Чәчмә әсәр
4 Мая , 16:08

Вахит ИМАМОВ. Могикан. Повесть (2)

Бөтен кешегә дә прафиссыр йә инженер гына булырга димәгәндер. Кулның бармакларын гына кара. Берсе дә тигез түгел, мәгәр барысы да кирәк. Мин авылда кунних булып калам.

Вахит ИМАМОВ. Могикан. Повесть (2)Вахит ИМАМОВ. Могикан. Повесть (2)
Вахит ИМАМОВ. Могикан. Повесть (2)

 

* * *

– Беренче Сабантуйлар Октябрь белән Нептун авылларында була икән.

Чаллыдан бу хәбәрне инде күрше авыллар өчен дә «Чингачгук»ка әверелгән рәис алып кайтты. Түрәләр өчен Октябрь белән Нептун булса да, гади халык әлеге авылларны гомер-гомергә «Теләнче» һәм «Ник күчтем» дип йөртә, үзара сөйләшкәндә дә элекке исемнәре белән телгә ала иде. Григорий-Гөргери дәдәй бер үк авылны тегеләй дө, болай да боргалап кабатлап тинтерәтте.

–Теләнчедә халык күбрәк иде. Үктәберләр алар элек–электән Сабантуйлары белән дан тота бит. Бүләк-санаканда гелән-гелән шәптән. Теләнчедә чабышкылар да күп буладыр, шаять, Иллә мәгәр Нипытум-Нипачум да төшеп калган авыллардан түгел. Кайсысына гына барып карасы соң? Синең Мугиканны әүвәл чит-ят чабышта сынау хәерлерәк. Үзебезнең Гәрдәле Сабантуенда пазурга калмагаең…

Вәлит бу хакта үзе дә баш вата. Могиканны ике ай буе туктаусыз яравайласа да, аңа нибары ике генә яшь, чабыш-бәйгеләрне бер тапкыр да күрмәгән бит әле. Иректә үссен, буйсыну-җиңелү сыман сыйфатларга күнекмәсен дип, Вәлит яшь ярымга җиткәнче аңа йөгән кидертмәде. Могиканның тәртә арасын бөтенләй күргәне юк. Дөньяда ияр, камыт сыман богаулар бар икәнен дә белми. Вәлит аның сыртына сикереп менә башлагач та Могикан күпме тузынды, ничаклы ярсыды әле. Байтак вакыт узгач кына «һе, болай да укам коелмый икән бит» дигән сыман, көч-хәл белән генә малайга ияләште.

Дөрес, әүвәл – бер, соңрак ике-өч чакрым арага җан-фәрман чаптыра башлагач, Могикан кинәт кенә кырысланып, җитдиләнеп китте. Акыллы мал бит, үзен ни өчен айлар-еллар буена саклап-ирәйтеп йөргәннәрен дә, нинәрсәгә әзерләүләрен дә чамалады бугай. Эрелеге, вәкарьлеге дә чиктән ашкан иде. Терлекче агайлар старт вакытында янәшәсенә башка айгыр белән атларны бастырсалар, Могикан әле тешләп, әле тибенеп, тегеләрне якын җибәрмәде. Ә инде авылның ак сакаллы карты Савелий дәдәй «На старт, пашул!» дип аваз салдымы, Могикан һәрчак ана бүре сыман алга томырылды, юл буе җәйрәннәр, боланнар шикелле сузылып, эре-эре алдырып чапты. Яшьлек дусты Делаварга гына ирек биреп килде. Һәр сынауда финиш сызыгын алар гел-гел бергә кичте…

Вәлитнең ике ай буена фермада куна-төнә ятуын, әлбәттә инде, мәктәп укытучылары да, классташлары да ошатмады.

– Дәрескә килгәнең, күзгә күренгәнең юк. Сигезне бетерәсең, имтиханнар бирәсең бар. Аннары нигә шунда шуфир йә куних булмыйсың, мәгәр Әҗмәкәй мәктәбен генә бетереп кит, – дип, бер яктан укытучылар «көйсә-хафаланса», икенче яктан Вәлитне ударница булып йөргән кызлар кыздырдылар:

– Башка малайлар, әнә, сигезенчедән соң әллә нинди техникумнарга барырга, механик йә инженер булырга җыенып йөри. Ә син, карт бабайлар сыман, мал фирмысы эчендә казынасың. Ат җене кагылмагандыр бит?!. Укуыңны уйла…

Әмма Вәлит тискәреләнде, дәресләргә дә ара-тирә, анда да шул «килде» исеме өчен генә барып йөрде. Әле ярый, имтиханнарда аның «өстенә» басып торучы кеше табылмады. Кайсыдыр имтихан сорауларына җавапларны – Айрат, икенчеләренә күрше классташлар язып бирде. Яшьтәшләре дөрес чамалый, Вәлиткә «ат җене» ныклап ябышкан иде шул инде…

 

* * *

Сабантуйлар турында хәбәр алынгач, Вәлит белән Айрат болай килештеләр:

– Беребез – Теләнчегә, икенчебез Ник күчтемгә бара. Гәрдәле Гәрдәле инде ул, монда безнекеләргә тиңләшердәй ат юк. Чит-ят, башка авыллардан да килгән чабышкылар белән узышып карасыннар. Боларны бер-берсеннән аеру да кирәк. Югыйсә, йә сырпаланып, йә бер-берсенә ирек куеп чабалар.

Теләнче-Октябрьгә җыйналган чабышкылар байтак булып чыкты. Тирә-юньдәге Дөреш, Кызыл Байрак, Биклән авылларыннан килгәннәр, хәтта Минзәлә районындагы Аю белән Бикбаудан да бар. Бәйгедә катнашырга дип яздырылган атларның саны егермеләп булыр. Ләкин старт биреләсе үр буена барышлый Вәлит атларның яртысын диярлек кызганып куйды, Унлап атның нәселләре-каны начар да түгелдер түгелен. Әмма байтагының сыртында, муенында камыт,  ыңгырчак, сәнәк эзләре бар. Күбесенең тояклары чабатадай җәелеп, яргаланып беткән. Оча сөякләре, кабыргалары ватык читән чыбыклары сыман тырпаешып тора. Аларны, мөгаен, атна-ун көн элек тәртә арасыннан бушатканнардыр да камчылап-типкәләп яравайлап маташканнардыр инде. Ләкин алар, әнә, аз гына юырттыруга ук шабыр тиргә бата һәм, ни галәмәт, башларын югары чөеп йөрүне бөтенләй дә белми.

Дөрес, егермеләп мал арасында кыйланчык кызлар сыман һавалылары да бар-барын. Биклән авылыннан килгән җирән кашка хәтәр гайрәтле тулпар төсен алган. Ул хуҗасының әле итек үкчәләре белән типкәләп, әле йөгән тартып биргән әмерләрен колагына да элми. Йә яны белән чигеп боргалана, йә баш чайкап куя, һич югында усал пошкырып буйсынмаган була. Мәгәр болай күркә сыман кабарынырга, йә әтәчләнергә яраткан малкайларның һавалануы, масаюы озакка бармый шул ул. Вәлит чабышкы-тулпарларны кичә генә күргән кеше түгел, ул тәгаен белә: әтәчләнеп, вәсвәсәләнеп йөргән мондый атлар узышта чакрым ярым, ике чакрым ара үтүгә үк шабыр тиргә батачак та кәҗәләнеп юлдан читкә сикерәчәк.

Өметле, шәп күренгән тагын бер ат бар. Тимеркүк. Минзәләдән килгән. Җайдагы – егерме яшьләр чамасындагы егет. Кәләш сайларга килгән кияү егете диярсең, бөтен җире пөхтә. Үзе дә, аты да тыныч. Егет атны урынсыз көчәнүдән бик нык саклый сыман. Ул күп вакытта аны йөгәненнән җитәкләп кенә йөри. Үр янына юнәлгәч кенә ияргә менде. Атын типкәләми, һич кенә дә каударламый, вакыты-вакыты белән генә тегенең муеныннан сыйпап-сыйпап ала. Шулай да чамалый Вәлит: бу бичара малкай да тәртә арасыннан унбиш-егерме көн элек кенә чыккан шул.

 

* * *

Могикан старттан авыр кузгалды. Күрәсең, ул атлар күплегеннән, тыгызлыктан һәм чаж-чож килеп уңлы-суллы уйнаклаган камчы авазларыннан ук кыбырсыган, миңгерәгән иде. Шуңадырмы, иң ахыргы булып кузгалды да байтак ара буе алдагы атларга якынаймый чапты. Вәлит, әлбәттә, аның холкын-фигылен яхшы белә иде. Ул аны типкәләмәде, кумады, шулай да, йөгән бавын җиңелчә каккалап, тегене һаман кыздыра, аның мин-минлеген уята бирде. Могикан да, ниһаять, үзенең иректә үскән һәм баш бирә белми торган мал булуын исенә төшерде бугай. Менә ул инде Тәмтез, Нугай күлләре җәелгән тугайдагы сыман сузылып һәм томырылып чабуга күчте. Берәм–берәм атларны узып китте. Вәлит күз чите белән генә караш ташлап үтте. Әле кичә, өченчекөн генә тәртә арасында йөргән бичара малкайлар ярты чакрым ара үтүгә ак күбеккә баткан. Чабатадай җәелгән тояклары тузанлы, йомшак юл өстендә лап-лоп килә. Хуҗаларының аяусыз камчылавына, яман типкәләп, һау-һаулап каулавына түзмичә бәбәкләрен акайтып, гыжлап-пошкырып чапкан була алар. Боларның бер өлеше аксап-туксап ярты юлда туктап калачак. Финишка җиткәне дә юлны гомер буе җигелеп эшләп чыныккан бәдәннәре хисабына гына үтәчәк бит… Юк булгач юк инде ул, гомер буе читлектә, коллыкта интеккән, ирекнең, чын дала һәм чиксез күк йөзенең ни икәнен дә белмәгән, өркетелгән, тоткын кошлардан башкаларны чүкеп ала, йә булмаса әйдәп бара торган бөркет, лачын, шоңкар чыгамыни?!

Вәлит тезген бауларын бераз кыса төште, уч төбе белән генә Могиканның оча, савыр сөякләрен чәбәкәйләп алды. «Сынатма инде, малкай, әйдә, әйдә!» – дип ялваргандай итте. Әмма Могиканны кыздыру артык, чабышкы атта җиңү комары күптән уянган иде инде. Янә дүрт-бишләп ат сузылып артта калды. Менә ул тыгыз, нык бәдәнле җирән кашканы да куып җитте. Хуҗасы да, мал үзе дә яңа чапкынны ошатмады бугай. Маңгаена ак кулъяулык элгән төксе кыяфәтле ир уңлы-суллы чыжылдатып атны камчылады. Тегесе дә «һи, синдәй чебеш миңа санмыни!» дигән сыман байтак ара буе томырылып, мышнап-гыжлап чапты. Ләкин Могикан яшь һәм гаярь, куәт анда иде шул. Ул, әлләни көчәнеп чапмаса да, көндәш малны бик тиз узып китте. Төксе җайдак чыгырыннан чыкты, яман сүгенеп, чабышкысын үкерә-җикерә камчылауга күчте. Болай да ак күбеккә баткан атның түземе коргаксыды, ахры. Җирән кашка кинәт кенә читкә сикерде дә, әүвәл төксе хуҗаны юл өстенә чәнчелдерде, аннары койрык чәнчеп Чулман ягына качты…

Могикан иң беренче булып очкан Тимеркүкне куып җиткәндә, финиш сызыгына әлләни ара калмаган иде инде. Вәлит тезгеннәрне тартып атны тыя төште, Тимеркүкнең эзенә генә басып бармакчы булды. Әмма Тимеркүкнең тояк астыннан купкан тузанны йотып бару Могиканга һич тә ошамады. Ул, Вәлитнең үҗәтләнеп-ярсып тыюына да карамастан, әүвәл бер як читкә каерылып чыкты, аннары мизгел арасында, маңгайга маңгайны тәңгәлләп, Тимеркүк белән янәшә чаба башлады. Тимеркүкне иярләп алган кияү егете тиз бирешә, мәлҗерәп төшә торган кавемнән түгел, ахры. Ул Вәлиткә карап мыек астыннан гына елмайды да, «фьют-фьют» сыманрак сызгыргалап атын әйдәп алды. Тимеркүктә адәм акыллары бар диярсең, шул авазны ишетүгә үк озын-озын сикереп чабышуга күчте, Могиканнан бер сын арасы алга бәреп чыкты. Хәзер инде Вәлит кыбырсый башлады, шап-шоп китереп атны чәбәкләде. Могиканга да ярсу-комар өстәлде, гаярь томырылып Тимеркүкне узды. Янә «фьют-фьют», янә Могикан артта… Шулай алыш-биреш күп чаптылар, юлның читләренә кешеләр тезелеп баскан финиш сызыгы торган саен тизрәк якынайды. Могикан Тимеркүк белән күкрәккә күкрәкне китереп сынатмыйча чаба, борын яфраклары киңәйсә дә, ул гыжламый-кыбырсымый, беренчелек фәкать финиш сызыгында гына хәл ителер сыман тоела иде. Сызгырып-һаулап көткән халык төркеменә җитәргә нибары ике-өч дилбегә чамасы ара калгач, Могиканны, әйтерсең, усал шөпшә чакты. Ул томырылып очкан юлыннан кинәт кенә читкә каерылды да, анда-санда аунап яткан вак тартмалар, агач өемнәре, исерек ирләр өстеннән усал сикергәләп, иркен далага чабып ките. Вәлит күпме генә тезген каермасын, елый-елый ялварып карамасын, Могикан финишка таба адым да атламады…

Гәрдәлегә кайткач аны юатучылар күп табылды.

– Могикан яшь, пырдымсыз бит әле, бәйге җаен белми.

– Әнә синең Айрат ахирәтең дә үзенең Делавары белән Ник күчтемдә өченче урынны гына алып кайткан. Юкка бетеренмә, алда үзебезнең Сабан туе көтә.

– Могикан күп кешегә ияләнгәнмени?! Теләнчедә шултиклем халык диңгезен беренче кат күрде, шуңа өркегәндер…

Соңгы бәя-киңәш Вәлитне, ниһаять, үпкә-рәнҗү өермәсе эченнән җир өстенә тартып чыгаргандай булды. Икенче көнне үк авылдагы барча бала-чаганы җыйнап, Шилнә буендагы юл читенә бастырдылар. Үзеннән нәрсә көткәннәрен Могикан да аңлады бугай, сызгырып-шаулап көткән бала-чага төркеме уртасына тизлеген дә киметеп маташмыйча, күндәм килеп керде. Бер атнадан соң Могикан инде Гәрдәленең үзендә дә, Әҗмәкәй белән Игенче Сабантуйларында да беренчелекне алды. Мәгәр Теләнчедәге җиңелү Вәлит күңеленә юшкын булып яткан, ул ачыну хисе әле ике ай үткәннән соң да кимемәгән иде.

– Улым, тугызынчы класска Әҗмәкәйгә барасыңмы соң, әллә Чаллыдагы берәр «сыпыту»га кереп карыйсыңмы? – дип, әтисе сүз кушкач, Вәлит боргаланмый-нитми генә җавап бирде:

– Бөтен кешегә дә прафиссыр йә инженер гына булырга димәгәндер. Кулның бармакларын гына кара. Берсе дә тигез түгел, мәгәр барысы да кирәк. Мин авылда кунних булып калам.

 

* * *

Шул елның кышында Гәрдәлегә көтелмәгән хәбәр килеп иреште.

– «Сыка» белән хөкүмәт бергәләшеп карар чыгарганнар. Безнең Чаллыда автамабилләр завуды төзеләчәк икән. Андый завуд бөтен дөньяда юк, моның тимер коя, штампылый, «матур» ясый торган корпусларына тиклем аерым була икән. Ул дитәлләрне соңыннан бер завудка китереп тутыралар да, шулардан «КамАЗ» дигән машина җыялар, ди. Казанга да, Чаллыга да Мәскәүдән әллә нинди кәмиссияләр килгән…

Һәркайсы үзенчә юрады, әмма булачак төзелешне тәфсилләп аңлата алырдай «олы башлы» кеше табылмады. Әҗмәкәй мәктәбеннән фермага агитатор итеп җибәрелгән тарих укытучысы Галәветдин абзый гына як-ягына каранып, тавышын киметеп сүз башлады:

– Мөшһид Иван илле икенче елны Казанны яуласа да, безнең кавем халкын тезләндерә алмаган. Гали Әкрәм, Мәмеч Бирде, Сарый атлы батырларның әләмнәре тирәсенә тупланып, тирә-юньдәге барча татар, чирмеш, ар, эрҗә халыклары илбасарларга каршы сугыш ачкан. Мөшһид Иван үзенең иң олы боярларын, унар-унар полк җибәреп кенә бездәге фетнәләрне бастыра алган. Мәгәр ул да, аннан соң падишаһ булып килгән Алексей, Петр, Анна, Екатериналар да буыннан-буынга әманәт тапшырган. «Татарларга янә берләшергә ирек бирмәс өчен Казан җиренә урыс авылларын күчереп утыртырга. Юлбасар, катил, караклар табыла икән, аларны үлем җәзасыннан азат итәргә дә шулай ук татар авыллары арасына мәҗбүриләп китереп утыртырга. Мәчетләрен җимереп бетерергә, мәдрәсәләрдәге шәкертләрне куып таратырга, халкын чукындырырга, каршыларын җирсез калдырырга. Андагы җирләр тимер-бакырга бай. Шуңа күрә ул җирләргә заводлар төзергә дә татар крестияннарын шунда беркетергә, теленнән аерырга». Менә шундый сәясәт нәтиҗәсендә безнең җирдә Алабуга, Чистай, Зәй, Питрәч, Тәтеш сыман урыс утраулары үсеп чыккан. Мәгәр алар татар халкын барыбер ота алмаган, татар һаман күпчелек булып калган, теле белән динен онытмаган. Ә Совет власте нишли? Патшалар кулыннан килмәгәнне хәзер Совет эшли. Бүген уйлап тапкан «КамАЗ»лары да шул Петр-Екатериналарның иске сәясәте. Җитмәсә, татарның яңа Шаһгалиләре дә табылып тора. Табеев, «беренче», «автомобильләр заводын бездә төзегез», дип, Брежнев алдында тезләнеп ялварган, ди. Тфү, оят, гарьлек!..

Галәветдин абзый ничек ашыга-яна тезеп салган булса, шулай ук кабалана-бәргәләнә бик тиз китеп барды. Терлекчеләр арасында ул әйткәнне тулаем аңлаучы табылмады, ә бераздан әлеге сөйләшүне бөтенләй оныттылар…

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: ufa.mk.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас