Чәчмә әсәр
5 Мая , 13:16

Вахит ИМАМОВ. Могикан. Повесть (3)

Кичә  Әндереш дәдәйне исертеп екканнар да Сима түтәйне чиратка салганнар, ди.

Вахит ИМАМОВ. Могикан. Повесть (3)Вахит ИМАМОВ. Могикан. Повесть (3)
Вахит ИМАМОВ. Могикан. Повесть (3)

* * *

Яз көне, кырлар кардан арынганчы ук, Чаллы белән Гәрдәле арасындагы иркен яланга әллә нинди өчаяклы «бинокльләр» тоткан ирләр килеп тулды. Һөнәрләре геодезист икән. Шулар әле дилбегә буе кәгазьләренә, әле «бинокль»ләрендәге сызыклы пыялаларга карап алалар да, туң җиргә ун-егерме, утыз-кырык метр саен тимер казык кагып куялар. Атна-ун көн эчендә алар бөтен даланы әллә нинди кишәрлекләргә бүлеп бетерделәр, биек-биек казык рәтләре хәтта Гәрдәленең бәрәңге бакчаларына кадәр килеп җитте. Ялан-кырга саескан-карга көтүе сыман ябырылган бу ирләрнең кайбер төштә пырдымсыз рәвештә бакча киртәләрен җимереп ташлавы, кайберләренең йорттан-йортка кереп хәмер сорануы авыл халкын шактый сәерсетә-изә, ләкин гәрдәлеләр хәвеф-хәтәрне барыбер көтми иде. Аларны уттан алып суга салырдай яман хәбәрне Чаллыдан Гәрдәлегә рәис Чингачгук алып кайтты.

– Кою заводының бер корпусын төзергә урын җитми икән. Безнең Гәрдәлене китереп кысулары, күчереп утыртулары да мөмкин.

– Ничек, кая, нишләп? Бездән кем сораган? – дип аптырап һәм: «Ата-бабаларыбыздан калган җиребез лә, без күчмибез! КАМАЗларын, әнә, җәһәннәм артына китеп төзесеннәр!» – дип кәпрәеп-гайрәтләнеп, Чингачгукны әллә нинди яман сүзләр белән күмеп ташладылар. Ләкин Чингачгук та Мәскәү түрәләре өчен гап-гади бер шөреп, аннан ниндидер киңәш-уңаш сораган, аны күз чалымына китергән кеше бөтенләй юк иде.

Ялан-кырларда инеш-ерганаклар кузгалып, калкулыкларда тәүге «түбәтәйләр» пәйда булгач, шул ук далага һәркайсы авыл йортларыннан да биегрәк грейдерлар, бульдозер, экскаваторлар, «КрАЗ», «БелАЗ» машиналары килеп тулды. Шул гыйфритләр калкулыкларны уңга-сулга йолкып җимерә, көздән генә орлык чәчелгән иген басуларын катлам-катлам итеп кисә башладылар. Тау-тау булып өелгән чем-кара туфракны экскаваторлар «БелАЗ», «МАЗ»га төйи, ә тегеләре икмәк өстенә ягып ашардай шул байлыкны әле теге, әле бу яктагы ерымнар, чокырлар эченә, күлләр, чишмәләр өстенә илтеп аудара торды. Районга исәп-хисап бирергә барган бухгалтер Саймә ишетеп кайткан хәбәр бер йорттан икенчесенә күчеп йөрде:  

– Бу заводны төзүчеләр «җирнең уңдырышлы, кара туфраклы катламын кырып алабыз да, аны көлсу, кызыл балчыклы басуларга күчерәбез» дип рапорт бирәләр, ә мәскәүлеләр шуның өчен боларга акча белән орден яудыра, ди. Районның  налуг идарәсендәге бер бухалтир чутлап караган. Боларның штампылау заводы төзеләчәк төштән күчерелгән балчык турындагы ат чутларын гына санасаң да, ул завод хәзерге тигезлегеннән биш метр тирәнлектә урнашырга тиеш булачак икән. Вәт, хөкүмәтне ничек өтәләр дә премия белән орденнарны ничек каералар!..

Дала туфрагы чынлап та гаять уңдырышлы иде. Чем-кара, ярмаланып торган балчык өемнәрен «КраЗ», «БелАЗ»ларның ерым, чокыр эчләренә аударуын күреп, өлкән игенчеләр кан елады:

– Кайсыдыр сәяхәтче безнең җирләрне күреп тиккә язганмыни? Безнең туфракка бүген тәртә тыксаң, иртәгә аннан тарантас үсеп чыгачак бит!

Әмма туфрактан бигрәк игенчеләрне бүтән кайгы баскан – быел аларны язгы чәчү, сөрү-тырмалау дип тыкырдатучы гына түгел, хәтта искә алучы да юк иде. Ни кылырга белми йөдәгән агайлар әүвәл тракторлары белән бөтен күрше-күлән бакчаларын икешәр-өчәр кабат сөреп-ерып чыкты, «калым» сукты. Ә колхоз техникасы өчен Чаллыдан ягулык китерү беткәч, алар «яшел елан» кочып юандылар. Ике йортның берсендә ызгыш-талаш купты, авылның яме бетте. Әле ярый районда кайсыныңдыр башы эшләп өлгергән, авыл механизаторларын әче таңнан кара төнгә кадәр шул кара балчыкны чокырларга ташырга кодаладылар. Авыл тынды, «озын берлек» җиңде.

Вәлит, әлбәттә, бу эшләрнең барысын да ишетеп, күреп торды. Сабан туйларына да озак калмаган, Могиканны янә бәйгеләрдә җиңәрлек итеп яравайларга кирәк иде. Вәлит аны быел да элекке Тәмтез, Нугай күлләре буена алып чыгып карады. Барды, эзләнде, уңга-сулга килеп бәргәләнде, әмма былтыргы күлләрнең дә, Болгар, Биләр чишмәсе дип йөртелгән зур-зур инешләрнең дә эзен таба алмады. Югыйсә, бабайлар «элек бу җирләрдә Болгар дәүләтенең кирмәннәре торган; хак булса, алар моннан сигез-тугыз гасыр элгәре үк нигезләнгән икән», дип сөйлиләр иде. Ә хәзер, әнә, һәр тарафны актарып, болгатып, изеп бетергәннәр. Чып-чын прерия… Шул прериядәге әле теге, әле бу балчык өемнәреннән сөяк-санак, казан-чүлмәк, җәя-кылыч калдыклары тырпаеп тора. Моннан ары, бар, туган җиреңнең асыл тарихын, аның җеп очын эзләп кара инде. Аның каравы, Чаллының баш-башына «кала мең алты йөз егерме алтынчы елда рус сәүдәгәрләре тарфыннан нигезләнгән» дип язылган зур-зур такталарны куярга өлгергәннәр…

 

* * *

Вәлит, ат караучы булса да, район үзәгенә бармый тормый. Һәр баруында Чаллыдагы гаҗәеп үзгәрешләрне, мәхшәр дөньясын күргәч, шаклар катып, миңгерәеп кайта. Йә Хода! Чаллыдагы дөнья кырмыска оясы кебек асты-өскә килеп, тоташ актарылып беткән икән бит. Кичә генә буп-буш булып яткан кала урамнары гыйфрит сыман очкын-төтен чәчеп торган йөзәрләгән машина белән тулган. Урамның бер ягыннан икенчесенә ерып чыкмалы түгел. Бөтен җирдә сазлык. Шул сазлыкны изеп әле теге, әле бу тарафка меңәрләгән кешеләрдән торган ташкын агыла. Аякларында резин йә күн итекләр. Өсләрендә балчыкка, акбурга, майга батып беткән куртка, бишмәт. Фермадагы малны келәймәләгәннәр диярсең. Һәр бишмәтнең сыртында актан суккан язу: «Пенза, Харьков, Магадан,  Муром, Мәскәү, Пермь, Караганда, Чита…» Вәлит аларны әүвәл укырга-ятларга тырышып карады да, башы әйләнә башлагач, кул селтәде. Чаллыда андый юк-бар язулардан тыш та күзәтерлек, шаккатырлык хәлләр чиктән ашкан иде.

Әнә, Чулман яры буйлап дистәләгән кораб тезелеп баскан. Яр өстендә борыннарын торна сыман сузган зур краннар. Шулар кораблардагы өй кадәрле зур-зур әрҗәләрне борыннарына эләктереп алалар да изелеп-чалшаеп беткән ярга күчерәләр. Анда мунча-лапаслар зурлыгындагы йөзәрләгән тартмалар домино сөякләре сыман тезелеп киткән. Бушап калган корабны яңасы алыштыра. Яр өстенә тезелгән тартмаларны әллә нинди чабатадай ямьсез әрҗәле машина-кырмыскалар читкә ташып тора. Ул да булмый, зур-зур әрҗәләр, танкерлар, кораблар янәшәсендә шырпы кабы сыман кечерәеп калган дебаркадер каршына яртылаш суга сеңгән пароход килеп туктый. Пароходтан халык ташкыны агылып чыга. Боларның сыртларында Вәлит ишетмәгән яңа келәймәләр: «Иркутск, Ростов, Рязань, Свердловск, Саратов…» Әнә, сакалга баткан ике ир сыртында хәтта «Колыма» бар. Бу кадәр байлык белән бу чаклы халыкны төзелеш һәм шәһәр җитәкчеләре кайларга гына урнаштырып бетерә дә ничек кенә җитешәләр икән?..

 

* * *

Көннәрдән беркөнне Гәрдәле урамнарына да әрҗәләренә таза-таза кыз-хатыннар, куе сакал-мыеклы ирләр тезелешкән җиде-сигез машина килеп керде. Озата килүчеләре «гаркум, апкум» кешеләре икән, үзләренә ярдәмгә Чингачгукны да алып, шулар өй борынча халыкны дер селкетеп йөрде.

– КАМАЗ – бөтен дөньяны шаккатырачак зур төзелеш. Ул сезнең артта калган, эре промышленностьның ни икәнен дә белмәгән төбәгегезне алга җибәрәчәк.

– Заводны партиянең киләсе съездына кадәр төзеп җитештерергә кирәк. ЦК белән обком шулай карар кылды. Союзның һәр почмагыннан төзелешкә көн саен меңәрләгән кеше килә. Аларны урнаштырырга тулай торакларыбыз да, баракларыбыз да җитми. Эшчеләрнең бер өлешен якын-тирәдәге авылларга таратырга булдык. Обком карары бу!

– Бик озакка түгел, ике-өч айга гына. Завод белән бергә Яңа кала да төзү башланачак. Аннары удар төзелешкә килүчеләр заманча, шәп йортларга күченәчәк. Ә хәзергә сез түзегез инде. Озакка түгел бит, ике-өч айга гына. Обком карары шундый!..

Соңгы аңлатманы юха телле Чингачгук бәян итте:

– Квартирантлар сезнең өстәлдәге нигъмәткә дәгъва-борын сузмый. Һәрбер йортка база-келәтләрдән ризык биреләчәк. Хатыннарыгыз барыбер эшсез ята. Ә төзүчеләргә ашарга пешергән өчен һәрбер хәзәйкегә акча түләнәчәк. Хөкүмәт барын да алдан күрә белә. Димәк, төзелешнең файдасы сезгә дә тими калмаячак, дигән сүз инде бу…

Һәр йорт саен дүрт-биш, алты-җиде «өйдәш» өләштеләр. Чингачгук үз йортына ике «самай глауный»ны керткән, дигәннәр иде дә, тегеләрнең эзе тиз суынды. Ә гәрдәлеләргә «өйдәшләр»нең «файдасы» өелеп-өелеп килде. Сыртларына «Тавда, Ямал, Колыма» дип келәймә сугылганнары әле кичә генә «чәнечкеле утраулар»дан амнистия белән чыгарылган «төзүчеләр» икән. Шулар авылның Кәтри, Сима, Нәчтүк түтәйләренә көн дә иртән «йөкләмә» биреп китә: «Кичкә җан башына ким дигәндә берәр шешә «первач» әзерләргә». Караңгы төшүгә ярты авыл исерек. «Өйдәшләр»гә ияреп, хуҗалар үзләре дә эчә. Һәр кич саен ихаталар эчендә талаш-сугыш. Ата – улны, ана кызны белми. Иваново марҗалары ямалныкыларга ияләшкән, Псков ирләре Рязань хатыннары янында, йә лапас сәндерәсендә, йә мунчада кунып йөри икән.

Гәрдәле яңа бер чирдән иза чигә башлады. Беркөнне Нәчтүк түтәйнең ихатасыннан ике каз югалган. Икенче төндә Югары очтагы Габдрахман картның бикәч сарыгы көтүдән «кайтмый» калган. Аннары Зинаида түтәйләрнең лапаска бикләп кенә тотыла торган ана дуңгызыннан җилләр искән… Көн-таң аткан саен шундый бер «табылдык», яңа бер «юаныч». Кемнәр кулы шулай уйнаганын һәр йорт аңлый иде. Әмма бармак төртеп күрсәтердәй гаепле табылмагач, бер сүз эндәшмиләр, әйтерсең лә, һәммәсе су капканнар. Шулай да килмешәкләргә кушаматның хәтәр саллысын уйлап чыгардылар: «саранчалар», «әрсез саранчалар».

Болары әле бөреләре, чәчәкләре генә булган икән. Җимеш дигәннәре авыл өстенә беразданрак кара болыт сыман убылып төште.

– Кичә «саранчалар» Әндереш дәдәйне исертеп екканнар да Сима түтәйне чиратка салганнар, ди.

Күршеләр, бер-берсенең өйалдына, чоланына кереп, и гөжләгән булды, и ярсыды, әмма дулаулары кесәдә бөгәрләнгән кәҗә тоягыннан ары уза алмады. Ә Сима түтәйнең чиратка салынуы икенче көнне авылга яңа күкрәү булып яңгырап кайтты.

– Әндереш дәдәйне бүген таңда мунча чормасындагы баудан төшергәннәр…

Гәрдәле Андрей дәдәйне кан елап соңгы юлга озатты, әмма авыл халкы үзендә «саранча»га каршы торырдай ихтыярны барыбер таба алмады. Йорт хуҗалары, таңнан төнгә кадәр куна-төнә ятып, «удар» төзелештә «озын берлек» сукты. Колыма, Ямал ирләре, «әдрис» алыштырып, авылның буй җиткән кызлары янында бөтерелүгә күчте. Ихаталардан маллар, әрдәнәгә өелгән утын югала торды, урыны-урыны белән янгын чыккалады. Ә Гәрдәле халкы бер юаныч тапты: эчте, эчте, эчте…

 

* * *

Вәлит авылдагы хәлләрне белде дә, белмәде дә. Ул әкәм-төкәм сыман үз эченә бикләнгән, барлык көннәре фермада йә болында, гел Могикан янында үтә иде. Камаздагы төзелеш-мәхшәр аркасында быел Сабан туйларын июнь ахырына күчергәннәр. Юньлерәк районнарда инде колхозчылар печәнгә төшәргә әзерләнә икән, ә Чаллы тирәсендә Сабантуй якынлашуның эзе-җиле дә юк. Аптырагач, Вәлит күрше Минзәлә, Сарман, Алабуга Сабантуйларында бәйге тотып кайтты, өйдә янә берәр данә суыткыч, келәм, телевизор артты.

Беркөн таңда, һич тә көтмәгәндә, фермага Чингачгук-рәис белән бик ыспай киенгән бөтенләй чит-ят ир-ат килеп керде. Чингачгук ил башлыгы булып алган диярсең, әмерләрен тамак төбе белән, кырт-мырт бирде:

– Мугиканны монда апчыгале, давай. Бу абзыең аңа күз салып карасын. Мал буенча бик зур духтыр икән. Җитез кыйлан, давай.

Могикан Могиканны күргәч, «бик зур духтыр» әлләни тәгәрәп төшмәде-төшүен. Нәрсә, ат-ат инде, биш аяклы да, мөгезле дә түгел. Дөрес, тиресе елкылдап, үзе уйнаклап тора. Өч ай буе туктаусыз яравайлагач, эче-тәне суырылып, ябыгыбрак калган. Мускуллары имән кайрысы шикелле яргаланган, бүрткән. Маңгаенда кечкенә йолдызы бар, алгы аякларындагы бәкәлләр ап-ак төстә. Бетте-китте, Могиканның күрсәтердәй бар байлыгы шушы.

«Бик зур духтыр» Могиканны бракка чыгарып ташламады, ләкин Чингачгукка әллә никадәрле күрсәтмәләр тезде.

– Атның ялы керпе энәләре сыман тип-тигез итеп кыркытылган булсын. Койрык очын йә ап-ак тасма, йә чигүле кулъяулык белән төйнәп бәйләгез. Дүрт аягының бәкәлләре дә ак тасмалар белән чорналган булсын. Атыгызга йә көмеш, йә ялтырап торган бакыр пластиналар белән бизәлгән йөгән киертегез…

Вәлит: «Могиканнан бәбәй курчагы ясарга җыеналар, менәтерәк!» – дип уйлап бетерергә дә өлгермәде, «олы духтыр»ның яңа күрсәтмәсе инде өтеп үк алды.

– Ияре дә йөгән пластинкалары белән бер төстәге өзәңгеләр, уел тоткасы белән комплектлашкан булсын.

Вәлит кенә түгел, хәтта Чингачгук та шундук каршы төште.

– Бу атның ияр дигән нәрсәне бөтенләй күргәне юк бит!

«Олы духтыр»ның күзләре әүвәл маңгаена менгән кебек булды, аннары кашлары астында хәйләкәр ут кабынды.

– Мин көткәннән дә шәбрәк ат икән бу. Чып-чын табылдык, экзотика бит бу, валлаһи! Италиядән, Германиядән килгән кунаклар аһ итәчәк. Цивилизация, урбанизация уртасында шушындый кыргый атны, чып-чын мустангны табып кара әле! Валлаһи, кабатланмас байлык. Экземпляр, җирле колорит! Абориген! Иң шәп экзотика!..

Вәли моның «мустанг, табылдык» дигәннәрен аңлады-аңлавын, ә «урбанизация, колорит, абориген, экзотика»ларын колагына да элеп тормады. Бу кунаклар китте, яңалары килде. Могиканның ялын әле түгәрәкләп, әле шакмаклап кисә-исә кыркып бетерделәр. Бер «ушлысы» койрык ялына тасмалар кушып үрергә дип иелгән иде дә, Могикан моның күз төбеннән бер көлтә ут чыгаргач, төкерә-сүгенә качты. Ферма юлы барыбер суынмады, килгән бер «белгеч» үзенчә өйрәтте, һәркем акыл сатты.

– Могиканны артык яравайлап яндыра күрмә инде. Чаллы Сабантуенда әллә ничә чит ил делегациясе катнашачак. Мәскәүдән Косыгинны көтәләр. Казаннан Табеев үзе киләчәк, ди. Чын татар атларының ниндилеген күреп китсеннәр. Сыната күрмә берүк!..

 

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: business-gazeta.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас