Чаллыда да Могиканны узардай ат барыбер юк.
– Ай-һай, – дип, бик серле рәвештә генә сузды хаким казый, Вәлит әле һичнинди кинаяне-мазар сизенмәде.
Бәйге урынына кабат Григорий дәдәйнең арба үрәчәсенә китереп бәйли башлагач Могикан нык тузынды. Әле тезген бавын тешләп гасабиланды, әле җиргә типте. Вәлит аны муеныннан сыйпап юатып та карады, Могиканда ярсу басылмады. Ул һаман берөзлексез биеде, тезгенен өзеп качарга азапланды. Әүвәл бәбәкләре нык акаеп чыккан, бик ачулы иде. Соңрак яшьләнделәр. Гарьләнүе шул иде, күрәсең. Бераздан башын түбән иеп, туктаусыз пошкырып кына тора башлады…
– Быел чабышлар ике төрдә үтә, – дип кычкырган микрофон тавышын ишеткәч, Вәлит аптырап калды. – Чиста нәселле атлар аерым, алар мең сигез йөз метрга, җирле нәселдәгеләр өч ярым чакрым арада узышачак.
– Кызык икән, – диде Вәлит авыз эченнән генә. – Асубый нәселлеләргә ара да асубый. Болар тирес атлары чапкан арага узышып вакланмыйлар.
Могиканның муеныннан сөеп Вәлит янә купты.
– Их, җаныкай! Безгә генә түгел, сезгә дә сан бетте. Әнә, сезнең өскә дә затлыларны, асубыйларны китереп тутыралар. Сезнең пачут китә. Исемне дөрес кушмаганмын мин сиңа. Абориген икәнсең син, юкка чыгып баручы Абориген.
Бик текәлеп карап кына яннан офицер погоннары таккан милиционер үтте. Үз кайгысы чиктән ашкан иде, Вәлит моңа игътибар-фәлән биреп маташмады.
* * *
Кара көз аенда аны йокыдан төнлә уяттылар.
–Улыкаем, тор. Өскә бәла килгән. Айрат дустыңны Әфган җиреннән кургаш табут белән кайтарганнар.
Вәлит имәнеп китте. Йә Ходаем! Нинди очсыз-кырыйсыз, бетмәс-төкәнмәс бәла болыты йөри икән соң бу Гәрдәле өстендә? Авыл юкка чыкты. Халкына бер йорттан ике подъезд бирергә ярамады, төрле почмакка куып тараттылар. Адәм балаларына гына түгел, малкай-бичараларга да шундый ук тәкъдир җитте. Әүвәл кайсы Шилнә, кайсы Орловка, Әҗмәкәй йә Биклән фермаларына бүлеп бетерделәр. Аннары аларның күбесен, шул ук Делавар-җанкайны да ит комбинаты – убыр тегермәне йотты. Малларны гына азсынганнар икән. Әфган дигән җирде урыс яңа тегермән корды. Күрше-тирә авылларның күпме егетен мәҗбүриләг шунда озаттылар. Менә хәзер авыл саен кургаш табут кайта. Туганнарның, якыннарның яңаклары күз яшеннән кипми. Гәрдәле өчен кайгы болай да җиткән иде бит инде. Мәрьям сыман ничәмә-ничә кыз хәзер дөм-исереп, «саранча»га ястык булып йөри. Әләкси, Сәгыйть, Мансур… буразна эшеннән аерылганга күрә эчүгә сабышты. Габделнур белән Хәкимҗанны «Урал» машинасы изеп үтте. Авыл өчен күмәк зиратыбыз да юк бит хәзер! Сине соң, сине кая гына җирлик, Айрат бәгырькәем? Шушылай, бердәм зират та күрмичә, юкка чыгарбызмыни соң, и-и Ходаем?!.
* * *
Гомер буе мал караучы булып эшләгән Әсгать абыйны Вәлит Биклән зиратыннан, Айрат кабере янында эзләп тапты. Айратны җирләгәнгә җиде көн үткән, Вәлит балачак дустын искә алырга дип килгән иде.
– Нык тор инде, олан, тагын бәла, – диде Әсгать абзый, ә үзе күз яшьләрен читкә яшерде. – Синең Мугиканың җук инде. Арлувка җанындагы чокырда суеп үтерделәр. Үзем күрдем. Коткара алмадым. Гафу, булдыра алсаң, гафу…
Күк капусы шартлагандай булды, җиһанда ут сүнде. Вәлит капылт тезләренә иңде, аннан янга ауды. «Юк! Юк! Юк!» – дип илереп кычкыра-кычкыра җир төйде ул, күз яшьләренә буылып өзгәләнде. Кабер янына баскан Әсгать абзый үзалдына сөйләнгәндәй тезде.
– Мин Кече Шилнәдән кайтып киләдерием. Карыйм, Арлувка җанында бер милиция тәре синең Мугиканны куып җөри. Синең Мугиканның гомергә дә тышау, муенчакны күргәне җук бит инде. Мәгәр теге тәрене дә җакын җибәрми, җүри котырткан шикелле җырак качмый, сикергәләп җөри. Шуннан теге тәрегә җәрдәмгә тагын алты-җиде милиция килде. Арлувка җанында гына бүлнис төзергә дип казылган алагаем чокыр бар бит әле. Тырыша торгач тегеләр Мугиканны шул чокырга куып төшерделәр. Өчесе-дүртесе бер башка, калганнары икенче җакка басты. Пирвай бер баштагылар өркетә Мугиканны, аннан икенчеләр. Җаман сызгырып, һау-һаулап кына калсалар әле бер хәл. Җук бит, пушкаларыннан һавага да атып җиппәрәләр. Ә Мугикан, мескен, нишләсен ди? Күзен-башын тондырып, әле бер җакка, әле икенче җакка чаба инде, җанаш. Аннары әллә җөрәге җарылды, әллә җанды. Кисәк кенә җанга ауды да китте. Аяклары тартышып җата җаныкайның. Шунда бер әфисәр, кабахәт, моның җанына төште дә муенына олы пычак тыкты…
* * *
Вәлит Могикан янына караңгы төшкәндә генә барып җитте, Менә, салкын, пычрак чокыр төбендә ята ул, бәгырькәй. Каядыр очып китәргә җыенган диярсең, арткы аякларын еракка ук сузган, алгыларын эчкә бөгәрләгән. Җан бирә алмыйча озак җәфаланган, күрәсең, башын артка ташлаган, телен аркылы тешләгән. Ә күзләре!.. Аларда тирән сызлану һәм сагыш катып калган. Мине чакырдың микән син, гүзәлем, мине көттең микән?
Вәлит кисәк кенә аргамакның өстенә капланды да үкереп елап җибәрде.
– Нигә генә, нигә генә киң далага, ирекле дөньяга ияләштердем сине?! Йөгән кидереп, тышау салып араннарга бикләп үстергән булсам, кабих «саранча»ның кулы сиңа җитмәс иде. Юк шул, юк шул. Үзем боздым сине, үзем үсендердем… Исеңдәме, бәгърем, син әле бик бәләкәй чагында ук мин сине Гали чишмәсе, Нугай күле янына алып чыга идем. Кача идем анда, сине үрти идем. Ә син әнисен югалткан сабый сыман, и, мине эзләп чабулый, и, тилмерә идең. Мин качкан жиремнән чыккач, и ышкына идең муеның белән, и ышкына идең. Шуннан ары кичкә тиклем бер адым да миннән калмый идең. Бер сызгыруга әллә каян очып килә идең бит, бик нык иркә идең. Чит-ятны бер дә үзеңә якын җибәрми торганыең бит син, ай-яй, горур идең. Ә нишләп бу юлы алдандың соң син? Нишләп ул кабахәт җаннардан качып китә алмадың? Бөркет идең бит син, югыйсә, ирек сөя торган бөркет идең…
* * *
Вәлит Сидоровка бистәсенең уртасында, уналты катлы йорт диварына борыны белән төртелгәч диярлек кенә айнып китте. Менә ул аның туган җиренә «саранчалар» салган беренче иң биек йорт. Туймас тамакларның иң беренче олы казыгы, беренче ятьмәсе. Алар гүя шуның түбәсенә менеп тирә-юньдәге бөтен далага да богау ыргыттылар, һәммә җирне йотып бетерделәр. Әндереш дәдәй, Габделнур, Хәкимҗан, Делавар, Айрат, Мәрья, Могикан… – һәммәсе дә шул килмешәкләрнең убыр тамагына кереп юкка чыкты. Һәммәсе һичнинди каршылык күрсәтә, хәтта тыпырчына, эндәшә алмыйча да «саранчалар» тарафыннан йотылды. Юк, гел алай гына булмасын әле. Һәрбер корбанны да каршылык һәм нәфрәт күрсәтә белмәс, җансыз курчак кына диеп санамагыз. Мин үз сүземне һәммәбез өчен дә берьюлы әйтеп салам…
Вәлит йөгерә-йөгерә уналтынчы катка менде. Түшәмдәге люк ишеге аша түбәгә үк чыкты. Хәтәр уйнаклаган салкын җилгә күкрәген куйды да, туган Гәрдәлесе ягына борылып басты.
И туган җир! Урыныңда хәзер күк йөзенә кара баганалар сузып гыйфрит завод утыра. Мичләрендә руда, күмер түгел, ә шул завод астында калган ил зираты, хәтер, тарих яна. И, ясалма нарат урманы! Синең дә сафлыгыңны, мәгърурлыгыңны талап, изеп, буяп бетерделәр. Хәзер инде синең гаскәрләреңне кисеп-телеп, аланнарыңа олы «бүксәләр» өчен ял йортлары, махсус сауналар кертеп өйделәр. Бөтен «саранча» кич, төн саен сиңа япь-яшь кызлар, тол хатыннар ташып рәхәтләнә. Ул «бүксәләр» дә – шул ук фахишәләр. Аларга ил-йортыңның күптән кирәге юк. Айрат, Мәрьям, Делавар, Могиканнарның һәммәсен дә шулар кәнәфи һәм акча хакына сатты. Телсез бөҗәк булып яши алмыйм, син ярлыка мине. Хуш, туган җир! Саумы, газиз, гаярь Могикан!..
Чаллы, 2000 ел
Фото: baltaci.ru