

* * *
Чаллы Сабантуе булачак көн иде. Түшәктән торганда яңгыраган беренче хәбәр үк тискәре фал булып ишетелде:
– Күрше Хәйберҗанны бүген төнлә өеннән Чаллы милициясе алып киткән. Хәйберҗан кичә Биләр чишмәсе буендагы чокырдан ике палавай такта белән ярты фләге буяу табып кайткан булган. «Дизель завуды янындагы сарайны син бастыңмы?» дип, Хәйберҗанның җанын корытканнар, бөтен ихата-лапас эчен, бәрәңге бакчаларын казып бетергәннәр. Хәзер аңа сигез елга тиклем статья көтелә, өендәге бөтен малын әллә камиссавайт, әллә кансискавайт итүләре бар, ди. Берсеннән-берсе бәләкәй дүрт бала ялгыз торып калса, ул Мәгъфия ничек дөнья көтәр, и бичара?!
Чаллыга, актарылып ташланган даланы берьяк читтә калдырып, Чулман ярындагы ясалма урман аша барырга булдылар. Әтисе өчен дә кадерледер инде ул. әлбәттә. Ә Вәлит өчен әлеге тын урман кешеләр тырышлыгына-бердәмлегенә рәхмәт булып калыккан һәйкәл сыман тоела иде.
Юлга кузгалган вакытта бик иртә иде әле. Кояш Күзкәй урманы өстеннән күтәрелеп кенә килә. Үләннәрдәге чык атларның тоякларына гына түгел, бәкәлләренә тикле ябыша. Юл дымсурак булгангадыр, күрәсең, тәгәрмәчләр дә тигезрәк тәгәрәгән шикелле, арба дыңгырдамый. Хәер, тәртә арасына җигелгән туры бия дә Григорий дәдәй ашыктырмаганга күрә бүген «юыртсам юырттым, юыртмасам юк» дигәндәй, үшән генә селкенгәләп бара. Аның ара-тирә пошкыргалап куюы да арба артына тагылган Могиканга адресланган бугай. «Мин юньлеме-юньсезме барыбер йөк тартам, ә син һаман ялкау, һаман тәртә арасының ни икәнен дә белмисең», дип зарлануга охшый.
Вәлит белән Григорий дәдәй арбаның икесе ике ягында үрәчәдән аяк салындырган көе йокымсырап бара иде. Туры бия биек наратлар янына килеп җиткәч, Вәлит дилбегәне җиңелчә генә тарткан кебек итте дә үрәчәдән капылт сикереп төште. Менә ул элекке кебек шома тимер такта. Менә таныш язу, «Юлчы, тукта, укы да уйлан… 1908-1910 елларда… Ирләр япь-яшь нарат кәлшәләре утырттылар… Синең каршыңдагы урман үсеп чыкты… Уттан-күздән сакла…» И-и, күпме еллар узган. Ә табигать сезнең хезмәтегезне, сезнең тырышлыгыгызны менә ничек итеп олылаган. Рәхмәт, рәхмәт сезгә, кадерле ата-бабалар! Рәхмәт, якташларым! Менә, бүген сезнең ялгыз бер дәвамчыгыз, Гәрдәле авылы егете, сезнең рухыгызны олылау өчен, район ярышына, зур бәйгегә бара. Ул сезнең кебек данлы кеше түгел, Туганнан бирле авылыннан аерылып беркая да китмәгән, һәм, бәлки, сезнең кебек үк, үз җиренә җаны-тәне белән гашыйк бер егеттер ул. Фатиха бирегез сез аңа бүген, хәерле юл теләгез…
Тәгәрмәчләр нарат күркәләрен, вак-төяк ботак-санакны шарт-шорт изеп тәгәрәде дә тәгәрәде. Наратлар гаскәре эченнән сузылып киткән юл бөгелмәле-сыгылмалы; аяк астында ком катыш үлән, арба дыңгырдауның ни икәнен белми; һава сулап туймастай саф; тирә-як тын – баруы рәхәт иде. Шул чагында беренче булып туры бия пошкырды бугай. Могикан сагая калды, Аннан инде Вәлит белән Григорий дәдәй дә тирә-юньгә шомлы караш ташларга мәҗбүр булды. Хәвефләнердәй әйбер күзгә чалынмады. Григорий дәдәй дилбегәне усал кагып куйды. Туры бия дә бурычлы калырга теләмәгән шикелле усалрак басып атлауга күчте. Ләкин атларның пошкыруы торган саен ешая гына төште. Колаклары да, карашлары һәм кыяфәтләре дә сизелерлек әсәренгән иде.
Төтен исен беренче булып Вәлит тоеп алды.
– Әти, төтен! Әллә каян төтен исе килә!
– Кая? Нинди төтен? Давай, саташмале! – дип, Григорий дәдәй әүвәл һичнинди сер бирмәде. – Нәрсә янсын монда? Мондый наратларга ут кабаламыни?!
Ләкин бераздан ул да төтен исен тойды бугай. Йөзе кырысланды.
– Чукынды, нәрсә яна микән? – Аннан өстәп куйды. – Көне соң аның, көне!
Аннары каты юыртып алга томырылдылар. Әлләни ерак барасы да булмады. «Сиртмәле ерым» дип йөртелгән чокыр янына җиткәнче үк алда әүвәл һавага юан елан булып сузылган кара төтен баганасы күренде. Бераздан телләрен чыгарып җиде башлы аждаһадай биегән ялкын дәрьясы үзе дә ачылды. Биек наратлар арасында куаклык-абага юк, учакта ниләр янганы җитмеш-сиксән метрдан ук күренеп тора иде.
Учакның нәкъ уртасына төрле зурлыктагы кырык-иллеләп мичкә һәм бидоннарны өеп куйганнар. Мичкә-бидоннарның авызлары ачык. Алардан бер-берсе өстенә кызыл, зәңгәр, сары, яшел, кара, көрән… төстәге буяу чишмәләре агып төшкән. Төтенгә куп-куе кара төсне шулар бирә. Ә мичкә-бидон таулары өстенә, аркылы-торкылы китереп, ун-унбиш, хәтта егерме метр озынлыктагы берсеннән-берсе гәрәбәрәк, берсеннән-берсе зифарак нарат, чыршы, кедр, пихта һәм Татарстан халкы мәңге белми торган калыннан-калын такталар ташланган. Учактан читтәрәк тагын дүртме-бишме такта белән мичкә өемнәре. Буе белән хәтта утызар-кырыгар метрга җиткән такта стена-щитлардан торган тагын бер өем бар. Менә шул өемне ун-унбишләп милиционер үрмәкүч күче сыман ялмап алган да, кулларындагы әллә нинди кыска багорлар, моторлы пычкылар ярдәмендә стена-щитларны тегеләй-болай китереп умыралар, талыйлар, ертмачлыйлар… Учактан ургылган ялкын якын-тирәдәге унлап наратның да ылыс-каерыларын ялмап үткән…
«Үрмәкүч күче»н читтә өчәр зур йолдызлы бер офицер да күзәтеп тора икән әле. Ул наратлар арасыннан көтмәгәндә пәйда булган олауны шәйләде дә, карчыгадай очып килеп, Григорий өстенә ябырылды.
– Нәрсә авыз ачып каттың? Нәрсә авыз ачтың? Монда секретный задание! Монда нельзя! А ну, давай, аттыр!
Бу кешенең күзләре акаеп чыккан. Авызыннан аракы исе аңкый. Үзе төкерек чәчә, тәне дер-дер килә. Григорий дәдәй карады да катты. Ә тегесе инде кобурасына ук ябышты.
– Аттыр моннан, дидем түгелме мин сиңа? А ну, аттыр! А то мин синең җаныңны момент кыям!
Григорий дәдәй арбага сикерде, карашын офицердан алмаган көенчә генә куллары белән дилбегә эзләп сәрмәләнде. Аны Вәлит эләктергән иде инде, ул усал бер кагуга туры бия алга томырылды.
Григорий дәдәй ярты чакрым чамасы киткәч кенә айныды да кычкырып елап җибәрде.
– Җан шикелле әйбәт такталарны бит, җан шикелле әйбәт такталарны! Чатнаган, сынган җирләре юк, Пазлары алынган тактакайлар бер-берсенә җеккә-җек килеп ябышып тора. Ул щитларны алып кайт та, бүген үк хет фирмы, хет берәр келәт төзеп бастыр да куй. Ә бу хәшәрәтләр җан шикелле шул малларны – утка! Татарстанныкылар баемасын, татарстанныкылар файда күрмәсен дип тырыша торганнардыр инде. Куллары гына корыса ярар иде! Җитмәсә, сыңар палавай такта өчен Хәйберҗанга әрист салдылар бит. Куллары гына корыса ярар иде!..
Әйе, әтисе ялгышмый. Бу, милиционерлар сагалап торып яндырган такта щитлардан һәрбер колхоз, һәрбер авыл үзенә дистәләгән сарай яки келәт төзеп куя алган булыр иде. Чаллыга баргач, Вәлит үз күзләре белән күреп кайтты бит. Ничәмә-ничә танкерлардан ничәмә-ничә йөз контейнер бушаталар иде анда. Шундагы бер кеше сөйләп торды. Бу йөзләгән контейнерларның бер ише Япониядән үк килә, аларның эчендә берсе-бер авыл йортларыннан да биегрәк зур пресслар икән. Икенче ишләре Италиядән, Германиядән, Америкадан килгән. Юлда җил-су үтмәсен, андагы станоклар тутыкмасын дип, һәрбер контейнерны эчтән әллә ниләр белән ныгытып, сылап озатканнар, ди. Шул ук абзый «буржуй – урыс түгел инде ул, алар эшли белә», дип көлгән дә иде әле. Юк икән шул, бактың исә, безгә буржуй ясаган, буржуй озаткан контейнерлардан да, такталардан да файда күрергә насыйп түгел икән.
Вәлитне авыр уйларыннан чыркылдап көлгән хатын-кыз тавышы аерды. Ул айнып китте дә тирә-юньгә сискәнүле караш ташлап алды. Атлар янә салмак кына атлап баруга күчкән. Әтисе тынган. Тирә-якта һичбер хәрәкәт юк. Ә нинди көлү авазы яңгырады соң? Җитмәсә, тавышы да таныш сыман. Әллә тоелды гынамы? Саташа гынамы әллә?
Юк, көлү авазы янә яңгырады һәм хәзер инде Вәлитнең иманы камил: көлүче кеше ул җан атып йөргән Мария-Мәрьям иде. Ләкин кай яктан ишетелә дә бу тавыш, урман эчендә Мәрьям нишләп йөри? Валлаһи, әллә саташамы соң ул? Төтен иснәп берәр ни булдымы?
Вәлит үзе дә сизмичә үрәчәдән төште. Туры бия йөк җиңеләйгәнгә шатлангандай атлавын дәвам итте. Вәлит янә көтте һәм, менә, көлү янә яңгырады. Әнә, Чулман ягында, әнә теге калкулык артында, куаклыкта. Вәлит куаклыкка таба китте, көтелмәгән уйдан көлемсерәп куйды. Ну, дүрәк тә, ну, беркатлы да бәндә инде ул! Бүген – районда Сабантуй, берәр дус кызы белән Мәрьям дә шуңа бара, юлда сине күргәннәр дә, менә, хәзер шаярталар алар! Шундый уйлар тәэсиреннән елмаеп, Вәлит калкулык өстенә менде, куаклыкларны аралады һәм… тораташ булды да катты.
Калкулыкның каршы як итәгендә кара «Волга» тора. Ишекләре ачык. Арткы утыргычны тутырып, аракы һәм коньяк шешәләре, шулардан да арырак Мәрьямнең күлмәк-лифчиклары сибелгән. Ә чәчендә тасмасы да калмаган Мәрьям үзе «Волга» янына сузылган җәймә өстенә таралып яткан да, әле тегеләй, әле болай килеп, тәгәри-тәгәри ауный, үзе шикелле үк анадан тума шәрә ир мыегы белән аның ими башларына тигән саен, Мәрьям тыела алмый көлә, тәгәрәгән, читкә качкан була. Әмма мыеклы ир селкенмәсә, Мәрьям үзе үк янә тәгәрәп килә дә, янә ими башын төртә…
Вәлит үзенең кай тарафка чапканын да юньләп шәйләмәде. Юлында очраган куаклыкларны куллары белән аралый-аралый, ул бу каһәрле калкулыктан ераккарак качты да качты. Аның күзләреннән тоташ яшь ага, үзе берни чамаларлык, исәпләрлек хәлдә түгел иде. Питон авызына кергән куян кебек, үзе дә белмичә-аңламыйча, Могикан янына йөгерде дә чыкты. Григорий дәдәй аның кыяфәтен инде ике-өч дилбегә буе ераклыктан ук чамалап өлгергән иде. Ә Вәлит, йөгәнне арбадан ычкындырып, Могиканга атланырга маташа башлагач, шундук арбадан сикереп төште дә тулпарның авызлыгына килеп ябышты.
– Ни булды сиңа, улым? Кайда йөрдең? Ни эшләмәкче буласың? Харап буласың бит.
– Булсын, булсын, булсын! – дип яман кычкыра-кычкыра, Вәлит һаман ат астенә менәргә тырышса да, Могикан гел качты, гел биеде, хуҗасын һич якын китермәде. Вәлит инде котырынып тезген очы белән аңа сукмакчы иде дә, Могикан бу юлы арткы аякларына ук күтәрелде, усал кешнәп кисәткәндәй итте.
– Акылыңа кил, акылыңа кил! – дип, янда Григорий дәдәй бөтерелде. – Нинди корт тешләде? Атның ни гаебе бар? Ул бит, мескен, беренче урынны алырга дип бара. Җиңеп кенә, җиңеп кенә данны яклап, үзеңне аклап була…
Тукта, әтисе нидер белә бугай. Вәлит үзе дә калкулыкта шәйләп өлгерде бит: Мәрьямнең имиләренә мыек төртеп күңел ачкан бәндә Чингачгукларда фатирда торырга тиеш булган ике «самай галаунай»ның берсе иде. Димәк, авылга килеп йөргән ул, Мәрьям белән дә күптән әшнәләшкән. Моны бөтен авыл белгән, ә бер Вәлит кенә, сукыр, шәйләмәгән. Ә «самай галауныең» әллә кем түгел бит, кызый! Яше кырыкка җиткән, баш түбәсе яртылаш пеләшләнгән узгынчы ир – олы табыш түгел. Ул синең ише ачыгавызларны йөзләп тапагандыр. Димәк, ул «галаунай»лар барысы да бергә. Алар сине курчак итеп юаналар. «Экзотика, җирле колорит, абориген», имеш. Ярар, күрсәтермен әле мин сезгә «экзотика»ны! Сиңа да күрсәтермен, уйнашчы кыз! Кемне югалтканыңны чамаларсың бүген. Әле шул ук «самай галаунай» сине тапавы белән башка «галаунай»лар алдында мактанадыр.
* * *
Бәйгегә кырыклап җайдак язылды. Вәлиткә җирән кашка таныш иде дә, Тимеркүк таныш иде. Калганнарының берничәсенә, әллә кайдан сорашып килеп, Григорий дәдәй ачыклык кертте.
– Алты атны башкортлардан ук алып килгәннәр, ди. Кунакларны шаккатырыр өчен. Ничек кенә булып бетәр инде, ничек бетәр?..
Әтисе әйткәннәр Вәлитнең бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Бу минутта ул кунаклар, җитәкчеләр өчен алдан ук ясап куелган махсус трибунаны күзәтү белән мәшгуль иде. Әнә, анда «дөнья кендекләре», «самай галаунайлар» тезелеп утырганнар. Һәммәсендә – бүксә, һәммәсендә – табактай мул чырай. Арадан берсе – борынына күзлек элгәне, тәбәнәк буйлысы – югарырак, ялгыз утырган ике-өч бәндә янында бөтерелә. Тегеләре зуррак «кендекләр», Мәскәүдән йә Казаннан килгән түрәләрдер инде. Яннарында, ике-өч адым читтә, аларны сакларга куелган бер милиция офицеры да бар бит, әнә.
Вәлит алардан астагы рәттә бүген генә калкулыкта күргән мыек иясен шәйләп алды да эсселе-суыклы булып китте. Әнә, ул үз янындагы икенче бер «кендек» колагына нидер пышылдый да, тегесе сарык түшкәседәй корсагына шап-шоп сугып көлә. Аннан «мыек» тагын нидер сөйли, «бүксә» янә көлә.
– Көлегез, көл, әйдә, – диде Вәлит үзалдына, теш аралаш кына. – Капкан саен калҗа эләгеп тормый. Безнең һәммәбезне дә үзегез өчен курчак яки клоун итәргә җыенмагыз әле. Без дә күңел ача беләбез…
Стартка кузгалыр алдыннан барча җайдакларны мәйдан буенча бер кат ураттылар. Чират җиткәч, микрофонда Вәлит белән Могиканның да исеме яңгырады. Шуннан соң өч-дүрт минут та вакыт үтмәде, Вәлит янына трибунадан шабыр тиргә баткан офицер йөгереп төште.
– Синең атың мондагы, Чаллы тирәсендәге авыллардан иң өметлесе, ди. Первый үзе тапшырырга кушты. Чаллыларга кызыллык китермәсен, беренче килсен, ди. Мондагы мотоциклга өстәп, соңыннан янә тагын өч мең бирәбез, ди. Матри, җегет, сынатасы булма, первый үзе кушты. Әнә, ышанмасаң кара, ул да сиңа кулын изәп тора.
Вәлит трибуналарга күз ташлады. Югары катта теге, тәбәнәк буйлы, күзлекле «кендек» әрле-бирле йөренә, туктаган саен Вәлит тарафына йодрык болгап ала. Вәлит борын астыннан гына ваемсыз елмайды да кырыс караш белән офицер йөзенә текәлде. Погоннарына өчәр йолдыз таккан шушы холуй әле иртән генә аның әтисе каршында пистолет селтәп гайрәт чәчкән иде. Кай арада айнып өлгергән дә, ничек шулай бик тиз генә «ләббәйкә» әйтә торган булып калган соң бу? Адәм баласы кәнәфи өчен нишләп шулай җидегә төрләнә ул?
(Ахыры бар.)
Мөнир ВАФИН фотосы.