

1
Мəйдан шау-гөр килə. Бирегə шəһəр уку йортларыннан студентлар җыелган. Уку елы башында уздырыла
торган кичə бара. Урал нишлəптер сап-сары чəчлəрен
ике толым итеп үреп, иңбашларыннан алга чыгарып
салган, чəч бөдрəлəре яңагы буйлап төшеп торган,
кыйгач кашлы, зəп-зəңгəр күзле, бит очлары алсу,
мөлаем йөзле, юка гына таманча буйлы, нечкə билле
кызны күреп, беренче караштан ук кояшка охшатты
һəм соңыннан аңа гел генə “кояшым минем” дип
эндəшер булды. Кыз Разыя исемле иде. Ул кичне Урал
беренче вальсны үзлəренең курсташ кызы белəн
əйлəнде дə, кабат музыка башлануга, теге сары чəчле
кыз янына барып басты. Алар янына тагын бер егет
килгəн иде дə, Урал өлгеррəк булып чыкты, кызны
бөтереп мəйдан уртасына алып кереп тə китте һəм
кичə ахырына кадəр кыз яныннан китмəде. Соңыннан
гына белде: теге егет Хəбир атлы булып, аның да күзе
Разыяга төшеп йөргəн икəн. Аннары бары да кинодагыча: озатышып йөрүлəр, йолдыз санаулар, беренче
үбешүлəр һəм... мəхəббəттə аңлашулар.
Ул елны уку елы шулай сизелми генə үтте. Урал
институтны тəмамлап, инженер дипломы алды, Разыя
шəһəр поликлиникасына практикага йөри башлады.
Егеткə хəзер эшкə урнашырга кирəк иде. Ул инде эш
турында хəсрəтлəнми, Разыядан аерылып китү хакында борчыла башлады.
– Əйдə өйлəнешик, бəлки, мине дə шəһəрдə эшкə
калдырырлар, калдырмасалар, ышанычлырак булыр.
Сине югалтасым килми, – дип, сөйгəнен өйлəнешергə
кыстый башлады.
– Беренчедəн, укуны бетерми торып, мин кияүгə
чыгарга җыенмыйм, икенчедəн, безнең əти-əнилəр бар
бит əле, – диде Разыя, егетнең мəсьəлəне шулай тиз
хəл итəргə җыенуына аптырап.
Уралны əнисе белəн апасының күптəн үзлəре сайлаган кызга өйлəндерергə телəүлəрен белми иде əле ул.
Урал – шəһəр егете, хəлле гаилəдə туып-үсте. Əтисе – машина төзү заводында гомер буе директор урынбасары, əнисе зур гына предприятиедə баш бухгалтер
ярдəмчесе булып эшли. Үзеннəн өлкəнрəк апасы
Вероника, инде яше күптəн җитсə дə, əле һаман кияүгə
чыгарга ашыкмый, картаеп килгəн кыз. Алар Уралны
əнисе эшлəгəн оешма җитəкчесенең кызына ярəшергə
өмет баглаган иде. Əмма сəнгать институтында белем
алучы бу иркə кыз егеткə бер дə ошамый. Əнə Разыяны
бер күрүдəн ошатты ич, əнисенең күңеле кителмəсен
дип кенə, гомерен яратмаган кеше белəн бəйлəсенме?
Разыяны əнилəре белəн таныштырырга ашыкмады,
əйтми генə никахка керербез дə өйдəгелəргə ризалашудан башкасы калмас, дип уйлады. Лəкин Разыя
кирелəнеп, эшне бозды. Уралга өйдəгелəргə өйлəнергə
җыенуы хакында хəбəр итүдəн башкасы калмады.
– Ниһаять, юньле сүз ишетербез икəн! – диде əнисе,
сөенеп.
– Əни, мине кемгə өйлəнергə җыена дип уйлыйсың?
Лора Сəетовна кызына дисəң, ялгышасың. Мин үзем
яраткан кызны очраттым, телəсəгез, иртəгə үк алып
килеп таныштырам, – диде Урал, əнисенең тавыш
күтəрəсен алдан ук чамалап.
– Булмас, ни сөйлисең, син улым? Килешкəн идек бит
инде, Лираның əнилəре күптəн синең аңа тəкъдим
ясаганыңны көтə.
– Юк инде, əни, кыстамагыз, ярата алмыйм мин ул
Лирагызны. Нигə шəһəрдə егет беткəнмени аңа? Үзе
кебек берəр музыкантны иш итəр əле.
– Ə син чамалыйсыңмы безнең дуслыкның ни белəн
бетəрен?
– Монысы авыр мəсьəлə, тик Лира үзе дə əтилəренə
хəлне аңлатырга тиеш.
Əмма егетнең əнисе белəн апасы Разыяны якын да
китерергə телəмəде. Урал Разыяга аны үзлəренə
кунакка чакырырга вəгъдə итсə дə, əлеге сөйлəшүдəн
соң бу хакта башкача сүз катмады. Кыз да үзенə булган
кире карашны тиз сизде, əле безнең мəхəббəт сыналмаган, сабыр итик, диде. Шулай итеп, Урал əтисе белəн
киңəшлəште дə, Себер якларына эшкə юллама алды.
Бу аңа Лирадан котылу өчен уйлап табылган сəбəп
иде. Бер ел эшлəгəч, Разыя укуын тəмамлауга ул ялга
кайтты һəм кабат аны өйлəнешергə димли башлады.
“Бу юлы урлап булса да алып китəм!” – диде ул,
мəсьəлəне кабыргасы белəн куеп. Лəкин Разыяның əле
ике елга сузылган ординатура узасы бар иде.
Бер ялда кыз аңа əйтми генə авылга кайтып киткəн
иде дə, икенче көнгə үкУрал килеп тəҗитте. Тотылганрак
булса да, җиңел машина да алып өлгергəн иде.
– Бездə кыз сорарга егетнең əти белəн əнисе килə
торган иде, – диде Разыяның əнисе Дания, ризасызлык белдереп.
– Əти чирли, əни аны ташлап китəлми, ə минем ял
көннəрем санаулы гына, – диде Урал, хəлдəн чыгарга
тырышып.
Шулай итеп, яшьлəр өйлəнешкəч тə аерым яшəделəр.
Аннары Урал, кайтып, хатынын үзе белəн алып китте.
“Анда синең кебек белгечне куш куллап эшкə көтəлəр”, – диде ул, Разыяның кəефен күтəрергə тырышып.
Тик анда баргач, Разыя эшкə урнашып тормады,
бəбилəр вакыты якынлашкан иде, кызлары Камилə туды.
Себер якларын һич тə үз итə алмады хатын. Уралга
вакытлыча яшəү өчен яраклаштырылган эреле-ваклы
вагоннардан торган шəһəрчектəн бер бүлмə биргəннəр
иде. Биредə иң үзəккə үткəне – һəрвакыт бөтен тəнне
куырып искəн салкын җил. Башта Разыя кешелəрнең
монда ничек түзеп яшəвенə аптырый, “озын” акча дип,
бөтен сəламəтлеклəрен бетерүлəрен аңламыйлар
микəнни дип уйлый иде. Кызлары тугач, барлык
хəсрəтле уйлары онытылып торган кебек булды. Урал
инде хатынына кулыннан килгəнчə ярдəм итəргə тырышып, йөгереп торды. Хатынының кəефе күтəрелсен
дип, бергə эшлəгəн хезмəттəшлəрен чакырып, бəби
туен да уздырып булашты. Төньякта эшлəү җиңел булмаса да, ошый иде аңа биредə. Килү белəн эре генə
автотранспорт предриятиесенə электр хуҗалыгы буенча баш энергетик итеп билгелəделəр. Өстəвенə, предприятие начальнигы Вахит Вəлиевич Башкортстанныкы
булып чыкты. Урал монысына да сөенеп куйды. Торабара дуслашып китте якташлар. Кəлəшен алып килгəч,
Вахит Уралны фатирга чиратка яздырырга ярдəм итте.
Əмма яңа фатир кайчан була бит, ə кысан гына вагонда бала үстерү өчен шартлар бер дə мактанырлык
түгел. Артык җылы, җиллəтим дисəң, балага салкын
тия. Камилə болай да еш чирли. Шулай җəфалана торгач, кыш үтеп, җəй җитеп, туган якларына чираттагы
ялга кайттылар. Əй, нинди рəхəт икəн үз туган
җирлəреңнең һавасы! Моны аңлау өчен читтə яшəп
карарга кирəк. Лəкин чамалы ял вакыты тиз үтə шул.
Кире китəр вакыт җиткəч, Разыя иреннəн кызы белəн
үзен беразга əнилəре янында калдырып торуын үтенде,
аннары исə Себергə барудан бөтенлəй баш тартты.
Табибларның үзсүзле икəнен ишеткəне бар иде
Уралның, əмма хатыныннан бу кадəресен көтмəгəн
иде, берничек тə кабат үзе янына килергə күндерə
алмады ул аны. Шулай итеп, юллама буенча эшлəргə
тиешле вакытын тутырды да, гаилəсе янына күчеп
кайтты. Ə Разыя инде район дəваханəсенə эшкə урнашкан иде.
Əллə мəхəббəтлəрен, əллə бəхетлəрен саклый
белмəделəр, бүген Разыя япа-ялгыз. Соңгы вакыттагы
олы кайгы китергəн хəл-вакыйгалардан соң, борчусагышларга күмелеп, сагынып яшəргə генə калды.
Инде балаларында кабатланмасын иде алар язмышы!
Бигрəк тə улы Айнур өчен җаны тынгылык тапмый. Һич
уйламаганда япь-яшь бала язмышына төшкəн аянычлы хəллəрнең ни белəн бетəсен кем белə?
2
...Айнур автобустан төшү белəн, уңга-сулга карамый,
өйлəренə ашыкты. Хəер, автовокзалдан озак барасы
түгел, ике сикереп, бер атласаң, кайтасың да җитəсең
дигəндəй. Бүген аеруча бертөрле җилкенү белəн
ашкынды ул туган оясына – əнисенең туган көне ич.
Гадəттəгечə, кунаклар килми калмас, өйдə аның да
ярдəме кирəктер. Бүген имтихан көне дə иде, тырышты
егет, иртə таңнан килеп чират алды, сынауга беренче
булып керде. Бəхетенə каршы, гел белгəн сораулар
туры килде, бишлене элəктергəч, күңеле тагын да
күтəрелеп китте. Юл өстендəге бутиктан чəчəклəр
гөллəмəсе сатып алды да автобуска ашыкты һəм менə
кайтып та җитте. Əмма капкага якынлашуга ишек
алдыннан кычкырышкан тавыш ишетеп, аптырап, туктап калды. Бəйрəм көнендə нинди тавыш-гауга булырга мөмкин соң? Капканы ачуга əнисенең ике кулын
артка каерып, халат кесəсеннəн нидер алырга булышкан əтисен күреп, беразга ни кылырга белми торды.
– Юк бирмим, эчкəн килеш машинага утырып беркая
да бармыйсың, – дип тарткалаша иде əнисе.
– Бир димен, мин барыбер барам, тиз генə əйлəнеп
кайтам дигəнне нигə аңламыйсың? – дип, халат
кесəсенə керергə тырыша əтисе.
Эшнең нидə икəнен аңлап алган Айнур:
– Əти, син нишлисең, җибəр əнине! – дип, йөгереп
барып, бөтен көченə əтисен йолкып алды да, читкə
селтəп җибəрде.
Шул арада җиргə барып төшкəн гəүдə бер генə “Аһ!”
итте дə, тынып калды. Аның башы бордюр ташына
туры килгəн иде, шунда ук күл булып, кан җəелə башлады.
– Əй, балам, нишлəдең? Үтердең бит əтиеңне! – дип
кычкырып җибəрде Разыя һəм йөгереп барып, җирдə
хəрəкəтсез яткан иренең өстенə иелде, яңак астыннан
пульсын эзли башлады.
Урал исəн иде. Разыя тиз генə кер бавыннан бер футболканы тартып алды да, иренең башын урап куйды,
аннары өйгə йөгерде. Ашыгыч ярдəм чакырырга кирəк
иде. Өйдəн кире чыкканда Айнурның əле һаман əтисе
янында чүгəлəп утырганын күреп, исенə килгəндəй
булды. Улын тарткалап торгызды да:
– Син берни дə күрмəдең, белмəдең, өйдə генə тор,
борыныңны да чыгарасы булма, – дип, аны өйгə кертеп
җибəрде.
Ашыгыч ярдəм озак көттермəде, Уралны шунда ук
дəваханəгə алып киттелəр. Разыя да аңа иярде. Ул үзе
дə невропатолог булганлыктан, иренең ни дəрəҗəдə
авыр җəрəхəт алганын яхшы күзаллый иде. Кабул итү
бүлмəсендə дежур хирург каза күрүчегə беренче
ярдəмне күрсəткəн арада, Разыя хирургия бүлеге
мөдире Таһир Гəрəевичны эзли башлады, ə анысы
өендə юк булып чыкты, каядыр чыгып киткəн иде. Хəер,
буйдак ир-егет ял көнендə кайда йөрмəс... Шулай да
бер-ике сəгатьтəн килеп җитте Таһир Гəрəевич.
Кушеткада канга батып яткан Уралны күргəч, аптыраудан йөзе бер агарып, бер кызарып, дулкынланудан
булса кирəк, көл төсенə керде. Урал Сабирович белəн
бик якын дуслар иде шул алар. Аның ярасын җентеклəп
караганнан соң, баш сөягенең бик нык зыянлап,
авыруның гомеренə зур куркыныч янавын ачыкладылар. Урал яшəү белəн үлем арасында иде.
– Разыя Фəттаховна, монда минем генə көч җитəрлек
түгел, республика дəваханəсеннəн нейрохирургны
чакырмый булмас һəм шушы минутта ук, һич
кичекмəстəн. Бу хəлдə вакыт безнең файдага түгел, –
диде ул, гаҗизлектəн кулын җəеп.
Разыя үзе дə шундый фикергə килгəн иде инде. Тик
нишлəргə? Үч иткəндəй, ял көне ич, кем сине көтеп
тора. Хəбəрне ишетеп дəваханəгə килеп җиткəн баш
табиб Шиһап Шəмсиевич шунда ук республика травмотология дəваханəсенə шылтырата башлады. Разыя да
тəвəккəллəп, элекке курсташлары, министрлыкта
эшлəүче Хəбир Шəвəлиевка эндəшергə булды. Ни
хикмəт, Шəвəлиев трубканы тиз алды, шунда ук берəр
нейрохирургны алып, самолет белəн бүген үк очып
килергə вəгъдə итте, операция бүлеген əзерли торырга
кушты. Разыяга бераз җан кергəндəй булды, инде бары
да уңай килеп, Уралын гына коткарып калсыннар иде.
Фаҗигадəн соң бер тəүлекнең ничек үткəнен дə
хəтерлəми Разыя. Республика дəваханəсеннəн килгəн
нейрохирург ясаган операциягə зур өметлəр багласа
да, Уралның хəле үтə авыр иде. Ярдəмгə килгəн
белгечлəрнең тел төбеннəн шуны аңлады ул: иренең
исəн калуы икеле.
– Үзегез белəн алып китмисезмени? – дип, ялварулы
күзлəрен Хəбиргə төбəде.
– Разыя, үзең доктор кеше, бу очракта авыруны селкетеп йөртергə ярамавын яхшы аңларга тиешсең, –
диюдəн ары сүз таба алмады Хəбир, күзлəрен читкə
борып. – Əгəр атна-ун көндə хəле яхшыра башласа,
һичшиксез, шəһəр дəваханəсенə күчерербез. Монысын
вəгъдə итəм.
Шулай итеп, Уралның тормышы өчен көрəш башланды. Хəрəкəтсез гəүдə янында иренең кулын сыйпап
утырган Разыя курсташы Хəбир Шəвəлиев хакында да
уйланды. Дөрес карар булдымы ул? Хəбир Разыяның
ирен коткару өчен барсын да эшлəдеме? Бит кайчандыр алар көндəшлəр булып, Разыя кыз чакта үзе
артыннан йөргəн Хəбирнең мəхəббəтен кире каккан,
тормыш юлдашы итеп Уралны сайлаган иде. Хəбирдə
чын табиблык намусы сакланды микəн, əллə үч алу
өчен форсат чыгуына сөенеп, авыруны шəһəр
дəваханəсенə алып китүдəн баш тарттымы? Бу хакта
баш табиб Шиһап Шəмсиевичка да сөйлəми булдыра алмады.
– Мин алай дип уйламыйм, Разыя Фəттаховна, чын
табиб булган кеше андый җинаятькə бара алмас.
Операция вакытында баш миенең каты бəрелүдəн нык
зарарлануын, минең кан йөрешен тəэмин итү өлешенең
сафтан чыгуын үз күзлəребез белəн күрдек, ул шул
урында ук үлəргə дə мөмкин булган. Инде ниндидер
могҗизага ышанырга гына кала. Сабыр булырга тырыш
инде, – диде ул, аңа кызганулы караш ташлап.
Хəер, Шиһап Шəмсиевичның үзенең дə йөрəк яралары əле булса уңалмаган, күзлəреннəн мөлдерəп
төшəргə торган яшьлəре аның эчке халəтен бик ачык
сөйли иде. Ир кеше тыштан нык булырга тырышса да,
моннан бер ел элек улын югалту кайгысын ничек оныта
алсын соң? Бигрəк авыр шул бала кайгылары. Шул
машинаны алып бирмəгəн булса, бəлки, улы авариягə
юлыкмас, бүген исəн булыр иде. Үзенең дəвамчысы
итеп күрергə хыялланган иде бит ул аны. Əлеге дə
баягы хатыны тынгылык бирмəде инде. “Оялмыйча
улыңны юлда очраган машинага кул күтəртеп
торгызасыңмы, сəламəтлеген бетерəсеңме?” – дип,
колак итен ашады да торды. Егерме яше тулгач, медицина уку йортында укып йөрүче улына ышаныч
күрсəтергə булган иде шул əти кеше. Авария сəбəбен
ачыклау бик озакка сузылды. Баланы югалту кайгысы
өстенə полиция һəм прокуратура юлында йөрүлəр
тəмам теңкəсенə тиде.
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында
Гөлфинə Мирзаян кызы Сəлимова 1951 елның 24 июлендə Илеш районының Яңа Нəдер авылында туып-үсə. Базытамак урта мəктəбен тəмамлагач, шунда ук – эш башкаручы, аннары укытучы булып хезмəт
юлын башлый. 1975 елда Алабуга педагогия институтының филология факультетын тəмамлый. 1976 елда партия район комитетына инструктор итеп алалар. Ə 1979 елның апреленнəн үзенең телəге буенча район “Маяк” гəзитенең партия бүлегенə хəбəрче итеп җибəрəлəр.
Шул рəвешле ул биредə утыз елдан артык хезмəт сала, хəбəрче, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, соңгы унбиш елда мөхəррир урынбасары булып эшли. Ул – 1985 елдан Русиянең һəм Башкортстанның Журналистлар берлеге əгъзасы. 2014 елда район гəзитенең олы юбилее уңаеннан “Маяк”ка – 80 яшь”
дигəн китабы дөнья күрде. Ягъни тəҗрибəле журналист гəзит тарихын һəм редакция коллективының хезмəтен мəңгелəштерүгə зур өлеш кертте.
Беренче хикəясе 2015 елда республика “Өмет” гəзитендə дөнья күрə. Язмалары район һəм республика матбугатында даими басылып тора. Хикəялəре “Акчарлак-2018” республика əдəби альманахына кертелде.
“Балкыш” əдəби берлəшмəсендə шөгыльлəнүчелəр белəн берлектə чыгарган китапта да хикəялəре дөнья күрде. 2019 елның мартыннан Илеш районының “Балкыш” əдəби берлəшмəсенə җитəкчелек итə. 2025 елдан Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Берничә китап авторы, әдәби конкурслар иганәчесе.